Логотип Казан Утлары
Роман

КАВИ НӘҖМИ ДИГӘН ЯЗУЧЫ...


Актүбә каласы. 1917 елнын март урталары
Сәкедә, такта дивар янында яткан ананын зәгыйфь тавышы ишетелде —Кави улы-ым!
Кави әнисенә борылып карады
—Әййе, әни! Тынлыйм сине
—Куй эшеңне! Кулыңны ю да. утыр әле. балам, минем яныма —Ана зур авырлык белән кузгалып, торып утырырга тырыша башлады Кави сәкедә аякларына басып әнисенә утырырга ярдәм итте. Ястык остенә салган мендәрне диварга терәп, әнисен ябык аркасы белән шуна сөяде. Кулбашларына, алдына иске корама юрганны япты Әнисе ике учын бите алдына куеп, кыска гына дога укыды да. гыжлап тын алуын басарга тырышып, акрын гына
—Утыр яныма! Тынла мине'—диде
—Тынлыйм. әни
Ана ябыгып беткән ун кулы белән юрганны сыпыргандай итте дә. яшь тулы күзләре белән улына текәлде:
—Син зур балам минем Әтиен вафатына ике ай тулып узды Инде бүген- иртәгә мин лә атагыз янына китәрмен, ахрысы Хатләрем бик начар
—Әни-и!
—Бүлмә мине, бал-ла-ам' Халем юк Әйтәсе сүзләремне әйтеп калыйм
Башын ия биребрәк, дәшмичә хал җыеп алды да. тонык вә калтыравык гавыш белән дәвам итте:
—Өч туганын да сина калалар инде, улым Мин сина ометләнәм инде Башкача ометләнер кешем юк монда Син ул өч сабыйга әти дә. әни лә инде, мин киткәч
Сулышы кысыла башлады
— Бик хәерче инде без Ярлы Син. ничек кенә булса да. Нижгар ягына, үзебезнең авылга. Кызыл Атауга алып кайтып кит туганнарынны Бабаң
' Журнал парншпы
Зәки
Зәйнуллин
йортында яшәгән Ярулла бабакаен янына. Әтненнен бертуган абзасына. Азрак кырыс инде холкы кырыслыкка. Шулай булса да мәрхәмәтле, туган җанлы ул бабакаен. Тәлгать туганыңа ике яшь тә юк бит әле—аны күтәреп йөр. Рәшит белән Ләмиганы җитәклә. Ин авыры сиңа, балам. Ходай ташламас, иншалла, кайтып җитәрсез.
Ананың ике күзеннән дә мөлдерәп яшьләре ага башлады. Ул ин авырын әйтергә җыена иде, ахры.
—Моннан, Актүбәдән пуез белән китегез. Бил ит алырлык та акча юк. Сиңа соранырга кала инде, балам.
—Мин бит сорана белмим, әни.
—Әй, бала, бала! Туганнарыңны юлда кайтканда ашатырга, эчертергә кирәк бит. Өчесе дә бәләкәйләр, бер нәрсә дә аңламыйлар бит әле. Ә сиңа юллык та акча юк. Сатарга да бер нәстә дә юк.
Икесе дә дәшмичә байтак утырдылар.
—Юлга пычак, дүрт кашык, зур бакыр чәйнекне ал. Минем күлмәгемне юып ал, чүпрәккә кирәк булыр. Баш яулыгымны. Април азагында, көннәр җылыткач чыгып китегез. Балаларнын бишмәтләрен ямадым. Өсләренә кидер Көн эссе булса да салдырма. Кичкелеккә, төнгелеккә дә киендереп яткыр. Йоклаганда өшемәсеннәр. Еш сидер. Кысталмасыннар. Зур тәһәрәтләрен дә оныттырма. Артларын ю. Кайнамаган су эчермә—эчләре китәр. Стансаларда кипәтүк һәр җирдә бар. Чәйнекне шул кипәтүккә дип ал. Көненә бер генә мәртәбә булса да дога укы. Туганнарыңны да өйрәт. Ләмига белә догаларны. Инде җиде белән китте бит. Ул да өйрәтсен энеләренә догаларны. Дога укыганда әтиегезне, мине искә алыгыз. Алладан аерылмагыз...
Икесе дә сүзсез генә байтак утырдылар. Әнкәсе сөйләп бик нык арыган иде.
—Мине ипләп кенә яткыр да, керләреңне юып эл. Нәфигулла абзый белән Хәсби җиңгигә анлатып куйдым мин Җирләү турында. Мине күмгәндә үзен генә бар зиратка. Сабыйларымны йөртмә—әниләрен җир астына күмгәнне күреп йөрәкләре бозылуы ихтимал...
Кави башын игән хәлдә сүзсез генә утыра иде. Күңеле тулып, аның бер генә сүз әйтерлек тә хәле юк иде инде.
Өч көннән ананы җирләделәр...
Дүрт ятим бала, туган якларыннан еракта-еракта. казакъ далаларында утырган кечкенә Ак Түбә исемле, күпчелеге балчыктан катырылган йортлардан торган, кала димәсән хәтере калырлык урында, урамда, хәерчелектә торып калдылар. Ике айдан берничә көнгә генә артык вакыт эчендә—гыйнварда әтиләре, март азагында әниләре вафат булды. Ин зурлары Кавига декабрь аенда унбиш яшь тулып кына үтте, Ләмигага алты тулган, Рәшиткә дүрт, ә ин кечеләре Тәлгатькә ике яшь тә тулмаган. Ул әле сөйләшә дә белми. Өч кечкенә сабый белән япа-ялгыз торып калган Кави абыйлары тормыш китереп суккан кайгы-хәсрәттән каушады. Кайгы, нужа, хәсрәт, хәерчелек—зурдан... Кала читендә урнашкан кәкре-бөкре өч урамда күпчелек ярлы татарлар, казакълар яши иде. Тирә-яктагы күршеләр мәрхәмәтле булып, дүрт ятимгә кем ашарга кертте, кем иске-москы кием китерде. Айга якын күрше-тирә, таныш-белеш китергән ризык белән азрак булса да туклангандай итеп яшәде дүрт ятим бала.
Апрель аеның яртысы узгач, Кави өч туганы белән ерак һәм озын юлга чыкты. Кечкенә Тәлгатьне әнисенең шәленә төреп аркасына асты. Ун кулында азрак азык-төлек белән бик зурдан булмаган төенчек. Шул төенчеккә ун яктан Ләмига тотынган. Сул кулы белән Кави Рәшитне җитәкләгән. Дүрт ятим Ак Түбә тимер юл стансасына таба атлады. Балаларны озатырга күршеләре Нәфигулла абзый белән Хәсбиямал җинги дә бардылар. Чөнки Нәфигулла
КАВИ наҗми дигән язучы...
абзый тимер юл стансасында вагоннарны бср-берсенә эләктерүче булып эшли һәм анын стансада дуслары, танышлары байтак иде
Балаларны Хәсбиямал жинги белән берлектә перронда калдырып. Нәфигулла абзый вокзал эченә кереп китте 15-20 минутка кадәр юк булып торды да, вокзал бинасыннан йөзе яктырып килеп чыкты
—Ярты сәгатьтән Ташкенттан Ырымбурга бара торган пуез үтәчәк. Шуңа утыртырга тырышырмын инде сезне, балалар. Алла бирсә'
Һәм Алла бирде дә. Пассажирлар йөртә торган поездда икс вагон туп-тулы сугышка китеп баручы солдат халкы иде Нәфигулла абзый байтак яшәп, күпне күргән кеше. Балаларны вагон янында, перронда калдырып, вагон эченә үрмәләде. Кергән унайга ук үзебезчә сәламләде
—Әссәләмүгаләйкүм, солдат кардәшләр!
Вагон түрендәге тәмәке томаны эченнән жанга җылылык биреп, татар тавышлары ишетелде:
—Әйдүк, түрдән уз!
—Кем йөри анда, болайрак кил!
—Вәгаләйкүм вәссәләм!
Тавышлар килгән якка атлады да агай гозерен чыгарып та салды
—Мөселман туганнар! Дүрт ятим баланы Ырымбурга хәтле үзегез белән алыгыз инде. Әти-әнисе ике ай эчендә вафат булдылар Туган якларына кайтырга чыгалар бүген Зинһар, ярдәм итсәгезче!
Кара чәчле, кара күзле, таза гәүдәле чибәр татар егете утырган жиреннән генә сорады:
—Кайда ул балалар?
—Тышта, вагон янында.
—Әйдә, абзый, күрсәт.
Озак та үтмәде. Рәшитне күтәреп, калган өчесен ияртеп, егет вагонга кире килеп тә керде.
Туган илләреннән, бала-чагаларыннан, хатыннарыннан, күз төшеп йөргән кызларыннан аерылган солдатлар, дүрт баланы елмаеп, ачык йөз белән каршы алдылар. Үзләре ясаган сәндерәдән урын биреп, ятар өчен шинель-брезентлар җәйделәр. Балаларны урнаштырып азрак күнеле күтәрелгән Нәфигулла абзый рәхмәтләр укый-укый балаларны кочаклап чыкты Һәм Кавига сонгы киңәшен бирде:
—Кави улым! Нәрсә генә килеп чыкса да солдат халкына сыен Бала- чагасыннан аерылган солдатка да жинел түгел Йөрәге яна аларнын, адлә кайтам сугыштан, әллә юк дип. Иншалла. солдатлар сезгә ярдәм итәр дип уйлыйм
Туган якларына жылы мөнәсәбәт һәм тамак туклыгы эзләп кашырга дип юлга чыккан дүрт ятим балага солдат вагонына эләгү зур бәхет иде Йокларга урын—кин итеп такталан ясалган ятаклары бар Аларга калын итеп узган елгы дөге саламы түшәлгән Вагон түшәменнән салынып төшкән дүрт тимер чыбыкка түгәрәк пыяла куыклы дүрт керосин фонары эленгән Карангы төшә башлагач, шул фонарьларны яндыралар. Көненә өч мәртәбә ашаталар икән әле монда Күрше вагонда поход өчен эшләнгән икс тәгәрмәчкә утыртылган аш. ботка пешерергә юл кухнясы бар икән Эреле-ваклы тимер юл станса зары нда, разъездларда туктый-туктый, озаклап шуларда тора-тора. ике тәүлеккә якын паровоз гудокларын тынлый-тынлый. кайчандыр урыснын казакъ даласына китереп салган крепосте Ырымбурга килеп җиттеләр Килеп җитү белән дүрт әфисәр солдатларны перронда тезә дә башлады Берсе вагоннан чыккан Кавига һәм ул җитәкләгән түбәтәйле ике кечкенә малайга, бала итәкле кү лмәк кигән кызчыкка карады ла. солдатларны тезгән арада, фельдфебельгә эндәште
— Никита Иванович! Откуда оказались в вагоне эти гололобые татарчата?
—С самого Актюбинска. Ваше высокородие. Сироты. К родным едут.
—Куда?
—В Ниженовгородский уезд. Сироты. Родители недавно померли.
—Да. Сироты, значит?
—Так точно!
Әфисәр түш кесәсенә тыгылып өч берлек акча чыгарып Кавига сузды.
—Держи, сынок! Счастливой дороги вам!
—Ыспачибо, дядя!—диде Кави —Ыспачибо.
Әфисәр Кави янында басып торган кечкенә Тәлгатьнең башыннан сыйпады да, фельдфебельгә боерык бирде:
—Солдатларны Кәрван сарайга альт кит. Ул шәһәр үзәгендә. Кәрван сарай дип сорашып бар—табарсың.
—Слушаюсь, Ваше благородие!
—Хәрәкәтләнегез!
Ун кулын фуражкасы козырегы янына китереп хәрби честь бирде дә, өч офицер белән берлектә, вокзалдан чыгу ягына китеп барды.
Фельдфебель Кавига кул биреп саубуллашты да, сул кулын ачып көмеш бер тәңкәлек акча сузды.
—Тот, улым! Башкача акчам юк. Исән-сау кайтып җит иленә.
Фельдфебельдән рөхсәт сорап сафтан дүрт татар солдаты чыктылар Кавиның учына азрак вак акча салдылар. Бер-бер артлы ятимнәрне кочакладылар. Күзләре тулы яшь иде татар солдатларының...
Фельдфебель команда биреп, солдатлар сафын алып китте.
—Смирно-о! Нале-е-во!!!! Шаго-ом марш!
Дүрт бала перронда моңаеп басып калдылар. Кечкенә Тәлгать киткән солдатлар артыннан уң кулын сузып елый башлады: анын яхшы солдат абыйлардан аерыласы килми иде.
—Йә, йә, елама!—диде Кави Тәлгатькә —Алар ерак китәләр. Нимес белән сугышырга. Ә безгә үзебезнең авылга кайтырга кирәк.
Ырымбурда балалар бер атна яшәделәр. Поездга билет алсалар, ашарга акча калмый. Билетсыз утыртмадылар. Таякка таянган, түгәрәк мескен бүрек кигән бер татар бабае Кавига вокзалда киңәш бирде:
—Әйдә, улым, минем белән. Ырымбурнын күпчелек татар яшәгән өлешендә, тоташы белән таштан салынган мәчет бар. Мәзине—минем бертуган энем. Шунда кунып торырсыз. Юлга чыгарга артык кабаланма. Туганнарын бик кечкенәләр. «Юл газабы—гүр газабы», дигәннәр бабайлар. Стансаларда туктый-туктый узыгыз юлны. Бу сабыйлар ул тимер юл вагуннарында кагылып-сугылып, йончып, авырып китмәсеннәр. Шул таш мәчет мәхәлләсендә тоташ татарлар яши. Йорттан йортка йөрерсен, тамак туйдырырлык бирерләр, иншалла. Хәлле сәүдәгәрләр, байлар байтак анда..
Дүрт бала таш мәчеттә бер атна яшәделәр. Аркасы азрак кәкрәебрәк торган чал сакал-мыеклы мөлаем генә бу мәзин бабай көн дә кич, ахшам намазына килгән чакта, тастымалга төргән балчык чүлмәк белән токмачлы җылы аш алып килде. Шуңа өстәп һәр килүендә бер түгәрәк арыш ипие дә була иде Дүрт бала таш мәчеттә ашап-эчеп, идәнгә жәелгән келәмдә йоклап яшәделәр. Мәзин бабай аларга ике иске палас һәм искедән булса да, дөя йоныннан сырган зур калын җылы юрган бирде. Шуларга өстәп, каралганрак булса да, тышлы өч мендәр дә бар иде.
Рәшитне Ләмигага карарга калдырып, Тәлгатьне күтәреп Кави иртән таш мәчет мәхәлләсе урамнары буйлап, хәер сорарга чыгып китә. Эчке бер кушуга буйсынып, ул ишек алдына керер алдыннан рәшәткә, койма ярыкларыннан карый: «Этләре бармы? Булса, бәйдәме, түгелме?» Шуннан соң гына, этләре булмаса, яисә бәйдә утырганын күргәннән соң гына, ишегалдына уза.
Өйләренен ишек төбенә барып җиткәч, Тәлгатьне җиргә төшереп янына бастыра да, ике кулын бите алдына куеп, кычкырып дога укый башлый Күбесенчә бу яраткан догасы «Әлхәм» була:
—Әгүзе-билләәһи-минәшшәйтаанир-раҗиииим. бисмилләһир-рахмәәнир- рахиииим. Әлхәмдүлилләәһи-рабилгааләмиин
Дога укый башлауга, озак та үтми, ишектән хужа хатын, яисә асраулары күренә. Кулларында һәрчак нинди дә булса ризык була. Дога укыган абыйсы Кавинын ботына ике куллап ябышып, хужабикәгә өмет белән зур кара күзләрен текәп басып торган кечкенә сабыйны күргәч, һәрбер чыккан хатын- кыз каушап төшә, күзләренә ирексездән яшь тула, куллары калтырый башлый Үзе дә сизмәстән, такмаклап-такмаклап сораша да, зарлана да башлый:
—Ә-эй, Ход-дай-йы-ым! Каян киләсе-ез. кая китеп бар-рас-сы-ыз. сез бол-лай, сабыйла-ар! Бәх-хет-сез замана-ала-ар! Би-игрәклә-әр бәләкәч бит бу бала-а! Уйнап, йогере-еп, тәгәрә-әпләр үсә торган чагы гына бит сабый- йны-ың. Әй, Ход-дай-йы-ым!
Кавинын догасы тәмам булганны түземлек белән көтеп ала да. кулындагы ризыкны анарга тоттырып, сөйләнә-сөйләнә кире өенә кереп китә
—Китми тор, туганым! Хәз-зер чыгам! Хәз-зер!
Кереп китә дә, озак та тормый, тагын берәр ризык күтәреп килеп тә чыга Күпчелеге капка төбенә кадәр озата. Изге теләкләр белән капка төбендә елап торып кала.
—Исән-имин йөрегез туганым. Берүк карый күр инде сабыеңны. Авырып үлә күрмәсен. Бигрәкләр дә кечкенә бит. сабый! И-и. Ходаем, нужа-михнәтләр агач башыннан йөрми, без татар—мөселман башыннан йөри шу-ул! Ходай ташламасын үзегезне.
Таш мәчеттә яшәп берничә көн узгач, мәзин бабай таза гына бер кешене алып керде балалар янына. Матур кара кырма сакал-мыеклы, зур гәүдәле, алсуланып торган битле, зурдан булмаса да, түгәрәк корсаклы татар бае иде шикелле ул абзый. Идәндә, келәм өстендә тезелешеп утырган дүрт балага билле прәннекләр тоттырды Һәр кулга булсын дигән уй белән, ахрысы, прәннекләрне икешәрне бирде Каршыларына—идәндәге келәмгә утырып байтак кына сорашты: каян киләләр, әти-әниләре кем иле. кая китеп баралар? Нәселләрендә укыган кешеләр, сәүдә итүчеләр бармы'’ Китеп барган якларыгызда кемнәрегез бар?
Төпченеп сорашкач. Тәлгатькә ымлап: «Бу кечкенәнең исеме ничек?»—дип сорады.
—Тәлгать!—диде Кави сагая төшеп.
—Ала-ай икән! Күпмелек инде бу малай кисәгенә?
—Ике тулып килә.
Абзый, дәшми генә, күзен Тәлгатьтән алмыйча, нәрсәдер сорарга җөрьәт итмичә утыра иде. ахрысы Мәзин бабай ярдәмгә килде
—Кави, улым! Кайтасы юлыгыз ерак. Язгы, җәйге көннәр Эче китеп, яисә башка авыру тиеп бу кечкенәнең вафат булу ихтималы бар бит Менә Мөхәммәт Әмин абзан Тәлгатегезне уллыка алу теләге белән килгән Шуны синнән үтенә. Дөньясы киң, мул. Үзе Ырымбур сәүдәгәрләренең бик дәрәҗәлесе санала.
Кави каушап төште, дәшә алмады. Кечкенә Тәлгать үзен каядыр азып китәргә теләүләрен шунда ук анлап алды Тиз генә торды да. килеп Кави абыйсының ашына кереп утырып, аны муеныннан кочаклап, башын селки- селки елый башлады Кечкенә малайның туганнарыннан аерыласы килми иде. Кави авырлык белән гамагына килеп утырган төерне Йозты. Тазгатьне кысып кочаклады да, тотлыга-готлы га әйтте
—Юк, абзыйлар. Юк! Бирмибез Тәлгатьне бүтәннәргә.
Ләмига белән Рәшит тә, абыйлары Кавины, энеләре Тәлгатьне кочаклап, елый башладылар.
Мөхәммәт Әмин бай, камзул кесәсеннән зур, кызыллы, яшелле яулык чыгарып тирләре чыккан кызыл битен, күзендәге яшьләрен сөртеп, урыныннан торды.
—Ярар, оланнар, исән-сау кайтып җитегез. Син, Кави улым, иртәгә җомга намазыннан сон минем белән ияреп, миңа кайтырсың әле. Кибеттән азрак кием-салым бирермен бу сабыйларга. Ярармы?
Баш кына селкергә көч тапты Кави. Сүз әйтерлек хәле дә юк иде.
Бай киткәч, мәзин бабай Кавины балалардан читкәрәк алып китте дә, пышылдады
—Иртәгә байга үзең генә бар. Тәлгатьне алып бара күрмә. Алып кала күрмәсеннәр диюем...
Курка төшкән Кави икенче көнне иртән иртүк җыенып, туганнарын алып, тимер юл вокзалына китте. Мәзин бабай пышылдаганнан сон Кавида да шик туды: «Чит кала! Тәлгатьне алып калып яшерсәләр һәм без алмадык дисәләр! Кемгә барасың ярдәм сорап?» «Ырымбур—Самара» поездына утырып кына бара торган вагонга үзенә генә билет сатып алды Кави. Берсен күгәреп, ике баланы җитәкләп вагон янына килде. Таза, олы яшьләрдәге кондуктор Кави сузган билетка, дүрт балага азрак карап торды да, карлыкканрак тавыш белән сорады. Урысчалап:
—Әти-әниегез кайда?
Кави кондукторның күзенә карап акрын гына тавыш белән җавап бирде:
—Әти гыйнварда, әни март аенда Актүбәдә үлделәр.
Кондуктор Кави биргән билетны кулындагы күп бүлекле букчага тыкты:
—Вагонга кергәч, аны тоташ үтеп, туалетның бу ягына урнашыгыз. Ике зуррак туганыңны өске полкага урнаштыр, үзен кечкенә малай белән астагы бер полкага урнаш. Башкалар кереп сезнен урынны алырга итә башласалар, кондуктор, дядя Вася, бу урыннарны безгә бирде, диген. Нык тор. Тавыш чыга башласа, мине чакыр. Аңладыңмы?
—Әййе, аңладым. Рәхмәт.
—Бар, урнаш. Чәйлек шикәр дә бирермен кичен.
—Рәхмәт.
Икенче көнне Идел-Су ярында утырган Самара дигән зур калага барып җитте поезд. Идел-Су булгач, димәк, Нижгар да шул су ярында бит инде! Туган як бик ерак булмаска тиеш. Кави күңелләнә төште. Ана карап кечкенә балаларның да күңелләре күтәрелде. Рәшит чыккач, абыйсының үзен җитәкләгән кулын селкетте:
—Абый! Тәлгатьне беркемгә дә бирмибез. Әййе бит?!
—Әййе, Рәшит! Бирмибез. Үзебез белән Кызыл Атауга алып кайтабыз аны.
Рәшит тынмады Тәлгатьне чит абзыйга бирмәгән Кави абыйсына малайның яхшылык эшлисе килә иде.
—Абый! Бир, Тәлгатьне мин күтәреп барыйм.
—Авыр бит ул.
—Бир инде, абый! Арыгач та кире бирермен.
Абыйсы биргән Тәлгатьне аркасына күтәреп, аның алга таба чыккан аякларын тезләре астыннан ике кулы белән тотты. Тәлгать бәләкәй абыйсын муеныннан кочаклап елмая иде. Бәләкәй абыйсының күтәрүе аңа кызык иде, ахрысы. Тик ул кызык озакка бармады—Рәшитнең бите тирләп чыкты, тын алуы гыжылдауга күчте.
—Мин арылым да инде, абый. Бәләкәй булса да авыр икән бу Тәлгать, чыннан да.
Кави көлде.
—Мина бир. Менә сиңа гомерлеккә исендә калды иңде бу күтәрү. Тәлгатьне күтәрүнең авыр икәнлеге. Мин инде ун көннән артык аны күгәреп йөрим Тәлгать үскәч, сөйләрсең үзенә. “Мин сине Актүбәдән кайтканда күгәреп алып кайттым",— диеп.
Рәшит бирешмәде:
—Синең хәтле булып үскәч, абый, мин дә Тәлгатьне унар көн күтәреп йөрермен. Ярармы!?
—Ярар, ярар, күтәрерсең. Тик син Тәлгатьне үсмәс дип. шул килеш торыр дип уйлыйсын, ахрысы.
Самарада Нижгар ягына китә торган поездларга утыра алмыйча өч тәүлек жәфаландылар. Акчалары бетте. Бу яктагы халык Ырымбур татарлары кебек мәрхәмәтле түгел иде. Күпчелек каян өзгәләп, урлап алырга белмичә йөргән ач урыслар. Тәүлеккә якын ризык күрмәгән өч кечкенә балага карап. Кавинын йөрәге телгәләнә башлады. Ләмига белән Рәшитне вокзал эчендә тезелгән артлы тимер эскәмияләр артына кертеп идәнгә утыртты.
—Шушында гына үгырыгыз. Сиясегез, яисә зурысы килсә, менә шушы чәйнеккә итегез..
Зур бакыр чәйнекне күрсәтте.
—Бик кысталмасагыз, итмәгез. Мин Тәлгать белән базарга, анда хәер бирмәсәләр, берәр мәчет янына барам. Үзебезнең мөселман татарлар берәр нәрсә бирерләр әле.
һәм Кави ялгышмады. Базарга керә торган капка төбендәге биш хәерче янына, шулармын иң читтәгесе янына утырды да «Әлхәм»не укый башлады. Дога укый башлагач, абыйсы Кавига ошатып, кечкенә Тәлгать тә кулларын бите янына догага күтәрде. Базарга дип килгән мөселман ирләр, хатын- кызлар тиенләп хәергә акча бирделәр, базардан чыкканнары төрле азык-төлек сузды. Яхшы киенгән бер яшь кенә чибәр татар егете Кавига биш тәңкә акча тоттырды:
—Тагар күренәсең—йөзен нурлы. Тот энем, игелеген күр.
Кавинын күзенә яшь килде:
—Рәхмәт инде абый. Дүрт бала без, Нижгар ягына кайтып барабыз Икебез вокзалда.
—Кайтып китә аямасагыз, жомга намазына кил. Исемем Вахит минем Тагын ярдәм итәрмен.
—Ходай Тәгалә көтмәгән җирдән бирсен сиңа, рәхмәт абый
Зур авырлыклар белән ике тәүлектән соң Кави, югалтусыз, исән-имин туганнары белән Нижний Новгородта тагарлар "Нижгар" дип йөрткән кала вокзалында вагоннан төште. Вокзал алдына чыккач, кулындагы төенчекне, Рәшит күтәргән бакыр чәйнекне җиргә куйдылар. Кайсы якта икәнлеген кояшка карап чамалап, гуганнарын йөзләре белән кыйбла тарафына каратып тезеп бастырды. Үзе аларнын сул ягына басты. Мөрәҗәгать итте
—Нижгарга кайтып җиттек, туганнарым инде авылыбыз Кызыл Атау да бик ерак булмас. Ат-олау гуры килмәсә. җәяүләп булса да. авылдан-авылга хәер сорашып булса да кайтырбыз. Көннәр җылы—атларбыз да атларбыз Арысак, яңа чыга башлаган үләнгә ятып ял итәрбез. Ә хәзер. Нижгарга кайтып җиткәнгә. Алла бабайга рәхмәт әйтеп, дога укыйк
Нижгар белән Кызыл Атау авылы арасы сиксән биш чакрым. Шул араны өч кечкенә бала белән Кави дүрт көндә көч-хәл белән уза алды Соңгы чакрымнар бигрәк тә авыр булды. Ламигада табигать тарафыннан бирелгән, хатын-кызларда гына була торган чыдамлык, түземлек һәм әрсехлек тә бар
иде. Юлны ат белән күп йөргән татар ирләре, йөк жинелме, авырмы, якын юлга алаша яисә айгыр җигәләр. Чөнки алар кыска юлны тиз үтәләр. Ә юл ерак булса, алаша да, айгыр да бирешә, барган саен арый. Шунлыктан безнен халык ерак юлга бия малын җигә. Хатын-кыз да бия малы кебек, юл үтәргә чыдам була.
Кызыл Атауга кайтып җитәргә сигез-ун чакрымнар кала кырдан сүзсез генә атлаган Рәшит бирешә башлады. Жәяүләп күп чакрымнар узудан анын ялан аяклары шешенә башладылар. Тәлгатьне тәпиләп атлатып, Рәшитне күтәрде Кави. Тик кечкенә Тәлгать ярты чакрым тирәсе дә узмады, җиргә ятып елый башлады. Кечкенә сабыйнын атларлык хәле юк иде...
Бер чара да калмады. Чакрым саен туктап, юл читенә утырып, берәр сәгать хәл алгач кына кузгалып тагын атладылар Тагын озаклап утырдылар, тагын балаларны елата-елата, Кави юлны дәвам итте..
Еракта Кызыл Атау күренде. Ялан аякларынын табаннарына күпертмәләр чыккан сабыйлар торырга көч-хәл таба алмыйча, юл читендәге яна чыккан яшел чирәмгә аудылар. Соңгы сынык арыш ипиен абыйлары пәке белән дүрт бертигез кисәккә бүлде. Юлда, үзеннән-үзе килеп чыккан гадәт буенча, беренче итеп ипи кисәген бисмилла әйтеп кечкенә Тәлгатькә тоттырды. Башта ипине ана бирмәсән, кечкенә малай кычкырып елый башлый иде. Ач калырмын дип курка сабый. Кыз бала булганлыктан, икенче ипи кисәге Ләмигага бирелә. Аннан сон инде ир-егет Рәшит белән абый кеше Кавига...
Ипине ашап бетергәннән сон кружкага теге бакыр чәйнек борыныннан җылынган суны агызып эчтеләр. Тик. торып тагын атлый башларга балаларнын көче дә. теләге дә юк иде. Ашаганнан сон аларны йокы баса башлады. Жәяүләп атлап, төннәрен очраган авылларда, йә абзар артында, йә читән буенда йоклап төн уздырып, сабыйлар бик нык йончыганнар иде. Өстәвенә Ырымбурдан чыккач поезд вагонында аларны бет басты. Үзләре йоклыйлар сабыйлар, үзләре тыжык-тыжык кашыналар. Кечкенә Тәлгать бет ашаганга чәбәләнеп еларга тотына. Ярый әле урамда җылы. Кави малайның алмашлап күлмәген, ыштанын салдырып, кием җөенә тулган кара сыртлы бетләрне үтерергә тотына. Тәлгать, абыйсының «эшенә» карап, сабыр гына көтеп утыра...
Өч кечкенә сабый юл читендәге чирәмдә тирән йокыда. Өчесе бергә, берберсең кочаклап ятканнар. Тәлгать уртада. Чөнки ул йоклаганда тынгысыз— үзе йоклый, үзе үрмәләп читкә китә. Шунлыктан, аны уртага салалар.
Кави утырган килеш йокламаска тырыша. Яңа гына унбиш яшен тутырган, авыр абыйлык йөген өстерәгән Кави да нык йончыды. Сонгы ике көндә атлаган чагында аның күз аллары карангыланып-карангыланып китә. Шул караңгылык эчендә сары, яшел төстәге түгәрәк боҗралар йөргән кебек итеп хәрәкәт итәләр. Башы әйләнә, колаклары чынлый. Кави, һич көтмәгәндә егылып китәрмен дә. аркага күтәргән Тәлгать имгәнеп куяр дип бик курка. Андый чакларда ул юл читенә чыгып утырырга тырыша, хәл алып күз аллары яктырганны көтә...
Еракта Кызыл Атау авылы күренә. Кавиның һәм балаларнын өмет белән кайтып барган авыллары ул. Әтисенен, әнисенең, димәк, аларнын да туган авыллары, ничек итеп каршы алырлар икән инде аларны?..
Авыл ягыннан килгән җигүле ат юлнын теге як читендә туктады. Буш, кабык жәелгән, арбадан салам эшләпә, бишмәт, тула оек, чабата кигән утыз биш-кырык яшьләр чамасындагы ир кеше төште. Арбада дилбегә тотып ун яшьләр чамасындагы яланаяклы, түбәтәй кигән бер малай утырып калды. Арбадан төшүче чыбыркы тоткан.
Тез башлары ямаулы, буйлы кин төпле ыштан кигән абзый кеше үләндә йоклаган балалар һәм аларны саклап утырган малай янына якынлашты. Ул килеп җитәргә өч-дүрт адым кала, Кави аягына басты. Килгән кеше куе кара
кашлары астыннан юл читендә йоклап яткан балаларны бик җентекләп карал чыкты. Басып торган Кавига эндәште:
—Кая китеп барасыз болай жәфалана-жәфалана?
—Авылга кайтабыз.
—Авылыгыз ни исемле?
Борылмыйча гына кулы белән бик еракта булмаган авылга төртеп күрсәтте Кави.
—Әнә тора—Кызыл Атау.
—Кызыл Ата-ау?
—Әйе .
—Мин бит шул авыл кешесе. Гафиятулла минем исемем. Мин бит сезне беренче күрүем. Кемгә кайтасыз, кайдан9
—Актүбә исемле каладан без. Ярулла бабакайга кайтабыз.
—Яруллага?! Кайсы Ярулла ул? Безнен авылда өчәү алар. Мулла Ярулла, Акчасыз Ярулла, Озын Ярулла.
—Мулла бабакайга кайтабыз без.
Гафиятулланың йөзенә гажәпләнү чыкты.
—Тукта, тукта! Актүбәдән?! Әллә сез Ярулла мулланын энесе Һибәтулла балаларымы?
—Әййе.
—Әти-әниеңнәр кая?
—Үлделәр.
—Иксседәме?
—Икесе дә.
Ир, авыз эченнән генә дога укып, битен сыпырды:
-... урыннары оҗмахта булсын инде!
Аннары:
—Нәстә эшләп тезелешеп яттыгыз монда юл читендә?—дип сорады.
—Ачлар, арыдылар, бара алмыйлар
—Ала-ай!
Борылып аты ягына карап алды да, Кавига сөйләгәндәй итеп, сүзләрен тезеп китте:
—Кичә кичләтеп күрше авыл тегермәненә тарттырырга дип сигез капчык бодай илткән идем Зур малаем төнгелеккә шунда куна калды Төнен тартып бетергән булырга тиеш Шул онны алырга китеп бара идек кече малай белән...
Әйдә, энем, без болай итик. Уят туганнарыңны ипләп кенә. Мин сезне ат белән Ярулла хәзрәтнең өенә кадәр илтеп куйыйм Әтиен мәрхүм белән мендәр мамыгын туздыра-туздыра бәрешеп, мәдрәсәдә бергә укыган идек Уят ипләп кенә туганнарыңны.
Кабаланып аты янына барды ла, малае кулыннан дилбегәне алып, атын кузгатып, борып китереп юл читенә туктатты. Өстендәге бишмәтен салып арбага жәйде. Юл читендә күзләрен уып, уянып бетмәгән Рәшитне күгәреп алды. Үзе елмаеп сөйләнде:
—Мен-нә, минем үскә-ән улы-ым. Атка утырып кайтабыз хәзер авылга Мунча керәбез бездә-ә. Кайнар бәрәңге ашыйбыз майлап, майлы коймак Аннан чәй эчәбез кәжә сөте-е белә-ән!
Биек манаралы агач мәчет янындагы зур агач йорт янында тукталдылар Гафиятулла абзый арбадан егетләрчә житсз, сикергәндәй итеп төште дә, ишегалдына керә башлаган уңайга ук сөрән салды
— Мулла абзы-ый. бер көтү бала-чага кунаклар алып кайттым сезгә Чык. куан, алып кер Энен Гибәтулла балалары Дүртәү, берәү генә дә түгеллә- ләр!..
Өйнең биек болдырында чалара башлаган сакал-мыеклы Ярулла бабакайлары күренде. Анын артыннан Гафиятулланың шаулавы ишетелә башлау белән ук елый башлаган әбекәйләре төшеп килә иде...
Дүрт бала авыр юл газапларын узып, исән-имин, ачлы-туклы, бет баскан хәлдә әтиләренең бертуган абыйсы Ярулла бабакайларына кайтып җитү бәхетенә ирештеләр. Мулла белән абыстайның ай-ваена карамыйча, Гафиятулла абзый дүрт баланы кире алып чыгып арбага утыртып үзләренә алып китте: күрдегез, хәзергә булды, сабыр итебрәк торыгыз.
—Бездә мунча әзер. Хәзер чишендереп чабып, эсседә бетләрен бетереп, чәчләрен кырып, юындырып, атта чаптырып китереп житкерәм. Сез әле кайчан ягасыз мунчагызны, кайчан өлгерә дигәндәй, ә безнен мунча әзер. Парларын бөркеп утыра...
Караңгы төшеп килгән чакта мунчада юынып, беттән котылып кайткан дүрт бала сәкедә тезелешеп утырып пешә-пешә кайнар, майлы кыстыбый ашыйлар иде. Беркем дә көтмәгәндә, әле бер сүз дә сөйли белмәгән Тәлгать телен ачты. Майлы бармагы белән Яруллага төртеп күрсәтеп, елмаеп әйтеп куйды:
—Баб-бай!
Бер мизгелгә табын тып-тын торды да, бар да шаулашып көлештеләр.
—Сөбханалла-а!—диде Ярулла бабакае.—Мен яшә улым, зурладың безне.
Күп нужа, хәерчелек күргән, ятим калган дүрт татар баласы бабакае белән әбекәенә кайтып егылдылар...
Тормыш дәвам итә...
1922 елның жәе иде...
Хәрбиләрчә киенгән Кави Нәжметдинов Мәскәү поезды белән Казанга килеп төште. Сул кулына тоткан кечкенә чемоданы белән кабаланмый гына Казан урамнары буйлап атлады. Бу—егерме бер яше белән барган яшь. чибәр егет, Актүбәдән өч туганын Нижгар ягына поезд белән, хәер сорашып аларнын тамакларын туйдыра-туйдыра. ачлык белән күзенә ак-кара күренмичә көрәшкән унбиш яшьлек малай түгел иде инде. Дастуен егет иде!
Шул 1917 елның маенда авыллары Кызыл Атауга кайтып төшкәч, дүрт бала бабакае Ярулла йортында яшәделәр. Кави авыл мәдрәсәсендә укыта башлады. 1918 елнын көзе бетеп һавада ак карлар күренә башлаган чакта Мәскәүдән кунаклар кайтып төште. Алар әтиләре ягыннан туганнары икән Дәү әтиләре белән кунак абзыйның да дәү әтисе бертуган булганнар икән. Бер көнне кичке аш янында йорт хуҗасы бисмилласын укыганнан сон сүз кузгатты:
—Улым Кави! Кайттыгыз, исән-сау яши башладыгыз. Үзен безнен мәдрәсә- мәктәптә замана фәннәре һәм урыс теле укытасын. Иншалла. белемен әйбәткә ошаган. Хәзер инде киләчәк көнкүреш турында сүз алып барыйк. Сез дүртәү, без жингән белән икебезгә—янә биш бала. Кашык күтәргәннәрнең исәбе өй эчендә унбер кешегә житә. Авыррак кына түгел яшәүләре, авырга туры килә. Иншалла, мал-туар да бар. мәхәллә дә карый безне Шулай булса да, яшәү өчен туган-тумача, атай-эненен ярдәменә мохтажбыз инде без дә бүгенге көнне. Менә Мәскәүдән кайткан абзан белән апаң. Аларнын фамилиясе—Сатдиновлар. Абзан белән Зөһрә апан инде болар. Кәлимулла абзан Мәскәүдә лбурник булып эшли. Ундүртенче елны Герман сугышында раный булып Мәскәү гуспитәлендә яткан Төзәлә башлагач, иртәләрен гуспитал ишегалдын себерешкән шундагы дбурникка. Шуннан терелеп беткәч, гуспитал башлыклары яхшы эшләгәнен ошатып шунда калдырганнар эшкә. Дбурник итеп инде. Менә унбишенче елдан бирле шунда яшиләр. Хатынын Мәскәүгә алдырды, моннан, авылдан. Тормышлары әйбәт. Байдан булмаса да.
тамаклары тук. өсләре бөтен. Торырга урыннары да бар. Хәзер инде Мәскәүдә, Тула каласына чыга торган юл ягында үз йортлары белән яшиләр Тик менә балалары юк—дөньянын бер чите китек алар өчен
Ярулла бабакай туктап торды. Сүзсез генә барысын да күзеннән кичереп чыкты да. Кавига гына мөрәҗәгать итте
—Кави улым! Мин сезнен әтиен ягыннан бабакаегыз булсам да. син. Кави улым, бүгенге көнне бу балаларга әти дә. әни дә. Бик авыр юлга чыгып, аны үтеп бу сабыйларны исән-имин авылыбызга алып кайтып җитүгә ирештен. Инде хәзер киләчәктә аларны үстерергә вә һәм дә аларны укытып белемле, һөнәрле итәргә дә кирәк. Бу эш синен белән минем генә кулдан килерлек түгел. Синен әле үзеңне аякка бастырырга кирәк
Менә Кәлимулла абзан белән Зөһрә апан. туганлык хисе күрсәтеп. Татгать улыбызны үзләренә уллыкка сорыйлар Теләкләре изге—Татгатьне үз уллары итеп, үз фамилияләренә яздырып, үзләре белән алып китеп, ана тәрбия, белем, һөнәр биреп, яхшылап үстерергә исәплиләр Сина үтенечләре бик зур һәм изге. Тәлгать туганынны син аларга бир, уллыкка.
Ишеткәненнән Кави каушый төште Балалар өйдә юк. алар ишегалдында качышлы уйныйлар иде. Тирә-яктан җыелган үзләре кебек вак-төяк малай- шалай һәм кызчыклар белән
—Тәлгатьне Мәскәүгә алып китәләрме?—дип сорады Кави
—Исәпләре шулай инде Тәлгать бит аларнын улы булса, әти-әнисе белән бергә яшәячәк инде.
Кавиның күңеле тулып Тәлгатьтән аерыласы килмичә елыйсы килә башлады. Шулай да ул аңлый, нужалы, фәкыйрь елларда Ярулла бабакаена көтмәгәндә икеләтә диярлек артып киткән гаиләне туендырып дөнья көтүе авырга туры килгәнне. Бик анлый
Байтак кына сүзсез утырдылар. Кави, тынлык озакка сузыла башлаганны чамалап, акрын гына үз уен җиткерде
—Үзебезнен туганнар да булгач, үзләре теләп уллыкка алырга ри за булгач, мин каршы килеп тормыйм инде. Аерыласы килми дә бит Тәлгать белән, тик нәстә эшләмәк кирәк9 Уллары итсеннәр, какмасыннар, сукмасыннар туганымны Үстерсеннәр.
Шулай итеп алар Тәлгать белән аерылыштылар. Икенче көнне яна әти белән әни Тәлгатьне авыл кибетенә алып чыгып баштанаяк киендерделәр, иске-москы киемнән башканы күрмәгән, инде дүрт яше белән барган Татгать. әллә каян килеп төшкән бәхеткә аптырагандай, яна күлмәген, чалбар- камзулын, өр-яңа сырган бишмәтен, колакчын бүреген бер киде, бер салды. Кави кечкенә энесен кочаклап, ана киләчәк яшәешен аңлатырга тырышты
—Сине Мәскәү дигән зур калага алып китәләр Сина яна бишмәт, яна бүрек, яңа чалбар-күлмәк сатып алган шушы апа белән абый—әни белән әти булалар Еламыйча гына, аларны тынлап яшә. Тәлгать, ярармы Ә без синен яныңа кунакка барырбыз
Үзен өр-яңадан киендергән яна әти белән әни әле өч яше генә тулып узган Тәлгатькә бик тә ошадылар, ахрысы Өстәвенә, яна әнисе. Кави абыйсы сөйләгәндә, кәгазьгә төргән ике кәмфит белән билле бер прәннек тә бирде бит әле..
Кечкенә Тәлгать яна әти-әни белән Мәскәү каласына поездга утырып китеп барды Ул шунда Мәскәү татары булып үсәчәк һәм гомере буена Сатдинов Тәлгать Кәлимулла улы булып яшәячәк Сугышка кадәр водолаз булачак. Кызыл Армиядә хезмәт итеп кайтканына ике ел дигәндә сугыш башланачак Сугышның башыннан азатына кадәр фронтта булып, ике тапкыр каты һәм оч мәртәбә җиңелчә яраланып, бик нык ватылачак. Сугыштан сон водолазлыкка сәламәтлеге буенча ярамагач, кул һөнәре белән көн күрәчәк Пенсиягә
чыкканчы Немирович-Данченко исемендәге театрда техник җитәкче булып эшләячәк. 1992 елда 77 яшендә вафат була.
1919 елнын гыйнвар башында Кавины Сембер каласына ун айлык укытучылар курсына укырга җибәрәләр. Нижний Новгород өлкәсеннән егерме биш яшь укытучы урыс телен өйрәнү өчен укырга китә. 1919 елнын ноябрь башында ун айлык укуны тәмамлаган унсигез-егерме ике яшьлек ир-егетләр «үзләре теләп» Гражданнар сугышы фронтларына, Кызыл Армия сафына басалар. Сембер каласында оештырылган курсларда атарга, граната ыргытырга һәм штыклы мылтык белән кул сугышына, окоп казырга ашык-пошык ике ай чамасы өйрәткән кебек итәләр дә, шул курсантлар бригадасын егерменче ел язында Украинага, Махно гаскәренә каршы сугышка ташлыйлар.
1920 елның июнь башында кызылармеец Кави Нәҗметдиновны Украинадан Мәскәүгә укырга озаталар.
Яна Совет хакимияте Гражданнар сугышы барышында ук Русиянен киләчәген кайгыртып, яна тормыш өчен, Советлар өчен сугышып йөргән белемлерәк сугышчыларны сайлап алып, тылга, белем алырга, укырга озата башлый. Шул укуга китүчеләр исемлегенә урысча да, татарча да белеме ярыйсы гына булган, әле унтугыз яше дә тулып җитмәгән, чибәр, тырыш, тәвәккәл татар егете Кави да була. Аны Мәскәү каласына югары хәрби педагогия институтына укырга озаталар.
Биредә уку ике елга сузыла. Халыкнын күпчелеге укый-яза белмәгән Рәсәй өчен, заманасы өчен ул институттан бик белемле саналган командир- комиссарлар чыга.
1922 елда әлеге уку йортын тәмамлаган Кави Казанга эшкә җибәрелә. Ул Татар-башкорт хәрби мәктәбенә хәрби укытучы итеп билгеләнә. Гражданнар сугышында зур батырлыклар күрсәтеп сугышкан, Советлар өчен утка-суга кереп сугыша белгән татар, башкорт егетләреннән армия өчен тугрылыклы командирлар хәзерләү башлана. Татар егетләре арасында татарча да, урысча да белемлеләре байтак булса да, башкортлар тоташлары белән диярлек надан булалар. Азрак татарча укый-яза белгәннәре дә татар авылларына якынрак утырган башкорт авылларыннан була. Революциягә кадәр башкортнын әлифбасы да, мәктәп-мәдрәсәсе дә булмаган. Башкортнын беренче әлифбасьш 1923 елда Казанның татар галимнәре төзеп биргәннәр.
1922 елда кайтып Казан татар-башкорт хәрби мәктәбендә эшли башлаган Кавины башта урысча укытырга куялар. Һәм ул көннән-көн тырышып эшләп, бер ел үтәр-үтмәстә белемле, аңлы укытучыларның берсенә әйләнеп китә. Исеме, дәрәҗәсе үсеп, 1924 елда хәрби боерык белән Кави Татар-башкорт хәрби мәктәбенең комиссары итеп билгеләнә. Шулай итеп, хәрби мәктәп белән җитәкчелек иткән ике кешенең берсе Кави була.
Ул комиссарлык эшен 1928 елга кадәр дәвам итә. 1928 елда аны округта татар телендә чыга торган “Кызылармеец'’ газетасының баш редакторы итеп билгелиләр.
Редактор вазифасын үтәү белән бергә, 1929 елда Кави Нәҗми Пролетар Татар язучылар ассоциациясе (ТАПП) рәисе итеп сайлана.
ТАППнын ни өчен төзелүен зур талантлы, татар халкының чын улы һәм патриоты булган Һади Такташ иң беренче булып аңлап ала. һәм шуңа бәйле рәвештә «Такташ үлде» шигырен яза. Шул шигырьдән сон озак та үтми, Һади Такташ коммунистлар кысуы буенча Мирсәет Солтангалиевны сүгеп шигырь яза: «Солтангалиевтай этләргә...» Ә бит Һади Такташ дус була Мирсәет белән.
1928 елның июль азагында “Урицкий” пароходы белән Максим Горький Казанга килә. Ул Казанда 16 яшеннән 20 яшенә кадәр яшәгән була (1884-99 еллар).
Горький татарларга зур ихтирам һәм мәхәббәт белән карый. Татар язучыларына, татар әдәбиятын аякка бастыруда ярдәме ифрат зур. Татар язучылары арасыннан Максим Горькийнын игътибары бигрәк тә Кави Нәжмигә карата зурдан. Ул, Горький белән танышкач, ана үзенен урысчага тәржемә ителгән «Шобага» дигән хикәясен тапшыра. Горькийнын «Шобага»ны укыгач, К. Нәҗмигә язган хатыннан өзек. «...Сезнен бүләкне алдым—«Шобага» исемле хикәянен кулъязмасын. Рөхсәт итсәгез, мин Сезгә гадиерәк тел белән язарга кинәш итәр идем. Чын матурлык һәм акыллылык (мудрость) һәрвакыт гади була!» “Дусларча, мина ярдәм итеп, өйрәтеп язган ул хатны алу минем өчен иксез-чиксез шатлык булды. Шул хаттан сон мин барлык язылган хикәяләремне янадан карап чыктым", —дип яза К. Нәҗми
1929 елнын август аенда Горький тырышлыгы белән Татарстан язучыларынын һәм сәнгать әһелләренең пароходта Идел буйлап башланган сәяхәте оештырыла. Сәяхәтнен маршруты: Казан—Астрахань—Махачкала— Баку—Тбилиси—Батуми—Ялта—Харьков—Мәскәү—Казан. Сәяхәттә катнашучылар: Галимхан Нигьмәти (җитәкче), Гомәр Гали. Кави Нәҗми. Шәриф Камал, Кәрим Тинчурин, Һади Такташ, Салих Сәйдәш. Гадел Кутуи, Шакир Шамильскии, Мөхәммәт Гали. ГомәрТолымбайский. Сәрвәр Әдһәмова, Закир Гали. Зариф Бәшири, Исмәгыйль Рәми. Гаврил Беляев. Лев Рубенштейн һәм яшьләрдән—Мирсәй Әмир, Демьян Фәтхи. Газиз Иделле.
Бу төркем айдан артык вакыт эчендә төрле-төрле калаларда булып. Дагы стан—Әзәрбәйждн—Грузия—Кырым—Украина аша үтеп, төрле халыклар, язучылар белән очрашып, башка халыклар тормышын күреп, аларнын и жаты белән танышып, үзләрен—татар язучыларын да күрсәтеп бик җылы һәм матур очрашулар оештырып сәяхәт итәләр Кырымда Ялтага кереп, Галимҗан Ибраһимов белән очрашып, ул яшәгән йортта кунак булып, байтак сөйләшеп утыралар...
Сәяхәт азагында Мәскәүдә Максим Горький һәм бер төркем урыс язучылары белән очрашу, әңгәмә була..
Кави үзенең беренче шигырен 1913 елда Актүбәдә унике яшьлек малай чагында яза. Ул шигырь «Коз» дип атала. Һәм шул ук елны Михаил Кольцовның «Лес» дигән шигырен татарчага тәржемә итә
1922 елда Казандагы хәрби татар-башкорт мәктәбенә укытырга кайткач. Кавиның таланты ныклап ачыла, ул татар язучылары арасында Шәриф Камаз. Галимхан Ибраһимов һәм Мәхмүт Галәү белән бер сафта ин күп язучы һәм иң сәләтле язучыларның берсе булып китә. Язучыларны оештыручы һәм аларнын җитәкчесе булып та таныла башлый.
Кави Нәжметдинов туган авылы Кызыл Атауда авыл мәдрәсәсендә укытканда «Безнең иҗат» исемле кулъязма журнал чыгара. Шул журналда үзенең, авыл укытучыларынын һәм белемле кешеләрнең я змалары урын ала Журнал Кави авылдан Сембергә укырга киткәч тә чыгуын дәвам итеп. 1941 елга кадәр чыга.
1924 елдан сон яшь язучының (ана тик 23 яшь кенә) күпсанлы хикәяләре, поэмалары, публицистикасы һәм шигырьләре басылып чыгып, дөньяга билгеле булып тарала. Ин мөһимнәрен күрсәтеп китик.
1924 елда «Өермәләр» исемле шигырьләр җыентыгы басылып чыга. Бу инде Кавиның ин беренче шигырьләр җыентыгы булып, анын ижат юлын уңышлы башлап алып китүдә зур урын били Бер-бер артлы чыккан әсәрләре- «Кабыргасы белән юра» (1925 ел. Хикәя). Галимжан Ибраһимов белән бергә чыгарган •Татары и башкиры в Красной Армии» (1926). «Шобага» (1926 Хикәя). «Ин соңгысы» (1927 Хикәя). «Миңлебикә кодагыйнын кайгысы» (1927 ел Хикәя). «Таштугайга кайтмыйбыз» (1929). «Яр буенда учаклар» (1928 ел Повесть). «Якты сукмак» (1929. Повесть), «Кояшлы яңгыр» (1930ел Повесть)
Кави Нәҗми, язучы буларак, үскәннән-үсә, остарганнан-остара бара. Табигать биргән талантына искиткеч эшчәнлек кулланып, ул язучылар арасында ин белемле, эрудицияле шәхескә әйләнә. Әгәр дә шәхес, табигать тарафыннан бирелгән талантына таянып кына, үзенен белемен үстерүгә омтылмаса, ныклап, тырышып эшләргә өйрәнмәсә, ул юкка чыгачак. Талантка таянып кына яшәргә тырышкан, яшьли зур уңыш белән яза башлаган һәм күпмедер вакыт узгач, үз өстендә эшләүдән, язудан туктап инде иҗат итә алмыйча эчә башлаганнар язучылар арасында байтак. Кави Нәжми, Аллага шөкер, һәрвакыт белемгә омтылып, үз өстендә эшләп, талантын кулланып, классик, халык язучысына әйләнеп китә.
Утызынчы елларда (1937 елның җәенә кадәр дип ныклы әйтеп була) Кави Нәҗми, хатыны Сәрвәр Әдһәмова һәм бердәнбер улы Тансык (1927 елның мартында туган) белән Казан каласының Международная 19 нчы йортында яшиләр. Бүгенге көндә ул урамның исеме—Кави Нәжми. Кавилар яшәгән фатир үзеннән-үзе әдәби клубка әйләнә. Атна саен шул фатирда бер, йәисә ике мәртәбә татар язучылары җыела торган була. Алар үзара фикер алышалар, бер- берсенен язганына бәя бирәләр, иптәшләрчә тәнкыйть итәләр, бер-берсеннән җиңелчә, шаярып көлә дә беләләр. Сәрвәр Әдһәмованы мандолинада уйнатып җырлаталар. Чибәр хатынның моңлы тавыш белән мандолинада уйнап җырлаганына сокланып, Салих Сәйдәш үз уен әйтеп сала:
—Сәрвәр! Жаным! Синең урының сәхнәдә! Ташла шул тәрҗемәчелегеңне! Сине бит искиткеч сәхнә даны көтә!
Сәрвәр ин оста тәрҗемәчеләрнең берсе булып өлгергән инде. Салихның шундый сүзләр белән үзен мактаганына ул елмаеп кына җавап бирә дә, мандолинага кушылып тагын җырлый башлый.
Кави Нәҗми фатирындагы язучылар мәктәбен үтеп, оста, атаклы язучы булып киткән затлар: Хәсән Туфан, Гомәр Бәширов, Шамил Усманов, Фатих Кәрим, Мирсәй Әмир, Ибраһим Салахов. Үзләрен Кави Нәжми укучылары итеп саналган тагын бик күпләр бар. Чөнки Кави Нәжми, башка кешенең унышыннан көнләшә белми торган хөсетсез, ачык йөзле, кин күңелле кеше дә, язучы да булган. Кавиның төп максаты: халкының әдәбияты, сәнгате үссен, тормышы матурлансын. 1937 елның җәенә кадәр Кави Нәжми оештырган тагын бер матур күренеш бар.
1933 елда Татарстан Язучылар берлеге оештырыла. Коммунистлар партиясе Татарстан язучыларын тулысыңча үз идеологиясенә буйсындырып, үз күзәтүе астына, аларнын иҗаты өстеннән үзенә, диктатор һәм цензор вазыйфасын ала. Татар халкы өчен кирәк дип янып-көеп иҗат итеп эшләгән чын татарча патриотик язучыларның баш өстендә репрессия болытлары куера башлый. Тик язучыларның берсе дә әле ул турыда шикләнми дә, уйламый да. Аларнын күпчелегенә татар әдәбияты кин колач салып алга йөзә, алга бара булып тоела. Киләчәк ал да гөл, яз да яз гына татар өчен!..
Кави Нәҗми Язучылар берлеге рәисе итеп бертавыштан сайлап куела. Хәтта көнчелек утында янган уртакул язучылар да ана каршы чыгарга җөрьәт итә алмыйлар. Аны кимсетергә, йәисә юк итәргә җае чыгарлык түгел—дәрәҗәсе, исеме, таланты зурдан, шунлыктан көч җитәрлек түгел. Әлегә!..
Кави зур оештыручы таланты күрсәтеп эшләвен белә. Зур эмоция белән, зур нерв киеренкелеге белән эшләгән, язган халыкка ял да кирәк. Совет хакимиятендә утыручыларның кабинетыннан кабинетына йөреп, Кави алардан акча таба. Һәм әдәби фонд директоры Сәмитов белән берлектә Иделнең Казанга каршы як ярында утырган Түбән Ослан авылында яшәүчеләрнең өендә егермеләп бүлмәгә, акча түләп, җәйлеккә язучыларга шунда ял оештыралар.
Кави Нәҗминең улы Тансык истәлегеннән:
клви нажми дигән ЯЗУЧЫ...
—Түбән Осланда, шунда үз йорты белән яшәгән кешеләрнен өендә берәр бүлмә алалар иде Язучылар берлегенә. Акча түләп инде. Һәр язучыга берәр бүлмә. Гаиләсе белән шунда урнашып берәр ай ял итәләр Яр башына басып Иделгә карап торырга ярата идем мин. Басып торасын текә яр башында. Ә Идел-Су буйлап ак пароходлар йөзә Икесенен исеме ате дә исемдә: «Жемчужина» һәм «Алмаз». Икесе дә бик борынгы пароход инде. Заманында бай купецларныкы булганнардыр инде «Волга-Волга» киносында күрсәтелгән «Севрюга» исемле пароходныкы кебек, шул ике пароходнын артында әйләнә торган зу-у-ур су тәгәрмәчләре куелган. Су агымына каршы да йөзә Без. вак-төяк бала-чага, яр башыннан шул пароходларга төялеп, каядыр китеп барганнарга кул болгыйбыз. Алар да безгә кулъяулык болгыйлар. Безгә шул кызык тоела инде’
Июль-август айларында бурлаклар аркан белән яр буйлап атлап баржаны өстериләр Су агымына каршы. Утыз алтынчы елда да Иделдә бурлаклар бар иде әле. Шул бурлаклар өстерәгән баржаларда туп-тулы карбыз-кавын була Камышин, Астрахань якларында үстергән зур-зур карбызлар инде Идел-Су белән бурлаклар ул карбыз-кавын төягән баржаларны калаларда сатарга дип өстериләр инде. Кичтән сөйләшеп куеп, тан ата башлауга, әти язучыларны оештырып балык тотарга яр буйлап Иделгә һәм якын-тирәдәге кечкенә күлләргә алып чыга. Кич булды исә Түбән Осланда ачык тәрәзәләрдән урыс җырлары яңгырый башлый. Осланда күпчелек урыслар яши һәм һәрбер өйдә диярлек патефон бар. Ачык тәрәзәләрдән салмыш урысларның кычкырып- кычкырып сөйләшкәннәре, көлгәннәре ишетелә Патефоннан Шаляпин. Утесов, Михайлов, Лемешов, Козин. Виноградов. Шульженко җырлыйлар Урысларның яраткан җырлары «Я и моя Маша». «Утомленное солнцем», «Кукарача», «По диким степям Забайкалья», «Дубинушка» дигән моңлы җырлар яңгырый. Кич тагын шул Түбән Осланда ял иткән язучыларны әти озын җәтмә белән балык тотарга алып чыга. Балык тотарга ихлас ждннар җыела Шәриф Камал, Гадел Кутуй, Галимҗан Нигьмәти. Закир Сәмитов. Кәрим Тинчурин, Таҗи Гыйззәт һәм ин активы—Салих Сәйдәш инде Җилкәсенә җәтмәне салыр иде, миңа чиләк тоттырып, үзеннән калмаска кушып, яр буеннан сузылган сукмактан, әтигә ияреп икенче булып атлар иде. Бик күңелле кеше иде Салих абый, һәрчак жор сүзле, елмаеп сөйләшә торган абзый иде ул.
Барып җитәләр. Чишенеп балык сөзә башлыйлар. Жәтмәнен бер ягына Кутуй ябыша. Салих абый белән җәтмә очы өчен һәрчак алар арасында бәхәс куба—кем тота жәтмәнен тирән яктан йөрткән очын Гадел абый терсәге белән Салих Сәйдәшне читкә этә, үзе көлә:
—Син, атаклы Сәйдәш, балык дип тирәндә йөреп батып үлсән. Кәрим Тинчуриннын пьесаларына кем музыка яза? Ту-ты менә! Шунлыктан сине, татарның бөек композиторын, без сакларга тиешбез.
Салих абый да көлә:
—Мин батмасын дип үзен батып үлсән?
—И-и, Сал-лих! Минем кебек уртакул язучылар Казан урамы тулы Мнугы—как нерезанных собак. Мин батканнан, еласа, хатын елар, балаларны кем туендырыр инде хәзер дип Бик җәтмә өстерисен килсә, бар. теге очына ябыш та. ярдан бик тирәнгә кермә
Бик эчкә кермичә, яр читендәге кечкенә күлләрдән җәтмә белән йөреп балык сөзәләр Без. алты-җиде яшьлек малай-шалай. Галимхан абый җитәкчелегендә ярга өстерәп чыгарган җәтмәдән чиләкләргә балык тутырабыз Ниндиләре генә юк: табан балык, алабуга, чабак, сирәк-мирәк кенә шамбы да, слә балыгы, күпсанлы ташбаш Җәтмәне судан ничек итеп кайсы якка өстерәү белән Шәриф Камал җитәкчелек игә. Аны да буш итмиләр, кататәр
анардан да. Бигрәк тә инде Салих Сәйдәш «тырыша»:
—Илләмә дә Каспийдагы промыселларда балык тотып шомаргансың син, Шәрифулла абзый. Каспий акчарлаклары тавышлары һаман исендә ахрысы. Тавышын да көр чыга—слә эләгә инде болай булгач...
Яр буенда учак ягып уха пешерә башлыйлар. Күбесенчә мине яр башына озата әти. Үзе көлә:
—Бар әниеннәрне, бала-чага дусларыңны чакыр. Әйт: бөек язучылар үзләренең шулай ук бөек хатыннарын уха ашарга чакыралар, диген. Тиз килсеннәр дип әйтте әти, тик ярдан йөгереп төшкәндә егылып китеп, чибәрлекләренә зыян китерә күрмәсеннәр, дип әйттеләр диген!
Уха пешерү белән әти командалык итә. Бәрәңге, борыч, тоз, суган барысы да—аның куллары аша үтә. Пешерергә тотыныр алдыннан әти, Салих Сәйдәшне чиләкләре янына якын җибәрмәскә дип, учак янына Гадел абыйны сакка куя. Салих абый көлеп, һәрчак исләренә төшерә:
—Сезгә үч итеп ухага күп тоз салганыма өч ел тулып, дүрткә китте бит инде. Башкача салганым юк бит инде. Шуны һаман онытмыйсыз, әй!
—Кайсыдыр бер елны Салих абый ухага тоз чумырган икән—ашамаслык булып, янадан пешергәннәр икән.
Шау-гөр килеп хатын-кыз, бала-чага ярдагы сукмактан уха ашарга дип төшеп киләләр. Янган учак яктысында үләнгә җәелгән палас, брезент өсләренә тезелешеп утыралар. Һәркем үзе белән алып төшкән савытка әти уха сала. Галимжан абый Нигьмәти ярыйсы гына зурлыктагы киндер букчага тыгылып, сөйләнә:
—Мәе булмаса, балык шулпасы инде ул, мәй булса, урысчалатып инде, уха дип атала.
Балчык кружкага мәй сала да, беренчесен Шәриф Камалга суза:
—Каспийда балык тотканда сал галап, сугышып тукмал ган нары нны исенә төшер! Тот, Шәрифулла абый.
Уха ашау башлана... Шау-шу, уен-көлке, бер-берсеннән шаяртып дусларча көлү, юмор...
Шул репрессияләр башланыр алдыннан, утызынчы еллар уртасында булган күңелле балык тотулар, уха пешерүләр кебек еллар минем тормышымда башкача булмады да... Нинди шәхесләр иде ул балык тоткан кешеләр! Инде хәзер төштәге кебек кенә күз алдына килгәлиләр. Сагындыралар бик нык итеп, үзәкләрне телгәләп, йөрәк кылларын өзгәләп...
1936 елның җәе Кави Нәҗми өчен һәм үз фикере белән яшәргә омтылучы һәм яшәүче язучылар өчен соңгы тыныч җәй булган. Кави Нәҗми янында тупланган талантлы язучы дуслары Татарстан тормышының һәр тармагына якты йогынты ясап, нурлы итеп, кешелекле итеп яши белгәннәр.
1937 елның 11 июне. Мәскәүдә «Хәрбиләр заговоры» дигән хәрбиләр төркемен «хөкем итеп», 12 июньгә каршы төндә аталар. Ул төркемдә Кызыл Армиянең иң атаклы, иң башлы, исемле командирлары була. Алар. Советлар Союзы Маршалы Михаил Тухачевский, I ранг командармнары Иона Якир. Иероним Уборевич, II ранг командармнар Корк. Эйдеман, Фельдман, Виталий Примаков һәм Путна булалар. Бу командирларны атунын сәбәбе—Сталин җитәкләгән хакимиятнең СССР дигән илне тиешенчә, уңышларга ирешеп эшләтә алмыйча, зур кризиска кереп баруыннан. Илдә тоталитар репрессия башлана. Исемнәре бөтен Жир шарына билгеле булып, чит илләргә курку салып торган атаклы, исемле командирларны урам бандитларын аткан кебек, җинел генә итеп юк итү, СССР дигән илне, иң кечкенә, хәерче булган кешедән алып, наркомнарга кадәр тетрәндерә, шөбһә-куркуга сала Исән калырга тырышып, халыкның күпчелеге берсе өстеннән берсе НКВД исеменә. Нарком Ежов исеменә, район милициясе, НКВД начальнигы исеменә шикаятьләр
КАВИ НӘҖМИ диген ЯЗУЧЫ- __________________ _______________________
язарга тотына.
Казанда исә «буржуаз татар милләтчеләре» барлыкка китерелә. Ачыктан - ачык, оятсыз, фактларсыз ин алдынгы зыялыларны, игелекле, сәләтле, акыллы, эшли белә торган затларны, юк итү башлана. Репрессиянең тегермән ташлары астына бик күпләр эләгеп юкка чыга. Обкомга «сигнал» артыннан «сигнал» ага башлый. Аерым язучылар өстеннән дә. Язучылар берлеге рәисе Кави Нәжми өстеннән дә берсеннән-берсе пычрак яла яга торган шикаятьләр агыла. Язучылар берлеге рәисе Кави Нәҗмине март аенда, июнь башында бер-бер артлы Татарстан обкомына чакыралар Обкомда анын белән «җаваплы коммунист житәкче» икәнен күз алдында тотып, бик каты «сөйләшатәр» Анардан Язучылар берлегендә «үзләренә оя корган» «халык дошманнары»н фаш итеп. Союздан кудыруын таләп итәләр. Ул «халык дошманнары»—Гомәр Гали. Евгения Гинзбург. Шамил Усманов. Хәсән Туфан. Фатих Кәрим Шулар өстенә Язучылар берлегендә байтак «троцкистлар» да яшеренеп ята икән Аларны эзләргә, табарга, фаш итәргә һәм Берлектән куарга кирәк!
Монын өчен Язучылар берлеге рәисе Кави Нәжми кичекмәстән гомуми җыелыш жыеп. язучылар арасыннан пролетариатның дошманнарын һәм «татар милләтчеләрен» эзләп табуны, аларны юк итүне оештырырга тиеш була. Тик Кави ашыкмый. Язучыларга уйланырга, булачак «дошманнар эзләү» җыенына әзерләнергә мөмкинлек бирә. Ул җыен тик 5 декабрьдә генә була Обком карары чыгып бер ай сигез көн узгач кына Обкомнан «жандарм» ролен башкарырга килгән инструктор Таһир Имаметдинов. җыен узгач, икенче көнне обкомда хәбәр итә: «Җыен парад кебек зур шау-шу белән үтте. Кави Нәҗми зур доклад ясады Тик докладта критиканын әсәре дә юк иде. Бик озак һәм көчле кул чабулар барды Нәҗминен ясаган докладында бер генә җитешсезлек тә күрсәтелмәде, бер генә язучы әсәренен дә кире ягы билгеләп үтелмәде. Кави Нәжми ясаган докладынын исеме дә пафослы иде: «Бөек иждт юлы белән!» Язучылар җыелышында күпчелек сөйләшү һәм чыгышлар тик татар әдәбиятын үстерү юллары хакында гына барды Һәм бу җыелышта барган татар әдәбиятын үстерү турында гына сөйләшү. Татарстан обкомынын «Дошман элементларын юк итүдә актив чаралар күрергә кирәк'» дигән таләбенә җавапмы? Бу нәрсә’"
Әлеге җыелыш обкомны ярсуга китерә Кичекмәстән Язучылар берлегенен •эшен тикшерү өчен» обком тарафыннан махсус комиссия төзелә Комиссия җитәкчесе итеп Т Имаметдинов билгеләнә Язучылардан комиссияга Ш Камал, Г Усманов-Иделле кертеләләр.
Комиссия өч ай эшли, һәм дөньяга коточкыч фаш итә торган «Татарстан Язучылар берлегенең эше» исемле документ чыгарыла
Татар язучыларын нәрсәдә генә гаепләмиләр «Икейөзлеләр, контрреволюционерлар. антисоветчы элементлар, кыскасы, халык дошманнары!" Комиссиянең 1937 елның 28 апрелендә ясаган нәтиҗәсенә таянып. Татарстанның ВКП(б) өлкә комитеты үзенен чираттагы карарын кабул итә: «Татарстан Язучылар берлеге турында» Бу карар Татарстан язучыларына аяктан егарлык итеп сугу, аларны тар-марта китереп туздырып ыргытып, талантлыларын бөтенләй мораль яктан да. физик яктан да юк итү була. Карарның «а» пункты белән Кави Нәҗми рәислектән төшерелә
Тагын Язучылар берлегенен гомуми җыелышы уздырыла Ул 28 апрельдән алып 5 майга кадәр бара—сигез көн туктамастан җыелыш'
Мондый трагик, куркыныч җыелыш—Татарстан язучылар тарихында бердәнбер Залда әйтерсең лә инде җинаятьчеләр өстеннән суд бара Гөп гаепләүчеләр—язучылыкның ни икәнен дә белмәгән, партийный шигарь- лозунглардан башканың бер нәрсәсен дә анлый алмаган ярым надан обком күселәре Г Имаметдинов белән Г Мохәммәтжанов
Тәнкыйтьнең төп уты, ин көчле ялкыны—Кави Нәжмигә.
Анын белән эшләгәннәрнең байтагы троцкист-зиновьевчылар булып чыгалар да, шуларга карата һәм рәис булып эшләгән Кавига, урысчалап әйтсәң, «беспредел» башлана. Кеше өстеннән шикаять язып, аны аттыру, төрмәгә тыгу бик ансатка әйләнә. Илдә «халык дошманнары»н күпләп-күпләп юк итү башлана.
1936 елның жәй азакларыннан ук Татарстан Язучылар берлегенә төрле гайбәтләр, имеш-мимешләр чыгып, язучылар арасында бер-берсе турында төрле "тарихлар’’ сөйләү, бер-берсен пычратып юк итүләр башлана. Шул гайбәтләрнең, пычратуларның, ризасызлыкларның күбесе Кави Нәҗми башына һәм талантлары зурдан булган күренекле язучылар исеменә туры килә. Татарстанга, Мәскәү тарафыннан бирелгән күрсәтмә буенча, репрессиянең кара болытлары якынлаша. Обком тарафыннан шул сигез көн барган җыелышка җибәрелгән обком "эшмәкәрләре” Т. Имаметдинов һәм Г Мөхәммәтжанов ин талантлы язучыларны юк итеп чыгышлар ясыйлар. Т. Имаметдинов утыз мәртәбә Кави Нәҗминен исемен телгә алып, аны мәсхәрәли, таптый, яла яга. Г. Мөхәммәтжанов (обком секретаре) үз чыгышын тик Кави Нәжмигә багышлап, аны таптый, пычрата, юк итәргә тырыша.
Халык ачуын юнәлтергә «дошманнар» кирәк Татарстанда! Һәм 1937 елда җитәкчелек итә белмәгән коммунистлар ин зур «халык дошманнары»нын берсе итеп Кави Нәҗмине сайлап алалар. 1937 елның апреленнән башлап ел азагына кадәр «Кызыл Татарстан» гәҗитендә Кави Нәҗмине сүгеп, анын әсәрләренең сәяси яктан зыян китерүләре» турында язалар. Гәҗиттәге бер мәкаләдән өзек: «...үзе янына антисовет элементларны туплап, дошманнарын оештырып, Язучылар берлегенә фашистик-троцкистик идеалларны татар әдәбиятына кертеп эшләде». Анын язган әсәрләрен «контрреволюцион. Советларга каршы!»—дип матбугатта ике мәртәбә язучы Фатих Хөсни мәкалә белән чыга. 1937 елда бик күп дус булып йөргәннәр дә. куркуларыннан Кави Нәжми артыннан төрмәгә эләкмәс өчен,сыналар, саталар, икейөзлегә әйләнәләр.
Кави Нәҗмигә «халык дошманы», «буржуаз татар милләтчесе» дип исемнәр тагып, Обкомның беренче секретаре А. К. Лепа чыгыш ясый. Бер ел үтәр- үгмәстән «халык дошманы» дип аның үзен аталар...
1937 елның 12-14 июнендә Кави Нәҗминен «Персональ эшен» Берлек идарәсендә «тикшерәләр». Хәсән Туфан, Әхмәт Фәйзи, Фатих Кәрим. Гомәр Толымбайскийны да Кави Нәҗми «эшенә» кушалар. Азар «буржуаз татар милләтчесе» дип, «антисовет идеяләрен пропагандалауда» гаепләнәләр һәм бишесенә дә «халык дошманы» дигән исем тагыла. Бишесен дә Язучылар берлегеннән чыгаралар. Берничә көннән 1919 елдан бирле ВКП(б) әгъзасы булган Кави “Нәҗмине партиядән куалар... Анын үзе, хатыны Сәрвәр һәм ун яшьлек улы Тансык өчен караңгы көннәр, куркыныч төннәр, мәсхәрәле тормыш башлана...
Кави Нәҗмине 1937 елның 2 июлендә кичке унбердән сон алырга киләләр. Зәңгәр түбәле, кара козыреклы фуражка, киң каеш буган гимнастерка, галифе чалбар, хром итек кигән дүрт ир кеше фатирга килеп керәләр. Ишек төбендә туктап та тормыйлар, әйтерсең лә бу фатирда алар хуҗа. Туры зур бүлмәгә, идәнгә шак-шок атлап үтәләр. Лев Толстой хикәяләрен урысча укып утырган ун яшьлек уллары Тансык куркуыннан ап-ак була. Кергәннәрнең ин алдагысы Кавига карап, урысчалатып сорый:
—Сез буласызмы Кави Гибатович Наджметдинов?
—Мин булам!
—Без НКВД хезмәткәрләре. Сез кулга алынасыз. Менә арестка ордер.
Үзе белән килгәннәргә борыла да бу. боерык бирә:
—Тентүне башлагыз!
Дивар кырыенда куркынып басып торган ике хатынга да сорау ява:
—Сез кемнәр буласыз?
—Мин Кавинын хатыны!—ди Сәрвәр.
—Ә сез кем?
Бу сорау—Кавилар белән бергә яшәгән Хәтирә апага.
— Мин туганнары. Бу ике язучы хуҗалыгын алып барам, улларын карыйм.
НКВД кешесе анламый. ахрысы, төпченә:
—Домработницами?
—Түгел. Туган тиешле. Урысча—родственница, Сәрвәр ягыннан. Ятим кеше мин. Ялгыз яшәве авыр, шунлыктан мине үзләренә яшәргә алдылар
—Аңлашылды. Домработница, димәк. Шулай дип язып куярбыз.
Хәтирә апанын Кавига авырга төшмәсен дип үзен «Домработница» иттереп яздырасы килми. Ул каршы төшә:
—Мин «домработница» түгел, туганнары
Зәңгәр фуражкалы Хәтирә апага акрын гына, тоташ гәүдәсе белән борыла:
—А ну, сука, заткнись! Мин сасы көзән дигәнмен икән, димәк, ул нәстә сандугач килеш тә сасы көзән булачак! Син—Домработница! Димәк, янарак кына коммунист булган бүгенге «халык дошманы»» Кави Нәжметдинов кеше яллап эшләтә үзенә. Димәк, буржуй һәм капиталист! И. баста-а!
Аннары янә хатыннарга жикерә:
—Барыгыз, кухняга чыгыгыз!
Өстәл артында куркуыннан тын алудан да туктап, ап-ак булып утырган ун яшьлек Тансыкка бармагы белән төртеп күрсәтә
—Бу көчекне дә үзегез белән алып чыгыгыз!
Бергә килгән өч кеше фатирның бүлмәләрендә барлык нәрсәнен астын- өскә китереп тентү ясый
Башлык Кавига шом тулы тавыш белән сорау бирә
—Әй, син. пижамалы! Кесәндә наганын юкмы ’
-Юк
—Нарком, маршал Ворошилов бүләк иткән исемле наганың кайда'.’
—Кабинетта, өстәл тартмасында.
— Күрсә I
—Әйдәгез.
Алдан атлап үзе кабинетка кереп китә Бусаганы атлау белән галифелы боерык бирә:
—Тукта. Кулларыңны күтәреп диварга йөзен белән бас.
Кави аның боерыгын үтәп баса
—Наган кайда?
—Әнә, тәрәзә янындагы өстәл не н ун як тартмасында
—Селкенсәң, атам! Шул хәлендә генә басып тор!
— Курыкмагыз! Селкенмәм!
— Мин синнән курыкмыйм!
Өстәл янына үтеп. Кавины күзеннән ычкындырмыйча, ул үрелеп өстәл тартмасын тартты Аннан кобуралы наган алды Тагын нәрсәдер күрде— чылбырыннан тотып кесә сәгате тартып чыгарды
—Бу каян?
— Иптәш Ворошилов бүләк иткән исемле көмеш сәгать
—Сволочь! Хәтта нарком маршал Ворошиловны да алдап исемле наган белән сәгать алуга ирешкәнсең.
Кави кулларын дивардан алып НКВДшникка йөзе белән борылды
—Син кушылган пычрак вазифаңны үгә, вә ләкин мине мәсхәрәләмә. Мин сволочь түгел, ә татар халкынын язучысы.
НКВДшник револьверын күтәреп Кавига таба төзәде:
—Борыл диварга! Куй кулларыңны шул диварга! Ну!!!
—Ат йөземә! Борылмыйм мин!
НКВДшник урыныннан кузгалып Кавига таба атлый.
—Тукта шунда!—ди Кави —Мина сугарга уйласан, мин каршы торачакмын.
Туктый теге. Күзләре ялтырый.
— Ну, татарская морда! НКВДга барыйк әле! НКВД лейтенанты Никодимовнын кем икәнен күрсәтермен мин сина.
—Күрсәтерсең! Кулыңнан килсә!
—Килә. Сез татарларның без урысларны өч йөз ел изгәннен үчен мин синнән алачакмын. Чык теге бүлмәгә!..
...Берничә сәгатьтән фатир асты өскә китерелеп тентелгән иде. Кавинын, Сәрвәрнең кәгазьләрен үзләре белән алып килгән күн капчыкларга тутыралар Мендәрләр, матраслар пычак белән туракланып идән, өстәл тулы каз мамыгы, матрас мамыгы агарып ята. Идән каз мамыгы белән ак кар кебек капланган...
Тентү бетеп, капчыклар тутырылганда таң атып килә иде инде...
Кавины алып чыга башлыдылар:
—Кулларыңны артка куй! Атла урамга!
Кухнядан атылып Сәрвәр килеп чыкты да, кулларын жәеп иренә ташланды:
—Кави-и! Бәгьре-ем!
Кочаклаштылар. Кавины арттан йөгереп килеп улы Тансык кочаклады. Кухня ишеге төбендә Хәтирә апа сыктап елый. Тегеләрнең берсе аны шуннан чыгармады. Кави Сәрвәренә, аны кочаклап, иркәләп дәште:
—Сәрвәркәй-йем! Үзеңне, Тансыкны саклый күр. Тиздән бар да ачыкланыр. Мин нинди «халык дошманы» булыйм ди инде9! Батрак малае! Гражданнар сугышында кызылларда сугыштым, Кызыл Армиягә ундүрт ел гомеремне бирдем бит мин. Нык бул!
Кулларын артка куйдырып альт чыгып киттеләр. Сәрвәр белән Тансыкны фатирдан чыгармадылар. Кави баскычтан төшеп барганда артыннан улы Тансыкның илереп елап кычкырганын ишетте:
—Кая алып китәсез минем әтиемне-е? Жибәр-регез! Әтием бит ул мине- ем.
Кулларын артка куйдырып ишек алдына алып чыктылар. Анда бер жинел һәм бер йөк машинасы көтеп тора иде. Кәгазьләр тутырылган зур өч кун капчыкны, ике китап шкафы, бер өстәл, матур гына артлы дүрт урындыкны йөк машинасына төяделәр. НКВДда шкаф, өстәл-урындыкларга кытлык иде. Кавины кара төстәге җиңел машинаның арткы өлешенә утырттылар. Ике ягына ике галифелы утырды. Тентү, арест белән җитәкчелек иткәне алга, шофер янына кереп утырды. Кулындагы револьверын алдына салды да, шоферга боерык бирде:
—Киттек.
Машиналар бер-бер артлы кузгалдылар. Дүрт катлы кирпеч йортның берничә тәрәзәсеннән шунда яшәгәннәр, пәрдә артыннан күренмәскә тырышып, курыккан күзләре белән карап озатып калдылар.
Утыз җиденче елнын җәендә СССР дигән илне тоташы белән курку басып алган иде иңде...
Кулга алып, Кремль янындагы төрмәгә китереп япкач, Кавины унбер көн буена бимазалаучы булмады. Камерада егерме өч тоткын иде. Шул камерада 110
ятканнар ана. төрмә кануннары буенча, ишек төбендәге параша янындагы топчанга урын күрсәттеләр. Көне буе каты топчанда. үзенә урын таба алмыйча бер торып, бер ятып көн үткәрде. .Ашау бик начар. Тик бала чагында ярлылыкта, хәерчелектә яшәгән Кави өчен бу көтелмәгән хәл түгел иде Нәрсә бирсәләр, шуны ашады. Икенче көнне Кави үзенә карата ниндидер начарлык сизә башлады. Башта әллә ни игътибар итмәскә тырышса да. тора-бара. сагайды. Ялгышмаган икән Ятагында урнашып йоклый гына башлаган иде. башын сасы бишмәт урап капладылар да. берничә кеше тавыш чыгармыйча гына аны дөмбәсләп кыйнарга керештеләр. Берсе акрын гына кисәтте
—Акырсан, буып үтерәбез!
Берничә минут каты гына бәргәләгәч, башына ураган бишмәтне алып киттеләр.
Кави, зур авырлык белән торып, топчанына көчкә үрмәләп менеп ятты Башында бер генә уй: нигә кыйнадылар?
Иртәгесен озак күзәтеп утырды топчанында Кави. Һәм каршы дивар ягында, аргы почмакта яткан кырык яшьләр чамасындагы тоткынны башкалардан аерып карый башлады Ишектәге дүрткел тишектән алюмин кашыклы тәлинкә белән иртәнге суынган ботканы бирәләр. Теге тоткын торып барып алмады, кырыенда яткан яшь кенә егет китереп бирде. Теге ашап бетергәч, егет буш тәлинкәне алып барып ишек төбендә торган зур агач өстәлгә куйды. Аннан сон тегенен күлмәген күтәреп аркасын кашыды, ана массаж ясады. Камерадагы тормыш итү шушы тоткынга буйсынганын Кави аңлап алды. Һәм, теге аркасына ятып өстенә бишмәтен ябынгач, барды Ята1Ъ1 очына басты да, сорады:
— Сез бит минем кем икәнлегемне белмисез Нигә кыйнаттыгыз мине?
Иренеп кенә, куе кашлары астыннан яшел ике күз Кавига кызыксынып текәлде. Иреннәре арасыннан кабаланмый гына берничә сүз чыкты:
—Мин кыйнатмадым сине. Отстань!
—Алайса кем кыйнатты?
—Кыйнаганнардан сора.
— Мине ни өчен кыйнаганнарын сез беләсезме?
Теге саран гына мыскыллап елмайды
—Беләм.
—Ни өчен?
—Арзамас каласы төрмәсеннән монда күчерелгән элекке прокурор син.
—Кем шулай ди?
—Безне саклаучы төрмә козгыннары.
Кави турая төште:
— Мин прокурор түгел Язучы мин Исемем Кави Нәжми. Язучылар берлеге рәисе Язучы мин.
Тоткын торып утырды. Анын янына тагын берничә тоткын килде.
—Си-и-ин?! Язучы Кави Нәҗмиме-е?
—Әййе! Мин Кави Нәҗми
Тоткын кычкырып камерадагыларга эндәште:
-Безнен арада Кави Нәҗми исемле язучыны белгән кеше бармы ’ Камера түреннән почмактан берәү күтәрелде Якынрак килде -Мин белмим Кави Нәҗмине Күргәнем юк Ә укыганым бар
Анын бик шәп «Шобага» исемле хикәясе бар Гражданнар сугышы еллары турында Хәйрулла исемле кызылармеец турында
Тоткыннарның берсе Кавига кызыксынып карады
-Син Кави Нәҗми булсаң, сөйлә шул хикәяңне безгә
—Ул бит татарча.
—Сөйлә. Мин тагар малае Мин татарча беләм Революциягә кадәр
Казанның яхшы гына бай малае идем мин. Хәзерге көнне базар короле—кесә карагы. Ел саен эләгеп берәр ай утырып ял итеп чыгам. Яле, сөйлә «Шобага» дигән хикәяңне. Тынлап карыйк, ниндирәк язучы икән син...
“Пахан” янындагы яшь егеткә дә дәште:
—Урындык куй, минем топчан янына. Утыр, Кави.
Кави биргән урындыкка утырды да, тамагын кыргалап алды, тирә-ягына җыелган биш-алты кешене карап чыкты. Татарлар хикәя тыңларга җыелганнар иде. Сөйләп алып китте...
Шылт иткән тавыш та юк. Аңлаган татарлар бирелеп тыңлыйлар. Татар булмаганнар да тавыш-тынсыз гына, кем яткан, кем утырган, кем баскан килеш хикәятне тыңлый. Анламасалар да, җанга рәхәт,—күрәсен чын язучы сөйли бит. чын язучы...
Хикәя сөйләнеп бетеп, тәмам булгач, тынчу камерада тынлык бозылмыйча байтак торды әле. Сөйләргә кушкан тоткын телгә килде:
—Фазулла исемле булам мин. Казан татары. Әтием чыгышы белән Мамадыш ягыннан. Шәп сөйлисең, әй! Ничәнче елгы син?
—Беренче елгы.
—Ә-ә! Мина абый икәнсең. Ярар, Кави абый. Таныштык. Урынын минем янда, бер кеше аша булыр. Беркем дә тимәс сина. Әгәр дә прокурор булган булсаң, гомерең бер атна иде синең. Ярый әле язучы икәнсең.
Кыска гына итеп көлде:
—Без татарларның күңелен күрдең. Урысча берәр хикәятме, әкиятме сөйләп, башкаларның да күңелен күр инде син.
—Нәрсә сөйлим икән алайса?
—Сон, язучы булгач, тап инде син.
—Ярар, алайса. Мин сезгә Максим Горький дигән бик зур язучынын «Челкаш» дигән хикәясен сөйлим әле.
—Нәрсә турында ул?
—Бер бур турында.
—Алайса, безнең турыда икән. Әйдә, валяй!
«Челкаш» хикәясе камера эчендәгеләргә «Шобага»га караганда да ныграк ошады, ахрысы. Хикәя тәмам булгач, бик озак дәшмичә утырдылар. Шуннан сон гына берсе уйлангандай нәтиҗә ясап әйтеп куйды:
—Проститутка белән вор ин борынгы профессияләр алар җир йөзендә. Игенче белән аучы гына өлкәнрәкләр...
Фазулла көрсенде:
—Мин бервакытта да бу борынгы профессия белән үземә икмәк табармын дип уйламаган идем. Язмыш, анасын саткыры—беркая качып булмый, язмышны узып, яисә аны алдалап...
Шул көннән сон язучы Кави Нәҗми һәр кичне үзен уратып алган камерадашларына төрле хикәяләр, әкиятләр сөйли башлады. Көтмәгәндә сөйләгәннәр арасыннан тоткыннарга иң ошаганы Габдулла Тукайның «Шүрәле»се булды. Ул аны башта татарча сөйләде...
Бераз сөйләгәч, Фазулла аның беләгеннән тотып туктатты. Матур итеп елмая иде:
—Кави абый! Калганын үзем сөйлим әле?
—“Шүрәлене” беләсеңмени?
—Габдулла Тукайны белмәгән татар баласы юк. Мин бит—мәдрәсә шәкерте. Әтием Тукайның «Кисекбаш»ын яттан белә иде. Тукайны ул әүлия, изге җан дип кенә сөйли иде. Әти белән икәү Тукайны күмүдә катнаштык без. Шунда беренче һәм соңгы тапкыр әтинен елаганын күрдем мин. Ярар, тыңлагыз!—диде дә көчле вә моңлы тавыш белән сөйләп китте
Кисә башлады утынны
Балта белән тук та тук...
Караңгы, сасы төрмә камерасы эчендә имгәтелгән. кимсетелгән жаннарга Кырлай урманнарындагы өянке, имән. каен, шомырт, усак, карама яфракларының исен, аларнын шаулау тавышын алып килеп. Габдулла Тукайның сихри «Шүрәле»се кайчандыр татар бае малае булган, бүгенге көнне Казад базарының атаклы кесә буры Фазулла тарафыннан зур осталык вә дулкынлану белән башкарылды.
Икенче июльдә төрмәгә ябылган Кави Нәжми дигән язучы төрмәчеләр өчен бөтенләй юк иде. ахрысы. Камерага китереп уголовниклар арасына тыктылар да, оныттылар. Күрәсең, уголовникларга Кавины прокурор итеп күрсәтеп, камерадан аның мәетен алырга көтеп торганнардыр. Тик Кави исән калып, камерада, үзе әйтмешли, «әдәби түгәрәк» оештырып җибәрде
1937 елның 14 июль иртәсендә Кави өчен мәхшәрле көннәр һәм төннәр башланды. Палачлар карамагындагы көннәр һәм төннәр ел ярымга сузылып, Кавины мәңгелеккә гарип итеп ташладылар
Иртәнге ашатудан сон бер сәгать чамасы вакыт узгач, тимер ишек ачыла башлады. «Хәзер кемнедер алачаклар'»—камера эче тып-тын булды. «Йә Ходай! Мине генә алмасалар ярар иде!» «Ворон» кушаматлы надзиратель икән тагын. Тонык, тоз төсендәге күзләре белән камераны айкап чыкты да сорады:
—Кем Кави Нәҗметдинов?
Соравын сорады, ә үзенең күзләре Кавига карап тукталган иде.
—Синме Нәҗметдинов?
Кави урыныннан торып басты.
—Мин.
—Язучы Кави Нәҗмиме?
- Әййе
—Алайса, әйдә, киттек архангелларга.
Кави сүзсез генә чыгарга атлады
—Ходай ташламасын. Кави абый!
Моны пышылдап кына Фазулла әйтте.
—Амин! Шулай булсын.
Ворон:
—Нәрсәләрең бар, үзен белән ал. Син бу камерага кире кайтмаячаксың.
Азрак елмайгандай итте:
—Сине бүген классный камерага күчерәчәкләр. Әйдә, атла! Киттек!
Озын коридорны үтеп, баскычтан подвалга төштеләр. Анда салкынрак иде. Ворон бер ишекне какты. Эчтән тавыш ишетелде:
—Керегез!
Ике метр чамасы киңлектәге, тимер челтәрле бер тәрәзәле генә бүлмәгә килеп керделәр. Өстәл артында ябык кына бәндә ишек төбендә туктап калган Кавига елмаеп татарча эндәште:
—Үт өстәл янына, утыр урындыкка, татар халкының атаклы, зур язучысы Кави Нәҗми.
Тоткынмын эченә азрак җылы йөгергәндәй булды. Аллага шөкер! Үзебезнең татарга эләктем бит бодай булгач! Ходай үзе саклый булыр!
Кави сүзсез генә алга үтте, утырды Ике кулын да техләренә куйды Чакырган кеше графиннан кырлы стаканга салып су эчте Гимнастеркасының түш кесәсеннән тарак алып сирәкләнгән чәчен тарады Тамагын кыргалал алды да. телгә килде
— Кави Нәҗми—псевдонимы Фамилиясе ту.лысынча Нәҗметдинов Кави
Гибәтулла улы. 1901 елның 14 декабрендә Кызыл Атау авылында туган. Чыгышы—крестьян. Кулга алынганчы Татарстан Язучылар берлеге рәисе. 1919 елдан коммунистлар партиясендә саналган. 1937 елның июнь аенда халык дошманнарын яклаган өчен партиядән куылган. Болар бар да дөресме?
—Дөрес!—диде Кави акрын гына.
—Та-ә-әк! Дөрес, димәк. Ярар.
Ун кул бармаклары белән өстәлгә тыкырдатып алды.
—Таныш булыйк, алайса. Мин сезнен эш буенча тикшерүче итеп билгеләнгән кече лейтенант Усманов Сагир булам. Итак, тотындык синнән сорау алырга.
—Мине нәрсәдә гаепләп кулга алдыгыз?
—Кави Нәжметдинов! Монда сорауны мин бирәм, син түгел. Мин!
—Ни өчен кулга алдыгыз? Ни гаебем бар минем?
—Мин сорау ала башлагач, гаебеңне үзен үк анларсын. Ә сине кулга алунын беренче сәбәбе шул: халык дошманнарын яклап, аларны татар язучылары формасына кертеп, Язучылар берлегендә яшеренеп ятарга мөмкинлек тудыргансың син. Пока шул. Аннан сон синен допроста тоткан поведениен күрсәтер сине нәрсә эшләтергә икәнлекне. Әййе, күрсәтер, дополнительно... нәрсәдә гаепләргә...
Өстәлдәге юк-барны кузгаткалап алды да, бер папкадан ак кәгазь алып алдына салды.
—Башлыйк допросны. Беренче сорау. Ни өчен Язучылар берлегендә 1937 елнын июль башына кадәр бер генә язучыга карата да персональ эш ачылып, Совет хөкүмәтенә каршы башкарган гамәлләре тикшерелеп, халык дошманы булган кешеләргә каршы чаралар күрелмәгән?
Кави, ничек итеп жавап бирергә дә белмичә, сүзсез генә утыра иде. Усманов, әйткән һәр сүзенә басым ясап, аны ашыктырды:
—Син, рожай давай! Ни өчен язучылар булып исәпләнгән «халык дошман»нарына каршы рәис буларак чара күрмәдең?
—Кемнәр алар, сез «халык дошманнары» дигән язучылар?
Усманов тиз генә өстәлдә сул яктарак яткан кара күн тышлы папканы ачып карап алды.
—Менә алар, рәхим ит: Гомәр Гали, Хәсән Туфан. Фатих Кәрим.. Өчесе дә махровый халык дошманнары...
—Мин аларның икесен, 1922 елдан бирле беләм. Өчесе дә намуслы, талантлы, татар халкы өчен тырышып эшләүче һәм язып хезмәт итүчеләр. Алар халык дошманнары түгел.
—Димәк, син, Кави Нәҗми, аларнын халык дошманнары булуын, без әйткәнгә каршы килеп, расламыйсын?
—Минем сорау бар сезгә, иптәш Усманов.
Ахыры киләсе санда.