Логотип Казан Утлары
Публицистика

Безнең календарь


Бәян Гыйззәтнең тууына 90 ел
Танылган әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче Бәян Гыйззәт (Фәтхелбәян Нургаян улы Гыйззәтуллин) 1918 елның 16 июлендә Башкортстанның Кушнаренко районы Талбазы авылында туган. Авыл мәктәбенең алтынчы классын һәм Уфада медицина рабфагын тәмамлагач, ул Казан дәүләт педагогия институтының филология бүлегенә укырга керә. 1941 елда укуын уңышлы тәмамлый һәм аны аспирантурада калдыралар. Ләкин Бөек Ватан сугышы башланып китә һәм ул шул елның декабрь аенда армиягә алынып, сугыш елларында Көнбатыш. Белоруссия фронтларында барган сугышларда катнаша
Сугыштан сон, Б. Гыйззәт Татар дәүләт академия театрына әдәби бүлек мөдире булып эшкә керә Шул ук елларда СССР Фәннәр академиясенең Казан Тел. әдәбият һәм тарих институты аспирантурасында да укый һәм 1951 елда «Гафур Коләхметовнын ижаты» дигән темага диссертация яклап, филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәжә ала. 1953 елдан башлап ул—Тел. әдәбият һәм тарих институтының өлкән гыйльми хезмәткәре, ә 1968-81 елларда сәнгать бүлеге мөдире булып эшли.
Бәян Гыйззәтнен әдәби-фәнни эшчәнлеге тулысынча диярлек татар дра-матургиясе һәм татар театр сәнгате белән бәйле Аның драматургия һәм театрга кагылышлы тикшеренүләре «Егерменче йөз башында татар әдәбияты» (1954). •Татар совет әдәбияты тарихы» (I960). «Заман сулышын тоеп» (1967), «Тагар совет театры» (1975). Мәскәүдә рус телендә чыккан «История татарской советской литературы» (1965). «История многонациональной советской литературы» (1972) исемле китапларда урын алган. Таҗи Гыйззәт ижатын яктырткан монографиясе 1957 елда аерым китап булып басылып чыга. Мәскәүдә Сәнгатьләр тарихы институтында әзерләнгән «История советского драматического театра» исемле алты томлык коллектив хезмәттә дә ул. авторларның берсе һәм редколлегия члены буларак, татар театрының үсеш этапларын яктырткан фәнни очерклары белән катнаша
Болардан тыш. Б Гыйззәтнең драматургия һәм театр сәнгате турындагы мәкалә һәм очерклары төрле жыентыкларда. әдәбият һәм театрга бәйле белешмә- энциклопедияләрдә. көндәлек матбугат битләрендә күпләп басылган Г Камал. Г Коләхметов. Г Кариев. К. Тинчурин. М Фәйзи. X Әбжәлилов. Г Кутуй. һ Такташ. Г Насрый һ. б бик күпләргә багышланган ижади портретлар, аерым әсәр яки спектакльләр турында рецензияләр, тәнкыйть мәкаләләре—болар һәммәсе дә Бәян Гыйззәтнең, галим һәм тәнкыйтьче буларак, ижади активлыгы һәм колачы турында сөйлиләр
Б Гыйззәт 1957 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы иде
Ул 1991 елнын 26 маенда Казанда вафат булды