Логотип Казан Утлары
Публицистика

Берлекнең яңа әгъзалары


Әхәт Хәбибуллин
Хәбибуллин Габделәхәт Габделхәй улы (Әхәт Хәбибуллин) 1952 елны Түбән Кама районынын Түбән Чаллы авылында колхозчы гаиләсендә уникенче бала булып дөньяга килә. Авыл мәктәбен тәмамлаганнан соң. Бөгелмә шәһәрендә нефтьчеләр училищесын тәмамлый. 1970-72 елларда Кавказда хәрби хезмәттә була. Армиядән сонгы өч ел Әлмәт физкультура техникумында уза. 1976 елда язмыш аны Ерак Көнчыгыштагы Находка шәһәренә китерә. Ә. Хәбибуллиннын 1976-82 еллардагы гомере дингез-океаннар белән бәйле Балык тотучы “Лотос" дигән корабта Әхәт Хәбибуллинга күп портларда туктап, байтак илләрдә булырга, халыкларның тормыш-көнкүрешен күрергә туры килә. Дингезчсләр тормышына хас байтак сынаулар һәм сыналулар үткәч. 1982 елны ул янәдән Әлмәткә әйләнеп кайта. Яшьлегендә сайлаган һөнәре буенча 8 еллар гади нефтьче булып эшли. 90 нчы еллар башында төзелеш эшләре белән бәйле үзенсн шәхси оешмасын ача. Шул ук елларда Әлмәт һәм Түбән Кама газеталарында анын очерклары, хикәяләре күренә башлый. Кайбер язмалары Казан басмаларында ла дөнья күрә Кечкенәдән язу эшенә битараф булмаган егет көннән-кой ижат эшенә тартыла. Язучы дуслары Ш Бикчурин. Ә Галиев. Ф Садриев. И Әхмәдиев һәм тагын бүтән каләмдәшләренең киңәшләрен тотып, ул диңгез тормышы турында, көндәлекләренә нигезләнеп, күләмле әсәр яза башлый Байтак еллар ижат газаплары кичергәч, ниһаять ул роман рәвешен алып. “Ялгыш язмышлар" исеме белән 2001 елны "Матбугат йорты" нәшриятында басылып чыга Бу әсәр аны чыннан да язучы итеп таныта да Каләмдәшләре әсәрне уңай бәялиләр Мәсәлән, Ф Садриев бодай дип яза "Әсәр тормышның үзе. берни арттырылмаган Бернинди фалын юк. Ип мөһиме - автор Булат Гәрәев персонажы аша кыю йөрәкле, гуры сүзле, үзенең иманына, милләтенә тугры, максатчан чын тагар егете образын тудыра алган"
2008 елның январенда Г Афзал. Н. Әхмәдиев. Ф Садриев тәкъдимнамәләре нигезендә Кабул итү коллегиясе һәм Идарә Әхәт Хәбибуллинны Татарстан Язучылар берлегенә әгъза итеп алу гурында карар чыгарды.