Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҮЗ МОҢЫН ТАПКАН ШАГЫЙРЬ


“Рифкать Закиров Шигъриятебезнең билгеле, әмма ачылмаган чирәме Шуңа күрә, ахрысы, анын шигырьләрен уку—ләззәт тә, газап та. Ләззәт, чөнки миллиләр Газап, чөнки миллиләр. Шагыйрь, гүя. вулкан кебек, тоташы белән әрнү һәм ялкын ыргыта”
Шагыйрь Рифкать Закиров турындагы бу язманы күренекле язучы, милләтпәрвәр Айдар Хәлим сүзләре белән башлап китүем юкка гына түгел. (“М Ж." 2. 02 07.) Чүлдә калган гына су кадерен белә алган кебек, милләте өчен янган-көйгән кеше генә Р. Закиров шигьриятенен бөтен тирәнлеген, миллилеген, халыкчанлыгын анлый һәм анлата ала булыр. Күпне күргән, күпне кичергән бу шагыйрьнең шигърияте— шәхси уй-кичерешләрен бәян итүгә генә кайтып калмый, ул аны халкы йөрәге аша үткәрә һәм халык күнеленә сала белә. Рифкать Закиров язмышы—бер кеше язмышы гына түгел, анда татар халкы язмышы, сугыш чоры буыны кешеләренен фаҗигасе Әдәбиятта үзе бер тема булган бу чор хәзер инде ерак тарих булып килә Бүгенге тормыш белән чагыштырганда хәтта ышанып бетеп булмаслык хапәр кичергән буын Шунадамы, әйткән сүзләре күнелдә уелырлык, язганнары истә калырлык
Татар баласы бәхетен ватаныннан читтә эзләүчән Бәндәне ризык йөртә, диләр Мон йөртәдер аны Үз моңын табасы килү хисе йөртәдер Үз моңыңны табу җиңел түгел,
Тамырлары аның тирәндә Тамырлары аның, най, тирәндә.
Үлчәп бугмый ниләр белән дә
Ул мон. 1938 елны дөньяга аваз салган сабыйнын сугыш алып килгән афәтләргә—ачлыгы-ялангачлыгы. ятимлегенә дә салынгандыр'’ Үсмер малайнын күңелендә, йокыдан уяныр-уянмас бер хәлдә туган ягы (Актаныш районы. Усы авылы) болыннарында көтү көткәндәге, бер таннан кояш баеганчы сука сукалап ашлык чәчкәндәге, егет булгач җир астынын ин тирән төпкелләрендә—шахталарда, забойларда күмер чапканда, жир өстендәге гаделссхлекләргә салынгандыр Салынгандыр да, бәгырь түреннән саркып чыгып ташны эретерлек сүхләргә әверелгәннәрдер...
Яшьлегемдә гаярь шахтер идем һәм бүген до гүя шахтер мин Ташлар эретерлек с)-ххәр эглим Кайный каным, чыга җан тирем
Әйе, шигъри сүзнсн көче тирәндә Шулай булмаса, Жалил. Алишлар батырлыгы да шигырь аша раслана, ни каты бәгырьле гүрәләрнен дә күнелсн йомшарта алыр идеме’’
Мәктәби белемне туган якларында ана телендә алган егеткә тормыш университетларын төрле милләт халкы арасында, катлаулы борылышлар сынавы аша үтәргә туры килә, Урал якларына чыгып китә, шахтер була
Үз урынының ватанында, милләттәшләре арасында, татар әдәбиятында икәнлеген андый башлаган егет туган гобәге Актанышка кайта (1969-1971) һәм "Игенче даны" газетасында бүлек мөдире булып эшли башлый Табынганым Тәңре, хакыйкать тә.
Кар Иманым җаныи-шигърият'
Тик ни сәбәпледер, “язмыш дусты" янадан Гремячинск шәһәренә илтеп чыгара шахтер шл1 ыйрь күмер чаба "Бер бәхетсез—гел бәхетсез дигәндәй" ир-егет булгач та аңарга янәдән ятимлек-илгыхтык ачысын кичерергә туры килә
Калды канап, бергә очар канат. -
Ялгыз калу үзе мең газап!
Анда ун еллар чамасы яшәгәннән сон туган ягыннан киткәндә типсә тимер өзәрлек ир-ат
ярым авру хәлендә, шахтадагы күмер тузаныннан килеп чыккан чирләрен "төяп"
янәдән—инде гомерлеккә дип Казанга кайта. Башта Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни
тикшеренү институтында, сонрак “Сабантуй" ("Яшь ленинчы") газетасында эшли башлый.
Ул чор яшь шагыйрьләренең күбесенә хас булганча Р. Закировнын шигырьләре әле
аерым китап булып чыкканчы "Беренче карлыгачлар" (1968), “Юл башы" (1972) исемле
күмәк җыентыкларда дөнья күрә. 1983 елда исә Татарстан китап нәшриятында "Шахтер
моны", 1988 елда "Ай сөярмен, ел сөярмен". 1993 тә "Йөрәк уты” дип исемләнгән китаплары
басылып чыга. 1988 елда Язучылар берлегенә кабул ителә.
"Жан җылысы" (2006)—Р. Закиров иҗатының ин матур шигъри тәлгәшләрен туплаган
басма. Анда бәетләр һәм поэмалар да урын алган. Авторнын "Гамьле мон" поэмасы чын
мәгънәсендә гамьсезләргә гамь ости. моңсызларны да моңландыра, уйландыра торган поэма.
Тормышында авырлыкларны күп күрсә дә. туган иленә, халкына мәхәббәте, яшисе, иҗат
итәсе килү хисе һич кимемичә, җанга үтеп керерлек әсәрләр иҗат итә алган шагыйрьнең
ижаты үзе дә зурлауга һәм яшәргә, онытылмаска лаек Рифкать Закиров 2007 елны бу дөнья
белән хушлашты. Ләкин шагыйрь үзе әйткәндәй:
Йолдызлар сүнә, нурлары яна...
Шагыйрьләр үлә. җырлары кала!..