Логотип Казан Утлары
Публицистика

УЙМАККА СЫЙГАН УЙЛАР


Печән «чаба»... сәнәк белән
Печәнлеге, чалгысы юк,
Ә печәнне таба:
Башкалар печәнлегеннән Сәнәк белән... «чаба».
Төрле команда фанатлары
— Шәйбе! Шәйбе!—дип үкерде
Як-ягымда фанатлар.
Мин дә:—Шәйбе!—дигән идем,
Җимерелде яңаклар.
Законда язылмаган хокук
Мин диванда сузылып ятам әле, Ятыр өчен җайлы шарты барда, Кешеләрнең эшкә генә түгел, Ялкауланырга да хакы бар ла!
Акыл сатарга акыл кирәкми
Акыл сатучылар Бездә сирәк түгел,
Чөнки моның өчен Акыл кирәк түгел.
Акылсызга закон юк
Акыл сатучылар килгән. Акыллары бар микән? Акыллыга законнар күп, Акылсызга бар микән?!.
Хәрәм,
ләкин...
—Тыелган җимеш татлы, тик Тыелган җимеш хәрәм.
—Хәрәм, тик татып карамый Калдырулары әрәм!
Бер
киңәш
Мин-мин, дисең. Үз-үзеңне Югары бәялисең гел,
Тик бәяңне генә түгел. Үзкыйммәтеңне дә бел.
Фенолог
күзәтүеннән
Елгаларда су җылына— Кояш нурын сипсә.
Кранга кайнар су килә— Сайлау көне җитсә.
Кайчан кем булу яхшырак?
Дипломым—пар. Ике көймә Коерыгын тотамын:
Кышын агроном буламын,
Ә җәен... укытамын.
Пешмәгән
сүз
Авызың кызыл—иреннәрең Пешкән пар чия икән.
Шул авыздан пешмәгән сүз Ничекләр чыга икән?!
Пычкы һәм агач
—Бәгыремне һәркөн кискәлисең, Пычкыдыр син, хатын!
—Үзен уйла: кисми ни хәл итим— Агач бит син картым!
Егет, кәләш һәм кәҗә
Кәҗәмне сатып булса да Әйләнәм, диде кичтән.
Иртән, өйләнәсе иркәм Кәҗәсен сатып... эчкән.
Карга кайгысы түгел
Карга кунган кыекка,
Калжа көтеп боеккан,
Үземнен дә күнел боек.
Ашар сыем сыекка.
Тәнкыйть кирәк дигәч...
Бармак янау, кеше кыйнау кая— Сүз әйтергә кыймыйм.
Тәнкыйть кирәк дигәч, җыелышта Үз-үземне кыйныйм.
Исем китмәс
Сөйсәң—көтәрсең, Сөймәсәң—китәрсең.
Әгәр көтсәң, исем китмәс, Көтмәсәң, һушым китмәс!
«Нурия»
Башыңдагы яулыгыңны Элмә безнең киртәгә, Кичә дә кич интектердең, Килә күрмә иртәгә!
Кемлеген—кендегеннән
Җырчы сәхнәгә чыгуга,
Белеп була кемлеген:
Чын җырчы моңын күрсәтә, Ә моңсызы—кендеген.