Логотип Казан Утлары
Публицистика

Укучы сүзе


Хөрмәтле баш мөхәррир!
"Казан утлары"ннан башка Казан басмалары алмыйм. Чөнки алар безгә ике мәртәбәдән
күбрәк хак белән киләләр бит. "Казан утлары" ижтимагый-сәяси журнал булганына күрә,
сезгә мөрәҗәгать итүем урынлыдыр дип уйлыйм.
Менә нәрсә турында язуым. Без, Октябрьск шәһәрендә (Татарстан белән
Башкортстаннын нәкъ чиге) яшәп. Казан телевидениесе тапшыруларын карый алмыйбыз.
"Яна гасыр" компаниясен ярты дөнья карый бит юкса. 50ләп канатлы кабель челтәрендә
Казан тапшыруларына урын юк—Мортаза Рәхимовнын катгый карары нигезендә дип беләм
Кеше хокукларын шул кадәр бозарга кемнең хакы бар?
Безгә көне-төне дигәндәй татар җырларын татар башкаручылар башкортча иттереп
(сакау телдә) җиткереп тора торуын. Боларны тыңлаганда ләззәт алу түгел, кимсенү хисләре
кичерәсең. Саф татар телендә җырласалар, шуннан кемгә нинди зыян килә сон?
Сез бу мәсьәләне күгәрә алмыйсызмы? Урыслар бит Эстониядәге. Латвиядәге, башка чит
илләрдәге урысларны яклап урынлы-урынсыз күпме шау-шу куптаралар. Нигә Казан
безләрне әзрәк яклау юлларын карамый сон9 Казаннан тапшырулар— безнен рухи азык бит
ул. Гомер буена радиодан, телевидениедән татар мәдәнияте, сәнгате белән кызыксынып,
хәбәрләшеп яшәдек, ә сонгы вакытта безне моннан мәхрүм иттеләр.
Индивидуаль антенна белән дә Казанны тота алмыйбыз, йортнын урыны моңа
мөмкинчелек бирми.
Жае чыкканда. "Казан утларьГна—сезгә, бөтен коллективыгызга зур рәхмәтемне
әйтәсем килә—журналдан канәгать булганыма (канәгать дию генә әз). Мин журналны утыз
еллап алам инде. Ул яхшырганнан яхшыра бара.
Гөлсинә СУФЬЯНОВА.
Башкортстан.