Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТУГАН ТУФРАК ҖЫЛЫСЫ


Ераклардан ничек итеп Сәламнәрне юллыйсы? Сагындыра, үзенә тарта Туган туфрак җылысы.
Күңел тулы моңнар гына... Җырлыйсы да, җырлыйсы! Читләргә киткәч тоела Туган туфрак җылысы.
Кая алып китәр безне,
Бу язмыш юлы озын.
Җан өшегәч, кирәк бер уч Туган туфрак җылысы.
Туган якның кочагында Елыйсы ла, елыйсы...
Чит җирләрдән алып кайта Туган туфрак җылысы.
Шам илендә
Чит-ят җирдә дисәм, алай түгел: Таныш аваз килә уңнан-сулдан...
Шул ук пальма монда, шул ук кальга: Мин бу җирдә бер яшәгән сыман.
Таңнары да нәкъ шул, таллары да. Таулары да шул ук, шундый биек. Шул ук өмет монда, шул ук кибет... Мин бу илдә бер яшәгән кебек.
Упкыны да, дулкыны да шул ук— Тарих җиле давылланып исте.
Урта диңгез кочагында йөзәм—
Бу дөньяда бер яшәгән төсле.
Хәтеремнең ерак почмагыннан Эзләп йөрим Сүрия—Шам илен. Пышын гына хәтер дәшә миңа:
"Мин бит монда бер яшәгән идем!"
Риф»т СШАХ яшь ша/мм/<».
Дәмәшкъ капкалары
Өр-яңадан килгән чакта (Тик синең хакка бары!) Каршы алыр безне горур Дәмәшкъ капкалары.
Ишекләрен ачып көтәр, Сагыныр безне алар.
Карасаң күзләр чагыла— Әйтерсең көзге алар.
Капкада кояш чагыла... Кояшлар—безнең өчен. ...Мәхәббәттән ярсып янам Син генә, эссе, дисең.
Сәлахетдин кальгасы
Биек кальга түбәсендә Дәшә алар: "Уйларыңның
Сәламли мине җилләр. Бәйләрен чишеп җибәр!"
1
Тарих үзе иске нәрсә...
Булган агы-карасы.
Таш тарихтан төзелгәндер Сәлахетдин кальгасы.
Ташларында меңләп гомер, Меңләп еллар язылган.
Безнең көнгә килеп җиткән Ерак Урта гасырдан.
Дин өчен сугышлар күптән Бетте бугай дигәндә,
Бәйнә-бәйнә сөйли җилләр Ташка язган тарихны: "Вакыт иңсәсенә кунып Үткәннәргә барыйкмы?"
Җавап биреп тә өлгермим, Алып китә еракка.
.„Таш юл буйлап Сәлахетдин Атланып килә атка.
Җилләре дә ярсый анда, Кальга тере, тау тере. Сагына һаман таш кальга Сәлахетдин батырны.
Үләннәр пышылдашалар. Кылганнар шаулый монда. Югалмаган үткәннәрдән Ирешкән шаукым, моң да...
Җырлагандыр Сәлахетдин Көрдләрнең моңлы җырын.
Ислам дәүләтенә Тәре Походлары килгәндә...—
Гарәп халкы арасыннан Җитәкче табылмаган.
Көрд батыры Сәлахетдин Коткарган барсын яудан.
Соңра Шамга кайтып киткән. Ничек күргәндер көнен? ...Дәмәшкъның үзәгендә Аның каберен күрдем!
Артыннан гаскәре килә, (Барсы да тимер кебек!) Безнең Болгар бабайларның Күн итекләрен киеп.
Урта гасыр атларына Бер атланып карадым... Кальганың иң очына ук Атлап менеп барамын.
Сүрия Сәлахетдинсез Табармы туры юлын?
Гарәпләр аңа сыенган: Мөселман халкы бергә...
Чү, кем аваз сала анда: "Яэҗүҗ-мәэҗүҗләр килә!"
Шул чакта өзелде тарих, Тын калды тирә-ягым... Сәлахетдин кальгасыннан Таулы офыкка карыйм!