ТЭТЧЕР МАҖАРАЛАРЫ
Кайту
...Шулай гадаткә кергән инде, бер-ике сәгатьләп эшләгәч тә, без ял итеп
алабыз. Иркенрәк бер бүлмәдә җыелабыз да,гәпләшә-гәпләшә чәй эчәбез. Ил-
дөнья вакыйгаларына тукталабыз.әдәбият-сәнгать яңалыкларын да барлыйбыз,
гамь,яшәү мәгънәсе кебек фәлсәфи тирәнлеккә дә кереп-кереп алгалыйбыз; ә
иң азакка—тәмле ризыктай десерт булып—өй хәлләре кала.
Менә бу юлы да хезмәттәшләремнең берсе гомер узуына көенгәндәй:
—И-и,көз дә үтеп бара,иртәгә инде ноябрьнең дә соңгы көне,—дип уфтанды.
Икенчебез исә киресенчә:
—Аның каравы .иртәгә—ял көне,—дип сөенде.—Ниһаять,
мин кунакларымны циркка алып барачакмын. Врачтан
врачка йөри-йөри арып беттеләр бит мескенкәйләрем.
Килгән көннәрендә үк вәгъдә иткән идем. Кайтып керү
белән кызы күземә карый. Онытмады микән диюедер
инде сабыйның.
Гәпнең ял көнгә кагылышлы бу өлеше җанланып ук
китте: кемдер бакчасын карап кайтырга ниятләвен әйтте,
кемдер көзге урманны күрәсе килүен телгә алды,кемдер
кунакка чакырулы булуы белән мактанды.
—Без инде ул кунакларга Тэтчерыбыз кайткач
йөрербез,—дидем мин дә,хезмәттәшләремнең ошбу ялны
күңелле итеп үткәрергә җыенуларына сөенеп.
Кызлар бер-берсенә карашып алдылар. Аларның бу
карашларына кызгану да, соклану да, аптырау да, үртәлү
дә,хәтта ачу килү дә—барысы,барысы язылган иде.
"Кызганмагыз да, үртәлмәгез дә,—дидем мин күңелемнән генә.—Кайта ул,
кайта, менә күрерсез!"
Ошбу уйларым йөземдә дә чагылгандыр, мөгаен,рәссам кызыбыз Светлана
Ибраһимова түзмәде:
—Өч ай буе өмет-хыял диңгезендә йөзәсез. Әллә кайчан бүреләр ашады
бит инде Тэтчерыгызны. Сөякләре дә калмагандыр,—диде.
Аның мондый катгый хөкеменнән уңайсызланып, кемдер күзен яшерде,
кемдер читкә борылды. Ә мин исә күңелемнән: "Белмисез шул, Тэтчерымны
белсәгез,болай сөйләнмәс идегез",дип үҗәтләндем.
Каян килгәндер ул—шушы хәтле ышану?! Кукмарадан кайтуыма гына да бер
ай булды менә. Тэтчерым турында бер җирдән дә, бернинди дә хәбәр-хәтер
дә юк югыйсә. Ә ышану... көннәр үткән саен көчәя,атналар,айлар узган саен
ныгый гына бара, Ходайның рәхмәте.
Ахыры. Башы журналның 1 санында.
. . .Яп көме туйганчы йоклау,үзең теләгәнчә ял итү көне дә әле ул. Төнге икедә генә
яттым,ашыгып тормасам да була диеп иркәләнеп ятам менә. Тумбочкага үрелеп кенә
кулыма бер китап та алдым әле,җитмәсә.
Тик... укырга комачаулап,кофе исе борынны кытыклый,хәерсез. Ирексездән мин
стенадагы сәгатькә дә күз ташлап алам: Ходаем,ун тулган икән ич инде,ун!..
Җитмәсә,мине сискәндереп,кыңгырау чыңлый башлады. Һәм иремнең ишеккә
юнәлүче аяк тавышлары да ишетелде.
—0-о,кем килгән безгә!.. Әйдүк,әйдүк,чишен,чишен,түргә уз!—ди ул әнә кемгәдер
сөенеп.
—Менә... базарга дип килгән идем дә...
Апа?! Аның тавышы бит бу, йә Хода! Тэтчер белән булган хыянәтеннән соң, өч ай
дәвамында күренмәгән иде. Ә бүген... Ничек җөрьәт иткән ул килергә?! Күрәсем килми
үзен,күрәсем килми!..
Шулай үрсәләнгән арада,яныма ирем килеп җитте ҺӘМ колагыма:
—Апа килде бит. Үпкә-рәнҗүләреңне оныт инде—бердәнбер апаң ич ул синең;
караңгы чырай күрсәтмә берүк,—дип пышылдап,янә залга.кунак янына ашыкты.
Үртәлә-үртәлә.мин халатыма үрелдем.
Өнә тагын кыңгырау чыңлый, бахыр. Шалтыратучы кулын төймәдән алырга онытты
бугай,берөзлексез чыңлый да чыңлый,рәхмәт төшкере Ирем:
—Синең аяк артың җиңел булды бит әле,—диеп кунагына сөйләнгән арада, апа
белән күэгә-күзгә күрешүнең кичектерелү мөмкинлеге тууга сөенеп, мин ишеккә
йөгердем.
Күршебез Рәфхәт икән.
—Сөенче! Тэтчер кайта,—диде ул, көчкә-көчкә тын алып.—Базарга кереп бара
идем,күрәм,каршыма бер эт килә. Бер ун адым барган була да.безнең йортка таба
карап,һаваны исни. Тагын бара башлый да тагын туктап иснәп ала. Хәле дә беткән
үзенең. Бәй,Тэтчер бит бу (!) дип,мин менә сезгә йөгердем Ирем белән икебез
берьюлы яныбыздагы кием шкафыннан плащ- пальтоларыбызны йолкып,киереп
ачылган ишеккә ташландык ҺӘМ.
Һәм бусагада катып калдык: баскычтан томырылып Тэтчерыбыз менеп килә иде.
Менә ул ике кат арасындагы мәйданчыкка борылды ҺӘМ безне күреп алды.Шул ук мәлдә
аның бөтен гәүдә-сыны арткы аякларына түнтәиде.
Мөлдерәмә күзләрен безгә текәгән хәлдә алгы аяклары белән гәүдәсен сөйрәп
шуышып менә башлавы—мине шок хәленә китерде. Бөтен баскычларны да (сигез!)
шуышып менеп иремнең аягын кочаклап алуын инде мин катлы-катлы томан аша гына
шәйләдем.
Минем яныма Тэтчерның ничек килүен,аягымны ничекләр кочаклап алуын—
хәтерләмим. Ә инде кочаклаган тәпиләрен бушайтуын,башы белән аякларым йөзенә
авып төшүен абайлаган мәлдә мин үземнең дә сөялгән ишегем буйлап аска шууымны,
ниндидер упкынга ишелүемне тойдым, һәм күршеләрдән кемнеңдер:
"Тэтчерныңйөрәге!.. Тизрәк дару,валидол-валерьян алчыгыгыз!"— дип кычкыруын
да,йөгерешкән аяк тавышларын да ишетергә өлгердем
...Күзне яшьләндереп,борынны ачыттырып кергән нашатыр исе мине аңыма—
әйе,әйе,коридорыбызның таш идәнендә утыруымны аңларлык хәлгә китерде —Нәрсә
эткә карап каттың?! Хатының үлеп ята әнә. Хатыныңны кара! Апаның ошбу усал
тавышына күршеләребездән кемнеңдер
___ һава!.. Тэтчерга Һава кирәк. Таралышыгыз!—диюе өстәлү мине бөтенләй
айнытып җибәрде.
Күрәм,Тэтчерым да башын калкытты. Һәм ул,өлгерә алмаудан курыккандай,
ашыга-ашыга шуышып, күршеләребезнең әле берсенең, әле икенчесенең аягына
борынын тидереп исәнләшә башлады.Баскыч култыксасына сөялгән апа яныннан
исәнләшмичә үтеп китеп.аның янәшәсенда басып торучы аскы каттагы күршебезнең
аягына башын июе—мине тәмам өнсез итте
...Йөзеннән каны качкан иремне мин тынычландырырга ашыктым Беләгенә
йомшак кына кагылып:
—Өйгә керик. Тэтчерыбызны кулыңа күтәр,—дидем
Өкрен-әкрен генә күршеләребез дә таралыша башлады
...Ирем тәрәзә форточкаларын, балкон ишеген ачып чыкты. Башын алгы
тәпиләренә куеп ятып торучы маэмаемнан күземне алмый гына, мин казылык турый
башладым.
—Кирәкми,турама,—диде ирем.—Онытма,әле аңа берни дә ашарга ярамый.
Күпме ач торганын белмибез бит. Күрәсеңме,ничек ябыккан. Хәзер үзенә су гына
бирәбез. Ә бераздан... күз күрер тагы...
Һәм ул сүзен дә әйтеп бетермәстән,кинәт кенә корт чаккандай,әрле-бирле
йөренергә тотынды. Коридорга да чыгып керде хәтта.
—Нәрсә булды?—дидем аптырап.
—Апа... кая китте икән ул? Күрмәдеңме?
—Бәй,кермәдемени? Коридорда иде ич...
Бөтен игътибарны маэмаебызга юнәлтеп, аңа илтифат итмәвебез күңеленә
ярамадымы,әллә барча күршеләребез белән исәнләшеп чыккан Тэтчерыбызның
үзенә сәлам бирмәвен күтәрә алмадымы—ул чыннан да юкка чыккан иде.
...Мин Һаман маэмаебызны күзәтәм. Суын да эчмәде бит әнә.
—Ач бит ул, ач! Шуңа күрә гәүдәсен күтәрерлек тә хәле юк аның,—дидем дә
савытына ярты гына чүмеч аш шулпасы салдым.
Ашагач та башын янәдән алгы тәпиләренә куюы—мине чын-чынлап куркытты:
юк, хәлсезлек кенә түгел инде бу!
Арткы гәүдәсен паралич суккандыр дигән шик иремә дә тынгы бирми,ахры, ул
инде әнә, киңәш сорап,кемгәдер шалтырата да башлады.
—Ветеринария институтына шалтыраттым,—диде ул, трубкасын куйгач та.—Ял
көне бит,врачлар юк. Дежур торучы практикант белән генә сәйләштем. "Нервыдан
бу; сезнең бөтен дулкынлануларны маэмай үзенә алган; әүвәл барыгызга да
тынычланырга кирәк", диде. Йомшак кына итеп бер егерме минутлар массаж ясап
карарга киңәш итте.
—Егерме минут... Әз түгелме соң ул?
—Белгеч әйткәнчә эшләп карыйк әле,күз күрер тагы,—дия-дия,ирем Тэтчерны
диванга салды.
Минем массажым башын сыйпау белән чикләнсә, ирем исә әнә харап оста
кылана: җиңелчә генә сыпыра-сылый, йомшак кына итеп ышкый, уа. Ә үзе... үзе
бертуктаусыз сөйләнә: "Син,Тэтчер,хәзер инде өйдә; борчылма,бөтенесе дә әйбәт
булыр,менә күрерсең!.. Ә-һә,авыртадамыни? Димәк,паралич ук түгел инде бу.
Әйдәле,бергәләп синең ул кысылган нервыны ычкындырыйк әле."
—Түзәбезме, Тэтчер? Әллә качабызмы... абыеңның бу авырттыра торган
кулыннан,ә?—дигән булам һәм...
һәм могҗиза алдында телсез калам: маэмаем... әле генә аякларына баса алмаган
маэмаем.берни булмагандай,диваннан сикереп төшеп ишеккә чапты.
Мин сәгатькә күз салдым: массаж ясый башлауга нәкъ егерме минут икән,
ярабби...
Тэтчер ишек яныннан урап килде дә, карашы белән әйдәп, безне дә йөреп
керергә чакырды. Плащымны кия-кия мин аңа иярдем.
Бер-ике баскыч төшкәч борылсам... күрәм, Тэтчерым башы белән өскә ишарәли.
Ә үзе исә миңа карый-карый күтәрелә дә башлады.
Дүртенче катка менү белән ул Галимҗан агайларның ишеге төбендә тукталды.
Үзе башы белән ымлап,кыңгырау төймәсенә күрсәтте: бас инде,бас,шалтырат,янәсе.
...Ишекне ачкан Галимҗан агай... үзенең ап-ак оекбашлы аягына борыны белән
орынган Тэтчерны күреп, хәрәкәтсез калды: күзләре челт-мелт килә башлады, ярым
ачылган иреннәрендә дә: "Тәки кайтып җиттең бит, балакай", дигән сүзләр
калтыранды.
Маэмай башын күтәреп агайга нидер әйтте дә, аның аягына янә борынын
тидереп алгач, залга, күршебезнең карчыгы янына ашыкты.
—Әстәгъфирулла! Кайттыңмыни,и җаным?!—Диванда бияләй бәйләп утырган
җиреннән күрше апабыз җитез генә кузгалып, Тэтчерымның башын сыйпап- сыйпап
сөеп алды. Аннары миңа борылып:—Бигрәкләр юньле ие,харап булды балакай,диеп
бөтен тирә-күршеләр кайгырышкан иек. Күрешергә алып кергәнең өчен рәхмәт
инде. Безне дә сөендердең,—дип өстәде.
—Тэтчер үзе бит... үзе менде. Мин аны урамга чыгарга тели дип торам. Ә ул сезга
менде менә.
Галимҗан агайның нурлы йөзендә шатлык тантана итә иде.
—"Кайтачак! Кайтмый кала торган... андый-мондый гына нәсел түгел ул! Җиде буын
бабасының акылын туплаган бала ул!"—дип әйттемме мин сиңа. Менә күрдеңме инде
минем хаклы икәнемне?!—дип гөрелди күрше агаебыз, үзенең бәхетле тавышы белән
бөтен бүлмәләрне тутырып.
—Әйттең, әйттең, атасы, кайта, дидең. Пәйгамбәрлегең бар шул синең. Юраганың
юш килде, Аллага шөкер... И-и.сине тыңлап, мең чакрым юл үтеп кайткан баланы
сыйларга да онытып торам менә...
Әзләп-әзләп кенә ашатуыбызны, әлегә аш шулпасыннан башка ризык
бирмәвебезне әйтеп,кухняга дип кузгала башлаган апаны туктаттым.
Кайтыйк дигәнне аңлатып,Тэтчерым да ишеккә борылды.
Өйгә дә кереп тормастан.мин аны урамга да апчыктым. Әмма маэмаемның
йөрерлек хәле юк иде,ахрысы, "эшен" бетерү белән керү ягына каерды
—Урамга мин дә чыккан идем,сез күренмәгәч,кире кердем,—дип каршылады
ирем.—Каядыр юкка чыктыгыз.
Мин ни булганын сөйләп бирдем,ҺӘМ ошбу хәлгә үземнең мөнәсәбәтемне дә
белдердем.
—Галимҗан агайларга керүе белән Тэтчер мине тәмам шаккатырды. Бер төн кунган
кешеләрне дә онытмавын,олылап исәнләшергә,кайтуын әйтергә керүен күр син,ә! Күзе
дә ачылмаган мәл,яңа дөньяга килгән генә төне иде бит әле ул, җитмәсә. Үзләренә
бүтән кергәнебез дә булмады югыйсә. Ничек хәтерли диген син аны—әнә шул дөньяга
килгән бердәнбер тәүге төнне,ә?!
—Менә, менә—тәүге төн! И бердәнбер төн! Әгәр бу төнне, үзен салкын үлемнән
коткаручы бу кешеләрне онытырлык булса,ул безне дә,туган өен дә онытыр, ач
көенчә,газаплар чигә-чигә,поезд тәгәрмәчләреннән туган ил җилен исни-исни өч ай
буе кайтыр,дөресрәге,кайтып җитә алыр иде микән.ә?! Ә син бер төн дисең!..
...Күрәм.ирем Тэтчерга тагын бер чүмеч чамасы ит шулпасы ашатты.
Бу юлы маэмай үз урынына .креслога менеп ятты ҺӘМ шундук йокыга да китте. Ә
мин телефонга ябыштым: Кукмарадагы Маратка ҺӘМ Федор Андреевичка Тэтчерның
кайтуын әйтеп,шатлыгыбызны уртаклаштым.
Маэмаебыз ике сәгатьләп ыңгыраша-ыңгыраша. дер-дер калтыранып, бик тә-бик
тә тынычсыз йоклагач... кинәт кенә уянды да тәрәзә янына ыргылды.кәм балкон
ишегенә ымлады: ач әле, диюе иде бу.
...Балконга чыгу белән рәшәткәгә башын тыгып,ишетелер-ишетелмәс кенә "һау"
диеп,кемнедер сәламләп алды. Мин дә үрелеп карыйсы иттем: теге алты маэмайның
берсе—өч ай дәвамында Һәркөн иртәнге ҺӘМ кичке алтыда килүче чын
дусты—борынын сузып,койрыгын болгап,арткы аякларына басып Тэтчерны сәламли
иде!
Чыгасыңмы диюемне дә көтмәстән маэмаем ишеккә чапты. Аны чыгарып җибәрү
белән мин янәдән балконга, боларның күрешү мизгелләрен күрергә ашыктым.
Менә алар... борыннарын-борынга тидереп бер мәлгә тын калдылар.Янә дә шул
рәвешле бөтерелеп алдылар һәм. Һәм балконыбыз каршында үскән ике тирәк
арасындагы бушлыкка—әйе, әйе, Тэтчерның алты дустын сыйдырган урынга янәшә
утырдылар.
Мин дә кулыма сәгатемне тагып,җылы киемнәремә төренеп чыгасы иттем. Талдан
үрелгән кәнәфигә утырып, урам һавасына кинәнә-кинәнә, маэмаемны күзлим.
Керә-чыга йөренгән ирем:
__ Таш курчаклар кебек... нишләп тып-тын утыра болар? Күр,күзләре безнең
якта.ә үзләре берни дә күрми сыман,—дип куйды.
—Сөйләшәләр бит. Тэтчер юлда күргәннәрен сөйли, ә дусты тыңлап кына утыра.
_ . . , _
___ Ничек шулай сөйләшеп була икән: ярты сәгать буена кымшанмыйча.
бернинди аваз да чыгармыйча.ә?
__ Мин үзем дә хәйран калып утырам әле менә.
—Хоккей башлана. Керим, булмаса.
...Ирем кереп китү белән,ярым караңгы балконда ниндидер бушлык хасил
булды. Төн иңү галәмәтемедер, озын-озак тоелган бу бәхетле көнемә нокта куярга
теләгәндәй,күңелгә шом үрмәләп маташа,хәерсез. Җитмәсә,әнә Тэтчерым да башын
артка каерып, биле турын ялап-ялап алды. Йөрәгем әрнеп-чәнчеп куйды: массаж
ясаганда үзем күргән яра эзе бит бу! Яра эзе... Маратның әтисенә Әфганнан ияреп
кайткан каеш эзе...
..."Молодец, молодец!" дип, кулларын чәбәкли-чәбәкли, иремнең хоккейчыларга
куануы караңгы тынлыкка җан өрде. Әллә иремнең кыяфәтен күзаллап, әллә
хоккейчылар ("безнекеләр") өчен сөенеп, кәефем күтәрелде. Күңел күзем дә
маэмаемның ошбу ишегалдында үткән сабый чагының бәхетле мизгелләрен барлап
алды.
...Әнә, әз генә арырак, җир асты торбаларын тикшерергә төшү өчен
билгеләнеп,түгәрәк капкач ябылган урын!
Менә шул урында март ахырларында гаҗәеп зур бер овчарка пәйда булды.
Аның затпылыгына,илаһи мәһабәтлегенә сокланып туймаслык: соры тунлы,нәкъ яшь
колын инде менә! Ә үзеннән... дәһшәтле гайрәт бөркелеп тора; бер генә җан иясен
дә якын җибәрми янына. Хәер.мондаен кодрәткә якын килергә кем җөрьәт итсен!..
Бер кичне шулай айлык көчегемне куеныма тыгып,мин йөрергә чыктым. Һәм
чыгу белән көчек үзен җиргә төшерүне таләп итә башлады. Чиста кар өстенә куюым
булды, ул шундук җылы капкач өстендә ятучы теге овчарка янына чапты.
Куркуымнан өнсез калдым.
Борыннары белән исәнләшеп-танышып алгач, карыйм, минем бәләкәчем
Һөнәрләрен дә күрсәтә башлады: сикергәли-сикергәли овчарканың башы тирәли
әйләнде,арлы-бирле чапкалап алды. Ә овчарка... ул мине күзәтә: ачуланмыймы,
янәсе.
Үземне кулга алып өлгергән идем инде, хуплавымны, уйнагыз, диюемне
белдереп,башымны кактым.
Яңа танышының игътибарын болай гына җәлеп итә алмаган көчек, күрәм, гигант
маэмайның аркасы өстенә үрмәләп маташа. Алай гынамы? Ул инде әнә аның муены
өстенә ятып,колагын тешләгән булып кылана.
Овчарка да торып басты һәм Тэтчерымны борыны белән миңа таба эткәли
башлады. Аңлап алдым: салкын бит, өйгә алып кер инде бәләкәчеңне—диюе бу!
Көчеккә нәрсә... ул күз иярмәслек җитезлек белән овчарка тирәли әйләнә: өлкән
дустының эткәләвен дә,минем чакыруны да бар дип тә белми әнә.
Гакыллы,тәҗрибәле,горур гигант минем бәләкәчне акылга бик тиз утыртты.
Әүвәл галәмәт зур аягы белән үзен җиргә, дөресрәге, йомшак карга салды,ә аннары
карда әйләндерә-әйләндерә тәгәрәтеп,яныма ук китереп җиткерде...
Үз кавеме белән тәүге тапкыр танышкан әнә шул көннән башлап,Тэтчер Һәр
кичне дәү дусты янына уйнарга чыкты. (Овчарка җылы капкач өстендә йокларга
кичке алтыда килә иде,ә көндезләрен ул күзгә-башка чалынмады.) һай.аларның
уйнаулары!.. Тәгәрәшеп-аунап та,куышып та арыгач,гигант маэмай көчегемә үз
өстендә аунарга, сикерә-сикерә уйнарга да юл куя; иңбашын сикертеп,аны үзе дә
Һавага очыртып-очыртып алгапый. ..
Тик... көннәрдән бер көнне, май башларында, овчарка йокларга килмәде. Ни
булды икән,исән-сау гына йөрсен инде дип борчылам. Тэтчерым исә тәмам боекты.
Боекмаслыкмыни: "колын''-маэмай минем көчегем өчен—гади-гадәти дус кына
түгел,ә нәрсә яраганны,нәрсә ярамаганны аңлатучы,үз кавеменең гореф- гадәтләрен
өйрәтүче,яратып,сөеп,үз итеп тәгәрәтә-тәгәрәтә иркәләүче әни дә иде.
Кыскасы,язмыш бүләге иде ул. һәм менә шул акыллы җан иясе юкка чыкты.
Соңыннан гына белдек: фәнни-тикшеренү институты ябылып, эшсез калган
гаиләнең бик тә кадерле эте икән ул. Төзүчеләр төркеменә ияреп,бер районга эш
эзләп киткәндә,болар ошбу этләрен безнең йортта яшәүче повар сеңелләренә
калдырганнар. Тик маэмай иректә булуны, үз хуҗаларын урамда көтүне хәерлерәк
күргән,һәм...
Һәм,шөкер,тәки көтеп алган...
Инде менә бу эскәмия! Подъезддан чыгу белән Тэтчерымның анда утыручыларга
яратып сәлам биреп үтүе—күршеләргә дә күңелле,минем үземә дә янә бер куаныч
өсти иде.
Бермәлне маэмаемны: "Син нәрсә, Тэтчер, өч тапкыр сәлам бирәсең; башка чакта
бер генә мәртәбә "һау"лап исәнләшә идең бит",—дип аскы каттагы күршебез Рабига
апа туктатты. Тэтчерым исә башы белән эскәмиядә утыручыларның һәммәсенә дә
берәм-берәм ымлады: ә хәзер өчәү утырасыз ич!—диюе иде бу.
Ә өйдәге галәмәтләре... Хәер.аларның барысын да галәмәт дип тә булмыйдыр
бәлки. Әйтик,мин чирләгән вакыттагы хәл-халәтен.
...Әйе, бервакыт ятам шулай... 39га җиткән температура белән. (Ирем
командировкада.)Ә Тэтчерым... ул йокы бүлмәмә керә дә күземә карый. керә дә күземә
карый. Күзгә карап хәлемне чамалыйдыр,күрәсең.
Төн урталарында температурам тагы да күтәрелгәндер, мөгаен, маэмаем борыны
белән беләгемә кагылды. Көчкә-көчкә күземне ачтым. Тэтчер телефонга күрсәтте:
шалтырат!—диюе иде.
Аның бу кайгыртуына хәйран калып,мин даруларга үрелдем Һәм үзен:
—Борчылма, үткече бер грипп кына бу. Менә дарулар да эчтем—хәзер
әйбәтләнәм. Бар креслоңа! Йокла инде син дә,—дип юаттым.
Әмма Тэтчер йокы бүлмәмнән чыкмады.Караватым янында.келәмле идәндә төне
буе күзәтеп ятты үземне...
Йә Хода, исән-сау кайтып сөендергән Тэтчерымның мин инде сабый чагын бала
вакытын сагынып утырам түгелме?!.
Салкынча җил дә исеп куйды менә. Өйгә кергәндә дә ярар иде үзе,тик.,
маэмаемның дустына сөйләр сүзе бетмәгән икән шул әле .
Хоккей тәмамлангач балконга чыгып баскан ирем дә:
—Бәй,күрешүләренә сәгать ярым булды бит инде; чакырыйк Тэтчерны,—ди,
җитмәсә.
Әллә ишеттеләр инде. Ходаем, маэмайлар да торып басты. Борыны белән муенына
кагылган дустына Тэтчер төксе рәвештә "һа-у" дип тә алды әнә
Борчылуы йөзенә чыккан ирем сорап куйды:
—Безнекенең ачуын китереп.бу "егет" нәрсәдер әйтте түгелме?
—Әйе, әйтте. "Мин сине яратам; өч ай ҺӘМ ӨЧ көн дәвамында кайтуыңны көттем",
диде.
—Күңелле сүз бит. Тик маэмаебызга гына ошамады бугай
—Ошатмады шул. "Кешеләр кебек кыланмасана! Мәхәббәт белән авыз
чайкамыйлар", диде
—Усал әйткән. Димәк,безнекенә мәхәббәт җиле кагылмаган әле.
—Юлда күргәннәре генә дә гыйбрәт алырлык.усал итеп әйтерлек булгандыр шул...
Карыйм,дустына китәргә кушып, Тэтчер юлга ишарәләде. Һәм үзе дә керү ягына
борылды.
...Икенче көннеңиртәсендә (беренче декабрь бу!) ирем тәрәзәгә күрсәтте Мин таң
калдым: бар җиһанны аклап ап-ак кар яуган иде
—Әгәр бу кар кичәге төндә яуган булса,—диде ирем уйланып.—Тэтчер өйгә юлны
таба алмый иде.
Мин имәнеп киттем.
Юл таба алмау.кайтмый калу мөмкин хәлме бу?!
Һәм бу сорауга җавап эзләп, үземнең дә Тэтчер кебек чагымны (хәзер маэмайга 9
ай!), ягъни унөч яшьлек бала вакытымны хәтердән кичердем "...Пермь үзе дә.мәктәбе
дә кирәкми! Мин үз илемдә яшәргә.үз телемдә укырга телим. “ дигән язу
калдырып,гаиләбездән качып кайтып китүемне,интернатта торып Актаныш урта
мәктәбен тәмамлавымны күз алдыма китердем Һәм кайтмый капу мөмкин түгеллеген
аңладым
Әйе, әйе, әгәр Тэтчер быел кайтып җитә алмәса, икенче, өченче, бишенче җәйдә
кайтыр, гомере буе кайтыр—барыбер кайтыр иде
Кайтканнан соң
...Озын-озак кыш узып.сагынылган җәй дә үтеп барган бер мәлдә,иремнең
дусларыннан берәү безне дачаларына кичке ашка—үзе каптырган чөгә балыгы
шулпасына чакырды.
Кичке учак... Гаиләм янымда... Учак тирәли Тэтчер бөтерелә... Хозурлык инде
менә!
Учакта кайнаучы ул шулпаның исеннән хушланып,маэмаебызның юкка чыгуын
да сизми калганбыз бит әнә. Җитмәсә, хуҗаларның эте дә күренми, хәерсез.
Бергә-бергә уйныйлардыр, мөгаен; ерак китмәсәләр ярый ла дип борчыла ук
башладым...
Көтеп-көтеп тә кайтмагач,бәлки инде өйдәдер дигән уй белән,үз бакчабызга
кузгалдык...
Юк,кайтмаган иде маэмаем,кайтмаган иде...
Бер тапкыр авызы пешкән—өреп каба дигәндәй, мин курка калдым, һәм икенче
катның тәрәзәсеннән күземне алмый көтә башладым.
Төнге өчләрдә генә чаба-чаба кайтып керде Тэтчер, һәм... урам-урманга
ишарәләп, башын тезләремә куйды: күрәсеңме, нинди матур төн!—диюе иде бу. Ә
үзенең күзләрендә... әйе, әйе, ошбу күзләрдә шаян, шук йолдызчыклар биешә иде...
Икенче Һәм аннан соңгы көндә дә маэмаебызның берни дә ашамавы хафага
салды. Иремне мин ветеринария институтына әйди башладым.
Ул елмая төшеп:
—Борчылма, Тэтчерыбыз әни булырга җыена,—дип, һушымны алды.
Йә Хода, минем бәп-бәләкәй маэмаем әни буламы?
Чыннан да, ике айдан (җәмгысе 63 көн!) октябрь башында Тэтчерыбыз бәбиләр
апкайтты.
Гаиләбез зурайды. Күңелле мәшәкатьләр өстәлде. Ә Тэтчерның ана булу шатлыгы
бүлмәләрне тутырды. Бүлмәләрне генәме?..
Әйе,яңалыкны ишеткән күршеләребезнең әле берсе,әле икенчесе котларга
кереп, яшь әнинең хәлен белешеп, бәбиләрен күреп чыкты. Бала-чагадан ишек гел
ябылып тормады.
Шунысы кызык, Тэтчерыбыз һәр кергән кешене ишек төбенә чабып килеп каршы
ала, үзе белән түр бүлмәгә алып кереп, быдыр-быдыр сөйли-сөйли, бәбиләре белән
таныштыра.
Менә бусы,шомырт кебек чем-кара күзле, кап-кара бөдрә тунлысы.ди ул
каракайга ымлап,бик тә-бик тә шук бала. Ә-әнә тегесе,тартма түренә тәгәрәгән
коңгыр-соры мехлысы.ди кызына ишарәләп, тыйнаграк-сабырракмы шунда—
йоклый да йоклый. Ашатырга да көчкә-көчкә уятам. Ә менә бу ак дулкындай
тунлысы.ди аннары ак көчеккә күрсәтеп, бик-бик акыллы. Үзенең сөтен тиз генә ашап
бетерә дә икенче имчәккә үрелә. Өши башласа,теге икәүне аралап, урталарына
кереп ята.
Йә,ничек,ошадымы минем балаларым дигәндәй,сөйләвеннән туктап,Тэтчер
башын күтәрә ҺӘМ кунагының күзенә текәлә...
—һай, матурлар! Искиткеч балалар апкайткансың бит,Тэтчер,—ди кунак та
ихластан. Тагын кил,яме,дигәндәй,маэмаем һәр килүчене ишеккә хәтле барып озатып
та кала.
...Гаҗәп,гадәттә этләр яңа туган балалары янына кешене якын да җибәрмиләр
бит. Хәтта үз хуҗалары да,көчекләрнең әтисе дә якын килә алмый имеш. Хәер,
кешеләр үзләре дә,бәбигә күз тия дигән булып,яңа туган балаларын күрсәтүдән
куркалар. Тэтчер исә, киресенчә, күрше керүенә, кунак килүенә сөенеп туя алмый
әнә.
Кешеләрне,тормышны... бу кадәр ярату—теге хыянәт,юл газаплары (өч ай Һәм өч
көн дәвамында бит!), юлда юлыккан җәберләүләр дә киметә алмаган ярату—каян
килде икән ул дип хәйран калам.
Ә юлында очраган мәрхәмәтле кешеләр; туган иленнән, бездән аерылу сагышы;
кайтырга,кайтып җитәргә булган көчле теләк,ихтыяр көче—бу яратуны тагы да
ныгыта, маэмайның үзен тагы да чыныктыра төшкән сыман.
Чыныгу дигәннән... Мин моны Тэтчерымның үзеннән биш-ун тапкыр зуррак
булган көндәшләренә (овчаркаларның хатын-кыз кавеме!) карата курку белмәс
мөгамәләсе буенча да чамалыйм, һәм... мәгъруранә үтеп баручы
маэмаем өстенә ярсып ыргылган овчарка белән тавыш-тынсыз гына сугышып,
үз горурлыгын саклый белүенә шаклар катам. (Билгеле инде, сугышучылар
арасына мин дә барып керәм. Мондый көтелмәгән һөҗүмнән ирем Һәрвакыт
югалып кала иде.)
Шулай да... чигенүне,куркуны,җиңелүне белмәүче Тэтчер үзенең юлында
очраган ике афәтне: нык газап чиктергән ачлыкны Һәм күк күкрәү,яшен яшнәүне
оныта алмый интекте. Әйтик,сумка-пакетлы берәүне күрсә,шул сумканы исни-
исни,тегенең артыннан иярә; аннары гына,инде кайткан,инде өйдә икәнлеге исенә
төшеп, оялуыннан башын иеп, яныма килә. Ә инде күк күкрәп, яшенле яңгыр
башланса дер-дер калтыранып ирем янына чаба.(Федор Андреевич сөйләгән
хәл—имәнне яшен сугу дәһшәте—курку чире булып гомерлеккә йоккан иде
шул үзенә.)
...Бермәлне шулай Ижаудан, урлаучыларыннан качып, өч ай ҺӘМ ӨЧ КӨН
дәвамында өенә кайткан гаҗәеп маэмай
турында сюжет төшерергә теләп, үзенең
иҗат төркеме белән телевидениенең бик
тә талантлы журналисты Гөлнара ханым
Зиннәтуллина килгән иде.Аппаратларын
яктыртып җибәрүләре булды, Тэтчерым
ошбу "яшен"нән дер-дер калтыранып,
кочагыма сеңде. Аның куркуы миңа да күчте.
Маэмаем өчен борчылып, аппаратларны
сүндерүләрен үтендем...
Фейерверк та күк күкрәүне, яшенне,
янгынны хәтерләтте үзенә.
Ул... гади-гадәти генә курку түгел,
табигать кодрәте алдында Тэтчерымның
баш июе дә иде.
...Былтыргы көзем Тэтчерымны эзләп
үтсә, быелгы көземнең Һәр көне маэмаем
бүләк иткән бәхетле мизгелләр, күңелле
мәшәкатьләр белән уза, шөкер.
Менә бүген дә кайтып керү белән
эшем, хезмәттәшләрем турында сөйли-
сөйли чишенә башладым. Мине тыңлап
утыручы Тэтчерның күзләре йә очкыннар
чәчә, йә моңсуланып ала. Борчылма, дөнья
бу!—дигәндәй, борыны белән кулыма да
кагылып-кагылып куя.
—Моңарчы мин синсез ничек яши алдым икән,ә, Тэтчер?—дигән булам.
Артымда ирем тавышы. Ул мине төзәтә:
—Синсез ничек яши алдык икән, ә, Тэтчер?!
Тэтчерым канәгать. Тэтчерыма рәхәт. Тэтчерым горур. Әмма ул... ошбу
халәте сизелүдән оялып, күзен йома төшеп, түр бүлмәгә уза.