«Татар энциклопедиясе» битләреннән
ДЕРЖАВИН Гавриил Романович (3.7.1743, Казан - 8.7.1816, Түбән Новгород губ. Званка а ), шагыйрь. Нәселе Олы Урдадан китеп Мәскәү князе Василий II гә хезмәткә кергән татар морзасы Баһрамнан (15 йөз) килә. Казан губернасында Державиннар Мишә буендагы (хәзерге Лаеш р-ны) җир биләмәләренә хуҗа булалар. 1758-61 елларда Д. Казанның 1 нче ир балалар гимназиясендә укый. Гимназист чорында ул Болгарга археологик экспедициягә бара. Чабаксар шәһәренең планын төзүдә катнаша. Яхшы укуы өчен ул инженерлар корпусындагы түбән офицер дәрәҗәсенә (кондуктор) ирешә. 1762 дә Д. хәрби хезмәткә алына һәм Петербургка күчеп китә. Казанда 1763. 1774-75, 1778 дә була. 1784 тә Казан губернаторы урынын сорап үтенеч яза. ләкин Олонец шәһәре (Карелия) губернаторы итеп билгеләнә. «Князь Мещерский үлеменә мәрсия» («Ода на смерть князя Мещерского», 1779), «Фелица» (1782), «Ходай» («Бог», 1784), «Морза хыялы» («Видение Мурзы», 1789; басыла 1791), «Шарлавык» («Водопад». 1791-94; басыла 1798) һ.б шигырьләрендә Екатерина II гә, гаскәр башлыкларына мәдхия җырлый, тәкәббер түрәләрне, патша сарае даирәсенең әхлаксызлыгын фаш итә. «Императрицаның Казанга килү унае белән» («Нашествие императрицы в Казань», 1779). «Казанда императрицага күрсәтелгән маскарад уңае белән» («На маскарад, бывший перед императри- цей в Казани». 1779) шигырьләрендә, «Язмалар» («Записки», 1811-13; басыла 1859) истәлекләрендә, «Явыз Иван, яки Казанны буйсындыру» («Грозный, или Покорение Казани». 1814) операсы либреттосында Казан мотивлары чагылыш таба В И .Панаевка юллаган хатында: «Афина кебек үк, минем туган шәһәрем Казан, үзенең ин яхшы әдәбият училищелары белән дан казаныр», — дип яза Анын турында А.С.Пушкин «... Ул даһиның фикер йөртүе дә татарча иде». — дигән. «Арфа» (1798) шигырендә шагыйрь түбәндәгеләрне яза: «Эх. бу алтын вакытның Казанда тәгәрәве! / И. минем тәүге көннәремнең бишеге! / Минем пакьлегемнең һәм яшьлегемнең мәркәзе!
/ Кабат синең тан яктысын күргәндә / Мин һаман да казанлы булырмынмы? / Үземнен мирас көтүләремне / Карт Кама имәннәрен кайчан күрермен икән0 / Кайчан Идел буйлап авыллар арасын җилкән кебек очып барырмын / Һәм әти-әни каберен кочып җылармын? /И, арфа, җырла мина гел Казан турында! / Анда Павел пәйдО булгандай җырла! / Туган як турындагы яхшы хәбәр безгә бик кадерле: / Туган якнын төтене дә безгә татлы һәм хуш исле».
1847 дә Рус әдәбиятын сөючеләрнең Казан җәмгыяте инициативасы б-н Казан ун-ты ишек алдында Державин Г.Р.ка һәйкәл куела. Аны татарлар «Бакыр- бабай» дип атый Шунда ук Д. исемен йөртүче бакча утыртыла. ТРнын Милли музеенда Д.нын әйберләре (сәгать, өстәл, кәнәфи, язу өстәле), хатынының арфасы һәм Д. һәйкәлендәге грация фигурасының башы саклана 2000 лә ТРнын Язучылар берлеге һәм Лаеш р-ны хакимияте күренекле әсәрләр өчен һәр ел бирелә торган Д. исем, әдәби премия булдырдылар. 2003 тә Лаеш р-ны Сокуры авылында Д.га бюст куела һәм Казандагы һәйкәле торгызыла.
Әсәр.: Сочинения, с объяснительными примечаниями Я.К.Грота: В 9 т. СПб . 1864-83; Стихотворения. М., 1963.
Әд.: Сочинения Державина // Белин- ский В Г Полн. Собр. соч. М . 1955. Т 6; Г.Державин. История и современность К„ 1993.
Ж.Ф.Хәкимева.
ДЕТЕКТИВ ӘДӘБИЯТ (инглиз <1е1ес1һе - шымчы), маҗаралы әдәбиятның жинаятОне тикшерү һәм ачуга корылган бер төре. Татар прозасында Д.ә. әсәрләре 19 йөз ахырында языла башлый Татар әдәбиятында детектив юнәлешнең барлыкка килүе, бер яктан, шәһәр халкы һәм җинаятьләр саны арту, икенче яктан, рус һәм чит ил әдәбиятларының тәэсире көчәюе б-н бәйле. Мәс.. З.Бигиевнын сюжеты авыр җинаять эшен ачуга корылган «Гөнаһе кәбаир» (1890) романында француз детектив романнарының йогынтысы ачык сизелә. Вульгар социологизм хөкем сөргән 1920-30 елларда Д.ә. торгынлык
Дәвамы. Журналыбызның 2005 ел. 4 саныннан басылып килә.
кичерә, ләкин анын кайбер элементлары аерым әсәрләрдә чагылыш таба Д ә ике юнәлештә үсеш ала. Беренчедән, бу чорда татар әдәбиятына хас булган көчле идеологик йогынтыдан арыну башлана. Икенчедән, әдәби осталык, бигрәк тә кызыклы һәм кискен сюжет төзү осталыгы камилләшә бара Бу үзенчәлек- Расих повестьларында ачык чагылыш таба «Бәхет орлыклары» (1948). «Сәхи бабай маҗаралары» (1956). «Хәвефле сынау» (1958). «Урланган хәзинә» (1961) һ.б А.Расихнын детектив әсәрләрснен үзенчәлекләре — фәнни фантастиканын җинаятьне ачу һәм романтик маҗаралар б-н үрелеп баруы, фәнни идеяләрне һәм ачышларны пропагандалау 1970 елларда гатар әдәбиятынын детектив әсәрләрендә жанр үзенчәлекләре тагын да ачыграк гәүдәләнә, әүвәл аерым элементлар рәвешендә генә булган билгеләр өстенлек итә башлый Беренче планга сизгер, күзәтүчән, кайбер вак-төякләргә дә зур игътибар бирүче тикшерүче образы чыга. М Насыйбуллиннын элегрәк язылган «Телсез шаһитлар» (1974). «Алтын алка» (1977) повестьлары шундыйлардан Д.ә.нен 1970 90 еллардагы үсеше гадәттә М Насыйбуллин һәм 3 Фәтхетдинов исемнәре б-н бәйле Аларнын әсәрләрендәге жинаять (яки мавыктыргыч һәм хәвефле мажара) мотивы мөстәкыйль характер ала. Жинаять сюжетнын нигезе генә булып калмыйча, төп геройларнын образларын ачу юлында доминанта була башлый Бу елларда детективта хәрәкәт һәм кискенлек арта, вакыйгалар серлелек, сюжетта гадәттән тыш ситуацияләр һәм көтелмәгән борылышлар б-н баетыла. Жинаятьчеләрнсн хәйләкәр махинацияләрен ачуга карата игътибар беренче планга баса. Д.ә. гомумиләштерелгән романтик обра злар бирүдән геройларнын эчке дөньясынын тирән психологиясен ачуга таба үзгәрә, жанр тыннан төрләнә һәм байый бара М.Насыйбуллин фәнни детектив жанрын тудыра Ул сюжетны оста төзи һәм укучыны өзлексез киеренкелектә тота Бер үк вакытта гомуми әһәмияттәге фәнни идеяләрне пропагандалый, әхлакый-психологик һәм социаль проблемаларга да кагыла •Тукран тәүбәсе» (1997). «Иблистән иман сорамыйлар» (1998) повестьларында җинаятьче никадәр тырышса да. анын җинаяте барыбер ачылачак, жинаять өчен хөкем ителү котылгысыз дигән фикер үткәрелә 5 Фәтхетдинов әсәрләре интуитив детективка тартым («Үлем элмәге». 1982) Жинаятьче психологиясенә үтеп керү һәм анын гамәлләре югиклсын ачу юлында зур роль фарахгауга һәм интуициягә бирелә Анын әсәрләрендәге җинаятьчеләр хәйләкәр, явыз һәм тапкырлар Шуна күрә дә унлй герой- тарнын җинсп чыгуы зур әһәмияткә ия («Үтерүче исемен кем әйтә’» «Кго
назовет убийцу?*. 1998. «Куркуны жинеп*
— «Сквозьстрах». 1991; «Резидент «Кара тол хатын* — «Резидент «Черная вдова». 1993). Ф.Галиев («Үтерүчене эзләү*. 1994). Г Гомәров («Юлбарыс тырнагы*. 2000) детектиатарында тискәре һәм унай геройлар арасында психологик капма-каршылык бар. М.Хәбибуллин («Сулар үргә аксада .». 1984). Т.Гатиуллин («Элмәк». 1998). Л Кожевников («Прокурор үлеме»
— «Смсрть прокурора», 1996) әсәрләрендә мавыктыргыч сюжет аша кискен социаль конфликтлар ачыла
Әд : Сарьян X. Без капчыкта ятмый // Уенны уйдырып сал. К.. 1977.
Автор: Р.Ә.Мостафин
ДИБЕРДИЕВ Мөхәччәдйосыф Мөхәммәдәмин улы (19 йөз ахыры
— 15.5 1926). шагыйрь, публицист, фаб-рикант Танылган сәнәгатьче Дибсрди- евләр нәселеннән Казанда. Уфада һ.б. шәһәрләрдә яши Абыйлары б-н берлектә Сембер губернасында фабрикалар хужасы була. Керемнәренә мәчетләр төзетә, жә- дит мәдрәсәләренә ярдәм күрсәтә. С -Петербургта мәчет салу өчен акча жыю комитеты әгъзасы булып тора. Мәккәгә хаж кыла. Татар вакытлы матбугаты битләрендә дини реформага кагылышлы мәкаләләр бастыра Ижатында шагыйрь Аллаһззир Суфи йогынтысы сизелә. «Эшче намазы» (1910), «Олугьлык нәрсәдә? Шәрезсь хикәясе» (1912) әсәрләре авторы
Әсәр.: |Муллалар, имамнар хакынла| // Шура 1917. № 10; Жомгала мөнбәр азаны хакында // шунда ук 1917 № 13
Әд Таиров Н Благотворзггельность фабрикантов Дсбсрлисвых // Гасырлар авазы Эхо всков 2001 № 3 / 4. Әх- мәтжанов М . Таиров Н Дебердиенлар шәҗәрәсе // Татарстан 1997 № 12
Н И Таиров, А- МАхунов
ДИВАН, (1'арәп.-фарсы — шигырьләр мәҗмугасы), билгеле кануннар нигезендә төзелгән бер яОсә берничә әдипмен шигырьләр (элегрәк проза әсәрләре дә кергән) жыентыгы Якын һәм Урта Көнчыгыш классик әдәбиятында кулъязма һәм басма рәвешендә нык таратыш ата (Ясәвинең «Диванс хикмәт»с. Алишср Нәвозз. Хафиз Ширази Д нары) Кагыйдә буларак. Д.да әсәрләр жанрлар тәртибендә урнаши (касыйдә, газәл, мәрсия, кый па. робшызз һ.б ). ә шигырьләр рнфмаыр тәртибендә, ешрак рифмалашкан су з- тәрнен сонгы хәрефләре буенча бирелә. Тагар әдәбиятында Д төшенчәсе б-н сш кына гади шигъри җыентыклар да атата (мәс . «Габду.гта Тукаев диваны»)
Әд Әдәбият белеме сүзлеге. К 1990
ДИЛОГИЯ (грек Ф - икс тапкыр һәм 1о8№> — сүз. тәгълимат), эчтатск. сюжет, геройлар уртаклыгы б-н бәйләнгән ике
мөстәкыйль кисәктән торган әсәр. Д әсәрләре антик чордан ук билгеле. Татар әдәбиятында революциягә кадәр татар халкы тормышы панорамасын тасвирлаган беренче Д. М.Галәүнең «Болганчык еллар» (1930) һәм «Мөпажирләр» (1934) романнары. 1950 елларда Бөек Ватан сугышы елларында тылда хезмәт итүчеләр турындагы М.Әмирнең «Ялантау кешеләре» (1 кисәк. 1954) һәм «Саф күңел» (2 кисәк. 1960) Д.се кин таныла Соңрак автор аларны бер китапка берләштереп «Саф күнел» (1976) исеме астында чыгара. ТРда нефть чыгару тармагы аякка басуы Г Ахуновнын Д.сендә чагылыш таба Ана «Хәзинә» (1963) һәм «Хуҗалар» (1968) романнары керә. Жәмгыятьтә татар халкының тарихына кызыксыну артуга җавап рәвешендә Н.Фәттах «Сызгыра торган уклар» (1977-85) романы Д. будды. Татар драматургиясендә Д. мисаллары — М Гыйләжевнен «Казан егетләре» (1990) һәм «Тагын Казан егетләре» (1994). 3.Хәкимнең «Килә ява. килә ява » (1998) һәм «Ява карлар, ява карлар...» (2003) пьесалары.
Р.Ә.Мостафин
ДРАМА (грек, бгата — хәрәкәт), драматургиянең трагедия һәм комедия б-н беррәтгәге төп жанрларының берсе. Максаты — шәхесне аның җәмгыять б-н катлаулы мөнәсәбәтләре аша күрсәтү Геройлар рухи үсү (формалашу) һәм әхлакый эзләнүләр процессында тасвирланалар. ләкин аларга. трагик геройлардан аермалы буларак, гадәттән тыш сыйфатлар хас түгел. Д. кискен каршылыклар, коллизияләр тудыруга омтыла, ләкин андагы конфликтларга, трагедиядән аермалы буларак, көчле киеренкелек хас түгел һәм алар ахыр чиктә уңай хәл ителергә дә мөмкин. Татар әдәбиятында беренче Д.лар — татар гаиләсе мәсьәләләренә багышланган Г.Исхакыйнын «Өч хатын белән тормыш» (1900). Г.Камалның «Бәхетсез егет» (1900-07) пьесалары. 20 йөз башында Г.Коләхмәтов («Ике фикер». 1906. -Яшь гомер». 1908) һәм Г.Исхакый («Алдым-бирдем». 1907: «Мөгаллим- . 1908: «Тартышу», 1908) Д.га иҗтимагый тормыш, шәхес һәм җәмгыять мөнәсәбәтләре мәсьәләләрен алып керделәр. Д.нын романтик (М.Фәизи «Кызганыч». 1914: Г.Исхакый «Мөгаллимә». 1913). психологик (Г.Исхакый «Зөләйха». 1917). тарихи (Ф.Туйкин «Ватан каһарманнары». 1912) һ.б. төрләре барлыкка килде. 1917 елдан соң Д. жанрында К.Тинчурин («Сүнгән йолдызлар». 1924). Ф.Бурнаш («Адашкан кыз». 1927). Һ Такташ («Югалган матурлык». 1929). Т.Гыйззәт («Наемщик». 1928: «Ташкыннар». 1938). эмиграциядә Г.Исхакый («Дулкын эчендә». 1938) актив язалар. Бөек Ватан сугышы чорында һәм аннан соңгы елларда Н.Исәнбәт («Мәрьям». 1944). М.Әмир («Миңлекамал». 1944.
Р.Ишморат («Үлмәс җыр». 1956) Д.лары иҗат ителә. 1960-70 елларда X.Вахит («Соңгы хат». 1966). Ю.Әминов («Минем җинаятем». 1968). Ш.Хөсәенов («Әни килде». 1970), Т Миннуллин («Үзебез сайлаган язмыш». 1972). А.Гыйләҗев («Я кайтырбыз, я кайтмабыз». 1975). И.Юзеев («Кыр казлары артыннан». 1976) һ.б. Д.ларында гади кеше язмышы, замана үзенчәлекләре чагылыш таба. 1980 еллар уртасыннан татар Д.сында конфликтның гадәттән тыш кискенлеге, шәхеснең эчке дөньясындагы каршылыкларга, халыкның рухи һәм милли тормышы мәсьәләләренә игътибар көчәю хас (Т.Миңнуллин «Илгизәр плюс Вера». 1991: «Шәҗәрә». 1998: И.Юзеев «Ак калфакның югалган чагы». 1991: Р Хәмид «Озын юлнын тузаны», 1986; 3.Хәким «Юләрләр йорты». 1996; М.Гыйләжәв «Бичура». 1989 һ.б.).
Әд.: Ахмадуллин А. Татарская драма-тургия. К„ 1993.
А. Г. Әхмәдуллин.
ДУМАВИ (псевд.. чын исем фамилиясе Тахтамышев Нәҗип Сибгатулла улы) (19.5.1883. Казан губ.. Чистай өязе Яна Дума а. — 3.5.1933. Үзбәкстан ССР Сәмәрканд өлкәсе Булунгур пос ), язучы, тәнкыйтьче, публицист 1894-1902 елларда Казанда яши. «Касыймия» мәдрәсәсендә укый, рус телен өйрәнә. Әстерхан балык промыселларында эшли, сонрак казакъларны укырга-язарга өйрәтә. 1904 тә армиягә алына һәм рус-япон сугышына җибәрелә, аннан яраланып, контузия алып кайта. 1905-07 еллардагы революция чорында төрле юнәлештәге («Азат». «Фикер». «Әлгасрелжәдид». «Казан мөхбире». «Йолдыз». «Өлфәт») газета һәм журналларда актив языша. Казанда яшәгәндә үзлегеннән белемен арттыра, фәнни һәм фәлсәфи әдәбият б-н кызыксына. Ш.Күлтәси хезмәтләрен өйрәнә Аннан соңгы елларда Чистайда (1904-05), Уралдагы шахтерлар яшәгән шәһәрләрдә (1906-07). «Буби- мәдрәсәсендә (1908-11) укытучылык итә. Мәдрәсә ябылганнан соң (к -Бубилар эше») башка мөгаллимнәр б-н бергә ун айга төрмәгә утыртыла. Азат ителгәч Рязань губернасындагы Вәрәки авылында балалар укыта. Күпсанлы укыту-педагогик һәм методик характердагы мәкаләләр, башлангыч мәктәпләр өчен дәреслекләр яза. хрес-томатияләр төзи. 1915 тә фронтка алына. 1917-21 дә мәктәптә, укытучылар әзерләү курсларында укыта, өяз мәгариф бүлегендә инспектор булып эшли. 1921-25 тә Яна Дума авылында яши. мулла, ахун—мөхтә- сиб вазифаларын башкара. Бер үк вакытта авылда ликбезлар курсларын оештыра, шунда дәресләр бирә. 1925 тә руханилык вазифасыннан баш тарта һәм 1927 гә кадәр Дагстан пед техникумында укыта. 1927-33 тә Үзбәкстанда яши. Сәмәрканд
псд ин-тында һәм төрле мәдәни-агарту оешмаларында эшли
Ижатынын башлангыч чорында Д. мәгърифәтчелек реализмы ысулы б-н феодализм калдыкларын, иске карашлы муллаларны һәм ишаннарны тәнкыйтьли, милли-колониаль изү күренешләрен сурәтли, шул чор җәмгыятендәге кимчелекләрне, социаль тигезсезлекне фаш итә («Кысла, Аккош. Балык», «Вәхшәт- мәдәният». «Көтүчеләр». «Татар» 1906). Мәгърифәтчелек идеалларыннан күнеле кайтып, Д. тормышны ижтимагый-со- циаль күзчектән тасвирлауга, тәнкыйди реализм рухында гәүдәләндерүгә күчә. Ул әсәрләрендә ач, жәберләнгән, изелгән халык массалары мәнфәгатьләрен чагылдыра башлый «Алпавыт жире», «Революция заманы» 1906; «Жир күмере казучылар», 1907).
Д.нын реалистик ижатына экспресси-онистик шигърият б-н тыгыз мөнәсәбәттә булу хас Бу үзенчәлек анык күп кенә әсәрләрендә чагылыш таба Д. үз заманын һәлакәт — ахырзаман б-н чагыштыра, күңелсез кара төсләргә буялган контрастлар, кискен эмоциональ бәяләүләр ярдәмендә социаль каршылыкларны күрсәтә. Халык тормышынын фаҗигачелегс шигърилектән ерак булган гупас ассоциацияләр һәм натуралистик гиперболалар ярдәмендә ассызыклана Рәхимсезлек, залимлеккә каршы ризасызлык белдерү йөзеннән Д. буяуларны куерта, күренешләрне куркыныч, дәһшәтле итеп сурәтли, геройларны гадәттән тыш авыр шартларга куя. Мондый реалистик фикерләүгә корылган экспрессив сурәтлелек кеше б-н мохит арасындагы социаль мөнәсәбәтләрне гәүдәләндергән шигырьләрдә аеруча күзгә ташлана («Эч поша, күнел болгана». 1906; «Жәй дә бегге. коз дә җитте», 1906)
1907-12 лә язылган күпсанлы шигырьләрендә Д 1907 ел 3 июнь гүн төрелешеннән соң патша самодсржавнясс һәм карагруһ монархиячел партияләр тарафыннан революционерларның рәхимсез ззәрлсклэнүен фаш итә («Себер». 1907, •Тавыш». 190Х). патша төрмәләрендәге тоткыннарның физик һәм рухи газапларын тасвирлый, халык бәхете өчен корә шеп, Себертә сөрелүчеләргә теләктәшлек белдерә («Мәхбүс». «Мәңгелек мәхбүс*. «Яз үтеп, җәйнең башы *. «Себер төрмәсендә тәрәзә рәшәткәсенә кунган кошны күреп ■>. 1908, -Мәхбүс». 1911. «Мәхбүс дустыма», 1912) Төрмә циклына караган аерым шигырьләре илдәге реакция. хәр- би-сәяси һәм полиция террорына каршы көрәшкә өндәгән җыр булып танылалар Рус-япон һәм 1 нчс бөтендөнья сугышы вакыйгалары «Сугыш* (1908). «Сугыш тәэссораты» (1916). «Ватан каһарманы, яки Агач аяк* (1916). «Болонка» (1917) әсәрләренең нигезендә ята Ал арда Д басып алу сугышларының кешелеккә
каршы юнәлтелгәнен күрсәтә, кан коюга каршы чыга, тылдагы крәстияннәрнен бөлгенлеккә төшүе турында ачынып сөйли Анын революция елларында азатлыкны татыган геройлары реакциягә бәддога укыйлар, бөтен нәрсә сатып атуга корылган капатат дөньясын гаеплиләр, кеше табигатенен кимчелекләреннән зарланалар («Төн». 1908. «Дөнья». 1908; «Үзенә бер төрле катле нәфес». 1912; •Бу да бер кинәш». 1912); толстойчылык тарафдарлары кебек шәхесне әхлаки яктан камилләшүгә, янаруга чакыратар («Дөнья кайчан ислах улыныр*. 1912). кайвакыт идеал эзләп, дингә дә мөрәҗәгать итәләр Д.нын рухани лирикасы «Коръән» (1912). «Мәэюскә» (1912). «Сәҗдә» (1912). «Коръәннең зары* (1914). «Бер генә секунд хатирәсе* (1914). «Гасд көне» (1914) шигырыәренлә ин югары ноктасына ирешә Кайбер шигырьләрендә «жир корты» булган кешене түбәнсетү дә сизелә («Жир кортлары», 1912), икенчеләренлә мескен, кол кешеләргә, Ницше фәлсәфәсендәгечә. кочле шәхес культы каршы куела, оченче бер очракта. Шәрекъ пантеистик поэзияссндәгсчә. кеше илаһилаштырыла. күккә чөелә («Син — кеше!». 1916)
1910 елларда Д иҗатында бер-бер артлы кешенен эчке дөньясын тасвирлаган. мәхәббәткә мәдхия җырлаган, анын җәмгыятьтән читләшүен күрсәткән, үткән тарихны зздеаллаштырып сурәтләгән романтик шигырьләр, поэмалар, хикәяләр. повестьләр дөнья күрә («Алла тигезли», 1912; «Болгар кызы Тойгы туташ», 1915, «Шәрекъ даһие», 1915. «Гыйшык трагедиясе». 1916). Бу чорда эгоистик һәм матди исәп-хисапка корылган буржуаз җәмгыятьмен рухи кыйммәтләрен француз мәгърифәтчесе Ж -Ж Руссо рухында тәнкыйтьләү дә көчәя («Серле тамчылар». 1912) «Юкка үлде» (1912) хнкәясснсн нигезендә Шопснгаузрнын «универсаль күнел гөшснкслсге»н һәм Ниншсның көчле рухлы кеше культын кабул итмәү ята
1907-17 елларда Д. Гарсб һәм Шәрекъ- нен Сократ. Платон. Аристотель. Фараби, Әбугалисина. Бэкон. Декарт. Дарвин. Руссо, Кант. Шопенгауэр. Ницше кебек философлар хезмәтләрен ойрәнә
Д. - татар романтик зстетнкасына һәм әдәбият белеменә нигезе салучы- ларнын берсе «Бер чөляхәзә* (1916). «Шәрекътан Гаребкә мөнәсәбәте белән» (1916) исемле мәкаләләрендә сәнгать һәм әдәбият фәлсәфәсен Д ззҗтимагый психологиягә таянып, ягъни халыкның рухи һәм әхлаки яшәү рәвешеннән чыгып анлага Ул психология исә түбәндәге факторлар б-н билгеләнә кан уртаклыгы (тумыштан килгән милли үзенчәлекләр), мохит (климат, социаль-сәяси шартлар), тарихи момент (традицияләр йогынтысы) Бу концепция исә культура тарих мәктә-
Ө. .к У » м
161
бснә нигез салучы, әдәбият һәм сәнгать фәлсәфәсен позитивистик карашлар һәм «кан берлеге* теориясенә таянып аңлатучы француз язучысы, галиме Ипполит Тән (1828-93) өйрәтмәләренә туры килә
Соңгы әсәрләренең берсе булган «Сонгы манара» (1928) шигырендә Д. авыл кешеләренең, большевиклар режимыннан куркып, дөрләп янган мәчеткә битараф карап торуларын күрсәтә. «Хәзерге татар руханилары һәм аларнын эшләре» (1929) китабында татар руханилары язмышын объектив рәвештә аңлатуга омтылыш ясый.
Әсәр.: Тормыш сәхифәләре К., 1985
Әд : Ганиева Р Думави Наджиб // Ислам на Европейском Востоке: Энцикл словарь К., 2004; Мәһдиев М «Таңатар, башланыр ак тормыш. » (НДумавинын тууына 100 ел) // Социалистик Татарстан. 1983. 19 май; Ганиева Резеда. Нәжип Ду- мавинын ижат сәхифәләре. К., 2003.
Р.К.Ганиева
ДУНАЙ Фаяз Хабибулла улы (псевд., чын фам һәм исеме Хисматуллин Фасих Хабибулла улы) (15.1.1936, Әлки р-ны Иске Алпар ав —22.5.2007, Яр Чаллы ш , туган авылында күмелгән), язучы, публицист, ТРның атказ. сәнгать эшлеклесе (1994) Казан ун-тын тәмамлый (1967). 1960-70 елларда район һәм республика газета-журналлары редакциясендә эшли. 1970 тән Чаллы шәһәрендә яши. “Белеп язуга ни җитә” (1990) әдәби-тәнкыйть, “Таңнарның кадерен белик" (1991) һәм “Иманнар какшаган дәвер” (1995)
очерклар, “Жанымнын әрнүләре" (1995) шигырь китаплары, "Сөюнең сынаулары бар” (1987) драмасы авторы. Д. ижаты социаль проблемаларның кискен куелуы белән характерлана, теле бай, образлылык хас.
Әд.: Хәмид Р. Әрнүләре дә якты // Казан утлары 1996, N1
ДУРБӘК (14 йөз ахыры — 15 йөз башы), үзбәк шагыйре. Йосыф пәйгамбәр турындагы Коръән сюжетына корылып билгесез авторның фарсы телендәге поэмасына нигезләнеп язылган романтик «Йосыф-Зөләйха» (Бәлх ш., Әфганстан, 1409) поэмасы авторы. Д. тасвирламасында сюжет үзенен дини төсмерен югалта, җанлы образлар, кичерешләр, көнкүреш детальләре б-н тулыландырыла Әсәр язучынын туган ягында булып узган реаль вакыйгаларны чагылдыра Поэманын керешендә автор ул елларда Бәлхтә хөкем сөргән катлаулы сәяси вакыйгалар турында җентекләп яза. Поэманын 16—17 йөзләргә караган нөсхәсе 1975 елда төмән татарларында табыла. Бүтән нөсхәләре Казан, Ташкент, Истаноул һәм Париж архивларында саклана.
Әсәр.: Юсуф и Зулейха Таш , 1980.
Әд : Бертельс Е.Э. Узбекский поэт Дурбек и его поэма об Иосифе Прекрас- ном //Дар. Таш , 1944; История узбекс- кой литературы. Таш., 1987 Т 1. Маллаев Н.М. Узбек адабиёти тарихи Тошкент, 1963. 1 кит.
Ш. Ш.Абилов.
Дәвамы киләсе саннарда