Логотип Казан Утлары
Публицистика

СУ ЯЗЫП, МАЙ ЧЫКМЫЙ


Без гомер буена алданып яшәдек. Дәүләт һәм хөкүмәт башында утыручы түрәләр авызыннан чыккан һәр сүз тормышның яхшырачагына, рәхәт заманалар киләчәгенә ышандыра килде. "Власть—советларга, җир—кресгияннәргә, халыкларга—тынычлык, ачларга—икмәк!” лозунгысы белән заманында большевиклар хакимият дилбегәсен үз кулларына алдылар. Әмма монын ахыры ни белән беткәнен беләбез. Сталин диктатурасы заманында совет демократиясе турында күп сөйләсәләр дә, халык үз хокукларын яклап тамчы да сүз әйтә алмады. Н. Хрушев сүзләренә ышанып, үткән гасырның сиксәненче елларында чак кына коммунизмда “яшәми” калдык. Ул монын барып чыкмасын үзе дә анлап алды һәм халыкны алдаунын башка юлын тапты Американы жан башына ит җитештерү буенча куып җитәбез һәм узып та китәбез, дип күкрәк какты! Монын белән дә эш пешмәде.
Хакимияткә Л. Брежнев килгәч, тиздән азык-төлек проблемасын хәл итәбез, дип оран салды ул. Тик өйрәсе сыек булып чыкты. Тагын алдандык. СССР вакытында да без чит илләр күзенә карап тордык. Бүген дә баш-аягыбыз белән шуларга бәйле. Колхоз базарлары, супер һәм гипермаркет киштәләре чит ил ашамлыклары белән шыплап тутырылган. Үзәк матбугат язмаларыннан күренгәнчә. Россия итнен 40 процентка якынын читтән кертә икән. Сыер, дунгыз ите генә җитмәгән, хәзер Австралиядән көнгерә ите дә киләчәк диләр. Килсен, колбасага ул да ярап торадыр Монарчы авыл хужалыгына игътибар шунын чаклы гына булды. Сонгы вакытларда агропромышленность комплексына, аны үстерүгә йөз белән борылу сизелә. Безнен Татарстанда җитештерелгән ашамлыклар үзебезнеке үзебезгә житә дисәк тә, иш янына куш дигәндәй, чит илләрдән, Россиянен кайбер башка төбәкләреннән килгән ризыклардан башка кыенга туры киләчәк. Әгәр дә мәгәр авылда калган халык, шәхси хуҗалыклар терлек асрамый башласа яки ниндидер сәбәпләр белән чит илләр безгә азык-төлек бирүне туктатса, төп башына утырып калуыбыз да бик ихтимал. Инде дә авыл хуҗалыгын үстерү турындагы вәгъдәләр коры сүз генә булып кала күрмәсен.
Совет власте соңгы сулышын алырга куп калмаган бер вакьггта хакимияткә килгән М Горбачев та вәгъдәләрне мулдан сипте. Шуларнын берсе—2000 елга кадәр һәр гаиләне бушлай фатир яки аерым йорт белән тәэмин итәчәк иде. Горбачевтан сон илдә инде ике президент алышынды, торак белән ил халкын тәэмин итүгә килгәндә, әле һаман да хәлтәр шәптән түгел. Йортсыз-жирсез гаиләләрнең чуты-исәбе юк.
Түрәләрнен мондый вәгъдәләргә юмартлыгын беренче көннәреннән үк яна демократик Россия дә татый башлады. Б. Ельцин 1991 елда, бәяләр күтәрелсә, рельска ятам, диде. Ул хакимлек иткән вакытта да бәяләр күтәрелә торды, халыкның эшләп җыйган акчалары янды, дефолт дигән нәрсә 1998 елда илне кризис хәленә китереп терәде. Тик Борис Николаевич нишләптер рельска ятмады... Бәяләр Россиядә бәйсез булын чыкты, алар ай үсәсен көн үсә. Мәскәү Кремлендә ашамлыкларга бәяләрне туктатып тору яки вакытлыча “авызлыклап" кую турында күпме генә сүз болгатсалар да, монардан сукыр бер тиен дә файда чыкмады Бәяләрне базар көйли дигән сылтау белән хөкүмәт бу эштән читләште.
Түрәләрнең, тормыш яхшыга үзгәрә, ярлылар саны кими, диюләренә дә ышануы кыен Аларныкы үзгәрә, монысына ышанып була. Дәүләт Думасына үткән сайлаулар алдыннан Федерация Советы рәисе, “Гадел Россия" партиясе лидеры Сергей Миронов болай дип белдерде: “Министр гаиләсендә берничә миллион доллар торган чит ил машиналары һәм аерым йортлар каян килә9 Министрлар аз акча алмыйлар, ләкин шундый зиннәтле күчемсез милек сатып алу өчен бу гына җитми" Россиядә миллиардерлар үрчеп кенә тора. Шул ук вакытта ярлылар да хәттин ашкан. . 2007
елла Татарстанда уртача хезмәт хакы айга 12 мен сум тирәсе тәшкил иткән Россиядә ул—14.4 мен сум. Ләкин бу саннар чын дөреслекне чагылдырмый Айга 4000-5000 сум алган табиблар, укытучылар, китапханә хезмәткәрләре кебек аз хезмәт хакына эшләгән кешеләрнеке белән чит илләрдә үзләренә зиннәтле йортлар салган, футбол командалары, яхталар, самолетлар сатып алган байлар, еллык кереме берничә миллион доллар белән исәпләнгән түрәләр акчасын кушып уртачасын чыгаргач, бәлки, шулай буладыр да ул. Бүген байлар белән ярлылар керемен чагыштырсан— жир белән күк арасы Бездәге хезмәт хакы Көнбатыш илләрендәге бизмәнгә якын ла килми Мәсәлән. Америка Кушма Штатларында хезмәткәрнең уртача айлык кереме 4 мен доллардан артык. Евросоюз илләрендә 2,5 мен евролан күбрәк. Бездә ул—500 доллар чамасы. Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә. Россиядә 22.3 миллион кешенен кереме яшәү минимумыннан да кимрәк һәр җиде кешенен берсе ярлы дигән сүз. Шуңа карамастан, һаман да ике сүзнен берендә Россиянен икътисади хәле яхшыра, тормыш шартлары әйбәтләнә, дип күзгә төтен җибәрә торалар.
Сайлаулар җиттеме, вәгъдәләр күктән янгыр кебек ява! 2007 елда Дәүләт Думасына сайлауларга әзерлек барышында кайбер партия лидерлары, ин аз пенсия айга 6 мен сум булачак, ул тиздән кимендә 12 менгә җитәчәк, дип берсеннән- бсрсе уздырып, бик юмарт вәгъдәләр өләштеләр. Пенсионерлар андый алдауларга күнеккән инде. Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министры Т. Голикова 2008 елнын гыйнвар ае пенсиясен 2007 елнын декабрендә бирәбез дип ышандырды Бу да стенага борчак агу кебек кенә булып чыкты Югыйсә финанс министры А Кудрин, акчабыз бар. дип мактана Ник булмасын, стабилизация фонды (хәзер регерв фонды диләр) акчасы гына да триллион сумнар белән исәпләнә Елга ике-еч яки оч тапкыр пенсиягә өстәгән акчаларын инфляция “ашап" бетерә Ә Россиянен Пенсия фонды кайбер төбәкләрдә үзенсн филиаллары өчен зиннәтле биназар төзергә акча таба. Моннан дүрт ел элек үк пенсионерларның пенсиясен яшәү минимумына җиткерәбез дисәләр дә. анысы да коры вәгъдә булып катлы 2007 елда сайлаулар ашыннан шул ук сүзләрне кабатладылар. Бу чираттагы аллашу идеме, әллә сайлау алды уены гына булдымы?
Әмма түрәләр үзләрен алдатмыйлар. Алар оклалнын 75 проценты күләмендә пенсия ала һәм алачаклар. Гали гражданнар очен исә ул хәзер ургача хезмәт хакынын 24 проценты күләмендә генә каралган Димәк, түрәләр уйлавынча, гомуми эшкә табиб, укытучы, галим, крсстиян. язучы, рәссам керткән өлеш бик бәләкәй булып чыга. Депутат әфәнделәргә чит илләр тәҗрибәсенә күз сату зыян итмәс иде Швеция. Германия һәм Швейцарияда хезмәт хакынын 60 проценты. Австрия һәм Чехияле 80 проценты күләмендә пенсия түләнә Бу илләрнен пенсионер.тары вндсокамсраларын. фотоаппаратларын асып, дөнья буйлап нигә әле сәяхәттә йөрмәсеннәр икән'
Реформалар үткәрәбез, озакламый яхшы яшәрбез, дип тә безне йомшак җәеп катыга утырттылар Аграр үзгәрешләр, торак-коммуналь хуҗалыгына реформа, мәгариф реформасы, пенсия реформасы, сәламәтлек саклау реформасын үзгәртү — болар барысы да тагын кайчанга кадәр дәвам итәр, исән кешеләр бер игелеген күрерме, белгән юк.
Ләкин реформалар унышлы бара дип әйтергә тет әйләнми Горак коммуналь хуҗалыгына реформа, мәгьлүм булганча, тарифларны күгәрүгә генә кайтып ка.глы Хәзер сәламәтлек саклиу системасына реформа да шушы юлга кереп бара, ягъни медицина хезмәте күрсәткәннәре очен акча янчьпынны капшап карарга туры киләчәк.
Әлбәтгә, сәламәтлек саклау системасын, һичшиксез, үзгәртергә кирәк
Шуна да дәүләт медицинаны финанслауга акчаны арпырды Тик бу аткәдә зшне яхшырту очен ул гына җитәрлек түгел АКШга. халык гүтәгән акчаларны да кертеп исәпләсәң, эчке тулай продуктның 15 проценты медицинага тотыла Евросоют илләрендә ул-8-11 процент. Россиядә нибары -4.3 процент Жир йөгендә бу тармакны Боскбритания. Куба. Норвегия кебек дәүләт кенә финанслый торган илләр дә бар
Без ни әйтсәләр, шуна ышанып яшәгән халык Коррупциянең тамырын корытабыз, дигеннарена кайчан инде Әлем бозмын урыныннан кузгалганы юк.
Югыйсә Россия коррупциягә муеннан баткан. Ничек кузгалсын ди. Шушы көнгә кадәр Дәүләт Думасы коррупциягә каршы закон кабул итмәгән. Ришвәтчеләр исә чүп үләне кебек “үрчеп" кенә тора. Телевизорны борып куйган саен зур-зур түрәләрнең ришвәтчелектә гаепләнеп кулга алынулары турында белеп торабыз ич. Казаныбызда да ришвәт алып “танылучылар" турында ишетеп торабыз. Бу яктан кайбер югары уку йортлары “кара исемлек"кә керде.
Безне кемнәр генә һәм ничек кенә төп башына утыртмый. Карагыз, нинди ризык ашыйбыз, нинди дару эчәбез? Ни әйтсән дә. Совет заманындагы кебек контроль бетте. Базарга нинди генә ашамлыклар, хәтта организм өчен куркынычлы һәм зарарлы ризыклар үтеп керми. Яшерен цехларда җитештерелгәннәре дә, әллә нинди консервантлар кушылганы да сатуга чыга тора. Әнә күптән түгел Мәскәүдә матур кәгазьләргә төреп, пальма агачы мае белән үсемлек майлары кушылган акмай сатучыларны эләктерделәр.
Брынцалов фирмасы ясап чыгарган 200 тонна даруның куллану өчен яраксыз дип табылуы үзе генә дә ни тора?! Бу тонна белән үлчәнә торган бәрәнге яки ашлык, шикәр комы гына түгел. Дару! Чит илләрдән дә танылган фирмалар маркасы белән ялган дарулар керүе турында үзәк матбугат һаман язып тора.
Тәмәке тартучыларны да төпсез көймәгә утыртучылар бар икән. Калининград өлкәсендә яшерен цехта сигарет ясап сатучылар тотылган.Болай да тәмәкенең зарары турында сөйләп торалар, инде менә тагын да зарарлыракларын ясап чыгара башлаганнар. Тукай әйтмешли, берәүләр алдый, икенчеләр алдана.
Үткән гасырнын туксанынчы елларында алдаучыларның яна буыны үсеп чыкты. Башта без мескеннәрне ваучерлар белән бик шәпләп кәкре каенга терәтеп куйдылар. Һәркем “Волга" машинасына ия булачак, дип күңелләрне үстереп җибәрделәр Бәхетсезгә жил каршы, монысы да барып чыкмады. Шуннан сон МММ.' Русский дом Селенга". “Властелина". “Хопер-Инвест" кебек мошенниклар оялаган банклар, фондлар, компанияләр барлыкка килеп, безнең шикелле ачык авызларны тагын агач атка атландырдылар. Остап Бендер гражданнарны алдаунын 400 ысулын белгән, ә безнен заман мошенниклары Остап Бендердан да уздырып җибәрделәр. Болар берәү-икәү генә түгел, чамасыз күп һәм чиктән тыш оятсыз булып чыктылар. Мәсәлән, берише, мин табиб дип медицина ярдәме күрсәткән булып, халыктан акча җыеп йөрсә, икенчеләре, мин адвокат, дип. юриспруденциянең ни икәнлеген белмәгән башы белән кайбер нечкә күңелле кешеләрдән акча каезлаган. Казанда торак алабыз дип куана-куана актык акчасын түләгән халыкны фатирсыз калдырган фирма, компанияләр дисенме тагын...
Безнең инде коммунизм төзисебез юк. Ит-сөт җитештерү буенча Американы да куып җитеп, узып китәргә җыенмыйбыз, һәр гаиләне фатир белән тәэмин итү турында күп сөйләсәк тә. әлегә бу проблеманы хәл итү кулыбыздан килми. Ашамлыкларга бәяләрнең артуына ризасызлык белдереп рельска ятам дип торучы да күренми Без бары тик башкалар кебек муллыкта яшәргә, алдашуларны, коры вәгъдәләрне бер якка куеп, яхшы гомер кичерергә телибез.
Су язып, май чыкмый, дигән борынгылар. Күпме генә алдашма, ялганың барыбер бер тотыла. Чөнки гамәли эшләр белән ныгытылмаган, тормышка ашмастай коры вәгъдәләр, буш сүзләр яхшыга китерми.
Зур түрәләр моны кайчан аңлар икән?
Мөнир АБДУЛЛИН