Логотип Казан Утлары
Публицистика

СИБГАТ ХӘКИМ АРХИВЫ


һәр язучынын ижат эшчәнлегендә берничә катламны аерып чыгарырга мөмкин Барлык укучыларга да мәгълүм һәм һәркем таныша ала торган катлам—ул атбәттә. анын басылып чыккан әсәрләре Ә бит әдәби әсәрләр үхтәре ин башта әдипнең күнелсндә ярала Язучынын үзе генә белгән күнел кичерешләре, көтелмәгән ачышлары, ягъни башкалар хөкеменә бирелми торган эчке халәте, фикер-хис т>7 барышы икенче катламны тәшкил итә Болардан тыш шулай ук ижат лабораториясе белән турыдан-туры бәйле булган әдипнен уйлануларын, күзәтү-эзләнүләрен туплаган эш дәфтәрләре, көндәлекләре һәм әлбәттә инде әсәрләренен кәгазьдәге үссш-үзгәрсш өлешен чагылдырган кулъязмалары—тагын аерым бер катламны барлыкка китерәләр Сонгысы бербөтен буларак шәхси архивларның нигезен хасил итә. Ижат манерасыннан, кулъязма әдәбиятка субъектив мөнәсәбәттән чыгым язучыларнын шәхси архив материаллары күләм һәм жанр ягыннан да төрле була Мәсәлән, бер тип язучылар ижат эшчәнлегендә көндәлекләр алып бару, куен дәфтәрләренә фикер, тормыш картиналарын теркәп баруны мөһим дип санасалар, икенчеләре монын кирәксез нәрсә булуын белдерәләр Шулай ук шәхси архияларнын күләме объектив сәбәпләр, аерым алганда, янгын, югалу һ б нәтижәсендә лә азаерга мөмкин Әмма шунысы ачык әдәбият фәне өчен шәхси архивлар—бик күп мәгълүмат бирә торган гажәеп кызыклы, мөһим чыганак
Күренекле татар шагыйре Сибгат Хәкимнең ижат итү үзенчәлекләрен, стиль алымнарын, идся-эстетик карашларын, аерым әсәрләренен туу тарихын өйрәнүдә дә шәхси архив материаллары нык ярдәм итә Бу чыганаклар тулысынча “Казан" милли мәдәният үзәгенен Милли мәдәният музее фондында саклана. Архивны бирегә 1993 елда шагыйрьмен хатыны Мөршидә Вилданова-Хәкимова тапшыра
**С. Хәкимнең музейларга карашы үтә житди һәм жаваплы. ә музей хезмәткәрләренә карата бик жылы һәм ихлас иде Ул күп мәртәбәләр әдәби кичәләрдә чыгышлар ясады, шигырьләрен укыды, музейнын гыйльми совет әгъзасы буларак һәрвакытта да үэенен төпле фикерен әйтә килде".—дип искә яла музей хезмәткәре И Минһажсва
Архивның күләме чагыштырмача бик зур—4 492 саклау берәмлегеннән гыйбарәт Аларны, гомуми характеристика биреп, гүбәндәгечә төркемләргә мөмкин № Материал- чыганакларның зчтатеге Материал-чыганаклар кайсы елларга карый Саклау берәмлекләре 1 Блокноттар 1949 -1986 13407 1-153 2. Шигырьләр 1938-1985 13407/154-180 Поэмалар 1948-1983 1.3407 181-193 4 Тәржемаләр 1940-1985 13407 194-238 5 Публицистика 1948-1980 13407/239-271 6 Документлар, истәлекләр 1939-1983 13407 272-346 7 Фотографияләр 1944-1986 1340’ 347-481 8 Хатлар (ү1 к\ 1ы белән язылган) 1943 1985 1340’, 482 518 9 Ялчылардан ки нән хатлар 1940 1986.198" 1340’ 519 1058 10 Тәрҗемәчеләрдән килгән хатлар 1950- 1986 13407 1059-1465 II Башка республика язучылврыннан килгән катлар 1950-1984 13407/ 1466-1554 12. Башкорт.ш язучыларыннан килгән хатлар ______________ 1940-1985 13407/1555-1631 13 Тәнкыйтьче, галим, мохәрриртәрлән кинән хатлар 1949-1986 13407/ 1632-1694
14 Язучылар берлегеннән килгән хатлар 1954-1985 13407/1695-1838 15. Мәдәният эшлеклеләреннән килгән хатлар 1950-1985 13407/ 1839-1994 16. Дуслары, якташларыннан килгән хатлар 1949-1985 13407/ 1995 -2270 17. Туганнарыннан килгән хатлар 1946-1980 13407/2271 -2365 18 Фронтташ дусларыннан килгән хатлар 1945-1985 13407/2366-2424 19 Укучылардан килгән хатлар 1950-1980 13407/2425-2649 20. Мәктәп, мәдәни-мәгьрифәт оешмаларыннан килгән хатлап 1952-1985 13407/2650-2824 21 Китап нәшриятларыннан килгән хатлар 1950-1985 13407/ 2825-2968 22. Газета редакцияләреннән килгән хатлар 1941-1986 13407/2969-3158 23. Хөкүмәт учреждениеләреннән килгән хатлар 1954-1982 13407/3159-3307 24 Чакыру, телеграммалар 1950-1980 13407/ 3308-4002 25 Шәхси әйберләре 13407/4003-4029 26 Котлау адреслары, мактау грамоталары 1975. 1981 13407/4030-4039 27. С. Хәкимнен китаплары 1938-1986.1991 13407/4040-4082 28. С Хәкимгә автографлары белән бүләк ителгән китаплар 1939 -1986 13407/4083-4492
Таблицадан күренгәнчә, әлеге материаллар С. Хәкимнең дистә еллар дәвамындагы иҗат биографиясен һәм әдәби эшчәнлегенен ни дәрәжәдә киеренке икәнлеген күзалларга ярдәм итә. Архив материаллары арасында әсәр кулъязмалары, блокнотлар, хатларның булуы иҗат лабораториясен өйрәнүдә аеруча мөһим.
Язучыларның ижат эшчәнлегендә көндәлекләр һәм әдәби әсәргә чимал булырдай язмалар үзләренә бер урын алып тора. Гадәттә аларны берләштереп куен дәфтәрләре дип тә атап йөртәләр, һәр әдипнең куен дәфтәрләренә үзенчә исем кушкан очраклар да билгеле. Мәсәлән, О. Бальзакта ул—“Сюжетлар, фрагментлар, фикерләр”, Ә. Фәйзидә—“Идеяләр, сюжетлар”, Г. Ахуновта—“Амбар кенәгәсе”. Шул ук вакытта бу язмалар, ижат процессы кебек үк, һәр авторнын үзенә генә хас үзенчәлекләргә дә ия: мәгълүматны туплау рәвеше, күләме, хронологиясе һ. б. Алар теге яки бу язучының ижат барышында тоткан урыны, әһәмияте белән дә аерылып торалар.
Шәхси архив материалларыннан күренгәнчә, С. Хәкимнең кулъязма мирасында кыйммәтле һәм әһәмиятле өлешен эш дәфтәрләре тәшкил итә. Алар, нигездә, төрле форматтагы блокнотлардан (куен дәфтәрләреннән) гыйбарәт. Күбесе 14x20; 14,5x20,5 форматлы. Шулай ук арада альбомнан кисеп ясалганнары да бар.
Эчтәлек ягыннан әлеге язма материалларны нинди жанрга кертеп карарга сон? Аларнын беркадәр үрнәкләре С. Хәкимнен 1988 елда басылып чыккан "Яшә, борчулы жаным" җыентыгында тупланып бирелгән һәм әлеге хезмәтнең аннотациясендә “Бу китапка анын ... әдәби-публицистик язмалары һәм көндәлекләре җыеп бирелде”1, дип язылган. Әмма бу язмаларны көндәлекләр дип атау бик үк дөреслеккә туры килми. Гомумән, әдәби язмаларда, тәнкыйть мәкаләләрендә “куен дәфтәре" белән “көндәлек”не тиңләштерү, бер үк мәгънәдә белдерү очраклары бар.
Көндәлекләр өчен язмаларның даталануы һәм даими рәвештә алып барылуы, аларнын электәге түгел, ә агымдагы вакыйгалар һәм халәтләр белән бәйле булуы шарт. Көндәлекләрнең төп жанр үзенчәлеге вазифалары белән билгеләнә. Мәсәлән, О Г. Егоров бу караштан “Дневники русских писателей XIX века"* 2исемле хезмәтендә көндәлекләрне өч төркемгә аерып күрсәтә. Беренчесенә авторларнын психологик үзенчәлеген чагылдыручы язмалар керә. Мондый көндәлекләр яшь чакта языла башлый. Иң күпсанлы икенче төркемне исә язучыларның яшь вакыттан ук тотынган тормыш елъязмасы тәшкил итә. Өченче төркем—мондый язмаларга карт көнендә керешкән каләм ияләренең көндәлекләреннән гыйбарәт. Еш кына бары тик үзләре өчен генә язылганнарны да һәм кин матбугатка тәкъдим ителгәннәрен
' Хәким С. Яшә,борчулы жаным Публицистика (1979- 1986),Блокнотлар (1954 — 1986) С. Хәким. Казан: Тат. кит. нәшр.,1988.—Б. 2
2 Егоров О.Г. Дневники русских писателей ХГХ века. нсследование О. Г. Егоров. — М : Флинта: Наука,2002. — 288с.
дә көндәлек дип атыйлар. Мәсәлән. “Идел” журналында X. Туфаннын 1963 елгы көндәлекләреннән китерелгән өзекләрне3 укыгач, алар шагыйрьнен үзе өчен генә язылган сыман тоела. Тезислар формасындагы кыска-кыска җөмләләр. кайбер исемнәрнен хәрефләр белән генә бирелүе шул уйга этәрә. Ә менә Т Миннуллиннын “Утырып уйлар уйладым" исемле китапларындагы төрле елларда көндәлек формасында язып барган тормыш, заман, кешеләр турындагы уйланулары күзәтүләрен кин жәмәгатьчелек игътибарына да җиткерергә теләве ачык күренә Автор аларны “әдәби эшкәртмичә" генә укучыга сөйләп бирәсе килә4, дисә дә. жөмләләрнен төзек, фикерләрнен анык, вакыйгаларның эзлекле булуы язмаларның шулай да редакиияләнгәнлегендә шик тудырмый.
Дөрес, аерым жанрны тәшкил иткән көндатекләргә хас сәхифәләрне С Хәкимнен куен дәфтәрләрендә дә очратырга мөмкин Кайберләрендәге язмалар периодик рәвештә даталанган һәм агымдагы вакыйгаларга бәйле рәвештә туган. Күп очракта аларнын вакыты шагыйрьнен туган авылы Күлле-Кимегә кайткан яки төрле сәяхәттәге чаклары белән туры килә.
“С. Хәким иҗатына төп илһамны авылдан, туган җиреннән ала. Елнын һәр җәендә, гадәттә сабан туйлары вакытына туры китереп, ул авылга кайта. Анда ул һәрвакыт көтеп алынган кадерле кунак."—дип искә ала М Шабаев үзенен истәлекләрендә.' Әйтик, шагыйрьнен 1959—1960 еллар белән искәртелгән бер блокнотында 1959 елнын 11 июненнән 5 июленә кадәр даими даталанган язмалары урын алган. Биредә чордашларының портретлары, авыл тормышының үткәнен искә төшерү һәм бүгенгесе турында уйлану нәтиҗәсендә туган күнел кичерешләре, туган җир табигате белән ассоциатив бәйләнештә барлыкка килгән фикерләр дә геркатгән Алар әдипнең кайбер шигырьләренең башлангыч уй-нияте. шигъри фикернен тууына сәбәп булган этәргечләр турында да сөйли. Мәсәлән, шундыйларның берсе: "Җирдән бик күп давыллар узды. Октябрь давылы. Гражданнар сугышы. Бөек Ватан сугышы һ. б. Безнең ил тормышында күп үзгәрешләр булып узды Давыл чәчәкләре күп нәрсәне искә төшерә, уйландыра, тормышның гел көрәштән торуының символлары алар. Давылдан сон тормышнын яхшыруына халыкнын өмете зур. 30 06. 59"‘. Халык романтикасы белән сугарылган сары чәчәкләр белән очрашу шагыйрь йөрәгендә тирән эз калдыра һәм сугыш, тынычлык турындагы “Давыл чәчәкләре" шигырен язуга этәргеч бирә:
Җир остеннон күпме давыл узды.
Бетерелде күпме өерме.
Утыра шомлы давыл чәчәкләре.
Куркам чиктер якын килергә
Әмма алда әйтелгәнчә әлеге конкрет мисалларга таянып. С. Хәкимнең куен дәфтәрләрен эчтәлек ягыннан көндәлекләргә кертеп карау дөрес булмас. Бу очракта, аларны (көндәлек) эш язмалары дисәк, отышлы шикелле Чөнки куен дәфтәрләрендәге язмаларның күбесе шигъри вариантлар рәвешендә, шагыйрьнен шигъри текст өстендә эшләү барышын чагылдыра, яисә ижат процессы өчен чимал булырдай вакыйга-күзәтүләр. обраэ-сурәтләр. легальләрдән гыйбарәт Поэмалар ижат итү нияте туган очракта, ул аерым дәфтәрләр башлаган һәм анда язылачак әсәргә кагылышлы материалларны, уй-фикерләрен, җентекле планнарын, беренче сызымнарын теркәп барган
Шагыйрьнең ижат стиле хакында куен дәфтәрләре лә күп мәгълүмат җиткерәләр С. Хәкимнең шәхси архивында сакланган куен дәфтәрләре дә үзенчәлекләргә ия Андагы язмаларның күп очракта, билгеле бер тәртиптә булмыйча, аерым-аерым * •
Туфан X " Консм очен түгел.илем ечен \ Туфан Идел 2000 V' М Б 60 Ы
* Миннуллнн Т Утырып уйлар уйладым Көндәлекләр Т Мнннуллин Казан Тат кит
натр.. 1997 Б 3
» Таныш еянкелор: С Хокнм турында мстолек.юр Толүчслврг М Вилданова-Хаки мом. Р
Хакнмпп Кдлдн Тат кит натр 1996 И 180
• Шагыйрьнен шохси архивыннан
' Хоким ( Шигырьдер I Хаким Кд-шн Тат кит нашр 1976 Ь 228
урыннарда теркәлүе әдипнең анына килгән яна уй-фикерләрне, детальләрне тизрәк кәгазьгә төшереп калдыруын күрсәтә. Чөнки әдип аңындагы ижат барышы катлаулы, үзгәрүчән һәм ул хәтердә тулы, бербөтен килеш сакланмаска да мөмкин. Шуна күрә куен дәфтәре хәтергә ярдәмче роль үти. С. Хәким дә күзәтүләрен, тәэсир иткән вакыйгаларны үзенә генә аңлаешлы рәвештә берничә сүз яки жөмлә белән теркәп барган. Алар, шагыйрь өчен күп нәрсә турында сөйләсә дә, читтән укучыга беренче карашка эзлекле мәгълүмат бирми.
Шул ук вакытта шагыйрь үзенең язмаларында иркен ориентлашкан булса кирәк. Кайчакта билгеле бер өлешләрне аерып алган, отышлы урыннарны "♦"тамгасы белән билгеләгән. Аерым блокнотларда билгеле бер эзлеклелекне дә күрергә мөмкин: ин элек язылачак әсәрләрнең уйланмалары теркәлә, соныннан шигъри текст буларак жанланганнарынын мөстәкыйль, бербөтен хәленә килгәнчегә кадәрге үсеш-үзгәреше чагылыш таба.
Эш дәфтәрләрен С. Хәким бөтен ижади гомере дәвамында алып барган. Аларда әдипнең ижат юлы, рухи үсеше күренә. Ижат өчен аларнын мөһим чыганак булып хезмәт итүләре гажәп түгел, чөнки бу язмаларда әйләнә-тирәгә мөнәсәбәт, тормышнын эченә үтеп керү дә чагыла.
Кулъязмалар—ижат лабораториясен ин тулы чагылдырган материаллар. Болар— әсәрләрнең караламалары һәм чиста нөсхәләре, басмаханәләргә тәкъдим ителәсе текстлар.
Әсәр бинасын әдип сүзләрдән кора. Сүз әдәби әсәрнең төзү материалы булып хезмәт итә. Әдәби әсәрдә һәр күренешне тик үз сүзе белән, бары тик шул предметны, билге, гамәлне анлата торган тәгъбир ярдәмендә генә белдерергә мөмкин. Монын өчен әдиптән телне бар күләмендә, бөтен тирәнлегендә белү сорала8. С. Хәкимгә дә шигырьләрендә кирәкле сүз куллану, алыштыргысыз, урынлы гыйбарә уйлап табу өчен шактый эзләнергә, тырышырга, телнең мәгънә төсмерләрен белеп, ашап эш итәргә туры килгән. Монын шулай булуын архивында сакланып калган күпсанлы кулъязмалар раслый. Бу чыганаклар һәм андагы үзгәреш-төзәтмәләр шагыйрьнең шигъри сүз өстендәге эшчәнлеген тулырак өйрәнергә ярдәм итә.
Әдипнең архивындагы кулъязма чыганаклар белән таныша башлауга, игътибарны ин элек эре хәрефләр белән өстән аска таба бераз авышрак язылган тезмәләр, жөмләләр жәлеп итә. Гүя. шигъри әсәрләрендәге кебек, хисләр кәгазь битләренә сыеша алмый. Шул ук вакытта жөмләләр кыска, тирән мәгънә сыйдырганнар, шагыйрьнең ин кирәклесен генә әйтергә теләгәне сизелеп гора.
С. Хәким ижади эшчәшегенен кулъязмалар этабы, бик сирәк очракларны искә алмаганда, ике баскычтан: каралама һәм чиста тексттан тора. Анын кулъязмалары төзәтмәләр белән чагыштырмача артык чуарланмаган. Беренче карашка шулай, әмма бу шагыйрьнең шигъри бөтенлеккә, төгәллеккә ирешү юлында үзгәреш-төзәтматәр аз кертүе турында сөйләми. Чөнки, караламалардан күренгәнчә. С. Хәким текст өстендә эшләүгә караганда, аны янадан күчереп язуны кулайрак тапкан. Текст азрак сызгалана башлауга. С. Хәким чираттагы үзгәрешен кертү өчен, алда язылганнарны тулысынча кабат кәгазьгә төшергән. Шигъри әсәрләрен язганда, ул аерым юл. строфалардагы төзәтмәләр белән генә чикләнеп калмыйча, тулы бер эзлеклелектән. бәйләнештән чыгып эш итә.
Теге яки бу язучының ижат лабораториясенә үтеп керүдә хатлар, шулай ук. көндәлекләр, (көндәлек) эш язмалары һәм кулъязмалар дәрәжәсендә, ышанычлы материаллар. Чөнки эпистоляр язмаларда шәхес тулысынча ачыла.
Әдип—хатларында үз табигыйлегендә кала: үзеннән көчлерәк тә була алмый, үзеннән кечерәк тә булып күренми—ничек бар, шулай.
Гадәттә, әдипләрнең үз куллары белән язган хатлары шәхси архивларында аз сакланып кала. Бу С. Хәкимдә дә ачык күренә. Биредәге үзенә юлланган хатлар белән чагыштырганда, аларнын саны күпкә аз. Чынлыкта исә шагыйрь ижатташ дуслары, бигрәк тә яшь язучылар, башка сәнгать әһелләре белән аралашып, хат алышып яшәгән. Сонгы елларда аларнын кайберләре адресатларының истәлекләрендә, яисә
” Хагипов Ф М Әдәбият теориясе: Югары уку йортлары, педагогия училищелары, колледж
студентлары өчен кулланма Ф М. Хатипов —Казан: Мәгариф.2000 Б 306
вакытлы матбугатта лөнья күрде. Әйтик, анын артист А. Арслановка4 һәм композитор С. Садыйковага"’ юллаган хатлары
Шамил Маннапов анын хатлары турында хаклы рәвештә: “Эре. ачык хәрефләр, кәгазь битен тарсынгандай, аска таба шуышканнар. Сүзгә саран, фикергә бай. кысылган пружина сыман тыгыз жөмләләр. Ин кирәклесен генә әйтергә ниятләү сизелеп тора Бу хатларны язган кулны башкалар белән бутау һич мөмкин түгел”— дигән нәтижә чыгара'
Хатлар С. Хәкимнен олы жанлы һәм тынгысыз шәхесен бик тә дөрес чагылдыра Бу эпистоляр язмаларда әдипнен әдәби-эстетик карашлары, шигъри осталыгын һәм ижат барышын чагылдырган фикерләре лә урын алган. Мәсәлән, түбәндәге өзектә шагыйрь каләменә бер иш әсәрләрнең чагыштырмача жинелрәк бирелүе, ә кайберләренен исә күп көч, озак этләнүләр таләп итүе күренә “Айрат1 Сезгә әйткән шигырьне жибәрәм. басылмаган, яна Бик яратып яздым, бер көндә яздым, күтәренке рух белән Аннан сон Муса турында бер шигырьгә тотынган идем, монысы кебек тиз генә язып ташларга дип. Юк. энем, һәрвакыт алай булмый икән Бер атна маташтым, кул селтәдем.. Табылса табыла, табылмаса берни эшләп булмый, хет ярыл.. 08. 10.1980"11.
С. Хәким ижатынын үзе исән вакытта ук укучылар тарафыннан жьпы кабул ителүе болай да күпләргә мәгълүм. Ә менә шул турыда замандашларының, аеруча ул вакытларда әдәбиятка яна аяк баскан яшь язучыларга шагыйрьнең ни рәвешле тәэсир итүе, әсәрләренең ничек кабул ителүен хатлардан укып танышу С. Хәким шигъриятенең тәэсир көче, халыкчанлыгы хакында тагын да җитдирәк уйланырга этәрә. Әйтик, шагыйрә С Сөләйманованын әдипкә юллаган хаты Биредә ул бер әсәр аша гына да С. Хәким ижатынын поэтик көчен югары бәяли
“Казан утларьГнда чыккан көтүче турындагы шигырь (С. Хәкимнен авылдашы Фоат Әхмәтшинга багышлап язылган “*•* Кайта ул көтү алдыннан" (1976) шигыре - Р М ) хакында күптән язарга йөрим сезгә . Соңгы елларда укыган шигырьләр арасында мина ин ошаган шигырь ул. Үзе гади, үзе бөтен дөньяны эченә алган Кечкенә авыл, сугыш, жинү, тынычлык—барысы да шунда сыйган Шундый шигырьләр күбрәк булса, хәзерге татар поэзиясе көчле булыр иде 03. 05 1977“"
Хатлар С. Хәкимнен әдәби алмаш өчен борчылып яшәвен, өметле яшь язучыларга рухи ярдәм и гүе, игътибарлы булуын тагын бер кат раслыйлар Анын шәхси архивында Р Гәрәй, Г. Афзал. Г Рәхим, М Хәсән, Ә Баян14 һ б яшь язучылардан кинәш яки җибәрелгән әсәрләрен күзәтеп чыгуны сорап язган хатлар шактый Шагыйрьнең күпчелек җавап хатлары рецензия жанрын хәтерләтәләр Адресатның аерым әсәре яки шигырьләр бәйләменә карата уңай яки җитешсез якларны, артык сузмыйча, конкрет фикерләр аша җиткерә Аларда шулай ук үз поэтикасын характерлаган, яисә шул чор поэзиясе нинди булырга тиеш дигән карашлары, ижат принциплары чагыла “заман ритмын тапкан", “гомумиләштерү көченә ия ". "шагыйрьгә зур дөнья кирәк", “халыкчан" кебек фикерләрне еш очратырга мөмкин
Шулай итеп, архив материаллары С Хәкимнен шәхесе, ижат лабораториясенең үзенчәлекләрен, әдәби осталыгын, иҗади уй-ниятләренен сәбәпләрен тулырак өйрәнергә мөмкинлек бирә. Шулай ук чыганаклар әдипнен тормышындагы мөһим тарихи эпизодларны анларга, татар әдәбиятының шагыйрь ижат иткән дәвердәге тарихын, шул чорнын әдәби, мәдәни мохитен күзалларга да ярдәм булыша