Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШУНДЫЙ-ШУНДЫЙ ХӘЛЛӘР...


Тормышка ашкан хыял
Саба урман хужалыгы директоры Васыйл Гыйззәтуллин бала вакытта әнисе казыган бәрәңгене чүпли икән. Әтисе Нурулла абый, гел урманда булгач, бик өйдә тора алмаган, күрәсен.
Аяз, матур, кояшлы көзге көн була бу. Күктә сирәк-мирәк самолетлар да оча икән. Шуннан кечкенә Васыйл әйтеп куйган:
—Үсеп житиең дә, йә лесник, йә летчик булыең...
Кайту өчен дә...
Россия журналистлары съездына Мәскәүгә китәр алдыннан студент кызым Гөлназ янына сугылдым. Хәл-әхвәл сорашканнан һәм күчтәнәчләр калдырганнан соң, вак-төяккә дип акчада суздым. Ничә сум икәнен хәтерләмим, күп булмагандыр инде.
—Исән-сау әйләнеп кайтуымны теләп тор, кызым,—дидем.
Гөлназ акчаны әйләндереп карады да:
—Әти, бу исән-сау бару өчен генә житә. Кайтырына да өстә инде,—диде.
Сугышта булу
Матур табигатьле Түбән Симет авылына жәй саен Казаннан вундеркинд малай— Рөстәм кайтып ял итә торган була.
Тәрәзәдән күрше карчыгын—чулпы-тәнкәләрен ялтыратып-шалтыратып килгән Афзалниса түтине күреп ала да ул:
—Дәү әни, дәү әни, медальләрен тагып бер әби килә. Нәршә, ул шугышта булганмы әллә?—ди.
Ит тә мит...
Әнәс Шакиржановнын бакчага йөри башлаган еллары икән Беркөнне кичен әнисе сораштыра
—Улым, бакчада нәрсә ашадыгыз?
—Аш.
—Ите бар идеме соң?
-Юк
—Ите кая киткән сон. улым?
—Апалар ялгыш ашап бетергән.
Кадерле бала
Халкыбызнын телендә «әнисенен алтын күкәе» дигән гыйбарә бар. Районыбызнын Елыш дигән авылында менә шундый бик кадерле, киләчәктә тарихка кереп калырлык укучы малай бар иде (хәзер инде күрше авылга йөреп укый). Ул—Рафис Сабиров. Үзенә генә аерым мәктәп тотып, өч ел буе махсус бер укытучы белем бирде аңа. Әле алдагы елларда, ярты гына булса да, техничка штаты да булган.
Шулай бервакыт «Авыллар көне» унае белән Елышка бардык. Әбәттән сон мәктәпкә кердек.
— Бердәнбер укучыбыз көтге-көтге дә кайтып китте инде.—диде
журналист һәм мөгаллимә Гөлсинә Шәрифуллина
Бик күрәсе килгән иде шул Рафисны Без клубка таба барганда әбиләр галошы киеп урамга чыккан иде инде ул.
—Менә шушы була инде безнен бөтен авылга бердәнбер укучыбыз.—диде мөгаллимә апасы.
—Энем, үзен генә укуы читен түгелме?—дип кызыксынам
—Рәхәт түгел. Әнә теге гел сорап аптырата,—дип укытучы апасына төртеп күрсәтте ул.
Өйрәтергә генә
Укытучы «Үскәч кем буласын'’” дигән темага жөмләләр язарга куша —Директор булам,—дип яза бер начальник малае —Ни өчен?
—Чөнки анын машинасы була.
— Машинан булу белән генә түгел бит. эшләргә дә кирәк —Директор эшләми, өйрәтә генә...
Үзегез
2000 нче Яңа елны каршы алу кичәсенә район хакимияте башлыгы Рәис Нургалиевич жәмәгате Гөлсем ханым белән килде. Саба Мәдәният йортындагы алар утырасы урын тирәсендә күбәләк кебек нәни кыз иде
— Кара, нинди матур кыз. Безнең ике малаебыз бар Кызыбыз юк. Безнеке буласынмы?—дип сөйләшә башлады анын белән Гөлсем Валиевна
“Ә"гә “жә” дип тора торганнардан түгел икән орчык кадәр генә гүзәл кыз. икс сүз белән генә өздереп җавап кайтарды ул:
-Үзегез табыгыз!
Үзе зур булгач
Башлангыч класста татар теле дәресе бара икән Баш һәм юл хәрефләрен өйрәнәләр болар. Укытучы «Хәбибрахман» һәм «чыпчык* дигән сүзләрне кечкенә хәрефләр белән язып куя да дөреслеген сорый Алдагы партада утыручы кыз бала кул күтәрә —«Хәбибрахман» зурдан языла Чөнки кеше исеме, җанлы әйбер —Ә чыпчык?—ди укытучы.
Чыпчыкнын да җанлы булуы беренче сыйныф балаларында шикләнү уята Шуннан класста тынлык урнаша Менә арткы партадагы узган елдан күчми калган малайнын кулы тәүге тапкыр күтәрелә -Мин әйтеп карыйммы?
—Йә!
-Апа, Хәбибрахманы зур булгач, чыпчыгы да зурдыр имде анын
Бер мунчада ике Нияз булмый
Шагыйрь Нияз Акмалнын Республика Ижат йортында эшләгән еллары иде Саба га командировкага килде бу Район мәдәният бүлеге мөдире Ризван Шакиржанонларда мунча керәбез Өлкәннәр белән орчык кадәр генә кечкенә Нияз ла бар
Безнен гел олы Ниязга “ куштанлану "н ы тынлап-тынлап утырды да бу. түзмәде, ахыры, үзен бик акыллыга санап ярып салды
—Томаналар, бер мунчада ике Нияз буламыни!'!
Конкрет әйт!
Кызык та инде ул бала-чага. Алия белән Динар бик каты шаяра башлагач, әтиләре:
—Туктыйсызмы, юкмы?! Сез икегез ун балага торасыз, билләһи!—дип ачулана.
Шуннан Динар килеп сорый:
—Әти, конкрет әйт! Кайсыбыз ничәгә тора?
Мин күрмәгәндә
Гомуми йортта торганда күршем бер айлык курска—Омск шәһәренә үк китте. Шуннан кайткач, 4-5 яшьлек малае Рөстәмнән сорый икән:
—Улым, баян урыныннан күчкән. Мин югында берәрсе кермәгәндер бит
Рөстәм күзен дә йоммыйча:
—Белмим шул. Мин күрмәгәндә Тәлгат абый кергән булса гына инде,—дигән.
Авыл һәм сәнгать
Халык аз яши торган кечкенә торак пунктларда да. бик сирәк кенә булса да. зур түрәләр күренгәләп ала.
—Бервакыт “перспективасыз" дип саналган авылга культура министры үзе килеп төшә,—дип сөйли театр белгече Әнүр ага Исмәгыйлев.—Клуб тирәсендәге тузан эчендә уйнап утыручы балалар янына килеп, аларнын ни эшләүләрен сорый.
—Төятөрле. әртисле уйныйбыз,—диләр гөнаһсыз сабыйлар.
—Театр булгач, кайда соң артистларыгыз?
—Менә, дип ямь-яшел каз тизәкләренә күрсәтәләр болар.
—Артистлары янында аларнын директоры, режиссеры да булырга тиеш бит инде!
—Алары да бар, дип кәжәнен ике тизәген куялар булачак сәнгатьсөярләр.
—Ярар, режиссер, директор белән дә таныштык, ди кунак. Боларнын олы хуҗасы, ягъни мәсәлән, министр да булырга тиеш бит инде?!
Шуннан бер бала:
—И абый җаным, андый зур тизәк таба алмадык шул әле.—дип әйтеп куя.
Ата-анасы булгач...
Руслан беренче классны тәмамлап, җәйге каникулга кайта. Ана олы ышаныч белдерелә—каз бәбкәләре сакларга кушып.ашарына да төйнәп бирәләр.
Әмма Руслан озак тормый, әйләнеп кайтып житә.
—Улым, нишләп бибнләрне ялгыз калдырдың?—дип сорый Харис бабасы.
—Ата-аналары бар, шулар карарлар әле,—дип жавап бирә ул.
Кыйбат әби
Нияз кечкенә вакытта авылга кайткач, энем Зөфәр хәйран зур бәягә ике тәгәрмәчле бик матур велосипед алып биргән. Бала аңламас диптер инде, әни Зөфәрне кат-кат “кыздырган":
—Кыйбат бит. кыйбат, ник алдың?—дигән
Әлеге диалогны тынлап торган сабый яратмаган әбисенен бу гамәлен. Абыйсын кызганган. Шуннан соң "Кыйбат әби" дигән кушамат такты. "Кая барасың?"—дип сорасалар. “Кыйбат әби"гә кайтам", дия торган булды.
Бервакыт әбисе әкрен генә:
—Улым, бүтән алай димә, яме!—дип “эшкәртә" моны.
Бала кеше дә бирешергә теләми. Йөрәгенә төртеп:
—Менә бу төш "әйт-әйт" дип тора бит,— дия-дия әбисе яныннан китеп бара Нияз.