Логотип Казан Утлары
Роман

ҮРБӘТ ХАНӘКӘ ГЫЙШКЫ


Урысларнын башына чутсыз-чамасыз күп булулары житге. Әллә ни зур булмаган орыш кыры аларны сыйдыра алмады, фәкать бер-бсрсенә комачау гына тудырдылар, үз косыкларына үзләре тончыкты
Ростовскийнын бәхете жиңде. Баш угланнын сөнгесе кулбашын гына жәрәхәтләп узган иде. Атынын тоягы астында үлгән атлы булып ятты ла. орыш елга буена авышкач. Жилкага барып башын орды
—Татар барла, хәтәр бар. ди, яхшы чакта үкчәләрне күтәрик,—диде кенәэ Ростовский. Ул суга төшкән тавыкка охшап казган иде. элекке мин- минлегенең эзе дә күренми.
—Борынгы гадәт буенча ике батыр яугирнын көч сынашуын оештырырга кирәк дип саныйм,—диде Димитрий үз уйларына бирелеп —бик һәйбәт тамаша булачак. Ул әле һаман римлеләр тәгълиматы канаты астына сыенып фикер йөртә иде.
Ростовскийнын иреннәре бүлтәеп чыкты
— Бала-чага булма, кенәз, кеше көлдермик.—диде.
— Мин инде ханга чапкын жибәрсп кайтардым, ул да риза,— диде воевода.
—Алышка кемне куясын?—дип сорады кенәз
Димитрийнын юка иреннәре бөтен битенә жәелде. Ул шушы авыр хаздә дә үч кайтару турында хыяллана иде булса кирәк
—Жангалн Шаулихановичны инде, кемне булсын, татар барда, хәтәр бар дисен ич,—диде
Бу хакта ишеткәч. Җангалинен күзләре акайды
— Юк. кенәз. мин мондый уеннарда катнашмыйм.—диде
—Әле кайчан гына казанлыларнын арт сабагын укытмакчы идсн. менә күрсәт.—диде воевода әмер рәвешендә.
—Ә хан кемне куя?
—Баш углан Уйгын бәкне.
Татарлар да. урыслар да тамаша кыларга әзерләнде Гадәт буенча, бу вакытта сугыш хәрәкәтләре туктатыла. Алыш бер катнашучы һәлак булганчы яки бирелеп, җиңелүен таныганга кадәр дәвам игә
Кон инде кичкә авышкан иде. Кояшның да багзүенә тәгәрәр чагы җитеп килә. Эсселек басылган, ләкин тынчу Чөнки орыш кырында бихисап мәет аунап ята Җыештырасы иде дә. тамаша буласы бит. әнә
Уйгын агын алыштырды. “Аккош"ы аягын авырттырган иде Монысы
Длш чы. Һчшы цл/ам гамда.
алыш өчен унаерак та әле. Җитезлек ягыннан "Аккош"тан калышса да, күпкә көчлерәк. Күкрәге кин, ботлары тимердәй нык. Куркуны да белми, чын сугыш аты.
—Мин синен чутка бөртек тә шикләнмим, углан,—дип фатихасын бирде Мөхәммәдәмин,—тик уяулыгыңны югалтма, шаһзадә үжәт бәндә.
Жангали карар күзгә агасы Шаһгали шикелле үк килешсез иде. Гәүдә- сыны, гүя аяк-кулдан гына тора. Иләмсез озын үзләре. Ә менә атка атлангач, Жангали танымаслык булып үзгәрә дә куя. Муены тырпая, гәүдәсе турая, йөзенә алсулык йөгерә, күзләрендә очкын кабына. Чын егетнең эчендә иярле-йөгәнле ат ятар, дип шундыйларга әйтәләр дә инде. Мондый җайдакка ат бервакытта да хыянәт итми. Ә ышаныч орышта жинүгә бәрабәр.
Алышчылар ындыр табагыдай такырланып калган яланнын берсе бер башына, икенчесе икенче башына чыгып басты. Уйгын догага оеды: “Раббәнә атина мин ләдункә рахмәтән вә хәййи ләна мин әмрина рашәда".
Җангалинен дә иреннәре кыймылдый. Мөгаен, ул да шушы ук доганы укыйдыр. Чөнки бу Аллаһыга гамәлләреннен уңышлы тәмамлануына булышуын үтенеп мөрәҗәгать итү догасы.
Алышны үткәрүче баш казый кулындагы әләмен болгап алды. Җайдаклар чаптырып бер-берсенә якынлаштылар. Ләкин сөңгеләр күтәрелмәде, чөнки бу әле сәламләү йоласы гына иде. Күзләр генә очрашты. Алар нәфрәт белән тулы иде. Ат өстендә кем калыр? Моны бер Алла үзе генә белә.
Инде чынлап очраштылар.
—Жаныңны тамугка озатам мин синең бүген, Иблис,—дип кычкырды Уйгын.
Жангали бу янауны ишеттеме-юкмы, үзе дә:
—Бүксәңне тишеп, казыкка элеп куям бит, үләт,—дип мыгырданды.
Тәүге ыргымны Жангали ясады. Әйтерсең лә, яшен яшьнәде. Уйгын керфек кагарга да өлгерми калды. Әмма аның гәүдәсе дә шундый ук яшен тизлеге белән үзеннән-үзе читкә янтайды, сөнге аны читләтеп узды.
Уйгынның маңгаена тир бәреп чыкты. Куркыныч адәм икән бу, дип уйлап куйды, хан бик дөрес кисәткән.
Икенче тапкырында да өстенлек шаһзадә ягында булды. Монысында кылычын селтәде, Уйгын ияр башының җиргә очканын сизми дә калды.
—Менә шулай, анаеннын кабер тактасын..
Уйгынга беренче чиратта тынычланырга кирәк иде. Шуна күрә тезгенен читкәрәк каерды. Аннан капылт кына борылып, елгырын Жангали өстенә җибәрде. Тик шаһзадәнеке дә куркаклардан түгел иде. Мангайга-мангай бәрелештеләр дигәндә генә, атлар ал аякларын күтәреп, кешнәп җибәрделәр. Канатлары булса, дөлдөл шикелле очып та китәрләр иде. мөгаен.
Уйгын кул җигеме ара калгач сөңгесен дошманы тарафына тондырды. Жангалинең йөзе чалшайды. Чөнки калканы кулыннан төшеп китте.
—Әһә, ошамыймы, Иблис. .
Җайдакларны да, толпарларны да алыш тәмам үз кочагына тартып кертте. Читтән күзәткәндә, бу ниндидер күңел ачу, кызыклы тамаша кебек күренә иде. Кешни-кешни атлар бер-берсенә ташлана, кылычлар чынлый, сөңгеләр уйнаклый. Ара-тирә алышчыларнын өзек-өзек усал тавышлары яңгырап китә.
Воевода алышның тәмамлануын көтмәде, кенәз Федор Киселевны чакырып китерде дә әйтте:
— Мин китәм, алыш тәмамлануын көтмәгез, үзегез дә кузгалыгыз, Муромда сезне көтәләр,—диде.
Кенәз Димитрий Иванович Углицкий көймәсенә утырып. Түбән Новгородка юл алды. Казан аның әле башланырга да өлгермәгән
карьерасына киртә салды
Мехәммәдәмин көч бирә-бирә кара тиргә батты. Үзе туктаусыз Йөренә, сөйләнә.
—Углан, артынны май басмагандыр ич. җитезрәк кылан, җитезрәк Их. тагын булмады Ни карап торасын инде, бәреп төшер Шайтан
Жангали кылыч белән дә. сөнге белән дә бер ләрәҗәлә оста сугыша иде. Ул аларны еш алыштыра. Ләкин бер мәртәбә ялгышты шаһзадә, сөнге урынына кылычын тартып чыгарды. Ара шактый иде. һәрхалдә. кылыч җитәрлек түгел Уйгын бу форсатны кулдан ычкындырамы сон9 Ачу белән сөңгесен очырды Сөнге көндәшенен корсагына килеп орынды, ләкин ул көбә күлмәкне тишмәде, ертты гына. Алай да Жангали тәненә кан саркып чыкканын тойды. Шунда ук атын борды да орыш кырын ташлап качты Анын артыннан уптым-илаһи урыслар купты.
Уйгын шаһзадәне куа чыкты. Сура елгасына кырык чакрымнар кала ул аны куып та житге. Алар кенәз Федор Киселев белән бергә иде Ләкин орыш углан өчен көтелмәгәндә унышсыз төгәлләнде, воеводаларның кулына богау кигезә алмады. Чөнки урысларга ярдәм килеп җиткән иде
“И разгневася господь русских вои. отня у них храбрость и мужество. и дал бог поганому царю храбость и мужество И от той 100000 оставшася 7000 русских вои. ови же мечом посечены. ови же в водах сами напрасно истопоша, бегаюше отстраха варварского Волга утопшими людьми загрязе, и озеро Кабан, и обе реки. Казань и Булак наполнишася побитыми ге.тесы християнскими и течаста по 3 дня кровию. и своих людей. оки по месту. ездиги и ходиги казанцом».
Әсир урыс елъязмачысы, йөрәгеннән кан сауган хәлдә, шушы кайгылы юлларны теркәп куярга мәжбүр була Хәер, күн нәрсатәр терки тарихка "Казан елъязмачысы" исеме белән кереп калган исемсез монах. Язмыш ана Казан ханлыгынын бердәнбер елъязмачысы вазифасын йөкли Менә дүрт йөз елдан артык инде тарихчылар өчен ул язып калдырганнар төп чыганак ролен үти. Чөнки башкалары сакланмаган
Монах Мохәммәдәмин чорын аеруча киң һәм җентекле тасвирлый Яратмыйча, күралмыйча тасвирлый нахак бәлаләр тага, хәтта ачыктан-ачык мыскыл итә. Тик барыбер җиңүне күрмичә булдыра алмый
Мохәммәдәмин ханның 22 июнь (1506 сл) көнендәге жинүе дөнья тарихында лаеклы бәһассн алган жинү. Михаил Худяков үзенен “Казан ханлыгы тарихы буенча очерклар" дигән мәгълүм хезмәтендә әлеге жинүне Олуг Мөхәммәдиен Казан ханлыгы тууга китергән Белев һәм Суздаль орышына тинли. Хәтта фәнни коммунизмның атасы, алман галиме Карл Маркс та әлеге вакыйганы читләтеп үтми "Мәскәүлеләрне Казан янында шундый итеп тар-мар китергәннәр ки. бары 7000 кеше генә котылып калган",—дип яза.
Бу мәгълүматларны фәкать Һади Атласн гына кабул итеп бетерми "100 мен урыс гаскәреннән 7 менс генә сәламәт калган. 93 меңен үлгән булучанлыкка да ышанып булмыйдыр".—дип шик астына ала
Икенче бер татар галиме Равил Фәхретдинов исә бөтенләй капма-каршы фикердә тора “Русьнең Чыңгыз һәм Бату ханнардан сон беркайчан ла әле мондый җиңелүгә дучар ителгәне булмаган", дип саный
Янә дә. бәгъзе тарихчылар бу бәрелешне Куликово орышы югарылыгына куялар Татарлар Куликово кырында җинелүнсн үчен кайтардылар, диләр
Бәйрәм чорында Мөхәммәдәмин кызыклы шәхесләр белән очрашырга ярата. Кеше арасында исеме чыккан, ниндидер бер ягы белән дан даулаган андый адәмне хан өчен алдан ук әзерләп куялар. Бүгенге кунакны ана кияве Булат бәк тәкъдим итте.
—Каян чокып чыгардын син аны, бер дә колакка кергән исем түгел,— диде Мөхәммәдәмин гажәпләнүен белдереп,—шигырь язган адәмне мин белергә тиеш идем ләбаса!
—Ун яше дә тулмаган әле аның,—дип, ханны акламакчы итте Булат бәк.—Керсенме соң?
—Үзе генәдер бит?
—Ничек кушсан, шулай булыр, хан.
Малайнын үзе белән генә күзгә-күз сөйләшәсе килә иде Мөхәммәдәминнен: чыннан да сәләтлеме, сөйләгәннәр дөреслеккә туры киләме? Әгәр барысы да рас килсә, ул малайга ярдәм кулын сузачак, гыйлем алырга булышачак.
Чатыр ишеге катында тулырак кына гәүдәле, калын иренле, тавык йомыркасы шикелле озынчарак битле малай күренде.
Кыю икән, һич кыенсынмыйча:
—И, бөек хан, син безнен яклаучыбыз, кин күнелле мәрхәмәтле атабыз, ходай озын гомерләр, сәламәтлек, бәхетле патшалык насыйп итсен,—дип, алдан өйрәтелгән сәламен дә җиткерде.
—Рәхмәт, олан,—диде Мөхәммәдәмин малайдан күзен алмыйча.—Инде үзен белән таныштыр.
—Атым Мөхәммәдьяр, мулла кушкан исемем Мәхмүд. Атаем Хажи морза.
—Бик хуш, Мәхмүд морза.
Мөхәммәдәмин малайны сынау ниятеннән, сүзен шигырь белән башлап җибәрде:
Беренчедән, буе зифа, чибәр үзе.
Икенчедән, якты чырай, күркәм йөзе.
Өченчедән, теле төзек, туры сүзе.
Җитмеш ике телне тәмам белә инде.
Мәхмүд әсәрләнүеннән, авызын ачкан килеш катып калды. Ул һич тә ханнан моны көтмәгән иде. Нинди күркәм шигырь, нинди күркәм тавыш? Менә кем икән ул чын шагыйрь!
—“Йосыф кыйссасьГн мин дә яттан беләм,—диде Мәхмүд бераздан.
Ягькуб озак сабыр итте—көенде.
Ахыр Йосыфны күрүдән сөенде
—Үзен дә шигырьләр чыгарасын диләр, дөресме?—дип сорады Мөхәммәдәмин.
— Минем күңелем тулы шигырь,—диде Мәхмүд,—тышка бәреп чыкканнары да шактый. Менә шуларның берсе:
Бер сәгать гадел кыйлмак яхшырак
Кем гыйбадәт алтмыш елдин азрак.
—Бик мәгънәле шигырь,—диде Мөхәммәдәмин,—мондый шигырьләр чыгарырга иртәрәк түгелме икән сон?
Малай җилкәләрен сикертеп куйды:
Белмим, нигәдер күнелгә шундыйлар килә. Юмартлык турында, гаделлек турында, саранлык, ихтирам турында. Гаделлек прындагылары күбрәк.
Тынла: әгәр патша кылса гаделлек.
Гаделлектән халык тапса иреклек.
Һәркемгә дә тияр аннан зур өлеш.
Барча халык рәхәтләнер бу килеш
—Патшаларга да теш кайрыйсын икән,—дип елмайды Мөхәммәдәмин
—Жиһан алар кулында бит. алардан күп нәрсә тора,—диде Мәхмүд өлкәннәрчә гакыллылык белән
— Мин үзем дә каләм тибрәтергә маһир кеше.—диде Мөхәммәдәмин — Минем күнелгә дә нәкъ синеке кебек житди шигырьләр китә
Чыкты Һиҗри белән жиде йөз илледә—
Төште галәмгә җир тетрәү кебек хараблык
Үзе аксак, гакылы—ахмак, фетнә иясе
Золымын тартты һәм җиргә
Әнгәмә озакка сузылды. Уртак тел тапты ике шагыйрь Охшаштылар Булат бәк арага кермәсә. очрашу әле дәвам итәчәк иде Малайга кайтырга вакыт житкән икән.
Мөхәммәдәмин ана Кол Галинен "Йосыф китабын" бүләк итте Китап искиткеч затлы иде. Бик сөенде Мәхмүд
— Ышанам, син татарнын күренекле шәхесе булырсын морза, шигырь чыгару ходай фарыз кылган ижтиһад ул,—диде Мөхәммәдәмин саубуллашканда,—тик ир-егет, шунын остенә, кулына корал тотып туган илен дә саклый белергә тиеш. Монысы сина минем васыятем
—Васыятеңне кабул кылдым,—диде Мөхәммәдьяр зурларча житдилек белән.
Нурсолтанның Казанга килүе сарай тормышын җанландырып җибәрде Ханбикә хормәтенә мәжлссләр. тамашалар үткәрелеп, аларга ханлыкның ин асыл затлары чакырылды
Бүген шундый мәжлесләрнен берсе иде Дөрес, монысына күп кунак чакырылмады, күпчелекне ханнын гаилә әгъзалары тәшкил итә иде. Зур. иркен бүлмә. Бизәкле, озынча тәрәзәләр аша сүрән кояш елмая Ул инде баю ягына борылган. Күңелләрдә дә ниндидер якты басынкылык һәр нәрсәдән илаһилык, садә вә самимилек анкып тора. Менә шулай тыныч кына моңланасы, хәтирәләр кочагында назланасы килә
Шигърият шулай тәэсир итә иде булса кирәк Чөнки бүлмә уртасында ике чичән кычкырып “Кыйссаи Йосыф" әсәрен укый Бсрсснен тавышы калынрак, күкрәген тутырып чыга. Тыңлаучыны сихерли торган йомшак, аһәнле тавыш. Гынлаган саен тынлыйсы килә Икенчссснекс туташлар тавышына охшаш, иркәли, тибрәтә, назлый. Бу ике тавыш бер-берсенә искиткеч дәрәҗәдә туры килеп, берботен монлы яңгыраш хасил итә иде Шуңа күрә әлеге башкару тамаша кебек кабул ителә Йосыф белән Зөләйханың мәхәббәте тыңлаучыларның күз алдында җанлы сурәтләрдә тасвирлана.
Калын тавыш
Йосыф әйтте “Әгәр чынлап гашыйк булсам.
Гашыйклыкта керссз-тапсыэ. гугъры булсам. &&
&&
Гыйшык зарын һәм дәгъвасын кылыр булсан.
Бу дәгъвага бер дәлил дә кирәк инде"
Нәзек тавыш:
Зөләйха әйтте: “Инде мина якын кил син,
Рәхим итеп, шул камчыңны мина бир син.
Шунда минем гашыйклыгым ачык бел син.
Ялган булса—бу дәгъваны оныт инде"
—Сөбханалла, нинди ләззәтле тамаша, күңелемнең асты өскә килде,— диде Нурсолтан әсәрләнеп.—Шигърияттән дә тәэсирлерәк, жә. тагын ни бар? Рәхмәт балалар.
Барысы да дулкынлану хисләре кичерә иде. Беравык тәэсирләр канатында сүзсез генә хозурланып утырдылар. Беренче булып әлеге тынлыкта Булат бәкнең тавышы ишетелде.
—Мөхтәрәм, ханбикә,—дип мөрәжәгать итте Нурсолтанга,—Галине син башка төрки шагыйрьләр белән бер дәрәжәгә куярга мөмкин дип саныйсыңмы?
Нурсолтан алдындагы ширбәт савытына орынгандай итте. Кулы кояш нурларын кисеп китте, ахры, балдак-беләзекләрендәге асыл ташлар беравык ялтыр-йолтыр килеп жемелдәшеп тордылар.
Зиннәтле бизәнү әйберләрен ярата ханбикә. Бигрәк тә көмешне үз итә Көмеш тәтиләренең ниндиләре генә юк? Саф-пакь көмештән коелган алка-кадамалар дисеңме, беләзек-муенсалар дисенме, чулпы-балдаклар дисенме—һәммәсе күз явын алырдай итеп, ин кыйммәтле ташлар белән бизәлеп эшләнгән. Барасы жире бармы-юкмы, иртән торуга, шуларны тагып куя ул. Бизәнергә дә бик оста. Шундый килешле бизәнә ки. кершән ягынуын, кызыл сөртүен, сөрмә тартуын хәтта якыннары да сизми. Ана гомумән үз яшен бирүче юк. Югыйсә, быел җиде дистәне тутырды ич инде.
—Нурсолтан ханбикә көнчыгыш шигъриятен генә хуп күрә икән, дип ишеткәнем бар иде. бу фикерен үзгәрмәдеме әле?—дип куәтләде киявенен соравын Мөхәммәдәмин,—Галинең исеме Фирдәүси. Хәйям. Нәвои. Рудакый. Низамилар белән янәшә йөрергә бик лаек. Менә тыңлагыз, нинди күркәм тасвирлама:
Тулун айдик балкыр ирде анын йөзи.
Бал-шәкәрдин датлу ирде аның сүзи.
Мәхдүнләрә рәхәт вирер анын сүзи.
Ансыз бәна бу җиһан хуш дәгел имди.
—Бохара чичәне Әхмәд Ясәвине дә онытмагыз.—диде Булат бәк.— искиткеч мәгънәле фәлсәфи сүз остасы:
Башым тупрак. үзем тупрак, жисмем тупрак.
Хак васлыйга йитәрмен дип рухым мөштакъ.
Көйдем, яндым—булалмадым һәргиз ап-агь,
Шәбнәм булып йир астына кердем мона.
Үрбәт бикә берничә мәртәбә әнгәмәгә борын төртергә талпынып караса да. каенанасын узып сүз әйтергә ничектер жөрьәт итмәде. Әле тәүге тапкыр гына очрашулары бит. килен кешегә тыйнаграк булу хәерлерәк. Югыйсә, фикерләре дә ташып тора. Ул ярдәм сорагандай иренә карап куйды Тегесе жәмәгатенен хәлен шундук төшенеп алды да әйтте:
—Анакайның Үрбәт ханәкә фикерләрен дә ишетәсе килә булыр, мөгаен. Ә ул нишләптер авызына су кабып утыра,—диде.
Ханәкә китаплы нәселдән, мәгълүматы зур булса кирәк.—дип. Нурсолтан жылы карашы белән киленен сыйпап узды
~СҮ3 һәрвакыт илаһи булган.—дип ялындырмый гына тезеп китте Үрбәт.—динебезнен асылын да изге сүзле изге китап тәшкил итә ич Котадгу билиг 1 бу яктан үзенә бер урын били дип беләм "Укуш көрки сез ол. бу тил корки сез -.—дип. Баласугани бик дөрес әйтә.
Нурсолтан йөзенә күләгә ятты Бу әсәрне яхшылар рәтендә йөртми иде ул. кирәгеннән артык акыл сату, дип саный иде Шүна күрә әйтеп куйды:
Шагыйрь гаделлеккә өндәп кенә хан гадел була алмый.—диде Бу очракта ул поэманын авторы тарафыннан караханлылар мәмләкәте хөкемдары Богъра ханга бүләк ителүен күз унында тота иде Янәсе, поэма гадел гамәлләргә этәрсен
-Үгет-нәсихәтне зур тәрбия чарасы, дип беләм. вәгазь шикепе үк.—дип. үзснен фикерен яклады бикә
—Хикмәт үгет-нәсихәттә түгел,—диде Нурсолтан сабыр гына.—анын кемгә аталуында. Мисал өчен, без барыбыз да ак сөякләр нәселеннән Безнсн кем буласыбыз, ничек яшәячәгебез туганда ук тәгаенләнеп куела Алар, кагыйдә буларак, дәүләти. җәмгыяви ихтыяжлар. мәнфәгатьләр нигезендә башкарыла. Ихтимал, аерым шәхес биеклегеннән караганда, бу гаделсезлектер, ләкин дәүләт, ырунын үз кануннары
—Хан гадел була алмый дип әйтергә телисенме, ханбикә’—дип сорады Булат бәк.
Нурсолтан үзен бүлдергәнне охшатып бетермәде Шулай да канәгатьсезлеген күрсәтмәде, йотып калды
—Хан гаделлек дигән төшенчә чигеннән югарырак тора.— диде,—гаделлек ана кагылмый.
—Фу. ялкытты бу акыллы сүзләрегез, валлаһи,—дип ризасызлыгын белдерде Гәүһәршад,—шушы да булдымы күнел ачу?
Мохәммәдәмии үзе дә озаккарак сузылган бу әнгәмәгә чик куярга исәпләп тора иде Шума күрә тиз генә күрсәтмәсен дә бирде Бүлмәгә җырчылар, биючеләр, курайчылар кереп тулды.
—Анакай, син нинди жыру тынларга теләр илен?—дип сорады М охәммәдөм ин Нурсолтаннан.
—Мин инде өлкән кеше,—диде ханбикә,—думбра сугып шау-шуга корылган тамашаларны кабул игеп бетермим, аларын үзегез генә калгач уйнашырсыз. Озын, монлы тагар җыруын сагындым, шундыйны тынлыйсым
килә.
— Зөлхиҗҗәне җырлагыз,—диде Мөхәммәдәмин
Бүлмә зченә тау араларыннан саркып чыккан чишмә тавышына охшаш челтерәүлс мон инде Ул көчәйгәннән-көчәя барды Аннан сон ташкындай ярсып алды ла. янә талгын гөрләвек авазы чыгарып, йомшарып калды Ана искиткеч аһәнле. ашкынулы борма-борма монлы жыру килеп кушылды Алар бср-берсен шул кадәр бизәклиләр иде ки. ирексездән иртәнге ал нурга төренгән Идел киңлекләре, дулкынланып торучы очсыз-кырыисыз эссе далалар, күз явын алырдай ямь-яшел болын-әрәмәләр, күтәрелеп карасан. бүрек төшәрлек текә биек таулар, кырлар, урманнар инешләр тагын әллә нинди гүзәл манзаралар күз алдына килеп баса
Яланда гына җирлән лө болан килә. Зөлхиҗҗә.
Уйсу гына җирләрдән дә. ай. түтә дип. Зөлхиҗҗә
'Котнлгу 6или1 Нохгтко илтүче белем
Укуш корки (тч «1.бу тил корки сс.Г ‘Укыганның да күрке 1 у I гелиен ди күрке сү.Г
Моң күңел төпкелләрен гүя өзеп-өзеп ала. Йөрәк әле сызлана, әле үрсәләнә, әле гасабилана—үзенә һич урын таба алмый. Ярыннан мәхрүм ителгән матур кыз Зөлхиҗҗәнең авыр язмышы борчый аны. Сылуыбызның гомере заяга уза лабаса. Чит ояларда үскән күккүк баласы хәлендә ул. Сөйгәненнән аерып алганнар, карт кешегә кияүгә биргәннәр. Егет тә оныта алмый, ярының исемен кушып җырлар җырлый.
Кыз исемен кушып та җырлар җырлый, Зөлхиҗҗә,
Ташкан күңелләрем, ай, бушый дип, Зөлхиҗҗә.
Жырчы, әйтерсен лә, шул егет үзе. Әйтерсен лә, тыңлаучыларга үз башыннан үткәннәрне җиткерә. Югыйсә, шушылай да өзгәләнмәс, шушылай да сагышланмас иде. Гыйшык сагышы кешене шулай саргайта
шул ул.
И, илаһи татар җыры! Монлы да, гыйбрәтле дә, самими дә, ләззәтле дә татар җыры! Бу бай, бу ярлы дип халыкны бүлгәләмисен, барысын да үз итәсең. Милләтне милләт итеп тотучы да син, и, кадерле татар җыры!
Бүлмәдәгеләрнен күңелләре шундый уйлар белән мөлдерәмә иде.
—Безнең әле тагын бер табышыбыз бар,—диде Үрбәт,—хан боерыгы белән сәләтле балалар өчен мәктүп ачкан идек. Сина, ханбикә, шунда укучы Мөхәммәдьяр атлы бер шәкертне тәкъдим итмәкче булам.
—Бик мәслихәт булыр, ханәкә,—дип ризалыгын белдерде Нурсолтан,— мәктүпләр ачу саваплы гамәлләрдән санала.
Малай учын-учка терәп, кулларын күкрәк турысына китерде дә, башын иеп, сәлам бирде.
—Әссәламегаләйкүм, Барча Казан җиренең бөек ханы Мөхәммәдәмин галиҗәнаплары! Әссәламегаләйкүм, ерак-ерактан килгән сәфәрле Нурсолтан ханбикә, һәм дә шәрәфле вә дәрәҗәле кунаклар! Сезнең барыгызга да мактау һәм ихтирам булсын!
—Вәгаләйкемәссәлам,—дип, сәламгә барысы өчен дә Нурсолтан җавап кайтарды.—Иншаллаһ, инсафлы бала күренәсең, чичән икәнлеген дә: «Менә мин!»—дип тора.
—Чичән түгел, шагыйрь,—дип төзәтте ханбикәне Мөхәммәдьяр.
—Ялгышым өчен кичерә күр, берүк,—дип, көлемсерәгәндәй итте Нурсолтан,—шигырьләрең дә үзен кебек кыю-тәвәккәл микән, жә, сөйләп күрсәт әле.
Мөхәммәдьяр аякларын аерыбрак басты да, горур кыяфәткә кереп, көр тавыш белән шигъри сәйләннәрен тезә башлады.
Юмартлык, дускаем, бирер зур муллык,
Юмартлыкка якын килмәстер хурлык.
Нурсолтан үз колагына үзе ышанмый торды. Күрәсен, бу шамакай малайдан моны көтмәгән иде. Шуна күрә ышанмыйчарак:
—Үзен чыгардыңмы?—дип сорады.
Мөхәммәдьяр ханбикәнең әлеге соравын кимсетү дип кабул итте булса кирәк, ярдәм сорагандай Үрбәткә карап куйды. Бикә аны анлады.
—Ханбикә башка шигырьләреңне дә тыңларга тели,—диде.
Авырлыклар килсә кинәт, түзә бел,
Сабырлык ләззәте тәмен сизә бел..
Мөхәммәдьяр кунакларның күнеле булганчы шигырь сөйләде.
ҮРБЭТ хлнәкә гаяшкы
— Искиткеч мәгънәле шигырьләр,—дип бәһасен чыгарды Нурсолтан,— Казан жиренен данын таратачак ате бу бала, олы шагыйрь булып үсеп житәчөк. Ярдәмегездән куймагыз. Кичәбез бик күңелле үтте, рәхмәт яусын
—Анакай. Үрбәт бикәнсн дә һөнәрләре бар. игътибарыңны күрсәтсәк, киленең дә, мин дә бик шат булыр идек,—диде Мөхәммәдәмин шагыйрь малайны озатканнан сон.
— Мин оялам,—диде Үрбәт кыенсынып кына. Йөзе чөгендер шикелле кызарып чыкты. Тик кулына уен коралын китереп тоттырганнар иде инде, чигенергә урын калмады
—Кабал?!
Нурсолтанның мөлаем йөзе тагын да яктырыбрак китте, иреннәренә гажәпләнү катыш соклану кунды, күзләре очкынланды
— Кабал?!—дип кабатлады ул балаларча кызыксыну белән —Яшьлегем хатирәсе. Кушавазларны кабал сугып җырлый идек Мангыгга чакта.
Кабал, билгеле, курай белән тиңләшә алмый. Курай моны са.мимиерәк тә. моңлырак та, нәфисрәк тә Тик кабалнын үзенә генә хас яңгырашы, үзенә генә хас ритмы бар Ул нәкъ менә ритм белән алдыра да инде Әле көчәя, әле акрыная, әле ешая, әле салмаклана. Шушы төрлелек тудыра кабат аһәңен. Бу аһәңдә дала тавышы да ишетелә, җил ыжгыруы да шәиләнә. ат кешнәве дә яңгырый. Балачактан күңелгә сеңеп калган кадерле авахтар
Үрбәтнсн хисләре гүя бармак араларыннан өермә булып ургыла, бик оста суга. Ә Нурсолтанның тойгылары үзеннән-үзе җырга әверелде
Күпне күргән кәрен' мин.
Бераз җырны жырлаен.
Асмандагы4 тургайдай
Алдынызда слйраен
Нурсолтанның тавышы көчле булмаса да, йомшак, хисле, табигый иде. Бик хупладылар.
Мохәммәдәмингә шөбһәле төш керде. Иксез-чиксез дәрья кочагыңдагы бер утрау кебек ташландык җирдә басып тора, имеш Якында яугирләре дә, гасәбәләре дә, җан сакчылары да юк. Бәк-морзалар да гаип булган Япа-ялгыз. Хәтта хәнҗәр кынысы да буш иде һөҗүм итә-нитә калсалар, йодрыкларыма гына омст итәргә кала икән, дип уйлап куйды
Ләкин аңа дошманнан битәр, дәрья яный иде Гирә-якта ярсу дулкыннар гына котырына. Ачуларына сыеша алмыйча, ярга килеп орыналар да, ак күбеккә батып, кире суырылалар Коч җыйганнан соң янә ыргылалар Хәгга җир дә ыңгырашып куйгандай була.
— Коткарыгыз!
Тик аны ишетүче булмады, тавышын мәрхәмәтсез дәрья йотты Ә дулкыннар бәйлән ычкынган зт кебек отыры котырырга тотындылар.
— Коткарыгыз!
Диңгез һаман шул ярсу дулкыннары белән жавап кайтарды Минсез Үрбәг бикә нишләр, дигән уй аны айнытып җибәргәндәй итте: юк. болай җебеп төшәргә ярамый, бер әмәлен табарга кирәк
— Кирәк!
Бу юлы тавышы кемнеңдер колагына барып иреште ахры, ташкын йоткылыгыннан тонык аваз яңгырады:
К'Ч> ка
—И, Мехәммәдәмин хан, бүгенге көнгә генә канәгать кылып яши бирсәң, синең үзенә түгел, Барча Казан йортына һәлакәт янарга мөмкин. Аң бул, бу әлегә төш кенә, кисәтү генә... 10т-сә-тү...
Мөхәммәдәмин уянып китте.
—Ни булды, җанашым, ямьсез төш күрдеңме әллә?—дип, Үрбәт тә торып утырды.
—Әллә кымыз артыграк киткән, су белән саташтым,—диде Мөхәммәдәмин.
—Мин бераз төш юрый беләм, сөйлә әле, нинди су икән ул,—диде Үрбәт,—үземнең көчем җитмәсә, юраучыдан бактырырбыз.
Мөхәммәдәмин вакланырга яратмый иде, әмма бу төше шомлы, тамырлы кебек тоелды. Шуна күрә сүз тынлаучан бала шикелле хатынына төшен сөйләп бирде.
—Мөхәммәдәмин, сине чыннан да кисәтәләр бит, җанашым,—диде Үрбәт бераз уйланып торганнан соң.—Ачуланма, син хәзер сагызга кунган саескан хәлендә, томшыгыңны алсан, койрыгың ябыша, койрыгыңны алсаң, томшыгың ябыша...
—Чамаңны югалтма, бикә,—диде Мөхәммәдәмин ачуланмыйча гына.
—Беләм, хан, беләм,—диде Үрбәт иренә елыша төшеп,—мин бит төш кенә юрыйм. Аннан сон, бер кулга ике карбыз тотып булмый, ди нугайлар.
Үрбәт көлеп-елмаеп кына, шаярткан атлы булып кына эчендәген чыгарды:
—Шуны бел, җанашым, кашларыңны да җыерма, ханлык хәлләренең нечкәлекләренә төшенми торып, Василий белән арагызны тәгаенләми торып, син әлеге төшләрдән арына алмассыңдыр, мөгаен. Кымызны да эчеп бетерә алмассың...
Бу сүзләр Мөхәммәдәминнен йөрәгенә энә булып кадалды. Чөнки ханнын колаклары баллы сүзгә күнгән. Ләкин кемдер дөреслекне дә әйтергә тиештер ич инде. Шуна күрә, мин-минлегенә бик сукса да, ризасызлыгын тотып кала алды.
Көн өйләдән авышкан иде инде. Күләгәләр кыйшая башлаган мал. Аркасына биштәр аскан озын гына буйлы бер мосафир кәрван-сарайга килеп керде. Аксакал дип әйтерлеге булмаса да, шактый күпне күргәнгә охшый. Кулындагы артыш таягы, әнә, шомарып беткән. Сәфәре ерактандыр, мөгаен.
Чәйханәче ин элек керүченең өс-башын күзеннән кичерде. Жиләне таушалган икән, тик затлы тукымадан тегелгән. Түбәтәе дә ким-хур түгел. Кесәсе бөтенләй үк такыр түгелдер.
—Әссәламегаләйкүм,—дип сәлам бирде мосафир.
—Вәгаләйкүмәссәлам, табынга рәхим ит,—дип, авыз тәмәкесеннән саргайган тешләрен күрсәтеп елмайды чәйханәче,—урын җитәрлек, аллага шөкер, күңелебез дә киң.
—Әйдә, уз,—диештеләр табын янындагылар да.
Мосафир күрсәтелгән урынга җайлап кына утырды да, озаклап дога
кылды.
—Кай тарафлардан җилләр ташлады, мосафир, нинди йомыш белән йөрисең,—дип, гадәттәгечә, хәл-әхвәл сораша башладылар.
—Касыйм якларыннан килдем, юлым озын булды,—диде мосафир. —Тормышлар ничек сон Касыйм якларында, патшагыз исән-саумы? —Аллага шөкер, ханыбыз Шәехәүлияр бик миһербанлы, бик кешелекле хаким. Мәскәүгә дә рәхмәтебез зур, бар нәрсәгә ирек бирәләр, халык бик разый,—дип тезеп китте мосафир.—Сезнең өчен генә бик көябез, артык
ҮРВӘТ хлнака гыйшкы
кысалар икән дип ишеттек. Суеш, үптереш. имеш. Үземнен дә птаннарымнын исәнлеген белү артыннан йөрешем
Чынаяк тоткан куллар бермәлгә катып калдылар. Табактай түгәрәк йөзле, калын иренле агай кикереп җибәргәч кенә янә үз шөгыльләренә керештеләр. Жавапны да әлеге агай бирде
— Бервакыт, тел күп такылдый башлагач,—дип салмак кына тезеп китте,—син лыгырдыйсын да кереп югаласын, синен аркада минем мангайга сугалар,—дигән баш. Шул чак тел әйткән:
—Син, ахмак баш. уйламыйча мине күп сөйләтәсем дә. синен аркада мин оятлы булып калам,—дигән.
Менә шунын шикелле, мосафир, синен дә башын теленә хужа түгел икән, безне бик кимсеттең бит әле. Сак&т-мыегын хакына гына кичерәбез. Моннан сон авызынны йомыбрак йөри күр берүк, әллә нигә юлыгырсын
Күзләр мосафирга текәлде.
—Тауны-ташны җил бозар, адәм затны сүз бозар, ди, хаталанган булсам, зинһар кичерегез, җәмәгать,—дип мосафир кулларын күкрәгенә куйды, табынлагыларга берәмтекләп башын иеп чыкты
—Утсыз төтен чыкмый,—дип учакка коры кура сипте арадан ин яшьрәге,—ярминкә мәйданында урыс сәүдәгәрләрен аз-маз кытыклап аллылар, анысы хак.
—Кирәк тирәкне ега,—диде калын иренле агай,—артык узынганнар иде.
—Әйе, үзләрен чын хужа итеп тота башлаганнар иде, әнәтрәк,— диде кара тут йөзле шадра абзый,—Мөхәммәдәмин хан халык теләген генә үтәде. Ханыбызны без бик хөрмәт итәбез, мосафир, каһарманнарның да каһарманы ул. Мәскәү яу чабып килгәч, бик азы гына котылып калды
Абзыйнын кырыс карашы бүлмәне әйләнеп чыкты Анын бөтен кыяфәтенә, минем белән ярышмагыз, ханга да сүз тигезәсе булмагыз, кирәген алырсыз, дигән мәгънә салынган иде
—Ходай патшагызга озын гомер насыйп итсен, үзегез дә хәер-фатихада булыгыз, җәмәгать, мин дога кылыйм инде, әле туганнарымны да эзләп табасым бар,—дип, мосафир урыныннан кузгалды
Юлаучылар Казан каласын урап узмыйлар Бүген, әнә. базарда тагын бер дәрвиш пәйда булды. Хозыр карт лиярссн. ап-ак озын сакалы күкрәгенә кадәр төшеп тора. Адымнары саллы, ышанычлы, күзләре үткен, әйтерсен лә, ауга чыккан боркет Күрәсен. дөнья мәшәкатьләреннән ваз кичеп бетермәгән әле сакалбай дәрвишебез.
Ә базар гөрли. Ул, көндәгечә, болындагы чәчәкләр сыман чуп-чуар кызыл, яшел, зәнгәр, фирүзә, шәмәхә—нинди генә төсләр юк. күзләр камашырлык. Әйбер дә чутсыз-чамасыз. җанын ни тели, шуны табарга мөмкин. Кесән генә калын булсын Тик базар алыш-биреш урыны гына түгел Күрешү, хәл белешү, дөнья хәлләре турында мәгълүмат алу, бәхәс, кәмит урыны да ул. Капка янында, әнә. бер урыс аю биетә Әтешә-тортсшә шуны тамаша кылалар. Түгәрәк мәйданны чичәннәр яулап алган. Кешене күп җыйганнар. Бу яктан аларны уздырырмын димә.
Дәрвишне боларнын берсе дә кызыксындырмады Туры киртә буендагы төркем тарафына юнәлде. Монда кеше аяк-кул бармаклары белән санарлык кына, әмма тавышлары һич тә чичәннәрнекеннән калышмын Гайбәтләр ин элек шушы киргә буенда әвәләнә Әвәләнә дә. телдән-телгә күчеп, кала буенча тарата
Төркем дәрвишне кызыксыну белән каршы алды. Сәфәрен кай яктан, кайда юл тотасын, нинди яңалыклар алып килден. дип сораштырырга тотындылар.
—Килүем Касыйм якларыннан,—диде дәрвиш,—бездә халыкны бик кысалар. Шәехәүлияр хан ифрат та үчле, усал, комсыз, әрсез адәм булып чыкты. Үзе иләмсез саран, коеп куйган нәфес корты.
—Бер кешегә артык күп була бит әле бу,—дип көлде кылый күзле юан адәм.—Тискәре сыйфатлар диюем: үчле, комсыз, усал. Алайса ничек хакимлек итә соң ул?
—Нәрсә, безнен Мөхәммәдәмин ханны әүлия дип белденме әллә?—дип бүлде аны чәрелдек тавышлы адәм.—Ханнарның барысы да бер чыбыктан сөрелгән. Халык кан түгәр, хан дан алыр, ди. Күпме асыл егетләребез башын салды урыс явы вакытында? Ә ханыбыз менә мин кем, дип күкрәген киереп йөри бирә.
—Тсс, Шәфи, кызма, ханнын кулы озын аның,—дип бармак янады арадан берәү.
—Сез дә уймагансыз икән ханнан,—диде дәрвиш уйчан гына,—Себердә әнә, халык охшатса, хан яраткан атын да суйдыра, ди.
—Бездә адым саен сөальче,—диде колгадай озын буйлы адәм,—кая ул атын суйдыру, кышын кар да сорап ала алмыйсын син Мөхәммәдәмин ханнан. Сүзе татлы татлысын, гамәле катлы-катлы шул.
—Сүзләрең хак,—дип жөпләде аны Шәфи,—ир ике сөйләсә, үзенә, ә хан сүзенә хужа булмаса, бәласе иленә төшә. Менә бит хикмәт нәрсәдә
Шул вакыт кемдер әче итеп кычкырып җибәрде.
—Каракны тотыгыз, тотыгыз! Каракны!..
Төркем яныннан бер яшь кенә кеше, карак шул иде булса кирәк, йөгереп узды. Берничә адәм мыш-мыш килеп, аны куа килә иде. Ләкин озын кулнын тыны да озынрак иде, ахры, бер ыргылуда киртәне сикереп чыкты да, күздән югалды. Куучылар сүгенә-сүгенә кирегә борылдылар.
—Хәерчеләр дә, бурлары да җитәрлек бездә, әнә, көпә-көндез талыйлар,— диде Шәфи.
—Урысларны кырып себергәнсез икән,—дип дәрвиш сүзне икенчегә борып җибәрде.
—Сындырып атма, утка якма, көне килер—кирәк булыр, ди, татулыкка ни җитә?
Озак кына шул хакта гәпләшеп алдылар.
—Моны инде, дәрвиш, хан колагына тукы,—диде кылый күзле адәм.
Әнгәмәне бу юлы ат тояклары тавышы бүлде. Казансу ягыннан бер төркем углан туп-туры базар тарафына чаптырып килә иде. Артларыннан болыт шикелле тузан өермәсе кубып кала.
—Хан яугирләре,—диде Шәфи,—яхшы чакта таю хәерлерәк булыр.
—Базарны таларга киләләрме әллә?—дип сорады дәрвиш.
—Салым җыялар...
Киртә янында дәрвиш бер ялгызы басып калды. Халык кая барып бәрелергә урын тапмый, бүленеп калган көтү кебек бәргәләнә. Сәүдәгәрләр ашыга-ашыга акчаларын урын кесәләренә яшерәләр. Булдыра алганча һәммәсе малын саклау чарасын күрә.
Нигә шулай гасабиланалар инде болар, һәрвакыт түләнгән салым лабаса, дип аптырап калды дәрвиш. Ул монын сәбәбен бик тиз аңлады. Ыҗгырып базарга килеп кергән җайдаклар кешеләрне камчылары белән суккалый-суккалый базар уртасына кысырыклап керттеләр дә, камап алдылар. Керештеләр тентергә: кесәләрендәге бар нәрсәне бушаттылар. Сәүдә рәтләрендә дә шундый ук кычкыртып талау бара.
Менә ничек җыялар икән сәүдә салымын? Бу сон турыдан-туры халыкны ханга каршы кую. Түземлеге дә бетәргә мөмкин ич ул халыкның.
Яугирләр гамәлләрен төгәлләп, атларына атландылар. Базардан чыккан
унайга да, кергәндәге шикелле, унга-сунга камчыларын уйнаттылар. Берәве атын дәрвиш басып торган якка борган иде дә. өлгерә алмый калды Шул ук мизгелдә, жир астыннан гына күтәрелгәндәй ике әзмәвердәй егет пәйла булды. Алар дәрвишне базардан алып чыгып киттеләр
Мохәммәдәмин әнә шулай мосафир һәм дәрвиш сыйфатында берничә көн дәвамында халык фикерен өйрәнде Шунын нәтижәсе буларак, баш салымчы урынын югалтты Дәүләт хакимиятендә исә мәгълүмат мәсьалатәре белән шөгыльләнүче яна бүлек барлыкка килде Ана хан кылган гамәлләр турында кешеләргә хак белешмә житкерү эшен оештыру вазифасы йөкләнгән иде
— Гайбәтләргә, төрле имеш-мимешләргә чик куярга вакыт.—диде Мөхәммәдәмин.—безнен ни-нәрсә кылганыбызны халык белеп торсын, халык белән аралашу зарур
Мәйданнарга шагыйрьләрне, акыннарны ешрак чыгару турында килешенде. Чичән бәйгеләрен тормыш, көнкүреш мәнфәгатьләренә якынайту чаралары ла онытылмады.
— Казтуган. Дусмәмбәт. Чалгиз ише даннары бөтен төрки дөньяга таралган мәшһүр сүз остасы—шагыйрьләрне Казан-йортка чакыртып китерү бик мәслихәт булыр,—диде хан
—Бик күп эшләр йөкләдегез, хан, үтәп чыга алырмынмы икән.—дип шиккә төште яна бүлскнен яшь түрәсе
—Хан көтепханәсен яна басмалар белән баету да синен бурычын,—лидс Мөхәммәдәмин —Бел. монысы баш бәрабәре
Баш карачы хәерчелек буенча җавап тотты.
—Хәерчеләр элек тә булган хан. киләчәктә дә тамырлары корымастыр, мөгаен, тумыштан ялкау бәндәләр бит алар. Шуна күрә соранып көн күрәләр.
Хан түрәгә күзенен агы белән карап куйды, тегесенең хәтта чәч төпләре юешләнде.
— Бу баш карачы сүзе түгел.—диде ул зәһәрләнеп,—эш урыннары булдыру, һөнәрчелек, карт-корыга хәйрия ярләмнәре. мохтажлар очен кунып чыгу йортлары ачу турында хөкүмәт чараларын эшлә. Сина өч кон вакыт! Син әйткән ялкауларны исә кол шикелле эшләтергә кирәк, өсләрендә торып. Аңладынмы'*
—Анладым,— диде баш карачы,—барысы да син лнгәнчә булыр
Мохәммәдәминнен үзен Мәскәү—Казан мөнәсәбәтләре борчый иде Урысларның Казан янындагы жинслүеннән сон. ике арада бөтенләй яна халәт барлыкка килде. Мохәммәдәминнен тәүге ханлыгы чорында төзелгән кабалалы Килешү көчен жуймаса да. нигездә кәгазьдә генә калган иде инде Чөнки Казан тураеп басты Инде хан олуг кснәз каршында ләббәйкә дип бил бөгеп тормый. Шунын белән бергә. Мәскәүнс ачуландырырга да ярамый Әлеге җиңелү Влсилнйнын тәжрибәсезлеге. җебегәнлеге нәтижәсе генә Иван өченче вакытында рус дәүләте шактый ныгып, кинәсп. куәтләнеп
Ярлыклар алышу барыбер туктап тормады Илче Михаил Кляпикны. тоткын сәүдә!әрләрне, әсирләрне азат итеп. Мәскәүгә озатканда \ I алары үзенең ышанычлысы Бараш—Сәел дигән бахшыны ияртеп җибәргән иде Ана Иван Васильевич заманасында булган дуслык, туганлык. барышлык хосусларында сөйләшүләр алып бару бурычы йөклэтелде Василий бик сөенде Бараш-Сәедкә зур ихтирам күрсәтеп, үз чиратында Иван Поплавин атлы боярын җавап визиты белән Казанга озатты Мөхәммәдәмин илчегә
антлы ярлык язып бирде. Ана өстәп, теләктәш урыс әсирләренә илләренә кайтырга рөхсәт итте.
Нурсолтан ханбикәнең Казан белән Мәскәү сәяхәте чорында әлеге омтылышлар тагын да җанланып китте. Ханбикә 1511 елнын декабрь башында улы Габделлатыйф янында өч айдан артык кунак булганнан сон, Кырымга юл тотты. Шушы ук кышны Мөхәммәдәмин хан исеменнән Мәскәүгә Шаһ-Хөсәен исемле илче килде. Анын вазифасы сөйләшүләрне дәвам итүдән гыйбарәт иде. Ләкин киселгән икмәкне ничек кенә ябыштырсаң да барыбер жөе кала бит анын. Алма белән алма кебек яшәү инде мөмкин түгел иде. Арадагы боз эресә дә, ышаныч җитми иде. Шунын белән бергә, ике зур күрше мәмләкәт эт белән мәче кебек тә яши алмый. Бу янә кылычларны чәкештерү дигән сүз булыр иде.
Шаһ-Хөсәеннен сөйләшүләреннән сон янә антлы ярлык фикере килеп чыкты. Янәсе, Василий фәкать антлы ярлыкка гына ышана. Шул максат белән ул Казанга тагын илчеләрен җибәрде. Мөхәммәдәмин карышмады, илчеләр алдында дуслык турында ант эчте, ярлыкка мөһерен сукты. Бу хәл-тамаша ике тапкыр кабатланды. Ниһаять, 1512 елнын февраль аенда Казан белән Мәскәү дәүләтләре арасында гомерлек дип исәпләнгән солых килешүенә кул куелды.
Үрбәт якыннарын бүләкләр белән шатландырырга ярата иде. Изге Рамазан ае хөрмәтенә ул Мөхәммәдәмингә нинди дә булса көндәлек тормышта кирәкле берәр нәрсә бүләк итәргә ниятләде. Сугыш кирәк- яраклары. ат дирбиясе ише әйберләрне үз иткәнен, бик теләп кабул иткәнен яхшы белә. Кием-салымга да әвәслеге бар иренен. Ә анын бүләге үзгә булырга тиеш: гади дә, зарури да, зиннәтле дә.
Бик озак баш ватканнан сон, ханәкә, ниһаять, комганнан да отышлырак бүләк булмас, дигән фикергә килде. Кеше таһәрәт алган саен, комганга үрелә. Көнгә берничә мәртәбә. Әлеге бүләк Мөхәммәдәмингә һәрвакыт Үрбәтне исенә төшереп торачак. "Бу бит минем яраткан хәләл жефетемнен бүләге”, дип куаначак ул.
Ханәкә алтын-көмеш белән сату итүче сәүдәгәрләргә хәбәр салды. Шөкер, калада күп икән андыйлар. Димәк ки, халык хәлле, димәк ки. затлы әйберләргә ихтыяҗ бар. Бу үзе бер күнелле күренеш ләбаса.
Атна буе бер-бер артлы сәүдәгәрләрне кабул итте Үрбәт. Кытай, Гарәб мәмләкәтләрендә эшләнгән әйберләр бик матур иде. Харәземнекеләр нәфислекләре белән аерылып тора. Аккош муеныдай озын борынлы бер комганны охшаткан да кебек иде. Тик уеннан кире кайтты. Чөнки ул куллану өчен җайсыз иде.
—Ханәкә-солтан, без сина җанын теләгән рәвешлесен коеп бирәбез, боер гына, иртәгә үк Харәземгә кеше чыгарып җибәрәм.—диде кылыч борынлы сәүдәгәр.—Синен теләгеңне үтәү безнен өчен зур дәрәҗә.
—Күпме вакыт кирәк сон моңа?—дип сорады Үрбәт.
—Биш-алты ай бик тиз үтә ул. ханәкә-солтан.
Бикәнен шома мангаена сырлар кунды.
—Рамазан ае хөрмәтенә ул минем бүләгем,—диде.
Инде сәүдәгәрнең мангаена буразналар ятты.
—Ханәкә-солтан, бер-ике айда мондый эшне башкаручыны, ай-һай, таба алырсыңмы икән? Ышан, толпар менгә бер генә була. Ә ул толпар— Харәзем!
Сәүдәгәрнең кинаяле итеп әйткән толпар сүзе остага мөнәсәбәтле иде. Аныңча, Казанда Харәзем осталары белән тиңләшердәй зәркәнче юк. Тел
үрват хлнэкэ гыйшкы _________________________________________________
төбеннән шул аңлашылды.
Мәгълүматлы сарай әһеленен фикере үзгә иде.
—Насыйр останы кая куясын?—диде зур ризасыхтык белән —Арча. Әтнә. Саба төбәкләрендәге һөнәрчеләрне ничек исәпкә алмыйсын, ди.
—Ә нигә сон алайса алар ясаган әйберләр сарайда юк-*—дип сорады Үрбәт — Кара халык ихтыяҗыннан ары китә алмыйлар, күрәсен
—Ялгышасын, ханәкә. Насыйр оста ясаган шәраб кувшинының тәхет бүлмәсендә үз урыны бар. син ана игътибар гына итмәгәнссн.
—Чималы нинди?
—Жиз. Бизәкләре уеп ясалган. Камиллегенә исен китәрлек.
— Мине көмешче кызыксындыра шул,—диде Үрбәт.
—Насыйр останын көмешкәдә кулы ята иде Кызганыч, картайды инде, күзләре начар күрә. Анын Зәкуан атлы шәкерте бар. бәлкем, ана мөрәҗәгать итеп караргадыр-'
— Мин риза.—диде Үрбәт
Бик телчән, жор кеше иде Зәкуан оста. Хәер, кәтәнә адәмнәргә ходай, бөтенләй үк кимсенмәсеннәр диптер, мөгаен, чабата чаклы тел. сүнмәс дәрт биргән. Буе балта сабыннан калкурак кына булса да. теле чыбыркы буе. Ике хатыны бар. Аларнын санын бик рәхәтләнеп дүрткә дә җиткерер иде анысы, асрарлык чамасы җитенкерәми. Йөзе гел елмаюлы. шуна күрә төсс-битенсн нинди икәнлеген дә абайламыйсын
—Син. нәрсә, сарайга тиле адәм чакырттын?—,дип бәйләнде беренче килгәнендә Үрбәг сарай әһеленә.
—Ханәкә-солтан. син анын остаханәсен күрсән. бу сүхтәрне әйтмәс идең,—диде тегесе.—аннан соң. сәнгаткярләр ангы-мингерәк була инде алар, үпкәләмә.
—Әнгәмәбезне остаханәндә дәвам итәрбез.—диде Үрбәт остага,— нәрсәләренне хәзерләп куй.
Зәкуан гөнаһсыз караш белән бикәгә багып торды да
—Әттәкрары әхсән. вәләү кәнә йөз сиксән.—дип сайрый башлаган иде дә. сакчы искәрмәстән генә касыгына төртеп алды. Ләкин бу да тел бистәсен туктата алмалы.
— Безнең мәхәлләдә Муллый атлы бер сукбай яши.—дип тәтелдәвен дәвам итте.—муллага очраган бу. тегесе, нигә мәчеткә килмәдсн. дип битәрли икән “Киләсе җомгага барам булгач барам”,—дип вәгълә биргән. Гөнаһ шомлыгына, сүзендә тора алмаган. “Ник килмәдең?"— дип бәйләнгән мулла абзый янә. 'Ышанасынмы-юкмы. хәзрәт, бу юлы мәчетне узып ук киткәнмен бит. каһәр",—дигән Муллый. Шунын кебек, бикә, кирәгеннән артыграк аңладым, ахры, китим мин булмаса. рөхсәтеңне бир. сакчыларыннын йодрыгы да каты икән
—Юлында бул, Зәкуан оста,—диде Үрбәт елмаебрак.—йодрыклары катыга күрә сакчылар инде алар
Зәкуан Кабан күле буендагы һөнәрчеләр бистәсендә яши икән Бистә ханәкәдә әйбәт тәэсир уятты. Урамнар таррак тоелса да. корылмалар төзек иде. Йортлар шынгырдап торган ылыс бүрәнәләрдән салынган Коймаларны да вак бүрәнәдән өйгәннәр Жил капкалар бик сирәк күренә Нугай якларына охшап га карамаган, монда халык утрак тормышка күнгән шул. дип уйлап куйды ул.
Коз коры килү сәбәпле, аяк асты килешле иде Хәер, урам болай да чирәмле, янгыр аны отыры яшелләндереп кенә җибәрәдер
Зәкуан ханбикәне капка төбендә каршы алды
—Хуш килесен, ханәкә-солтан.—диде итагатьле генә башын иеп,—татар йоласы буенча бусагадан беренче тапкыр атлап керүче кунакка бал-майдан
авыз итү фарыз. Рәхим ит
Унике-унөч яшьләрендәге үсмер малай ханбикәгә бер тулы агач кашык бал сузды. Ләкин кашыкны сакчы алып өлгерде. Кабып карады. Шуннан сон гына кашык Үрбәткә күчте. Чыраен да сытмады, жирәнмәде дә, йотты да жибәрде.
—Бу йортка ходай иминлек, муллык, тынычлык китерсен,—дип амин тотты.
Остаханәгә уздылар. Монда бөтенләй икенче дөнья, матурлык, гүзәллек дөньясы. Стенага беркетелгән бихисап бәрхет мендәрчекләрдә бихисап нәни кояшчыклар нур чәчә. Күзләр әле берсенә, әле икенчесенә, әле өченчесенә төшә. Әнә, ин түрдә ахак кашлы чулпылар жем-жем янып тора, тәнкәләрен йөзем тәлгәшләре диярсен. Шунда ук ярымай рәвешендәге асыл ташлы алкалар игътибарны жәлеп итә.
Балдаклар, беләзекләр, йөзекләр, төрледән-төрле төймәләр, каптырмалар, асылмалар. Кара, ханәкә, без нинди гүзәл, дип күзгә кереп торалар.
—Әйберләрен үтәме сон, әллә остаханәңне генә бизәп торалармы?—дип кызыксынды Үрбәт.
Бу житди сорауга оста да житди җавабын бирде:
—Зәркәнче һөнәре ата-балаларымнан килә, остазым Насыйр мелладан да күп нәрсә алдым. Канкайларым гомер-гомергә үз көннәрен үзләре күреп, кулларыннан килгәнчә халыкка булышып яшәгәннәр. Иншаллаһ, киләчәктә дә шулай булыр. Татар зәркәнчесенен абруе зур. Тауарларым да үтә, аллага шөкер.
—Ихтимал, шулайдыр да, килешәм,—диде Үрбәт,—тик татар зәркәнен чит мәмләкәтләрдә беләләрме сон? Хәтта үзебезнен сарайда да юк диярлек бит әйберләрегез. Мона ни әйтәсең?
Зәкуан әнгәмәнең эшлекле юнәлеш алуына сөенде генә. Чөнки үзен генә түгел, барлык зәркәнчеләрнең дә эчен тырнап торган мәсьәләрне ханбикәнең үзенә ишеттерү әлегәчә хыялга да кереп карамаган бәхет ләбаса.
—Безнен югарыдагы дәрәҗәле әһелләребез нигәдер күрше тавыгын күркәгә чутлыйлар, ханәкә-солтан, ал тәгәрмәч кайдан йөрсә, арт тәгәрмәч тә шуннан йөри бит ул, башкалар аларга иярә,—диде Зәкуан,—Казан сәүдәгәрләре үги бала хәлендә. Югыйсә, бездә дә дөнья базарын тотардай нәрсәләр аз түгел.
Арттырыбрак җибәрмәдеңме икән, дип Зәкуан әүвәл баш йомышчыга, аннан соң ханбикәгә багып алды. Сакчының кара янган йөзен исәпкә алмаганда, куркыныч янамый шикелле иде. Шуна күрә сүзен кыюлык белән дәвам итте.
—Сарай җыелмасына килгәндә, пәйгамбәребез дә доганы акчага кылган, диләр бит. Шунын сыман, мәмләкәтебезнең лалә чәчәге Үрбәт ханәкә-солтан бүген ошбу әйберләр арасыннан үзенә охшаган бер-икесен сайлап алса, боз кузгалыр иде, шәт. Башкалар иртәгә үк карга көтүе кебек ябырылалар иде.
—Ә комган?—диде баш йомышчы.
—Әйе, әйе, без комган эзләп килдек ич,—дип як-ягына каранды Үрбәт,— тик мин монда бернинди комган да күрмим.
Зәкуан монысына да әзер иде Шундук ярдәмчесе ханбикә алдына берничә комган китереп куйды. “Бураш сәед шушы комганнарны хуп күрә, хан мәчетенә дә алдырмакчы”,—дип мактанмакчы иде, ханбикә алданрак җитеште.
—Мина да шушы игезәк нәрсәләреңне тәкъдим итмәкче буласынмы әллә?—дип, күзләреннән ут чәчте. Сакчылар да тураебрак басты. Әмер генә булсын, остаханәнен астын өскә китереп ташларга да күп сорамаслар.
Зәкуан хатасын төзәтергә ашыкты.
—Таз таранганчы туй таралыр, ди, минем шулай сүз боткасы инде, ханәкә-солтан, берүк кичерә күр. чыннан да. эшкә тотынырга вакыт, тәкъдимеңне көтәм, син ни теләсән. шул булыр,—диде.
Үрбәт тә кайтып тоште.
— Кәгазь, каләм!
Баш йомышчы ул сораган әйберләрне йөгертеп өстәлгә китереп куйды Үрбәт күңелендә йөрткән комган образын сурәткә төшерде. Ханбикәнең каләм уйнатуын Зәкуан авызын ачып карап торды. Каләм тоткан кыз- хатынны анын беренче күрүе иде. Һай. булдыклы да икән ханбикәбез!
— Кулыннан гөлләр тама икән, ханәкә-солтан,—диде ул соклану белән.
—Урыс тоткынлыгында бер монахнын жинел кулыннан өйрәнгән һөнәрем,—диде Үрбәт.
— Борынын төптән аз гына кинәйтеп, түбәнрәк төшерсән. суы мулырак килмәс микән?—дип, сак кына бер тәкъдим кертте Зәкуан,—тәһарәт өчен унайлырак булыр иде дим.
—Гөберле бака авызына охшап калачак ул,—диде Үрбәт,—нәфислеге кими.
—Әйттем исә кайттым, ханәкә-солтан.
—Сүз көмеш комган турында бара,—дип кисәтте Үрбәт
— Бу әле комганның рәвеше генә, ханбикә, анын асылы—бизәктер, мөгаен.
—Хан комганы бизәксез булмас, анысы турында аерым сүз,—диде Үрбәт —Анда әле ханнын шигъри юллары да язылачак.
Алар берәмтекләп-жснтекләп комганнын бөтен нечкәлекләре турында гәп кордылар.
—Иртәгәдән эшкә тотынабыз,—диде зәркәнчс,—тик менә көмешне үзем генә сайларга базмыйм, итекченен безе китек була анын
— Көмешен дә үзем сайлармын,—диде Үрбәт.
Ханбикә китәргә җыена башлады.
— Мондый дәрәҗәле вә төшемле бирем өчен, ханәкә-солтан. сиңа бүләк тиеш, күзеңә төшкән нәрсәнне сайлап ал,—диде зәркәнче
Үрбәт останын тәкъдимен охшатты булса кирәк, килешле иреннәренә елмаю кунды.
— Рәхмәт, Зәкуан оста, мин бизәнү әйберләрен берән-сәрәнләп җыймыйм,—диде,—әнә теге уртадагы алсу мендәргә беркетелгән муенсага өстәп, тартмага бер пар шундый ук алка, балдак, беләзек салып, йомышчыга тоттыр. Акчасын да ул түләр.
Урамда ханбикәне кешеләр көтеп тора иде инде. Яшертен генә килергә тырышса да, сизеп алганнар. Аны күрүгә, барысы да җиргә ауды.
—Сөбханалла, ханәкә-солтан. сине күрер көннәребез дә булган икән, ходай озын гомер, исәнлек-саулык бирсен,—диде араларыннан өлкәнрәге.
—Амин!
—Мөхәммәдәмин ханга безнен ин саф. иң пакь эчкерсез теләкләребезне җиткер, һәрвакыт ышанычлы терәгебез булсын
—Амин!
— Акча сип боларга!—дип пышылдады Үрбәт йомышчысының колагына,—кызганма, мул итеп сип.
Бала-чага акчага ябырылды
— Киттек,—диде ханбикә,—бодай да бик озак юанлык.
Тик ку згалып, атлар биш-алты адым да атламады, юлда бер кара мәче
в?
з*
пәйда булды. Зур, көр, шома мәче. Ашыкмый-кабаланмый гына, дәрәҗәсен белеп кенә теркелди. Урам уртасында бөтенләй туктап калды бу. Матур, каһәр. Монда мин хуҗа дигәндәй, вәкарьле карашы белән тирә-якны күзәтә. Ханбикәң бармы да, юкмы?
Мәчегә тияргә дә, куркытырга да ярамый, юлны ул үзе сайлый. Шуңа күрә күзләр ана төбәлгән: кайсы тарафка юнәлер бу язмыш хәбәрчесе? Урамны аркылы гына чыкмаса ярар иде, дип тели һәммәсе. Ашыкмый. Житмәсә, битен юарга тотынды. Аннан соң сыртын дугаландырып, киерелеп торды. Күрәләтә мыскыл итә, мөртәт.
Кешеләрнең йөзен шом вә курку басты. Вәйт, сансыз, юлны аркылы чыгарга ниятли түгелме соң бу? Тукта инде, тукта!
Мәрхәмәте килде бит мәчебезнең. Жә, нәрсә күзләрегезне акайттыгыз, дигәндәй мыраулап алды да, килгән ягына элдертте. Күләгәсе генә күренеп калды.
—Кузга-а-а-л!—дип әмер бирде баш сакчы.
Зәкуан ханбикәнең биремен вакытында өлгертте. Ул берьюлы ике комган ясады. Берсе нәкъ Үрбәт сурәтендәгечә, икенчесен, әлеге дә баягы, борыны "гөберле бака авызына” охшаганын үз сызымы буенча өлгертте, берсе ярамаса. берсе ярар, дип гөманлады.
Үрбәт “гөберле бака”га күз дә төшермәде. Үз биреме буенча башкарылганын җиз иләктән үткәрде мәгәр. Әйләндерде, тулгандырды, һәр бизәген, һәр җөен кулы белән капшап карады. Өстәл өстенә куеп, ерактарактан да күз тегеп бакты, якынгарак килеп тә күзләде. Шуннан сон гына авызыннан сузынкырак җөмлә очты:
—Хан ошатыр микән?
Үрбәт бу сорауны остаздан бигрәк үз-үзенә юллады. Бер караганда, комган ул күз алдына китергәннән дә күркәмрәк килеп чыккан кебек. Икенче караганда, бизәкләре тоныграк сыман тоела. Чәчәк тажлары эченә беркетелгән фирүзә ташлары ничектер гомуми өслеккә ятышып бетми шикелле. Нәфислеккә бик нәфис, әмма купшылык җитенкерәми. Шундый фикергә килде ханбикә.
—Фирүзәне зөбәрҗәт ташларына алыштырырга туры килер,—диде ул,—хан зәңгәрсу төсне үз итә. Бизәк болын чәчәкләрен хәтерләтсен.
—Син бит, ханәкә-солтан, ташларны сайлаганда үзен фирүзә ташларга тукталган идең,—дип, Зәкуан ханбикәгә каршы төшәргә омтылып
карады.
—Сүз көрәштермә, ханнарның ачуы яман, башыңның җиргә тәгәрәгәнен сизми дә калырсын, әйткәнне тыңла,—дип кисәтте Үрбәт останы.
Зәркәнченен башын югалтасы килми иде, билгеле, шундук күндәм ишәккә әйләнде.
—Тагын нинди дәгьваләрен бар?—дип билен бөкте.
—Тагынмы? Бар, тагын да бар
Ханбикә янә комганны кулына алды, дикъкать белән (менә ничәнче тапкыр инде!) күзеннән кичерде.
—Минемчә, шигырь уелган өлге урынында түгел,—диде,—ул комганнын уң канатында булырга тиеш, кул уңаенда.
—Монысын да үзгәртермен,—дип ризалашырга ашыкты Зәкуан.
—Сиңа бер атна вакыт!
—Өч көн дә җитәр, ханәкә-солтан.
Мөхәммәдәмингә бүләк бирәсе каршы төнне Үрбәт керфек тә какмыйча үткәрде. Үкенде дә, куанды да. Көлде дә, елап та алды. Комган да булдымы бүләк, дип йөзен чытса, егыл да үл бит инде. Ә анын ирен бик тә шатландырасы килә, үзенә генә каратып тотасы килә. Чөнки гыйшкынын иге-чиге юк. Карт гыйшык келәт ватар, ди бит Югыйсә, яшьтәшләре инде күптәннән остабикә булып йөриләр, аштан-ашка сәдака жыялар. бакый донья мәнфәгатьләрен күрәләр. Ул исә һаман ярату, мәхәббәт турында хыяллана, әйтерсен лә, яшь-җилкенчәк кыз бала
Гадәттәгечә, Үрбәтнен табыны мул иде. Жиз таска су агызып, Мохәммәдәминне үзе юындырды, тастымалны да үзе бирде, хадимә туташларны якын да китермәде
-һо-һо-һо, яраткан ашымны пешергәннәр икән, исе борынны кытыклый башлады, жә, тизрәк салып бир. дип, Мөхәммәдәмин учын- учка ышкып алды.
—Башта бичәнне куандырыр иден, аш качмас,—дип, иренә сарылды Үрбәт —Мин бер күрергә ут йотып, тыным белән суырып китерердәй булып өзгәләнәм, анын исендә дә юк
— һо-һо-һо, күрми дә торам, бичәм яна күлмәктән икән ич, монысы барысыннан да матуррак, аппагым, шундый килешә
—Әллә кайчан шулай диләр аны
Мөхәммәдәмин хатынын кочагына суырып кертте. Алар бср-берсенә сыенышып, озак кына яратышып тордылар.
—Мин сине бүген беркая да җибәрмим,—дип, иренен колагына кайнар тынын орде Үрбәт.
— Мин яраткан хатынымнын кочагында эрергә дә әзер,—диде Мөхәммәдәмин.
—Алайса, әйдә, табынга уз, көч җый, борчагын суына күрмәсен,—диде Үрбәг көлемсерәп.
Мөхәммәдәмин борчаклы аш ярага. Дөресе, бу кара халык ризыгына Үрбәт оирәтте аны. Тоткында вакытта бер пешекче маржа аны еш кына борчаклы аш белән сыйлый иде. Кичтән мул итеп сызык, бәрәнге. борчак, төрледән-төрле үләннәр салынган чуен чүлмәкне кы зу мичкә тыга. Өсте ныклап капланган китеш чүлмәк мичгәтон куна. Шунда барысы бергә изрәп, йомшарып пешә Иртән утта кабартып ала да, шулпасына шакмаклап киселгән токмач сата Телеңне йотартык була инде. Томау-фәлән төшсә дә файдалы. Чир тир белән чыгып бетә.
Үз ашчысына да ачты Үрбәт тоткын ризыгының серләрен Ә бервакыт Мохәммәаәмингә тәкъдим итте Охшатты. Бари Казан жиренен бөек ханы гап-гади борчаклы ашны ялт иттереп куйды. Тора-бара борчаклы аш Мөхәммәдәминнсн яраткан ризыгына әверелде Аны фәкать Үрбәт ашчысы гына пешерә.
Бүген дә Мөхәммәдәмин борчак ашын мактый-мактыи чөмерде Үрбәт исә үз-үзенә урын таба алмый, әтәче кычкырырга гына тора. Һаман баш вата: бүләкне кайчан бирергә, ашау-эчүдән сонмы, әллә нртәнме? Бәлки, госел алдыннан уңайлырак булыр* Тик иртәгәгә кадәр көтәргә түземлеге җитәрме? Йөрәге әнә ничек калтырана.
—Син бүген кырык итәкле кыз кебек, аппагым,—диде Мөхәммәдәмин,— кил әле. утыр әле яныма, тынычландырыйм ате
— Минем сиңа бүләгем бар. Мөхәммәдәмин
Бу сүз Үрбәтнен авызыннан һич көтмәгәндә чыпчык шикелле атылып чыкгы Шу на күрә югалып катлы жә. ни була инде хәзер?
Ире анын борчылуын сизмәде Киресенчә, әлеге хәбәрне, зурга җибәреп, күтәреп алды.
—һо-һо-һо, әйтәм, үзеңә-үзен урын таба алмыйсын. Жәле, жә, карыйк, нинди бүләк әзерләде икән кәләше кияү егеткә?
—Башта сүз бир,—диде Үрбәт,—әгәр охшамаса, турысын әйт, яшермә, мин аны шундук күз алдыннан югалтырмын. Килештекме?
—Ханга болай басым ясарга ярамый бит, ханәкә-солтан,—дип, Мөхәммәдәмин бармак янады.
—Беләм,—диде Үрбәт,—ир дә хәләленең үтенечен читкә кага алмый
—Сине уздырып буламы сон? Жә, ярар, килештек.
Үрбәт чуклы ашъяулыкка төрелгән төргәкне ашыкмыйча гына чиште дә, комганны алып, ире каршысына китереп куйды.
Кояшның шәфәкъ нурларына төренгән чагы иде. Жиһанны алсу төскә манып, бишегенә кереп барышы. Кин һәм якты тәрәзәләр аша сарай эченә үтеп кергән әлеге нурлар, үзләренә бер ямь вә нәзакәтлелек белән, кайтаваз шикелле зиннәтле савыт-сабалар, алтын-көмеш җиһазлар өстендә балкып- балкып китәләр. Комган йөзендә дә биешеп алдылар әнә.
— һо-һо-һо-о,—дип, ымлык белән генә белгертә алды Мөхәммәдәмин үзенең тәүге тәэсирләрен, теленә бу гүзәллеккә бәрабәр сүзләр килми торды. Аннан сон, айнып китеп, яшь бала сыман комганны күкрәгенә кысты. Өстәлгә куеп. Үрбәт шикелле үк, читкә китеп багып торды. Янә кулына алды, янә күкрәгенә кысты.
— Изге рамазан ае хөрмәтенә,—диде Үрбәт. Юлламасын үзем укып күрсәтәм:
“Әссолтанел әгъзам5 гыйззед6-дөнья вәд-дин7 Мөхәммәдәмин баһадир хан хәлләдулла мәликәһ8 вә әййәдәсолтанәтиһи”. Тарих тугыз йөз унсигездә мөбарәк рамазан аенын уникенче көне.
—Рәхмәт, аппагым,—дип. ниһаять, телгә килде Мөхәммәдәмин,—бик күркәм бүләк. Дөнья тора ун тәнкә, гыйлем тора мен тәнкә, ди, бу синең башына гына килергә мөмкин. Кара, нинди матур! Күзләр камаша. Бизәкләре коеп куйган кебек. Зөбәржәт ташлары шундый ятышып тора, үзенне болындагы чәчәкләр арасында йөргәндәй хис итәсен. Бик мәгънәле бүләк. Комган диндарларның ният-гамәлләрен, эчкерсез саф вә пакъ хисләрен Аллаһы тәгалә белән үзара тоташтыручы илаһи күпер бит ул.
Мөхәммәдәмин комганны әйләндергәли-әйләндергәли тагын бер тапкыр җентекле күзеннән үткәрде.
—Абайламый да торам, язулары да бар икән. Әллә шигырь инде? Хак, шигырь:
Күп голәмә вә мәшаихләр шәһид Булдылар дине ислам нурилә.
—“Гыйкаб"нын, үзен әйтмешли, бик мәгънәле бер өзеге,—диде Үрбәт Ул чиксез дәрәжәдә шат иде. Мөхәммәдәмин бүләкне жире-күге белән шатланып кабул итте. Кулына тәти уенчык төшкән сабый кебек куанганын гына күр.
— Шигъри комган. Кызык. Һич көтелмәгәнчә,—дип сөйләнде Мөхәммәдәмин.—Комганың да, аппагым, шигырь сыман серле, тылсымлы. Ә шигърият дөньясы искиткеч мавыктыргыч дөнья ул. Чөнки шигъри сүз шул ук дога. Шагыйрь исә ходайның, пәйгамбәрләр кебек үк, җирдәге илчесе. Коръән-кәримне дә Аллаһы тәгалә Мөхәммәд галәйһиссәламгә шигырьгә төреп индерә.
'• Әгъзам—боек.
6 Гыйззед— хөрмәтле.
: Вэд - ярату
* Хәллөдулла маликәһ — мәңге итсен патшалык.
Их. барча мәшәкатьләрне читкә куеп, чыгып китәсе иде урман- болыннарга, елга буйларына, хозурланасы иде Табигать-ананын кабатланмас хәзинәләре белән Тыңлыйсы иде шатлык белән сугарылган вәгазьләрен, ачы мон-зарларын. үпкәле дәгьваләрен. Шуларны түкми-чәчми җиткерәсе иде халык күнеленә.
Мөсафир сыйфатында илләр, мәмләкәтләр гизәсе иде. Яшисе иде инсан тормышы белән. Куанычларын, кайгы-хәсрәтләрен уртаклашасы иде. Ул тәэсир-тойгыларны шигъри мон ярдәмендә инсаннын үзенә кайтарасы иде.
—Син. Мөхәммәдәмин. болай да чын шагыйрь инде,—диде Үрбәт,— үзенне юкка битәрлисен.
—Юк шул. аппагым.—дип ана каршы төште Мөхәммәдәмин.—мин—хан! Шагыйрь башка, хан башка. Бу ике баш бер казанга сыймый Шагыйрь— гаделлек җырчысы. Ә хан гадел була алмый. Хан—дәүләти мәнфәгатьләр колы. Менә мин. мисал өчен. Мәскәү белән солых килешүе төзедем Гомерлеккә дип аһ ордык. Олуг кенәз Василий Иванович анын бер тиенгә дә тормаганын бик яхшы анлый. Ләкин хәзерге вазгыятьтә безнен башка юлыбыз юк—дәүләтебезгә түл җыю өчен иминлек зарур. Анам Нурсолтан ханбикәгә Василий нинди зур кадер-хөрмәт күрсәтте Ә тиздән улы Габделләтыйф ханны янә тоткын итте Минем алтын-көмсш. зиннәтле ташлар белән бизәлгән кыйммәтле чатыр бүләгем дә, бәһасез аргамагым да аны туктата алмады Чөнки үзенен койрыгына бастылар. Бу—җиһандагы барлык хакимнәрнен дә язмышы
Ә шагыйрь тау борксте шикелле ирекле вә бәйсез шәхес
Мөхәммәдәмин. хисләренә бирелеп, берара тын гына утырды Аннан сон, өстәлдән комганны алды да Үрбәткә сузды
—Жә. аппагым, бу гүзәл шигъри комганнан битне чылатып та карыйк инде,—диде.
Үрбәт тиз генә комганга җылы су агызып, ирен юындырды
—Якадан туган шикелле булдым.—диде Мөхәммәдәмин.—зур рәхмәт сиңа.
—Рәхмәтен өчен үзеңә рәхмәт.—диде Үрбәт.—мин. мөгаен, җиһанда ин бәхетле хатындыр.
— Бүләкнен иясен сорамыйлар-соравын. әмма мин төпченми булдыра алмыйм кайда ясадылар бу комганны, гарәпләр кулымы кытайларныкымы?—дип белеште Мөхәммәдәмин
—Үз куышындагы хәлләрне читтән белеш, диләр мангытлар Барча Казан җиренең бөек ханы да шулар мисалында түгелме сон9—дип хәйләкәр генә елмаеп куйды Үрбәт
— Нәрсә, әллә бездә дә бармы андый осталар9 Ник мин белмим аларны?
—Нигә белмисеңдер, анысын әйтә алмыйм,—диде Үрбәт җитди генә,— хаҗәте чыккач, менә мин эзләп таптым. Насыйр останың шәкерте Зәкуан зәркәнче. Төлкенең төлкесе. Теле дә сөяксез. Әмма акыллы. Дәүләткә булган дәгьваләрен мин үзем дә урынлы саныйм
— Мәсәлән?
—Мәсәлән. Казан зәркәнчеләре үз казаннарында гына кайный, ди Читләрне кочак җәеп каршы алабыз, ә безнен осталарга чит базарлар ябык. ди. Бу эшне җайга саласы иде. ди Без күнчеләрдән, мехчылардан, чүлмәкчеләрдән, бүрекчеләрдән һич тә катышмыйбыз, ди.
—Тагын?
—Тагын Хан бәкләрнеке, морзаларныкы, руханиларныкы гына түгел, ул барыбызныкы да. ди. Без дә аны яратабыз, ихтирам итәбез, ди
Үз мәнфәгатьләребезне үзебез кайгыртсак, отышлырак булыр иде, ди Корылтайда да, диванда да, хөкүмәттә дә шул ук бәкләр, шул ук морзалар, ди. Җиттеме?
Мөхәммәдәмин мангаена бәреп чыккан тир бөртекләрен тастымалы белән сөртеп алды. Үрбәт аны юатырга ашыкты:
—Мин сине алдан ук кисәтеп куйдым бит, Мөхәммәдәмин, тилерәк, дидем, теленә ни килсә, шуны лыгырдый, дидем. Үзем дә жүләр инде, кара халык ни сөйләмәс?
—Хикмәти хода, болар сон мин баш ватып йөргән нәрсәләр бит, ханбикә, аңлыйсыңмы? Хәзер дәүләтнең идарә өскормасын камилләштерү өчен ин кулай чор. Әнә, зәркәнче булып зәркәнче ни сөйли?
Үрбәт иренен тустаганына ширбәт агызды да әйтте:
—Мөхәммәдәмин, җанашым, бүген минем янда шагыйрь булып кына кал әле, зинһар,—диде.
— Комганын гаепле,—диде Мөхәммәдәмин көлемсерәп,—әнә, нинди уйларны кузгатып җибәрде. Бик үтенәсен икән, шигырьгә күчәргә дә ризамын. Әйдә, алайса, бүгенге кичебезне Әбелкасыйм Фирдәүсигә багышлыйк:
Мондый сүз бар: имеш, яшьлек чагында, Рөстәм көчле булган икән тагын да. Басса, ташка аягы бата икән,
Йөргәндә җир тетрәнеп ята икән...
—Бу син инде, Мөхәммәдәмин...
Күзгә төртсәң дә күренмәслек көзге караңгы төн иде. Энә очы кадәре генә вак яңгыр сибәли. Аяк асты пычрак. Урамда бер җан иясе дә күренми Хәтта этләр дә өрми. Шыксыз төн аларны да ояларына куып керткән иде, ахры.
Юк, урам бөтенләй үк буш түгел икән ич. Әнә, биек койма белән әйләндереп алынган ике генә тәрәзәле зур каравыл өенен капка төбенә бер атлы килеп туктады.
Тәүгесенә бастырып диярлек, янә бер җайдак сәлам җиткерде. Керфек кагып, күз ачып йомганчы яртылаш кына ачылган капкадан бу атлы да эчкә узды.
Бүлмәдә бер генә чыра яна, яктысы үзеннән ары китми. Шуна күрә җайдакларның йөзе томан эченнән күренгәндәй генә шәйләнә иде.
—Жә, дога кылыйк,—диде озын буйлы, чан тавышлы җайдак. Ул арада ин дәрәжәлесе иде булса кирәк.
Доганы авыз эченнән генә укыдылар, иреннәре генә селкенеп торды.
— Инде ант эчик!
Җайдаклар хәнҗәр очы белән кулларыннан кан чыгарып, алларындагы сулы чынаякка тамыздылар. Алсу төскә кергән суны яңгыравыклы тавыш иясе тигез итеп өч савытка бүлде дә:
—Вәгъдә—и ман!—диде.
— Вәгъдә—иман!
— Вәгъдә—иман!
Вак йотымнар белән генә савытларын бушаттылар.
—Вәгъдәне кем генә бозса да, кем генә серне чишсә дә, ул өчебезгә берьюлы үлем алып киләчәк,—дип кисәтте дәрәҗәле бәндә,—ханнын җәзасы котылгысыз.
—Беләбез.
—Бәк. инде сине тыңлыйк.
Бәк дигәне тамагын кыргалап алды да. йотыла-иотыла сөйләп китте Анын яшьлеге, дуамаллыгы, әтәчлеге тавышыннан ук сизелеп тора иде. Тыныч кына утырып та тора алмый, ахры, урындыгы әледән-әле шыгырдап куя.
—Мин һәр икегез белән дә үз ниятләремне килештердем.—диде ул тавышына серле төсмер остәп,— фикерләребезне бергә жыеп укмаштырганнан сон. түбәндәге нәтижәгә килергә мөмкин.
—Ягъни-мәсәлән
—Корылтайны, сөннәтебезгә каршы килеп, кара халык, килмешәкләр, денсезләр исәбенә кинәйтү ходай асыл зат итеп яраткан бәкләрне, морзаларны, сәедләрне мыскыл итү һәм дә бу зиннәтле кавемне алар белән тиңләштерү булыр иде. Хан бүген кануни хокукларыбызны кысса, иртәгә милкебездән, мал-мөлкәтләребездән мәхрүм итәргә дә бик мөмкин Мондый нәмәхрәм гамәлләргә җөрьәт иткән адәм, кем булуына да карамастан, тиешле җәзасын алырга тиеш Хак мөселманнар буларак, без бу хазләргә түзеп тора алмыйбыз. Мөхәммәдәмин ханга жиһад игълан итәбез. Жиһад түбәндәге гамәлләрне күз унында тота. Беренчесе—хәләл җефете аша ханны ниятләреннән ваз кичтерү. Икенчесе—Мәскәүгә барып, олуг кенәз Василийдан Мөхәммәдәмин ханны тәхетеннән төшертүне сорау. Өченчесе— үлемгә хөкем итү. Сонгысы ахыр чиктә, аннан алдагылары уңай нәтиҗә бирмәгән очракта тормышка ашырыла.
Тавыш озелеп калды. Бүлмәдәгеләр берара качкыннар шикелле үзләренен барлыгын да сиздертмәскә тырышып, тып-тын гына утыралар Чыра гына чытыр-чытыр януында булды. Бу карангы тынлыкта ул күңелләргә хәвефле убыр уты сыман шом вә курку сала иде. Тәгәри-тәгәри килеп җитәр дә. пыран-заран китереп ташлар кебек.
—Мин разый.—диде моңа кадәр яңгырамаган чәрелдек тавыш иясе
—Мин дә килешәм.
Моны яңгыравыклы тавыш иясе әйтте.
—Алайса таслыйк4 кылабыз.—диде бәк.
—Аллага тапшырдык.
Җайдаклар бер-бер артлы килгән тәртиптә капкадан чыгып киттеләр. Көзге караңгы тон аларны үзенә йотты
Мөхәммәдәмин бу вакытта тәмле төшләр күрә-күрә хатынының кайнар кочагында рәхәтләнеп йокы бүсә иде. Әгәр уятып, сиңа жиһад игълан иткәннәр, фетнәчеләр үзеңнең якыннарын киявен, баш карачы Булат бәк. диван рәисе Хөрмәтулла морза, яшь сәясәтче Әхмәт бәк һәм дә бертуган сенлен Гәүһәршад та аларга теләктәш дисазәр. “яла ягу "чыны зинданга яптырыр иде. Чөнки хан әлеге эшлеклеләргә үзенә ышанган кебек ышана иде. Һәрхәлдә, алардан этлек көтми иде.
Гәүһәршад жингәсе Үрбәтне утырмага чакырып килгән иде. Атар шулай ирләре өйдә юкта аулакка йорешәләр. Хатын-кызларга гына хас тәм вә ләззәт белән сарай хәлләре турында ару суны куертып, гайбәт саталар.
— Кабал сугуыңны сагындым, чибәр җиңгәм, җырлашып утырырбыз.— диде Гәүһәршад,—рәхәтләнеп бер күңел ачыйк әле
Үрбәт сәерсенебрәк кенә каенсеклесенә карап куйды Чөнки Гәүһәршад жыр-моңга һәвәс гүгел иде. үзе дә: “Минем колагыма аю баскан".—дип шаяртырга ярата. •
• Тасдыйк раслау, тану
—Син бүген урыныңны ут алган кебегрәк күренәсен әле. бикә, сабырсызланма алай,—диде Үрбәт шелтәлерәк тавыш белән.—Аннан сон. хан бичәләрен бер-берсеннән аерып калдырмыйлар, без икәү бит.
—Фатыйма ханбикә сырхауланып торам, ди, әүвәле ана сугылган
идем...
Гәүһәршад гаебен йоларга теләгән иркә бала кебек жингәсенә елышты.
—Жә, ялындырма инде, чибәр жингәчәм. бик сагындым сине..
—Шундый тәмле телле каенсенленне ничек кире борасын?—дип кайтып төште Үрбәт,—күр, ничек нәүмизләнеп карап тора.
Гәүһәршад кунагынын бер алдына, биш артына төште, бик ярарга тырышты. Сые да мулдан иде. Үрбәтнен камыр ашларына бик исе китми, ана жиләк-җимеш булсын. Буй-сынынын әле дә тал чыбыгы шикелле зифа саклануы, мөгаен, ашау-эчүгә талымлылыгы аркасындадыр. Дөрес, мөселман ир-аты тулы тәнле хатыннарны хуп күрә. Хатынының арт саны бер кагылудан көне буе дерелдәп торырлык булсын ана. Мөхәммәдәмин киресенчә, урыс арасында яшәү галәмәтедер, ахры, андый бикәләргә күз дә атмый. Үрбәт белән бу яктан да пар килгәннәр иде алар.
Хужабикә кырчылар, биючеләр дә чакырган иде. Җырлашып утырырбыз, дигәне шул иде, ахры. Һич көтмәгәндә, хисләр ташкын булып агылды. Ник дисән, җырчылар арасында аһәнле бер туташ бар иде. Борынгы монлы көйләрне искиткеч осталык белән башкарды. Тавышы йөрәкне чеметеп- чеметеп ала.
Бүген хисләр өермәсе Үрбәтне фәлсәфи уйларга этәрде. Күрәсен. күңеленең тулышкан чагы иде. Чыннан да, тормышнын мәгънәсе, гаме нәрсәдә соң? Ник килә кеше җиһанга? Гамәл-хәрәкәтләрне Ходай фарыз кылган мәсләк белән ничек яраштырырга? Хөсетлеген, гафиллеген, мин- минлеген, дорфалыгың басып китмиме ул илаһи мәсләкне? Фани дөньяның бер көнлек мәнфәгатьләренә бирелеп, сират күперләрен чыгасынны онытып җибәрмисенме? Аллаһы тәгалә һәр колын тигез итеп ярата. Начарлыкны бәндә үзе таба, үзе җыя.
—Чибәр җиңгәчәй, син безнең арадагы бер бикәгә дә охшамаган,—диде Гәүһәршад,—күңелең гел күкләрдә гизә сыман. Әйтерсең лә, бу дөньяда бер мәнфәгатен дә юк. Ничек итеп кыланышы кырга сыймаган тәкәббер агаемны бөтереп ала алдын, һич анлый алмыйм. Алдын артына, артын алдына бордың да куйдың.
Үрбәт каенсеңлесенең бу сүзләрен ошатмады.
—Мөхәммәдәминнен абруен түгәсе булма, бикә,—диде ачу белән.— Нишләп тәкәббергә чыгарасын әле син аны. Ул җиһанда бер генә!
—Ачуланма инде, чибәр җиңгәчәй, дөресе шулай ич. Син аннан чын инсан ясадын. Ничек булдыра алдың, шуны беләсем килә Мин дә ир хатыны лабаса!
Гәүһәршад җиңгәсе янына килеп утырды. Үрбәт бермәл каенсенлесенә текәлеп карап торды.
Жете төстәге вак-вак таҗ яфраклары эчендә җемелдәп утыручы гөл чәчәге кебек нәфис иде бикә. Бу чәчәкне өзеп ат ы р га берәү дә җөрьәт итмәс иде. Ана карап, фәкать сокланырга гына мөмкин. Ул бәхетле хатын. Анын көндәше юк, Булат бәкне беркем белән дә бүлешми. Хәер, бик булган бичә Гәүһәршад. Бәхетсезлектән дә бәхет ясый белә торганнардан
—Мин Мөхәммәдәмин алдында әрсезләнмим, чөнки беләм, тавыкны йомырка өйрәтми,—диде Үрбәт,—шунын белән бергә, йонны да гел унай якка гына сыпырып тормыйм, турысын әйтәм. Ул дөреслекне белеп торырга тиеш, дип саныйм.
—Чибәр жингәчәй, мине йөрәк хәлләре күбрәк кызыксындыра —Йөрәк хәлләре дә шушыларга бәйле инде. бикә. Мөхәммәдәмин минем көмәнем бит ул Ходай бала багу бәхетен насыйп итмәде Анын урынына Мөхәммәдәминне бирде. Мөхәммәдәмин минем кальбемдә. Мин анын йөрәк тибешләрен, сулыш алуларын, хис-тойгыларын—барысын-барысын да сизеп торам. Аларнын һәммәсен бәгърем аша уздырам Шуна күрә бик тә якын ул мина.
—Әгәр агаема бер-бер хәл булса?—дип Гәүһәршад әнгәмәне ипле генә үз ягына борды.
—Безнең әжәлебез уртак булачак.
—Тәүбә диген, чибәр жингәчәй. сез ате бик озак яшәячәксез Ләкин Гәүһәршад ханбикәнен җавабын көтеп, төртелеп калгандай итенде —Тагын боргалана башладын. кыланмыйча гына сөйләш минем белән бикә,—диде Үрбәт җитди генә.—үз сүзенә хужа бул
—Ни сөйләгәнемне белеп сөйлим мин. чибәр жингәчәй.—диде бикә,— сүзләремә дә хужа була бсләм. Хәзер, әнә. каланын бөтен зыялылары ханнын корылтайга үзгәрешләр кертү нияте турында гәп кора. Аңлашылмый, диләр. Ничек итеп кара халыкны идарәгә тартырга мөмкин'’ Ходай кара халыкны эш өчен яраткан, дәрәжә өчен түгел Карга нихәтле югары күтәрелмәсен, барыбер үләксәгә кунар, ди. Зур гөнаһ булыр бу
—Ханнын үзенә әйт сон. мин анын эшләренә тыкшынмыйм.—диде Үрбәг.
—Үзен әйтмешли, боргаланмый гына анлашыйк әле. чибәр жингәчәй.— диде Гәүһәршад ханбикәнен күзләренә туп-туры карап —ханнын синен кинәшләренне тотканы барыбызга да мәгълүм ләбаса Әлеге хатадан да аны фәкать син генә йолып ала аласын. Ана синен сүзен генә үтә. Зур ырулы бәкләр, морзалар, сәедләр һич тә разый түгел Агаема зур зыян китерүләре ихтимал. Анын турында без дә кайгыртмасак. кем кайгыртыр’
— Кайгыртырга кирәк анысы, бикә, дөрес әйтәсен.— диде Үрбәт—Тик ханга бәндәләренең һәр барчасы да якын Әнә. кул бармакларынын кайсын киссән дә авырга ич. Шунын кебек. Ул аларны бүлгәли алмый Һәм мин монын белән килешәм
Әхмәт бәк Мәскәүлән буш кул белән кайтты Ә ана өмет зур иле Дистә еллар буе ханлыкны уч төбендә тоткан элекке баш карачы Кәлимәтнсн бертуган энесе ләбаса Эшне 1505 елнын 24 июнь корбаны, ике елдан артык Казан зинданында газап чиккән илче Михаил Клягшк аша йөртергә булдылар Кенәз җәзачысын тәхеттән бәреп төшерү өчен көчен кызганмас, дип томанладылар Кляпикны сарайдан читләштергәннәр булып чыкты Шуна күрә Казан фетнәчесенең хаклыкны торгызу, дошманнан үч алу турындагы озын һәм буталчык вәсвәсәсе анда кызыксыну уятмады Билгеле. Кляпик Мөхәммәдәмингә бик ачулы иде. Тик Мәскәу белән Казан арасында солых килешүе төзелгәч, анын бу ачуы шәхси ачу булып кына калды, җәмгыяти әһәмиятен югалтты Олуг кенәз Василий белән болай да борчаклары пешми, ә бу бәкнен тәкъдименә колак салу белә торып ана каршы бару булыр иле
— Кырыгына бер иман, утызына бер комган, дигән бик мәгънәле татар мәкале бар. бәк,— диде кенәз. усалланмыйча гына,—ул синен ише кыйбласыз жәнжалчылар хакында Йөрмә корыны бушка әйләндереп, монда яклау тапмаесын.
Әхмәт бәк Кляпикнын аяк астына ауды
—Кенәз. берүк минем нинди эш белән йөрүемне Казанга ишеттерә
күрмә, үтенеп сорыйм, буш итмәм Барча фәрманнарыңны да үтәргә әзермен...
—Фәрман бирергә мин хан түгел,—диде Кляпик ачу белән,—шулай ук әләк тә миннән ерак йөри. Сүзем бетте, бигайбә, бәк.
Жиһадчылар әлеге уңышсызлыклардан сон үзләрен кая куярга белми йөрделәр. Хәтта күңелләренә үкенү хисе дә керә башлаган иде инде. Тик узган болытны тотып булмаган кебек, юллары киселгән, үкенү түгел, башынны ташка орсаң да, сизенә калса, хан жәзасыннан котыла алмыйсың.
Бәхетләренә, Кляпик сүзендә торды. Әхмәт бәкнен Мәскәүдән йөреп кайтуына айдан артык вакыт үтеп китте инде, хан исә аларнын һәрберсе белән дустанә мөнәсәбәттә тора.
Мөхәммәдәмин Булат бәкне бүген шәхси эш бүлмәсендә кабул итте. Кәефе шәп иде. Табын янына чакырды, хәтта кымызны да касәләргә үзе агызды.
—Беренче кар төшүне көтеп алам мин,—диде Мөхәммәдәмин үзенә бер җылылык белән,—җиһан пакъләнеп, сафланып китә. Күнелләр йомшарып кала, кешеләргә гел яхшылык кына эшлисе килә башлый.
Нигә сон алайса бәкләрне, морзаларны кыерсыту юлына бастын. дип сорыйсы килде баш карачының. Ә авызыннан бөтенләй башка сүз ычкынды.
—Беренче кар куян авы өчен менә дигән инде ул, хан,—диде.
Ау—Мөхәммәдәминнен ин яраткан шөгыльләренең берсе. Иртәнге якта беренче әңгәмә корган кешесе дә баш аучы иде. Ләкин беренче кар, гадәттә, озак ятмый, шуна күрә бераз көтәргә кирәк дигән фикергә килделәр. Ул ау хакында исенә төшерүенә киявенә барыбер рәхмәтле иде.
—Алда бер бик мөһим сәяхәт тора,—дип, Мөхәммәдәмин кинаяле генә итеп баш карачыга күз төшереп алды,—ауга шуннан кайткач чыгарбыз. Үзен дә хәзерлән, диван рәисе Хөрмәтулла бәк белән Әхмәт бәкне дә кисәтеп куй. Шаһ-Хөсәен сәедкә, баш угланга үзем җиткерермен.
Булатның йөрәге чымырдап китте. Әллә сизеп алганмы, сәяхәт сылтавыннан юлда кулга богау салырга ниятлиме, дип уйлап алды. Мөхәммәдәминнен шәфкать тулы мәрхәмәтле йөзен күреп алгач кына, тәненен калтыравы басылды. Сер чуан кебек барыбер кайчандыр сытылыр, әлбәттә, тик ана кадәр жиһадны гамәлгә ашырырга өлгерергә кирәк. Аннан соң туфан калыкса да куркыныч түгел.
—Сәфәр кай якка булачак?—дип сорады бәк уйларыннан арынып.
—Мари бәге Турайнын чакыруы буенча чыгабыз ошбу сәфәргә,—диде Мөхәммәдәмин.—Бер очтан корылтайга теркәрбез. Бик лаек әгъза. Танышып, күреп-карап кайтырбыз.
Булат бәк кара янып чыкты. Бу халәтен ханнан яшерү өчен, жәһәт кенә кымыз касәсенә үрелде. Озаклап эчте. Ул үз-үзеннән сон дәрәҗәдә канәгатьсез иде. Болай тәэссоратлы булырга ярамый бит инде, юктан гына тотылуын да бар, дип офтанды.
Турай бәкнен биләмәләре Арчадан ярты көнлек юл иде. Аяк асты тайгак булу сәбәпле, атларны кумадылар, үз көйләренә генә җибәрделәр. Шулай да соңламадылар.
Бәк ханны авыл очында каршы алды. Кешеләре дә бик күп иде. Ханны күрүгә, барысы да җиргә ауды.
—Мин, Барча Казан җиренең бөек ханы Мөхәммәдәмин, сезне ихлас күңелемнән сәламлим, һәм дә бөтен хак вә гадел гамәлләрегезгә хәер- фатихамны бирәм,—диде ул ат өстендә калган хәлдә.— Аллаһы тәгалә
күрсәткән хак юлны сайладыгыз. Мөселман динен үз итүегез мине бик куандыра.
Өсте эрегән тун җиргә тезләнешкән мари мөселманнары ханга ияреп, догага оедылар.
— Мәчетебезгә рәхим ит. и, бөек хан!—диде Турай бәк.
Ул төскә-биткә үзгәрмәгән дә диярлек Шул ук җирән сакал-мыек. тәкәрлек күкәедәй очлы мангай, үтә күренмәле озынча арык буй-сын Вакыт шактый үтте үзе.
Хуҗаш бәкнен бакыйга күчүенә дә дүрт-биш ел бар инде, әшнәләр, кодалар иде. Ханлык хакына, хан хакына, әнә, нинди күркәм эшләр майтарып ята. Ничек инде шул кеше корылтай әгъзасы булмаска тиеш, ди?
— Кузгалдык!—диде Мөхәммәдәмин.
Мәчетне авыл уртасындагы калкулыкта күгәргәннәр иде Ерактан ук тирә-якка нур чәчеп, балкып утыра. Зур. Бүрәнәләре гел бериш Нарат бүрәнәләр Сагыз исе борыннарны ярып керә
Сәед Шаһ-Хөсәен анда иде инде Якын-тирәдәге авыллардан да имамнар килгән. Ул ханны һәм анын якыннарын тәһарәт алдырып, мәчет эченә чакырды
—Иншаллаһ, бу Аллаһ йортыннан кеше өзелмәс,—диде дулкынланган бер хәлдә.—Барча Казан җирснен бөек ханы Мөхәммәдәмин хәзрәтләренең эчкерсез фатихасы монда да җылы шытым бирер Аллаһынын рәхмәте яусын ана.
Хөтбәдән соң намазга бастылар. Мәчеткә сыймаганнар намазлыкларын как җиргә җәеп, ишек алдында укыды.
Сәед яңа мәчеттә тагын уннан артык мари кешесен иманга китерде Шунын белән Бәрәскә тулысынча мөселман авылына әверелде
Киң итәкле, билле сары тун кигән мәҗүси марилар төркеме бу тантананы зур кызыксыну белән күзәтте Болар башка авыл марилары
Мәчеттән чыкканда ханны Турай бәкнен каһарман егетләре көтеп тора иде. Тигез рәт булып урамга аркылы тезелгәннәр Бер ата балалары диярссн. буй-сыннары да, киемнәре дә охшаш. Өсләрендә тез капкачына каюр генә төшеп торган кара чикмән. Ак тула оек өстеннән очлы башлы чабата киеп җибәргәннәр. Киндерләре чигү җебе шикелле уралган Бер кулда озын саплы тимер балта, икенчесендә—тезген. Атлары да кор күренә
—Ошбу бәләкәе кенә төмәнсм, бөек хан. сина бүләгем,—диде Турай бәк,—кирәк чакта чакыртып ал. алар һәрвакыт эсер.
Мохәммәдәминнен тамагына тоер утырды. Чепек күзле бу мари бәгенсн дустанә ихлас мөнәсәбәте анын күнелен кузгатып җибәргән иле Күбрәк булсын иде шундый шәфкать иясе бәндәләр
— Бу егет кәмәшләре хәрби осталыкларын күрсәтәчәк әле,—диде бәк ханның күзенә тәгәрәп керердәй булып,—синен хакка тамаша тәгаенләдек.
— Баш углан, бабан бәкнен төмәнен кабул итеп ал!—диде хан Уйгын ягына борылып. Тегесе бөке шикелле атылып. Мөхәммәдәмин каршысына килеп басты.
—Тыңлыйм, боек хан!
—Бес. марилар—урман сарыклары, урманыбысга рәхим ит. боек хан,— дип. бәк олуг кунакны сый мәжлссенә чакырды
Кунаклар мариларга аяз көн алып килделәр Озак та тормый, төньяктан искән салкынча җил менә сытылам, менә сытылам, дип торган бүсснкс болытларны урман артына куып алып китте Күк йозе чистарынып калды. Аяк асты инде лычтырдаган тавыш чыгармый, керт-керт игеп кенә тора
Тиздән кызлар муенындагы энже-мәржәннәрдәй җемелдәшеп, йолдызлар кабына башлады.
Кунакларны исә биниһая зур балкыш каршы алды. Бәк түгәрәк аланны тутыртып, учак яктырган икән, җылысы ике-өч йөз адымнан биткә бәрә. Шунда ук хан чатыры. Аннан арырак башкаларныкы тезелешеп киткән. Үзе бер авыл. Казанлыларның төне шунда узачак.
Иң әүвәл балчык касәләргә мөлдерәмә тутырып, көмешкә өләшеп чыктылар.
— Көмешкәбес бик гайрәтле, бөек хан, бес аны колмак салып кайнатабыс,—дип тәкъдим итте эчемлеген хуҗа.—Ходай сина исәнлек, осын гомер насыйп итсен. Ханлыгыбыснын дан-шөһрәте еракларга таралсын. Казан-йорт мариларның да таянычы булсын!
Бу күркәм теләкләрне кире кагып та, бәкне тыңламыйча да булмый иде. Мөхәммәдәмин чәркәсен бушатып куйды. Ана башкалар иярде. Шунда ук кешеләрнең йөзенә алсу төс кунды, тәннәренә кайнар дулкын таралды.
Көмешкәдән сон үтереп ашыйсылары килә башлады. Шулай булмыйча, көне буе авызларына бер тәгам ризык капмадылар ич. Рәхәтләнеп тамакны ныгытабыз гына дип торганда, бәк тагын каядыр ашыктырды.
—Бес, марилар, татарлар шикелле ауга сөнге-жәя тотып йөрмибес,—диде мактангандай,—бес җәнлекне хәйлә ярдәмендә эләктерәбес. Менә монда якынрак кил әле, хан.
Мөхәммәдәмин берничә адым атлауга, тукталып калды Нәкъ анын каршында, тирән чокыр төбендә бер зур болан ята иде. Тыпырчынмый да, боргаланмый да. Фәкать күзләрендә генә аптырау катыш курку чалымнары катып калган.
—Бес аны кумадык, ул чокырга үсе төште,—диде бәк ниндидер самими беркатлылык белән.
—Чокыр бит алдавычлы чокыр,—дип көлемсерәде Мөхәммәдәмин.
Турай саргылт тешләрен күрсәтеп ихластан елмаеп жибәрде.
—Мари хәйләкәр ул, хан, хәйләсес дөнья файдасыс, үсен беләсен Ә хәзер боланны күс алдында чалабыс. Ит күп була, бик күп.
Шул арада нык бәдәнле унлап ир-егет пәйда булды. Эшне жәт тоттылар. Ут урынына чабышып, киртәләр ярдәмендә боланны чокырдан өстерәп чыгардылар да, аякларына тышау салып, чалып та ташладылар.
— Бисмилләһир-раһманир-рахим .
Шундый ук җитезлек һәм осталык белән түшкәне алдан хәзерләнеп куйган элмәккә элеп куйдылар. Сугымчы анын күкрәген ачты. Икенчесе боланның йөрәген суырып алып, көмеш тәлинкәгә салды. Йөрәкнен жаны чыгарга өлгермәгән иде әле. Турай бәк анын бер очын кисеп алды да пычак очына чәнчеп, Мөхәммәдәмингә сузды.
—И, Барча Казан жиренен бөек ханы! Шушы боландай көчле, гайрәтле, кыю, матур, сәламәт булырсың, жанлы чакта тизрәк йотып җибәр,— диде.
Бәкләргә, морзаларга, угланнарга да өлеш чыкты.
—Бу мари карты безнең урыныбызны алып куймагае,—дип пышылдады Булат бәк Хөрмәтулланың колагына. Аны Әхмәт бәк тә ишетеп торды.
—Ин беренче менә кемнән котылырга кирәк,—диде ул —Ханга бик вакытлы кисәтү булыр ул.
—Тсс, ишетә күрмәсеннәр.
Көне буе сарулары кайнап йөрде фетнәчеләрнең. Чөнки ханнын ышанычлы, булдыклы иярчен-мөритләре арткан саен, аның белән көрәшү дә шул кадәр катлауланачак бит.
Учак яны мәжлесе төн уртасына кадәр дәвам итте. Казанлыларга бик ошады
мәжяес. Кыргыйлыгы, ихласлыгы, муллыгы, гадәги булмавы белән ошады.
Ханнын сырхавы турындагы хәбәр төрле кешедә төрле тәэсир уятты Чын-чынлап кайгыручыларда. мыек астыннан гына елмаеп йөрүчеләрдә, учны-учка уучылар да булды
Баш карачы Булат бәк йортына бу хәбәр борчу сыйфатында керде
—Тәвәккәлләп ният иткәнсез икән, аны ярты юлда калдырмаска иде,— дип иренә кадалды Гәүһәршад
—Тәүбә диген, бикә, нахак бәла такма.—диде чын-чынлап куркуга төшкән бәк.—Аллам сакласын.
—Сез ханга җиһад игълан иттегез ич. гамәлегезне ахырына җиткерә белмәгәч, алынмаска иде,—дип үзенекен тукыды бикә
—Бәйрәмдә ханга бирер алдыннан һәр ризыкны баш ашчы үзе татып карый.—диде Булат Ширин аклангандай
—Жир җимертеп йөргән кеше шулай капылт кына урын остснә ава ди мени?
—Монысы мина карангы.—диде Булат бәк,—баш углан бөтен ашчыларны кулга алдырткан. Тоташ тикшерү бара Аксөякләр дә читтә калмаска охшый Жиһадчылардан берәрсенсн телен ачтыруларыннан куркам Хәлләр бик хөрти. бикә
Мохәммәдәминнен үз хәле дә хәл иде. Сырхавы өстенә. йокысыпыктан интегә. Керфек тә какмыйча уздырган төннәре бар анын. Оеп киткән арала исә әллә нинди куркыныч гошләр кереп йөдәтә Ул төшләрнен барысы да фаҗига белән төгәлләнә: әле кыялы тау башыннан упкынга тәгәри, әле иксез-чиксез дәрья эчендә көймәсе әйләнеп каплана, әле гәүдәсенә бастырыктай юан елан урала
Бүген дә төн уртасында үзен-үзе белешмичә торып утырды да:
— Мин үләм. Үрбәт бикә үләм.—диде
Үрбәт иренен мангаен. йөзен ак сөлге белән корытып алды да. ятлап куйгандай, моннан алдагы көннәрдә әйткән сүзләрен кабатлады
—Син боек хан. Мөхәммәдәмин Барча Казан жиренен олуг хуҗасы Халкыннм ятим итү бик зур гөнаһ булыр иде Сине яраталар, хөрмәт итәләр Башлаган игелекле эшләрен дә бихисап Әүвәл шулар турында кайгырту зарур. Үлем качмас.—диде
Үрбәт ире белән сау-сәламәт кеше белән сөйләшкәндәй сөйләшә, сырхавы хакында ләм-мим Мөхәммәдәмин шунын өчен дә рәхмәтле хатынына. Якыннарыннан вә туганнарыннан фәкать Үрбәтне генә үзе янында төнгә калдыра. Тик барыбер үлемнән бик курка Мөхәммәдәмин Әнә шул кыска гына вакытка оеп киткәндә йөрәге тибүдән туктар шикелле Шуңа күрә азаплана-азагшана күзләрен йоммаска тырыша, гүя шул рәвешле әҗәлне куып җибәреп була. Ә күтләр берматдә барыбер йомыла. Ул инә куркыныч төшләр дөньясына килеп эләгә.
Сарай табибы ин беренче нәүбәттә мунчадан хазе бетеп чыккан ханга агу кайтаргыч—тирьяк эчерде. Агуламадылар микән дип шикләнгән иде ул. Шиге акланмады. Тирьяк агуны костырып чыгара Хан исә укшып та карамады. Димәк, сырхавы гадәти сырхау Табиб мона сөенде генә, канын агызгач, үтәр азе. дип өметләнде.
Ханнын каны пыяла шикелле чиста иде. холкы тыныч күренә Тамырлан ургылмыйча, салмак кына саркыды. Бу—саулык билгесе Ләкин кан агызу да көткән нәтиҗәне бирмәде Шунлыктан, тиз арада Харөэем тарафына илчеләр чыгып китте Алар әмиргә ханнын юлламасын, бүләкләрен тапшырырга тиеш иделәр
Үрбәт тә кул кушырып утырмады. Ятып калганчы, атып кал дигәндәй, сарай даирәсенә белгертмичә астыртын гына им-томчылар эзләтте. Нугайларның гореф-гадәтләре буенча Хаҗитархан ягына амәнәт сәяхәте дә оештырды. Амәнәтче итеп Шаһ-Хөсәеннең туганы, ил агасы Харис сәедне сайлады. Ул Мангытта Мөхәммәдәминнен көмеш кылычын бикәнен ата- анасы каберлеге өстенә куеп, бу мөхтәрәм затларның рухына дога кылырга, ханның тизрәк терелүен теләргә бурычлы иде. Күктә очып йөрүче изге җаннар белән шул рәвешле элемтәгә керү нугайларда изге гамәл санала.
Имче янына Үрбәт үзе барды. Имче ир-ат затыннан иде. Кәҗә сакаллы зәгыйфь кенә бер карт. Ә тавышы искиткеч көр.
Бикә, әлбәттә, үзенең кем икәнен белгертмәде, кемгә фал ачтыруын да әйтмәде. Хәер, имче дә төпченеп тормады.
—Мин кешегә фәкать ходай ошбу китап аша мина җиткергәнне генә ирештерәм,—дип, алдан ук кисәтеп куйды карт,—ярарга тырышмыйм, ялган сөйләмим.
Үрбәт тәфсилләп иренен сырхавы турында сөйләп бирде. Багучы аны бүлдерми генә бик дикъкать белән тыңлады. Аннан соң, тезләрен чәнчеп утырган хәлдә, авыз эченнән ниндидер тылсымлы сүзләрен пышылдый- пышылдый фалнамәсен ачты да ашыкмый гына имән бармагын кәгазь бите өстеннән йөртте. Янә алды, янә куйды. Ханбикә түземсезлек белән анын сүзләрен көтте. Багучы гына ашыкмады. Бераздан китабын култык астына кыстырып, чаршау артына ук кереп китте. Анда шактый озак торды. Чыкканда тиргә баткан иде.
—Әхмәд (Үрбәт ирен шушы исем белән атаган иде) кардәшебезгә башта гел кәффарәт10 чыкты, ягъни хастәсе кылган гөнаһлары өчен йолым түләү, дип шәрехләделәр,—диде ул авыр сулыш алып,—кат-кат ачтым. Шөкер, догаларымны ишеттеләр. Шуннан соң "Бозыклык" дигән хәбәр килде. Мари бозуы. Бик зәһәр, кара эчле кыз-хатыннын кулы уйнаганга охшый. Үчләнеп эшләгәннәр. Дошманнары бихисап икән җәмәгатеңнең.
—Бозыкны куып буладыр ич?—дип, Үрбәт багучыга ялварулы караш ташлады.
—Ходай миңа дәвалау сәләте дә биргән,—диде карт,—вәләкин олыгаю сәбәпле, сихәт гамәлләреннән читләштем инде мин. Чөнки бозык үземә бик начар йогынты ясый, атналар буе игә килә алмыйча йөрим
—Бәхилләтер идем,—диде Үрбәт,—мулдан..
Багучы башын чайкады, ризалашырга ашыкмады.
—Үтенеп сорыйм, ятимнәр хакына...
—Ятимнәр хакына дисән инде,—диде карт тешләрен кысып кына.
—Үкенмәссең,—диде Үрбәт,—файдасы гына тисен.
—Барысы да ходайдан,—диде багучы җаваплылыкны үз өстеннән төшереп —Бозык ризык белән кергән. Шуна күрә аннан бары тик ризык ярдәмендә генә арынырга була. Миңа хәзер үк Изгеләр чишмәсеннән өсте ябулы савыт белән су, бер янчык тоз, бер арыш икмәге алып кил. Мин аларны өшкерермен. Ничек ашатырга, ничек эчертергә икәнен шуннан сон өйрәтермен. Каймалы тәлинкәгә зәгъфран суты белән дога да язып бирермен. Юып эчерерсез.
Үрбәт боларның барысын да багучы кушканча башкарып чыкты. Шушы ризыкларны тәгамләү белән Мөхәммәдәмин элекке шаулы-гөрле хәленә кайтачак, дип ышанып башкарды.
Шундый күтәренке хисләр кочагында ул сарай капкасы янына килеп туктады. Арбаны сакчылар уратып алды. Шундук тентергә дә тотындылар.
Кэффарэт - гөнаһтан арыну
—Ханбикә арбасы бу, хәзер үк капканы ачыгыз!—дип сөрән салды ат тотучы сакчы.—Камчы белән сыдырырга да күп сорамам
—Гафу ит, ханбикә, мин үз вазифамны гына үтим Безгә сарай капкасыннан үтүче һәр йөкне тикшерергә әмер бирелде,—диде баш капкачы Үрбәт алдында билен бөгеп.
Тентү вакытында багучы өшкереп биргән барча ризыкларны да алып калдылар. Карышудан файда юк иде
Ханнын иминлеген тәэмин итүне баш углан Уйгын бәк үз кулына алды Сарайда Мөхәммәдәминнән кала бар кешеләрдә, шул исәптән ханбикатәр. туганнар, якын кардәшләр дә шик астына алынды. Әлеге өшкерелгән ризыклар хакында да дөресен әйтергә туры килде Билгеле, алар ханга бирелмәде.
Мөхәммәдәмин дәүләт эшләрен алып баруны вакытлыча сәед Шаһ- Хөсәенгә тапшырды. Хөкүмәтнең көндәлек эшләре белән баш карачы Булат бәк шөгыльләнә. Ул жиһад төркемен таратып торды. Чөнки ханнын авыруы аркасында, сәяси үзгәрешләр дә тукталып калган иде Барысы да ханнын сәламәтлегенә бәйле Көтәләр. Сабыр итәргә сабырлыклар гына җитсен Монысы бигрәк гә Үрбәткә кагыла. Ул хәзер күз суын түгеп. Харәзем табибларын көтә. Өмете дә. ышанычы да шуларда Бик гыйлем адәмнәр, ди Иншаллаһ, Мөхәммәдәминнен чиренә дә бер-бер дәва табарлар
Коннәрдән-бср көнне, ниһаять, Казанга киләчәк кәрван турында хәбәр килеп иреште. Имеш, дөяләре дә, үзләре дә бик талчыкканнар, ди Шуна күрә Идел буенда атна-ун көн хәл алмакчылар. ди
Уйгын бәк табибларны каршы алырга Бозак бахшыны җибәрде. —Дөяләре коч җыйсын, кузгатма, ә үзләрен зурлап, хөрмәтләп монда алып кайт,—диде.
Табиб Мөхәммәдәмин белән икәүдән-икәү генә калып, анын хәлен бик тәфсилләп сораштырды. Йөрәк тибешен, күзләрен тикшерде, эчен бас кал ап карады, табигый хаҗәтләре хакында белеште. Аны шулай ук авырумын ирлек дәрте, түшәк нечкәлекләре дә кызыксындырды. Җаваплардан канәгать калды, ахры, кишер шикелле зур кызыл борынынын төбеннән үк башланган куе кара кашлары астындагы күзләре җанланып китте
—Тикшеренүләрне әле мин дәвам итәчәкмен, хан,— диде ул,—ләкин хәзер үк инде бер нәрсәне тәгаен генә билгеләргә мөмкин сезнен әгъзалары!ыз төзек, чир җаныгызга кереп оялаган. Бу озакка сузыла торган хаста. Шуна әзер булырга кирәк.
—Озакка дигәнне ничек анларга?—дип сорады Мөхәммәдәмин Табиб ханның кәефе кырылыр дип тормады, турысын әйтте —Айлар, еллар, хан.
-Айлар, еллар түгел, бүгенгесе күбрәк кызыксындыра мине, габиб,- диде Мөхәммәдәмин ризасызлыгын белдереп,—нинди дә булса дәва тәкъдим итә аласынмы?
Табиб каушап калды Чонки белә, ханны дәвалау арыслан авызына башымны тыгу белән бер. Анын үз гомерендә бик күп көтелмәгән хәлләргә дучар булганы бар. Шуна күрә сак булу зарур
— Мондый очракта мәгьҗүн әйбәт нәтиҗә бирә.—диде ул ^
Мәгъҗүн төнәтмәсен инәүнәл Мөхәммәдәмин яшьләрендәге бер бөлгән авыру морзага эчереп сынап карадылар Син күр дә. мин күр. атна азагына морзабызның йөзе алсуланып китмәсенме. Тамагына да үтә башлады Бирегез, дип кенә тора. ди. Хәтта хак булса, хәлле генә бер таныш тол хатын!а яучы җибәрү гурында да уйлана, имеш
Төнәтмә ханга да килеште. Дүртенче төнендә чалкан төшеп, саташмыйча туйганчы йоклады Дөрес, хаста бөтенләй чигенмәде, тик хәле элекке белән
чагыштырганда күпкә яхшырды. Ин мөһиме, гамь кайтты.
—Күпме түшәм тактасы санап ятырга була, җитте, ханбикә, фатихаңны бир.—диде ул Үрбәткә бердәнбер көнне иртә таннан.
Тормыш, ниһаять, үз эзенә төште. Куаныч өстенә куаныч дигәндәй, Үзбәк ханы Шәйбанидан да шатлыклы хәбәр килеп иреште. Мөхәммәдәмин дустынын хатын кат-кат укыды. Анда түбәндәге юллар бар иде:
"Барча Казан җиренен бөек ханы Мөхәммәдәмин хәзрәтләре! Синен сырхавын турында ишетеп, бик тә кайгырдык, бик тә нәүмизләндек. Саулыгын хакына Аллаһыны зурлап догалар кылдык. Ишетер, ярдәме тияр, терелерсең. Ходайнын рәхмәте кин. Дәхи дә. күнелен күтәрелсен өченгә Хәбәш оста җитәкчелегендә Казанга бер төркем тамаша уенчылары, рәссамнар, бизәүчеләр, төзүчеләр жибәрәм. Кирәгенчә файдалан".
Ара өзек булса да. хәрендәшлек якын була. ди. Шәйбани хан белән дә шулай. Аларнын йөзгә-йөз очрашканнары да юк. Әмма тәүге хатларыннан ук араларында эчкерсез рухи якынлык, самими эчке бәйләнеш урнашты Анын асылында хөрмәт дигән олы хис ята. Чыннан да. бу дуслык кына түгел, бу—хәрендәшлек. Олы хәрендәшлек. Кеше авыр вакытта бары кардәшлек җепләре белән уралган туганнарына гына таяна ала. Шәйбани исә хәрендәшлек вазифасын үз иреге, үз теләге белән кабул итте. Әнә. беренче булып ярдәм кулын ул сузды.
—Кәеф-сафа корып алуны китап та мактый, килүләре бик вакытлы.— дип. Үрбәт иренә якланмакчы итте.
—Юк. ханәкә-солтан,—диде Мөхәммәдәмин дәүләти җитдилек белән (әйтерсен лә. аны көчләп кәеф-сафа кордырырга исәплиләр иде).—уен- көлкедән бигрәк ул сәнгатькярләрдән. Шәйбани хан үзе әйтмешли, мөмкин кадәр тулырак файдаланып калу турында баш вату дөресрәк булыр. Тәхет залын янабаштан бизәтергә дип тора идем, бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына, ди. бик вакытлы булды әле аларнын килүе. Аннан сон Хан мәчетенә тотынырлар. Анда да кул җитми тора иде. Яна көтепханә кирәк дисен үзен. Эш муеннан. Үзебезнең осталар да алар янында әйләнер, өйрәнерләр. Шәрык сәнгате—безнен өчен өлге ул.
Бу бер атна анын өчен тәмуглы йөз еллык гомергә бәрабәр булды. Беренче төндә үк чәчләренә, сакал-мыекларына чал төште. Үзе әле бу хакта белми, көзгегә караганы юк. Табиб әйтергә җөрьәт итми. Гадәттә. фалиж|: сырхауның теленә дә төшә. Шөкер, ханнын акылына, сүз куәтенә зыян килмәде. Дөрес. Мөхәммәдәмин бик күп уйлана. Шул уйлардан башы әле таштай ката, әле ут капкандай яна башлый. Вакыты-вакыты белән мие түнә. Үз-үзенә кул салу фикеренең жүләрлек икәнен ул шундук аңлады. Хан андый дуамал адымга бара алмый. Үз мәнфәгатьләре белән генә яши алмый хан. Тиеш түгел! Беренче нәүбәттә халкы, дәүләте хакында кайгыртырга бурычлы ул.
Жаваплылык белән сугарылган шушы уйлары аны әлеге мөрәүвәти12 карарга китерде дә инде. Авыр, бик авыр туды бу карар. Тулгагы ифрат газаплы булды. Әмма тәвәккәлләде. Шаһ-Хөсәенне ул шул җәһәттән чакыртып алды.
—Бөтен халык тирән борчуда, хан. һәркем тизрәк савыгуыңны тели, догаларыбыз сина гына багышлана,—диде сәед тирән борчылу белән.
— Мин шул борчуларга чик куярга булдым,—диде Мөхәммәдәмин ниндидер үҗәт ныклык белән,—ханлык хансыз яши алмый. Шуна күрә үз
" Фалиж - паралич.
Мөрәүвәти - егетлек
теләгем, үз иркем белән Казан тәхетеннән ваз кичәм. Ләкин бер шартым бар. тәхеткә туганым Габделлатыйф утырганда гына әлеге карарым көченә керәчәк. Боларны син язмача рәсмиләштерерсең.
Бүлмәдә кабер тынлыгы урнашты. Сәел үзен жир белән күк арасында асылынып торгандай хис итте. Зур тетрәнү ләбаса бу. Моннан да зуррак тетрәнүнең булуы да мөмкин түгел Ярабби, түземлекләр бир
Һәркемгә мәгълүм. Мөхәммәдәминнен дистә елга сузылган икенче ханлыгы чорында Казан-йортнын абруен, дәрәжәсен үстерү, иминлеген тәэмин итү, халыкка яшәү өчен шартлар тудыру, рухи бөтенлеккә ирешү юнәлешендә тарихка кереп калырдай күркәм гамәлләр башкарылды. Халык ханын ярата, ихтирам итә. Алга таба да бик күп матур эшләр эшләргә ният итеп тора иде. Каян килеп чыкты сон бу чир? И. ходаем, бәнләнә алеге сынауларны хаклык белән ерып чыгарга көч бир
— Мәскәүдән Габделлатыйф ханны тәхеткә утыртуга ризалык бирүен сорагыз,—диде Мөхәммәдәмин,—корылтай җыегыз. Корылтай карары анын өчен зур терәк булыр
Шаһ-Хөсәен әле булса һушына килә алмый иде. Мөхәммәдәминнен тәхеттән ваз кичүен акылы белән анласа да. жаны кабул итәргә теләми иде бу гаделсез хаклыкны.
—Мин өлкән кеше, хан,—диде ул азмы-күпме тынычлана төшкәч,—күпне күрдем, дөньялар гизәргә дә насыйп итте ходай, вәләкин әле син җиткергән хәбәрдән дә үзәк өзгечрәк хәбәр ишеткәнем булмады Барча Казан җире очен генә түгел, бөтен мөселман дөньясы өчен дә зур кайгы бу. Әллә ашыкмыйсынмы сон. хан. чир чир белән, синсн исем-атын ук ышаныч, тотрыклылык, иминлек дигән сүз ич. Дәүләтнен яшәү-яшәмәве лә шуларга бәйле. Дистә елдан артык инде Казан җирендә кан коелганы юк Мәскәү дә безне тынычлыкта калдырды хәтта, башка мәмләкәтләр турында әйтмим дә инде. Бу синсн казанышын, мөхтәрәм хан
Мөхәммәдәминнен ихластан әйтелгән бу сүзләрдән күнелс тулса да. үзен калыпта тотарга тырышты.
—Рәхмәт яхшы сүзен өчен, сәсд,—диде шул ук ки мәлдә.—ләкин хан урын өстеннән торып кына җитәкчелек итә алмый. Үзен дә бик яхшы беләсен. фалиҗ гомерлек сырхау. Шуна күрә карарым ныклы. Хәзер шул карарны
гамәлгә ашыру буенча кичекмәс чаралар күрү хакында уйлашсак, максатка ярашлырак булыр.
— Габделлатыйф хан Мәскәү зинданында бит әле. олуг кенәз Василий ризалашыр микән?—дип шиген белдерде Шаһ-Хөсәен.
—Аны ризалату синен җилкәгә төшәчәк инде, сәед Озын-озакка сузмыйча гына Мәскәүгә җыен, ярдәмгә туганын Шаһ-Йосыф бәк белән Бозак бахшыны ал. Минем ярлыкны, корылтай юлламасын Василийга җиткерерсең Калганы сөйләшүләр вакытында чәл ителер Хәер, сине өйрәтеп торасы юк.
—Алайса корылтай жыю чарасына керешергә кирәк
— Баш карачы Булат бәк тә сарайга чакырулы. бу эшләрне ана йөкләрмен,—диде Мөхәммәдәмин—Бар. эшендә бул
Мөхәммәдәмин ялгызы гына калды Ай ялгыз, көн ялгыз, ходай ялгыз, мин ялгыз, дип моңсу гына көлемсерәгәндәй итте. Хан булу охшый иде ана Хан була да белә иде Күрәссн. ханлык канында булган Хәер, бабан. агай бөтен егерме буынлык нәсел-ыруын тәхет тотсын да. ничек ханлык канына сеңмәсен, ди Тормышнын. бөтен яшәешнең төп мәгънәсен тәшкил иткән шушы исерткеч вә татлы вазифадан ул бүген үз теләге белән ваз кичте
Ходай кушып, тәвәккәлләдем бит тәки. дип. кайта-кайта \ з-үзенә
Барып чыкмаган очракта, билгеле, сүзен кире алачак. Шуна күрә артык борчылмый. Хәтта җиңеләеп, күкрәк читлекләре кинәеп киткәндәй булды, әйтерсең лә, сырхавыннан арынды.
Ният иткән эшләре калды-калуын. Корылтайга зур үзгәрешләр кертергә җыенган иде. Хөкүмәт тә авыр кыймылдый. Алары Габделләтыйфка кала инде. Ярый ла, җегәре калган булса? Башы һаман тоткынлыкта үтте бит. Кырым теш күрсәтсә дә, Казан сырт йонын кабартса да таякнын авыр башы аңа төште, бер гаепсез көе үчне аннан кайтардылар. Чөнки гел Мәскәүнен кул астында булды. Нишлисен, үч үчне тудыра. Габделләтыйф үзе дә баш бирмәде.
Мөхәммәдәмин киләчәк тормышы хакында да уйланды, билгеле. Яна хан тәхеткә утыруга, ул сарайдан китәргә тиеш. Өлкән җәмәгате Фатыймага йорт алып, хезмәтчеләре, мал-мөлкәте белән шунда аерып чыгару отышлырак булырдыр, мөгаен. Ә үзе Үрбәт бикә белән калачак. Яшәү өчен кала читендәге кышкы утарны сайлармын дип күнеленә беркетеп куйды. Урыны матур: урман, Идел. Сырхау кешегә шау-шудан ерактарак тору хәерле.
—Үрбәт ханәкә-солтан керсен, әйтегез,—диде ул сакчыга.
Үрбәт елдырым ташыдай атылып килеп керде дә, ухылдап, иренен ятагы тупсасына ауды. Яшенә буылып катты, сүзен дә әйтә алмый.
Мөхәммәдәмин яткан җиреннән хәлсез куллары белән хатынының җилкәсен сыпыргалады.
—Тәнен мамыктай йомшак синең, аппагым, бик сагындырдың.
Бикә әле һаман үкси иде.
—Карәле, син шулай балавыз да сыга беләсеңмени?—дип шаярткандай итте Мөхәммәдәмин,—дөресен әйткәнгә үпкәләмә, елау сина килешми. Беребезгә дә килешми. Безгә хәзер кайчанга караганда да ныграк булырга кирәк. Имән агачы кебек, таш кебек. Мен биш йөз дә бишенче елнын егерме дүртенче июнь көннәрен хәтереңә төшер әле. Татар ханы Мәскәү авызына гына карап тора алмый, татар ханы үз сүзле, мөстәкыйль вә горур булырга тиеш, син бит Олуг Мөхәммәд ыруының каһарманы, мәшһүр Ибраһим хан улы, дип кем мине үсендергән иде? Ул кеше син иден Үрбәт бикә. Хәзер мин: “Жебеп төшмә”,—дип әйтергә мәҗбүрмен. Югыйсә, юатуга мохтаж кеше монда мин үзем.
Үрбәт иренең кулларын үбәргә тотынды.
—Чү, ханәкә, ипләп, саграк кылан, мин элекке Мөхәммәдәмин түгел...
—Борчылма, җанашым, мин сине аякка бастырачакмын,— дип. ниһаять, Үрбәт, телгә килде. Иреннән дә бигрәк аңа ин элек үзен ышандырырга кирәк иде.—Харис бәкне теге чакта ук Хаҗитархан якларына амәнәт сәяхәтенә җибәргән идем, шөкер, әйләнеп кайтты. Синен көмеш кылычыңны атам- анам каберлегенә алып барып, дога укыды. Алар сине бик яраталар иде. Ходай кушып, рухлары саулыгыңны кайтарыр, иншаллаһ.
Бүлмәгә тылсымлы кылычны алып керделәр дә, Үрбәт өйрәтүе буенча ханның баш очына элеп куйдылар.
—Мин бүген бик мөһим дәүләти карар кабул иттем бит әле, ханәкә- солтан,—диде Мөхәммәдәмин уены-чыны белән,—ышанасынмы, Габделләтыйф хан файдасына тәхеттән ваз кичтем.
Үрбәт мондый хәбәрне көтмәгән иде, билгеле. Йөрәге туктап калгандай булды, әйтерсең лә, упкынга тәгәрәде. Ләкин икенче мизгелдә Мөхәммәдәминнен: “Жебеп төшмә”, дигән сүзләре хәтеренә килеп, үзен гадәти халәтенә кайтырга мәҗбүр итә алды. Һәм ин дөрес җавап тапты.
—Миңа хан түгел, Мөхәммәдәмин кирәк,—диде.
—Гарип ирнең кемгә кирәге булсын соң..
—Үз остенә әйтмә,—дип Үрбәт анын авызын каплады.—Жанымны ярып бирергә әзер мин сина, Мөхәммәдәмин Минем мәхәббәтем сукыр мәхәббәт Ул үлемнән дә көчлерәк.
Шушы сүзләрне әйтте дә Үрбәт уйланып калды. Чөнки кылт итеп үсмер чагында Бәһижә тәтәсе сөйләгән бер кыйсса хәтеренә төште Ул гомумән ир-ат—хатын-кыз мөнәсәбәтләренә кагылышлы хикәятләрне күп белә иде Монын асыл сәбәбенә соныннанрак төшенде Үрбәт: шул рәвешле аны гаилә тормышына хәзерләгәннәр ләбаса!
Әлеге кыйсса аеруча тетрәндергән иде яшь бичәне.
Мангыт жирләренен аргы башында, чин. монгол, дигән халыклар янәшәсендә, бер күркәм ыруг яшәгән, имеш Мал-туарларынын исәбе- хисабы юк ди. Шуна күрә тормышлары да мул вә җитешле икән, авыхтары иттән өзелми. Ыруг башы бик гадел булган Халык та анын өчен үлеп торган
Көннәрдән бер көнне бу бәхетле ил кара кайгыга төшә—көтмәгәндә ырубашнын йөрәге тибүдән туктый. Даланы хәсрәт сөреме каплап аза. Бигрәк тә бинен яшь кәләше Айбиби өзгәләнә Бик чибәр булган үзе. исеме нәкъ җисеме: йөзе тулган ай кебек түп-түгәрәк, күзләре нәфис, тар. тегәржеп шикелле генә сызылып киткән, борыны кечкенә, гүя жимеш төше
Ирен чын ярату белән яраткан Айбиби Нишләргә белми икән бичара, башы-аягы белән сагыш дингезенә чумган Мәрхүмне гүргә индергән вакытта җәмәгать алдына тезләнгән дә әйткән
—Мине би белән янәшә җирләгез, хатын иренен язмышын кабул итәргә бурычлы,—дигән.
Бик озак бәхәсләшкән дин әһелләре Ахыры. Айбибинең сүзе өскә чыккан. Шул мәтәмнән башлап, аксөякләр өчен, хатынны ире янына гүргә индерү ыругнын күркәм йоласына әверелгән
—Ниндидер гыйшык-мыйшык өчен гомеремне корбан итәмме сон0— дигән иде Үрбәт тәтәсенә.—Күр. дөнья ничек матур, рәхәтләнеп яшәргә дә яшәргә
Баксаң, гыйшык адәм затын бөтенләй алыштырып куя икән ләбаса' Үз башына төшкәч кенә аңлыйсын икән аны Һәм гыйшык меңнән берәүгә генә тәти торган бик сирәк бәхет икән Ходай Мөхәммәдәмин сурәтендә Үрбәткә дә фарыз кылды шушы ләззәтле бәхетне
Шулай да. Айбиби кылган гамәлне кабатлый алыр идеме икән?
Тәүбә-тәүбә. әстәгьфирулла, исән-сау кеше остенә шундый сүз әйтазәр ди мени? Кеше сырхауламый тормый, үтәр әле. шәт.
Ахыры киләсе санда