МӘЙДАН
Сөрелмәгән булсаң
Сөрелмәгән булсаң, Адәм, Лллаһның җәннәтеннән, Мин дә газап чикмәс идем Бу дөнья михнәтеннән.
Нигә сон, мин иңмәгәнмен Җиргә фәрештә булып? Тузмас иде бу гомерем Кагылып һәм сугылып.
Җир йөзендә керле бәхет Эзләп йөрмәс идем мин;
Бу гөнаһлы бәндәләрне Болай сөймәс идем мин!
Тираннарга, хакимнәргә Башым имәс идем мин; Ходайдан башка һичкемгә —Буйсынам!—димәс идем.
Тартып алып бай тәхетне Фиргавен кавеменнән, Варис куяр идем, Адәм, Пәйгамбәр дәвамыннан.
Монда да янәшә икән Җәһәннәме, җәннәте?
Кайберәүләргә—рәхәте, Күпчелеккә—михнәте.
Гел ишәйтә бара монда Көндәшең Иблис—көчен. Килмәгәндер бит кавемең Буйсынып яшәр өчен?
Тартышу—кыямәткәчә Булачагын белсәм дә, Мәгьнәсезгә көч түгүдән Мин ачынып көлсәм дә.
Малга сәҗдә кылучыны Тәмугка сөрер идем;
Хәләл көн күрүчеләрне Оҗмахка төрер идем.
Сөрелмәгән булсаң, Адәм, Лллаһның җәннәтеннән. Мәңге азат булыр идек Бу дөнья михнәтеннән.
Фани вә бакый тәмугы Куркытмас иде безне;
Дер калтырап тормас идек Әйтергә сүзебезне.
Хвнафи БӨДИГЫЙ (1940 шагыйрь: "Абага чәч.**". "Куңп яптымы", "Яшел чирлч" исемле китаплар авторы. Каланча яши
Тукранбашлар
Дөньядагы тәкый гаҗәп хәлләр Әсир итә безне еш кына;
Күңел күзе булган үткен зиһен Ачыкларга шуны ашкына.
Кайчак язмыштагы вакыйганы Серле мизгел итеп сизәбез. Акыл көче аны аңлаталмый:
Бу—алтынчы тойгы дигән сүз.
Нидер чалынып үтә күзебездән, Әһәмият аңа бирмибез,
Маңгай күзе уяу булмаганда Күңел күзе белән күрмибез.
Ул биш тойгы иләгеннән узып, Төшеп кала алтынчысына;
Явып узган яңгырның дәвамы Күчкән кебек чык тамчысына...
Мисал өчен, быел ямьле җәйдә, Тукранбашлар күзгә чалынды.
Гүя алар әйткән кебек булды: "Туктап безгә бер күз сал инде".
Чалындылар юлда, болыннарда, Онытылып җиләк җыйганда. Алар нидер сөйләгәндәй булды Шыбыр-шыбыр яңгыр койганда.
Тукранбашлар белән кечкенәдән Тәгәрәшеп үскәнгә бергә,
Шушы алсу болын чәчәкләре Якын булды миңа гомергә.
Мин бу таныш чәчәкләрнең телен Белмим, никтер аңлый алмадым. Беркөн әнкәм каберендә күргәч, Тукранбашлар серен аңладым.
Ничек алар ямьле болыннардан Китү юлын эзләп тапканнар? - Монда килеп, аның баш очында Сагышланып чәчәк атканнар...
Өермә
Япан кырда ялгыз калган чакта, Искәрмәстән, купса өермә. Читләтеп тә узар, әйтеп куйсаң: «Шайтан туена чап, бар, йөрмә!»
Әмма шундый өермәләр узды, Илнең астын-өскә китерде. Тормыш бакчасының ал чәчәкле Күпме гөлен йолкып киптерде.
Андыеннан читтә кала алмыйсың, Тормыш, язмыш кертә эченә.
Харап буласың дип жәлләп тормый. Әйләндерә бөтен көченә.
Төсен үзгәртә ул, аждаһадай, Илнең канын койды кызылы. Кара төндәй качып җан кыйганы Дистә еллар буе узынды.
Өстәгеләр шайтан туе ясый, Өермәсе китә ил буйлап.
Берәү кылган мәкер-җинаятьне Халкың белән булмый турылап.
Шигырь язып кына өермәне Авызлыклап булмас, билгеле: Булса булыр утлы авызына Бер чиләк су сипкән шикелле.
Мәйдан
Саумы, июнь — сабантуйлар ае! Саумы, сабантуйлы киң мәйдан!
—Менә шулай матур яшәгез!—дип, Җыйдыгыз сез безне яңадан.
Бәйрәмнәрнең таҗы—сабантуйлар— Бүләк безгә бөек Ходайдан.
Бу тормышның бөтен матурлыгын, Хозурлыгын саклый бу мәйдан!