Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХУШЛАШУ СҮЗЕ


Татарстан Республикасы жәмәгатьчелеге зур югалтуга
дучар булды. 13 майда 74нче яшендә танылган шагыйрь
Роберт Вәли улы Әхмәтжанов арабыздан мәңгегә китте.
Роберт Әхмәтжанов 1935 елнын 1 апрелендә Татарс-
танның Балык Бистәсе районында дөньяга килә.
1954 елда мәктәпне тәмамлаганнан сон Казан дәүләт
педагогия институтына укырга керә Инде студент елла-
рында ук иҗат белән җитди шөгыльләнә башлый. 1958
елда “Егерменче яз" исемле тәүге шигырьләр җыентыгын
бастырып чыгара.
Институтны тәмамлаганнан сон Р Әхмәтжанов Әс-
терхан өлкәсендәге бер авылда укьггучы булып эшли.
1961 елда Казанга күченеп кайта Биредә М. Жәлил
исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында
әдәбият бүлеге мөдире, “Татарстан яшьләре", "Ватаным
Татарстан" газеталарында әдәби хезмәткәр булып эшли
1966 елдан Р. Әхмәтжанов—профессиональ язучы.
Роберт Әхмәтжанов—кабатланмас язу стиленә ия булган шагыйрь. Аның поэзиясенә
гражданлык-публицистик пафос, уй-фикерләр һәм хис-тойгыларның киеренкелеге,
романтика, үзенчәлекле сурәтләү чаралары хас Ватан, аны сөю, анын турында кайгырту,
үткәне һәм бүгенгесе белән горурлану, сугыш һәм тыныч тормыш—бу темалар барысы
да “Уйна, улым!" һәм “Таш ат" поэмаларында бигрәк тә калку чагылдырыла.
Роберт Әхмәтҗановнын шигъри теле үзенчәлекле чагыштыруларга, кызыклы һәм
төгәл метафораларга гаять бай Шагыйрь ритмның бөтен нечкәлекләрен тоеп, юлларының
музыкаль яңгырашына гаять зур игътибар биреп ижат итте. Анын шигырьләре күп кенә
композиторларнын ижат чишмәсенә әйләнде. “Саумы, кояш!" (М Мозаффаров көе),
"Солдатлар" (Ф Әхмәдиев көе), “Синең эзләр" (Р. Еникеев көе), “Якты елга" (3.
Гыйбадуллин көе) кебек халык арасында киң танылган җырлар—моның ачык мисалы.
Талантлы шагыйрь 1958 елдан 2000 елга кадәрге чорда егермедән артык китап
бастырып чыгарды Аларга лирик шигырьләр, поэма, балладалар кергән. 2001 елда
"Тургай тәрәзәсе" (1995) һәм “Кичке кошлар" (1999) шигъри җыентыклары өчен Роберт
Әхмәтжанов Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты булды 1995 елда ана
"Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе" дигән мактаулы исем
бирелде.
Ярты гасырлык ижат тормышында Роберт Әхмәтжанов һәрвакыт шигърияткә
тугрылыклы булды һәм үзеннән бай шигъри мирас калдырды.
Талантлы шагыйрьнең, гүзәл кешенен якты истәлеге күңелләребездә озак сакланыр.
М.Ш. ШӘЙМИЕВ, Ф.Х. МӨХӘММӘТШИН, Р.Н. МИҢНЕХАНОВ, З.Р. ВӘЛИЕВА, И.Р.
МЕТШИН, И.М. ИБРАҺИМОВ, Е.В. ЛЫЛОВ, Р Г. ФӘЙЗУЛЛИН