Логотип Казан Утлары
Роман

ХУНВЕЙБИН


Бабасы ягыннан ул Мамадыш өязе, ягъни хәзерге Мамадыш районына кергән Кизләү авылыннан. Әбисенен туган авылы Шәмдәл* 1, хәзер Баулы районына карый.
Ата-бабаларыннан шундый риваять билгеле.
Гәрәй ханнарга барып тоташкан Сәлах-карач токымыннан аларнын чыбык очлары Моннан биш йөз, анык итеп әйткәндә, дүрт йоз кырык ел элек, ерак бабасы—Сәлах-карач Казан ханы боерыгы белән дәүләтнең төньяк-көнчыгышында— Кирмән инеше буйлап Түбән Кирмән. Урта Кирмән. Югары Кирмән. Нократнын Кама елгасы белән кушылган тәңгәлендә, адәм үрмәли алмас текә ярда. "Гәрәй Хан кирмәне" дигән хәрби ныгытмалар төзетә. Ныгытмалар берүк вакытта ханнарга җәйге сарай резиденцияләр дә булып хезмәт итә Казан җимерелгәннән сон. исән калган ханбәкләр җитәкчелегендәге угланнар гаскәре, чигенә-чигснә. Нокр.и Кама кушылдыгындагы Ханкирмәнгә килеп урнаша Биредә Сәлах-карач илбасарларга каршы сонгы канкойгыч сугышлар оештыра Өч ел буе барган бәрелешләрдән сон дошманнар, ниһая гь. Ханкирмәннс дә кулларына төшерәләр. Сонгы сугышта Сәлах-карач һәлак була. Шулай итеп, кичә генә хан сарае булып хезмәт иткән "Гәрәй хан" кал ьгә- калае ы. ансат кына баскынчы урыслар һәм кол тагарлар яшәгән "Грохань"дигән урыс саласына әйләндерелә.
Каргатасы Сөләйман авызыннан килеп җиткән шушы риваять раславынча, нәсслләрснсн алары гына билгеле булган биш йөз еллык тарихы бар Нәселнеи иләнгән бозау тиресенә язылган нәсел агачы - шәҗәрәсе гасырлар буе сакланып килгән- килгән дә. шул ук карта гасы әйтүенчә, тарихи ватандагы Кизләүдә, әллә Үктәбер инкыйлабы, әллә колхозлашу чорында юкка чыккан. Кайда, кайчан чордамы, әллә берәр чормада гынамы'.’ Шәҗәрәнен Сөләйман бабасыннан калган күчермәсен исә "мәдәни инкыйлап" чорларында анын үзенсн кулыннан хунвейбиннар тартып алды..
Иркен ага шул шәжәрәнен анасын—төп нөсхәсен эзләп, гарихи Ватанына кайтгы Әйе. өмете зур: ул нәсел шәҗәрәсен дә эзләп табар, иншаллаһ. (Әнә.
1 Апыл нсемноре үлгортеп алына (Автор )
Хан карам.карач (борышы мыр) хакмын якын КИ нашче» с. караучысы..иү.ыт динамы воан
Р*
1 Кнрм»н(терки) биек урлар бс.»н ойландереп алынган ныгытма “Кремль* сүзе шуннан
0.1МНГНН
Ленччы Ьашы у ман санда.
насыйп иткәч, ерак бабасынын каны сугарган һәм гәүдәсе тау текәсеннән козгыннарга ташланган "Гәрәй Хан—Грохань” сатасын да барып күрде бит.) Татар хәтта тар-мар ителсә дә, Аллаһтан килгән кодрәт илә югалмый: ул һәлакәткә очраган җирендә—дәрьялар ярында тал агачы булып күтәрелә һәм тал тамырлары булып җиргә, суга һәм җилгә сенә. Жилгә сенә дә, тал алкаларыннан кара тупракка очкан орлыклардан янадан нәсел үрчетә башлый...
Сәлах-карач балалары кирмәнне калдырып, моннан йөз чакрым чамасында урманнар эчендә яткан, әлегә урыс килеп җитмәгән Тауиле авылына барып чыга һәм үзләренең исем-җисемнәрен үзгәртеп, гади игенчеләр булып китә. 1773-1775 елларда империягә каршы баш күтәргән Жәмил-җан Бүгәчәү җитәкчелегендәге крәстиәннәр гаскәре Урал арты- Ырымбур далаларыннан Казанга барышлый Тауилендә туктап, ял итә, ашар азык-провиант туплый. Авылнын күп кенә инсаннары, беренче чиратта Сәлах-карач токымнары, бу бөек болага кушылып, Бүгәчәү гаскәренә ияреп китәләр. Бола бастырылгач, Әби-патша баш күтәрүчеләрдән канлы үч ала. Бүгәчәү-”падишаһ”нын үзләрендә туктап, бер генә төн кунуы да Тауиле халкы өчен мәңгелек җәза чыганагына әйләнә. Әби-патша кабул иткән яшерен указда Бүгәчәүгә теләктәшлек күрсәткән һәр авыл, һәр сала-кала кешеләренә карата жәза-кысым чаралары билгеләнә. "Бунтаушик Тау Иле” авылы тамырынача урыслаштырылуга дучар ителәчәк авыллар исемлегенә кертелә.
Кат-кат чукындырылып, керәшенгә күчкән күрше авыллар өчен салымнар түләтүгә, керәшеннәр урынына рекрутка алынуга һәм башка җәзаларга дучар ителгән Тауиле халкы, тулаем алганда, динен дә үзгәртми, урыслашмый да. Әмма сыеклана: татар-мөселман гаиләләре биредән берәм- берәм кача, сирәкләр генә кала. Татарны чукындырып нәсарилаштыру бурычын үти алмаган патша хөкүмәте көнбатыш һәм төньяк губерналардан нәсари-урысларны күчереп утыртып кына авылны урыслаштыруга ирешә. Хөкүмәт авылнын җимертелгән мәчете урынына алты суганбашлы чиркәү күтәреп куя.
Гәрәй хан кирмәненнән чигенгәч, Тауиленә килеп төпләнгән, шунда тал тамыры булып җирдә тернәкләнгән, авылны көчләп урыслаштырганда да могҗиза белән эз яшереп яшәп, керәшеннәр исәбенә шуннан ук хәрби хезмәткә алынган ерак бабасы Габделһади нәкъ әнә урыс арасында сакланып кала алган "сирәк” татар-мөселманнарның берсе була да инде. Гренадерлар полкында хезмәт иткәнгә күрә, аны халык ихтирам белән "Габделһади- грнадир дип йөртә. Әүвәлдә Павел I, аннан сон тәхеткә килгән Александр I гә тугърылыкка ант эчеп, егерме биш еллык солдат хезмәтен тутырган, 1812 елгы урыс-француз сугышының Бородино алышында күп батырлыклар кылып. Парижларга кадәр барып җиткән бу татар угылын хөрмәтләп, Александр I аны бер юлы дүрт дәрәҗәдәге “Георгий тәресе” белән бүләкли. Әмма, акыллы баш Габделһади-грнадир бу бүләк урынына түбәнчелек белән икенче бүләк сорый. * Галиҗәнәб Падишаһ хәзрәтләре!—дип язган урыс телен су кебек эчкән ерак бабалары үзенең патшага "Рапорт”ында.
—Безнең кавем Сезгә вә Рәсәйгә намус илә хезмәт итте вә итәчәк Әмма Изге Гөргери тәреләре хакына түгел, ә бәлки Сезгә тугрылыкта Коръән-Кәримне үбеп. Сез Галиҗәнапләрнен безләргә тәкъдир иткән ошбу олуг Һәдиясе өчен Сезләргә Ходай Тәгаләнең чиксез рәхмәтләре вә саваплары төшсен иде, ярабби. Әмма без, Падишаһ Галиҗәнапләпе тәкъва мөсслманмыз. Чыгышымыз илә Мамадыш өязенең Тауиле дигән карьясеннән. Түшләребезгә тәре, ягъни мәсәлән, хач тагып йөрү безнен иманымызга каршы киләдер. Шуннан чыгып. Сез Патша Галиҗәнапләренә
ю
галиләрдән гали үтенечемез бар Бүгәчәү яулары вакытында ошбу фетнәчегә теләктәшлек күрсәтүдә гаепләнеп, халкымыз туган авылы “Тау Иле ннән сөрелде, кайчандыр өч мәчет-мәхәлләле авыл яшәүдән туктады. Авылдашларымыз кайсы кайда качып китте Шулай итеп, сонгы ике гасыр эчендә тәмам урыс-носарага әйләнгән авызыбыз Тауилендә чиркәү төзелеп, мөселман диненә инанып. Аллаһы Тәгаләгә иман китерер өчен бөтенләй дә шартлар калмады. Әгәр Сез безгә, туган илемезгә кайтып, яналан-яна бер авыл нигехзәргә һәм анда өч мәсжед төзеп, мәдрәсәләр ачарга рөхсәт итсәнез, бу Һәдия урыс падишаһының безнен йорт, безнен кавем-нәсез өчен генә түгел, барлык татар өммәте, барлык мөселман дөньясы, барлык мәмләкәтләр өчен бәһаләп бетергесез үрнәк булуын бар дөнья алдында раслаган булыр иде. Без Сехзәргә тугьрымыз. тик динемез-иманымызга гына каршы төшмәсәнез иде. ярабби ..”
Габделһади-грнадирнын болай “куштан" язуында тирән мәгънә яшеренгән, әлбәттә Урыс басып алганнан сон бер патша боерыгы илә бабаларыбыз елга буйларыннан куылса, икенчесенең боерыгы илә тимерлекләр вә мәсжедләр жимертелсә, өченчесе исә татарга яна авыл нигезләүне, дүртенчесе яна авылны нигехзәгәндә йортларның санын егерме биштән арттырмауны шарт итеп куйса, бишенчесе бер мәежедтән артык мәсжед төзүгә, башкорт хатынына өйләнүгә каршы чыга, кыскасы, боерык өстенә боерык төшереп иркен яшәргә ирек бирмичә, кысып-изеп. баскынчылар татарны туган җирләреннән башка тарафларга, шул исәптән башкорт. Ссбсрнсн себерем далаларына күченеп китәргә мәжбүр итә
Габделһади-грнадир. татарнын гали солдат-углан ы. үз кавеменә хас тере акыл, тыйнак хәйләкәрлек белән халкы өстендәге золымга чик куярга була.
Европаны, урыс үзе уйлавынча. “Наполсон коллыгыннан" коткаручы буларак тарихка кереп калган прогрессист Александр I үрнәкле грналиры Габделһадигә мондый мөмкинлекне бирмичә булдыра алмый ни могҗиза—падишаһ кулынын бер омтылышы белән мондый рөхсәт гүяки күкнен үзеннән төшә' Вәссәлам-вәкаләм' Шунысы кызык, яна авылда оештырылачак бу мәхәллә патша тарафыннан Уфанын рәсми линия назариятенә буйсынмыйча, үз кануннары белән яши торган аерым имамәт буларак раслана. Шуна күрә бу авыл да. мәхәллә дә соныннан халыкта “Габдслһади-грнадир авылы". "Габдслһади-грнадир мәхәлләсе" дип йөртелгән.
Габделһади Тауилснә кайтып төшә, нәселе, туганнары, теләктәшләре ярдәме белән яна авыл урынында шаулап утырган атаклы Кизләү урманнарын кисеп, арчый, төпли: киселгән агачның бер өлеше, земство белән килешү буенча, мәчет, икенче өлеше земствонын чиркәү төзелешләренә озатыла. арчылган жир исә авыл өчен нигезгә әверелә Дөресен генә әйткәндә, урманнын агачы—урыска, трактирга, жирс тагарга кала Габделһади яна авылга исемне биредә агып яткан якгы Кихзәү чишмәсеннән ала Кихләүдә яшәячәк халыкны төрле тарафлардан туплый, җыештыра Милләт-ыруына карамый, бер генә таләп куя: хак мөселман гына булсыннар. Хак мөселман булсалар, башка чук гүзәл сыйфатлар үхзәреннән үзләре килә Габделһади. Габделһадиның угылы Мохәммәд. аннан Мөхәммәдиен угылы Ягькуб берлә ике мәежедне гози, өченче мәсжед төзергә өлгерә алмый—вафат була Анын үлеме дә үзе кебек гыйбрәтле—бүредән Шау кымлы аучы, ул Кихзәү. Чак-су урманнарындагы бүре туйларына йөреп, бүре сугарга яраткан Менә шул чираттагы бүресен ат өстеннән торып чу кмар белән суккан чагында тычкан чиреннән котырган бүре анын өстенә сикерә һәм йөрәгенә кадәр чәйнәп өзә Ул өченче мәхәллә мәежеден төзүне оныгынын әле яна гына туган
улы Сөләйманга васыять итә.
Бу инде Иркен аганын әтисенен әтисе, ягъни, картәтисе була. Сөләйман хәзрәт, заманында Бохара тарафларында гыйлем эстәп, указ алган һәм туган карьясында4 ерак бабасы Мөхәммәдтән башлап имамәтлек иткән мулла, моннан нәкъ йөз ике ел элек, тагын да аныграк итеп әйтсәк. 1896 елнын җәйге челләсендә, халык санын алу өчен дигән булып авылга обжор командасы да кертелгәч, сигез баласын төяп, авылыннан чыгып кача. Сәбәбе һаман да шул мәсжедтән башлана инде. Ул ерак бабасыннан килгән васыятьне үти алмый. Иркен тарихтан укып белә: 1881 елда террорчылар кулыннан үткән Александр 11 урынына анын улы—әтисе өчен үч алып, милли-азатлык кына түгел, теләсә нинди демократик хәрәкәтне кансыз бастырган, реакцион реформалары белән дан алган Александр III мөселман көчәюдән куркып, чукындыруны янартып жибәрә. урыс падишаһынын татар-мөселман өстеннән гомер бакый алып барган сәяси кысымын кискен көчәйтә.
1887-88 елларда булып үткән урыс-төрек сугышы чорында, бигрәк тә 1897 елда үткәреләчәк халык санын алу алдыннан бу кысым тагын да көчәя һәм кыргый табигать ала. Халыкта урыслар безләрнең санын санап, янадан чукындырачаклар һәм. үз динебездән тыеп, тәмам урыслаштыруга күчәчәкләр икән, дигән коточкыч хәбәрләр тарала. Халык ашар азыгыннан, йоклар йокысыннан кала. Нәсари миссионерлар бу вәсвәсә, бу котыртык, бу саташтырудан мөмкин кадәр күбрәк файда алып калырга тырыша. Анысы шулай шулаен. Әмма ләкин. Казан ханлыгы җимерелгәннән сон. гасырлар буе барган бу талау беркем өчен дә яналык булмаган кебек. Сөләйман хәзрәтнен башкалардан аеры, тота-каба гына, йорт-җирен. ата-бабасы гомер иткән нигезен, туган туфрагын ташлап, коточкыч ерак, авыр юлга кузгалуы өчен. шәт. алдан башка сәбәпләрне дә сиземләп алуы сәбәп булгандыр
Урыс-төрек мөнәсәбәтләрендә һәр кискенләшү, ике мәмләкәт арасында, йә булмаса башка зур сугышлар башланыр алдыннан бу ике дәүләт арасындагы кискен каршылыклар ин беренче чиратта урыс империясе эчендә калган төрки-мөселман өммәте, аның урыс мәмләкәтендә Тимер Казык Йолдызы бурычын үтәгән болгар-татар кавеменә карата кысымның көчәюендә чагылыш тапкан. Госманлы төрекләр файдасына шымчылык итү. урыс армиясенә барудан баш тартып, тәнне җәрәхәтләү, госманлылар өчен акча җыю. алар ягыннан сугышта катнашу һәм башка күрелмәгән җинаятьләрдә гаепләнгән болгар-татар кавемен һәр урыс-төрек сугышы алдыннан чукындырып тәре үптерү, үпмәгән хәлдә, салым белән буу. ягъни җир-сулары тартып алынып, ватанын, мал-мөлкәтен тырым-тырагай ташлатып, сонгы чик—Төркиягә куылып китү юлына бастыру коткысы көчәя. Халык санын алганда чукындыру татар-мөселман өммәтен яңадан- яңа куркыныч коткылар таралуга этәрә, анын болай да нечкә күнел кылларын тагын да нечкәртеп, шартлап өзелер дәрәҗәгә җиткерә...
Житмәсә, Европа һәм Азия кыйтгаларына таралган болгар-татарнын нәкъ шушы континент-ара урталыгындагы магнит үзәген тәшкил иткән һәм шунын өчен генә дә империянең урыслаштыру, чукындыруның үзәгенә әйләндерелгән Мамадыш өязенен архимандриты, атаклы чукындыручы Ильминскийнын шәкерте, милләте белән керәшен татары Варсонафий атакай бу чорда аеруча котыра башлый...
Карагруһ Ильминскийнын болгар-татарны өч гасыр буе чукындыра да, урыслаштыра да алмау гарьлегенә сыеша алмыйча, мөселманлыкны җимерүнен инде монача күрелмәгән юлларын күрсәтеп язылган махсус хатына үз дәлилләрен дә өстәп язган Варсонафий атакай. Казанның
‘ Карья (гарәп ) авыл.
керәшеннәр, башка вак кавем нәсарилар өчен ачылган миссионер Гурий атакай семинариенда белем алып. татар-"инородец"ларнын үзләре арасыннан калкып чыккан икенче бер бөек чукындыручы керәшен—Варсонафий атакай. Питырбурга—Синоднын үзенә бара. Синоднын обер-прокуроры Константин Победоносцев, хат белән жентскле танышканнан сон. Варсонафий агакай дәлилләре белән килешә һәм аны Александр III галижәнапләренә җиткерә Кизләүдә өченче мәхәллә мәежеде урынына “аерым христианнар теләген үтәп” чиркәү төзү мәсьәләсе хәл ителә. Шушында ук. Победоносцевның итек олтаны хезмәтен үтәгән Александр III күрсәтмәсе нигезендә. Синод белән хөкүмәт болгар-татарны йөз ел эчендә мөселманлык касыгында яшеренеп яшәвенә чик кую буенча яшерен аңлатмалы харитә төзи Бу каритәдә болгар-татарлар яшәгән төбәкләрдә, һәр йөз мен мөселманга бер аракы заводы булдыру исәбеннән чыгып, изелгән милләтне йөз ел эчендә аракыга батырып, чукындырмыйча гына мөселманнан нәсара ясап, урыслаштырып, чукынмаган һәм урыслашмаганнарын кире мәҗүсилеккә кайтару бурычы куела. Татар-мөсслман тарихында ана каршы ясалган шушы ин хәшәрәт провокацияне тормышка ашырып, нибары ун ел эчендә Мамадышта һәм Бөгелмәдә. Минзәләдәһәм Чистайда, Уфада һәм Казанда. Екатсриновкала һәм Петровкада, Бәләбәйдә һәм Дәүләкәндә—барлыгы егерме биш аракы- спирт заводы төзелә Шуларнын беренчесе, әле 1883 елда ук. Мамадышта эшли башлый Шулай итеп, болгар-татарнын Идел-Урал арасындагы ин садә жанлы, таза тәнле ике-өч миллионы аракы үрмәкүченең пәрәвезе белән чорнап алына Охранка татар анына “татар-урыс дуслыгын”, һәр карьядә “знакумнар" булдыру заруриятен сеңдереп, һәр юл чагында “трахтирлар". “лафкалар”, “хәрчәүнәләр" ача башлый. Урыс армиясендә хезмәттә булган һәр татар мажигы күрше урыс авылында “ знакумнарын" булдырып, атнага бер тапкыр булса ла анда барып, ылкынганчы эчсп-исерсп кайтуны үзенен “изге" бурычы итеп күрә башлый. Шулай итеп, мөселман татар тормышына аракы килеп керә. Юл чатларына маяк булып яшел түбәле мәежед урынына сыра тәпәне һәм яшел шешә чыгып баса
Иркен ага бу хакта авыл аксакалларыннан гына ишетеп һәм кытай инглиз телендәге матбугаттан гына укып белә. а!бәттә
Бик тә гыйбрәтле, бик тә ләгънәтле, дингез төбеннән авыр ухылдап остерелгән кораб ләнгәренен тавышы кебек шомлы ла. зарлы да булган шул туган Кнзләвенен тарихы Берьюлы ике юллыктан— дөрес һәм ялган юллыктан төтен чыгарган бозык мич кебек булган шул Кизләүнең каһәрле язмышы.
Менә әле “Татар ашлары" йортында тәгам җыйганнан сон. йомшак урында яткан Иркен ага бу хакта уйлана-уйгана да. тагын бер мәртәбә уйганын куя ошбу тарихларны язар язучы кайчан туар икән татарда’ Их. үзенең кулыннан килсәйде!..
Мамалышнын борыны астында гына Габделһади-грнааир нигезләгән һәм Йоз сл эчендә ике йоз йортка житкән татар авылына нәкъ менә шул янә дә оч мәхәлләле булырга җыенганы өчен каныга әрхәрәй тәреләре “Кара сакалың кая барсан да үзеңнән калмый" дигәндәй, татарнын ялган падишаһ Бүгәчәүгә күрсәткән йоз яктысы йөз елдан сон ла гафу ителми һәм күз карасында кара тәре булып кан калтыранып тора
Кыска гына вакыт эчендә ике мәртәбә чукындырылып икс мәртәбә кире үз диненә кайткан, шулай да исем өчен булса да ике урам тагар һәм керәшен очлары, ике зират—мөселман һәм нәсари зирлпы булып яшәп кыйланган мөселманнар. Варсонафий атакай ничек кенә гырышса да. авылда яна чиркәүләрен төзүгә юл куйдырмый Ойе. рәсми хакимият поплар белән бергә кушылып, вакыт-вакыт. мәчет белән янәшәдә тиз-
тиз кораштырылган чукыну йорты-часаунә. анын каршында чиркәү яны ышкулы. кыскасы ике дини һәм ижтимагый яшәү рәвеше, ике фикри кыйтга, ике мәктәп булдырырга тырышып караса да. әллә-ни унышка ирешә алмый: кичәге керәшеннәр, кем әйтмешли, төн чыкканчы йон чыгарып, кире мөселманлыкка кайта, мәет тә. кичә поп күмгән каберлектән төнлә казылып алынып, мөселман зиратына күмдерелә...
Варсонафий атакай яна авылга "Тәре Биргән исеме кушса да. Кизләү гомергә Кизләү булып калган. Варсонафий кораштырткан гыйбадәт йортын халык ут төртеп яндырган, чиркәве, хакимият ничек кенә көч түксә дә. төзелми калган, анын өчен дип ташылган төзелеш кирәк-ярагы сонгы кирпечкә кадәр юкка чыгарылган...
Унтугызынчы гасырнын сиксәненче елларына халык дигәнен инде тәмам кире мөселманлыкка кайтып бетте, кичәге керәшеннәр барысы да "отпавший'Та әйләнеп, янадан намазга басты, инде, әлхәмделиллаһ. Иркен аганың картатасы Сөләйман хәзрәт имамлык иткән имамәттә өченче мәсжедебезне дә аякка бастырабыз дип өметләнеп йөргәндә, авыл өстендә янадан болытлар куера башлый. Хәбәр: янадан. инде өченче тапкыр чукындырачаклар һәм бу юлы инде явыз ниятләренә ирешмичә туктамаячаклар, имеш. Озакламый төрек белән яна сугыш башланачак, имеш, татар-мөселманга урыс җирендә урын юк. теләгән һәр инсан Төркиягә күчеп китә ала, имеш...
Бөгелмә. Буа, Аксу һәм Мамадыш вилаяте авыллары—Габдрахманнан һәм Кичүчаттан. Арташтан һәм Тауиленнән, Татар Кандызы һәм Әлмәттән. Сарабикколдан һәм Кизләүдән, Аксудан һәм Колмактан—"уф-алла” арбаларына җигелгән тере шәүләләр кояшта ялкынланган Идел буйлап Төркиягә карый юлга чыга...
Меннәр. дистә меннәр...
Варсонафий атакайның бүресе улый башлый. Рәсәйне сөякле куллары белән бугазыннан буып алган Победоносцев. Ильминскийларнын тугьры иярчене булган бу әрхәрәй тәресе элекке чукындыруларда җибәрелгән хаталарны кабатламый: Кизләү мөселманнары үзләре нәсарига күчәргә һәм мәсҗед түгел, ә чиркәү төзетергә тели, имеш дигән коткы уйлап чыгара. Алай гынамы, ике арада-бер турыда йөрегән берничә ярым-йорты мәжүси татар, исерек татар нәсариеннән “мөселман руханиларыннан золым күрүләре, авылда чын инаниятлы нәсари гыйбадәтханәсе һәм ышкулы ачуларын үтенгән" хатка кул куйдырып. Синодка юллый. Озак та үтми Сөләйман хәзрәт Уфага диния нәзарәтенә чакыртыла һәм кисәтелә: әгәр Кизләү "отпавший"ларыннан берәрсе, яисә берәр мөслимин “үз теләге белән нәсарига күчәргә" теләк белдерсә, мона бернинди каршылык күрсәтелергә тиеш түгел" икән.
Миссионерлар авылдан авылга, йорттан йортка йөреп, чукындырган чакта укылырга һәм Падишаһ Галижәнапләре исеменә җибәрелергә тиешле "Антнамә"ләр дә тараталар. "... Мин, фәлән-фәлән. кадимге ялгышлыгым вә наданлыгым илә Мөхәммәд канунына иман китергәнем вә дә торганым хәлдә, хәзер изге христиан рухание фәлән-фәләннең мәрхәмәтле анлатмасы вә ярдәме илә Мөхәммәдиен Аллаһудан жибәрелмәгәнлеген һәм беркайчан да аның илчесе булмаганлыгын мөкәммәлдән белү бәхетенә ирештем. Аннан сонра тагын менә нәрсәгә инандым: Мөхәммәд ин оятсыз вә ин ялганчы пәйгамбәр вә бәддогага лаек антихристларнын беренчесе икән: шулай ук анын кануный Коръәне дә ялган вә Чын Аллаһуга каршы икән: шушы белгәннәрем буенча мин ялган пәйгамбәр Мөхәммәд вә аның ялган Коръәненнән ваз кичәм һәм аларны каһәрлим. Ошбу ялган пәйгамбәр Мөхәммәд үзенең Чын Аллаһуыбызга каршы тәгълиматында
хәсис вә зиначыл сүзләр сөйли. Ә христиан законы—ул дин законынын ин гаделе, лөрес һәм Чын Аллаһуга яраклысы. Иисус Христиһус дигән Гайсә Пәйгамбәр Чын Илаһи Аллаһудыр. Мин адәмнәрне коткара аза торган христиан иманын чын күнелемнән мәнгелеккә кабул кыйлырга булдым һәм мәңге шунарда казырга ант итәмен..."
Тәүбә вә әтәүби иляһым! Хәзрәт нәзаразтан телен тешләп кайта Бу падишаһ Александр Ш газижәнаплэренен мөселманга карата үткәрелгән чукындыру сәясәтенен көчәюен раслый торган тагын да бер дазил була. Шундук авылнын керәшен очы дип аталган очында жир бүлеп, чиркәү төзү өчен кирпеч, төзелеш кирәк-яраклары да ташыла башлый Нәкъ шушы очта өченче мәсжсд төзеп яткан һәм анда Бөгелмә. Минзалә, Бәләбәи өязләре өчен үрнәк булырлык “Касимия” мәдрәсәсе ачарга хыялланып йөргән Сөләйман хәзрәт ике ут арасында кала Әйе. мөфтияггә ана ачыктан-ачык әйзтеләр: әгәр Кизләү мөселманнары тарафыннан нәсариләргә каршы шылт итсәләр дә, указын тартып алачаклар
Рәсәйнен сатлык сәясәтчеләре тарафыннан беренче чиратта ислам динен тезләндерү өчен уйлап чыгарылган “Диннәр дуслыгы " шигаре астында гамәлгә баса башлаган мондый үшәнлек вә кәнтәйлек Сөләйман хәзрәтнең үзәген өзә. әлбәтгә. Әмма ул. ничек кенә читен булмасын, мәежедне төзеп бетерергә һәм мәдрәсәне ачарга карар кыла, һәм менә—татар-мөселман авылында христиан чиркәве төзеп, милләт кадәр милләтне юкка чыгарырга хыялланып йөргән карагруһ фанатик Варсонафийны һәм. мөселманга, табигый, мөселман мәежеде төзеп биреп, балалар укытырга жорьәт иткән һәм шунын өчен халыкта “Ак мулла” исемен алган Сөләйман хәзрәтне язмыш тау кырлачындагы кысык юлда очраштыра
.1896 елның август башларынын жылы. ниндидер сөтле тымызык кичендә була бу Жир йөзендәге караңгылык белән бербөтен булып куерган күк йөзен йодрыктай эре йолдызлар биләп алган Мондый эре. иоллыхзар күк гөмбәзендә елына бер тапкыр—нәкъ әнә шул кара пар жирснә арыш чәчкән көннәрдә генә калкалар буган
Казаннан, “Мөхәммәдия" мәдрәсәсеннән арбасына чүмәләмә итеп “Коръән”, "һәфтияк". “Иман шарты”, башлангыч сыйныфларочен гарәби әлифба, татарча уку китабы, өлкән сыйныфлар очен нәхү вә сарыф буенча әсбаплар төягән Сөләйман хәзрәт аты белән рәттән үзе дә җигелгән иде диярсең. Ул. Сөләйман хәзрәт, арбанын тәртәсенә чытырлап ябышып, ат күзләре белән үз күзләре дә шартлап чыгардай булып йөкне тартып, урманнарның текәдән дә текә үрләреннән күтәрелеп Кизләвенә кайтып килгәндә, нәкъ менә шул көнне, нәкъ менә шул йолдызлы кичтә, нәкъ менә шул сәгатьтә, арбасына шыплап татарча “Инжил”ләр. дунгыз мае сымак ак шәмнәр, тәреләр, чиркәү чапаннары, алтын ялатылып һәм бакырдан коелган шәмдәлләр, чукыну һәм чукындыру кирәк-яраклары тутырып төягән Варсонафий атакай, арба тәгәрмәчләренә аркылы агач тыгылган атын тыя-тыя. нәкъ менә шул Киззәү урманнары үреннән төшеп килмәсенме' Хәзрәт, юл бирергә теләп, унга тарта, әмма мыш-мыш килеп, чак кына тын алган аты язгы-көзге ташуларда чит-читләрендә чокырлар хасыйл булган юлдан читкә чыгып, борыла да, юл да бирә алмыйча туктап кала Ул. мондый очракларда, гадәттәгечә, юлны түбән таба төшеп килүче йөк бирергә тиеш дип көтә. Әмма озын буйлы, таза яурынлы. кара сакаллы, өсте мә яшькелт жилән кигән хәзрәтне агзә юын ганып алган һәм кесәсендә, әйткәнебезчә, хакимиятнең Кизләү авылында чиркәү гөзүнс ашыктыру. Рэсәй нәсариларын исәпкә алу китабында бу авызда борынгыдан нәсари кавем яшәвен “тарихи дөреслеккә” кире кайтару турында яшерен карары булган атакай кая ди юл бирү, киресенчә, гасабилыгын йөзендә катырып
атын туктата.
Хәзрәтнең тирләгән, яурыннарыннан тир рәшәсе күтәрелеп, кайнар күбек күпергән, күзләре атылып чыгардай булып янган йолдыз кашка биясенен үзәк өзгеч карашы изге атакайның түбән таба төшеп килгән бурлы алашасының монсыз карашы белән күзгә-күз, мангайга-мангай килеп чәкәшә...
Шундук ике рухани ир—яшькелт җиләнле Сөләйман хәзрәт һәм кин кара җинле кара бакага охшап калган Варсонафий атакай—бер кан, бер милләтнең ике рухияттә булган ике вәкиле, атлары кебек, күзгә-күз, мангайга-маңгай килеп текәшәләр.
—Мин авыр йөк илә үргә менеп киләм...—ди ана тыны кысылган хәзрәт саф татарча.—Син юл бирергә тиеш иден...
—Минем жөкнен беркайчан жинел булганы жук,—дип көлеп жавап бирә ана изге атакай саф татарча.—Империядә җулны мин бирмим, мина
бирәләр...
—Син бит...үзебезнең татар!—ди аптыраган Сөләйман хәзрәт —Оятына көч килмәс дисеңме?!
—Жук, мин татар тюгельмен, мин—керәш-и-и-ин!— ди Варсонафий, ягъни кичәге Вәгыйз күкрәген киереп. Ул “и” авазын шулай махсусан сузып әйтә.—Без керәше-И-И-И-н булабыз!..
—Үткәреп жибәр!—ди агарынган хәзрәт, кулындагы камчы сабын капшап.
—Зибәрмим!— ди ничек кенә булса да гауга чыгарырга тырышкан Варсонафий.—Зибәрмим дигәч зибәрмим!
—Жибәрерсен!—Сөләйман хәзрәт юлдан читкә тарттырырга дип попнын ат башына тотына.—Нибуч!..
—Син алай итсян, мин болай иткян!— дип кычкырып җибәрә күмәк көч тойган Варсонафий.—Төш, Мекетә!
Аның йөгеннән кара япма астында боерык көтеп яткан, Варсонафий сымак кара киемле куштаны—Мекетәнен төшүе була—алар икәүләп Сөләйман хәзрәтнең йөген аударып та ташлыйлар. Изге “Коръән". “Иман шарты", “Кыйсса-аль-әнбия” китаплары һәм уку әсбаплары йөге белән таутүбән тәгәри...
— Кизляүдә жана мячет тюзельмәячяк! Анда Марья анакаюбыз Богородица чиркяве тюзеләчяк!..
Татарны бозу вә бүлгәләүгә менә ничек итеп телне бозу, ясалма тел ясау аша ирешелгәненә шушы карурман төпкелләрендә тагын бер тапкыр инанган Сөләйман хәзрәтнең күзләреннән ут һәм кан чәчри. Кан тамчылары гүя карурмандагы барлык агач яфракларыннан тамгандай күренә аңа. Әйтерен бармы, гарьлек!.. Татар-болгар баласы буларак, мондый түбәнсетүләрне буын нан-буын га күп күргән-кичергән булса да, бүген килеп, Кизләү урманнары уртасында, аның иң өзлеккән үрендә, изге Коръәнебезнең милләте белән шул ук татар-болгар, әмма иманы белән кичә мөселман, бүген нәсари булырга тырышкан керәшен кардәшемез тарафыннан болай мәсхәрәләнүен кичерә алмаган хәзрәт, күзенә ак-кара күренми, бер ялгызы тегеләрнекен дә аударырга дип арбалары янына атылып килә, әмма җиңел кәгазь түгел, ә бәлки эшләп яткан һәм төзеләчәк гыйбадәтханәләрдә чукындыра торган алтынлы кургашын, тимер-томыр, чурт-чураман декорация, тәреле штандартлар, укалы чиркәү байраклары һәм мыркылдык мае, шәмнәр төялгән авыр йөкне ул кымшата да алмый. Әрнешен кая куярга белмәгән хәзрәт, җанының кайсыдыр өлешләреннән үзәк өзгеч “И-и-их-ха!” дигән авазлар сыгып, тагын бер тапкыр күкрәк тутырып тын ала, “ә" дигәнче тәгәрмәчкә тыгылган тыюлык агачын тартып
чыгара һәм:
—Болгар-татар җирендә мөселман булган җиде бабанны танытам, керәшен тәре!..—дип. атын кискен бора, кизәнә һәм ат. әле генә чак кына тыелып торган ат. иркенлек тоеп, хәзрәт ярдәме берлән арбадагы ясатма алтын ялатылган тимер-томыр, сасы шәмнәр, укшыткыч төтен чыгаручы кадилә-гөренбашлар һәм чиркәү жәмкәләрен “ИнжшГләре-ниләре берлән бергә җәһәннәм чокырына олактыра Үз эшенә үзе җавап бирә атмас хәлгә җитеп кызган хәзрәт, инде кулындагы колгасын болгый-болгый, вакыйганын мондый борылыш атырын һич кенә дә көтмәгән, ана бер читтән “Инде бу нишли алыр икән безгә каршы'’'' дип көлемсерәп, кара каргадай караеп карап торган әрхәрәйләргә ташлана. Әрхәрәйләр исә. кара ряса чабуларында бутала-бутала. абына-сөртенә. атлары артыннан торып йөгерәләр...
Икенче көнне авыл очында төзелә башлаган чиркәү алачыгында янгын чыга. Ут төртүдә гаепләнгән Сөләйман хәзрәт кулга алына һәм Бөгелмә өтөрмәсенә озатыла Өч ай буе барган “тикшерүләр" дән сон гаепләү расланмый һәм Сөләйман хәзрәт азат ителә
Әлбәттә бу вакыйгалардан сон анын яшәү рәвеше үзгәрми кала алмый Ул хәзер үзе. авылдашларынын. милләттәшләренсн иман-гыибадәте белән бергә, гаиләсенен иминлеген кайгыртырга тиеш була. Өстендә болытлар куерганнан-кусра бара. Халык санын алыр алдыннан, чиркәү төзелә башлагач, ярты халык, бәләкәй арбаларга җигелеп. Төркия тарафларына суырыла. Хәзрәтнсн тормышы мәхшәргә әйләнә Беренче тапкыр дәүләтсез изелүне, икенче тапкыр тслсез-көнсез изелүне, өченче тапкыр империя өчен авыр физик хезмәттә һәм солдатчинада изелүне, инде килеп, үз күзе алдында дүртенче тапкыр дини-рухани изелүне кичергән татар-болгар алдында “Ничек итеп иманны, милләтне һәм гаиләне саклап калырга дигән кискен сөаль килеп баса. Юк. арба тартып Төркия тарафтарына юлга чыгу һич тә кызыксындырмый аны Ул мона чигенү итеп карый Әнә. ул тарафлардан нинди куркыныч хәбәрләр килә. Мөһаҗирләрнең яртысы юлда таланып, яргысы Йогышлы чирләрдән вә ачлыктан кырыла икән Юк. дала шакалларына азык буласы килми Сөләйманның Житмәсә. аны бит Санарга. Сарытауга да барып жигмәстән эләктерәчәкләр Гаиләсе нишләр ’ Монда калса, башы төрмәдә чериичәк. балаларына көн булмаячак
Хыялы ничек кенә хыялый, ничек кенә тормышка ашмастай күренмәсен, ул башкалар кебек, коньякка Урта Азия. Кафтаулар аша Төркиягә юнәлеш алып гүгел. ә бәлки бөтенләй икенче, “кире" якка.—урау-урау чакрымнар буйлап төркилек кояшы чыккан Себср-Алтын Аи тарафлары аша Мәккәнен үзенә карап юлга чыгарга, гарәп халифәте кул аегына кереп, нәселен урыс-улак зольмәтеннән мәңгегә коткарырга кирәк, дигән фикергә килә ул. Хәзерге заман теле белән әйткәндә, башкитәр дәрәҗәдә батыр һәм реаль проект булган ул!.. Акыллы да булган! Юллар елларга сузылса да. анда туктап, монда туктап, кирәк икән, гамак хакына яшәп эшләп тә юлны дәвам итәргә мөмкинлек туачак, дип уйлаган Сатайман хәзрәт. Шатлыкка, ул елларда Чиләбсләрдән Ерак Көнчыгышларга гакыл җитмәс дәрәҗәдәге зур Себер чуен юлы төзелеп ята Гаспринскийнын “Тәрҗеман" ы язуынча, бу юлны төзү хакында Александр III 1886 елда кабул иткән галиҗәнап указ бары тик 1891 елда—тәхет варисы Николай Пиен Ерак Көнчыгышта булып. Владивостоктан башланган юл төзелешенә беренче арба тупрак аударганыннан сон гына дәррәү кузгалып киткән дә. хәзерге көннәрдә ун мен чакрымга диярлек сузылган бу төзелеш кисәк
Иомый.» Гаепршкжмй (18Л1 1414) кырымның 1мкч<К4|мА ик>1һ>|к-ил<> чыккан * Гл|>жгчан гд.и*татынып (188.) 1918) пашмрг
кисәк булып тәмамлануга таба бара, имеш. Анда урыны-урыны белән паравызлар йөреп, кешеләр ташый, имеш. Шунда кеше югала диме.. Илдә чыпчык үләме?! Хәзер ул якларга жлр эшләренә ялланып күпме татар “алаканатлары” агыла. Берсе булмаса, икенчесе ярдәм итәр Аннан Чиләбедә дә, Омски. Барнавыл мәхәлләләрендә белгән-күргән, Бохара мәдрәсәсендә бергә укыган, хатлашып торган имамнары да юк түгел. Юллар озынга китсә дә, татар Себере, татар Алтае аша үтәчәк юл, Рәсәйнен мәнге тыныч булмаган Кафтау тарафлары аша баруга караганда куркынычсызрак булачак, иншалла. Кемнәрдер сыман башкорт даласында башкорт, казакъ даласында казакъ булып язылмаячак ул. Кайда да үзе булып калачак, иншалла. Әгәр Мәккәгә үк барып җитә алмасак, Кашгар, Шәркый Төркестан тарафларында төпләнеп тә калырмыз, иншалла,—дип уйлаган ул.—Көнкүрешне көн үзе күрсәтер. Төркестанда татар-мөселман утракларын да шактый дип әйтәләр. Һәрхәлдә, үз мөселманнары арасында харап булмаслар../’
Сәлах-карачнын унберенче буыны булган Сөләйман хәзрәт язмышында иң кискен, иң чая адымга жөрьәт итә: төннәрнен берсендә егет корына кереп килгән дүрт улы, әле бәлигь булып җитмәгән төпчек улы һәм ике кызы, хатыны белән ике атта авылдан “Себер чыгып кача”... Беренче олауда—үзе, киез астында атасыннан калган бүре чукмары, уналты яшьлек Әгъләметдин, унбиш яшьлек Заһретдин, ундүрт яшьлек Галләметдин, унике яшьлек Суфия; икенче олаунын дилбегәсе өлкән угылы—унсигез яшьлек Кәррәметдин кулында; анын белән арбада—әнкәләре Бибикамал, ун яшьлек Минсорур, җиде яшьлек Фәррәхетдин, ягъни мәсәлән. Иркеннен булачак атасы, биш яшьлек Камилә һәм юлга дип хәстәрләнгән азык- төлек... Картаталары ант итә: кая да булса, хет котсыз боз тауларындагы Гренландиягә булса да барып егылырга, анда “Өстебездән көлгән урыстан башка һәр кавемгә төпләнергә рөхсәт ителә!” дип язулы казык кагып куеп, урыска бөтенләй катнашы булмаган, урыстан бик тә чит, ерак тарафларда шундый ук Кизләү дигән якты исемле яна авыл нигезләргә!..
Кизләү! 3-з-з!...Ул нинди матур янгырый!
Кизләү! З-з-з!.. Кыңгырау авазлардан яралган аваз!
Юкка гынамени борынгы татар фольклорында татар жыруынын “өзләү” дигән төре булган. Өзләү!.. Өзелү!.. Өзлегү!.. З-з-з!..Гармуннар вә кубызлар, мандолин вә эскрипкәләрнен өзләү авазлары!
Кизләү атамасының борынгы төркичәдән “чишмә” булуын балалары анлап күреп үсәргә тиеш! Анда, ул нигезләячәк авылда, билхаккый, чишмә, чишмәләр йолдызлыгы кайнап торырга тиеш!
И, Ходаем, үзен ярлыка! Үзең дәрт-дәрман бир! Иляһи амин! Ай-Һай. текә бурыч куя үзенә Сөләйман хәзрәт!.. Мәккәгә дип юлга чыкканда компасы да, сәгате дә булмый анын. Ана компас һәм сәгать булып Кояш. Ай, йолдызлар хезмәт итәдер. Сәлахиләр ыруы Мәккәгә барып җитми җитүен, әмма аларны Мәккә рухы—ислам идеясе коткарып кала.
Шушы вакыйгаларга йөз ел чамасы үтеп. Изге Мәккәгә Хаҗ гамәле кылырга баргач, иркен таңнар калды—аларны коткарган тарафларда без күреп өйрәнгән кара тупрак юк, анда кара ташлы кара таулар гына бар иде! Ярабби!..Аллаһы Тәгаләгә, анын илчесе Мәхәммәд галәйһиссәламгә зарый кылып, Аллаһы рөхсәте белән, ул картатасы һәм Сәлахиләр нәселе килеп җитә алмаган, әмма аларны коткарып калган илаһи ташларны үпте. Алар анын нәселен коткарган—таш-тупрак иде. Иркен ага Кәгъбәтулла тирәли һәм Сафа. Мәрвә таулары арасындагы беренче тәваф-сәгыйны үзе вә ата-анасы, икенче тәваф-сәгыйны гомере буе Хаҗ кылырга хыялланып та кыла алмаган картатасы Сөләйман хәзрәт вә газизләрдән газиз картинәсе Бибикамал, өченче тәваф-сәгыен Болгар-Казан татар-мөселман өммәтенен
азатлыгы өчен башын салган туганнары—Сәлахиләр ыруыннан үзе хәтерләгән жиде бабасы—Жиһанкол-Солтанкол-Айтуган-Сәлах-карач- Мөхәммәткол-Габделһади-Сөләйманнар хакына кылды. Ул бабайлардан калган жиде буынны танунын серен шушында гына анлады кебек Бу хәтер, китапсыз хәтер, хәтта язма тарихынны дошман яндырган хәлдә дә үзендә кала торган изге хәтер икән. Жиде бабаны тану—тарихынны саклау чарасы болады. Язмалы чорга кереп, нәсел тарихлары бозау тиресе, елтыр кәгазьләрдәге шәжәрәләргә язылгач, аларны Рәсәйдә милләтләрне тегермән ташында тарттырган большевиклар. Кытайда исә хунвейбиннар тартып алды. Әмма хәтер—тарих яши. Бу минутларда үзен ин бәхетле инсан итеп тойды ул Жир шарындагы алты миллиард йолдыз—атты миллиард инсаннын миллиард ярым мөселманы арасында үзенен дә моселман булып яратылуы өчен Аллаһы Тәгаләгә чиксез рәхмәтләр әйтеп. Коръән укыды Кәгьбәтулланын кара ташынын якты кояшы тирәсендә миллион инсан ошбу кара ташка бармагы белән булса да орына, сыгына алу хакына изге авыр сынау гамәлен кылганда, аны. кытай төрмәсендә хунвейбиннар үкчәсез иткән чатан тоткынны, чатан мөһажирне ерак Африканын Нигериясеннән килгән шушы таулар кебек кара ниггерлар бата бишегедәй бәллүргә утыртып жиде тапкыр ураттылар! Ул миллион мөселман диңгезендә чайкатып, ожмах вә жәһәннәм каршында миллион күзләр белән маңгайга манган очрашты Анын беркайчан да миллион караш белән берьюлы очрашканы юк иде Кәгъбәгулланын кара кояшыннан төшкән саваплы якты нурлар да. күктәге кояштан төшкән якты нурларда, аны күгәреп йөгергән кара ниггерлардан ташып чыккан якты иман нурлары да—барысы да мөселманлыктан килгән яктылык иде!..
Кояш һәм йолдызлар пышылдаган юнәлештән алып бара Сөләйман балаларын Коненә. һавасына, санына-шәрәфенә карап, алар шушы сәяхәт вакытында бәләкәй йолдызларнын кайчан вә ничек эреләнгәнен, эре йолдызларнын кайчан вә ничек вакланганын шушы төрбәле арбадагы юрган астыннан тагын да нечкәрәк итеп аңлый
Гаилә Нократ. Чулман. Ык. Агыйделләр. Уралтау кырлачлары аша сентябрь азакларында Чиләбегә килеп житә Сөләйман Бохара мәдрәсәсендә бергә укыган Чиләбе мулласы Мөшәррәф хәзрәттә туктата Бу кин күнелле азаглык бәндәсе озын юллар үтеп талчыккан гаиләне мәчет ихатасындагы каравылчы йортына урнаштыра Шунда әл-хәл аталар Бәхетләренә. Чиләбе белән Омски арасында ду килеп паравыз да йөреп ята икән Шәриктәшенен акыллы кинәшен тынлап. Сөләйман атларын сатып жибәрә Инде Мөшәррәф хәзрәткә янә дә рәхмәтләр төшсен мөһажир күзләре беренче күргән чуен юл буйлап ул үзе үк озата Сыра һәм бернинди хәвеф-хәтәрсез Омскига житкерсм. Омски мулласы Сабиржан хәзрәткә китереп тапшыра Бертуган бажасы икән Менә бит ничекләр генә дә кин вә миһербанлы ул хак мөселман дөньясы! Сабиржан хәзрәт каргатасын гаиләне кара кышка каршы юлга чыгармый Шундагы бер мәхәллә мәчетенә мөәзин итеп урнаштыра Гаилә биредә кайгы күрмичә кышлый һәрнәрсәдән хәбәрдар. Себер тарафларын, табигатен, адәмнәрен яхшы белгән хәзрәт хадимнәре ярдәме илә Сәзачиләр барасы юлнын бердәнбер, ин кыска вә максатчан маршрутын төзи корылып яткан чуен юлына янәшә барган юллар буйлап Новониколасвскига. аннан борыш ы Чуй гракгына күтәрелеп. Алтайга, аннан мангул Алтайлары аша Тарыйм-Турфан гүбәнлекләренә—Кашгар тарафларына сугарга кирәк' Моны ишеткәч. Сөләйман хәзрәтнен керфекләренә яшь бәреп чыга Юл >наенда яткан Новониколаенски мулласы белән бәйләнештә булган Сабиржан хәзрәт, өстәмә хатлашып, анардан Сәлахиләрне кабул итәргә ризалык га алгач.
Сөләйман хәзрәт инде тәмаман кош тоткандай куанып, алга ашкына. Язга чыкканда, рәхмәт төшкере, Омски белән Новониколаевски арасында да паравыз йөри башлый. 1897 елнын май урталарында Новониколаевскига килеп тә төшәләр. Биредә имамлык иткән Хәйберрахман хәзрәт тә аларны дустанә каршылый. Сөләйманның гозерен тыңлаганнан сон, ул анарга берәр елга биредә калырга, үзенә дә, балаларына да жирле шартларга күнегү үтәргә тәкъдим итә. Мәкальдә әйтелгәнчә, “жаны теләгән жылан ите ашаган” Сөләйман, ашыгучанлык күрсәтеп, бу тәкъдимнән баш тартып, юлга кузгала—һәм, соңыннан раслануынча, ялгыша. Хәйберрахман хәзрәт “Жәмгыяте хәйрия” ярдәме белән ана ябык арбалы ике мангул аты сатып алып бирә. Мөһаҗирләргә җитәрлек азык, киездән-тиредән тегелеп, Алтай тауларындагы салкыннарга да бирешмәслек кием-салым туплана. Ниһаять, июнь иртәләренен берсендә инде жирле жәмәгать белән тәмам туганлашып беткән гаилә ерак юлга кузгала. Хәйберрахман хәзрәтнен ышанычлы мөрите—алтайлы мөселман Акдәүләт аларны ике ай дигәндә Барнаул, Бийскилар. Катын, Чуй елгалары—Кошагач, Ташанталар аша мангул чигенә, аннан Цаган-Нур-Үлэгэйлар аша кайчандыр Чынгыз бабамызнын башкаласы Каракорымнан килгән борынгы Ефәк Юлына—Кашгарга илткән төньяк кулсасына чыгарып куя...
Биеклекләре чакрым-чакрым ярымнан артмаган таулы төньяк Чуй далалары буйлап килеп, мөһажирләр Алтын Ай тауларына күтәрелә башлый...
Кояшлар биек, һавалар саф!.. Алтын Ай!.. Йөрәккә якын Алтын Ай!.. Мангулча Алутай, ягъни “Аюлар тавы” дигәннән килеп чыккан ул. Иртеш- Үрхан-Йәнәсәйләр иңнәрендә күтәреп килгән Себер Алутае. көньяк Чуйнын дүртәр чакрымнарга күтәрелгән Гоби-Мангул Алутае, аннан Кашгар һәм Жунгар тигезлекләре алдыннан күтәрелгән Тәнре Шәм Алутае, Тибет алды—Уйгырстан Алутайлары бербөтен булып берләшкән бу дүрт Алутайдан торган бөек таулар ватанында, кайчандыр, беренче мен еллар уртасында һунну, жиденче-сигезенче йөз еллыкларда аларнын дәвамы—төрки татар- төрки уйгырларның Кара-Баласугини каһанлыклары, инде бу дәүләттә шул ук төрки кара кыргызлар тарафыннан тар-мар ителгәннән сон. мантуллар кул астына күчкән империяләр күкрәгендә, бабаларымыз Билге-каһан. Күлтәгин-каһаннарнын күз яше жир йөзенә Байкүл. Балкашык (Балхаш), Зәйсән, Убсу-Нур күлләре булып калыккан чиксез киңлекләр буйлап яшәр ватанын эзләп качып барган мөһажирләр гаиләсе беренче зур бәла—тау бизгәге кизүенә дучар була. Тешләре тешкә йокмыйча калтыранып үлә барган Заһретдин белми: анын рухы Идел буендагы туган ватаныннан төрки кавем булып яратылган тарихи ватанына—Алутайларына кайтты: кайдадыр көньяк-көнчыгышта, бүгенге Улан-Батырдан берничә сәгатьлек юл өстендә, Хангай тауларының итәген юган Үрхан елгасы үзәнендә бөек Чынгызхан бабамызнын империясе башкаласы Каракорым—Харахорум: шунда ук. күчкән комнар тарафларында бөек төрки Билге, Күлтәгин. Танжокы бабаларымызнын һәм меңләгән баһадирларымызнын киләчәккә роман итеп таш балбалларга уеп яздырган васыять тарафлары:
Дәүләтле халык идем,
Кайда инде дәүләтем?
Кем дәүләте өчен хәзер тырышамдыр кү?
Каһанлы халык идем,
Кайда каһаным?
Нинди каһанга хезмәтемне, көчемне бирәмдер кү?
Беренче корбан!..Сәлахиләрнең юлга чыкканнан соң язмышка төшкән беренче корбан—унбиш яшьлек Заһретдиннең гәүдәсе Баян-Элгенен күчеп
йөргән комнарына күмелә, ә жаны. иманлы тәннән очып чыгып. Күлтәгин бабаларынын балбалларына күчә. Баян-Элгенен күчеп йөргән комнарын учына кыскан Сөләйман хәзрәт бу үлемне гаиләсен туган ватаныннан кузгатып алып киткән дуамаллыгы өчен Аллаһтан төшкән җәза итеп таныгандыр. Шулай итеп, язмышы канатында Мамадыш өязенен Кихләү авылыннан килә яткан татар үсмере моннан ике мен елга якын элек бабалары яу чаптырып чыккан туган туфрагында гүр иясе була Кызык, мөһажирлек юлына аяк басканда мона кадәр Идел буе тигезлекләреннән аккан елга буйларында тал булып үрчегән нәселенен киләчәктә чит-ят тарафларда бары тик таулар һәм биеклекләр белән сыналачагын сиземләде микән Сөләйман хәзрәт?
Ул бу югалтуны Аллаһнын сөннәте дә. фарызы да итеп кабул итә. Кайчандыр унөченче гасыр уртасында Угәдеи-ханнар биредә татарнын бу кадәр кануни оешканлыгына тан калган Ватикан. Европа илләреннән жәяү килгән илчеләр Плано де Карпини, Вильям Рубрук. Марко Пололарны кабул иткән Әмма миссионерлар тәкъдим иткән ят динне генә кабул итмәгән Европа динчеләре ярым мәжүси. ярым мөселман "кыргый кавемнәр" арасында яшәргә, үз диннәре өчен корбан булып, биредә. Каракорым комлыкларында, жирләнергә тиеш булганнардыр Әмма “кыргый" ханнарыбыз халыкны чукындырырга килгән “мәгърифәтле" сәяхләрнс ат жигәргә. күн ыштан кияргә, каклаган ит ашап, көннәр буе ат өстеннән төшмәскә өйрәткән, бүләккә дөяләргә кәрван-кәрван байлык тояп озаткан һәм алар, илләренә исән-аман кайтып. Каракорымнын “мәгеме кыргыйлары" турында шаккатыргыч хезмәтләр язганнар
Мангулистан чүлләрендә ун көн дулаган ком гарасатында үлемнән калып, биеклеге дүрт чакрымнан арткан Хыйтун-тау түбәсендә икенче корбанын—ун яшьлек Минсорурларын калдырып. Уйгыр Алутаендагы Алутай кышлагында инде өченче корбанын—төпчек Камиләләрен дә җирләгәннән сон. мен бәла-мен үлемнән калган Сөләйман хәзрәт гаиләсе— мәктәптә укып га. гыйлсмнен ин жәяүле өлкәсе—жәгьрәфняне өйрәнеп тә өлгермәгән балалар төрбәле арба өстеннән йолдызлардан йоллыхзарга. таулардан тауларга сикереп, үләннән үләнгә, агачтан агачка күчеп, гади гупрак. таш юллардан һунну бабаларының көнчыгыштан көнбатышка үткән тарихи гамәлен кирегә—инде көнбатыштан көнчыгышка кабатлап. Новониколаевскидан чыкканына бер ел дигәндә. Европадан Азиягә, шуннан Азиянен йөрәге саналган Үзәк Азия-Шәркый Төркестанга. анын башкаласы Әремче каласына килеп егыла.
Могжиза!.. Татар тарихында булмаган могҗиза! Ефәк юлы—тормыш юлы!
Безнен борынгы торки-уйгыр туган бабаларыбыз—Мәхмүд Кайнарым сүзлекләре. Йосыф Баласагунлылар ижат иткән боек Котадгу белик' “Белем КотьГлар Ватаны—Шәркый Төркестан. Каш га р. Әремче Голжа... Гәкла-Мәкан Зәнгәр һавалар, эре йолдызлар, пешкән җимешләр, кипкән-корыган, елына биш миллиметр да явым төшмә1ән чүллекләр иле' Барысы да бер ил!.. Жил белән сил. янгыр белән корылык, эсселек белән салкынлык тигез тирбәлгән сихри дөнья'
Гәкла-Мәкан чүлләрендәге эсселек көндезләрен хәтта илле-алтмыш дәрәжәгә җитеп, төнен шундый ук дәрәжәгә җиткән зәмһәрир суыклары белән бергә кочаклашкан сәхрә!
Менә кайлардан. ничә мен елдан сон килеп гапты сине татар-мөселман балан!
Мангул глекәрбашллры тарафыннан (зары гик батыр, курку белмәгәне өчен, сөңге очы кебек яу башында йөртелеп, нәтиҗәдә, кырылыпмы кырылган.
әмма ике мененче еллар башында булып үткән бөек яулап алуларының барлык яхшы вә начар хәтерен, гарьлеген, пычрагын мәңгелеккә ыһ та итми күтәргән бөек татар өммәте! Кем ул “мангул"? “Мен кул бит ул! Бу атаманы да аларга татар биргән. Өлгер, акыллы булганнары өчен Алтын Ай татары Мингез-хан шулай дип атаган дип укыган иде кайчандыр Иркен ага. Бәлки шулайдыр да? Аннан, тагын да кем ул. “мангул"? "Мен кол дан да килеп чыккан диләр. Шул ук Алты Ай татарлары атамады микән аларны "мен кол" дип каһаннарына сүзсез буйсынганнары өчен? Иркен-ага уйлавынча, татарның “кул яны. кул җанындагы ук" савыты-садагы урыска "колчан' булып кереп калган булырга тиеш. Димәк, мангул дигән сугышчан кавем “кул янындагы садакка мен кул белән кергән мен кол болады. Мангул ташкынынын “сөнге башы" булып килеп, дошманны астына түши-түши алып бирә бара мангулга татар кабиләсе Тын океаннан Атлантик океанга кадәр Азия белән Европаны. "Тартарлар килә!” Үз биләмәләрен үзе били алмаганы, тырым-тырагай таратканы һәм. нәтижәдә, дәүләтсез калганы, ханкирмәннәрендәге ирләренен хатын-ханбикәләрен—Сөембикәләрен көймәләргә бәйләп Мәскәүгә сатып җибәргән гөнаһлары өчен. Аллаһы Тәгаләдән каргалмаганмы һәм шунын өчен бүген килеп, гайрәтсез-дәүләтсез йөреп ятмайды бу кавем?!..
Татар тарихы—күзе-тәрәзәсе булып та, үзен күрмәгән йорт ул.
“Татар ашлары” йортында чалкан ятып уйланган Иркен-аганын алдыннан, кинодагы кебек. Шәркый Төркестан күренешләре үтә...
Урам ягыннан тәрәзәсез, балчыктан салынган уйгыр, дөнгән кышлаклары очышта катып калган пирамидалар бәйләмен хәтерләтә. Дөнгәннәр шул ук кытайлар, тик уйгырлар кебек, мөселман динен кабул иткән кытайлардыр. Уйгыр халкын җир. игенчелек эшен яратканына күрә “таранчы", ягъни "игенче" дип атаганнар...
Биредә, зәнгәр кыялы, башларында ак кар чалмалары чалмаланган таулар арасындагы мәңге яшел үзәнлекләрдә үскән биек карагайларда кыргый кортлар дөньядагы иң тәмле балны—чолык балын җыя. Монда чәчкәләгән чәчкәләр, кыяташ балавызы—мумие һәм биниһая үсемлекләр, үләннәрнең хуш исле майларын, шешәләргә тутырып, халыкара базарларда, аукционнарда долларларга гына сатарга мөмкин. Һәм дә ки саталар да. Күптән түгел, Мәккәдә булганда, күрмәдемени, һәр кардәше-танышына хаҗ Һәдиясе итеп сатып алмадымыни ул кытай мөһере сугылган Уйгырстан ислемайларын! Мәккә-Мәдинә тыкрыкларында “Без Элә буйларыннан'" дип әллә кайлардан кычкырып утыралар алар. Мондагы җиләк-җимешләр. җанвар-киекләрнең исәбе-хисабы юк. Андагы урман акланнарында үскән бөлдергән җиләгенең, тау сарымсагы—тагсамсыкларнын тәмлелекләре! Андагы кайнап торган арашан чишмәләре!..
Шул ук вакытта, шагыйрь Сибгат Хәким әйтмешли, “җәйләре җәй анын. кышлары кыш". Көзләре көз аның, язлары яз. Анда үзәк өзгеч җил-давыллар да, карлы бураннар да була. Әмма җир үзәге—экваторга якын торган, кояш күзенә туры караган саен, табигать миһырбанлырак. мөлаемрәк. ана күңеллерәк була, күрәсен. Бу якларлардан чагыштырып караганда. Шәркый Төркестанның Элә үзәнлеген бернинди географик киңлек, башка табигый шартлар белән чагыштырып булмый. Ул чагыштыргысыз. Тамугынын оҗмахы үзе белән. Биредә таулардан төшкән салкын һава белән чүлләрдән килгән кайнар һава үзара бәрелешеп, яшенле яңгырлар яратыла. Тау араларындагы үзәнлекләргә коеп яуган шифалы яңгырлар Төркестанның төньяк төбәкләрен субтропик диярлек җәннәт ясый да куя. Имән белән беррәттән бамбук үсә дә куя. нишләтәсең!.. Кытайларнын “Бу ай мама. бу ай баба, чжи ай гоцзяГ—"Атанны-ананны яратмыйсын икән, ватаныңны
ярат' лигән әйтемнәре шул Уйгырстанда туган бит инде. Анда һәр төбәк, һәр өлкә үзенен жимеше белән мактала. Күрлә—балл ы-сусыл армуг (груша), әчкелтем алыча, Турфан—кыхпар бармагыдай озын буынлы йөзем. Аксу— хуш исле алма. Хәми—татлы карбыз-кавыннар, хәмигүә. Яркәнт—бадәм (миндаль) чикләвеге. Күчә—эре. итләч өрек. Кашгар—сытылып торган гранатлары белән Базарга керсән. жиләк-жимешне ерып чыккысыз. Гранат төшләренен әчкелтем-кызыл суты гүя тәме белән дә. төсе белән дә басып алган Шекжәнне—хатын-кызларнын киеме-салымында да. идәннәргә түшәлгән, диварларга эленгән келәмнәрдә гранат суты төсләре хакимлек итә...
Чүллекләрне, биек тау сыртларын-итәкләрен исәпкә алмаганда, һәркайда диярлек, бодай, дөге игәләр. Шенжәннен көньягында. Кашгар якларында, һава йомшактан, дым артык мулдан булмаса ла. мамык—пахта да үсә Мамык өлгергән чорда басулар өзек-өзек сибелеп яткан кар. ялтыр боз. якты көзге кисәкләре сибелгән тугайны хәтерләтә Ошбу ак кар кисәкләре арасында аллы-гөлле гранат төсендәге шәүләләр теркелдәшә—муеннарына үзләреннән дә зур капчыклар аскан халык пахта җыярга чыккан Батар исенә төшкән Иркен аганы кайнар тир биләп ала!.
Мондагы төннәр карангылыгы—кара күмер Күзгә төртсән күренмәс куе карангы. Төннәрдә Мәккә тирәсендәге мәгарәле таулар да шулай караңгылана икән. Шунысы тан калырлык жирнсн ин якты, ин нурлы китабы "Коръән" үзе шушы "кара таулар"нын якты мәгаратәреннән чыккан. Шул ук Мәккәдә инанды: мондый караңгылык алачакны оныттырса да, бирәчәкме оныттырмый. Әгәр мондый төнлә канладыр берәр ут ишәраты яктырып куйса, бел дә тор. ул бу тирәлекне әлләни яктырта алмын, ә бәлки караңгылыкны тагын да тирәнәйтеп, арттырып, көчәйтеп кенә күрсәтә Монда яктылык йотыла һәм бирәчәк бурыч булып калкып чыга Монда һәрнәрсә абсолют тынлык эзли һәм аны мотлак табачагына инана
Үз гаиләләре кичергән язмышны, тормышны, вакыйгаларны җигәрлек белми шул Иркен ага. Кем әйтмешли, көрәш белән мавыгып. "Атадан яшь—акылдан буш калган" Хәзер үкенә, аһ. үкенә атасы-анасы исән чакта сораштырып, кирәген языштырып-теркәштереп капмаган Бу хакта колакка кисәтүче дә табылмаган, ичмасам! Монын өчен адәм баласынын рухи балигъ булуы, шәхсән өлгерүе зарур шул. Аннан, еллары нинди булды бит, еллары!.. Әмма Иркен ага менә монысын күп тапкырлар ишетеп белә: 1902 елнын язында, авыр мөһажирлек юллары кичкәннән сон бераз көч-хәл туплаган картаголары Сөләйман абыз—аны Голжанын сәүдәгәр мишәрләре шулай атый—күгенсн сүрүләре яктырып, зәнзәр түбәләнеп торган гайяр Тәбәт. Тәнре-Шәмнен (Тянь-Шяньнен кытайчадан “кояш тавы, көн тавьГн аңлатканын белсә дә. Иркен ага аны үзенчә дөресрәк санаган “Тәңре шәме" дигән атама белән йөртә һәм йөртәчәк) мен катлы ташлары астыннан, мамыктай чиста болытлары, су тегермәнедәй очкынчак шарламалары йөзегеннән агып чыккан, үз агымында ком дашны гына түгел, кешеләр гомерен, кешеләр язмышын да иләгән гүзәл Элә дәрьясы үзәнендә, үзе урынын табып. "Салкын чишмә"нек нәкъ күз карасында Ки зләү дигән татар авылын нигезли. “Салкын чишмәнең күз карасында" дип аерып әйтүе бер дә юкка түгел Биредә, салкын чишмәләр белән беррәпән. бик тә тирәннән, төпкелдән эсселеге житмеш-сиксән дәрәҗәгә барып җиткән кайнар чишмалөр лә бәреп чыга Татар чишмәсез буламы' Чишмәсез татар авылы буламы? Сабый чагында, малайлар белән бергәләп. Иркен шул салкын вә кайнар чишмәләрне апыштыра-.иыштыра. .иардан кискен континенталь ванна ясап коена иде Житмсш градус кайнар чишмәләрдән-җитмеш градуслы салкын чишмапәргә Шуна күрә, язмышы
да “кискен континенталь” булып чыкты түгелме? Аларнын тәннәре таш, үзләре исә үзләренә баш иде. Иркен ага хәтерли: салкын чишмәләрдән чыгуга котырып ашыйсы килә...
Йркен аганын туган Элә елгасы, халык язмышы кебек, бормалы- бормалы. Ул, Казакъстан тарафларыннан тыныч кына килеп керә дә, Тәнре-Шәм таулары араларында бормаланып-бормаланып тулыша, ташый, ыргыла башлый һәм гүя сагынуын тотып тыя алмас хәлгә килгәч, янадан “чикләрне бозып”, кире туган яклары—Казакъстанга чыгып китә һәм Балкашык күленә барып коя.
Нәкъ әнә шул Элә ярындагы Кизләү авылында, анык итеп әйтсәк, 1930 елнын 29 августында. Сөләйман хәзрәтнен төпчек улы Фәррәхетдин гаиләсендә дөньяга килә бүген без күреп белгән ап-ак чәчле ил агасы Иркен агабыз. Ана ерак бабалары Сәлах-карач хөрмәтенә Сәлахетдин дип исем кушарга булалар, әмма картатасы Сөләйман хәзрәт фикерен кинәт үзгәртә:
—Без болай да Сәлахиләрдер... әйдәгез, балалар, борынгы жиде буын болгар-татар бабаларыбыз Жиһанкол, Солтанкол, Айтуган, Тантуган, Сәлах- карач, Мөхәммәткол, Габделһади, Мөхәммәдләр хөрмәтенә саф болгар исеме—Иркен кушаек...
Һәм шулай итәләр дә. Яткан җиреннән көлемсерәп куя. Ничек көлемсерәмәссең? Нәкъ әнә шул көнне, ягъни мәсәлән, 1997 елнын 29 августында, туган көнендә, татарларның Икенче Бөтендөнья Конгрессында делегат буларак катнашты бит ул. Туры килүен кара. Делегатларның барчасын “җир шарынын һәр тишегеннән” эзләп табып, хәтта Әмрикәләргә кадәр чакыру җибәрткәне өчен Татарстан Президентына рәхмәтләр яусын Дөрес, бу көнне аның туган көнен исенә төшерүче дә булмады. Хәер, нигә кирәк ул? Туган көн дигән бәйрәм бармы татарда? Коръәндә? Юк. Кирәкми дә. Аны үзең һәм анан—туганнарын белү дә бик җиткән. Бөтен милләт кузгалган, үзенен Ил-Ватанынын мөстәкыйльлеген билгеләгән көнне үзеннен туган көнеңне искә төшереп утыру оят түгелме? Туган көн—бәйрәм түгел, ул сиңа Ходай Тәгалә бүләк иткән илаһи зарурият. Шым гына куан да, гөбәдия белән чәй эч, мөселман. Нигә туган көннәргә, мәрхүм атасы әйтмешли, табынып, калакун кагарга? Бәйрәм иткән хәлдә, табын уртасына, теләсән-теләмәсән дә, аракы-шәраб, шәхси мин-минлек, эгоизм шайтаны кереп утыра. Кирәк саныйсын икән, туган көнеңне үзен, гаилән, якыннарын белән, тыйнак кына уздыр. Туган көн Раббыбыз билгеләгән бәйрәмнәр исемлегенә кертелмәгән бит. Әгәр кешелек көн, сәгать, минут, секунд саен кемнеңдер туган көнен бергәләп билгели башласа, ул бәйрәм өстәле артыннан тора алмыйча, аяктан егылыр иде...
Шулай да бу җәһәттән искә төшерерлек бер кызык вакыйга хәтердә калган икән.
Төркиянен Мәрмәрә университетыннан килгән профессор, борынгы татар әдәбияты белгече Вәзир әфәнде Нури бик тә куандырды аны. Алар Вәзир әфәнде Висконсин университетына лекция укырга килгәч танышкан иделәр. Сонгы ике елда күрешкәннәре юк. Кардәше бераз чүгеп, кечерәеп калгандай күренде. Юк, калыная, карынга гына утыра төшкән икән профессорыбыз. Иркен-ага анын белән берничә тапкыр Төркиядә, Чынгыз улына кунакка барганда, очраиггыргалаган иде...
Ә менә туган көне уңаеннан Конгресс азагында чынлап та көтелмәгән вакыйга булды. Бу хакта соңыннан. Шунысы гына, каян белгәннәр? Аңлашылганыңча, Вәзир әфәндене Иркеннең туган көне турында күптәнге танышы, Нью-Йорк политехника университеты профессоры, пирамидаль тирәк сыман зифа, төз буйлы Солтан Рәфыик кисәткән булган икән Солтан
бу хәбәрне Төркия делегациясе әгъзасы—төрки фамилияле бер яһүди коммерсантка да җиткергән. Алар сюрприз ясау хакында уйлашканнар Иркен агага моны үз чиратында Конгресста танышкан Мәскәү мишәре хәбәр итте.
— Иркин Фаррахутлинович. сиз кутугуст!— диде ул фетнәчеләрчә колакка гына пышылдап.—Сизнин ведь день рожденья! Минга ностальжия по- татарски суляшергя!6
Конгрессның пленар утырышы тәмамланганнан сон. кунакларны Тагарстаннын төрле тарафларына сәяхәткә алып киттеләр Аларга Бөгелмә тарафы туры килде Казанны чыккач та. ниндидер сәер Питрәч дигән (Петрович"тан алынмаганмы, алынса, исемен алыштырып булмыймы?)— район җитәкчеләре каршылап, нәсехче атлар үрчетү белән шөгыльләнгән фирма-ипполромга алып килделәр Президентның бик тә ат яратуы. Сөләйман картатасы әйтмешли, "ат җанлы" булуы хакында күп тапкырлар ишеткәне бар иде Ипподром ихатасына кергәндә аларны Әмрикә. Ниппун. Европа илләре җитештергән автомобильләр патшалыгы каршылады Бу халыкара автосалон түгел микән, дип Иркен ага башта бераз аптырап та калды Ипподром бинасының ярыш атларын чыгара торган куш капкасы өстендә Илбашынын ат башы кочаклап төшкән зур сурәте шәйләнле Мона Иркен ага бик тә куанды. “Ат—татар малы, татар атта дөньяны яулады, шул ук дөньяны ат менәргә вә ат җигәргә өйрәтте, шул ук атта яулаган дөньясын атсызларга таратып, аларны атлы, үзен атсыз вә затсыз итте,—дип уйланды ул.—Әгәр хуҗаларның атлары чук гүзәл яши икән, димәк хуҗаларның башка затлары ла чук гүзәл яши" Иркен аганын хәтеренә моннан ун-унбиш еллар чамасы элек “Казан утлары" журналында басылган “Атка мактау" дигән шигырь төште:
Ат ялларын космик җил көйдергән Ат бит безне Айга күтәрде Аттан канат алган ракетада Без Галәмгә чөйдек күпләрне.
Бу ялларда—ирлек. Аз гомергә
Үз итмәде егет мескенен
Ат—космик җан: тизлекләре чиксез.
Тагар белеп тотса тезгенен
Район җитәкчесе—каракучкыл йөхле. мөлаем татар кешесе, иссме-яты Гайфулла бугай, сонгы елларда Татарстанда ат малына карата янарган мәхәббәт турында бәйнә-бәйнә сөйләде. Жомһүриятнен һәр район үзәгендә диярлек нәселле атлар үрчетә торган шундый фирма-ипподромнар төзелә. Үзен ихтирам иткән һәр башлык нәселле аргамакларда чабыш мәктәпләре булдыра Мондый мәмәйләр өчен һәркайсы икс-оч миллион долларлык нәселле гсрсскол. ахал-текин. гарәби вә инглизи айгырлар вә бияләр кайтартыла. Алар Рәсәй ярышларында катнашып.Татарстанга престиж, алтын һәм лаглар ташыйлар Президентның яраткан аты Лсдок тумышы белән Голландиядән булса да. Татарстан юлларыннан чабып, дипломнарны ташын кына тора, ди Норлат хакиме Нигъмәтуллиннын аты Эрожн Ирландиядән—өч кенә миллион дагларга төшкән, ди. Шунысы кызык, аларны чабышка казан татарлары өйрәтә дә. сыртына атланып, чаптыра да алмый, чөнки татарларда бу мәшгуль бөтенләй лә юкка чыккан, ли Бу эшне бары Кафтау халкы—кабарда. карачай җайдаклары гына башкара ала икән Чабышларны оештыручы менеджерларны Мәскәүдән генә чакырталар
• (|ч, ) 11|1К(*н «1х*|)хп линопич. котта' ССТЖИ тугли конпхч мкая в«' Тагарча соДлошерго
ГЛГМ1МЫ|НЛИ ( ПОСТМЫ им)'
ди. „ „
Нотыктан сон Кафтау жайдаклары тәннәре майланган сөлектәй елкылдаган аргамакларны күрсәттеләр. Йә, Хода, ул атларның сылулыгы.чисталыгы вә пакьлыгы!.. Үзе дә ат жанлы булган һәм сабый чагыннан ук Кизләү яланнарында атлар көтеп үскән Иркен аганын бу нәселле аргамакларга куануын күрсәгез!.. Ул Татарстанны Алып Батырлар һәм күкрәк-янбашларыннан елкылдап кояш коелып торган аргамаклар жәйләве итеп күз алдына китерде. Анын Казан халыкара аэропортынын капкасы алдында да шушындый аргамак менгән, киерелгән жәясеннән ук атып торган татар жегете һәйкәлен күрәсе килде...
—Без атларыбызны, борынгы акыл иясе Платон кушканча, үзебездән... яхшырак ашатабыз. Пешкән ит, тукмачлы шулпадан башка, барысы да алларында...—дип шаяртты сүзен йомгаклап, Гайфулла кардәш. (Кунаклар көлештеләр).—Менә хәзер сезнең өстәлдә нәрсә булса, атларыбыз өстәлендә шуларнын барысы да бар... Аракыдан башкасын, кәнишне. (Көлештеләр.) Алма, груша, банан, йөзем, шикәр, чи йомырка, кишер-кәбестәдән салат, сөт, понимаете ли... Хуш исле печән, солы, балык мае хакында инде әйтеп тә тормыйбыз...
Бигрәк тә матур, коеп куйган кебек нәфис, камил иде шул гарәп аргамаклары. Хатын-кыз кунаклар аларнын сөлектәй сыннарын, гамьсез гаурәтләрен күреп, үзләре сынсыз калды.
—Гарәп айгырлары!.. Аһ!..—диде буынтыклы ун бармагына унбиш алтын балдак кигезгән ханым.—Гарәп айгырлары!.
Арадан бер кызмача делегат—ул район хакимнәренең берсе иде бугай— беләк-ботлары күлмәк-чалбарыннан ишелеп чыгарга торган таза гәүдәле инсан, айгыр кыяфәтенә кереп һәм гарәп айгырларына күрсәтә-күрсәтә, хатын-кызлар алдында башын-күзен уйнатып, буги-буги биештереп алды:
—Бусысы Әбү-Сөмбел!.. Согуд Гәрәбстанынын үзеннән ди. Алты “Мерседес” тора!.. Тегесе—“Шотланд”!.. Ш-шоколад!..
—Боларны жирле ат нәселләре белән кушып булмый микән?—дип кызыксынды кунаклар.—Татар атының түземлелелеге, сабырлыгы, эшчәнлеге дә өстәлсә, бәлки атчылык табышлы тармакка әйләнер иде?..
—Хак сүз!..Тын океаннан Адриатикага кадәр тоягы белән жир иңләгән татар аты бит ул...
—Сөйләмәгез юкны... Була торган нәрсә түгел,—дип каршы чыкты теге таза гәүдәле.—Болардагы кан—зәнгәр, ә безнекеләрдә—варвар каны!..
—Варвар түгел!—диде теге бирешергә теләмичә —Син Лев Толстойны ал!.. Әнә шул даһи безнен Идел-Уралнын "варвар канлы" бияләрен гарәби айгырлар белән куштырган. Һәм дә Рәсәйгә нинди чыдам нәселле атлар бүләк итеп киткән...
—Толстой кем ул? Гр-раф!.. Жирраф'. Нәрсә белә ул? Сүз көрәштерүдән колын да, бала да тумый...
—Граф, әмма мөселман!.. Астахово станцасында мөселманлыкка чыгып
үлә...
—Чынлап та, Татарстанның үзенең ат нәселләрен. . чабыш һәм йөк атларын яхшырту, хуҗалыкларда, халыкта ат үрчетү ничегрәк тора?—дип сорады арадан бер миһман7 җитди кыяфәттә —Татарстанда жирле ат нәселләрен яхшырту белән шөгыльләнгән берәр хуҗалык—ат заводы бармы?
—КамАЗ бар чакта нигә безгә ат заводы? Көлке бит бу!..
Район җитәкчеләре үзара караштылар. Сорау һәм җавап рәвешендә
Миһман (фарсы)-кунак.
ярымшаярыл ыргытылган гыйбарәләр. адашып, һавада эленеп торды да бар авырлыгы белән кунакларны кабул иткән хужа Гайфулла әфәнде җилкәсенә ишелеп төште.
— Бар, нигә булмасын?—диде ул башын кашып атганнан сон—Бездә "Казан" дигән дәүләт ат заводы бар. Дөрес, анда юртаклар гына чыгарыла чыгарылуын Йөк атлары халыкта бодай да күп бит хәзер Колхозлар кооперативларга, кооперативлар фермер хуҗалыкларына, колхозчылар ирекле хезмәтчәнгә.. э-э-э.. батракка әйләнгәч, ат җирдә төп көчкә әверелде , —дип тәфсилле җавап бирде Гайфулла әфәнде Аннан, йәнә дә башын кашып алганнан сон, "ачкан кәртен" каплап та куйды —Авыл аты хәзер КамАЗ белән ярыша'
Татарстан буенча сәфәрнен атлар күргәзмәсеннән башлануы белән Иркен ага бик тә канәгать калды һәм яхшыга юрады. Әлбәттә, чабыш атларын кешедән яхшырак ашатмасан. алар җил белән ярышып җилдерә алмыйдыр Шулай да җирле атларга булган салкынча караш Иркен аганы гажәпсендермн калмады. Экскурсия барышында кунаклар ачык һавада ябылган өстәл артларында кымыз һәм башка кайнар эчемлекләр эчтеләр. Иркен ага үз гомерендә беренче тапкыр Татарстан болыннарынын үләннәрен өзгән бияләр сөтеннән ачытылган кымызны бар нәселе—картатасы-картинәсс. ата-анасы, барча туганнары өчен, эченнән генә рухларына догалар укып, күнеле канганчы эчеп хушланды..
Питрәч ипподромындагы мәҗлестә ин хәтердә калган нотыклар Төркиядән шул ук Вәзир Нури һәм әмрикәле ватандашы Солтан Рәфыик булды. Дөресен әйткәндә, бирегә килгән кунаклар арасында татарча сөйләгән нотыкчылар шушы икс мөһаҗир генә иле Аиан сөйләшеп куйган кебек, алар икесе дә Иркен аганы борчыган мәсьәләләрне ку згаттылар
— Минем Конгрессыбызда ин сш янгыраган “диаспора" сүзенә җенем котырды,—диде Вәзир-кардәш проблеманы кабыргасы белән куеп —Без аны кирәгеннән артык бүрттердек—диаспора да диаспора' Безнен һунну бабаларымыз заманнарыннан алып туган жирләремез булган Идсл- Урал сәхрәләре. Уфа. Самар, Сембср губерналарына кергән җирләрдәге миллионлаган татар бүген ни сәбәпледер "диаспора" санала башлаган Бу төптән ялгыш атаманы хәтта ки Казаннын академик исем йореткән галимнәре дә куллана.
Өстәл артларында шыбырдашып алдылар. Монда, ашап-эчеп кенә утыра торган мәҗлестә, кемнеңдер бакчасына ыргытылган фронталь тәнкыйть протоколга сыймый, бөтенләй дә кирәкми иде. Әмма Вәзир-кардәш әйтәсен әйтмичә туктамый торганнардан икән
—Хәзер татар үз Уралы булган Уралда да. үзе күпчелекне тәшкил иткән Башкортстан җөмһүриятендә дә "диаспора" булып кына саназа. имеш. Сәясмәннәремеэ эшне болай тотсалар. Казан Керәмәлс өчен татар Минзәлә. Сарман илә Актанышта да "диаспора"га әйләнәчәк Акылга кнпен! Ин үкенече шунда татар матбагасы да диаспора төшенчәсен ялгыш, имеш, җирлексез, килмешәк кавем мәгънәсендә куллана. Дөрес түгелдер, җәмәгать! Энциклопедик белешмәләрдә бу гыйбарә бар. әмма мондый мә1гнәдә кулланылмый Кем арасында кем диаспора* һинд оеган һиндие арасындагы килмешәк инглизимс. әллә килмешәк инглизи арасындагы җирле һиндиме ? Басып алучы урыс арасы ялаш җирле тагармы, агтә җирле татар арасындагы килмешәк урысмы ’ Шул ук күчмә башкорт арасындагы шундый ук җирле татармы, әллә шундый ук җирле татар арасындагы шундый ук җирле, кайчандыр күчеп йөргән башкортмы диаспора? Илтифат монда кемнеңдер күплеге, азлыгы роль уйнарга тиешме? Илтифат, тагар ту ганнарым кайчандыр мәшһүр Вольтерлар данлаган татар иле—Бөек Тартариндә урыслар
үзләре диаспора түгелмени? Алар татарларны инде Татарстанда диаспора хәленә китереп җиткереп баралар. Кем кем арасында яши? ^
—Ностальжия по-татарски суляшергя!—дип кыстырып куйды Мәскәү мишәре.
Мәжлескә шул кирәк иде. Ул буылып-буылып көлде. Вәзир-кардәш үзе дә көлмичә булдыра алмады. _
— Барча инсаният Аллаһудан тигез яратылгандыр. Әйтик, сонгы бөтендөнья орышында бары тик яһүди, урыс һәм башка империалистик милләтләрнең югалтуларын гына санап утыру үзе кешелексезлек түгелме? Илтифат: биш гасырлык коллыгы чорында урыс бәхете өчен татар аз кырылдымы? Канча миллион? Сонгы орышта кырылган ике миллион татарны нигә әйтмиләр? Кешелектә "диаспора" дигән нәрсә юк. Кешелек үзе үк чиксез галәми диаспорадыр. Кем арасында кем? Бергә булырга тырышкан азчылыкны тарихтан аерып, "диаспора" дип атый башлауга без каршы чыгабыз. Асылда "диаспора" гыйбарәсенең грекчадан төп ике мәгънәсе бар: диаспора—күзәнәк: диаспора—орлык "таралу, ваклану". Икенче "диаспора"нын тагын да тарырак мәгънәсе—Вавилон әсирлегенә төшкән яһүдиләр үзләренең Фәләстиннән читтә оеша башлаган милли тәшкиләтләрен. башкалардан аерылып торсын өчен шулай "диаспора" дип йөртергә мәҗбүр булганнар. Ә сүз бит биредә, күрәмсез, чынлап та бергәлек, бер-беренә тартылу, туплану турында бара. Туган җирендә, үз Ватанында диаспорага әйләнеп барган һәр милләт вәкиле, бу очракта һәр татар инсаны безнен өчен мәңгелек сагышка, югалтуга әверелергә тиеш...
Өстәлдәге мәртәбәле "Ханская". "Сабантуй". "Корманская" аракыларыннан шактый кызып алган зал бердәм кул чапкандай булды.
—Милләтләр—Ходай Тәгалә яраткан ин бөек хәзинә,—дип дәвам итте бу фикерне Солтан әфәнде Рәфыйк.—Тәрәккыят нигезендә аларнын тигез үсеше, нәкъ гаиләдәгечә, берәүнен икенчене үстерә килеше ята... Яһүдиләрнең. Мисырдан куылганнарыннан алып, телсез, динсез калып та, ике мен елдан соң да тарихи ватаннарына кире кайтулары милләт тойгысының үтми торган бөек сагыш булуын расламыймы? Нигә әле без. татарлар, биш йөз елдан сон да тарихи ватанымызга "кайтмаска" тиешмез0 Конгресста безләрне, нишләптер ватанымызга кайтырга чакырмайлар!.. Бу безнең, кавын-карбыз кебек, кояшта ятып-ятып та пешмәгәнлекемездән килмәйдер?.. Кемдер раславынча, имеш, без, яһүдиләр кебек, ике мен ел түгел бит. нибары "биш йөз ел гына" мөһажирлек иткәнмез! Курыкма, кайтыр якка дигәндә, яһүдтән өйрән, татар, яһүдтән!.. Кешелек китү өчен яшәмәсә дә. кайту өчен яши. Тарих гомумән дә кешелекнең “гел куылу, сөргенлек" тарихы бит ул. Әмма сөргеннән бары тик ихтыярлылар гына кайта ала. Акыллы җитәкче, лидер, падишаһ шуны тәэмин итә ала икән—ил бай һәм имин, итә алмый икән—ил ярлы һәм яулы-орышлы була...
Бөгелмәгә аларны Конгресс делегаты. Вознесенка аракы заводы директоры Гыйльман Корманов үзе алып кайтты. Эчү түгел, аракы исендә якын җибәрмәгән Гыйльман әфәнде сиксәнгә җитеп, илле ел буе шушында җитәкче булып, аны Рәсәйнең иң кәттә аракы заводы итүгә ирешкән.
Делегациядә алар белән бергә булган "Татспиртпром" җитәкчесе Гайфетдинов матбугат мәҗлесендәге чыгышын шушы шаян җыр белән башлап җибәрде. Күп кенә мәгълүмат алды Иркен-ага бу чыгыштан. Корманов кебек. Гайфетдинов та эчми икән. (Көлештеләр.) Татарстанда спиртының 150 еллык тарихы бар. Рәсәйдәге бу ин зур спирт җитештерү концернына егерме бишләп аракы заводы керә, диде ул. Еллык унбиш миллион декалитр аракыны Татарстанның бишектә яткан сабыеннан аксакалына кадәр бүлсәң, җан башына уртачадан кырыгар литр туры килә.
Кулланылмаган резервлар байтак, диде Гайфетдинов. "Татспиртпром"нын йоз миллионга якын декалитр күләмендәге ин чиста сулар куллануы Татарстаныбыз чишмә-суларынын чиксез булуы турында сөйли (Кул чаптылар.) Аракы кибетләре хакны үхтәре теләгәнчә билгели икән. Аракы җитештерү иҗтимагый тормышнын башка өлкәләренә дә унай тәэсир итә, ди. Мәсәлән. Казаннын “Ак Барс'* “Унике”. “Рубин" командалары, чакыртып китертелгән негритос уенчыларны, ипподромнарның чабыш атларын, аларнын сыртларына кунган җайдакларны асрау—барысы да “Татспиртпром" исәбеннән. “Ак Барс” командасы өчен Чехиядән махсус чакыртылган капкачы үзенә миллион доллар сораган Бу кадәр акчаны “Татарспирт "тан алмыйча, кайсы җимерек колхоздан аласын?! (Тагын да кул чаптылар ) Аннан, аракы җитештерүдән калган апара, арыш боламыгы татар дуңгызчылыгын ифрат та алга җибәргән, бүген һәр заволнын үз чучкачылык комплексы бар икән.
“Вознесенка" аракы заводында аш мәжлесе башланыр алдыннан, төрле төрдәге салкын азык, кабымлыклар салынган алтын-көмеш савытлар, нечкә вә юан билле бәллүрләр тезелгән өстәлләр артына утыруга, ин түрдә урын алган Гыйльман әфәнде каршына зур төргәк кертеп куйдылар Ул торып басты, бик тә зур эш башкарган сыман, тирә-якка каран галап алды да. нотык тотты. Урысча ярыйсы сукалаган Вәзир әфәнде сүзгә-сүз тәрҗемә итәргә тырышты
—Татарстанмын финанс умырткасын ике табигый башлык—нәфт һәм спирт-аракы мәшгулияте тотып тора. Бүгенге көнгә Татарстанда тагын да алты аракы фирмасы ачылырга әзерләнә Петровка. Буа. Бөгелмә, Усады. Чистай, Минзөлә заводларында яна конвейерлар төзелеп ята Без хәзер спирт экстрактын игеннән, бәрәңгедән түгел, ә башка, игенгә караганда күпкә арзан булган органик кушылмалардан җитештерә башладык Без тоткан юл—капиталны арзан чаралар белән туплау
Тыңлаучылар котырып кул чапты. Вәзир, ни сәбәпледер, тылмачлыктан туктады Һавала Гыйльман аганын тавышы гына асылынып калды.
—Однако... Былбыл баснями не поят.. Как говоритея. пора по бокалам' Хәзер безгә предстоит. әйтергә, мероприятие зур
Ул алдында яткан зур төргәкне саклык илә сүтә башлады Ниндидер тамаша көтеп, барысы да күз тутырып күзәттеләр Бер кат сүтте, икс кат сүтте, унынчы кат сүтүендә төргәк эчендәге төргәктән Казан Ксримслендәге Соембикә-ханбикә манарасы, анын эчендә Президент сурәте тукылган келәмнәр, алар эчендә зур бер үтә күренмәле комганны хәтерләткән, эченә сыеклык салынган бәллүр савыт килеп чыкты "Аракы'—дип >йлады коты очкан Иркен ага. —Алай ук ярамас иде!" Гыйльман-кардәш бәллүр савытның аккошны хәтерләткән муенына тагылган бөтине чишеп алды, сүтте һәм Вәзир Нурига сузды.
Кардәшеме з бу хәттат тарафыннан махсус язылган гүзәл язуны җәмәгатькә күрсәтте һәм Иркен аганы шаклар катырып, укып китте
—Мөхтәрәм Иркен ага! Сезне, милләтемезнен гүзәлләрдән гүзәл угылын вә патриотын. Америка Кушма Штатлары кебек мөкәммәл4 илнен. анын сөт вә бал. алтын бодайлар, ак каеннар вилаяте булган Висконсин штагынын картлык буенча хакыйкый ялга чыккан биология мөгаллимнәре ассоциациясенең шәрәфле рәисен
Иркен аганын күзләренә яшь типте, көтелмәгән тантанадан нишләргә дә белмичә, тынсыз калды
- бүген бик тә сагынган тарихи ватаныныэда, милләттәшләренез
: (1\< ) Ш\ ,ай .1.1 Былбылны мосал беЛом сыйламыйлар Бокалларны күтәрер» вакыт " Мокаммч (I аран ) җитеш бай. камил
арасында булуыңыз белән кайнар котлыймыз һәм Сезне ике көн элек кенә тулган алтмыш җиде яшенез белән ялкынлы тәбриклимез...
Бу тантана унаеннан ана урыныннан күтәрелергә кирәктер ләбаса. Ул, кызарып вә уңайсызланып, урындык артына эленгән таягын бөгәленнән эләктереп алды, аны шакылдатмаска, бу кадерле халәтне чебен очкан тавыш чыгарып та бимазаламаска тырышып, аягына басты.
—...Сезгә, ерак мәмләкәтләрдә сезнен гомер иткән хәләл жефетеңез Мәдинә ханыма, Төркиядәге улыныз Чыңгыз, Канададагы кызыңыз Гөлмәрфугага, онык-онычкаларынызга тазалык, саулык, озын гомер телимез. Туган көненезнен мөнтәзыйран10 * яктысы белән рухланып. Сезгә барча Татарстан халкы, аның шәрәфле Илбашы—Президенты, Татарларның Икенче Бөтендөнья Конгрессы исеменнән ошбу бүләкләрне тапшырырга рөхсәт итеңез...
Иркен ага мондый олылауны башына да китермәгән иде.
—Ошбу бәллүр савытка Сезнен Шәркый Төркестандагы туган авылыныз Кизләүгә исем биргән Мамадыш вилаяте Кизләвенең атаклы Кизләү чишмәсеннән гәлсәр сулар салынган булыр... —Үзе дә дулкынланган Вәзир Нури тирен сөртте дә, сүзен дәвам итте. —Буталып та беттем, бугай. Катлаулы тарихлар.. Кыскасы, җәмәгать, мөхтәрәм Иркен ага Кизләү авылыннан качып киткән Сөләйман картатасынын Шәркый Төркестанга килеп нигезләгән яңа Кизләү авылында туып-үскән кеше була! Төшендерә алдыммы, юкмы?
—Понимаем!—диде зал. —Как не понимать!..11
—Ностальжия по-татарски язык сүләшергә!
—Браво!.. Браво!.. Әфарин!..
Шатлыгыннан Иркен ага бар җаны белән үкси иде.
Вәзир Нури бүләкләрне тапшырды һәм җинелчә генә бит алмасына кагылып алды. Шактый кызып өлгергән зал ду килеп кул чапты.
Көтелмәгән, бик тә мәгънәле Һәдияләр иде алар!
“Минзәлә суы”н гына уртлап утырган Кормановнын мәжлесе тора-бара шау-шулы эчкегә әйләнде. Аракы елга булып акты. Анда басып та, утырып та, кочаклашып та, үбешеп тә, елашып та эчтеләр. Җырламадылар гына. Үзенен хөрмәтенә “шәхси маркалы аракы булдыруга лаек бердәнбер татар’’ Гыйльман әфәнде, анын “тормыш спутницасы” Вера Николаевна, улы Сергей һәм кызы Алевтина атлы “чадолары” хөрмәтенә тәбрикләр кат-кат яңгырады.
Аларнын язмышында охшаш яклар да бар булып чыкты. Әгәр Иркен ага тарихи ватанына туганыннан алып кайта алмаган булса, инде сиксән яше өстенә баскан Гыйльман әфәнде дә туган якларына сигез яшендә чыгып киткәненнән бирле кайтканы юк икән. Иркен ага бу сәер охшашлыкка таңнар калды.Туган Мөслиме илле-алтмыш чакрымда гына ятып, җитмеш ике ел буе анда ничек кайтмаска мөмкин? Иркен-аганын өч—тарихи, туган һәм яшәгән ватаны булса, ана ага булган Гыйльман аганын бернинди дә ватаны булмаган, күрәсең. Яшәп яткан урыны гына бар: ул да булса Вознесенски авылы. Гадәттә, туган ватаның берүк вакытта ул синең тарихи ватаның да була. Гыйльман ага өчен дә шулай ул. Әмма күршедәге туган Мөслимендә шушы ике ватан бергә төенләнгән булсалар да, алар анын күңеленнән сызып ташланганнар, күрәсең. Бу хакта сорагач, ул кырыс кына елмаеп, “Ну что, ватан? Минен ватан—марзя” дип кенә куйды.
Иркен аганын үз гомерендә әле мондый татарны гына түгел, башка бер генә милләттән дә бу кадәр милләтсез-өммәтсез инсанны күргәне юк иде. Ул сискәнде. Бу аның уенча, үз ватанында күргән беренче хунвейбины иде.
Мөнтәзыйран (гарәп.) —көтеп алынган.
(Рус.) Аклыйбыз Ничек инде аңламаска?
—Сез. мөһажир түгелдер бит?—дип сорады ул анардан тартынып кына.
Гыйльман ага аны аңламады.
—Туган ягыгыздан куылдыгыз мәллә, дип соравым. —Иркен ага үзен төзәтергә ашыкты. —Кайтканыгыз булмаганга әйтәмендер кү.
—Не-е-ет—диде тел төбен ачмаска тырышкан Корманов. —Стучайность. Улиалятьси кирәкми Знаю, поэт, как его минем земляк.. Актанышский Гамил, кажстся. Афзалетдинов. утыз елда репрессирован Магнитка. Так. шуннан сон родной Такталачыгына кайтмаган Даже на свои сиксән е;1лык не поехал. беләсез■, Нигя? Что. крыша поехала0 Юк Из деревни чыкканда, батраки Такталачика. как его. куып житкән и отобрали у него. десятилетнего мал ьч иш ки. последнюю фуфаечку' .
һәм ул буылып-буылып көлә башлады Ул але булса көлеп торган сыман.
Менә кайларга алып кереп китте үткәненнән истәлекләр язарга дигән уйлары!..
V
Әйе. картатасы уйгыр тупрагында саф татар-мөселман авыл нигепәргә дигән уеннан кире кайтмый Өремчә. Голжа кебек шәһәрләрдән тыш. Озынболак. Туккүз, Өч Туфан. Сары Сөмбә. Сары Тугай һәм башка авыл-кышлакларда яшәгән милләттәшләре яна Мөһаҗирләрне үзләрендә төпләнергә өндәсә дә Әйткән сүзендә торучы, үзе әйтмешли. "кирегә беткән кәжә карахтерлы” Сөләйман хәзрәт озак уйлап тормый, хатыны Бибикамалны, инде унбиш яшькә житә барып, кул арасына керә башлаган Суфиясен, ун яшьлек Фәррәхетдинен вакытлыча Сары Сөмбә авылы мулласы Фазмлжан мәхдүмдә калдырып, үзе белән уллары Кәрраметдин. Әгъләметдин. Галләметдинне һәм ызан сабучы итеп уйгыр Габдулланы алып. Элә үзәне буйлап унбиш чакрымга күтәрелә һәм табигатьнең хуш исле тугайлы, колачка сыймас наратлы, саф һавалы, челтерәп аккан чишмә танышлары әллә кайлардан ишетелеп торган киңлекләрдә беренче тапкыр балта тавышын яңгыратып, үз утарын нигезли
Башта алар борын төртер өчен келәт сыман кечкенә йорт бурыйлар
Аннан. Сары Сөмбәгә кайтып. Сөләйман хәзрәт татар җәмгыятеннән ярдәм кулы сузуларын үтенә
— Мәрхәмәтле илдәшләр, диндәшләр!—ди ул —Авыр чакларымда сез минем гаиләмне үз канат астынызга алдыныз Һәркайсыныз безне үз Кйръянызга яшәп, мулла булырга чакырдыныз Рәхмәтләр сезгә Әмма безем Аллаһы Тәгалә алдында әйткән илаһи нәзеремез бар Дошман безем тарихи Ватанымызны басып алды, оямызны туздырды, динемездән көлде, кара корт булып ашаган ашымызга төште Иншаллаһ. мин Ватанымызла туздырылган ошбу Кизләү атлы оямызны тугандаш уйгыр тупрагында аякка бастырырга тиешмен Динемсз. балаларымы», туган каумемез хаккына! Балаларымны Шәркый Торкестан тупрагында динле, жирлс. илле, гелле. өйле игү мина Раббым юлыннан тайпылмыйча малчылык, малтабарлык белән шөгыльләнергә һәм кирәк чакта тапкан малымы» берлә ү» каумсмсзгә ярдәм итәргә кушадыр, иншаллаһ Бу Аллаһ гаршенә каршы килмидер
— Хак сөйлисен. Сөләйман абыз!
—Ярдәм итми, диме?! Итәбез!
һәммәсе дә шәригать нигезендә намуслы хезмәт белән яшәгәч, инде ул елларда ук Шенжаңдә ун менләп милләттәшне берләштергән татар колониясендә бер генә дә ярлы инсан юк иде Ислам кануннарында, тырыш
хезмәт илә яшәгәч, ул ярлы-ябага хәлендә кала да алмый. Хәерчелек турында инде сөйләп тә торасы юк.
Солдат хезмәтеннән, төрмә, сөргеннәрдән, сәяси һәм дини кысымнан, ачлыктан-ялангачлыктан качып, яна жирдә, яна туфракта үзләренә яна мөхтәрият, яна мәгыйшәт булдырырга хыялланган—үтә дә ирек сөйгән, ирек хакына кылыч йөзенә мамык булып ятарга әзер, бер-берсенә ислам, шәригать кушканча, ихтирамлы вә игътибарлы булган, хөсетлек- эчкерлелекне Алтын Ай тауларынын аргы ягында торгызып калдырган, көрәшчел, чиста күңелле татарнын Жәмгыяте хәйриясе аны, татарны, биредә, Шәркый Төркестанда да коткара. Жебегәннәр һәм булдыксызлар гына золымнан котыла алмый. Ганимәт12 тә тудыра алмый. Кайберәүләр үзләренең булдыксызлыкларын алар өсләреннән дошман золымы булуы белән аңлатырга тырышалар. Һәм бу золым белән килешеп, шул золым астында көн күрүләрен дәвам итәләр.
Шәркый Төркестан тупрагында татарлардан, Рәсәй жибәргән провокаторларны санамаганда, бары тик булдыклылар гына туплана.
Сөләйман хәзрәткә җитмеш яктан менә шундый житмеш булдыклы инсан ярдәм кулын суза. Бу якларның кайнар-салкынында ин яхшы төзелеш чарасы булып саман кирпеч, таш, кирпеч исәпләнсә дә, картатасы йортларны якын-тирәдәге урманнарда өстенә ишелеп торган зәнгәр наратлардан төзергә карар итә. Һәм башкалар, беренчеләрдән үрнәк алып, йорт-жирләрен бүрәнәдән төзи башлыйлар.
Егерме кешелек балта осталары төркеме икенче көнне үк әле бары тик исеме һәм бер келәт сыман бурасы гына булган Кизләүгә күчеп килә. Яланда чатырлар корыла. Бибикамал абыстай инде чибәрләрнең чибәре булып өлгереп килгән Суфиясы белән учаклар өстенә казаннар асып, осталарга аш-су әзерли...
Балта тавышларыннан алда бу пакизә чәчкәләр патшалыгында беренче булып азан янгырый.
Сөләйман хәзрәт имамлыгында анын өч улы һәм егерме балта остасы шундый ук пакизә намазлыкларда изге гыйбадәт—намазга баса.
Тантаналы табигать кочагында тантаналы төс ала бу намаз.
Изге Төркестан тупрагында!.. Нинди көтелмәгән киңлекләрдә!..
Йөзен белән төньякка—шималь тарафларына карап бассан. сул кулда, югарьша—Бохара, Күкәнт, Хива ханлыклары—Урта Азия—үзбәк-төрекмән Төркестаны, сул кулда, түбәндә Әфган Төркестаны, алда—казакъ-кыргыз Төркестаны һәм сине менә шушында, баскан жирендә, дөя йоныннан басылган җылы киез кебек һавасы белән һәр дүрт тарафтан уратып алган мәгърур уйгыр Төркестаны. Барысы да бер телдә сөйләшкән төрки дөнья' Урыс тарафыннан кайда дары, кайда хәйлә-мәкер, кайда ришвәт төртеп басып алынган, кайда тулаем, кайда өлешләтә хужалык итеп. 1867 елда Төркестан генерал-губернаторлыгы дип аталган сәер ил!.. Октябрь түнтәрелешеннән сон Сталин пычагы белән аерым-аерым җөмһүриятләргә бүлгәләнеп, төрки бергәлекнең эзен дә калдырмыйча ‘‘Урта Азия" дип аталачак уртаклар тупрагында тәүге жомга намазы!..
Әйе, йөзен белән төньякка, шималь тарафларына карап бассаң, монда, Үзәк Азиянең бар дөньяга мәшһүр дүрт бөек тау йолдызлыгында: төньяктан— менә мондагы, каршыдагы Тәнре-Шәм Тауларынын: көньяктан—артта, адәм аягы басмаган, биеклекләре унар чакрымга күтәрелгән Һиндекыш сыртларының; көньяк-көнбатыштан—кайдадыр сулдарак. ак түбәләре белән күкләрне терәп торган Памирның кеше менә алмас текә кырлачларының; төньяк-көнчыгыштан кайдадыр ун тарафта, бүре башы кебек йомры һәм
|? Гаинмат (гарәп) —байлык,муллык.укыш
горур Тибәт. Алтын Ай кулсалары белән кочаклашкан дүртпочмак үзәгендә, кышкы суыклар илле, жәйге челләләр дә илле. Тәкла-Мәкан чү.хтәрендәге эсселек исә алтмыш дәрәжәгә җиткән, жир-суы мул. туфрагы бәрәкәтле, чәчәр, мал йөртер болыннары хәттин ашкан, зәнгәр елгалар, берсеннән- бсрсе уздырып, шаул ы й - шаулый, гөрелди-гөрелди кушылган, кәрәздәй сары тау кедрлары, тимердәй каты таш-агачларнын. чыршыларнын балдай алтын сутлары, сомгыл карагаиларнын хуш исле сумалалары, кәүсатәренә сыеша алмыйча тышка сытылып чыккан һәм бар тирә-якны татлы тәм. хуш ис баскан, көмеш тиеннәр, ботактан-ботакка сикереп, чикләвек аулыйм дип йолдыз аулаган һәм ботак чатламаларында шул йолдызлар белән бишташлы уйнап утырган тәнгәлдә янгырый беренче мәртәбә бу тантаналы жомга намазы.
һинди Кош. Һинд Кошы Һинди Кыш Һинд Кышы Барысы да матур, барысы да дөрес, барысы да үзебезнеке'
Үзебезнен табигатьнең колагына оч тапкыр пышылдап, монда мәңгелектән агып яткан ин куәтле гәлсәр чишмәләрнең берсенә һәм төзеләчәк авылга “Кизләү” дигән исем кушыла Аһ, бу мизгел, кабатланмас мизгел!..
Балтачылар, агачларның ин шыптагай. ин тохтәрсн генә аударып, шынгырап торган бүрәнәләрдән, бер ай дигәндә, оч бура бурыйлар Беренчесе—әлегә балигъ булмаган Суфия һәм Фәррахетдиннәре белән Сөләйман хәзрәт һәм Бибикамал абыстайга. Төп йорт Икенчесе—алга карап—бүген-иртәгә өйләндерәбез дип торган егерме бер яшьлек Кәррәметдингә. Өченчесе—шулай ук алга карап —инде унжиде яшенә чыгып барган Галләметдингә. Әгәр инде. Ходай Тәгалә насыйп итеп. Суфия сылуларын да кияүгә биреп куйсалар дип. калдык-постык бүрәнәләрне, бура очларын, кирәк-яракларны төзеләчәк дүртенче йорт нигезенә оеп куялар Шулай итеп. Шәркый Торкестанда беренче татар-мөселман авылына нигез салынып, беренче урамында Сәлахиләрнен өч йорты, дүртенчесенә нигезе барлыкка килә.
Ьисмилләәһир-рахмәәнир-рахиииим Әлхәмдүлилләәһи Раббил галәмиииин Авыл очына капка ясап, анын күдрүклс кыегына “Копһуаллаһ" догасы һәм “Кяфирләрдән башка бар аләмәгьзам яшәмәккә кабул ителә Иншалла!" дип язып куела. Төп йортнын келәте ишеге остенә атасынын бүре суга торган борынгы чукмары да эленә
Озак та үтми, шушындый ук жәмигь өмәсе ысулы белән. Сәлахиләргә күрше булып патша хезмәтеннән качкан оч гаилале-балалы Сергач мишәре, төрмәдән котылган Әстерхан татары һәм сәяси эзәрлекләүдән эз я здырган Эстәрлстамак типтәре йортлар төзеп өлгертә. 1905 елга авылда инде уналты йорттан төтен чыга, йөзгә якын сабый урамда комла уйный һәм Сәлахиләр төзеткән, Сөләйман-хәзрәт имам булып торган мәчет каршындагы мәдрәсәдә дин сабакларын һәм көндәлек гыйлемнәрне өйрәнә Уйгыр төягендә яңалык— авыл жирендә беренче булып жәмигь көтепхамәсс һәм янгынга каршы каравыл йорты төзелә һәм анда чиратлап даими кизүлек оештырыла
Беренче уйгыр кышын Сөләйман-хәзрәт улларын башлы-күзле итүгә багышлый һәм шулай итеп ул алардагы Туган Илне сагыну хисләрен аз булса да йомшартуга ирешә Өлкән угылы Кәррәмстдинне I олжддан Садыйк мулла кызы Мөхафизәгә өйләндерә һәм ал арны малчылык, аеруча сарыкчылык белән шөгыльләнергә киятлөндерә. Икенче улы Әгъләметдинне Әремчедән атаклы Ситдыйк тегермәнченең кызы Оркыя белән кавыштыра һәм аларга Кәррәмстдин асраган малчылык, мал-туар барлыгы-тире. йон. сөяк җыю һәм эшкәртүне нәзер итә Өченче улы Галләметдинен Сары Сом бәдән Хәсән-хәзрәт кызы Сөмбелә белән куша һәм аларга игенчелек
белән шөгыльләнүне тәсдыйкълый. Шулай итеп, өч улын бер юлы өйләндереп, башка чыгара.
Аллаһы Тәгалә сораганын, иншалла, ишетә, ниятләре тормышка аша. Биш елда бал корты кебек тырыш, кешегә авыр сүз әйтү түгел, кашларын да жыерып карарга базнат итмәгән Сәлахиләрнен мал сөйгән, жир сөйгән, аларнын халәтен үз халәте кебек аңлаган, мал-туар, чимал хәстәрен, сәүдә нечкәлекләрен үзләренә табигатьтән бирелгән акыл белән анык төшенгән чын мөслимин нәселе череп баеп китә. Мөхафизә артыннан мәһәр булып килгән ике йөз баш һәм үзләре ишәйткән өч йөз баш сарык бу чорда өч мен башка житеп ишәя. Монардан тыш Кәррәметдин тау көтүлекләрендә һәм жәйләүләрдә өч йөз баш ат. илле баш дөя. йөз баш сыер асрый, ит-май сату буенча Шәркый Төркестанда дистәләрчә кибетләр ачып җибәрә.
Ялчы булып күбесе казакълар һәм дөнгәннәр яллана. Әмма Кәррәметдин. үзе дә ирек сөйгән ир-егет. Колыма катыргасыннан качып бу якларга килеп чыккан иманлы староверлар Иванай Воробьев. Микулай Шишланов. чуаш Әндри Самариннарны эшкә яллаудан да баш тартмый.
Кизләү. Кизләү!..
Урамнар буйлап ике яктан да сузылган пирамидаль тирәкләр күләгәсендә, бәпкә үләненен лыч яшәреп яткан кочагында тормышка дан жырлап. "Бәдәвам" көйләп аккан арыклар: һәр ихатада—зур. иркен, еш кына асты саман кирпече, өсте эре. камыштай төз бүрәнәләрдән салынган ике катлы, тәрәзә капкачлары зәңгәр, яшел төсләргә буялган, ихаталары биек коймалар белән уратылып алынган йортлар, биниһая зур азбар|3лар. шунда ук су саклау өчен балчыктан ясалган мәһабәт чаннар; җәйгелеккә үзләренә көндәлек катык-сөткә дип кирәгенчә генә калдырылып, әлегә җәмгысы жәйләүләрдә үлән уртлаган, кышкылыкка исә сугымга дип җәйләүләрдән кайтарылып, мал-туар белән тутырылган бу азбарларнын кин. ачык капкалары аша үтәли йөрегән җил татар җанына аеруча якын булган мал-туарнын тир. тире һәм тирес исен бар тирә-яка тарата: шунда ук. йорт каршында танауны һәр чакта да тәмле төтен, ыс. яна пешкән ипи. коймак-кабартма исләре белән кытыклап торган жәйге тандыр14 һәм һәм кышкы аш-су өйләре, азбарлар янәшәсендә азык-төлек, ит келәтләре, күмер саклау, ит. балык ыслау, эремчек ясау, сыер агы—корыт киптерү араннары: келәтләрнең ишеген ачу белән матча-өрлек чөйләренә какланып эленгән кош-корт—каз-үрдәк. күркә түшкәләре, тиякләрдәге тозланган сарык, сыер һәм елкы итләре, киптерелгән корыт, бәйләм-бәйләм балан, мәтрүшкә, карлы га н-куражиләк яфракларының исе борынынны тагын да бер тапкыр кытыклап куяр: шунда ук. бераз гына ундарак. урам яктагы ташкойма белән келәтләр арасындагы карбазынын авызын ачу белән битеңә котып салкыны килеп бәрелер, аннан, караңгылык аша күзләреңне киеребрәк карасан. яна гына суелган сарык, бозау түшкәләре, карындыкларда сакланган тун май. сары май. пыяла савытлардагы атланмай, кызыл, кара бөрлегән белән бергә кайнатылган ак майлар, сарык, бозау түшкәләре, борыч исләрен анкыта-аңкыта асылынып торган казылыклар, тәпәннәрдәге ачы һәм төче бал. кисмәкләрдә чомердәп утырган ачы һәм төче катык, табак-табак сөт. сөзмә, каймак һәм башка бихисап тәмлекәчләр шәпләнер
Сулда—бал кортлары белән гөжләп утырган җиләк-жимеш бакчасы. Аргы башында колгага эленгән ат башы сөяге. Гүя бал кортлары сырып алган бу баш сөяге алсу кызыл гранатлар, хөрмәләр, айва, өрекләр. кызлар бармагыдай озын йөземнәрне саклап, аларнын өлгергәнен көтеп тора. Мондагы алма-чияләрнен санын-чиратын инде әйткән дә юк. Азбар артында.
Аабар (җирле төрки.) абзар.мал урыны ' Тандыр ихатада жөен аш-су.ипи пешерә торган мич
уратып алынган алачыкта, тәртәләре күтәреп бәйләнгән эш һәм жинелгә жигү арбалары, бер-берсенә түнкәрелеп капланган кышкы чанатар. бөгелгән һәм абзарга сөяп куелган чана табанлыклары, тәртатекләр. сәнәк-көрәк саплыклары һәм тәгәрмәч тугымнары Аннан ары—зур яшелчә бакчасы Ул кукурузларның сомгыл рәте белән уратып атынган Шунда ук бәрәнге бакчасы. Чик тамгачылары Кытайга бәрәңгене нишләптер кертмиләр иде Уйгырстанга бәрәңгене, яшереп кенә, татарлар атып килде дип әйтергә мөмкин. Алардан күреп, уйгырлар, дөнгәннәр да үстерә башлады Биредә Тукайны ничек итеп инде искә алмыйсын''
Ул бәрәнгене ашаучыны ора дип алласы.
Син аташын ул заман "кяфер вә шайтан алмасы'"
Кизләүдәге һәр татар ихатасы өчен уртак иде мондый муллык күренешләре.
Тупланган акча-сәрмәя кесәдә әтәч булып кычкыра башлый, әлбәттә Бу сәрмәягә бертуган Сәлахиләр мал тиресе эшкәртү буенча “Тәнре-Шәм дигән ширкәт ачып җибәрәләр һәм кин күләмдә сафьян, каракүл җитештерә башлыйлар Ширкәтнсн туграсы, ышансагыз ышаныгыз, ышанмасагыз юк. нәкъ бүгенге Татарстанмын тугьрасы булган “Ак барыс” була Мал-туарнын карынын, эчәгесен эшкәртеп очсыз хакка халыкка сатуны оештыралар, баш- тоягын. мөгезләрен, башка сөяк-санак калдыкларын, желсген кайнатып, алтын бәрәбәрснә торган сирәк чимал—казеин, сөт кислотасы. келәИ җитештерү, сабын кайнату цехлары ачып жибәратәр Шул ук вакытта Кәррәметдин барлык Уигырстанда бердәнбер саналган ат җигү кирәк яраклары—камыт тегү, арба-чана. тугымнар ясау. дуга, тәгәрмәч табаннары бөгү буенча заводны да эшкә жигә
Кәррәметдин анлыи малны асрау гына аз. кем әйтмешли, аны тиле дә асрый. Ин мөһиме—нинди мал һәм ул матны ничек асрау. Тиз үрчүчән. сөтне, йонны, көндәлек артымны күп бирүче затлы, нәселле мат асрау зарур. Мал да кеше кебек, нәселгә, затка карый Озын-озак уйламыйча эшли торган бертуган Сәлахиләр Әремчедә һәм Кашгарда беренче булып яна Зеландиядән кайтартылган нәселле меринос сарыклары үрчетә башлый Непалның өч мен метр биеклектәге тауларында да нәсел һәм мул сөт бирә ала торган сыерлар китертслә Күп тә үтми алар капиталлары һәм абруйлары белән атказанган малбиләүче татарлар Фидәхмәт Госман. Ислам Шәмсетдин, Закир Хәбибулла. Сәйфетдин Салихларны узып китә
Иркен ага бүген Чаллыдан торып, юксына, аһ. юксына: нинди матур, нинди затлы, җаннары белән генә түгел, мәгәр тәннәре белән дә гүзәл иде ул Шәркый Төрксстан татарлары'
.. Иде!., иде! ............ иде!..
Кая хәзер ул затлар? ТабалмыИ. табылмый гына шул! Табар микән? Габылыр микән алар бер килеп?!
Менә шулай өзгәләнде Иркен ага “Татар ашлары” йортынын кечкенә бүлмәсендә Әйе. житеш тормыш корган иде ата-бабалар Шәркый Төрксстан жирендә Тамаклары тук. өсләре бөтен иде Әмма җаннары ватанга ач иле Ватан. Туган Ил тойгысыннан иртәсен дә. кичен дә ач иде атар Жәйге йолдызлы кичләрдә, көзге карашы төннәрдә, кышкы салкын таннарла алар ватаннарын сагынып, озелә һәм "Идел бит ул. тирән бит ул. идел бит ул. кин бит ул” дип кой сузалар иде Их. бар микән жир йөзендә аларнын ватанны сагыну монын бир.» алырлык музыка коралы'
Балалары ирешкән укышларга куанып бетә алмый Сөләйман хәзрәт Үзе яна Кизләүдә пзвам салдырган мәежелтә имам-хатыйб Вазыйфасын
үти, илле дүрт яшенә басканда шунда ачылган мәдрәсәдә балалар укыта башлый. Буш вакытында бакчачылык һәм умартачылык белән шөгыльләнә. Кыска гына вакыт эчендә анын җиләк-жимеш бакчасында бал кортлары белән кайнап утырган умарталарының саны утызга житә.
Иркен аганын хәтта Әмрикәдә дә умартачылык белән шөгельләнүе нәкъ әнә шул картатасынын һәвәслегеннән килә. Анардан, анардан гына күчте оныгына мондый мавыгу. Ул бал кортларын үлеп ярата иде. Хәтерендә, кышын, көннәр салкынаеп киткәндә, ул умарталарны күз ачып йомганчы жир асты базына, сыймаганнарын йорт базына керттерә. “Тавышланмагыз, бал кортлары! Биемәгез, бал кортлары!”, дип балаларына кисәтеп кенә тора. Хәтта килгән кунакка да “Кычкырып сөйләшмәгез!” дип бармак янарга күп сорамый. Әгәр идән ярыгы аша баздан бер бал корты саргаеп килеп чыкса, ул аны алтын тапкан сыман кадерләп эләктереп ала, эскәк сыман бармак очларында гына тотып, базга алып төшә һәм инәсе янына җибәрә..
Шигыренә хикмәтле сүз эстәгән шагыйрьмени!..
Әйе, шатланырлык сәбәбе дә бар шул. Ул балаларын намуслы хезмәт, иман. Коръән кануны белән яшәргә өйрәтте. Тормышны тирәннән белгән, бу сирәк акылга ия булган кеше дөньялык белән бергә дин мәнфәгатьләрен нечкә бәйли белә һәм балаларын да шуна юнәлтә.
Әйе, хезмәт белән генә түгел, иманлы хезмәт белән аякка баса Сәлахиләр. Эш белән һәм теш белән.
Нәкъ Сәгыйть Рәмиев язганча:
Эшлә, туган, кулың берлән,
Эшлә, туган, гаклын берлән,
Эшлә, туган, арымыйча.
Көне һәм төне берлән!..
Ярата ул Сәгыйть Рәмине. Казан аны бик сирәк нәшер итә. Иркен аганын Әмриктәге көтепханәсендә шагыйрьнең барлык басмалары да бар диярлек. Хәер, алар гынамы? Теләсә, мактана да ала: аның шигърият китапханәсендә Тукай, Исхакый, Ибраһимов, Такташ, Туфан кебек “көләч бик”ләрнен ( классикларны шулай атый ул) гарәп, латин, хәтта кирилл имляларында чыккан китаплары бар!..
Шигырь, дигәннән. Бал кортларыннан тыш, дөньяда тагын ике нәрсәне: тормыш яралу фәне—биологияне һәм әдәбиятны—дөресрәге, шигъриятне яратты. Әгәр ул биолог булмаган булса, мотлакан, шигърият буенча белгеч булган булыр иде. Шигьрият—анын өчен гомумкешелек белән беренчел танышу чарасы булды. Тормышның яз саен яшәрә торган яшел төге, хлорофиллы. Үләне. Яфрагы. Азыгы. Кешелекнең, милләтләрнең әле ач- ялангач килеш тә иң әүвәлдә тел-авыз ижатын—дастаннарны ижат итүе шуны раслый. Үз дастаннарын онытмаган милләт озак яши. Шигьрият кеше гомерен озайта. Иркен ага үзе дә төшенеп җитенкерәми—көндәлек тормышының теләсә нинди мөһим борылышында аның хәтеренә кайчандыр укылган, бер укылу белән ятланып калган шигырьләр килә. Анын өчен мондый шигырьләр кеше кебек тере. Кулыннан килсә, “Мөһаҗирләр язмышында татар шигърияте” дигән хезмәт тә язган булыр иде. Бәлки язып карарга кирәктер?
Якын туганнары, аеруча барча халык хәтерендә тирән эз калдырган картатасы турындагы уйлар аның күңелен тагын да нечкәртеп җибәрде. Икенче бер горурлыгы да бар: белгән-күргән кешеләр Иркен аганы Сөләйман хәзрәткә охшаталар. Озын буйлы, ак, иркәби йөзле, таза бәдәнле, җомга көнендә кулы белән шырпы күтәрергә дә базнат итмәгән бу диндар карт
гел актан киенергә ярата иде. Болай да ак чырайлы, ап-ак житен чәчле, бу горур аләмзат актан да киенеп алгач. Хызыр Ильяска (болай чагыштырганы өчен Ходай ярлыкасын!) охшатырга мөмкин булгандыр аны
1937 елнын көзге күгеннән яктырып каз каурыйлары коелган бик матур бер чуак көндә үлде ул, мәрхүм Сиксән беренен өстендә. Женазасында Шәркый Төркестаннын барча төбәкләреннән жыелган милләттәшләребезне күреп, без нинди бөек милләт икәнбез дип уйларга мөмкин булгандыр ул чакта. Халыкнын күплеге' Салынган хәер-сәдаканын муллыгы! Иркен җиденче яше белән бара иде Үтә дә ярата иде картатасын Иркен ага. Ничек кенә теләмәсен, аны зыяратка кертмәделәр. Хәер, хатын-кыхтарны һәм нәниләрне ул заманнарда шәригать кануннары буенча зыяратка җеназаларга кертү юк иде шул.
Картатасы сөйләгән риваятьләрне сеңдерә алган кадәр сеңдереп калды ул Гарих белән, милләт язмышы белән кызыксыну да анардан килеле Картатасы исенә төшсә, ул гүя ак сын булып йолды парга кадәр күтәрелә Гүя Нью-Йоркнын Гудзон култыгыннан ачылган "Азатлык" сынын анын каргатасы Сөләйман-хәзрәт сыныннан ясаганнар Шуна күрә, анын турында уйланганда гел Теодор Драйзсрнын Каупервуллары хәтергә төшә
Игенчелек буенча киткән Галләметдиннәре Әлә үзәнлеге буйлап икс йөз дисәтинә чирәм сөрдереп, абзыкайлары биргән сәрмәягә ялчылар яллый һәм бодай, арпа, бигрәк тә бу яклар өчен яна булган көнбагыш һәм фасоль борчагы үстерә башлый. Элә шарламаларының берсендә ташлар актарып, вактан да вак күзле он тарта торган зур тегермән һәм көнбагыш мае сыгу фабригы корып җибәрә. Тирә-юньгә “Фәррахетдин тегермәне" буларак танылган бу тегермәнгә халык бар тирә-яктан агыла.
Берничә елда ике йөз дисәтинә дигән җирен биш йөз дисәтинә булып ишәя.
Ай-Һай. уңдырышлы булып чыга Элә туфрагы' Язгы-көзге явымнарда таулардан сил ташкыннарында ташып төшкән суүсемлекләре, биологик тереклек, кәс. тупрак-торагайнын барысын Элә елгасы үз агымынын чогермәкләрендә или-или дә. алардан бәрәкәтле ләм. уңдырышлы матдә иҗат итеп, үзәнлекләргә түшәп калдыра. Бу туфракта үскән башакнын буе бер карыш, орлыгының микъдары көнбагыш мәмәе кадәр була
Сәлахиләрнең каракүл, сафьян, казеин, техник сабын һәм башка колониаль тауарлар белән сату итү фирмалары һәм кибетләре Питсрбур. Мәскөү, Һельсинки. Нижний, Казан. Омск, хәтта Европаның Лейпииг белән Цюрих шәһәрләрендә дә ачыла Барлык хуҗалык эшләрен беренче көненнән үк үз кулына алган Кәррәметдиннен тырышлыгы нәтиҗәсендә. Рәсәйдә Сәлахиләрнең үз сәүдә системасы барлыкка килә
Ул төпчек туганы Фәррахетдинне, үзе әйтмешли, "әлегә өйләндерми, хатын-кыз итәгенә чуалтмый торып", укытырга кирәк, дигән карарга килә Голжада төзелеп яткан тагар гимназиясенең ярты чыгымын күтәреп, аны ашыгыч төзеп ачтыра һәм энесен укырга шунда бирә. Замвнанын кая барганын нечкә тойган Кәррәмстдин 1909 елда гимназияне үнышлы тәмамлап чыккан бөрәләр'си “Алтын капчыгы" дигән ат алган шагыйрь Дәрлмәнлнен улы Искәндәр белән бергә Цюрих электротехника колледжына укырга җибәрә Укышын 1913 елда тәмамлап, татарлардан беренче булып инженер-электрик шәһаләтнамәсс алган, җитмәсә, бер мәзәк итеп Швейггария кантонының үзеннән култык астына динамомашина да кыстырган, остенә исә. татар казакиен салып, кара суртюк. башына кара цилиндр кигән мсьс Фәррахетдин Сәләх Шәркый Торкестандагы Кизләвенә кайтып та төшә
Квррәметдин энесенен елтыр цилиндрына бәйләнеп маташмый Ул.
Ворад^р.Лораддхж (трап ) Аертугам ир
анын шул цилиндр астындагы башында соргылт матдәсенең барлыгын гына тикшереп карарга булып, имтихан рәвешендә Элә елгасында “әллә нәрсә түгел", ә "бары тик” электр станциясе генә төзергә боера. Салып ташлый суртюк белән цилиндрын Фәррәхетдин. Аларны салмыйча су, баткак эченә кереп булмый.
Ике ел да үтми, Фәррәхетдин энекәше Шәркый Төркестаннын беренче электр станциясен эшкә дә жибәрә. Кизләүнен ул чакта инде утызга җиткән утарын электр утлары яктырта башлый. Авылнын кечкенә мәктәбендә сабыйлар Мәжит Гафуринын “Электрик фонаренә хитап" дигән шигыреннән талпына-талпына:
Утсыз янып торсагыз—бу бер кызык,
Ерак җирдән килеп кергән ялгыз чыбык!—
дип сөйләгәндә, Фәррәхетдин бу бүлмәләрне үзе яктырткан кебек тойгандыр әле...
Шул ук елны Әгъләметдин фирмасы җитештергән җайдаклык һәм ат җигү кирәк-яраклары Италиянең Болонья каласында үткәрелгән халыкара күргәзмәдә "Алтын ияр" медаленә лаек була һәм ул япон императорыннан шәхси ат сарае өчен иярләр тектерергә хәрби заказ ала.
Әүвәл Кәррәметдин электрчы энесен өйләндерергә үзе ашыгып бармаса. сонра аны өйләндерә алмый җәфалана. Бу эшкә әти-әниләре тыгылып карасалар да, Иркен аганын булачак әтисе булачак әнисе—күрше кызы, итекче Нуретдиннең унҗиде яшьлек Нәркәсенә бары тик сенлесе Суфия кияүгә чыгып, теге төзеп куелган дүртенче нигезгә күченгәч кенә өйләнә. Яшь гаилә өчен бишенче утарны да күтәрәләр. 1920 елда, ягъни атасына утыз яшь тулгач кына була бу күптән көтелгән вакыйга.
Гаиләдә алтынчы бала булып дөньяга килсә дә, Иркен үзен белгәндә аларның икесе—Зөлхәбирә һәм Фәгыйлә апалары гына исән иде. Калганнары туу белән үлә торган. Кече сылуы Өммерәйхан аның күз алдында якты дөньяны ташлап китте. Иркенгә биш кенә яшь иде. Зәлхәбирә апасы Голҗага, Фәгыйлә апасы шул ук Кизләү егете Миркадәмгә кияүгә чыкты.
Шәркый Төркестаннын Тәнре-Шәм таулары арасында югалып калган Кизләү авылына Рәсәйдә 1917 елда булып үткән Февраль һәм Үктәбер түнтәрелешләре, аннан сон башланып киткән гражданнар сугышы турыдан- туры әлләни тәэсир итмәсә дә, бөтенләй тәэсир дә итми калмаган, әлбәттә. Совет хакимиятенең хәлле һәм зыялы кешеләргә карата үткәргән кысымы, акларнын, атап әйткәндә, Себердә һәм Ерак Көнчыгышта Колчакнын. атаман Семенов, барон Унгерннарнын җинелүе нәтиҗәсендә. Шәркый Төркестанны шактый гына санда Бөтендөнья Бәйнәлмиләл|6еннән качкан акгвардияче әфисәрләр, монархистлар, гади әрмисләр килеп баса. Алар арасында татарлар да байтак була. Шундыйлар бихисап килә сыеныр почмак сорап Сөләйман аксакалга. Әмма ул җир-урынны бары тик биш мөселман-татарга гына бирә.
Утызынчы елда Кизләүдә, СССРдагы колхозлашудан качып килеп утырган алты гаиләне исәпләгәндә, утыз алты хуҗалык теркәлә. Һәркемнен натураль даирәдә үз җирен игеп, үз малын асрап, күмәк бала белән яшәвен игътибарга алсаң, заманы өчен зур, ярыйсы гына зур авыл булган бит инде ул! Нинди генә көчле шәхесләр юк иде алар арасында! Вәкил Закири абзыйны һәм анын гаиләсен онытырлыкмы? Күмәкләшеп яткан Татарстанның Әлки авылыннан әле 1930 елда ук чыгып качып, алар бары
1,1 Бәйнәлмиләл (гарәп.) — интернационал 38
хунвейвин ____________ _____________________________________________
тик 1936 елда гына килеп егылдылар Кипәүгә. Углан-Удэ каласында Артын елгасы аша чыгарган өчен анардан җиде яшьлек Сәхиләсен сорыйлар. Бирә диме? Бер мангулнын айгырын урлап бирү хисабына котыла бу бәладән Әмма монын өчен икенче бәлагә тарый—ярты ел төрмәдә утырып чыга Кизләүгә килгәч, дөя йоныннан кыска һәм озын оеклар тегү, пима басу, юрган сыру остаханәсен ачып җибәрде ул. һәм—баепмы баеды Аргын кичүендә сатылырга тиешле Сәхилә исә. үсеп җиткәч. Бо.хара якларыннан качып чыккан татар ••басмачы" Габдрахман Сәгыйригә тормышка чыгып, ат дирбиясе җитештерү белән шогельләнделәр. Голжа бае Агиш Шаһиәхмәт аларга туйларында йорт бүләк итте Шаһиәхмәт дигәннән Бик тә театр яраткан бу мепенат Голжада үзешчән театр оештырды һәм үзе үк анда “пышылдап торучы" (суфлер) Вазыйфасын үтәде.
Бүген килеп Иркен ага Кизләүне нигехтәгән Сәлахиләрнең чит-ят җирләрдә тал тамыры кебек үрчү, ныгынуларынын. тыныч, сыешып яшәвенен серләре турында уйлана да. таннар кала. Бер караганда, монда бернинди сердә юк кебек: картатасы конкрет адәм мәнфәгатьләренә Коръән кушканча. Коръән таләпләреннән чыгып хезмәт кылган. Фарызын гамат иткән, ирамаганыинан тыелган.
Ул чакта буе арба чәкүшкәсен узмаса да. Иркен ага үзе дә хәтерли.
Сез карагыз, нинди тәртип: җомга көн—тулаемы белән бәйрәм Эш тыелган. Бай өчен дә. ярлы өчен дә. Утарнын ишек алдын себерүче өчен дә. утарнын хуҗасы өчен дә. Һәр җомгада Сөләйман хәзрәт үзе имамлык иткән намаздан сон. барча халыкны, милләтенә-динснә карамый, җәйләүләргә алып чыга...
Анда зур корсаклы сары самавырлар һавага порых-порых бу пырхытып. кайнап утыра, яссы төпле чуен казаннарда итле пылау дамлана' , тандырларда төче көлчәләр, әче кабартмалар пешә Татар, кыргыз, казакъ, уйгыр, дөнгән һәм башка кавем адәмләре. өлкәннәр, бер гаилә булып көне буе кирәк икән, бүген генә күбегендә күпереп чыккан, яшь. кирәк икән, атна-ун көн элек ачып чыккан, салкын карбазда тотылган шактый шаукымлы кара кымызны уртлаштырып күңел ача. шигырь-бәет. әкиятләр сөйли, җырулар җырлый, табышмаклар әйтә. айтыс"лар үткәрә, мәзәкләрдә ярыша Барысы да кара чуеннан коелган бертугандай базалар исә. бал төсендәге хуш исле сары комда әүмәкләшә-әүмәкләшә елгада су керә Яр өстендә голт-голт килеп татарнын яраткан күркәләре чикерткә чүпли, яр буенда, агымсу читендә татардан беркайда калмас сөекле казлары һәм үрдәкләре тирбәлә
Казлар дигәч тә. хәтеренә Такташнын кайчандыр укыган шигыре төшә:
Каз бәбкәсе, жаным. телен белмим.
Кем өйрәтте болай сөйләргә?
Гаҗәп матур сөйли бсләсен Анан уңган каздыр, күрәсем
Бик кызыклы шагыйрь ул. Такташ Китапханәсендә анын 1926 елда басылган “Кояш колми дә. елмаймый да" дигән кечкәнтәй хикәя вә шигырьләр мәҗмугасы бар. Мәҗмуганың исеме генә дә ни кадәр серле Форсатын табып. Такташны тулаем укып чыгасы булыр. Ул аны аз белә әле Ка злар, дигәннән. Бер дә күзгә чалынмыйлар. Татарстанда каз үрчетәләрме? Күркә ’ Тау битләүләрендә күркәгә азык чикерткәләре чикерт-чикерт килеп сикерәме?
' Дамлау (уйгыр-ү.«Атларда актив к\ -манылган терки гү «) “ Дйтысл казах) айтгимиагмйрьлар бойгесс
АҺ, андагы саваплы уразалар, сәхәр вә гает ашлары!.. Аһ, андагы гает намазлары! Корбанга дип симертелеп чалынган куй вә яшь тайларның агач күләгәләрендәге тиякләрдә асылынып торган шикәр кебек ап-ак түшкәләре!...
Аһ. андагы язгы һава, аһ, андагы язларда, җир яшәргәч. Элә елгасы бөгәлләрендәге камышлыкларда бәрде, табан, мәрсин балыкларының бар тирә-юньгә такта бушаткан, суда ишкәк чайпалткан тавышлар бар итеп, камыш сабакларын дөнгердәтә-дөнгердәтә уылдык чәчүләре! Балыклар мондый чакта мәхәббәт уеннары уйнап туялар да, ачлыктан камыш- күрәнгә ябырылалар. Ул чакта аларнын камышларны чайкалтып. су өстендә шапылдый-шапылдый, татлы сабаклардан ширбәт суырулары бар тирә-якка чуп-чуп үбешү аһәннәре булып тарала...
Шәркый Төркестаннын менә шундый хозур, ирекле һавасында, тылсымлы яшел хәтфәсендә уйнап, татарнын көрәшчеләре, йөгсрешчеләре, футболчылары, шагыйрь-язучылары, җырчылары җитешә. Бу уеннар ат ярышлары, бәйгеләре, атналык сабантуйларга барып ялгана. Кайчандыр гасырлар төпкелендә Кытайнын үзеннән чыгып. Европага ашкан шахмат уенына Фәррәхетдиннен Европадан алып кайткан футболы да өстәлә. Фәррәхетдин җомга көннәрендә шахмат һәм футбол буенча ярышлар үткәрә...
Татарлардан тамаша уйнамаган, җыр җырламаган, шигырь сөйләмәгән кеше булды микән Голҗада? Юктыр. Егерменче гасырнын уникенче- унҗиденче елларында мәшһүр Габдулла Бубилар ачкан ирләр вә хатын- кызлар гимназияләрендә ай саен шигырь бәйрәмнәре үткәрелә, концертлар күрсәтелә, спектакльләр куела иде. Иркен ага үзе. мәсәлән. Кәрим Тинчуриннын “Сүнгән йолдызлар”ында Мәхдүмне уйнаган кеше..
Шәркый Төркестанда кырыгынчы елларга кадәрге татар тормышын искә төшергәндә Иркен аганың күнеле таша. Тырыш хезмәтләре, матур, шәргый фигыльләре белән үзләре бар иткән җәннәттә яшәгәннәр икән алар! Андагы табигать, андагы байлык-барлык, халык арасында андагы һидаятьле19 мөнәсәбәт! Кыялы таулар арасыннан гөрелдәп килеп чыккан Элә елгасына алтын кавын булып тәгәрәп төшкән айлары, алланып- балланып пешкән алмалары-хөрмәләре, карбызлары, уртлау белән тыны татлы, әчкелтеме борыннан бәреп чыккан кымызлары, җиткән кызлар бармагы кебек зифа, нәфис, озын, бары тик анда гына үсә торган йөзем җимешләре генә ни тора!
И-и, сагына да инде Иркен ага Элә буенда үткән ул бәхетле бала чакларны!..
Милләтнең ныклыгы, милли җисеме балаларына бирелгән мәгънәле исеменнән башлана икән шул. Андагы татарлар арасында бернинди Фридрихлар һәм Альбертлар да, Дульцинея һәм Октябриналар да юк иде Анда бары тик Галимуллалар һәм Миңлекамаллар гына бар иде Фридрихлар һәм Октябриналарның корыткыч саранча өере Шәрекъ тарафларына бары тик утызынчы еллардан сон. Советлар Союзында сәяси кысым көчәйгәч, исеме борынгы румнардан килгән “коллектив”л ашу, мангуллар әйтмешли, аймаклашу, уйгырлар әйтмешли, чүмәкләшү, татарлар әйтмешли “әүмәкләп күмәкләшү” башлангач кына күренә башлады. Кыскасы, тарихи Ватандагы татарларның мәнге җаваплы җанына көчләп кертелгән җавапсыз калхузлык тойгысы җайлап-жайлап аның җир шары буйлап таралган өлешләренә дә үтә башлады.
Андагы татарларның матурлыгы, тәненең төзеклеге, сылулыгы, татлылыгы тан калырлык иде. Чирлеләр, диваналар, телсез, чукрак, йә
''' һидаять (гарәп ) дөрес,чын.
башка гарип-горәбә сирәк, алмашынганнар, тилеләр юк диярлек иле Төрле тарафлардан җыелган, чиста өмет, чиста иман-шәригатьтә. тырыш, ялгансыз хезмәт, рыясыз мәгыйшәт берлә, тәкъвалыкта яшәп, тиешен генә укып, күреп һәм тыалап, тиешен, халәлен генә ашап-эчеп яшәгән татар өммәте биредә. Шәркый Торкестан кояшы астында, гүяки аны үлемгә дучар иткән дошманнарына үч итеп, янадан үзенен затлылыгын янарта. янадан тан чыгы сарган карлыган кебек чөм-кара күзле кыз. зәп-зәнгәр күзле, кин күкрәкле, таза яурынлы ир балаларын тудыра һәм шулай, гүя үткәннәргә үч игеп, борынгыдан килгән бөек татарлыгын аякка бастыра иде
Иркен ага. кеше табигате фәне—биология буенча белгеч буларак, бу сирәк күренешне аклый, әмма бүген килеп, бу серле халәткә тирән фәнни шәрех бирә алмый. Шунысы хак. әгәр дөньялар тыныч торган халдә. өченче мен еллар башына Шенжан-Уйгырстан тупрагында татарның шәригатькә нигезләнгән кечкенә, берничә авыл, калачыктан гына торган төп. чын дәүләте оешып җитәчәге кон кебек ачык болады
Тарихи ватанында дәүләтсез-нисез. сәяси, икътисади, дини-рухани кысымда чорлар кичеп яшәгән милләтнен. ниһаять, качып килеп, кайдадыр чит-ят сәхрәдә, мәнгелек кар-боз каплаган һиндекыш таулары арасында зәңгәр күзле кар кешеләре сыман күчләнсп алып, илле-алтмыш ел. ике- өч буын эчендә шул кадәр ныгының, тамырланып чәчкә атуынын серләре турында бүген килеп уйлый-уйлый да. Иркен ага мәсьәләмен бик гади хал ителгәнен аңлый Баксаң, татардагы мондый күтәрелеш, европача әйтсәк. Ренессансны ул аның сәяси, икътисади, рухани иркенлегеңдә күрә Тагармын шул җирлектә бер Ходайга инанып, азынмый-тузынмый. шайтан белән хезмәттәшлеккә керми иҗтиһат итә алуы аның яшәүчәнлегсн алдан ук хал итеп куйган. Ягъни ул, беркемгә дә буйсынмыча. бары тик Аллаһка гына буйсынган үз дәүләти җәмгыятен булдырган Жир-сулары белән Кытай буйсынуында булып та. РәсәЙ чигеннән берничә йөз чакрымда гына яткан, гомумән алганда, кытайлык, уйгырлык, дөнгән-казакъ-үзбәклек океанында йөзгән бу татар утравы гүяки кардәш милләтләрнең теләктәшлеге белән үзенен дүрт йөз еллык изслүснсн үчен кайтарган Ул иреккә чыккан һәм бар тор комачаудан азат булып, үзенен галәм-космосын. тән-күзәнәк гамсгасын. йолдызлар, атылчак кометалар галактикасын төзеп, кояшмын үзе һәм җир тирәсендәге әйләнеш системасын тиешле урынына куйган Координатларының кулсасын дүрт тарафка җәйгән Кытайлы тарафыннан да, урыс тарафыннан да өстән күзәтү, урынсызга кайгырту—опекадан котылып, ул үзенә табигатьтән бирелгән сәүдәи осталыгы белән икс илмен дә икътисади харитәсснә тере җан булып тернәкләнгән. СССР хакимияте яна икътисади сәясәтебез дип мактанган НЭПларын аяктан егып, хосусый милекне юкка чыгарганда Шснжан Кытаендагы татар колониясе ике ил чигендә исән калган хосусый икътисад белән интеграциягә кереп, чит-ят дәүләт эчендәге үз микродәүләтен нигезләүгә ирешкән Кызык бит 'дәүләтенең” рәсми корылыш-структурасы юк. әмма анын бурычларын үтәүче милли ижтимагияты бар: рәсми корылтай-пардаменты юк. халык җыены бар; үз акча берәмлеге юк. әмма үзе генә белгән коммерция банкы, саклык банкы бар; үз ГПУсы юк. әмма үзе генә белгән иминлек шурасы, холык милициясе, халык мәхкәмәсе, халык мәгарифе, мәдәнияте—халык нәшрияты, газетасы һәм бөреләнгән генә булса ла башка тәшкиләтләре бар'
Шенжан-Торкестан татары гүяки урыстан котылып, анын танау астында гына яна микродәүләт төзеп маташа иде Нинди өметле иде ул көннәр вә ул кешеләр! Аһ. нинди матур вә гали иде ул затлар!. Иркен ага б\ истәлекләрне язган һәм аны башкалар укыган хәлдә, кемнеңдер "Кара әле, Шәркый Горкестан татарлары балда-майда гына яшәгән, алар бернинди
нужа-золым, кайгы-касафат күрмәгән икән!” дип уйлавы мөмкин. Күрми диме? Ничекләр генә күргән әле! Әйе, кемгәдер бу матур тормышны җимерергә кирәк иде.
Уйгыр таулары астында Тимер дә, көмеш тә бар.
Уйгыр таулары өстендә Сагыш та, үлеш тә бар!..
Ач күзеңне, кардәш! Күрәсеңме, уйгыр ае татар Кизләвенең читән казыгына кадалып каный?!
Әйе, инде өзелеп ялгандык дигәндә генә тарих бу юлы да татарга каршы китте.
Бәла борын заманнарда Көнбатыштан ябырылса, бу юлы Көнчыгыштан ишелде. Жан өши. Искә аласы килми. Сөйлисе килми. Кая ди анда язарга?! Юк. язмыйм! Юк, язмыйм! Юк, язмыйм мин бу истәлекләрне!
Иркен ага урынында бәргәләнде. Теге вакыйгалар!..
Анын теге вакыйгаларны хәтеренә дә төшерәсе килми.
Кайдандыр, иртәнге сыман, бала елаган тавыш ишетелгәндәй итте.
Ул сәгатенә карады. Мәхкәмә башланырга әле яңадан ике сәгать вакыт бар икән.
Әмма да теге вакыйгалар эзәрлекли иде. Алардан качарга, котылырга теләгән саен, бу вакыйгалар аны яңа истәлекләр чомгылына чумдырды.
...Сәлахиләрнең Иркен агага яхшы билгеле, Сөләйман хәзрәттән килгән икенче бер үзенчәлекләре шуннан гыйбарәт иде: алар алтын белән эш итсәләр дә, алтынны төенчеккә төйнәргә яратмадылар. Сөләйман-хәзрәт балаларын алтынны әҗәткә бирмәскә һәм аның иганәсен җыймаска өйрәтә. Төенчектәге алтын адәм баласының төн йокысын алучан. Шуна күрә алар тапкан малларын алтынга түгел, милеккә әйләндерергә тырыша. Бу милек китергән мал янә дә милек китерә, шулай итеп, бу мәшгуль даими табыш чыганагына әверелә. Нәтиҗәдә алар тарихи ватаннарындагы Ырымбурдан Гани һәм Әхмәт бай Хөсәеновларга охшап, Шәркый Төркестан татарларының кайгыртучысы—рәсми булмаган татар “дәүләтенең" рәсми булмаган хөкүмәте бурычын башкаралар. Сәлахиләр акчасына Голжада, Әремчедә һәм башка төбәкләрдә татар мәктәпләре, ир һәм кыз балалар гимназияләре, китапханәләр, халык йортлары, даруханә-шифаханәләр ачыла, әдәби-ижтимагый гәзитә-журналлар борынларга әзерләнә...
Сәлахиләр алтынны икенче бер максаттан чыгып та тупларга ашыкмыйлар: алтын—заманга, көн яктысына карата бик сизгер байлык; адәмзатнын хөсетлеге һәм кабихлеге беренче булып алтында чагыла һәм шуңа барып абына; алтын—куркыныч мал, анын төрмәдә дә хуҗасы була; хуҗасыз мал очраса да, хуҗасыз алтын очрамый; алтын сагындырмый, бары тик сусата, авызны киптерә һәм куркыта...
Әлбәттә, алтыннан болай “читләшү” Сөләйман хәзрәт балаларын кискен хәлгә дә куйгалый. Мәсәлән, XIX азагы—XX гасыр башында Рәсәй протекторатына әйләнгән Шәркый Төркестанда урыс падишаһының алтын бәрабәренә йөргән атаклы червонец акчаларын Сөләйман хәзрәт тимер сандыкларда саклый. Беренче бөтенгаләм сугышы башлангач, эшнен, тормышның торышын, кая барачагын алдан ук, һаваны иснәп тә тойган акча уйнашчылары—маклерлар аңа червонецларны алтын тәңкәләргә алыштырырга кинәш итәләр. Әмма тоткан юлында бик тә үз сүзле, “киребеткән" хәзрәтнең танавы бу юлы һавадагы исне начаррак сизгән булып чыга. “Юк, егетләр,— ди ул җавабында. —Падишаһ кадәр падишаһның акчасы очсызланыр дип
уйлыйсызмы? Буласы юк мондый гыйлләтнен!”
һәм бик тә ялгыша. Карт. Лениннын сыйнфый көрәш, ягъни экспроприаторларны экспроприацияләү" мөмкинлекләрен алдан сизеп җитенкерәми Һәм шунда утырып яна да. Әйе. Үктәбер инкыйлабы падишаһның алтынга бәрабәр червонецларын ялтыр кәгазьләргә әйләндерә дә куя. (Бүгенгә күчергәндә, ул Чубайслар Рәсәендәге “ваучер дефо.тгьГ. акчан жилгә очу күренеше булып чыга инде.) Әнисенен сөйләвенчә. Сөләйман хәзрәтнен оныклары ихаталарында бу ялтыр, каты кыштырдавык, дым-янгырга тиз бирешмәүче һәм дә ки ифрат та матур кәгазь акчалар белән уйнап үсәләр Бәрәнгс җилеме, казеин белән катырып, аталары аларга ассигнацияләрдән футбол туплары ясап бирә Аналары исә балаларына бу акчалардан кәләпүшләр тегеп кидерә. Иркен ага үзе дә шул заманнардан сакланып калган “чарвауный" кәләпүшләрдә үсте. Кызык бит: “сәтсиәлистик” сәүит хакимияте аларга хәтта Кытайда да акчадан түбәтәй кигезде!.
Картинәләрс Бибикамал бу кайгыдан сукырайды, мәрхүмә. Авыр туфраклары жинслдән була күрсен
Картинәсен исенә төшергәч. Иркен агага монсу булып китте Ул мәрхүмә әнисен исенә төшерү белән бер иде Европадан укып кайткан әтиләре, әйтелгәненчә. сонлап—утыз яшендә генә өйләнә Төпчекләренең булачак кәләше, дүрт ихата аша гына яшәгән күрше кызы Нәркәе, әле өйләнешкәнче, өч ел буе булачак биеме—сукыр Бибикамал абыстайга тән сакчысы булып тәрбия кыла. Картинәләре. бавыр чире белән изелсә дә. урын өстендә ятуны жснс сөйми, тумышыннан. тәрбиясеннән үтә дә ихтыярлы, кирәк урынла каты фигыль дә күрсәтә белгән карчык, сукыр булса да. үзен гел генә урамнар, сәхрәләргә алып чыгып йөреттерергә ярата
Ир балаларын һәм бердәнбер кызы Суфиясын башлы-күзле итеп, барысы башка чыгып, үз дөньялары белән яши башлагач, үзен караучы һәм җитәкләп йоретүче итеп, өч яшеннән ук төпчекләре Фәррахетдиннән колагын тешнәткән. буен-сынын күзле чагыннан күреп белгән Нәркәснс сайлый. Күршедә генә яшәгән киленнәре йортларын чиратлап караса да. хуҗалык мәшәкатендә кайнап, сукыр Бибикамал рәтенә йөрергә мөмкинлекләре калмый Хәер, зирәк акыллы Бибикамал моны таләп тә итми. Алар Нәркәсне кат-кат соратсалар да. итекче Нуретдин “Унҗидесе тулмыйча бирмим” дип сүзендә каты тора. Әмма ул кызына булачак киявенен өенә барып йөрергә, алай гына да түгел, азе никахлашмаган килеш, кияү егете—булачак ”ирс"нсн инәсе—"биеме"нен үтенече буенча, тән сакчысы Вазыйфасын башкарарга рөхсәт итә
Нәркәснс үлеп тә ярата картинәсе Шул баныр хастасыннан бик тә кинәеп. көпшәкләнеп киткән, гәүдәсенен авырлыгы йөз егерме килога җиткән бу Ак Әби. кон саен Нәркәс житәгендә Кизләү һәм анык тирә-ягындагы табигать буйлап сәяхәткә чыга. Ундүрт яшемнән үти башлый бу бурычны итекче кызы Нәркәс Унҗидесенә, хәләле Фәррахетдин никах укытып, туй ясап, инде шәригать кануннары нигезендә килен итеп төшергәнчегә кадәр дәвам итә мондый изге заһирлык-'11 Кышын да. җәен лә. Язын да. козен дә. Әгәр алармы берәр кеше тынлап йоргән булса, шундыирак сөйләшүләрне (кәефе килгән моһажир яткан җиреннән елмаеп кунды) һәрдаим ишеткән булыр иде. Мисалга, әйтик, шундыирак сөйләшүләрне
—Тирәкләр яфрак яра башлаган бугай, наный Борынга ачысы кер.» —Әйе. абыстай Яфраклары ябышкак сут чыгара инде —Ябышкак чыгара дисен?
—Чыгара, абыстам. Келәй чыгара, диюем.
* Заһир..шһирлык (гар>*(1 ) бу тышчы,булыш лык күрелү
—Һм. Кемнәр турысыннан киләбез, наный?
—Галәветдин абзыйлар турысыннан, абыстам.
—Аяк астыбыз бик тигез. Ком түшәткән, бугай.
—Әйе, абыстам. Комлы чуерташ түшәткән. Чуерташны Эләнен аргы борылышыннан алдылар.
—Теге чал ярданмы? Үзен күрдеңме?
—Үзем күрдем. Акташтан алдылар. Күрмичә ни.
—Яхшы булган. Әй, рәхмәт төшкере үзенә. Йортынын икенче катын күтәргәннәрме соң әле?
—Күтәргәннәр, абыстам.
—Сана әле, наный, бурасының бүрәнәләре ничә кат?
—Бер, ике, өч... Унике кат.
—Тәбәшәгрәк тә инде. Әллә икенче катка күчәләрме?..
—Юктыр. Бәлки буралары күтәрелеп бетмәгәндер әле, абыстам.
—Бәлки. Син дөрес тә әйтәсеңдер әле, наный...
Көзен исә аның сораулары да көзгә тартым була:
—Әйт әле, наный, агачлар каян саргаялар? Астанмы, өстәнме?
—Астан, абыстам. Хәтта эчтән саргаялар.
—Димәк, көз озын киләчәк, көннәр әйбәт торачак. Онытма, агач башыннан саргайса, көз кыска була, кыш иртә килә...
Күрә алмады Фәррәхетдине белән Нәркәсенен туйларын Бибикамал абыстай. 1919 ел көзенең бер ялангач, җил агачлардан коелган яфракларны кайдадыр өч тарафтан күренеп агарган һиндекыш, Памир, Тәнре-Шәм, анын ерактагы дүртенче кулсасы—Тибәт, Алтын Айларга куып җилләнгән көнендә гүр иясе була ул. Тормышның зар-интизарларын чүмече белән тутырып эчкән, үзенен курку белмәс хәләл җефете белән барлык авырлыкларны тигез күтәргән бу Ил Анасы якты җир йөзеннән шундый ук Йл Атасы Сөләйманына караганда унсигез елга иртәрәк китеп бара. Күпмилләтле барлык Шенҗан—барлык Шәркый Төркестан җыела анын җеназасына...
Фәррәхетдин белән Нәркәснен туйларын да шушы ук кешеләр күтәрә. Женазада бергәләр - яшь гаилә яралганда да бергә. 1920 елның кышында була бу туйлар. Әле остабикәсенең вафатыннан айнып та өлгермәгән Сөләйман хәзрәт үзенен Аллаһы Тәгалә алдындагы бурычын үтәп, соңгы улын-төпчеген дә башлы-күзле итә. Ул туйны мөмкин кадәр милли- мөселманча, мөмкин кадәр мул итеп үткәрә. Ул кышны кар мул явудан файдаланып, күршесендә генә яшәп яткан Нуретдин кодасына сигез чана кунак белән бара, Нуретдин кодасы исә аңа—күршедәге капкага—ун чана кунак белән килә. Күршеләрендәге киленне туй олавы—кынгыраулы атларда тирә-яктан унике чакрым уратып китереп төшерәләр. Мондый туйнын тарихи ватандагы Кизләүләрендә булганы булды микән?!
Туйда, билгеле, бүләкләр дә мул төшә. Тук карынлы мал-туарнын, зиннәтле келәм, тукыма, затлы савыт-саба, салынган акча, алтын-көмешнен иге-чиге булмый. Иркен агага әтисенен әйткәне бар иде: Әндижан көмешеннән коелган савыт-саба гына бер ат йөге тарткандыр. Туйдан соң, әти-әнисе картатасынын рөхсәте белән, бу байлыкның дүрттән өч өлешен Голжада киңәйтелеп корылып яткан кызлар мәктәбе һәм шунда ук күтәрелгән “Нугай гурыты”, Халык Йорты төзелешенә тапшыралар...
Шәркый Төркестандагы тормышлары турында язса, Иркен ага тагын нәрсәләрне сагынып искә алган булыр иде икән? Кинәт ул йәнә дертләп китә. Кемдер, әнә, үземезнең берәр тәгәрәп торган кара күзле, нәзек мыеклы “нугаемыз”, аңа чәнчеп карый: нәрсә, андагы мәгыйшәтегез бары тик соклануга гына лаек идемени? Мәңгелек каргышка лаек хәлләрне аз
кичердеме зме гуй? Әгәр барысы да соклануга гына лаек булган булса, нигә аннан дөнья буйлата таралдыныз. нигә шунда, туган ватанынызла гына яшәмәденез? Нигә монда, урыс империясе тарафыннан тартып алынган тарихи ватаныннын хакы бер тиенлек тынчу бүлмәсендә үз борадәрен өстеннән башланачак хөкемне көтеп ятасын9! Теге вакыйгаларга кагылырга кирәк имәс! Әмма икенче тавыш: “Сөйлә, барысын да сөйлә!.. Әле кабергә кадәр бераз вакытын калды!”—ди.
Әйе, алар мөһажирлектә ничек кенә яхшы яшәсәләр дә. туган җирләрен сагынып зар жылыйлар иде. Кайчакта биредәге күренекле тормыш алар күргән моһәжирлек жәфасынын кырыктан бер ләззәте булып күзаллана иде. Еш кына ана заман конкрет кешеләр кыяфәтендә күз алдына килеп баса: заман—юк. кешеләр генә бар. Заманны, ниндие кирәк, кешеләр үзләре ясый Кешеләре нинди—заманы шундый. Заманы нинди—кешеләре шундый дип. шул заманны ясаучылар әйтә.
...Ул чакта нибары биш-алты яшьтә булган Иркен ага үп әрендә йөкче булып эшләгән уйгыр Нургали әкәне бик тә сагына. Уйгырлар татарларны үлеп үз күрә Үз нугаемыз" дип атый Яратып шулай атый “Мәе булмай дуган нугай" дип йөрткән алар татарларны. Ягъни “исермәс өчен туган татар". Әй. бала жанлы бәндә иде ул Нургали әкә! Дүрт почмаклап, биек итеп төялгән тире йөге өстснә Иркенне дә утыртып ала да. урам буйлап чыбыркысын шартлата-шартлата атларын куган була:
—Күзенне йомайды! Очамыз!.
Иркен чынлап та оча башларга әзерләнеп, күзләрен чытыртатып йома да. йөккә ябешергә итә. әмма тиреләргә тотына алмаганлыктан. ашыгып ашыгып. Нургали әкәнсн чапан чабуын кармалый башлый Нургали йөктә тәгәрәп-тәгәрәп көлә, үзе кычкыра:
—Чүлмек сатамын кү. кем алау? Чүлмек сатамын, кем алау?
— Кая ул чүлмәк?—дип сорый берни анламаган Иркен -Мин аламын!..
—Чүлмек—сән үзендерсән кү!.
— Юк. мин чүлмәк имәс,—ди сабый. —Мин—Иркен!
1980 елда. Хытайла Мао башлаган "Мәдәни инкыйлап" шаукымы басыла төшкәч, ил элеккеге яшәеш кысаларына кайтып. Әмрикә хөкүмәте Кытайга шәхси визитларны рөхсәт иткәч, анда калган туган-тумачаларын күрергә дип кайткач күрешә алмады ул Нургали әкә белән Вафат булган иде бу боек җан иясе.
1968 елда, хунвейбиннар хужа булып алгач. Иркен ага кебек, аны да Кытай дәүләтенә каршы коры ткычлыкга. “советлар ышпиуны" булуда, атап әйткәндә. Кытайдан аерым уйгыр дәүләте төзү өчен яшерен уйгыр армиясе оештыруда гаепләп кулга алганнар һәм ул хөкемсез-ниссз атты ел утырып та чыккан. Анарда, кытайлы төркидә, ни гажәп. Идел буе төркилеге—ягъни тарихи-татарлык. һуннулык тойгысы, һунну-татарлык белән гор>рлан> хисе көчле иде. Ул анын татар мәдәниятен, анын атаклы әһелләрен ифрат та яратуы, дөнья күләмендә югары куюы. Тукай. Такташларны яттан белүе белән генә аңлатылганмы мондый сирәк тартылу9 Идел буе татарыннан меннәрчә чакрымда яткан икенче бер кавем вәкиле, тагарлар үзләре эшләмәс кыяфәт белән күкрәк киереп. "Без барыбыз да—тагарлар' дисен эте' Әллә анын тойгысындагы рухи эчтәлек татарларнын үнәреннән тирәнрәк булганмы9 Ул Алтын Ай төрки цивилизациясе, жужаннарны дер селкеткән татар кабиләләре, аларнын боек балалары ”Ат Илле" Атилла. Күлтәгиннәргә барып тоташканмы? Ул кадәресен Иркен ага әйтә алмый
Иреккә чыккач, хунвейбиннар ана мен чыпчык тотып тапшырырга салым салалар “Мин 1 ом и надан капитализмын сары алтын белән асраган
кеше, Мао Цзе-дун коммунизмын сары чыпчык белән асрый алмыйм”,— дип жавап биргән ул. Цзаофаньнәр дә бурычлы калмаганнар. "Советлар шымчысы, буржуйлар ялчысы” дип игълан ителгән Нургали әкәгә мөселман картларына карата кулланган сөекле жәзаларын кулланганнар: урамга чыгарып, бар халык алдында сакалыннан өстерәтеп йөреткәннәр дә, күкрәгенә “Бәреп үтерегез, таптагыз! Мин халыкка хыянәт иттем!” дигән кара такта—”хэйпай” асып, “очкыч" рәвешендә тункайтып, янбашын җиз аеллы каешлар белән кыйнаганнар. Ул шунда, урамда ук, жан биргән.
Иркенне әтисе еш кына юлга үзе белән бергә ала иде. Хәтта ярыйсы гына ерак, мона кадәр күз күрмәгән, колак ишетмәгән якларга да алып баргалый иде. Мәсәлән, Коргас каласына. Бер баруларында Будда гыйбадәтханәсен тамаша кылдылар. Андагы мәңгелеккә катып калган таш сыннар!.. Будда шулай итеп туктаусыз гыйбадәт кылуны тәлап итә икән. Буддада жан- субстансия дигән нәрсәгә ял юк. Анда туктап тору юк. Чөнки анда алла да юк, ди. Анда алла—кеше үзе, ди, тәүбә, тәүбә. Андагы балчык мичләрдә жирдән башларына кадәр кара тукымага чумган кытай хатыннарының ниндидер төргәк-төргәк иероглифлы кәгазьләр яндырганы хәтерендә калган. Андагы төтен, андагы әшәке ис!. Яшь чагында ул аларнын нинди кәгазь булуы турында уйлап баш вата иде. Хәзер килеп анлый: йә иске император, йә Гоминьдан хөкүмәтенең урнашып килгән коммунистлар хакимияте кулына төшкән эш кәгазьләре булган алар...
Коргаска баргач та, әтисе белән башын кырдырып алдырган, ни өчендер, баш түбәсендә генә бер учма чәч калдырган, бу учманы елтыр кереш белән җыйнаштырып куйган кытай түрәсенә кунакка керәләр. Атасы кытайча ярыйсы гына сукалый, ә бу исә түрәгә бик тә ошый, ул. жеп шикелле нәзек мыекларын кыймылдатып, гел елмая. Бер караганда, иртән җәйгән авызын кичкә кадәр җыймый кебек. Әйе, кытайлы бер кайчан да татарлар, башка шивәләр көлгән кебек көлми, ә елмая, борып йөртә торган сәгать кебек, кирәк чагында гына һәм шундук елмая.
Иркеннең аңа шундук елмайганы саен ачуы чыга, кытайлы исә аны күтәреп алып, чөйгәндәй итә, үзе бертуктаусыз кабатлый:
—Зма хау ни хайзе! Та донг гвар!21..
...Каян килеп кенә Өммерәйхан сылуы хәтеренә төште? Өч яшендә, фәрештә килеш, оҗмахка юл алды ул, бахыркай. Иркен исә бише өстендә иде. Кара бөдрә чәчле, туп кебек тыгыз тәнле, олылар күккә чөйгәндә көмеш кынгырау кебек зеңгелдәп көлгән бу сабыйнын ни өчен курчак кебек ак тукымага төренеп ятуын аңламый иде Иркен. Анын өчен “үлү” дигән нәрсә юк иде шул әле. һәркем шомлы кайгы шаукымында, тик беркем дә еламый. Хәтта әтисе белән әнисе дә яшьләрен күрсәтми. Шуңа күрә Иркен Өммерәйханны курчак уены гына уйнап ята, бераз ятып тора да. аннан торып утыра икән, дип баш очына килде.
Сылуынын йөзен ачтылар. Кәфен читеннән кулы белән шуышып килеп, битеннән сыйпады. Өммерайхан салкын иде. Ул эндәшмәде дә.
Сөян кабыгына салынган сабыйны култык асларына кыстырып, өлкәннәр капкадан чыктылар.
Иркен алты почмаклы якты өйләренең тәрәзә тупсасыннан карап калды. Анын баш түбәсе тәрәзә кәчәгенә тиеп тора иде...
Язмыш кушуы буенча үзеннән өлкәнрәк туган дүрт ир туганын, инде менә килеп, Өммерайхан сылуын да югалткан, бу югалтуларны ан белән түгел, ниндидер хиссияти юксыну белән тойган Иркен ата-анасын, Зөлхәбирә белән Фәгыйлә апаларын җәфалап бетерә иде:
—Сылуым нигә кайтмый? 11
11 Синең нинди асыл улын бар! Ул зур түрә булачак' (Кытайча.)
—Ул кайтмас жиргә китте.
—Ул җир матурмы?
—Матур. Оҗмах дип атала. Анда җимешләр генә үсә..
—Мин дә барам'
—Тәүбә диген!—диләр тегеләр укына башлап. —Жир өстендә матуррак Монда түзәргә кирәк.
Сабыйнын кәгазьдәй чиста күнеленә ак орлык булып төшкән шушы бер генә “түзем” дигән бер кәлимә ана язмышында гомерлек ихтыяр, көч. рухи инанганлык чыганагы булган икән
Иркен ага укырга алты яшендә төште Беренче сыйныфта иманнан картатасы Сөләйман хәзрәт укытты Ул вафат булгач, иман фәне дөньяви фәннәр буенча укыткан мөгаллимәләре Фатыйха апа Гәлиәкбәриягә күчте. Шунысы хәтердә: ул балаларга беренче дәрестә үк дөньяда Тукай кебек тылсым иясе барлыгын сеңдерде Иркен агада шигърияткә булган сөю Фатыйха апасыннан да килә. Ул шагыирьнен “Туган тел "си ятлатып җырлатты да тәнәфескә алып чыкты Анда апалары шул ук Тукайнын "Шүрәле”сен укыды. Мәктәпнсн ихатасындагы бакча ул үзе Былтыр арба җигеп барган. Шүрәленен бармагын кыстырган урманга тин. шушы ишек алдындагы үлән һәм агач яфракларында әллә ни хәтле сер бар икән Боларны бары Тукай үзе һәм Фагыиха апалары гына белә икән. И-и-и көлде, и-и-м шомланды балалар!
Шуннан апалары укучылардан үзләренен яраткан эшләре, ашлары, кешеләре турында бәйнә-бәйнә сөйләтте Шуннан ул алар белән бергә урамга чыкты да. һәркайсын өйләренә таратып, ата-аналарнын хатләрен белеп чыкты Беренче уку көне балалар хәтерендә бер чук гүзәл бәйрәм булып кына калды.
Әмма шул беренче уку көнендә үк ул гомерлек сабак та алды Барысы да шулай Иркен төшенгәнчә төшендеме бу сабакны'.’ Әллә алай түгелме ’ Укытучы аңлы рәвештә, махсус эшләп бирдеме бу сорауны'’ Әллә аңламыйчамы? Әллә бөек Тукай аларнын барысы өчен дә атлан хәл итеп куйган булганмы? Ничегрәк төшендерсен моны бүген Иркен ага’ Күңеленнән сүзен табалмыйча көрчеккә килеп терәлде Кыскача әйткәндә, диде Фатыйха апалары, сезгә шундый сөаль, балалар: нигә Тукай татар әдәбиятының, атап әйткәндә, татар балалар әдәбиятының йөзек кашы саналган, инде менә дистәләрчә буынны тәрбияләгән "Шүрәле" поэмасынын төп каһарманы итеп адәмләрне кытыклап үтерүче, шыксыз, ямьсез, куркыныч Шүрәлене сайлаган? Аны алдаган Былтыр ул бит Шүрәлене терәп торучы терәү генә ’ Тукай Былтырнын буй-сынын да сурәтләп азапланмый Ә менә Шүрәлене онытылып, манзара кылып сурәтли. Хәтерләгез әле. балалар
Яп-ялангач. нәп-нәзек, ләкин кеше тосле үзе.
Урта бармак буйлыгы бар мангаенла мүгезе
—Тукай Шүрәлене Былтырдан ныграк ярата!—дип шаулашты балалар Куелган сорауга җавап шунын белән тәмамланды ул чакта. Әмма Фатыйха апаларының укучыларга җавабын гомер буе эзләрлек сорау куйганлыгын айлап, әле булса ган кала
Күнсленнән. сыер кебек монгерәргә тырышып, “мү-ү-гс-зс" дип кабатлады да. Иркен ага көлемсерәп куйды Бу хакта уйланган саен җавабы яңара Никадәр ләззәт! Шигъри сүз—әдәбият нигезе генә түгел, тәрбия, әхлак, әдәп нигекг. Әгәр татар баласы тагар шигырен белми икән, ул инде ТУ тар түгел. Иркен ага Чыңгыз улы белән Гол мәрфуга кы >ына бу “Шүрәле", "Су анасы "ларын хәтта Әмрикәдә дә ятлатты Балаларының авы адарын һәр
иртәдә Тукай шигыре белән генә ачарга һәм ябарга тырыша иде. Әйе, Тукай һич кенә дә “мөгезе” димәгән, ул хәлбуки дөресендә “мөгез” дип әйтелгән сүзне “бозып” “мү-ү-гезе” дигән. Менә шунда күмелгән ул сер. Шүрәле кешегә охшаган. Тик һич кенә дә кеше түгел. Чөнки ул “мү-ү-ге-ез-ле". Шагыйрьнең кешелек идеалы Жен, Убыр, Албасты түгелдер бит?
Юк, була диме? Тукайны бу гаептән Аллаһ сакласын! Әллә теләге балаларны жинелчә куркыту булганмы? Бәлки. Бәлки. Куркытып тәрбияләү. Нәрсәдән куркыту? Нәрсә хакына куркыту? Балаларны бишектән төшкәч тә Рәсәй империясе кытыгы белән алдан кисәтүеме? Шулайдыр. Бөек Тукай “мү-ү-гезле" Шүрәлеләр аша Рәсәйгә “кешегә охшаган Шүрәлеләр”—үзләре үк раслауларыңча, гади булмаган, “мөгезле” кызыл террорчылар, ач коммунарлар, комбедлар, калхуз шалканчылары, калхуз кишергалиләре, ярар, әйткәч, анысын да әйтик, калхуз хунвейбиннары афәте киләчәген алдан хәбәр итеп, “куркытып” куйган. Нәрсә, жәмәгать, калхуз-комбед хунвейбиннарының шинеле жиненнән коелган кытай хунвейбиннары Тукайның шул “мү-ү-гезле” Шүрәлеләре түгелмени? Тукай бит бу Шүрәлесе белән кытай хунвейбиннарының көнчыгыштан киләчәк кызыл террорын алдан кисәткән!.. “Гади коммунистлар” гына түгел, аларнын балалары да—инде “мү-ү-ү-гезле”ләр!..
Мәктәптә укулар гарәп имлясында саф татарча барды. Мәктәп кыегындагы әләм көн саен диярлек алышынып торды. Гоминьданның куе зәнгәр әләме әлегә сугышсыз, тыныч юл белән кызыл “гунсандан”нарнын (коммунистларның) кызыл әләмнәрен бәреп төшерде һәм киресенчә Апалары аларга уйгыр, “бөек хәнсу”—кытай теле буенча да дәресләр бирде. Ә менә хәзергесендә бик тә кирәк булган урыс теле буенча дәрес алудан алар мәхрүм калды. Башта Сун Ят-сен демократиясенә, аннан Чан Кай- ши, аннан Мао компартиясенә ярдәм күрсәткән СССР белән аралары бик тә бозылгач, хакимияттәге Гоминьдан континенталь Кытай мәктәпләрендә урыс телен укытуны бөтенләй тыйган иде. Әләмнәр алышынса да, ул тыю атынмады. Иркеннәр нәкъ шул аралыкка эләкте. 1949 елда инде хакимияткә Мао килгәч, урыс теле янадан укытыла башлады башлавын, тик 1964 елда хунвейбиннар хәрәкәте кузгалып киткәч, бу “ ревизионистлар теле" тагын тыелды. Хәзерге көндә ул татарча, уйгырча, кытайча, дөнгәнчә яхшы сукалый, инглизчә, барча төрки телләрдә жинел сөйләшә, укый-яза алса, урысчадан надан калды—нә сөйләшә, нә кәгазь сырлый белмәйде. Анын урысчасы Нургали әкә чыгарган такмак белән чикләнәдер:
Вәт ишшү әдин әкә
Дәгәнәет ишәкә
Дәвамы киләсе саннарда