Логотип Казан Утлары
Публицистика

Хикәяләр ярышына йомгак


Укучыларыбызга мәгълүм булганча. "Казан утлары" моннан ике ел элек иң яхшы хикәяләргә ярыш-конкурс игълан иткән иде. Шартлы рәвештә "Яна дәвер кешесе" дип исемләнгән бу конкурсный максаты— хикәянен дәрәҗәсен һәм әдәби-эстетик куәтен арттыру, прозанын бу жанрына каләмдәшләребезнең игътибарын арттыру, туган телебездәге әдәбиятка укучыларны күбрәк жәлеп итү... Конкурска йөзгә якын хикәя килде. Аларның утызлабы—иң яхшы дигәннәре журналда бастыру өчен сайлап алынды.
Конкурска дип җибәрелгән хикәяләрне җентекләп өйрәнгәннән сон. редакция хезмәткәрләре һә.м абруйлы язучы-авторлардан торган җиде кешелек жюри түбәндәге нәтиҗәгә килде:
Беренче бүләк (25 мең сум)—Рифә Рахманның "Сөннәтче әби” хикәясенә;
Икенче ике бүләк (15әр мең сум)—Рәмзия Габделхакованын “Китмә!!!” һәм Радик Фәизовнын “Ат карагы” хикәяләренә;
Өченче өч бүләк (Юар мен сум)—Марат Әмирханның “Убыр уты”, Халисә Ширмәннең "Мәхәббәтнең соңгы көне", Роза Мулланурованын "Өрәңге өрәге” хикәяләренә.
Жюри шулай ук Ркаил Зәйдулланың "Кыз-хатын Мәгъсүм Хуҗиннын "Ипи. Колын. Без . Әхәт Гаффарнын "Коелы өй”. Илсөяр Иксанованың "Житкән кыз". Фәрит Яхиннын Чишелмәс төен" хикәяләрен кызыксындыру бүләкләренә лаек дип тапты.
“Казан утлары" редакциясе җиңүчеләрне котлый һәм хикәяләр ярышында катнашкан барлык авторларга рәхмәт белдерә, каләмдәшләребезнен киләчәктә дә (алга таба да ярышлар булыр!) әдәбиятыбызның һәр жанрына да игътибарлы булып, талантлы әсәрләр язуларын, журнал һә.м укучылар белән ныклы элемтәдә торуларын теләп кала.