Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАЙТТЫМ ГЕРМАН ҖИРЕННӘН


СКУЛЬПТОР ЯЗМАЛАРЫ Әнә, ач бүре килә!..
Әби минем элек-электән. "уфалла сын өстерәп, урманга ботакка йөри торган булган. Бераз үсә төшкәч, мине дә ияртә башлады. Ботактан да күп нәрсә юк бит урманда Кисәрдәе дә булгандыр инде Кем йөри ди анын артыннан? Кем түли? Ә ботак өчен түлисе юк—җый да ташы күпме кирәк! Тик гайрәте генә аз: җылысы чыксын өчен күп итеп ягарга кирәк аны
Баштарак әбием мине, урманга ук алып кермичә, шундагы басуда калдырыр иде. Артык арымасын диптер инде Шалкан басуы була иде ул. Бер баруыбызда мондый хәл килеп чыкты. Шалканны туйганчы ашап, вагракларын кесәләремә дә тутырдым- Ә әбием юк та юк. Көн кичкә таба авыша башлады. Күзем гел урман ягында Моңарчы тоймаган ниндидер курку тойгысы баса башлады үземне Әбиемнең сөйләгәне буенча “урман патшасы“ның барлыгын да белә идем инде мин Ач бүре ул... Бервакыт кайдадыр ерактан-ерактан: “Улым-м!.. У-лы-м-м'—дигән авазлар ишетәм.
Таныйм: бу—әбием мина дәшә Мин дә ана Әби! Әби1 —дип кычкырам Ә ул. күрәмсен. ишетми (болай да колакка катырак иде). Ул мина тагын У-л-ы-мГ—дип кычкыра. Мин дә ана кабат җавап биреп карыйм. Әбиемнен тавышын ишеткәч, мин инде дәртләнеп үк киттем. Куану озакка бармады: карангы төшә башламасынмы. Бу хәл кабат шүрләтеп җибәрде: ач бүре чыгып мине кабып йотса? Әбиемне инде йоткандыр да...
Ниһаять, бер шәүлә күреп алдым Әби!” дип кычкырып та җибәрдем Карыйм— аяклары монын. берәү өчәү —күп Юк. әби түгел, ач бүре бу' Тиз генә шалкан түтәле арасына сузылып яттым! Шулай да башымны калкытып карыйм. Кемдер чыгып килә. Монысы, әбием булып чыкты Ярый әле. рәхмәт яугыры. сыер очрады., шуна ияреп чыктым, балакаем Ул булмаса, адашып үлгән булыр идем”.—диде әбием күз яшьләрен тамыза-тамыза. Ул елый, ана ияреп мин елыйм
...Үч алдым, ура!!!
Туктаусыз кыерсытып-кимсетеп торгангадыр, мин акрынлап кыюлана-әрсезләнә бардым Шуна күрә мина өстәмә дә эләгә иде. Әбием кушуы буенча беркая чыкмыйча утырсам, бөтенләй эләкмәгән булыр иде дә бит Юк шул тирәлегеңне танып белергә омтылу теләге ул барлык табигать баласына да мулдан бирелгән Бөжәк-кондызга да Адәм баласына инде бигрәк тә.
Шулай, өйрәнә-йөри торгач, бервакыт авылыбызның әллә кай җиренә барып чыктым Лүрткүзгә бу күңелсез тоелды, ахрысы, бераздан ул борылды да кайтып
Дәвамы. Башы 5 чие санда.
китте Инешнен аргы ягындагы әрәмәлек иле бу. Менә шунда көрәш мәйданында мине жинә торганнарнын берсен очраттым1 Безнен юллар кисеште Ул бит мине гел жинә иде! Башка малайлар кебек ук Мин ана. кыюланып Әйдә, бергэ-бер көрәшәбез .—дидем Ә ул бернәрсә әйтмичә китеп барды Мин аны куып житеп эләктереп алдым да жиргә егып салдым Ә ул елап, кирегә—килгән ягына китеп барды.
Мин аны егып салдым Беренче мәртәбә! Үземнән олы малайны Егып салдым, нинди зур куаныч! Тик нәтижәсе генә куанычлы булмады Ул мине абыйсына кайтып әләкләгән.
Шул ук көнне абыйсы туры китерде дә. шәрә калдырганчы чишендереп, кычыткан оясына тотып атты мине
Дүрткүз белән аерылышу
Лүрткүзле көчек килеп кергәндә, мина дүрт-дүрт яшь ярым чамасы булгандыр Ул да минем шикелле үк бала гына Озак та үтми, эт нәселеннән булган шушы жан иясе "Дүрткүз" булып куйды Исеме жисеменә туры килергә тиешлеген истә тотып, үзем шулай атадым булса кирәк
Тиз арада без анын белән дуслашып, бербөтен булып киттек Бергә уйныйбыз- шаярабыз, йә анын өендә, йә минем чоланда (әби генә белмәсен) бергә йоклыйбыз, бергә ашап та карадык үз савытындагысын алдан ялап бетерә дә минекенә керешә
Тормыш ничек кенә бармасын, анда булган һәр нәрсәнең үз вакыты, ахыры бар Безнен якларда бер сукыр күрәзәче йөри торган иде Сукыр дип тә. сукыр түгел дип тә әйтәләр иде аны Аны—Мамалай Мансурын кем генә белмәде икән9 Ә менә без, Дүрткүз белән, белми идек әле
Бервакыт анын туп-туры безгә килүен Дүрткүз ерактан ук сизеп алды. Капкадан кергәнче үк "һау! дип канәгать түгеллеген белдерде дә. оясына кереп качты Мин дә. көтелмәгән кешене күргәч, гажәпсенеп тордым Олы. бик олы гәүдәле иде ул. Кинчел генә борын Борын өстендә кара күзлек Жәйге эссе вакыт булуга карамастан, ул кәбестә кебек кат-кат киенгән иде Ин соңгысы—чапан Башында очлаеп килгән эшләпә, ә аркасында бүлтәеп торган биштәр Шунын белән үз йортын һәрвакыт үзе белән йөртә торган әкәм-төкәмне хәтерләтә иде ул. Каешланып, тузанланып беткән чапаны нәрсәдән икәнлеген белерлек тә түгел—әллә киндердән әллә күннән. Аягында—күпне күргән юка күнитек Берсенең үкчәсе ашалып чыккан икенчесенең башы купкан Кыска гына саргылт сакалы да бар иде анын
Шушыларны күреп мин дә, куыш ярыгыннан күзәтүче Дүрткүз дә шаккатып карап тордык Бабай булып күренсә дә, ана күп булса. 40-45 яшьләр тирәсе булгандыр Гәүдәсе хәрәкәтсез, кыя кебек Тавыкларга карап, таягын әле бер әле икенче якка йөртеп, мыгырданып торды Әллә тавыкларны кууы иде анын. әллә әфсен-төфсен укуы Таягы бик матур—киртле-киртле Ә кәкре тоткасы чын аждаһа башы итеп ясалган Шулкадәр кызыгып карап тордым, әгәр дә азга гына кулыннан ычкындырган булса да, эләктереп йөгергән булыр идем мин аны
Ачык капка аша башларын тыгып берничә малай карап тора иде Алар, күрәмсен. "сәер кеше не авыл башыннан ук озатып килгәннәр Авылда шулай бит берәр ят нәрсә килеп чыкса, аны шунда ук бала чага сырып ала да урам буенча артыннан йөри
Шулвакыт әбием килеп чыкты Карап торучы әрсез малайларны күреп, аларга нәрсәдер кычкырды Тегеләр читкә тайпылдылар Әмма эбиемнен явыз түгеллеген белеп, кабат капкага ябырылдылар Чакырылмаган кунакка, нәрсә тапты икән инде бу безнен хәерче өебездә, дигән гажәпләнү катыш аптыраулы караш ташлап ул беразга югалып калды Бер-берсен сәламләгәннән сон. дога кылып алдылар Алып янына килеп баскач, әбием кечерәеп калган кебек булды Аннары озак кына сөйләштеләр Дөресрәге, таягын эле өскә күтәреп, эле болгый-болгый кунак күбрәк сөйләде, ә әбием башын селкеп тынлап торды Мин аларны аңламадым "олылар теле'ндә бит
Дүрткүз. әллә кунакнын озак булуыннан алжып. әллә нәрсәдер сизенепме, шыншый башлады Анын болай ямьсез итеп тавыш чыгарганы юк иде эле Янына
килдем, бәлки ярдәм кирәктер. Лүрткүз. миңа сыенып, сәер аваз чыгаруын дәвам итте. Күзләремә карап нәрсәдер ялвара төсле Акыллы хайван ялгышмаган Лөрестән дә. безнең башка бәла килде
Мин аңлап алган арада, әбием Лүрткүзне эләктереп өлгергән иде инде. Кыймылдамый дигән гәүдә хәрәкәткә килде Лүрткүз артыннан әби чабулый. әби артыннан мин Минем арттан явыз үзе Бу хәл капкадан карап торучы малайлар өчен көтелмәгән бер тамаша булып куйды. Бауны муенына эләктерәм дигәндә генә Лүрткүз. ярсып китеп, әбинен кулын тешләп алды. Ә малайларга шул гына кирәк, шаркылдап көлешергә керештеләр Ул арада әбием, бавына буталып бетеп, авып китте. . Кабат китте гөрләшү, чыркылдау, көлешү .
Хәзер инде бер-беребезне куышып йөри башладык Иркен ишек алды буйлап чабышып йөреп, тавыкларны "пыр" туздырабыз. Килбәтсез гәүдә, чабарга яраклашмаган сыер кебек, мыш-мыш килеп әле туктап ала. әле алга ыргыла
Ара-тирә янау сүзләре дә яңгырап куя "Ленсез малай тукта. Алла-һы Тәгаләнең ихтыярына каршы киләсе булма!
Ахыр чиктә, явызлык өстенлек алды Үксеп еларга керештем Урамны иңләп бер көтү малай-шалай белән уратып алынган кыя" атлый. Артыннан озын бауга бәйләнгән йонлач "төенчек" сөйрәлә Алар артыннан—егыла-ава мин. Этем, борылышны үтеп бераз баргач, каерылып миңа карап алды да. күздән ераклашты Шулай итеп, аерылгысыз дустым белән аерылыштык. Озак вакытлар үземә урын таба алмадым Ни эшләргә белмәдем. Әбиемне күрергә дә теләмәдем
Көннәрнең берендә Уйламаганда-көтмәгәндә дүрт күзле дустым кайтып керде Әйе! Артыннан өзек очы белән теге бау сөйрәлә Күрәмсен. ул аны чәйнәп өзгән. Шатлануыбызның чиге юк—мина килеп сикерде дә ялый башлады Без кабат бергә! Хи-хи1 Әмма безнең шатлыгыбыз озакка бармады. Икенче көнне үк килеп житте ул. Алып та китте. Бу юлы инде бөтенләйгә
Күп кенә еллар үтсә дә. искә төшерәм мин дүрт күзле этемне Шунда ук 'Алып гәүдә"ле Мамалай Мансуры күз алдыма килеп баса. Мине озак вакытлар буе бер нәрсә борчый иде Мондый нәни этнен ана нигә кирәге булды икән7 Ана зуррак этләр беткәнмени?..
Гадәттә, сукырларга эт ерак юлга йөрү өчен кирәк булган. Ә Мамалай Мансуры торган жиреннән чыгып китеп, утызар-кырыгар чакрымны берүзе йөргән Бернинди юлдашсыз... Шуны белептерме, "ул сукыр түгел, хәйләли генә .—дип әйтүчеләр була иде. Анысын төгәл белүче юк
Авыл башында ялгыз торучы иске генә йорт Капкасыз-коймасыз. Чирәмле сукмак аша керсәң Гади генә күренсә дә. бай булган дип сөйлиләр ул йортны “Кече ягында" элеп куйган бәрән тиреләре . исәпсез-хисапсыз булган алар Алтын- көмеш бер комган тулы, килодан ким булмас дип әйтәләр иде.
Алтын-көмешләре нигә кирәк булгандыр, белмим. Күп сандагы сарык тиреләре ана “теге дөньяда бәхетле булып яшәү өчен кирәк—менә нигә жыйган ул аларны күп итеп. Боларнын барысын да ул үзенен "хезмәт хакына" эшләгән дигән нәрсә яши Илаһи көч биргән күрәзәчелеге белән Әйтик, кемнеңдер язмышын әйтеп, кемгәдер Ходайның көчен иңдереп, йә булмаса шул ук Ходай каргышы төшүне булдырмауны вәгъдә итеп.
Кемдә нәрсә барын алдан белеп эш иткән ул. Үзенә кирәклесен белеп, ягъни мәсәлән. Егерме-утыз чакрым ераклыктан "күреп килүе шунын ачык исбат ламасы дип әйтер идем. "Теге дөнья "га эләгәсе кешене бу дөньядан киткәндә дүрт мәжүси алланын дүрт күзе озатып барырга тиеш. Ә ул күзләр фәкать дүрт күзле эттә генә Менә ни өчен аңа минем Лүрткүзем кирәк булган Шунысы да кызыклы: ул үзенен "мәңгелеккә" күчүенең көнен-сәгатен дә дөрес исәпләп чыгарган
Беркөнне аның үле гәүдәсен табалар Бер калкулыкта. Калкулыкта үлү— аларча күккә якынрак булып, тизрәк жаныңны мәңгелеккә ашыру
Мамалай Мансурына нәкъ 55 яшь була Кемдер 55 яшь тә 55 көн дип әйтә Монысы төгәл мәгълүм түгел. Илле биш яшь булуы анысы хак (бишле саны аларда изге сан дип саналган) Зиратның коймага якын бер почмагында янарак кына өелгән ялгыз кабер Аның өстендә кыр ташы Иелебрәк карасаң, мондый сүзләрне укып булыр иде:
Мәжүси Мансур.
Вафат булды 1966 ел Июль 15—көне
Кабернен бер башында борынын жиргә төртеп дүрт алла күзле кечкенә гәүдәле эт ята. Күк йөзе синен мэнгелек йортын булсын дип пышылдыйдыр кебек. Ул суламый иде инде
Р.5. Бу уйлап чыгарылган нәрсә түгел. Күп еллардан сон туган якларда булып, мин бу нәрсәне иренмичә сораштырдым Тиле Мансур (авылдашлары аны шулай дип йөрткәннәр) үлгәч, берничә төн буе йоклый алмадык Улаган тавышка Зиратка килеп бүре улый дип уйладык. Башка түзәр хәл калмагач, эзләргә киттеләр Ирләр Берсе сәнәк тотып, берсе—күсәк Зират тирәсен әйләнеп чыгалар—үзе дә юк. улаган тавыш та юк Эчкә керәләр Тып-тын Бөтен зиратны айкыйлар Инде китәбез дигәндә генә Лүрткүзне табалар. Үле гәүдәсен .—дип сөйләде мина шул "йокы күрмәгән"нәрнен берсе
—Ни эшләткәннәр сон ул бичараны?—дип сорап куйдым —Ни эшләтсеннәр инде, шунда ук күмеп куйганнар Мансурның аяк очына.—дип көтелмәгән жавап алдым мин
Убырлы карчык
һәр авылның үзенчә бер даны таралган атаклы кешесе була бит Йә ул күрәэәче- сихерче. йә ул усаллыгы-зиһенле булуы белән дан тоткан була, йә тилелеге
белән...
Бездә дә бар иде берәү Сихерче шаманга, убырлы карчыкка да охшаш иде ул. Усал булудан бигрәк, зиһенле дип әйтер идем мин аны Үземне белә башлаганнан бирле беләм мин ул әбине Анын йөзе тирән җыерчыклар белән теткәләнеп беткән . Үзе кечкенә буйлы булса да. көр тавышлы иде Гадел булуы белән аннан бөтен авыл куркып торды. Менә шуннан инде анын "усал лыгы да. Урлашуны ул бер дә яратмады Рәсәй тормышында кем урламый яшәсен. ди? Тәртип- законнарны да белде ул Шуна күрә түрәләр аның белән бәхәскә кермәскә, аның гозерен үтәргә тырыштылар
Көннәрнен берендә борынгы карчык безгә дә килеп чыкты Ул чакны якындагы чын кешедән курка идем әле мин Әлеге карчыктан тагын да ныграк курыктым Курыкмаслык та түгел иде шул. Мин аны үсә төш- кәч кенә анлалым гаделсезләрне, тыңлаусыз-тәртипсез балаларны гына орыша, аларга карата гына усал була торган карчык булып чыкты ул
Бик тавышлы гына нәрсәдер мыгырдана мыгырдана килеп керде ул безнен ишегалдына Әбием тавышым ишетүгә, атылып каршысына ук чыкты Озак кына нәрсәдер сөйләштеләр Аннары мине чакырып карадылар Мин күренмәгәч—ә мин тишектән күзәтеп тора идем— теләмичә генә өйгә үттеләр Утырышып дога кылдылар Ә мин күзәтүемне дәвам итәм
__ ДӨрестерме юктырмы.—дип башлап жибәрде ул үэенен мина карата булган
тойгы-фикерлэрен —малаегызны кемдер калдырып киткән икән дип сөйлиләр—
Чыгып тайыйм дигәндә генә мине күреп алдылар: әбием эләктереп алмакчы иде дә булмады. Карчык тагын да гайрәтләнебрәк:
—Бөтен җирне сызгалап бетерүенә син бер дә аптырама Сурәт җене кагылган ана. карале—үсеп җиткәч зур кеше булыр (Мин кача-поса гына күзәтәм. Кызык та. бик кәмит тә киенгән иде ул. Кат-кат кигән киемнәре арасында ниндиләре генә, нәрсәләре генә юк иде анда. Олы-олы төймәләр, әллә нинди асылынып торган баулар. Муенына нәрсәләр генә асып бетермәгән Әллә нинди озынча ташлардан тезелгән мәрҗән дә бар иде анда)—Мин. балам, өрәк-убыр түгел, курыкма син миннән—кил монда, утыр яныма!—дип ягымлы гына сөйләнеп китте.
Керергә курыксам да. ачык ишеккә башымны тыктым мина кызык иде. Ул мине күреп алды да гадәти балага караган кебек кенә карап:
—Атың ничек була сон әле синең?—дип сорап куйды.
Әбием, мине коткару уе беләндерме. ана нәрсәдер әйтте Мин ул чакны әле атын , исемен” төшенчәсен белмим. Белсәм дә әйтә алмас идем—исемемне әле минем ишеткәнем дә юк бит...
—Кай илләрдән килеп чыктын инде?
Бу юлы инде мин батырая төшептерме:
—Соланнан.—дим.
—Ә-ә. ерактан икән шул.—диде, анламаса да.—Син менә сурәт белән женләнәсен Шуна күрә сина бер нәрсә сөйлим дидем Ярар Тыңла, улым Сөйлим әле.. Әбисе, син дә тында. Эш бетмәс ул. Үлгәч тә өч көнлек кала ди аны Китап...
Бер авылнын бер егете ат җигеп балтасын кыстырып урманга утынга киткән, ди Килгән ди бу. Килгән дә карап тора ди: кайсы агачны егарга? Берсе янына килә— төз-зифа. кызганыч тоела. Икенчесенә килә—шулай ук. Өченчесе дә. дүртенчесе дә Берсен генә егарга да егетнең кулы күтәрелми Нишләргә? Ә утын кирәк бит Шуларнын берсе янына кабат килә дә. ярар. ди. Очыңны гына кисеп алырмын да кабат үсеп китәрсен. Буе җитә алганчы кисеп төшерә дә төяп алып кайтып китә ди бу моны Шушы киселгән очын. Алып кайтып ташлый да. иртәгесен тагын китә ди бу шунда Янәсе, ничек—үсеп китмәгәнме? Ә агач әле шул килеш тора, ди Элеккечә. Карап тора ди егет уйлар уйлап. Уннан да килеп карый ди егет, сулдан да килеп карый ди егет шул агачына, балтасын алган да ди. баһадир башын ясап куярга булган ди бу. Үсеп китсә алып кайтырмын да. үземә булышчы итеп куярмын, дип Башта түп-түгәрәк иттереп йөзен киртләп куя. аннары күз-борынын ясап куя. ли бу Ә менә авызын ясарга өлгермичә кайтып китә егет—карангы төшә, ди
Нәрсә килеп чыкты икән дип икенче көнне иртүк тагын килә, ли бу шушы урынга Беләсе килә бит Килеп караса сурәт ясаган агачы күкләргә ашып үсеп киткән ди моның, беләсен килсә! Әле үзе. бөтенләй жил булмаса да. кыймылдый ди Башы—олы тәпән хәтле ди. Ә гәүдәсе кыя тикле булган ди монын Сөйләшә генә алмый ди агач баһадир. Сөйләшер иде дә егет анын авызын киртләмичә китеп барды бит Шулай да егет куана, ди: булышу өчен сөйләшә белү кирәк түгел бит. Тик шунысы яман: ничек иттереп алып кайтырга сон әле ул баһадирны? Үзе кузгала алмый бит. тамырлы. Ә кисәргә кызганыч
—Ярар.—ди егет.—Файдан мина булмаса булмасын, туган җиремә булыр— урманны ут-күздән, хәвеф-хәтәрдән сакларсың, кал монда'
Егет, шулай итеп, коры кул белән кайтып китә ди авылына Ә агач баһадир урман саклап кала. ди. Сурәт булуы белән бөтен урманны бизәп тора башлаган ди бу Кош-корт, жәнлек-җанвар һәр көн иртән җыелып матурлыгына сокланып карап торалар, ди. Урман сакчысы булуына рәхмәт укыйлар, ли. Ә менә кемгә күбрәк әйткәннәрдер ул рәхмәтне—ясаган егеткәме, агач баһадиргамы—анысын белмим Бүгенгесе көндә дә тора ди әле ул иң олы агачлардан да олырак булып Аны табу өчен башта унга керергә кирәк, аннары сулга., аннары тагын уңгарагын сулга, шунысын гына әйтә алам, улым.сиңа.
Карчык бераз тынып торды да:
—Менә. улым, булган егет ул барысын да булдыра—үзен дә кимсетми, туган җиренә дә файда китерә. Үскәч син дә шулай була күр!
Озак вакытлар күз аллымнан китмәде әле ул карчыкның тәпән йөзле агач кешесе.
Табак битләр
Тиздән үзем дә шундый сурәтләр ясарга тотындым. Агачны киртләп-юнып түгел, кәгазьдә Карандаш кыйпылчыгы белән. Шулай ук табак кадәр битле итеп
Тыкрык аша күршебездә ялгыз карчык яши иде. Бәзәр әби (Бәзәр түти дип атыйлар иде аны). Ул вакыт өчен күрелмәгән хәл—анын өе тулысы белән төргәкле ак кәгазь (обой) белән ябыштырылган иде. Бернинди рәсемсез ап-ак иде ул
Әбием белән бер кергәндә өстәл астына качтым да алар сөйләшеп утырганда шул кәгазьнең бер кубып торган өлешенә сурәтләр ясап утырдым Әбием чыгарга җыенды . Ә мин юк. Эзли торгач "тоттылар ! Әбием, аңлашыла ки. ярамаган нәрсәне эшләгәнемне күреп орышты Бәзәр әби
—Ярар, орышма, ясасын, барыбер миннән кала бит.—диде дә. шул өлешен ертып ук бирде Башка сине алып йөрмим дисә дә. әбием алып керде икенче көнне үк. Килеп керүгә Бәзәр әби шул урыннан олы гына кисәк ертып бирде дә Мә. улым, яса тагын".—дип тоттырды мина Шуннан сон мин әбиемсез генә кереп йөри башладым. Ул кергән саен ерта да бир», ерта да бирә Ә мин аны өйгә алып чыгам да тиз-тиз генә олы табак йөзләр ясап куям Аннары тагын кереп китәм Көнгә әллә ничәшәр кер» башлагач ул мина болай ди: син аларны берни дә ясамыйча ягып кына барасыңдыр, ахры Мин шундук атылып чыгып киттем дә. барысын да жыеп. алып кереп күрсәттем Бер кочак булган иде ул
Болай да тар өебезне шул кәгазь "әсәрләрем белән тутыргач (чоланда да жыеп барам әле) әбием түзмәде, кереп тикшереп чыгарга булды Өйгә чыккач тагын орыша мине: "Чукынчык малай, өенен карарлыгын да калдырмагансың бит—тоташ шәрә иткәнсең, эт талаган шикелле булган1 Әбием орышып торды, мин юлны таптап тордым Әбиемә күренмәскә тырышып Кәгазь өеме артканнан арта торды
Шулай итеп, озакламый Бәзәр әбинен өе тулысы белән шәр» калды Каядыр өстә, түшәм янында буй житмәгэн урыннарда гына калды ул таланып бетмәгән кәгазь кисәкләре
Абзыем да бар икән әле...
Лүрт яшьләрем тирәсе булгандыр, безгә берәү килеп кер» Солдат формасында, яшь кенә егет. Кулында кечкенә генә чемодан. Әби белән дә. анам белән дә кочаклашып чыкты. Аннары мине күреп алды.
—Бу нинди малай7—дип гажәпсенеп сорап куйды солдат Ана аңлаттылар Ниндидер авыр гына сөйләшү китте Солдат хезмәтен төгәлләп кайтучы абзыем булып чыкты ул. Ягъни, әбиемнен улы. анамнын энесе (Әбиемнең тагын ике улы булган—сугышта шәһит киткәннәр) Бу дөньяда минем барлыгым турында ана җиткерелмәү анлашылса кирәк
Абзыем минем Сине яхшы яктан телгә алу өчен бер генә сүз дә таба алмыйм бит' Тормыш итмәден. эчтен Каты эчтең Туктаусыз эчтен Исергәч холыксыз булдын Шунын нәтиҗәсендә утырып та чыктың Әйе. иптәшләрең—аракыдашларын булды синен һәрвакыт Алар, эчү белән эчү ар»сында йорт салдылар, малай үстерделәр Ә син сабый бала кебек, йокыннан арына алмадың Исереп аяктан егылу гына аз булды сина Төннәр буе акырып-бакырып яту синен өчен гадати нәрсә булды Иптәшләрен кадерләп өстерәп гә китереп ташларлар иде
Стаканын кулына тоткач, абзыйны күзәтү кызык та. кызганыч та була иде Үзе бер тамаша' Нинди генә кыяфәтләргә кереп бетми иде ул Карап торучыга көлке ә анын үзе өчен зур бер газап сызлана, сыкрана, укына Танымаслык хәлгә килеп чыраен сыта Әйтерсен. стаканында тизәкле су!
Башка тартмаска булдым...
Бала чакта өлкәннәрдән үрнәк алырга, аларча кыланырга тырышасың бит Минем очен лә абзыем бер кызыклы нәрсәдә үрнәк була алды Тәмәке көйрәтеп суыруда Ул чорда тәмәкене кирәк кеше үзе үстерә иде Үзе үстермәсә дә. абзыем
аны каяндыр-кемнәндер алып кайтып, ин элек барлык әзерлек эшләрен үтәп- башкарып куяр иде. Җиренә житкереп. Аннары аны уып, уганын уч төбе кадәр гәжит кисәгенә төреп,шуннан соң гына аны кабызыр, ягъни көйрәтеп жибәрер дә. авызына алып суырырга керешер иде.
Мин боларнын барысын да үзбаш кабатладым. Нәкъ абзыем башкарганча. Хәтта йөткереп тә алдым яхшы гына иттереп абзыем да шулай итә бит Яфраклар гына чын булмады минем. Аның урынына "бәкәй себеркесе' яфраклары Кышын өйдә торган бәкәйләргә элеп куялар иде ул себеркене Чемченү өчен. Менә мин шунын яфракларын сыдырып алдым да. уып табага салдым. Аны янып торган учакка куеп куырдым, төрдем, төкрекләп ябыштырдым, кабыздым—учак янып тора бит Тик шунысы: абзыемча эшләргә тырышып, мин аны да уздырып жибәргәнмен икән. Йөткереп кенә калмадым, ютәлләргә үк керештем тәмәкемне авызыма алып суырып жибәргәч. Ютәлли торгач, хәлсезләнеп барып утырдым Өйдә кэжә бәкәйләре Шунда берсе минем алдыма ук сикереп менде. Икенчесе, хәлемне белергә теләгәндәй, каршыма килеп муенын сузды Тынычландым Мина нәрсәдер абзыемча үтәлмәде кебек тоелды Мин моны, кыен булса да. кабатларга булдым Ягъни озаграк итеп суырып карарга Кабат керештем Абзыемча итәргә тырышып Бу юлы... ютәлләп кенә калмадым Буыла-буыла газапландым Тыным кысылганчы Эчкә үткән төтене әллә кай жирләремә—баш миенә үк барып житте кебек. Күз алларым караңгыланды. Өстемә менгән бәкәй, үземне коткарырга теләгәндәй, колагымны йолкый башлады. Әби! дип кычкырмакчы булдым, кычкыра алмадым (Ә ул барыбер өйдә түгел.) Утыра торгач, аудым да каядыр “китеп бардым Аңыма килеп күземне ачканда бәкәйләр мине сырып алганнар иде Берсе балагымны чәйни, икенчесе, элеккечә, өстемдә, өченчесе бармак арасындагы тәмәкемне йолыккалый. Әллә үз-үземә. әллә аларга: башка тартмыйм, дидем мин шунда
Әгәр дә шул вакытта бәкәйләр йолкырлык хәлгә дучар булмаган булсам, өйрәнеп китеп гомер буе суырып йөрисе булыр идем шул яфрак төтенен
Бу кечтеки генә хәлне еш кына искә алырга туры килә мина. Кем белән генә булмасын, очрашып сөйләшкәндә-утырганла тарту хакында сүз чыкмый калмый. Биш яшемдә ташладым, дип әйтеп куям мин андый чакларны. Моны башта мәзәк иттереп кабул итәләр. Аннары гына...
Беренче чаңгыларым...
Абзыем мине шулай да бервакытны куандырып алды. Чананын нәрсә икәнен белсәм дә. чаңгыны белми идем әле мин ул чакта.
Мина биш-алты яшьләр тирәсе. . Ул чор өчен аннан да куанычлырагы булырга мөмкин идеме сон? Тумран каезлаган юкә кабыгыннан ясап биргән иде ул аны Әлбәттә, бүгенге көндәге баланы андый нәрсә белән куандырып кына түгел, кызыктырып та булмый. Ә ул чакта... минем ише бала күңелен күрү өчен күп кирәк иде мени сон? Башларын очлап бераз бөкте ул анын Уртасыннан ярып бау кидерде. Очларын бәйләп куйды да элмәк килеп чыкты. Ясап бетерүгә, шул элмәкләргә аягымны кидердем дә беренче чаңгыларымны өстерәп урамга чыгып киттем. Нинди куаныч иде ул! Шул куанычтан онытылып шуып йөреп өйгә сон гына кайтып кердем Икенче көнне дә шундый ук нәрсә кабатланды. Монын белән абзыем, ни өчендер, бер дә канәгать булмады Капкадан килеп керүгә, жилтерәтеп алды да каты гына сүгеп ташлады (ул болай да бик коры иде). Мондый гына жәза аз булып тоелгандыр, күрәмсең, чаңгыларымны салдырып алды да., бүкәнгә куеп тураклап ташлады!
Мине беренче сыйныфка барыр алдыннан язып-теркәп киттеләр Алар бусаганы атлап кергәндә идән уртасында аш табагын ялап тора идем мин. Әле бернинди хәреф танымасам да. кулымда ничә бармак булуын белмәсәм дә, парта арасында икешәрләп утыруны белә идем инде (мәктәптә жыештыручы булып эшләгәндә анам белән йөргәли идем мин).
—Мәктәпкә барасың киләме?—дигән сорау бирделәр.
Мин бер дә аптырап калмадым:
—Әби белә утылсам балам,—дидем, табактан башымны чыгармыйча гына.
Язып йөрүчеләр озакламый минем укытучыларым булып киттеләр
Алар аннан алдагы елда да килеп киткән булганнар икән Әбием аларны өйгә дә кертмичә
—Ана нинди сабак ди әле. җүнлэп сөйләшә дә белмәгән килеш!—дип борып чыгарган Миңа инде жиде тулган иде ул вакытта
Самавыр төзәтергә юкмы?!.
Мин бала чакта авылдан авылга йөрүче һөнәрчеләр була иде. Сирәк була торган һөнәр ияләре иде алар Андыйлар дистәләгән авылга берәр генә туры килгәндер Шуна күрә дә аларнын кадере әйтеп бетергесез булды һөнәрчеләрнең жәйге чорда йөри торганнары самавыр төзәтүче дә. калайчы була торган иде
Көзгә-кышка кергәндә тегүчеләр йөри башлый Алар артыннан итек басучылар Тегеләре берәүләп йөрсә, итек басучылар икәүләп итек басу жинел нәрсә түгел ул. Шулай да ин зур кытлык самавыр төзәтүгә булгандыр ярыйсы гына катлаулы бит ул "чәй казаны Ике бүлемтектән торган казан аеруча игътибарлы булуны таләп итә Тиешенчә суы булмаса, төптән эри дә чыга
Олы гәүдәле Насыйр бабайны белмәгән кеше булдымы икән9 Авылга килеп керүгә ‘ Самавыр төзәтергә юкмы-ы-ы?1! Самавыр төзәт-ер-гә-ә ю-к-м-ы-ы-ы?1'—дип. сузып кычкырып йөри башлар иде ул Артыннан жыйнак кына арбасы сөйрәлә Ә анда тузан белән капланып беткән эш кораллары тартмасы Яхшы гына калайчы ла иде әле Насыйр бабай Чиләген дә. комганын да. ләгәнен дә ямал-ясап бирә Әгәр дә инде үз калаен белән килсән, ягъни иске ике ләгән, яисә ике чиләк алып килсән. аннан бер чиләк ясап бирә ала иде
Кемнен дә булса ишек алдына кереп урнашыр иде ул кирәгенчә эш алганнан сон.
Эшкә керешеп, үзенең кечкенә генә сандалын урнаштырыр, аның тирәсенә коралларын чыгарып тезеп куяр Анын калай чүкүе әллә кайларга янгырап торды. Яңгыравы белән үзенә жәлеп итеп чакырып торды Без анын үзен күрүгә үк артыннан ияреп китә идек. Акрынлап ишәя-ишәя. бер көтү малай шалайлар бер авылдан икенче авылга озатып йөрер идек без аны Самавыр төзәткәндә яисә калай чүкегәндә ачык капка аша. капканы ябып куйсалар, капка ярыкларыннан карап-күэәтеп торыр идек без.
Гомерле булды ул Насыйр бабай. Йөзгә якын яшәде "Насыйр бабай кебек эчмәсән-тартмасан, син дә озак яшәрсен'.—диләр иде бездә
Авылыма кайтып әбиемнен иске самавырын күрсәм. Насыйр бабайнын көр тавышы янгырап киткән кебек була "Самавыр төзәтергә юкм-ы-ы-ы9!!'
Насыйр бабайнын бездә тукталганы булгандырмы, анысын хәтерләмим Тегүче белән итек басучылар—булгалады
Итек басучылар
Тегүче ике-өч көн маташса, итекчеләрнең эше ике-өч атнага барыр иде Бер керешкәч, алар берничә пар басалар Бер пар белән генә пычранып ятуның мәгънәсе юк Бер тукталган урында биш-унлап пар ясый иде алар
Бездә дә тукталганнары булды Алар баскан әллә ничә пар итектән безгә дигәне бер генә пар булды Без аны өчебез дә кидек Алмашлап Артык суык көннәрне мин киеп барам Мәктәптән кайткач, тегендә-монда барасы булганда йә әбием, йә анам кия Менә шулай, кыш буе
Кызык була иде ул итек басканны карап тору Анын ин кызыклысы—жон теткече Анын үз исеме дә бар иде кебек—истә түгел Үзе килбәтсез олы гына булса да. бик тә гади нәрсә иде ул Никадэрлегә акыллы итеп тетә иде ул жонны Беренче күргәндә озак кына өйрәнеп тордым мин аны Ике башына тотка сыман нәрсә кидертелгэн шоп-шома колга Ана ат тиресеннән бөтереп кыл тарттырылган Шул кылны чирттергән чакта кемдер түбәдә дөберди, яисә жил улый кебек булып куя иде.
Безнен бер як стенага кереп кенә утырган иде ул Кайчандыр яшәгән гадәттән тыш килбәтсез кешеләр—алыплар гына уйный торган уен коралы итеп кабул итәргә булыр иде аны Итекченең берсе шул кылга жон тезеп чыга да ыргаклы таягы белән
бәргәли башлый. Бәргәндә жон теткәләнә. Теткәләнгән берсе идәнгә коела бара. Икенчесе, шушы тетелгән җонны жыеп алып, суы кайнап торган казанга сала бара Күпмедер вакьггтан сон шул жоннан киез кисәкләре жәелә. Кисәкләр җитәрлек җыелгач, итек басарга керешәләр.
Кызыктыргыч тагын бер нәрсәләре бар иде аларның. Калып дип атала ул. Өч үлчәмдә: иң кечкенәсе, олырагы, иң олысы. Беренчесе—балалар өчен, икенчесе хатын-кыз. өченчесе ирләр өчен. Монда уны-сулы юк. Сынарнын икесе өчен дә бер калып, һәр калып күп кенә агач кисәкләрдән тора. Барысы бергә жыелгач. һәрберсен берәм-берәм кулыма алып тордым. Менә шушы калыпка пешкән киез кисәкләрен жәяләр дә. дөресрәге аны төреп чыгалар да. һәрьяклап әйләндерә- әйләндерә аны басалар, ягъни, кул белән сыпырып-ышкып тыгызлыйлар. ("Итек басу” төшенчәсе менә шуннан алынган да инде.) Менә шунда чын итек килеп чыга да инде. Берәр тәүлек чамасы киптергәннән соң—ә аны кайнар мичкә тыгып киптерәләр—кияргә дә була.
Күзәтеп торырга кызык булса да. анда чыдап торырлык булмый иде (алар үзләре, күрәмсең, аңа күнеккәннәр). Өйгә керерлек тә булмый—авыр ис анкып тора. Бөтен өй эче жон тузаны—бик вак җепселләр белән тулган була. Мунчадагы кебек кайнар парлы һава... суларга бөтенләй мөмкин булмас иде.
Кино килде, кино!..
Кино. УЛ чорда әле әлеге нәрсә үзенчә бер могжиза иде. Шуңа күрә олы да кече дә аңа таба ыргылды.
—Кино килде! Кино килде!..—дип кычкырып үтәрләр иде атка төялгән кино җиһазларын алдан күреп алган малайлар. Ул көн инде авыл халкы өчен бәйрәм олылар, мәҗлескә барган кебек, киенеп-ясанып алдагы урыннарга эләгим дип ашыга-ашыга барырлар иде.
Күрсәтүчеләре—ә алар икәү була—шулай ук бездә кунып китәләр иде. Йә үзләре табып, йә кайберләрнең тәкъдиме буенча. Бу—алар өчен уңайлы да. файдалы да. Аңлашыла, минем өчен дә файдалы була иде әле ул Бу очракта киноны мин бушлай карыйм. Аннан тыш. Аннан тыш әле 'өстәмә файда да булмый калмый. Кино күрсәтеп кайтканнан соң алар бик озак кына тимер акчаларын санап утыралар иде. Ә артык тиеннәр андый очракларда булмый калмый—анысын инде алар миңа бирәләр!.. Бакыр тиеннәр генә булса да. минем өчен зур куаныч: ике прәннек ала ала идем мин аңа.
Мөдир кыз
Телгә алырлык "клуб мөдире' дигән нәрсә дә бар иде ул чорда. Хәзер ул клубларның җисеме үзгәрде—мәдәният “йортына" әверелде алар. Шуның белән бергә “мөдир" дигән төшенчә дә юкка чыкты. Мөдирләрне махсус курсларда укытып, авыл клубларына җибәрәләр иде. Вазыйфасы халыкка ял итүне, күңел ачуны оештыруда булса да. аларга башка да сыймаслык әллә нинди мәшәкатьле эшләрне бирәләр иде (мин аны бер ел чамасы үзем дә татып карадым, нәрсә икәнен беләм). Әйтик, агитатор булып ферма-кырларга йөрүләр, ферма өен бизәү; күрсәткечләр, лозунглар язып элү. .
Мин кечкенә чакны безнең авылга да җибәрделәр андый кыз баланы. Яшь кенә кыз иде ул. (Элек мөдирләр хатын-кыз гына була иде.) Аны безгә урнаштырдылар. Авыл советы "карары" буенча. Бу юлы инде бер кич кунып чыгу өчен генә түгел, озаклап тору өчен...
Сәкедән тыш. тар гына агач караватыбыз бар иде безнең. Йорт хуҗасыннан калган. Аны шушы мөдир кызга бирергә туры килде. Ул аны чаршау белән әйләндереп алды да менә дигән аерым бүлмә килеп чыкты. Шуның белән утырырлык кына түгел, йөрерлек тә урын калмады. Әбием, кочагы белән утын алып кергәндә, һәрвакыт шул чаршауга эләгә торган булды. Бавын өзеп, тартып-ертып төшергән вакытлары да булды аның.
Чәчәк дигән нәрсә күбәләкне үзенә тартып торган кебек, әлеге кызның да матур чаршаулы бүлмәсе... Ни эшлисең, билгесезлек... тарта. Бала күңелен бигрәк тә
Мин аны еш кына килеп ачып карый торган булдым Әбием ачуланып торып та Ябык булганлыктан, анын эчендә нәрсә икәнен беләсе килә бит' Купереп торган мендәре белән юрганы жэлеп итте мине ин элек Ап-ак жәймэ белән төрелгән иде алар Монарчы курелмәгән-булмаган шушындый нәрсәгә ничек иттереп карамый- гажәпләнми түзәсен ди91 Бала күнелен жәлеп итәрлек кәнфит белән алмасы да була иде әле анын Аларны ул яшереп кенә тота йоклаганда баш астында, йокламаганда аяк очында
Ни өчендер, егетләрдән читләшә иде мөдир кыз Озата килгәннәрне куып- ачуланып жибәрде ул Гашыйк булып өйгә үк килеп керсәләр, тәмам тәпәләп үк чыгарыр иде "Безнен егетләрне яратмаган булып кылана, белмим, ана тагын кем кирәктер инде'.—дип әйтә торган иде әбием
Мөдирбикэ мондый тормыш белән елдан артык яши алмады Бер яктан, эше тынгысыз булса, икенче яктан яшәү шартларының булмавы Әбием әйтмешли, кызлар эшемени сон ул. клуб эше'
Беренче сыйныфка баруым...
Беренче сыйныфка (без үзебез класс дия идек) бару өчен мина өр-яна аяк киеме әзерләп куелган иде инде Шыгырдап торган чабата Берничә китап-дэфтәрне төйнәп йөртү өчен әбием үзенен баш яулыгын да жәлләмәде Барыр алдыннан, кемдер иске генә киелгән күнитек ("кирза диләр әле аны) алып кереп бирде Чабатасы, яна булуы белән отышлырак булса да. күнитек кызыктыра торганрак— егетләрчә Ә ул аякка ярамады, чабатамны киеп киттем
Беренче, икенче сыйныфлар миңа аеруча авыр бирелде Ата-бабаларыбыз теле минем өчен чытырлы-чатырлы' булды Сөйләм болай да зәгыйфь Сүзләрне бозып, авырлык белән генә әйтә идем Бердәнбер жинел бирелгәне матур язу булды Алдагы сыйныфларда эшем жинеләя төште Шомара төшкәннән генә түгел Укытучыбыз икенче булганнан да Ягымлы, балалар белән эш итә белүче, безне үлеп яратучы олы жанлы Рәйга апа иде ул. Озын тәнәфестә дә безнен белән бергә булып, үзе белән алып килгән әбәтен бергә—безнен янда утырып ашар иде Әгәр дә берәребез ашарына алып килмәгән булса, үзенекен бүлеп бирер иде Беркайчан да жикеренмәде. тупас булмады
Кызлар миннән көлә...
Бишенче сыйныфта без ишәйдек
Берничә күрше авыл балалары килеп кушылды ('Җидееллык —бездә иде) Алар мине тиз генә аңлый алмадылар Аңлашыла, мин алар өчен сәер бер малай идем Яна кызлар Алар кирәгеннән артык күп иделәр кебек Өстәвенә көлеп- чыкылдап торалар Аларнын һәрбер чыкылдавы миннән көләләр булып тоелды Чынлап торып кызлар исе керә генә башлаган чак бит
Балачактан килгән рәсем жене мине укый башлагач та ташламады Өйдә лә. мәктәптә дә чаштым мин ул рәсем белән
Беренче сыйныфка килгәндә минем рәсем белән “женләнгәнне" беләләр иде инде Шуна күрә рәсем дәресләрендә гел "5'лелэр генә алуым мәктәп халкын аптырашта калдырмады Өченче дүртенче сыйныфларда дәрестә ясыйсы әйберне укытучы апа кара тактада мина ясата торган булды Аннары дәрестә утыручылар үзләренен рәсем дәфтәрләренә шуннан карап ясыйлар иде
Ахыры киләсе санда.