ЭШМӘКӘР ӘБИ
Поезддагы юлдашым Минжиһан әби элек Ташкент шәһәрендә яшәгән, йортлар төзегән.
—И-и, рәхәт үзен төзегән йортлар яныннан үгүләре,—ди ул.—Утыз ел эчендә шәт ярты шәһәрне мин төзешкәнмен. Зурладылар, үз гомеремдә президиумнарда да утырдым, зур җитәкчеләр җыелышларга чакырып бүләкләр дә бирделәр. Мактау кәгазьләрем дә шактый... Үпкә-рәнҗү юк миндә. Дөньялар бутала башлагач, тоттым да туган якка—Татарстанга кайттым. Ташкент янында зур йортым, бакчам бар. Картым аңда калды, бу якка кайтырга теләмәде, йорт-жирен ташлап китәргә кызганды. Бер малаем минем белән кайтты, берсе атасы белән калды, анысының үз гаиләсе. Кызым Грециядә. Ташкентта укыган чагында бер грек егетенә кияүгә чыккан иде, хәзер Афинада яшиләр. Үзем чит ил паспорты хәстәрен күреп йөрим. Казанга да шуның өчен барыш иде.
Чибәрлеген җуймаган әби әле шактый тере. Миннән кая баруымны, ни йомыш белән йөрүемне сорашкач, үзе турында тәфсилләп сөйләп китте.
— Шулай берчак малай белән кунакка җыендык,—диде ул,—Грециягә. Ташкенттан автобус йөри. Чиктә автобусны туктаттылар. Төн. Белмим, бик кире таможенник булдымы, малай җебегән идеме—моны кәгазьләрендә гаеп табып, автобустан төшерделәр. Мин аны-моны абайлаганчы, автобус кузгалды. Төне буе бардык Икенче көнне автобус мине бер шәһәрнен чат уртасында калдырып, ары китте. Чит ил. Телне белмим, үзем белән егермеләп төенчек. Кулыма эш булыр дип, үзем белән атлас, ефәк тукымалар алган идем. Шул. торам ялгызым әлеге шәһәр уртасында. Машиналар тыз-быз үтеп тора. Курка калдым.
-Үзең ташламасана, ярдәмеңне бир,—дип Ходайга ялынам. Кайчак такси килеп туктый да бит, телне белмәгәч, аңлатып булмый ни кирәген. Алай да, шактый торгач, бер такси хуҗасы машинасыннан чыкты, миннән нәрсәдер сорашырга тотынды «Ташкент», -дим, телемә күрсәтәм. аңламыйм, янәсе. Ул машинасына утырырга ишарәләде, кулын колагына куя. Аңладым бит тәки, телефонга алып бармакчы. Кесәмнән язган телефон номерын алып аңа күрсәттем. Төеннәремне машинасына тутырды, үземне утыртты да бу, җилдердек. Бер җирдә туктап, язуымны алды, каядыр, почтагадыр инде, барып килде. Башта сәгатен, аннан ике бармагын күрсәтте. Мин ике сәгатьтән мине алырга киләселәрен аңлап алдым, бик шатландым. Таксист мине бер эскәмиягә урнаштырып, китеп барды, акча да алмады. И-и, бар да инде яхшы кешеләр! Илаһым, гомер буе рәхәт күрсен!
—Соң, шуннан, Минжиһан әби,—дим түземсезләнеп.
—Ике сәгатьтән кияү белән кызым килеп җиттеләр. Ул Афина шәһәренең матурлыклары, ул чисталыклары! Анда бездәге кебек чүп савытлары юк. һәр йорт буенда бик матур төсләргә буялган киртәләр тора. Шунда хуҗалар аерым бер сәгатьтә чүп тутырылган, пар-пар итеп бәйләнгән капчыкларын чыгарып эләләр. Иртәләрен чүп җыю машинасы килә. Үзем күрдем: бер ир-ат, әрҗәгә баскан, ыргак белән әлеге төеннәрне эләктерә тора, машинага чөя бара. Чебен юк, черки юк. Ул базарлары! Ул бәрәңгенең эрелекләре! Базарда, сатуда иң һәйбәт, иң чиста яшелчәләрне генә күрдем мин. Әз генә яньчелгән, кителгән җире булса,—һәр сатучы янында тартма тора, шунда куялар. Ярлырак кешеләр шуннан бушлай диярлек алып китә. Афинада андый кешеләр бар—чегәннәр. Бала-чагалары бик күп аларнын.
Кунакта ике ай тордым. Кыз—пароходлар конторында эшли, кияү—кунакханәдән кулланган җәймәләр, юрган-мендәр тышларын кер юа торган урынга илтә, үзе шунда автомат-машинада юа, алып кайтып бирә Шкафта бер касә тора, ул табылдык
алтын алка, йөзек белән яртылаш тулган. Кер юганда жәймәләр арасыннан килеп чыга икән Элгәре килүемдә йорттан арырак торган киртәләрдә катлык йон җепләр тутырылган төеннәр күргән идем, бәйләү фабрикасыныкы булдымы инде ул—чыгарып элә торатар, машиналар алып китә тора. Әрәм байлык инде,—лимен Бу юлы шул төеннәрне жыя бардым Кырыйларына бата итәкләр тотып, атлас мендәрчекләр тектем. Тегә торам, базарга чыгарып сата торам Берәр доллардан саттым. Бер мен доллар тирәсе булыр—шулай акча җыйдым Юл чыгымнарын капларга ярап куйды тагы.
—Әй, Минжиһан әби,—дим,—сезнен кебек унган кешеләр безнен авылларда күбрәк булса, анда тормышлар әйбәтрәк барыр иде
—И-и, балам,—ди, Минжиһан әби,—авылларда Гани бай булып яшәргә була хәзер... Эш юк диләр... Соң, Сабага барып киез итек басарга булса да өйрәнеп кайт— салкын көннәр җитәрлек була бит әле ул. Баскан итекләргә хужа табылачак дигән сүз. Яисә умарта үрчет, бал кыйммәт хәзер Мал асра, итен сат—бәясе бар Менә, мин үзем янә Афинага кунакка җыенам Аллаһы боерса, бу юлы да күп итеп ефәк тукыма алып барачакмын Андагы гомерне бушка үткәреп булмый бит инде
ТОРМЫШНЫҢ КЫЙММӘТЕ нидә?
Автобус кузгалырга биш минут чамасы гына калып бара. Кондуктор кыз бер әбидән документлар сорап тора:
—Әби, билет ал, яисә ветеран таныклыгынны күрсәт
—Хәзер, хәзер,—ди әби, кабаланып —Шунда гына куйган идем, пенсия кәгазем дә, ветеран кәгазем дә бар минем —Ул пәльтә чабуын күтәреп әллә ничә кесәсен барлап-кармалап чыкты, ахырда кечерәк янчык тартып чыгарды.
— Менә, балам,—дип сузды ул анарны кызга, бар кәгазьләрем дә шунда, үзен кара инде
Озата йөрүче кыз кәгазьләрне берәм-берәм күздән кичерә башлады
—Мактау кәгазе Әһә, менә ветеран кәгазен, пенсия кенәгәсе —Ул кәгазьләрне җыйнап, әбигә сузды.
—Барын да бергә йөртмә, әбекәй, югалтырсың.
—И-и, балам, кем белеп бетергән нинди кәгазь кирәгәсен, бар булганы шунда инде —Ул канәгать кыяфәт белән кәгазьләрен янадан яшерде
Минем авылдаш ул Минсылу апай Оныгын—кечкенә Рәмиләне кунакка алып кайтышы Кызчык әбисеннән сорамый түзмәде
—Әби, синен Мактау кәгазен бармы?
—Бар, кызым, бар.
—Әби, үскәч, мина Мактау кәгазе бирерләрме?
— Бирерләр, кызым Тырышып эшләсәң, бирерләр
Минсылу апай гомере оуе колхозда сыер савучы булып эшләде, колхоз җыелышларында урыны түрдән булды, аның тырыш хезмәтен һәртөрле бүләкләр белән олылый тордылар Ашып-ташып торган байлыгы булмаса да, Минсылу апай үзен бәхетле әбигә саный-начармы-яхшымы үз көнен үзе күрә әле ул. абзарда сарыклары бар. иске булса да. суыткычы, телевизоры Карт ир КӨНСН китерәләр Бала-чага кайтып булышкалый Пенсиясе газына, утына түләгәч, әллә кем калмый да. калганы җитә дип юана алар, безнен авыл әбиләребез Мактау кәгазьләрен кадерләп саклыйлар, ул кәгазьләр азарга тормышларының тирән мәгънәле бер эчтәлеге кебек. Ә безгә, бүгенге яшьләргә, тормышнын кыйммәте нидә?!