Логотип Казан Утлары
Шигърият

ӘБЕЛХӘЯТ ТАМЧЫСЫ...

Аңла, балам...
Илләр, телләр, диннәр алмашына—
Ниләр көтә адәм баласын?
..Аңла, балам, сине Үзең итеп Туган телең саклап каласын.
Куштым сиңа сайлап матур исем— Җисемеңә туры килсен ул.
Милләтеңнең бер мирасы итеп, Әткәң-әнкәң биргән исем ул.
Вакыт белән бергә үзгәрә бел;
Телләр өйрән, балам, дөнья күр Йөз чөермә ләкин үз телеңнән,
Бу—Ватанны сату белән бер.
Син тугач та, ана сөте белән Иренеңә тамган туган тел:
Туган телең җуйсаң, әнкәеңне Онытуың булыр, балам, бел!
Кыйблаң үзгәрт
Корым сарса бу җаныңа, юшкын ятса, Мөлдерәмә күңелеңне хәсрәт басса,
Күз яшьләрен хәерлегә бары юра,— Елый-елый иманыңа куәт сора.
Яны белән борылып басса дус-ишләрең. Гел кирегә китеп торса бар эшләрең, Булыр-булмас бәндәләргә башың орма,— Сәҗдә китеп, иманыңа куәт сора.
Сания ӘХМӘТҖАНОВА — шагыйрә; "Оч иреккә, җырым!" исемле китап, купсамы
Ашыкмый тор. Җиде ятка бәйләнгәнче, Якын кешең чит кешегә әйләнгәнче.
Ор-яңадан тормышыңны башлап кара,— Кыйблаң үзгәрт... Иманыңа куәт сора.
Әбелхәят чишмәсенең бер тамчысы, Әйтерсең, кан тамырларын кузгатты ла: "Син—бәхетем, син—язмышым”,—диюләрең Яшәвемнең бар мәгънәсен үзгәртте лә.
Гозерхаһлы догаларым кабул булсын,
Озын гомер насыйп булсын бу гыйшкыма. Сабыйларча ихлас җаным мең-мең разый— Яшим әле, яшим әле, дип ашкына.
Ут Һәм су
Казансу буйлары ком гына,
Дулкын кага ярга тын гына...
Югалтудан куркам эзләрең—
Мин бит сине озак эзләдем.
Йөрәгеңә дәва иттеңме Казансуның салкын суларын?
Колач салып ялгыз йөзгәндә,
Талмадымы, бәгърем, кулларың?
Мин дә керим әле яныңа,
Иш булмаммы моңлы җаныңа?
Аңлагандай минем уйларым,
Каршы алдың сузып кулларың.
Сыендым мин синең кочакка,
Утлар капты җанга ул чакта.
Дөнья тоташ ут һәм су гына,—
Яраттым мин сине—шул гына...
Ышандыр
Аның эзе калган сукмаклардан Дәшмә мине сөю иленә.
Алып кермә аны коендырган, Шашындырган бәхет күленә.
Чатнап ярылс а да иреннәрем.
Ул татыган назны теләмим...
Мин бит башка, сөям үземчәрәк— Тик барыбер аннан көнләмим!
Телисеңме, оныттырам аны, Җырга төрәм моңлы җаныңны; Бәхеткәйнең ал нурына манам Көтеп алган һәрбер таңыңны.
Гафу ит тә аның хыянәтен,
Яши башла, әйдә, яңадан.
Яшәреп кит, сафланып кал әле Яңа туган кебек анадан.
Дәш син мине бүтән бер дөньяга— Дәш ихластан, чакыр алдаусыз, Һәм ышандыр яшәп булганлыкка Хыянәтсез, рия-ялгансыз...
Күпме сүз сөйләнде, вәгъдәләр эчелде... Сәгатьнең телләре йөгерде ашыгып. Сулышың җиленнән, сискәнеп, шәм сүнде, Яраттың син мине, шашынып-шашынып.
Күпме сүз әйтелде. Әйтелде—онытылды... Нигә соң бу вакыт борылмый кирегә? Үткәнгә—салават.Үпкәм юк бөртек тә.
Тик өмет өзәргә ашыкмыйм әлегә.
Ни бәхет: мин сөям. Мин татлы газапта... Өр-яңа сагышлы җыр туды күңелдә. Сәгатьнең герләре учыма баш салды: Туктаттым вакытны...
Бәхетле көнемдә.
Тәрәзәгә карап уйга талам: Үрамнарда салкын кыш һаман. Апрель керми карлар эрми, дисез, Озакламас язлар, ышанам.
Бу табигать үзе бер могҗиза:
Быел көзләр җәйгә охшаган.
Жәй дә уза, гомерләр дә, дисез, Минем йөрәк әле яшь һаман.
Пар сыерчык бала чыгарсын, дип, Элгән ояларым бушаган...
Вакыт әрәм итмә, көтмә, дисез, Килер сөю, килер, ышанам.
*