ҖАНДА—ИЮНЬ...
Күңелдәге халәт
һәрбер көнем—моңлы сазым, һәр төнем—шигырь юлы.
Көн белән төн җанда шулай Очрашалар берьюлы.
битарафлык упкынында К)к, булмас ятачагым—
Гугыз баллы дулкыннарны Лрканлый торган чагым.
Үлчәп карыйм яшәвемнең һиммәтен вә кыйммәтен,— Пи мәгънә: исән булмаса Кан-күз яшьле милләтем?
Керфегемнән яшь тамса да, Йөрәгемнән җыр тама. Ыргылып чаба чаптарым Ярсу елларга таба1
Җаным—дучар газапларга, Тәнем—михнәткә дучар.
Кыен икән... дөньялыкта Хыялый, исәр булсаң.
Яфрак яңгырлары белән Көз мине коендыра.
Гөлләр яңгыры белән ЯЗ Үзенә сыендыра.
Хакыйкатьнең чишмәләре Чиста микән, ни икән? Чума-чума шул суларның Төпкеленә мин төшәм.
Авырлыгын тоталмыйча Ташлар тәгәри аска.
Ә мин өскә үрма\имен— Үз-үэемне ничек тә бит Кирәктер югалтмаска)
Якалардан тотын заман: “Син әле кем?" дигәндә, “Без татар егетләре!"—дип Әйтермен ким дигәндә.
Яшәүдән дә авыр »ш юк,— Әгәр уйлап кара< аң.
Безгә карап дөнья үзе Шакката бит, фарамн.
Битарафлык гафләтендә Юк, булмас ятачагым. Төннәр белән саубуллаша Минем шнгьрн учагым...
Рашат НИЗАМИ (1950) ша/ыирь. прозаик, публицист; "Кызы.1 җ.ш". "Ут һз< җыр". “Тормыш трамвае" һ 6. китаплар авторы Казанда яши.
Табигать баласы
Мин таулардан аска ташланамын, Шаһит моңа күзем карасы.
Яшел океаннар кочагында Йөзәм. яшим—Җәйнең баласы.
Кырау булып туңам—калтыранам. Балан, миләш нигә соң ачы?
Черек яфракларның чыбылдыгын Ерып чыгам—Көзнең баласы.
Мин бишенче фасыл асылда.
Эдуард Мостафин
Карлар булып түбән ташланамын, Ап-ак хәтта йөрәк ярасы. Сәлам-хатны көртләр күкрәгенә Уеп язам—Кышның баласы.
Бүген менә күккә ашкынамын: Барасы да миңа барасы! Йолдызларга таҗ кидерү өчен Сәфәр чыгам—Язлар баласы...
Хәтердәге июнь
Атлап кердек ИЮНЬ капкасыннан... Күпме сурәт монда, күпме сыннар,— Кулларына пумаласын тотып, Сурәтчеләр җәйне "мактасыннар".
Ә мин сүздә ясыйм сурәтләрне: Дулкын-дулкын чәчәк рәтләре, Тамчы-тамчы каен җиләкләре,— Бар да табигатьнең бүләкләре.
Исе китми вакыт узганына,
Ефәк канатлары тузганына.— Аягыннан кереп баткан әнә Бал кортлары чәчәк тузанына.
Җырлап-җырлап оча төклетура. Тигәнәкләр генә шикле тора,—
Кәҗәләрнең итәк-сакалына Ябышырга һәрчак әзер тора.
Мишә буендагы юаш таллар Үз эченә кереп йомылганнар. Дулкыннарны кинәт сискәндереп, Сызгырыша ярда йомыраннар.
Кояш йөзә алтын мөнбәрендә, Чишмә исе—урман эчләрендә.
Ак алъяпкыч япкан каен кызы Нәрсә күрә икән төшләрендә?
Тузганаклар шары—аксыл кояш, Мамыклары җилдә очып туймас Кыл уртасы җәйнең...
Шушы чакта
Сизгер күңел ниләр уйлап куймас!
Ялгызлык
Басуда—ялгызак бер имән, Очларын болытка тидергән.
Кабердә—кан-кызыл бер чәчәк: Кичләрне шәфәкъкә күмәчәк.
Мин ялгыз...
Аккошкай ак кәгазь.
Көн вә төн уртасы—тын вәгазь.
Яңгырмы—тәрәздә күләгә.
Ни тылсым елыша бүлмәгә?
Ялгызак уйларым чәчелде... Сөртәмен күземнән яшемне.
Каләмгә береккән кулларым. Онытмам, ахрысы, син барын.
Кем өчен йолдызлар кабыздык? Сикәлтә юлларда абындык.
Кайт, күңел, бәхетле чагыңа! Сыктаулар—вакытлыча гына.
Шәмдәлдән чәерләр агыздык, Бүлмәмдә сәп-сәер ялгызлык...
Багышлаулар дәфтәреннән һәйкәл
Нәкый ага Исәнбәткә
Халыкның бәгырь түреннән Җыеп сүзне, фикерне,— Халыкка һәйкәл салды ул Оста сынчы шикелле.
Зиһен ягын Ходай биргән, Гыйлем ягын—мәдрәсә. Берүзеңдә әллә ничә Институт ләбаса!
Хәзинә булып тезелгән Киштә~киштә томнары, һай, ашыгып ата да соң Фани донья таңнары!
Нәкый ага күзләрендә Күрсәк әгәр монсулык,—
Бу—бөек бер сызланудыр, Уйланудыр борчылып:
"Бар куәткә җиктем микән Гомеремнең көчләрен? Дөньялыкта ятып кала Эшләнмәгән зшләрем..."
Халыкның үзеннән җыеп Жырны, сүзне, фикерне,— Үзенә дә һәйкәл салды Оста сынчы шикелле.
Ак кәгазь һәм каләм...
Хәсән Туфанга
Әйтерсең лә бүтән җилләр исә,
Бүтән карлар күктән агыла,—
Теге якта—төрмә коймасының Карцерлардан азат ягында...
Бер узар да китәр зарлы көннәр.
Үз үлемең чиксез күренә.
Эндәш, заман! Нинди сугымчылар Оялаган илнең түренә?
Тәүлек саен төрмә капкалары Кара китап булып ачыла,— Язмышларны кемдер яза шулай,
Ә каләме... канга манчылган!
Момкинме соң сезнең туфанлыкны ‘Таш капчык"ка ябып куярга— Тукайлардан калган гамь барында, Җанда әле якты уй барда?
Яза Туфан... Сакчы кү зләреннән Урлый-урлый яза шигырен.
Казанына таба баккан ( аен Уйлар азат, уйлар йөгерек.
"Эх. бер йотым ирек!"—дия-дия Җаны күпме бәргәләнмәсен, :>танларны узган чакларда да Югалтмаган асыл мәгънәсен.
Еллар үткәч, карыйм рәсеменә:
Ак чәчләре гүя ак җилкән.
Ирек эзләп киткән олпат иргә Җырдан һәйкәл салыр чак җиткән.
Дөнья гамен тоя белүчеләр Тукайлыкны үлчәп карасын:
Ак кәгазь һәм каләм—шагыйрь өчен Яшәү белән үлем арасы!
Карлыган бәйләгәндә-2
Аккош күле.
Хыялларда Кабаттан яна-яна,
Яңа көзгә килеп кердек— Көзләр дә кабатлана!
Агач койма яңартылган Урманнарга ямь биреп.
Ни искерми, ни яңармый— Гомер гүя мәңгелек!
Соңгы яфрак тама... Җирдә—
Карлыганнар тезмәсе.
Равил Фәйзуялинга Бу моңсулык ничек инде Үзәгеңне өзмәсен?!
Ятимлек чәчә яфраклар, Җанда—үкенечле хис Карлыган бәйләшергә юк Ни Мөдәррис, ни Наис...
Фәйзуллинның бакчасында Карлыган бураннары! Хәзергә—көз...
Кар-буранга Уратып урманнарны, Кышлар да килер—юатыр Бездәй ятим җаннарны...
Сүзнең дәвамы...
Рәдиф Гаташка
Яшәү—шигырь:
Мәңге хәрәкәттә,
Сүз—гаҗәеп сере дөньяның. ...Орлык әнә, үлгәндә дә, шытып, Яшәү итә яшел кыягын!
Язлар килә, көзләр.
Кала—сүзләр,
Кала гүя таза орлыклар...
Сүз орлыгын шагыйрь саклап яши: Дәвамында—изге чынлык бар.
Ак кәгазьдә... туа. үлә шагыйрь. Мәңгелекнең чиге—ерактыр. Сызылып төшкән һәрбер шигырь юлы—
Орлык шыту,
яшәү,
кыяктыр!