Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢАЛЫКЛАР

Г Тукайнын әдәби музеенда Татарстан
Республикасынын Габдулла Тукай исемендәге
Дәүләт премиясе бирелә башлауга 50 ел тулуга
багышланган «Әйдә, халыкка хезмәткә! »
дигән әдәби-музыкаль кичә уздырылды Анда
төрле елларда әлеге зур бүләккә ия булган
әдәбият-сәнгать эшлеклеләре, аларнын
ижатларын хөрмәт итүчеләр җыелган иле
Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе
1958 елнын 10 апрелендә ТАССР Министрлар
Советы карары нигезендә гамәлгә кертелә
Әлеге карарда «Бу премия эчтәлеге һәм
сәнгатьчә эшләнеше ягыннан ин яхшы булган
әдәбият, рәсем һәм музыка әсәрләренә, театр
һәм концерт оешмаларында башкару сәнгате
өлкәсендәге зур унышлар өчен, шулай ук
архитектура өлкәсендәге оригиналь һәм
экономияле хезмәтләр өчен бирелә*,—дип
язылган 1961 —1965 елларда премия бирелү
тукталып тора, ә 1975 елда кандидатлар
арасында премиягә лаеклар табылмый Бүгенге
көнлә бөек шагыйребез исемендәге премиягә
159 шәхес һәм бер коллектив—Татарстан
Дәүләт җыр һәм бию ансамбле лаек булды
Лауреатлар арасында—шагыйрьләр. язучылар,
галимнәр, җырчылар, композиторлар,
рәссамнар, скульпторлар, архитекторлар,
режиссерлар һәм театр артистлары бар
Яна лаурсатларнын исемнәре һәр елны
бөек шагыйрь туган көн алдыннан ТР
Президенты Указы белән игълан ителә.
Лауреатларга билге, диплом һәм акчалата
бүләкне сонгы елларла Республика көнендә,
ягьни 30 августта тапшыру традициягә
әйләнде.
МӘДӘНИЯТ КӨНЕ БӘЙРӘМЕ
Россия Президенты тарафыннан 25 март
Мәдәният хезмәткәрләре коне итеп игълан
ителде Быел ул беренче мәртәбә үткәрелде
Шул уңайдан С. Сәйдәшев исемендәге Зур
концерт залында республиканың мәдәният
хезмәткәрләре җыелды
Әлеге бәйрәм белән Прсмьер-министр-
нын беренче урынбасары Равил Моратов
тәбрикләп, бер төркем сәнгать әһелләренә
мактаулы исемнәр. «Мәдәният өлкәсендәге
казанышлары өчен* медале. Мактау гра-
моталары тапшырды
Премьер-министр
урынбасары—мадәнюгт министры Зилә
Валиева: «Безнсн сәнгать кодлектиазпры төрле
төбәкләрдә унышлар яулый Татарстанмын
тарихи архитектура һәйкәлләре ел саен күбрәк
туристларны жалеп итә*.-диде Ул
республиканың мәдәният хезмәткәрләренә
ү-зенен котлавын ирештерде Тантанада
китапханә, музей хезмәткәрләре, ветераннар
да катнашты Тәбрикләүләр исә жыр. бию
бс.юн үрелеп барды 3>р концертта безнекеләр
белән бергә Мәскәүлем килгән мәшһүр
җырчылар да чыгыш ясады
М Сәлимжанов исемендәге Актерлар
йортында Татарстан Республикасы Театр
әһелләре жәмгыятенен 70 еллыгы һәм
Актерлар йоргынын 40 еллыгы уңаеннан
тантана булып узды Анда Премьер-министр
урынбасары—мәдәният министры 3 Вәлиева
катнашты
Бөтенроссия театр әһелләре жәмгыятенен
Татарстан бүлеге 1938 елда оеша Бу вакытта ул
51 ижат әһелен берләштерә Аны төрле елларда
татар һәм рус театрларынын күренекле
артистлары Д Любин, X Әбжә- лилов, Н
Гайнуллин. М Булатова һ. 6 җитәкли
Театрыбыз тарихын өйрәнү. Идел буе. Урал.
Урта Азия театрлары белән элемт&тәр
урнаштыру. Россия күзәчеңдә конференцияләр
уздырып. Россия иҗатчыларының игътибарын
татар театрына юнатгүдә Театр әһелләре
берлегенек роле бик зур Әлбәттә, эшчәнлекме
кинрәк җәелдерү өчен сәнгатькярләргә
үзләренә аерым йорт кирәк була
һәм бу көннәрдә Актерлар йорты төзелүгә
дә 40 ел тулды 1988 елнын 24 октябрендә
элеккеге оешма нигезендә Татарстан Театр
әһелләре берлеге барлыкка килә. Шул ук елда
идарә рәисе Вазыйфаларын ару-талуны белми
башкарып килгән актриса Р Жиһаншинаны Г
Камал тсатрынын күренекле актеры Р
Тажетдинов алыштыра Ул бүген дә рәис
Вазыйфаларын унышлы башкарып килә
Моннан 6 ел элек Актерлар йортына мәшһүр
режиссер М Сәлимжанов исеме бирелде Ә бу
юбилей көннәрендә йорт диварына М
Сәлимжановка истәлек тактасы куелды. 3.
Вәлиева театр әһелләренә Президент М
Шәймиевнен юбилей уна- еннан котлавын да
укып ирештерде
ЙОМГАК ЯСАЛДЫ
27 мартта—Халыкара театр көнендә
бишенче тапкыр үткәрелгән «Яна татар
пьесасы* бәйгесенә йомгак ясалды Жюри
бәйгегә килгән 39 пьеса арасыннан нн яхшы 10
драма әсәрен сайлап алган Алар арасыннан
драматурглар Хәбир Ибраһим һәм Рәдиф
Сәгъди бергәләп ижат иткән «Кияү абый*
пьесасы. Нурания Ждмали һәм Халисә
Ширмәннсн «Мәхәббәтнең соңгы көне*
пьесасы. Эльвира Ибраһнмо- ванын «Адашкан
язмышлар* әсәре кызыксындыру бүләкләренә
лаек дип табылды Язучы, драматург Эсфир
Яһудин берьюлы ике бүләккә—«Тәхет»
әсәренен матур тел белән язылуы һәм «Былтыр
кыз* әсәре өчен—Т-4 яшьлек балаларга атап
язылган әсәрләргә «Жыен» мәдәниятне үстерү
фонлы тарафыннан тәгаенләнгән бүләккә ия
булды Өченче премия «Тимерчыбык
маҗаралары* пьесасын язган Йолдыз
Миннуллина һәм Сомбсл Гаффаровага бирелде
Икенче премияне «Теләк» дип
исемләнгән әсәре өчен Равил Сабыр алды. 35
яшькә кадәрге яшьләр өчен күренекле
драматург Туфан Миннуллин тарафыннан
тәгаенләнгән махсус бүләккә «Бәби» әсәре
өчен Илгиз Зәйниев лаек булды. Илгизгә
бәхет ике мәртәбә елмайды Ул «Люстра»
пьесасы өчен Мәдәният министрлыгының
махсус бүләген дә алды. Беренче бүләкне
жюри «Мылтык» пьесасын язган драматург
Зөлфәт Хәкимгә бирде.
Жюри рәисе, академик Миркасыйм
Госманов әлеге бәйгедә әсәрләрнең сыйфат
ягы үсүен, темаларның киңәюен билгеләп
үтте. Балалар өчен әсәрләр иҗат ителә баш-
лавы җәһәтеннән сөенүен әйтте. Премьер-
министр урынбасары—мәдәният министры 3
Вәлиева «Яңа татар пьесасы—2007»
бәйгесендә психологик, социаль-лирик
пландагы әсәрләрнең күренә башлавын унай
күренеш дип бәяләп үтте.
Алга таба үткәреләчәк «Яна татар пье-
сасы» бәйгесендә I, 2, 3 нче премияләр
күләмен 200, 150, 100 мен сумга кадәр күтәрү
күздә тотыла.
ХЕЗМӘТТӘШЛЕК КИҢӘЕР
Татарстан Республикасы Премьер-ми-
нистры Рөстәм Миннеханов ТР Министрлар
Кабинетында Иран Ислам Республикасы
дәүләт телевидение һәм радиосы рәисе Сәед
Эзаталла Заргами белән очрашу үткәрде.
Очрашуда мәдәният, кино һәм телеви-
дение өлкәсендә хезмәттәшлек перспекти-
валары турында фикер алышынды.
Очрашу кысаларында Иран Ислам
Республикасының дәүләт телевидение һәм
радиосы белән «Яна Гасыр» ТРК арасында
хезмәттәшлек турында килешү төзелде.
КИНО БЕЛГЕЧЛӘРЕ БЕЗДӘ ҮСӘЧӘК
Агымдагы елдан Казан дәүләт мәдәният
һәм сәнгать университеты базасында эшләүче
Театр, кино һәм телевидение институтында
кино һәм видеосәнгать бүлегенә студентлар
кабул ителәчәк. Әлеге бүлектә 5 ел укып
чыккан студентлар кино һәм видеоижат
студиясенең җитәкчесе, укытучы белгечлеге
алачак. Булачак кино хезмәткәрләрен
танылган белгечләр укытыр дип
планлаштырыла Бүлекнең җитәкчесе итеп
Министрлар Кабинетының мәдәният һәм ТР
халыклары телләрен үстерү бүлеге башлыгы,
Татарстанның халык артисты Рамил
Төхфәтуллин билгеләнгән. Абитури-
ентлардан гаризалар кабул итү 15 июньнән
башланачак.
КҮРГӘЗМӘДӘН БАЕП КАЙТТЫЛАР
Мәскәүдә XI милли «Россия китаплары»
күргәзмә-ярминкәсе булып узды Анда
катнашкан 600 нәшрият һәм полиграфия
фирмасы арасында Казаннан «Идел-
Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы да
бар иде. Быелгы форум «Россия ки-
таплары—Гаилә елына!» шигаре астында утге.
Татарстан полиграфчылары экспозициясе зур
кызыксыну уятты, бигрәк тә «Тыюлыклар»,
«Татарстанның спорт казанышлары», «Жир
хартиясе», «Чаллы энциклопедиясе» кебек
басмалар күпләрнең игътибарын жәлеп итте.
«Идел-Пресс» коллективына хас
һөнәрмәндлек, югары сыйфат, оперативлык
казанлыларга «Дро- фа», «Карапуз», «Глобус»,
«Поколение», «Дашков и Ко» кебек абруйлы
нәшриятлар белән файдалы килешүләр төзергә
мөмкинлек бирде. Якынча нәтиҗәләр буенча,
«Идел-Пресс»ның заказлар портфеле 130
миллион сумга баеды, әлеге акчага 600 мен
данәдән артыграк китап бастырылачак.
ҖИҢҮ ЯУЛАДЫ
Мәскәүдә ундүртенче мәртәбә уза торган
«Алтын битлек» конкурсына Россиянен төрле
төбәкләреннән 52 спектакль тәкъдим ителгән
иде. Анда композитор Резедә Ахиярова
тарафыннан язылган «Шагыйрь мәхәббәте»
операсында Тукай партиясен башкарган өчен
Татарстанның халык. Россиянен атказанган
артисты Әхмәт Агади «Операда ин яхшы
ирләр роле» дигән төрдә җинү яулады.
Әсәрнен премьерасы моннан ике ел элек
М. Жәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм
балет академия театрында булган иде.
ТУКАЙГА ЧӘЧӘКЛӘР
Быел бөек шагыйребез Габдулла Тукай-
ның вафат булуына 95 ел тулды. Күркәм гадәт
буенча, Казаннын Яңа татар бистәсе
зиратында быел да хәтер яңарту мәрәси- ме
үткәрелде. Анда әдәбият һәм сәнгать
эшлеклеләре, мәдәният хезмәткәрләре, дин
әһелләре һәм шигырь сөючеләр катнашты
Хәтер җыенында катнашучылар алдында
Татарстан Язучылар берлеге рәисе И
Ибраһимов, шагыйрь Ш Галиев Тукай
җәмгыяте рәисе, профессор X Минне- гулов,
язучы М Маликова, артистлар Э.
Жәләлетдинов, И. Әхмәтҗан һ б лар чыгыш
ясады. Тукай каберенә чәчәкләр куелды.
“Хәтер” мәчетенең имам-хатыйбы Харис
хәзрәт Салихҗан шагыйрь рухына дога
багышлады. Хөрмәтләү мәрәсимен Та-
тарстанның халык шагыйре Р. Фәйзуллин
алып барды.
“МИНЕ ӘСӘРЛӘРЕМНӘН ЭЗЛӘГЕЗ”
24 март көнне Г. Камал театры бинасында
Татарстанның халык язучысы,
Г Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе
лауреаты Аяз Гыйлажевнең 80 еллыгына
багышланган “Йәгез, бер дога" дип исем-
ләнгән кичә булды Аяз Гыйлаҗев—XX
гасырның икенче яртысындагы татар
әдәбиятының ин колоритлы, язмышы һәм
ижаты белән гаять гыйбрәтле һәм үзенчәлекле
әлипләрнен берсе Әдипкә багышланган кичәдә
эчтәлекле һәм сәхнә бизәлеше ягыннан
үзенчәлекле иде Репрессия елларында башлап
язучы студент егеттән сорау алу күренешләре,
сонрак— житлеккән әдипнен кешелеккә—яна
буыннарга куйган сораулары тамашачыларны
тирән уйлануларга тартты Сәхнәдә А.
Гыйлажсв әсәрләре буенча куелган "Яра ". “Өч
аршин җир", “Жомга көн кич белән" дигән
спектакльләрдән Г Камал, Әлмәт. Чаллы
театры артистлары тарафыннан өзекләр
күрсәтелде Татарстан Язучылар берлеге рәисе
И Ибраһимов. әдипнен Зәй һәм Сарман
якларыннан килгән якташлары, Аяз
Гыйлаҗевнен хатыны Нәкыя ханымга да
үзләренен рәхмәтләрен ирештерде Татарстан
Премьер-министры урынбасары—мәдәният
министры Зилә Вәлисва ана Преэидент- нын
Рәхмәт хатын укыды Язучынын якын
дусларыннан берсе булган академик
Миркасыйм Госманов үзенен хатирәләре
белән уртаклашты “Мине әсәрләремнән
эзләгез” дигән әлеге кичәнен сценарий авторы
Ркаил Зәйдулла һәм шагыйрь Газинур Морат
Аяз Гыйлажевка багышланган шигырьләрен
янгыратты
ӘДИПНЕ ИСКӘ АЛУ
20 мартта Актерлар йортында язучы-
тәржемәче, мохәррир-текстолог. Татар-
станның Г Тукай исемендәге Дәүләт,
Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар
берлегенен Г, Исхакый исемендәге пре-
мияләре лауреаты Рәис Дауговнын тууына 80
ел тулуга багышланган искә алу кичәсе булып
узды “Яшәү яме" дип исемләнгән бу кичә
үзенең эчтәлеге һәм самимилсге белән
күпләрнең күңелендә калырлык итеп
оештырылган иде Әдипнен тормышы һәм
ижат эшчәнлегс турында анын замандаш
дуслары, хезмәттәшләре, шәкертләре чыгыш
ясады М Госманов. Р. Фәйзуллин, Р Гаташ. Л
Хәмидуллин. Р Рахман. Л Ле- рон Татарстан
Язучылар берлеге рәисе И Ибраһимов.
Татарстан китап нәшрияты директоры Д
Шакиров. “Мәгариф" нәшрин ты директоры М
Вәлиев. Г Камал театры директоры Ш Закирон
Кичәдә популяр жырчылар халык җырларын,
атаклы композиторларыбыз әсәрләрен
башкардылар Сәхнәдән Р Даутовнын хатыны,
классик драматург Г Камал оныгы Диләрә
ханым Даутованын да чыгышы яңгырады
Кичәне Татарстанның халык язучысы Р
Батулла алып барды
ЯҢА СПЕКТАКЛЬ
Шагыйрь һәм лрамзтург Равил Боха- раев.
Англиядә яшәсә дә. Гатар дәүләт
•Әкият, курчак театры белән ныклы элемтәдә
тора Биредә анын -Су аты» (Водяной конь)
дигән пьесасы буенча эшләнгән спектакль
куелды Драматург аны шотланд халык
мифларына таянып ижат иткән Спектакль
премьерасын күрү өчен автор үзе дә Казанга
кайтты Тәэсирләре белән уртаклашып ул
болай диде -Минем шушы күркәм театрда
дүртенче спектаклем куела Балалар өчен бик
теләп һәм яратып ижат итәм Чөнки ин чиста,
пакь күңел—балаларда»
Театр директоры Татарстанның һәм
Россиянен атказанган мәдәният хезмәткәре
Роза Жаббарова. кыскача язучы хакында
сөйләп, анын элекке спектакльләрен искә
алды.
Әсәрне сәхнәгә Татарстанның һәм Рос-
сиянен атказанган артисты И Зиннуров
куйган.
СЕБЕРГӘ СӘФӘР
Язучы һәм жәмәгать эшлеклесе Фәүзия
Бәйрәмова Себердә озак вакытлы сәфәрдә
булып кайтты Ул Төмән. Омск. Новосибирск,
Курган өлкәләрендә яшәүче милләт-
тәшләребез белән очрашты, архивларда татар
халкына кагылышлы эзләнүләр алып барды,
мәктәп-китапханәләргә үзенен китапларын
бүләк итте Ул шулай ук Тубыл. Тара
шәһәрләрендә халык белән очрашулар
уздырды, үзенен “Күчем хан" дип аталган
китабын һәм күренекле мәгърифәтче
Габдрәшит Ибраһичоянын "Дәүре галәм"
әсәрен тәкъдим итү кичәләрендә катнашты Ф
Бәйрәмованын Себертә бу сәфәрен оештыруда
Бөтендөнья татар конгрессы ярдәм күрсәтте
КИТАПХАНӘЛӘРГӘ ЗУР БҮЛӘК
Апрель аенда Татарстан район китап-
ханәләре өчен бик тә сөенечле вакыйга булды
Татар авторларынын дүрт меннән артык яна
китабы Зәй. Тукай, Сарман. Түбән Кама.
Актаныш, Нурлат һәм Аксубай районнарында
яшәүче китап сөючеләр карамагына
тапшырылды
Бу—Татарстан Дәүләт Советы депутаты.
“Татэнерго” ачык акционерлык жәмгыяте
генераль директоры Илшат Фәрдиевнсн китап
укучыларга бүләге Әлеге акция белән
энергетик холдинг. Татарстан агросәнәтать
өлкәсенә эре инвестицияләр кертүче генә
түгел, әдәбият сәнгать, гомумән, рухи
үсешебез өчен дә зур иганәләр өләшергә
сәләтле мәрхәмәтле оешма икәнлеген янә бер
мәртәбә расла ды Әлеге китап байлыгын
беренче чиратта “Агрокөч-Төркем" жәмгыяте
эшли торган районнарның китапханәләре
кабул итеп аллы
Бу вакыйгага багышланган тантана
Зәйнсн Сөббух Рафиков исемендәге ү зәк
китапханәсендә узды.
ЯШЬЛЕГЕ КАЗАНГА БӘЙЛЕ
Светлана Коновалованын «Максим
Горькийның эчке дөньясы Язучы тор-
мышында Казан шәһәре» дип исемләнгән
китабын тәкъдир итү кичәсе булды
Автор үз вакытында Горький музеенда
эшләгән. Горький темасы буенча канди-
датлык диссертациясен яклаган. Хәзерге
вакытта ул Толстой музее директоры
Китапта Горькийнын Казанда яшәгән
вакыттагы тормышын өйрәнүгә зур игътибар
бирелгән Анда XIX гасыр ахырындагы Казан
шәһәре турында кызыклы гына мәгълүматлар
тупланган. Бу вакытта А. Пешков
университетлар юлын гына үтеп калмый, ә
шәхес буларак формалаша Язучы дөньяның
төрле почмакларында булуга карамастан,
Казан шәһәре анын язмышында мөһим
урынны алып тора. «Мин Түбән Новгородта
тудым, әмма рухи яктан Казанда чыныктым.
Казан «университетларым* арасында ин
яратканы»,—дип әйтә торган була.
Горькийнын Казанга багышлап язылган
әсәрләре дә бар.
БИГИЧЕВ ПРЕМИЯСЕ
ТР Мәдәният министрлыгы яшь вока-
листлар өчен Хәйдәр Бигичев премиясен
булдырырга карар итте. Татарстан
Республикасының халык артисты, Россия
Федерациясенең атказанган сәнгать
эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге Дәүләт
премиясе лауреаты Хәйдәр Бигичевнын
истәлеген мәңгеләштерүче, академик һәм
халык җырларын үстерү максатын күздә
тоткан бу премия ел саен 15-30 яшьлек
җырчыларыбызга тапшырылачак. Быел бу
премия конкурсының жюри составына Зилә
Сөнгатуллина, Мөнир Якупов һәм, әлбәттә,
Зөһрә Сәхәбиева кертелгән.
ИМАНЛЫ ЯШЬЛӘР ЯРЫШЫ
27-28 мартта башкалабыздагы Россия
Ислам университетында ислам уку йортлары
арасында гарәп теле һәм ислам дине
нигезләре буенча беренче Бөтенроссия
олимпиадасы уздырылды.
Татарстандагы уку йортларыннан тыш,
анда Мәскәү Ислам университеты. Түбән
Новгород Ислам институты, Уфадагы Россия
Ислам университеты, М. Солтанов исе-
мендәге мәдрәсә, Чечня, Кабардин-Балкар,
Дагыстан Ислам институтлары шәкертләре
катнашты Ярышлар барышында Татарстан
һәм Дагстан шәкертләренең аеруча яхшы
әзерлекле икәнлеге ачыкланды Нәтиҗәдә
гарәп телен ин яхшы белүче итеп РИУ шәкер-
те Алмаз Сафин, дин нигезләрен ин әйбәт
үзләштерүче дип Махачкаладагы Теология
һәм дин белеме институты шәкерте Әхмәт
Гаирбәкев танылды. Ярышта катнашкан
бердәнбер кыз—"Мөхәммәдия” мәдрәсәсе
шәкерте Галия Мөхәррәмова да егетләрдән
ким түгел икәнен күрсәтеп, гарәп теле белүе
буенча икенче урынны яулады.
КОТЛЫЙБЫЗ!
Полиграфия һәм матбугат өлкәсендәге
казанышлары, Татарстан Республикасы
хакына күпьеллык нәтиҗәле һәм намуслы
хезмәте өчен "Идел-Пресс" полиграфия-
нәшрият комплексы” ачык акционерлык
җәмгыяте генераль директоры Әхмәтҗанов
Ислам Галиәхмәт улы "Фидакарь хезмәт
өчен” медале белән бүләкләнде.