Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТӘРӘЗӘГӘ ЯЗМЫШ ЧИРТКӘНДӘ...


Яшәүгә һәм Азатлыкка шул лаектыр- Алар өчен көн дә яуга кергән кеше
Гёте «Фауст»
Безнен музыкабыз тарихында күркәм, кешелекле, гамьле, борчулы. барыннан да бигрәк югары художестволы ижат үрнәкләре биргән композиторларыбыз байтак. Шулар арасында—ике гасыр урталыгын кичкән һәм ин якты, масштаблы шәхес буларак танылган Ренат Еникеев исемен беренчеләрдән атап китәсе килә.
Ул милли музыкабыз мәйданына гаярь рәвештә атылып килеп керде,
драматик һәм фажигаи-героик темаларга мөрәжәгать итеп, инде бОнчы елларда ук совет идеологларының консерватив карашларына каршы килеп, татар инструменталь музыкасын бөтенсоюз һәм дөнья сәхнәсенә чыгару бәхетенә иреште.
Үзенең идея-художество позицияләрен яклап ижат итү чорында Р Еникеевка партия- дәүләт машинасы тарафыннан булган бик күп басымнарны кичерергә туры килә. Ләкин мондый басымнар, башкачарак фикер йөртүгә каршы юнәлгән киртәләр, матур-татлы вәгъдәләр аның рухын сындыра алмый. Хакимият белән тарткалашу нәтижәсендә композитор корбанга бара, күп кенә рәхәти мөмкинлекләрен югалта. Бу жәһәттән аны караңгылык патшалыгын, шуның тарафдары Мефистофельне жингән. әхлакый кыйммәтләр өчен фидаиларча көрәшкән Фауст белән тиңләргә мөмкиндер.
Р Еникеев иҗатында инструменталь музыка аерым бер урын алып тора, чөнки ул бу жанрны
үзенчә яңа биеклеккә күтәрде Аның эшчәнлеге нәтижәсендә соната, баллада, виртуоз шәлкемнәр хәзинәсе, фортепиано өчен өр-яна формалар барлыкка килде.
Композиторның симфоник музыка өлкәсендәге уңышларын да аерым күздән кичерергә кирәк. Болар—шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышланган вокаль- симфоник Поэма. Рапсодия. Крылов мәсәлләре буенча пьесалар циклы һ. б
Композитор иҗатында дөнья музыкасы культурасындагы югары казанышлар үзенчәлекле чагылыш таба, кешелек рухын танып белүдәге елъязма буларак зур сәнгать әсәрләре дәрәҗәсенә күтәрелә
Балалык һәм үсмер еллары
Ренат Еникеев 1937 елның 13 июнендә Казанда белемле, зыялы нәсел гаиләсендә туа Әнкәсе ягыннан туганнары—Тукай шәҗәрәсенә якын кешеләр, руханилар Әткәсе ягыннан Р Еникеевнын тамырлары атаклы Каргалы Темниковлар нәселенә барып тоташа Композиторның балачагы авыр шартларда уза: бер яше тулган чагыннан ук әтисез үсә ул Яшьтән үк мөстәкыйль булырга өйрәнә Ин яраткан һөнәре—гармоника һәм курайда уйнау Дүрт яшендә үк инде балалар бакчасы ансамблендә уйный, кониертларда катнаша
Үрнәк саналган 12нче татар мәктәбендә укый, осталыгын үстерә һәм инде 9 яшендә үк республика күләмендәге конкурста жинүче дип табыла Әйтергә кирәк, әлеге конкурс рәисе, атаклы гармунчы Фәйзулла Туишев малайның кулларыннан тотып өскә күтәрә һәм. -Менә мина алмаш!—дип. соклануын белдерә.
11 яшендә Ренат музыка мәктәбенә укырга керә. Казанга Шанхайдан килгән оста педагог Н. Карукестан дүрт ел дәвамында дәресләр ала Шушы елларда ук инде малайнын композиторлык сәләте ачыла Әйтик, ул фортепиано өчен ■Бабай». -Монсу җыр» һ б. пьесалар иҗат итә Ныклы белемгә ихтыяҗ сизеп, үсмер танылган педагог—X Вәлиуллин. И Шәмсетдинов. Ә Бакиров кебек композиторларны тәрбияләгән Ю Виноградов классына музыка училищесына килә, осталыгын камилләштерә.
Таләпчән. Европа һәм татар музыкасын яхшы белгән бу педагог белән якыннан аралашу булачак композиторны иҗат серләренә тирәнтен якынайта, композиторлык һөнәренең заманча техник чараларын үзләштерүгә ярдәм итә Талантлы һәм эшкә сәләтле булуы нәтиҗәсендә ул зур унышларга ирешә Инструменталь пьесалар, жыр һәм соната, хор. балет сиенасы 1955 елны М Җәлил сүзләренә беренче татар романсларыннан булган Бәхет не яза М Хөсәен һәм К Нәҗми сүзләренә ижат ителгән хор язмалары әле дә булса үзләренең сәнгати кыйммәтләрен югалтмаган
Язмыш белән бергә-бер
Композитор, пианист, музыка белгече буларак җитди тәҗрибә туплаган Р Еникеев 1956 елны Казан консерваториясенә килә, композиция һәм фортепиано бүлекләрен сайлый. Яна остазы профессор А Леман ана ирек мөстәкыйльлек бирә чөнки, яшь кенә булуына карамастан, егетнен иҗади планнары зурдан.
Җимешләр озак көттерми Р Еникеев—беренче иң зур әсәрен—скрипка, альт һәм виолончель өчен трио яза (1958). Совет музыкасында сирәк булган бу жанр әсәре ансамбль сәнгатен үстерү юнәлешендә ачыш, зур яналык була Милли мәдәният тормышында революцион бер күренеш дип бәяләсәк тә бер дә арттыру булмастыр Бу әсәрдә Шәрык белән Гарепнен органик бөтенлеге, бердәмлеге, киләчәге, күпавазлы фикерләү рәвеше, тагын бик күп янача сыйфатлар, аерым алганда совет чорына хас чикләнгәнлек, пафос, трафаретлыктан югарырак күтәрелү авазлары тынлаучынын ихтирамын яулый
Күз алдына китерегез шигъри бизәкләргә төренгән, тирән драматик кичерешләргә, капма каршылыклар дөньясына, инде азагында шатлыклы авазлар һәм җиңү белән төгәлләнгән рапсодия1 Болар бөтенесе 1948 елны чыккан мәгълүм карар—партиянең -музыкадагы формализм- дигән бәясенә каршы килә I<>р1, 1Н нпача |н И.иыпнин караш
Мондый батырлыкны өстәгеләр, әлбәттә, гафу итмиләр Әлеге әсәр. Татарстан композиторларының чираттагы съездында яңгыраганнан сон. бик каты тәнкыйть
утына эләгә. Янәсе, шат яшәп яткан халыкка, жәмгыятькә каршы «нотка»лар ничек инде бездә булырга мөмкин? Музыкаль әсәрне тикшерү, анализлау барышында Мәскәүдән (!) килгән функционер Мариан Коваль. сәнгатьтә партиялек дигән принципларга таянып, яшь композиторга беренче булып һөҗүмчән чыгыш ясый Заманында атаклы Шостаковичны формализмда, ясалмалылыкта гаепләгән тезислар татар егетенә дә эләгә. Мәскәү вәкиленнән сон ТАССРнын культура министры да чыгыш ясый һәм «мондый» композитор Дәүләт консерваториясендә
калырга тиеш түгел дип ачыктан-ачык белдерә.
Шуларга каршы Мәскәүнең музыка белгече Н Шумская чыга Ул яшь композиторны француз язучысы Ромен Ролланнын «Жан Кристоф» дигән романы герое белән чагыштыра..
Романда сәяси ирония белән язылган шундый юллар бар:
«Мәдәниятнең сулышын, ничек яшәп ятканын да аңламаучы чиновниклар, сәясәт һәм финанс белән шөгыльләнүдән тыш,
җәмгыятьнең рухи халәте белән идарә итәргә тырышып сәнгать әһелләренә эт оясы, муенчак һәм ризык тәкъдим итәләр икән, монардан да хәтәр һәм аяныч хәл юк Ләкин Кристоф өйрәнү-дрессировкага бирелә торганнардан түгел. Ул ниндидер түрәнең үзенә акыл сатканын, музыканы ничегрәк язарга кирәген кабул итә алмый, чөнки сәнгать сәясәткә караганда төплерәк әзерлек сорый'
Тормыш бара бит, һәр нәрсәне үз урынына куя. Р. Еникеевнын әлеге триосы бөтенсоюз сәхнәсенә чыга, хәтта Балтыйк буе республикалары сәхнәләрендә яңгырый.
Шагыйрь әйтмешли, юкка түгел, юкка түгелдер.
Мәскәү консерваториясе профессоры Г Литинский җитәкчелегендә безнен композиторыбыз кыллы квартет-партита яза, полифония һәм пентатоника өлкәсендә яңа ачышлар ясый.
Р Еникеевнын диплом эше—симфоник әсәр, оркестр белән фортепиано өчен язылган концерт Биредә инде галәмнән агылып төшкән зур фәлсәфәләр алгы планга чыга: мәхәббәт, яшәү-яшәеш, карангы көчләргә каршы көрәш, матурлыкка, яктылыкның җиңәчәгенә ышаныч Соңрак бу әсәр Татарстан композиторларының пленум утырышында башкарыла Мәскәүдән килгән хөрмәтле кунак Л. Шостакович, авторны котлап, аның әнисенә болай дип мөрәҗәгать итә: «Сезнен улыгыз бик талантлы, саклагыз аны!»
Мондый дәрәҗәле бәя теләсә кемгә бирелми, әлбәттә Ләкин көнчеләр, партия куштаннары һаман табыла тора. Татарстан композиторлар союзында «Еникеев эше» дигән нәрсә ачып җибәрәләр. Шөкер. Д Шостаковичнын кат-нашуы нәтиҗәсендә бу эшне ябалар Ренатның әсәрләрен. Мәскәү сәхнәсендә тыңлаганнан сон, Россия күләмендәге М. Глинка премиясенә тәкъдим итәргә фикер туа.
Ләкин безнен җирле түрәләр һаман да "сакта" уяу тора: талантлы компо-зиторның бөтенсоюз сәхнәсенә күтәрелүеннән куркалар. Ясалма аппарат уен-нарыннан соң концерт та, премияләргә эш тәкъдим итү дә өзелә, композитор эшеннән дә, аспирантурадан да китәргә мәҗбүр була. Хәтта кулга керә язган квартир да тәтеми кала
Фортепианода үсмер Ренат уйный 1950 ел
Текә тауга күтәрелү
Акалемик даирәгә сыешмаган Р. Еникеевне. талантын яхшы белгән кешеләр ниһаять. Камал театрына эшкә чакыралар Кайчандыр биредә татар профес сиональ музыкасына нигез салучы С Сайләшев эшләгән иде Ләкин аннан сон оркестр таркалган, музыкага бәйле спектакльләр әзәйде Р Еникеевка бары Н Исәнбәтнең -Гөлжамал* пьесасына гына көй язу мөмкин була Әмма музыкаль бизәлеш шәп килеп чыкса да. ул файдаланылмый, чөнки музыка өчен гонорар бер түрә музыкантка түләнеп беткән була Менә шундый хәлләр!
Егет эшсез калмый, аны филармониягә чакырталар Г Рәхимкулов. И Шаки- ровларнын концерт бригадасында пианист-аккомпаниатор буларак биш елдан артык элеккеге Советлар Союзының бик күп почмакларын гизә Әлбәттә. Илһам Шакиров белән хезмәттәшлектә яна жырлар туа боларны санап чыгу кирәкмәс тер Алар бөтенесе табигатькә, хатын-кызга. Ватанга дан җырлый
Вакыты суккан минутларда нота кәгазьләренә күпләр аңламый торган серле тамгалар төшә Яктылык өчен көрәш бара Беренче соната, икенчесе, өчен чесе... Яхшылык белән явызлык көрәшенә багышланган бу сонаталар СССР кимәлендәге күп кенә корифейлар тарафыннан югары бәяләнә Композиторның Икенчы кыллы квартеты Германия. Италия. Япония. АКШ һ б илләрдә зур уныш белән бара. Кол Гали заманнары. Болгар темасы анын игътибарыннан читтә калмый
Ә инде Муса Җәлилгә багышланган вокаль-симфоник поэмасы өчен ана 1983 елны Г Тукай исемендәге дәүләт премиясе бирелде
Композиторның күренекле шәхесләр, бигрәк тә атаклыбыз Бакый Урманче белән дуслыгы хакында аерым бер кыйсса язып булыр иде. мөгаен Ә инде анын Тукайга. Сәйдәшкә ижади хөрмәте турында әйтәсе дә юк Сәйдәш әсәрләренең сайланмасын. -Сәйдәшстан- дигән китапны нәшер иткән шәхес буларак, ул бигрәк тә хөрмәткә лаек.
Сүзебезне түгәрәкләр алдыннан шунысын да әйтик. 21нче гасырга ком-позитор яна идея-проектлар белән аяк баса Болар—халкыбызның музыкаль фольклор байлыгы, төрки халыклар моныннан хәзинәләр, яшь талантларны үстерү юнәлешендәге эшчәнлек һәм башкалар
Халкына хезмәт итү. якты идеаллар өчен көрәшү—үзе бер бәхеттер ул Композиторның шигаре Назыйм Хикмәтиен кыска гына шигъри юлларына бик тә тәнгэл килә шикелле
Син &> ннмасчң.
Мин дә янчасам.
Кем таратыр бу дөньяның караңгысын