Логотип Казан Утлары
Хикәя

ТӨНГЕ ЯҢГЫР


Кафе, музыка, ап-ак люстра шәмдәленнән сирпелгән яктылык, шәраб исе катыш җиләс һава, уен-көлке сүзләр, кычкырып яисә
пышылдап сөйләшүләр—хәзер инде болар барысы да хәтернен теге ягында торып калган
Ә нинди матур, көләч, сине яшьлегенә чакырып торган, жанынны йолдызлар галәменә кадәр күтәрердәй кабатланмас кичә иде бит ул!
Ун ел... Әйе. моннан нәкъ ун ел элек алар университетның филология факультетын тәмамлаган иделәр Фәлән елнын фәлән көнендә Казанда җыйналалар да. аннары аларны ун ел буе зарыктырган очрашу көтә! Сиринә бу көнгә түземсезләнеп әзерләнде, очрашуга ашкынып, очар коштай канатланып килде. Теге чакта сабакташларының күбесен, кулларына юллама тоттырып, кош баласын оясыннан очыргандай, район һәм авыл җирләренә тараттылар
Кызык бит: кемнәр кая китеп кем булган да. тагын кемнәр тормышында ниләр майтарды икән? Гаилә хәлләре турында да сүз булмый калмас, билгеле. Тик менә Сиринәнен.
Шуларны уйлый-уйлый. кафе ишегеннән атлап керүе кая. кемдер ана ифрат ягымлы тавыш белән эндәште — Исәнме. Сиринә!
Кем дисә, каршында... курсташлары арасында чибәрләрдән саналган, егетләрнең егете Дан ил басып тора иде Ул алләни үзгәрмәгән дә шикелле— килеш-килбәге. төс-кыяфәтс нәкъ элеккечә
Түгәрәк якты йөз. килешле иреннәре өстендә жеп сыманрак нечкә- озынча мыек сызыгы, мангаена төшебрәк торган карасу чәчләр, зәңгәрсу күзләр—боларнын барысыннан да яшертен, тыенкы бер матурлык, тумыштан ук бирелгән табигыйлек бөркелеп тора. Төслс-ялтыравык мода журналларында ир-атлар өлгесе итеп бирелә торган фотосурәтләрсн бер читтә торсын, чынлаптыр менә
Укытучылар гаиләсендә туып-үскән бу егетнен тәрбиясе дә соклангыч иде Жаен китереп кенә, ягымлы елмаеп һәркемнең хәлен сорашыр, кирәксә—ярдәменнән калдырмас. Шушы ачыклыгы, гадилеге артында күзгә күренмәс бер тылсым, кул җитмәслек сер посып ята шикелле Тамчы да үзгәрмәгән—һаман шул икән! Сиринәнен генә түгел, атс тагын башкаларның да плащларын салдырырга, гардеробка бирергә булышты Жинүчән, гормыш сөючән, шат күңелле елмаюы белән ул бүгенге бәйрәмне алдагы минутларда да гел бизәп-ямьләп торды.
Затлы тәгам белән тулган табын артында —О-о. Фәридә’ Син кайларда хәзер’’
— Ну. безнең Марат!
—Афәрин, Данил!—дигәнрәк сагыну-соклану авазлары һәркемнең күңелен алгысытып җибәрде.
Табын дилбегәсе үзеннән-үзе Данил кулына күчте. Гүя ул—дирижер! Анын салмак, вакыт-вакыт җитезрәк тә талпынган кул хәрәкәтләре аралашу, сөйләшү, сүз әйтешү кебек күнелле, әмма шактый чуалчык та тамаша белән идарә итү, аны эзлекле бер сызыкка салу өчен яратылган диярсен. Сүз арасында кызыклы, тапкыр сүзләргә бай булган көлкеле анекдотлар кыстырырга да җай таба үзе.
Берәүне дә онытмады Данил, һәркемне сөйләттерергә тырышты, һәр сабакташына сүз бирде. Жыр, музыка, вальслар тынып торган арада тост арты тостлар яңгырады. Һәркемнең әйтер сүзе, уртаклашасы хис-хатирәләре җитәрлек иде...
Ә шулай да ин кызыклысы, ин истә кала торганы Данилнен тосты булгандыр, мөгаен. Каян шулкадәр сүзләр, көтелмәгән чагыштырулар уйлап таба диген син аны.
—Рөхсәт итегез мина да бер тост әйтергә...
Сөйләшенеп куйгандай, табын кинәттән тын калды, һәркемнең күз карашы Данилга төбәлгән иде. Анардагы эчкәрге бер энергиядәнме, зал эче электрланган кебек тоелды бу мизгелдә...
—Сүземне бераз читтәнрәк башлап китмәкче булам,—диде ул, күз карашын нигәдер кафеның инде караңгылык каплап өлгергән тәрәзәләренә күз текәп,—Төннәрен Ай ни өчен якты була да, ни өчен нурланып балкый шулай? Сәбәбе бик гади: чөнки Җир шарынын теге ягыннан ана Кояш нурлары кайтарылып төшә. Әгәр Ай шушы нурлардан мәхрүм ителә икән, ул—җансыз, караңгы бер планетадан гайре берни түгел! Аны беркем дә күрмәс, аңа карап берәү дә соклана алмас иде. Менә шушы хакыйкатькә таянып, мин ирләрне—Айга, хатын-кызны—Кояшка тиңләр идем, дусларым. Хатын-кызның яктысы, нурланышы, җан җылысы төшкәнгә күрә генә без, ир-ат заты, тормыш галәмен яктыртып, үзебезнең барлыкны сиздереп- күрсәтеп торабыз. Шушы чагылыш булмаса, без дә караңгы, җансыз бер планета. Яшәсен әниләр, апалар, сеңелләр, яшәсен хатын-кызларыбыз! Егетләр, хатын-кызлар хөрмәтенә аягүрә басуыгызны сорыйм...
Мондый бик тә урынлы, ачык һәм төгәл әйтелгән сүзләрдән, ай-һай, кем генә баш тарта алыр иде микән? Рюмкалар чәкәште, калак-чәнечкеләр җинелчә зенләп алды.
Сагынышканнар. Күбесенчә эш, гаилә мәшәкатьләре белән уза торган игезәк, бертөслерәк көннәрдән соң бүгенге очрашу чынлап та бәйрәмчәрәк, яңачарак төсмерләргә манчылган иде шул. Музыкага, вальска ияреп, бүген тормыш-яшәеш тәгәрмәче дә кызуырак әйләнде шикелле бу минутларда.
Залдагы шау-шулы, мавыктыргыч манзара эчендә вакытнын узганын сизми дә калдылар. Сәгать төнге унике тулган, китәргә, таралышырга да вакыт җиткән икән.
Саубуллашулар тәмамлангач та, Данил белән Сиринә ничектер үзеннән- үзе якындагы урам чатында бергә тукталып калдылар. Очраклы түгел булса кирәк, аларнын тыенкы гына бер-берсенә тартылуы табын артында утырганда ук икесенең күз карашлары белән күпмедер дәрәҗәдә ныгытылган
иде.
—Сиринә, төн уртасында үзеңне генә калдыру килешмәс, рөхсәт итсән, өенә кадәр озатып куяр идем. Әллә...
Данил, әйтәсе сүзләрен бер мәлгә күңеленнән барлагандай, тукталып калды. Нәрсә әйтергә, ни аңлатырга тели икән? Сиринә бу сорауларга жавап
эзләрлек хәлдә түгел иде, бары тик:
—Рөхсәт, әйдә, такси тотабыз.—дип кенә әйтә аллы. Әмма, үч иткәндәй, төнге шәһәр урамында бер генә такси кисәге дә очрамады
Августнын кичке сал кынча жиле әллә кайдан авыр болытларны куалап китергән дә тротуар чокырындагы юкәләрнен ябалдашын чайкалдыра. Болытлар белән томаланган карангы күк жиргә якынайган, шәһәр өстенә тәмам ишелеп төшкән иде Кинәттән толым-толым салынып, коеп-коеп эре янгыр яварга кереште! Төнге күләгәләр эреде, күз ачып йомган арада янгыр пәрдәсе артына кереп югатды. Биек иортларнын калай түбәсенә һәм асфальтка бәреп яуган янгыр шавы гына ишетелә Биектәге су торбаларыннан савылып тишкән нәни гөрләвекләр, еландай бөтерелеп, аяк астыннан шуыша.
Ышыкланыр урын да юк ичмасам! Ярый әле Данилнын сумкасыннан зонтик килеп чыкты: кулчатырны жәеп, икесенен баш өстенә күтәрделәр Икесенә—бер зонтик, бераз ышыкланыр өчен әлегә ул да ярап тора. Бер зонтик астына сыенышкан арада ничектер култыклашып та өлгергәннәр икән, аяклар исә үзеннән-үзе алга таба атлады.
— Мин гостиницага урнашкан идем, моннан ерак түгел. Чаптык шунда!
Ни хикмәттер, Сиринә каршы килеп бер сүз дә әйтә алмады Хәер, шаулап торган шушы янгыр астында тарткалашып, бәхәсләшеп торунын мәгънәсе бар идеме сон? Кунакханә ишеге төбенә килеп басканнарын сизми дә калдылар. Звонок бирү белән баш кисме алтынсу тасма белән коймаланган швейцар карт ишекне ачты Берни сорашмады, артта анын: «Вәт яңгыр бу...»—дигәне генә колакка чалынып катлы.
Баскычтан икенче катка сүзсез генә күтәрелеп. Данил урнашкан бүлмә каршысына килеп тукталдылар Төн уртасында кинәт чылтыраган телефон авазыдай, ачкыч шылтыраганы ишетелде..
Итәге юешләнгән плащларын, кипсенгә дип. урындык жилкәсенә элделәр. Дамир суыткычтан шампан шәрабс һәм шоколад чыгарган арада Сиринә, читкәрәк китеп, маңгаен бүлмә тәрәзәсенең сал кынча пыяласына терәде... Тон эченнән актарылып килгән кисәтүле аваз булып, тәрәзәгә янгыр тамчылары бәрә дә бәрә, бүгенге төнгә билгесезлек төсмерләре өсти. Шәһәр эчендә тома караңгылык, ерактагы йолдыз яктысыдай, урам утлары гына берән-сәрән тонык җемелдәшә
Данилнын Түбән Кама шәһәрендә гимназия директоры булып эшлөвен. гаиләсе барлыгын ишетеп белә иде Сиринә Батар хакында төпченүне кирәк санамады ул. Анын үзенен дә гаиләсе бар лабаса. Заводта инженер булып эшләүче иренен Мәскәүгә бер атналык командировкага китеп баруы нәкъ менә шушы вакытка—аларнын ун елдан сон очрашу көненә туры килеп торуын кара син Юкса кинәттән янгыр коя башламаса, әгәр иренен ерак сәфәрдә чагы булмаса, ул шушы чит бер кунакханә почмагына килеп керергә батырчылык итәр идеме сон? Юк. әлбәттә. Менә әле хәзер дә күкеленен кайсыдыр бер төшендә эчке курку, дулкынлану, икеләнү катыш тартышулы уйлар бәргәләнә
Кыскасы гына, бераздан дөньяны аңлатып булмастай онытылу, жинеллек, кайнар дулкын басып китте, яңгырлы тон аларны үз кочагына суырып алды Сойләшү-бәхәсләшү. уен-көлке сүзләрне, бер берсенең карашларын—боларнын барысын, барысын да карангы тон һәм янгыр җиле билгсссзлеккә. ерак-еракларга үзе белән юып алып китте
Тәгәрәп, үлеп йоклаганын да сизми калган. Уянып китсә, баштарак кайда икәнлеген аңышмыйчарак торды, стенадагы обойның чит-ят бизәкләре аны тиз арада чынбарлыкка кайтарды. Йә Хода, нишләде ул?.. Күрәләтә үз аягы белән гөнаһлы дөньяга атлап керде түгелме?..
Иртән Сиринә гел икенче кеше булып уянган иде. Бөтен күзәнәкләре, урындыктагы күлмәгенә үрелгән бармак мускулларына хәтле: “Нишләдең син, нишләден. ” дип кычкыра иде шикелле. Күзәнәкләрдән күтәрелеп менгән әлеге кайтаваз салкын бер курку булып күнеленә үрмәләде: “Нишләден, ни кылдын син?..” Үз күңеле белән көрәш, киеренке халәт, мәхәббәт һәм нәфрәт арасында адашып калган бу төн, бер уйласан, мең еллык вакыт үлчәменә тин иде. Аермасы шунда—тыныч вакытлар белән чагыштырганда мондый төннен озынлыгы бүтәнчәрәк тамга белән үлчәнә. Уянгач та Сиринә үз күңелендә ике “мин”нен яши башлавын, ике хиснең тартышканын аермачык тойды. Аларнын берсе—бүгенге төн өчен балаларча оялу, уңайсызлану булса, икенчесе—талгын гына яшәп яткан көннәренә кинәттән бәреп кергән үзгәреш, кылычтай үткер яңалык тойгысы иде. Аны яңадан салкынча бер курку биләп алды: әгәр уянып, Данил анын белән сөйләшә башласа, ничекләр итеп күзенә карар да, ниндиерәк сүзләр белән җавап бирер ул? Канатларын каера-каера, аны хәзер фәкать бер уй үзенә йолкып алды: күзенә чалынмаска, тизрәк качарга, ераккарак китәргә бу тоткынлыктан!
Сиринә үзен бик тиз кулга алды, таралып йоклап яткан ярым-ялангач Данилны уятмаска, шауламаска тырышып кына саклык белән киенгәннән сон уч төбедәй ак кәгазь битенә калтыранган куллары белән шулай да берничә сүз язып өлгерде:
Мине эзләмә, шалтыратма!
Гомер булмаганны, андагы хәрефләр калтырча килеп чыкты бугай. Өч сүздән торган, сынар каурый кисәгедәй талпынган язуны өстәл өстендә калдырды да. чит-ят күзләр күреп калмасын дигәндәй, ашыгып-кабаланып тизрәк урамга чапты.
Өенә кайтып кергәч тә тизрәк ваннага ашыкты, ни өчен икәнен үзе дә анлап бетермәстән, озаклап юынды, тавыш-тынсыз елаганнан сон гына азмы-күпме тынычланып киткәндәй булды. Бу—үз-үзенне аклау, күрәләтә алдарга тырышуның бер чагылышы иде булса кирәк.
...Сонгы вакытларда Сиринә менә ничәнче көн инде яңадан төш белән өн арасында саташып яши башлады. Үз уйларын эчендә бикләнеп яшәргә язмасын икән ул, борчуларын йотып йоклаганга күрә, еш кына йөрәге какканга да дертләп уяна. Бүген иртән дә әнә шундыйрак билгесез халәттә уянды ул. Йокылы күзләрен ачар-ачмас килеш хәрәкәтсез ятканда йөрәгенең тибешен аермачык тойды. Әле яктырып та өлгермәгән, шушы ярымкараңгылык чыбылдыгында ниндидер көч аны әле күккә тарта, әле төпкә, тирәнгәрәк өстери, икенче бер дөньяга күчерә шикелле Теге чактагы яңгырлы төн аны көннәр, айлар эченнән һаман да эзәрлекләп килә. Шушы бер төн аның бөтен тормышын, язмышын тамырдан үзгәртеп ташларга җыена лабаса? Ике кеше арасындагы йомык сергә шаһит бердәнбер төн...
Чү! Авырттырган, төн йокыларын качырган, берьюлы ачы да. татлы да тоелган могҗиза төймәләнеп килә түгелме? Карынында бала яралгысы типкәнен тойган саен шатлана да. вәсвәсәле уйлар чоңгылына кереп бата Сиринә. Сәбәбе—ире Габделхәй белән ун ел чамасы бергә яшәп ятсалар да. күпме генә өметләнмәсеннәр, ни хәл итәсен—балага уза алмады ул. Икесе дә табибтә булып карадылар, ике врачнын берсе «гаеп*не ирендә дип тап гы (ни әйтсән дә. ракета гаскәрләрендә хезмәт иткән егет); икенчесе исә Сиринәгә бала табарга сәләтсез дигән мөһерне сукты. Менә, ышанып йөр син врачларга, кайсысынын сүзе дөресрәк икән дип гажихтәнүдән күз аллары караңгыланды. Ятимнәр йортыннан берәр баланы асрамага алырга ниятләре дә юк түгел иде, тик бу эш төрле сәбәпләр аркасында һаман сузыла килде.
Бәлки, хәерлегә булгандыр, әнә бит Сиринәнен тәне-жанында нинди могҗизаи үзгәрешләр башланды Ләкин әлеге яналыкнын четрекле. котылгысыз тәкъдире шунда хи. Ходай кушып туачак сабый тәнендә иренен түгел. Данилнын каны агачак бит Табигать ирексездән бүләк иткән бу серне ире әлегәчә белми, билгеле. Курыкмыйча, шикләнмичә ни җанын белән әлеге серне мендәр бүлешкән иренә чын дөресен ничекләр сөйләп- аңлатып бирмәк кирәк'.’ Чын дөресен сөйләп бирсән. Сиринәсен аклармы ул. анын халәтенә керә белерме? Аяктан егарлык мондый яналыкны кабул игәрлек көч табармы-юкмы үзендә? Бу хәбәрне күтәрү, аны йөрәгенә якын алырга егетлеге җитәрме? "Сөйрәлчек?”—дип йөзенә бәреп әйтсә, хурлыгын кая куярсың..
Агачка үз туфрагы, карлыгачка үз күге дигәндәй. Сиринә көтмәгән- уйламаган җирдән тәкъдиренә төшкән бу авырлыкны күтәрергә бөтен барлыгы белән әзер Әмма, ни генә дисәң дә. үзен генә белгән ялангач хакыйкать белән шулай күзгә-күз карап яшәү бер дә җинелләрдән түгел Әлеге яшертен йөкне шулай карусыз гына үз җилкәсе, үз дәрманы белән алга таба да ялгызы гына тартып барырга көче-жегәре җитәрме анын?
Соңгы вакытларда Сиринәнен эчке дөньясы әнә шундыйрак ачы да. таглы да булган сораулар шаукымында бәргәләнә иде
Теге чакта, яңгырлы төннән сон, җир тишегенә керердәй булып ничаклы оялган, үзен-үзе ташка бәреп ватардай булып ничекләр өзгәләнгән иде бит ул' Шул чактагы халәте өчен, бәлки, бик тә урынзы һәм дөрес булгандыр мондый каршылыклы хиссият Ә хәзер хәзер инде Сиринә үткәнләгсләр өчен үкенми дә. оялмый да Данилны да гаепләми, чөнки ул чакта анын дөньяга яратып карый белгән бәрхет күзләрендә комсызлык, әрссзлекнен тамчысы да юк иде Үзендәге яшәү хисен, якты өмет очкыннарын Сиринәгә дә бүләк иткән ул—бары шул.
Тик менә утлы-кайнар бер сорау көн арты кон узган саен Сиринәнен күңелен һаман саен ныграк яндырып төшә: дөресен сөйләп бирсә, тормыш юлыннан янәшә атлап баручысы аны дөрес аңлармы!* Аңлармы
Ни кылырга, кайсы юлны сайларга!* Ул. мәгыүм берәкиятнен каһарманы сыман, икс юл чатында басып тора иде