Логотип Казан Утлары
Хикәя

ТЭТЧЕР МАҖАРАЛАРЫ


Тоткын
...Юк, өемдә мине Тэтчерым көтми иде шул.
Ә эшемдә... Менә тагын... белдерүемне укыган берәү шалтыратып,
маэмаемның Ибраһимов проспектында күпер астына якын гына урында бер
эт белән уйнап йөрүе турында хәбәр итте, рәхмәт төшкере. Тик..
Әйе, трубканы кую белән, мин үз-үземә сөйләнеп алдым "Казанга кайтып
җитсә, Ибраһимов урамында тукталып тормый инде ул, туры өйгә чабачак. '
Болгариядән кайтканнан бирле Тэтчерым турындагы Һәр хәбәргә колак сала
башлаган Роза:
—Бәлки чапканнардыр да. Ишегегез бикле
түгелмени?—диде.
—Дөрес әйтәсең, бикле шул. Ирем эштә.
Искәндәребез исә өйләнгән көннән хатыны белән үз
фатирында яши.
—Төш вакыты бит, һава да суларбыз; әйдә, карап
киләбез,—дип, мине Роза янә гаҗәпләндерде.
...Ярый әле чыкканбыз: карасана, Казаным
көзенең бу матурлыгы! Күктән алсу нурларын чәчеп
кояш елмая, чәчне, йөзне иркәләп-сыйпап җылы җил
искәләп куя.
Мине бу хозурлыкка апчыгучы хезмәттәшемә
рәхмәтле карашымны юнәлтәм. синең дә күңелең
хушланамы, янәсе. Ул исә Ибраһимов урамының
Ямашев проспекты белән кисешкән мәйданны
күзәтә.
—Күрәсеңме, ике эт йоклап ята. Барыйк әле
яннарына,—ди.
Ун-егерме адымнар үткәч, гаҗәеп манзара алдымда мин тукталып калам
Агачлар күләгәсендә, яшькелт, кызгылт, сары яфраклар белән бизәлгән
табигатьнең илаһи келәме өстендә йоклап ятучы бу икәүнең берсе Эне,
әйе, Тэтчерымның "егете"—бик тә чибәр колли иде. Минем маэмаема охшаш
"кызы” исә аңа иркәләнеп, башын "егет”нең муеныма салган
Комачауламагыз әле дигәндәи. теләр-тепәмәс кенә күзен ача башлаган
коллинең карашы миндә тукталды һәм ҺӘМ ул шундук йокысыннан аинь.ды
"КызьГның башын "келәм”гә шудырып, торып ук басты ҺӘМ яныма килде
Борыны белән аягымның әле берсенә, әле икенчесенә кагылып сәламләгәч,
янә күземә текәлде. Мин аны тынычландырырга ашыктым. Аңлыйм сине,—
дидем.—һәм гаепләмим дә. борчылма. Ир-егетләр табигать тарафыннан
Д$тШЫ Ьчшы жцрнтмың I санында
түземсезрәк итеп яратылган инде ул. Әнә, "кәләшең" дә уянды, аның янына бар".
Тик... тик маэмай кымшанмады да. Ә күзләре, гаепле карашы Һаман миңа текәлгән.
Иелеп башын сыйпавым да аны урыныннан кузгатмады. Инде мин үзем дә чүгәләп, башын
кулларыма алам ҺӘМ күзенә тутырып карыйм: "Тэтчерымны яратуың өчен рәхмәт сиңа! Хәзер
бар инде, бар; "кызың" борчыла башлады әнә",—дим, ҺӘМ китәргә борылам.
—Таныш этеңмени? Бик озак сөйләштегез,—ди Роза.
—Тэтчерым дусларының берсе ул.
—Алай... Ни сөйләде, нәрсәләр диде инде? _
—Гафу үтенде. "Ай буе көттем бит. һаман кайтмый, һаман да юк. Бу "кызый" исә гел
артымнан калмый. Ә мин барыбер синең маэмайны гына яратам", диде.
—Син үзең дә нәрсәләрдер әйттең бит?
—Ишетеп тордың ла: аңлыйм сине, ачуланмыйм, дидем...
...Бүлмәбездә телефон дулый. Ашыгудан без бүтән ачкыч тыкканбыз икән; алып кына
булмый бит, хәерсез...
Ниһаять, трубканы алырга өлгердем һәм... һәм таныш тавышны ишеттем.
—О-о, Федор Андреевич, хәерле көн! Мин сезгә Болгариядән кайткан теге сишәмбедә үк
шалтыраткан идем. Сезне "ерак рейста" диделәр.
—Дөрес әйткәннәр: Новосибирск составын "иярләргә" туры килде бит әле менә.
Машинистларына операция булды; хәзер больницада дәвалана. Шуңа күрә сезгә әйтәсе
хәбәремнең дә йоны-юне юк диярлек...
Тын алырга да куркып, мин трубканы кыстым. Халәтемне сизде булса кирәк,
машинистым шундук әлеге сүзләренә ачыклык кертте.
—Хафаланырга ашыкмагыз әле: маэмай исән-сау. Бер тапкыр шулай Ижаудан Казанга
кайтканда ул минем поездга утырган булган. Вятские Поляныда ике милиционер менгән иде.
Алар Кукмарада төшеп калганнар. Үзләре белән маэмайны да эләктергәннәр. Бу хакта мин
соңыннан проводниктан белдем. Шушы рейстан соң ук мине менә бу маршрутка күчерделәр.
Сезнең үзегезгә Кукмарага барырга туры килә инде. Тулырак мәгълүматны станция
башлыгы бирер. Ә минем... дөресрәге, "скорый" дип аталучы бу составның Кукмарада
туктап алу хокукы юк.
—Бу хәл... күптән булдымы?
—Новосибирски юлында йөрүемә ярты ай менә.
—Ходаем, ярты ай!..
—Аңламадым. Ни дисез?
—Сезгә рәхмәт әйтмәкче идем, Федор Андреевич. Мин бүген үк юлга чыгам. Хәерле
сәфәр теләгез, яме?
...Кукмарага төшүчеләр күп түгел иде. Тиз арада алар да үз юллары белән китеп
бардылар. Ә шыксыз, ярым караңгы вокзалда җан әсәре сизелми. Шулай да кашагасына
"Касса" дип язылган форточканы кагарга булдым.
—Кем борчый бу вакытта? Ни кирәк?—диде тупасрак хатын-кыз тавышы.
—Мин Казаннан идем...
—Хет җәһәннәмнең үзеннән бул—мине генә борчыма! Күзең чыкмагандыр
ич—расписаниене укы! "Биредә Казанга үтүче поездларның бары берсе— иртәнге Бтәгесе
генә туктый" диеп алагаем хәрефләр белән язылган белдерүне дә күрерсең. Менә шул: биш
тулганда кил!
—Карагыз әле, ханым! Миңа билет кирәкми бит. Башлыгыгызның адресын гына
сорамакчы идем.
Форточкада, ниһаять, яңа гына мичтән чыккан күмәч кебек кызарынган чырай күренде.
Аның күзләре исә минем күн плащымны, кулымдагы сумка- портфелемне капшап үтте.
Аннары "баллы-майлы" сүзләре тезелде:
—Ай, Аллам, сразы башлык! Гозерегезне бәлки үзем генә дә үти алырмын. Йомышыгыз
ни иде соң? Төн ката башлыкны борчырга да кирәк булмас, бәлкем.
—Төн ката дип... Тугыз да тулмаган бит әле. Мин аларда озаклап утырырга җыенмыйм:
тимер юл. станция-вокзал мәйданына беркетелгән милиционерлар турында белешмә генә
алмакчы идем.
—Һи, андый гына белешмәне без үзебез дә бирә алабыз аны.—Һәм ул борылып кемгәдер
эндәшеп алды.—Шулай бит, ФӘҺИМӘ? Менә чәй эчә-эчә гәпләшик, алайса. Казан үзе ерак ара
булмаса да, юл барыбер арыта ул. Үтегез безнең бүлмәгә. Чәйне кайнарлатып кына апабыз
менә...
Чәй табыны янында мин боларга үземнең нинди гозер белән йөрүемне, Федор
Андреевичтан ишеткәннәремне сөйләп алдым. "Ревизия-мазар"түгеплегемне белгән
ханымнарның йөзләренә елмаю кунды, телләре ачылды. ФӘҺИМӘ исемлесе кычкырып ук
җибәрде:
—Бәй, күрдем бит мин сезнең ул этегезне, билләһи, күрдем. Башлык бүлмәсен
җыештырганда милиционер Фәрит килеп кергәч тә мин ул этнең күзләренә игътибар иттем.
Тач кеше күзләре инде менә! Шунда әле башлыкның: "Бер наркоманны да тота алмадың инде,
ә?"—дип төрттерүенә дә Фәрит: "Аның каравы менә дигән "бер билетсызны"
эләктердем,—дип, кочагындагы шул эткә күрсәтте.—Плацкарт вагонның ятак-диванын
күтәреп җибәрсәм, тәрәзә янындагы почмакта күзләрен мөлдерәтеп утыра бит, әй. Хәзер инде
без ул наркотикларны икәүләп эзләячәкбез",—диеп мактанды. Чын инде, чын—этегез
Фәритләрдә. Ул аны кочагыннан да төшереп тормады, өенә апкитте —Ә өйләре... кайсы
тирәдә?
—Якын гына, үзәк урамга чыгучы тыкрык башында. Аны урамның эте дә. бете дә белә.
Ләкин бүген сез аларга барып йөрмәгез инде. Фәрит салгаларга ярата; холыксыз да диләр әле
үзен. Бүген дә мин аны эчкән килеш күрдем Иртән сигезләрдә барсагыз, ул чакта әле айнык
булыр ...
...Кассир ханымның киңәшен тотып, мин иртәнге сигез тулганда кирәкле капканың
төймәсенә бастым.һәм дулкынланып көтә башладым
Ниһаять, капка яртылаш ачылды Һәм каршымда дүрт-биш яшьләр чамасындагы бала
пәйда булды. Зурларча кыяфәт, хәтта бер кулы белән биленә таянган. Ә күзләрендә...
кызыксынучан күзләрендә сораулар биешә: "кем син?", "кайдан син?", "сиңа ни кирәк? "
—Мин кунак апа булам. Ә синең исемең ничек?—дим ҺӘМ танышырга кулымны сузам.
—Малат.
—Ә әтиең ни атлы?
—Фөлит.
—Малат, Фәлит,—дип, мин дә аны кабатладым—Чын ир-егетләр исеме икән.
—Үлтәшсәң сүләшмим. Малайлап үлтөшкәнгә бакчага да балмыйм Оялуымнан
колакларымның да кызаруын тойдым. Үкенү-тәүбәм үзәккә үк үткәндер, мөгаен, инде мин
баланың сөйләшүенә матур дефект өстәүче ул "л" хәрефен "р" хәрефе итеп кенә ишетә
башладым
—Гафу ит мине, ачуланма, зинһар! Ялгыш кабатладым бит; ялгыш кына, ышанасыңмы? Ә
исемнәрегез ошады, чын менә. Әтиең. ул үзе өйдәме соң?
—Әти дә, әни дә эштә. Ә Венера апа мәктәптә.
—Мәктәпкә йөрерлек апаң да бармыни?
—Беренчедә укый.
—Син мине өегезгә чакырмыйсыңмы соң? Кунакны капка төбендә тоту бер дә килешми
инде. Икәүләп Казан чәкчәге белән чәй да эчәрбез ә?
—Син Казаннан килдеңме? Минем дәү әнием дә Казанга китте. Дәү апамның җылы өендә
кыш чыга.
—Шулаймыни? Сагынгансыңдыр инде?
Бу^миэгелдә миңа бик тә якын булып тоелган ошбу бәләкәчне җитәкләп алдым да,
капкаларын бикләдем.
—Өегезгә керик. Син миңа дәү әниең турында сөйләрсең, яме'
Чәй кайнаган арада мин баланың дәү әнисе турында сөйләгәннәрен тыңлый-тыңлый,
бүлмәләрне дә. чолан, гараж, сарайларны да карап чыктым. Эт яшәгәнлеге бер генә җирдә дә
сизелмәде
—Әтиең. . әллә маэмайны да эшкә үзе белән алып иөри инде'
—Матуркайны әйтәсеңме?
—Матуркай? И-и, бигрәк матур икән исеме дә
—Мин Матуркай дидем дә, әтием, әнием дә аңа шулай эндәште.
"Эндәште..." Үткән заманга ишарәләүче бу сүз мине өшетеп җибәрде Һәм... Һәм мин:
—Ә хәзер... хәзер ничек эндәшәләр соң?—диюемне үзем дә сизми калдым.
—Хәзер Матуркай юк бит инде. Әни белән без аны качырдык ла.
—Шулаймыни? Кая качырдыгыз соң?
—Өенә кайтарып җибәрдек.
Күрәм: баланың иреннәре бүсәйде, күзләрен яшь пәрдәсе каплады. Мин аны кочаклап
алдым да, үзем дә күңелемнән "Кайтмады бит, кайтмады шул өенә" дия-дия, күз яшьләремә
буылдым.
—Ә син нигә елыйсың? Минем Матуркайны әллә беләсеңме?
—Беләм шул, Марат, беләм. Матуркаең—минем маэмаем ул. Исеме Тэтчер аның.
Ижаудан, урлаучыларыннан качып үз өенә, Казанга, минем янга, абыйсы янына кайтырга
чыккан иде ул. Ике ай буе кайта инде. Тик һаман кайтып кына җитә алмый. Поездга утыра
гына, тагын төшерәләр; утыра гына, янә төшерәләр. Менә тагын. Инде кайтып җитәм, инде
кайтып җитәм дигәндә генә, әтиең алып төшкән аны.
Гаепле кешедәй малай башын иде. Мин аны тынычландыра торган сүз әйтергә ашыктым.
—Ярый әле кунак иткәч тә кайтарып җибәргәнсең. Рәхмәт инде. Матуркайны әйтәм,
синең яннан китәсе дә килмәгәндер әле. Әтиең белдеме соң?
—Җу-ук- Әти белсә, әни белән икебезне дә кыйный. Ә син әйтмәссеңме аңа?
—Әйтмим, билгеле.
—Әти Матуркайны үзе качкан дип уйлады. Матаена атланып өч көн буе эзләде.
—Маэмайның киткәненә өч көн булдымыни инде?
—Әнә, стенадагы календарьга кара! Кызыл түгәрәкне күрәсеңме? Венераның туган көне
ул. Менә шул төндә әти исереп кайтты. Ул йокыга киткәч, качырып җибәрдек.
Мин ян стенага борылам һәм кызыл каләм белән боҗрага алынган көн саныннан күземне
апа алмыйм: 25 октябрь! Ә бүген... бүген ЗОы инде. Шушы биш көн эчендә тагын нинди генә
маҗараларга юлыкмагандыр да, нинди генә газаплар күрмәгәндер ул, йә Хода!..
Әйе, ун көнләп биредә, бу бала янәшәсендә яшәгән, димәк. Ничек яшәгән? Ана белән
баланың аңа качарга булышулары тагы... Монысын ничек аңларга?..
Ошбу сорауларга җавапны каршымда ук утыручы шушы бәләкәй генә малай белә бит
инде. Бәлки әле сөйләп тә бирер. Йөрәгенә ачкыч таба алсам, билгеле...
—Телисеңме, Марат, мин сиңа хәзер Матуркаең турында сөйлим, ә?
—Ие, —ди балакай ышаныр-ышанмас кына, ә үзенең күзләрендә очкыннар йөгерешә.
—Кышның бик тә, бик тә салкын бер көнендә аны, ягъни бәп-бәләкәй генә эт баласын
минем улым коридорыбызны җылытып торучы батарея астыннан табып алып керде. Синең
бияләй хәтле генә бу көчек әкиятләрдәгечә тиз-тиз генә үсә, минем ни теләгәнне сизә, нәрсә
уйлаганны белә, сөйләшкән һәр сүзне аңлый башлады. Мин кухняда аш пешергәндә,
мәсәлән, Тэтчер күренми, йоклыйдыр инде дип уйлый гына башлыйм, ул шундук йөгереп
килеп җитә. "Йокламыйм, менә ич мин! Сиңа комачауламас өчен генә яныңа килмәдем"
диеп, янәдән китеп бара. Ә бермәлне кич, бик соң гына телеграмма китерделәр. Ташкенттагы
энебез кунакка кайта икән—самолетны каршылавыбызны үтенгән. Аны каршылау өчен мин
иртәнге сәгать 5тә торырга тиешмен. Ничек уянырмын инде, будильник та ватык ичмаса дип
уйлап, мин йокларга яттым. Бу юлы да мине Тэтчерым уятты. Стенага күз салсам, сәгать теле
нәкъ менә "5"не күрсәтә... Ә гадәттә маэмай мине ьәркөн иртән төгәл алтыда уята.
—Чынмы? Ә ничек уята?—ди Марат, көмеш кыңгырау чыңнары чыгарып көлә-көлә.
—Ничек уятамы?.. Йокы бүлмәсенә керә дә, ирен-борыны белән беләгемә
кагыла. Уянырга иренсәм, җәймәмне өстери.
—Ә син торгач, нишли ул?
—Торгач та без әле аның белән узыша-узыша чабып Казансуга су коенырга төшәбез. Мин
йөзәргә яратам. Ә маэмай алданрак чыгыл, кагына-кагына мине көтә. Комлыкта куыша-куыша
уйнап арыгач кына өйгә кайтабыз.Әнә шулай җәй буе без иртә-кичен су коендык. Ә көзен...
урладылар үзен
—Кызык, сәгать алты икәнне каян белә икән Матуркай? Беренче көнне мине дә алтыда
уяткан иде ул. Әти икебезгә дә каеш белән сыдырды. Шуннан соң әти эшкә киткәч кенә уята
башлады.
—Шулай усалмыни әтиең?
—Усал. Ул Матуркайны наркотик эзләргә өйрәтмәкче булды. Каты характерлы эт
тәрбиялим дип котырынды. Әллә нинди папирослар иснәтеп интектерде.
—Ә әниең? Әниең нәрсә ди иде соң?
Яклаша. Түлке әти әнине тыңламый. Ул безне, мине дә, Матуркайны да, әнине дә
яратмый. Күрше кызы Гөлнурны гына ярата
Мин телсез калдым. Карасана, малайның бәләкәй генә йөрәгенә зурлар да күтәрә алмаслык
хәсрәт тулган бит, Ходаем. Ничек юатырга, ни әйтергә дә белмичә:
—И-и, күршеләрне яратырга, алар белән әйбәт сәйләшергә кирәк инде ул,—дигән булдым.
—Белмәдең. Гөлнур безгә гел әни юкта, әти обедка кайткач керә. Аннары үбешәләр.
—Күршене үбү—гаеп саналмый инде ул.
—Гаеп шул. Әнә Матуркай аларны үбештермәде.Урталарына кереп басты да:
"Оятсызлар!"—диде.
—Ничегрәк итеп әйтте инде ул аны?
—Бәй, белмисеңмени? Өрми бит Матуркай. Ә ул көнне "һа-у” диде. Аның оятсызлар
диюен әти дә, Гөлнур да аңлады. "Абау, күзләреннән оялам бу этеңнең", диеп Гөлнур чыгып
качты. Әти каеш белән Матуркайны кыйнады "Тимә аңа" дигәч, миңа да сукты. "Әниеңә
әйтсәң, телеңне кыскартырмын", диде. Матуркайны гаражга бикләп куйды да, ачкычны
кесәсенә салды
—Әйттеңме соң әниеңә?
—Мин әләкче түгел лә.
—Матуркайны уйлыйм, бик-бик гарьләнгәндер инде Горур бит ул; гаделсезлекне бер дә
яратмый. Ун көн буена түзүенә, качмавына да бик гаҗәп ләнәм.
—Мине жәлләде ул. Качырган өчен әтинең мине кыйнасын белде. "Тоткын булып
ятмасын, өенә кайтып китсен; бар, вокзал янында калдырып кайт үзем ', дигән иде әни дә бер
көнне. Миңа ияреп кайтты, китмәде ул көнне. "Бик акыллы шул Матуркай. Безне кызгана,
авырлык китерәсе килми. Җае чыгар әле, барыбер ярдәм итәрбез үзенә. Әтиең өйдә вакытны
качудан баш тартмас ул, мөгаен", дигән иде әни, тәки дөрес булды.
—Бая син, төнлә качырдык, дип әйттең түгелме?..
—Бәй, төнлә булмыйча! Әти эштән төнлә генә кайта па. Венераның туган көнендә дә төнлә
кайтты. Ул йоклаганда әни аның кесәсеннән гаражның ачкычын алды. Матуркайга күп итеп
пешкән ит, кыздырылган балык ашаттык. "Бар инде, бар; өеңә кайт!"—дидек. Нык сөенде
Матуркай Әнине дә. миме дә үбеп, рәхмәт әйтте. Ул киткәч, капканы да, гаражны да бикләп
куйдык Әни ачкычны да урынына, әтинең кесәсенә салды
Күрәм: бала читкә борылды. Һәм мин аның мышык-мышык елаганын ишеттем.
Эчке киеренкелек белән яшәвеннән бушану инде бу дип фаразлап алдым Һәм... һәм бик
нык ялгыштым.
Ул көчкә-көчкә тыелып:
—Ач бит инде Матуркай. Венераның туган көнемә дә әнә әллә ничә көн үтте. Кайтып
җитмәгән бит һаман һаман юлда да юлда Ачтан үлмәс микән ул?—диде да, үксеп тә җибәрде
—Җа имде, җа. борчылма алай! Үлми ул ачка, үпми—менә күрерсең! .
һәм мин, бәләкәй дустымны юатырга теләп, Тэтчерым юлда тап булган
маҗараларның берсен—ачлык белән бәйлесен сөйләргә булдым.
—...Ул көнне дә маэмай поездга кача-поса гына утыра. Элеккечә үк, вагонның утыргычы
астына яшеренеп ята. Менә бермәлне аның борынын бик тә тәмле ризык исе кытыклый
башлый. Муенын сузыбрак караса, синең кебек малай белән юан бер хатынның кыздырылган
тавык ите ашап утыруларын күрә. Малайның кулында—тавык боты, җитмәсә. Бик тә, бик тә
ач маэмай, билгеле инде, түзеп тора алмаган, юан хатынга күренмичә генә, борыны белән
малайның аягына төрткән: сыйламыйсыңмы, минем дә ашыйсым бик килә бит—диюе инде
бу. Акыллы малай шундук аңлап ала. Һәм тәмле-тәмле ит калҗаларын яшереп-яшереп кенә
маэмайга да суза. Ә бер сузуында... тавык боты шап итеп идәнгә төшә. Утыргыч астына
тәгәрәгән әлеге ботны алырга иелгән хатын маэмайны күреп ала Һәм... Һәм шундук: "Эт
вагоны! Балакаем харап булды! Барыгызны да эштән кудырам",—дип чәрелди-чәрелди сөрән
сала.
Ә маэмай... ул борынын малайның кулына тидереп рәхмәт әйтә дә, әлеге җәнҗалчы
хатынга борылып та карамыйча поезддан төшеп кала.
—Каян белдең?
—Шул поездның машинисты сөйләде... Кайтыр юлларында тагын әнә шул малай кебек,
синең кебек... әйбәт-әйбәт кешеләр очраса, алар үз ризыкларыннан маэмаебызга да өлеш
чыгарырлар, Һәм Матуркай исән-сау кайтып җитә алыр, шулай бит?!.
Бала эндәшмәде.
Автобуска ашыгуымны әйтеп, мин аны кочаклап алдым.
...Бикләнгән капка аша малайның бик тә, бик тә моңсу тавышы ишетелде:
—Ә син... Матуркай белән безгә кунакка килмәссеңме?
—Матуркай кайту белән мин сиңа шалтыратырмын. Көт, яме?!.
Ахыры киләсе санда.