Логотип Казан Утлары
Публицистика

КҮПКЫРЛЫ ГАЛИМ


Күренекле мәгърифәтче галим һәм танылган педагог Әнвәр Хәйри (Әнвәр
Нәжип
улы Хәйруллин)—менә инде 40 ел буена фәннен авыр бер тармагы булган
борынгы
китаплар өйрәнү өлкәсендә уңышлы эшләп килүче сирәк очрый торган белгеч
Әле Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә
укыганда
ук, Казан ханлыгы чорына караган бер бакыр кувшин табып алып. Ә Хәйри
шундагы
чокып язылган язуларны укып, тәрҗемә итеп, фәнни хезмәт язып,
студентларның
фәнни эшләре бәйгесендә беренче урынны алган иде
Гаилә корып, читтән торып укуга күчкәч,
ул
Казандагы 80нче мәктәпкә гарәп теле
укытучысы
һәм Татарстан дәүләт музеена фәнни хезмәткәр
булып эшкә урнашты һәм 1969—74 елларда
шул ике
урында эшләде. Фәнни эшчәнлегенен башында
ук
борынгы китаплар белгече буларак эшкә
керешеп,
ул муэейнын әдәбият бүлеге экспозициясен
төзүдә
турыдан-туры катнашты, татар халкы
мәдәнияте
тарихының төрле чорларына, төрле
шәхесләренә
караган экспонатларны эзләп табу һәм музей
фондларына сагып алу буенча бик актив эш
алып барды Ул Казанда һәм республика
буйлап
оештырылган фәнни экспедицияләрдә бик күп
гажәеп кызыклы һәм сирәк очрый торган
борынгы
экспонатлар, кулъязмалар һәм басма
китаплар,
шәхси әйберләр, кабер ташлары, бакыр
савытлар
табып алды Әнвәр Хәйри һәрбер танылган
татар
язучысына алфавит тәртибендә махсус
папкалар
ачып, шунда аларнын шәхси документларын,
фотоларын куеп, тасвирлама төзеп,
иҗатларын
каталоглаштырып музейда әдәбият бүлегенең
махсус фондын төзеде Яшь галим һәртөрле
фәнни
конференцияләр, әдәби кичәләр, язучыларның һәм галимнәрнең Казан халкы
белән
Ислам динен һәм Шәрык мәдәниятен тирән белүче олуг белгеч итеп күрсәтте
Институтта эшли башлагач, ана «Г. Курсави һәм Ш Мәржани әсәрләрендә
дини тәгълиматны һәм суфичылыкны рационалистик тәнкыйть итүнен төп
принциплары» дигән бик катлаулы фәнни темага монография һәм
кандидатлык диссертацисе язуны тапшырдылар. Чыганаклар фәкать гарәп
телендә генә булуга карамастан, бу авыр хезмәтне ул уңышлы башкарып
чыкты. Гарәп, фарсы, төрек һәм борынгы төрки телләрдә теләсә кайсы чорда
язылган һәм басылган теләсә нинди кулъязма, ташбасма һәм басма
чыганаклар белән иркен эш итә ала торган яшь һәм талантлы галимнең һәр
мәсьәләдә башкаларга бәйсез үз фикере формалашкан иде...
Үтә дә сабыр холыклы һәм искиткеч түзем, эшчән, эштән башка нәрсәне
белмәгән яшь галим фанатикларча фәнгә хезмәт итүен дәвам итте, бар
юанычын һәм күңел тынычлыгын үзенең яраткан хезмәтеңдә тапты...
1980—82 елларда XIX гасыр башы мәдәният тарихына караган язмаларны
1916—18 елларда басылган «Ан» журналыннан күчереп транслитерация ясады
ул. «Проблемы истории татарской общественной мысли Татарии
дооктябрьского периода» дип аталган коллектив фәнни-тикшеренү эшендә
жаваплы тикшерүче булып катнашты Фәнни эше буенча, 1989 елда мәшһүр
татар галиме Ш. Мәржанинен ике томлык «Мөстәфадел-әхбар. ..» исемле зур
күләмле тарихи хезмәтен хәзерге татар теленә тәржемә итеп, кереш сүз язып,
төзеп, китап итеп чыгарды Ул шулай ук К. Насыйринын «Фәвакиһел-жөласа »
исемле бер томлык энциклопедик хезмәтен дә хәзерге татар теленә тәржемә
итте.
Эштән тыш, ял вакытлары исәбенә, Әнвәр Хәйри 1993 елда, хәзерге татар
теленә тәржемә итеп, Р Фәхреддиннен «Болгар вә Казан төрекләре» исемле зур
күләмле китабын бастырып чыгарды. Бу китап 1997 елда Казанда тулысынча
латин хәрефләрендә дә басылды
Әнвәр Хәйри «Этногенез и этническая история татарского народа* исемле
күмәк фәнни-тикшеренү эшендә дә авторларның берсе булып катнашты һәм
шул теманың «Проблема этногенеза и этнической истории татар в
дореволюционной и советской (до 1930 года) татарской исторической
литературе» дип аталган зур бер бүлеген язды.
Институтта эшләгәндә Әнвәр Хәйри, борынгы китаплар белгече буларак,
институт галимнәренә, югары уку йортлары укытучыларына, төрле фәнни
оешмаларга бихисап күп фәнни киңәшләрен бирә иде, аның янына ярдәм сора п
хәтта чит шәһәрләрдән, чит республикалардан белгечләр килә иде. Ана
институтта «аяклы энциклопедия» дигән кушамат та тактылар әле.
Әнвәр Хәйри—аркасына зур юл капчыгы, ике кулына зур-зур чемоданнар
тотып борынгы китапларны эзләп табу өчен оештырылган фәнни
экспедицияләрдә бик күп катнашты. Борынгы китапларны саклап калу
мәсьәләсендә Әнвәр Хәйри берни белән дә исәпләшми иде. Институтның
элеккеге директоры М. К. Мөхәррәмов вакытында. Татарстан китап
палатасында озак еллар ятып, куяр урын булмау сәбәпле, бик күп борынгы
китапларны бер йөк машинасы белән институтка төяп китергәннәр иде Бераз
вакыт торганнан соң, монда да ул китапларга урын юклыкны сылтау итеп
кырга алып чыгып яндырмакчы булганнарын ишеткәч, Әнвәр Хәйри төялгән
машинаны берүзе бушатып, китапларны кайсын үзенең эш бүлмәсенә, кайсын
подвалга яшереп куеп, саклап алып калды (соңыннан, күп еллар үткәч, ал
арны институтның мирасханәсенә тапшырды). Шушы “башбаштаклыгы”
өчен ана директор приказы белән каты шелтә белдерелде һәм аның болай да
кечкенә хезмәт хакы минималь күләмгә төшерелде.
Әнвәр Хәйри күп кенә борынгы китапларны сүтелә торган иске өйләрнең
чормаларыннан, идән асларыннан, туфрак һәм тирес өемнәре астыннан,
каберләргә күмелгән жирләреннән казып алып, саклап калды
1984 елда ул мәшһүр татар галиме Р. Фәхреддиннен Уфада Диния нәзараты
архивында табып алган 16 том кулъязма мирасын Башкортстан Фәннәр
академиясенең Тарих, тел һәм әдәбият институтына тапшырды һәм шулай
итеп аларны юкка чыгудан саклап калды, 10 том кулъязма мирасының
микрофильмын исә үзе эшләгән институтнын архивына алып кайтып бирде.
Татарстан дәүләт музеенда, Казан дәүләт педагогия институтында, үзенең
институтында ул гарәп хәрефле борынгы кулъязма һәм басма китапларга
фәнни каталоглар төзеде.
Г. Ибраһимов исемендәге Тел. әдәбият һәм тарих институтында эшләү
дәверендә Әнвәр Хәйри төп фәнни эшеннән тыш күп төрле фән тармаклары
буенча да зур эшләр алып барды һәм аларнын. сөзмәсен төрле фәнни
җыентыкларда, китапларда, журналларда һәм газеталарда бастырып (гомуми
күләме 70 табаклап булган 120 дән артык мәкалә, фәнни хезмәт бу!) радио һәм
телевидение аркылы халыкка җиткереп, фәнни белемнәрне пропагандалау
буенча зур тырышлык куеп эшләде
Әнвәр Хәйри Ш. Мәржанинен «Мөстәфадел-әхбар "ен Әхмад Һади
Максудинын «Гыйбадәтел — Исламия"сен. Р Фәхреддиннен «Болгар вә Казан
төректәре»н һәм тагын куп-күп китаплар һәм фәнни хезмәтләрне редакцияләде
Татар халкынын рухи мәдәнияте тарихына багышланган бик күп хезмәтләр
авторы буларак. Әнвәр Хәйрине олуг затларыбыз Н Исәнбәт. Б Урманче. Г
Бәширов. Г Шамуков. Ф Хөсни бик хөрмәт итәләр һәм форсат чыкканда ана
җылы сүзләрен дә җиткерәләр иде
Әнвәр Хәйри үзе эшләгән институтта татар иҗтимагый фикер тарихы
бүлеге нигезендә Ислам динен өйрәнү бүлеген ачуны башлап йөрде Анын эш
юнәлешләрен билгеләп, фәнни концепциясен язып, ул хәтта бу бүлекне ачуда
ярдәм сорап Мәскәүгә. академик Камил Вәлисв янына барды. СССР Фәннәр
академиясенең Көнчыгышны ойрәну институты галимнәре белән очрашып,
сөйләшүләр үткәрде, фәнни конференцияләрдә һәм вакытлы матбугатта шушы
фикерне кат-кат күтәреп чыкты Бу мәсьәләдә аны мәшһүр сәнгатькяребез
Бакый ага Урманче һәм танылган драматург Туфан Миннуллин да яклап
чыктылар. Озак йөри торгач, бу бүлек тә ачылды
Әнвәр Хәйри хәзерге чорда Ислам динен тирәнтен өйрәнеп, курыкмыйча
ана объектив бәя биргән беренче татар галиме булды. 1980 еллар азагында. 1990
еллар башында Ислам динен халыкка кайтарып, халкыбызны өзелгән асыл
тамырларына яңадан тоташтырып һәртөрле дини чаралар, бәйрәмнәр
уздырганда да. Ислам диненен Борынгы Болгарда дәүләт дине итеп кабул
ителүенә һижри белән 1100 ел тулу бәйрәмен үткәргәндә дә ул башлап
йөрүчеләрдән булды Татарстаннын сыкты сәнгать музее бинасында “Татар
халкынын борынгы шамаилләре" күргәзмәсен дә үзе башлап оештырып Йөрде,
шамаилләрнсн язма текстларын тәрҗемә итте, оештыру өчен бөтен сәяси җава
плылыкны үз өстен ә алды Әлеге зур бәйрәмгә килүче чит кт кунакларына
күрсәтерлек зур һәм затлы эш булып чыкты бу
Әнвәр Хәйри Коръәннен ин күп укыла торган 57 сүрәсен, ягъни яртысын
бүгенге укучы аңларлык хәзерге тагар теленә тәрҗемә итеп, фәнни
транскрипциясен һәм аңлатмаларын биреп. 1990—1991 елларда “Казан
утлары" журналында бастырып чыгарды Анын бу эше безнең илдәге һәм чит
илләрдәге дин әһелләренең унай бәясен алды. Ул, «Иман шартлары». «Дин
дәреслеге». «Намаз» китапларын хәзерге татар теленә тәрҗемә итеп бастырып
һәм матбугатта бик күп догаларны дөрес укылышлары һәм тәрҗемәләре белән
чыгарып та бик күпләргә туры юлга басарга, дин юлына кайтырга булышты
Шул ук елларда Әнвәр Хәйри үзе эшләгән институтта. Милли китапханәдә.
Кл зан шәһәре Укытучылар йортында гарәп телен, гарәп язуын һәм иске татар
телен. Ислам дине нигезләрен өйрәнү буенча махсус курслар, дәресләр алып
барды
1992 елда Әнвәр Хәйрине Татарстан Диния нәзарәтенең Гыйльми Шурасы
рәисе итеп сайлап куйдылар һәм. дин тарихы белән фәнне тирән бетүче һәм
халкы6и шы Ислам диненә тартучы галим буларак, аны икс корылтайда рәттән
мөфтилеккә тәкъдим иттеләр Ләкин ул моннан баш тартып, фәнгә турылыклы
булып калды 1991-1995 елларда -Мирас* журналында эшләгәндә. Әнвәр Чәири
«Дин вә әхлак» дип аталган зур бер рубрика алып барды һәм шунда Р
Фәхреддиннен «Ислам дине нинди дин?*, «Дини вә иҗтимагый мәсьәләләр». Г
Ибраһимовнын «Борынгы Ислам мәдәнияте». М Бигиевнен «Клвагыйде
фикъһин». 3 Камалимын «Фәлсәфәм игътикадии». Р Гайнстдиннен «Намаз».
Жуда әс-Саххарнын «Гадел хәлифәләр тарихы». Й ал-Кардавинын «Халал һәм
хәрам» исемле монографик чс змәт 1әрсн тәрҗемә итеп биреп барды. Ислам
тарихына һәм Ислам динен өйрәнүгә кагылышлы бик күп башка хезмәтләр
бастырды.
1997 елда Әнвәр Хәйри «Ислам дине бәйрәмнәре» исемле китабын бастырып
чыгарды һәм ул анда әле беренче тапкыр барлык мөселман бәйрәхгнәрснә
фәмнн бәя бирде, аларны фәнни системага едгды һәм анын бу хезмәте Ислам
динен өйрәнү фәнендә яна бер сүт булды
Әнвәр Хәйри халык педагогикасы тарихын, тәрбия, әхлак мәсьәләләрен
бүгенге татар халкына яңадан кайтару буенча да зур эш башкара. Р
Фәхреддиннен педагогика өлкәсенә караган 15ләп китабын тәржәмә итеп.
“Сабыйга”. "Ялкын" һәм -Идел» журналларында бастырып чыгарды һәм
тулысынча Татарстан радиосы аркылы бөтен татар халкына ирештерде
Гомумән. Әнвәр Хәйри «Азатлык". «Татарстан». «Яңа гасыр” радиоларыннан
чыгышлар ясап, халкыбызны һәм бүгенге яшьләребезне әхлакый тәрбияләү
эшенә үзеннән бик зур өлеш кертә. Бу изге эше белән Әнвәр Хәйри
республиканың “Сәләт” яшьләр хәрәкәте эшчәнлеге кысаларында да даими
шөгыльләнә
Әнвәр Хәйри үткән тарихыбызга һәм анын бөек шәхесләренә шулкадәр зур
хөрмәт белән карый ки. 1986 елда ул үзенен еллык ялын Казаннын Яна Татар
бистәсе зиратында уздырды һәм улы Айдар белән анда тузып кадерсезләнеп
беткән Ш. Мәржани. К. Насыйри. Г. Баруди. Ф Әмирха н. X. Әмирхан. М.
Мөштәри һәм башка зыялыларыбызнын каберләрен, чардуганнарын һәм
кабер ташларын үз акчасына төзәтеп, тәртипкә китерде, әмма ләкин бу изге
гамәле турында беркемгә дә әйтмәде...
Әнвәр Хәйри халык медицинасы тарихын да өйрәнә. Ул гарәп, фарсы,
төрек һәм борынгы төрки телләрдән 6 кулъязма китапны хәзерге татар теленә
тәржемә итеп. «Мирас» журналында бастырды. Институтта эшләгәндә Әбу
Гали Сина мирасы. К. Насыйринын этнографик әсәрләрендә халык
медицинасы мәсьәләләре, борынгы болгар чоры медицинасы буенча фәнни
хезмәтләр язды. 1996 елда Әнвәр Хәйрине Казан медицина академиясеннән
Россия медицина академиясенә бер айлык махсус курсларга җибәрделәр. Бу
курсларда катнашучыларның барысы да—БДБ илләрендәге һәм Россиядәге
медицина югары уку йортларынын медицина тарихы кафедралары
мөдирләре—профессорлар. Бер Әнвәр Хәйри генә медицина белеме алмаган
кеше буларак катнаша. Ул аңда гарәп, фарсы, төрек һәм борынгы төрки
телләрдәге кулъязма китапларга нигезләнеп “Борынгы Болгар дәүләтендә
медицина" дигән фәнни доклад ясый һәм үзенен белеме белән тан калдыра.
Аны бу темасын алдагы елда Мәскәүдәге Медицина музеенда докторлык
диссертациясе итеп якларга чакыралар, ләкин төрле сәбәпләр аркасында ул
анда бара алмый кала П. Лумумба исемендәге Халыклар Дуслыгы
университетының медицина тарихы кафедрасына, 1нче. 2нче. Знче. 4нче
Медицина университетларына шул темага лекция укырга чакыралар.
Күпкырлы фәнни эшчәнлеге белән беррәттән. Әнвәр Хәйри укытучылык
эше белән дә озак еллар шөгыльләнде. Ул 30 ел дәвамында Казаннын төрле
югары уку йортларында гарәп теле һәм иске татар теле, татар язуы тарихы,
рухи мәдәниятебез тарихы. Идел буенда Ислам тарихы, хат ык медицинасы
тарихы, хатык педагогикасы тарихы, татар мәгърифәтчеләре тарихы һәм
башка фәннәр буенча укытты.
Әнвәр Хәйри үзе эшләгән институтның. Казаннын һәм республиканың
жәмәгать эшләрендә дә актив катнашып яшәде. Ул Татарстан Милли
музееның Гыйльми Совет әгъзасы. Татарстанның Сәнгать музее киңәшчесе. Г.
Тукай. К. Насыйри һәм башка бик күп музейларның фәнни кинәшчесе.
«Ватан» Татар җәмгыятенең президиум әгъзасы. “Мәржани" оешмасының
дини мәсьәләләр буенча методик советы рәисе. Татар иҗтимагый үзәгенен
дини оешмалар һәм чит илләрдә яшәүче татарлар белән эшләү комиссияләре
рәисе. «Мирас» республика мәдәни фонды президиумы әгъзасы. «Биләр
фонды" һәм «Биләр мәчетен янадан торгызу фонды* әгъзасы (бик тә актив
әгъзасы. Биләрнең беренче жәмигь мәчетен торгызу нияте белән янып-көеп
йөри!) булып торды
Күпьеллык нәтиҗәле фәнни-тикшеренү һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеге
өчен ана 1999 елда—“Татарстанның атказанган фән эшлеклесе”. 2008 елда исә
"Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән мактаулы
исемнәр бирелде.
Ахырда, йомгаклап, шуны әитик: Әнвәр Хәйри—сүз кешесе түгел, эш
кешесе. Биредә ул башкарган тәгаен эшләр, кылган иге лекләрнең бик аз өлеше
генә санап үтелде әле.