ХИКМӘТЛЕ ҖӨМЛӘЛӘР
Теләсә кемне, хәтта үзеңне дә алдарга мөмкин, әмма Вакыт галижәнапдәрен алдау
мөмкин түгел.
Ярлы ил—ярлы халык һәм акылга ярлы җитәкчеләр дигән сүз.
Безнең борчу-мәшәкатьләр көзге болытларга охшаш: борчуларның берсе китеп барырга
да өлгерми, офыкта инде икенчеләре пәйда була.
Ирләргә караганда хатын-кызлар өйләнешү мәсьәләсендә күпкә кыюрак була, ләкин
беренчеләре аерылу гамәлен тизрәк хәл итүчән
Ирләр эштә—хезмәтче, өйдә—акыл сатучылар, урам һәм стадионда—ачык авызлар,
кунакта—тәти егетләр.
Яраткан хатын-кызлардан һәрвакыт роза чәчәге исе килеп тора, өнәмәгәннәрдән— әрем
исе.
Хатын-кыз розага охшаган: хуш исләр тарата, тирә-юньне бизи, ләкин авырттырып
чәнчи дә белә.
***
Картая барган хатын-кыз өчен көзге—даими моңсулык чыганагы.
Табигатьтә җылы һәм салкын, унай һәм тискәре корылмалар булган кебек, кеше дә
капма-каршылыклардан тора.
Чама тойгысын көмәнлек белән чагыштырырга мөмкин: кешедә ул яки бар, яки юк,
өченчесе була алмый.
Үзең турында дөреслекне әйтү—ихласлылык, башкалар турында сөйләү кешене фаш
итү.
Бәхәсләшкәндә кайберәүләр өчен хакыйкать түгел, үз фикерен алга сөрү кыйммәт.
Дөреслекне ике очракта яраталар: мохтаҗлык яисә файдасы булганда.
Югары вазифага күтәрелү—кыюлык, «өстә» кала белү—сәнгать, вакытында китә
белү—зирәклек.