ИПИ. КОЛЫН. БЕЗ.
КҮРШЕМ ХИКӘЯСЕ
Әни келәттән вак иләкне атып керергә кушты Мин кабатанып чыгарга барганда:
—Эресе дә кирәк икән, улым Гәрәйхан.—диде —Жилпучка
чыкканда, иләкләр дә кирәген онытканмын лабаса. улыкаем. Әниеннен хәтере нәп-нәкъ тишек иләк. име. кызым Сәгадәт —Сенлем бу гыйбарәнсн мәгънәсенә төшенмәде, әнигә жавап кайтармады Моны аңлатуны мина ку- шуы икән әнинен, кайбер эшләрне читләтеп йөкләргә оста ул Ә сенлемнен мондый, әни әйткәнчә, йомры фикерләрне ишетә торуы хәер —Гәрәйхан, улым, иләкләрне он лары эченә элеп куйган И-и. үзен дә беләсең лә мо- ны Сәгадәт, кызым, әллә абыена булышасынмы сон0
Сенлем сәке йөзлегеннән шуып кына төште дә мина тотынды, җитәкләшеп йөрергә ярата, бәләкәй шул, өч яше дә тулмаган.
Беләм инде, безгә эш табу өчен генә иләкләрне "оныткан" әни Бер нәрсәне дә онытмый ул. үзе әйткәнчә, хәтере чуендай нык анын. мина, хәтереңне йокы чүлмәге итмә. улым. Гәрәйхан, дип кисәткати
Сенлем Сәгадәт вак иләкне алып бирүгә өйгә йөгереп кереп тә китте Мин өйаллыбызнын дәвамы итеп урталай ярылган бүрәнатәрдән (әти шулай дия иде) салынган келәтебездә вак-төякне җайлап матавыкландым (монысы—әни сүзе), шуна күрә әни:
—Син йомыш-юлга җәһәт ич. улым, хәзер нигәдер озакладың.—дип каршылады, матавыклануны әйтмәде — Йә. ярар, ашыкмыйк, жае-чираты белән барысына да өлгерербез. Аллаһы боерса
—Әни. дим. ксләтнен богау йозагы күгәргән бугай —Шулайдыр, улым, шулайдыр. Әтиегез сәфәргә киткәннән бирле оны- тылмасынга гына ачабыз ич келәтне
Әни сүзләре арасына кыстырып “Кайтмый да кайтмый әти сәфәреннән Берсекөнгә ел тула киткәненә" —димәкче идем, моны әни үзе үк санавын искәреп, тыелдым Озаклавым сәбәбен келәт хәлләре белән аңлатып бетердем
- Бизмәнебез лар өстендә яткан, шуны кадакка элгәндә, зур тар почмагына бәрелде дә и-и тыңлады инде ларыбыз'
—Әйе. улым Гәрәйхан, әйе Ике ларыбыз да буп-буш Тик мондый чакта, шыңгырады, диген, яме Тавышы кайтып ишетелгәндер, кайтаваз булып, дим.
—Шыңгырады. Лар шыңгырады.
—Менә дөрес.
Әни он иләргә һаман жыена гына әле, ә оны һаман күренми. Җилпучка эре иләкне куйды, вак иләк, тузанын кече яктагы чипәккә каккач һәм сөрткәч, жилпучка терәлеп эшсез калачак икән.
Оны кайда соң?
Әни алъяпкычы күкрәгеннән бәләкәй ак төенчек алды. Ерак басуларга утауга һәм уракка барганда, әни төш турысында ашарга дигән ризыгын, һәм яртылы шешәдәге чөгендер чәен дә, баш-башларын яшелдән үзе чиккән тар һәм кыска шушы һәрчак ап-ак тастымалга төрә иде.
Әни онны акрын или. Элегрәк иләкне жәһәт биетә иде ул, карап-сокла- нып торуы ук сөенеч иде.
Оны иләк төбеннән жилпучка коелып бетсә ярый ла, онның бер генә бөртеге дә көрпә арасында посып кысыла күрмәсен.
Сенлем белән мин әнинен сөенә-шатлана он иләвен сәке йөзлегендә карап утырабыз, Сәгадәт куеныма сеңгән, шулай олы итә ул мине, ә күзләрен салмак биюче иләктән алмый.
Әни онны эре иләккә салды, тастымалны оннын бөртеген дә калдыр-мыйча какты, шулай да иләкнен төбе генә капланды диярлек. Эре иләктә иләгәнгәдер, көрпәсе минем учымны да тутырмаслык иде.
Кинәт әни:
—Зиһенем чуалды, әй. Күмәч пешергәндәгечә вагында иләмәкче икән-мен,—диде, болары безгә—балаларына атап әйтүе түгел, үзалдына сөйләнүе иде бугай.—Онны вак иләктә иләр чакмы сон. —Безгә таба борылды да мина төбәлеп өстәде:—Балакайларым, вак иләкне дә алып кереп дөрес иттек. Анысының да барлыгын онытырга ярамый.
Әни тагын безгә таба борылды да:
—Карлыгачларым сез минем,—диде. Кабат борылганда:—Сандугачларым сез минем,—дип иркәләде.
Бераздан без әнинең бәхет һәм оҗмах кошларына, саваплы җимешләренә, ышанычлы таянычларына һәм тагын, тагын әллә кемнәренә, әкияти игелек ияләренә әйләндек тә куйдык. Әлегә без белеп, тирәнтен анлап җиткермәгән сүзләрне табып кына торды әни. Тапмаска ди, безнен әни ич ул. Сенлем әни сүзләрен анына тезеп бара булыр, анламаганнарын миннән йә әнинен үзеннән сорый ул аннары.
Әни йөзен бездән кинәт яшерде дә, башын иярәк төшеп, күзләрен җиң-нәренә сөртте. Әллә тирләгән инде, юктыр, тирләсә маңгаен да сөртер иде, маңгайга тир алдарак та чыгучан. Елыймы әллә? Әнә, ак күлмәге жиннәренә юеш таплар сыланган. Әтидән башка тормыш алып баруы авыр шул әнигә, ә әти сәфәрендә озаклады, китүенә ел тула, һаман кайтмый.
—Әни!—дип кычкырып җибәрдем мин.
—Юк, юк, өлкәнем, еламыйм мин, еламыйм, күзләрем талып китте. Ипекәй пешерәбез ич, андый чакта —Әни, тукталып торгач:—гел ихластан иң азы көлемсерәргә кирәк. Ихластан,—дип кабатлады һәм безгә балкып елмайды.—Сүнмәс кояшларым сез минем, әтиегез белән минем.
—Әни!—дип кабатлап кычкырдым мин, сенлем Сәгадәтне, әни янына җибәрмәс өчен, куеныма ныграк итеп кыстым.
Ишек шакыдылар, бала кешедер, кыңгырауга басарга буе җитмидер, шуна күрә кемлеген сорамадым. Анда озын ук гәүдәле, ыспай киенгән, дулкынлы кап-кара чәчләрен ипле тараган, өлкән үк яшьтәге абзый-бабай басып тора иде.
—Исәнмесез,—диде ул, дәү кулларын ^күп эш башкарганнардыр алар) күкрәгенә кушырды
—Әйбәт үк!—Шәп иде, тик менә сез кулыма алган каләмемне төшердегез, дип сөмсер кою килешми ич —Керегез.
— Бик теләп керәм Ачык чырай белән каршылавыгызга рәхмәт Сезгә зур йомышым төште минем.
—Үтәргә көчемнән килсә
—Килә!—Калын ук тавышлы икән. Сөйләвендә сәеррәк гадәте барлыгы шунда ук сизелде, мона мин шул көнне кат-кат игътибар иттем—бер җөмләсендә тавышын тамак төбеннән тартып чыгара, икенчесендә талып җырлагандай кебек —Пинжәкне элергә үреләсе юк икән, чөйләрегез ишек төбендә үк,—диде ул, монысы инде йомшак көйле тавыш иде —Аяктан сандалларны салабыз.
—Әлбәттә! Хәзер чәй куям. Өйдә үзем генә, балалар эштә, хатыным авылдан иртәгә кайта.
—Кирәкми чәй!
— Мәй юк.
—Мин ул зәхмәтле нәмәстәкәйнс гомеремдә ялгышып та авызыма якы-найтмадым!
—Минем авыз гел үк коры тормады,—дип якыннан таныш түгел кешегә ачылып киттем мин — Булгалый авыз чылаткан чаклар
—Шулаймы? Очратмадым сезне андый хәлдә. Ә гайбәт тыңламыйм
—Булгалады,—дип төзәтү кирәклеген анладым мин. чөнки бу ксшенсн арттыру-күпертүләрне, кимстү-ваклауларны ошатмавы аңлашыла иде. туп- турыдан яру килешеп тора ачык күнелле агайга, анын үзен тотышыннан шундый бәя чыгардым
—Ярар, яшьтәш.—бәлки, яшьтәшләрбез дә. бәлки, ул моны алдан бе-лешүенә таянып әйтәдер,—вакытны бушка уздырмыйк Сезне эшегездән озакка бүлдерү ярамас, гаепләрсез югыйсә. Якыннан танышуны бүтән очрашуларга да калдырыйк. Шулай Мин Гәрәйхан исемле булам Күрше йортта яшим.
—Күргәләдем кебек сезне
— Юк, сез мине белмисез. Мин сезне бсләрәк төшәм. ике китабыгызны укыдым. Быел әле Яшьлектән, төгәле, балачактан төрле тарафларда йөреп үзебезчә укымагач, авырдан бирелә татарча китаплар
—Сезнен татарчагыз әйбәт
— Балачакта авыл тәрбиясе эләккәнгә шулай. Әти һәм әни тәрбиясе. Һәм монын нәнүк кенә сере дә бар Анысын соңрак әйтермен Бәлки
Мин Гәрәйханга йомшак кәнәфидән урын күрсәттем, үзем диван башына таянып утырдым.
—Хәзер үтенечемне тыңлагыз —Ул шакмаклы бумази күлмәгенсн җин- нәре төймәләрен ычкындырды, түгәрәклеген җуймаган йонлач беләкләрен сыпырды, зур эшкә тотына ягъни.—Мин сезгә кимендә хикәялек х&оләр турында сөйлим, сез шуны языгыз Карышмагыз!—Тавышы ай-йай калын сон!—Икебез арасында ихлас якынлык урнашса, мин сезгә хикәяләрне сш сөйләрмен, күп алар миндә. Боларын язу-язмавыгыз үз карамагыгызда. Ә менә хәзер сөйләнәчәге язылырга тиеш' Тик үзем яза алмыйм Үзебезчә. татарча уку бөтенләй тәтемәде мина. Дөрес, ижатка бәйле һөнәрем бар барын Әйе. бер-беребезне ышанычлы тыңларга күнексәк, монысы инде башка хикәя булыр йә озын ук хикәянсн бер өлешен алыр Бүтән һөнәрем. дим. Бәлки. Ходай мина язуга куә-талант бирмәгәндер
Мин эндәшмәдем, аны бүлдерергә ярамавы аермачык иде
м
Һәм Гәрәйхан хикәясенен “Әни!” дип куркынып ике тапкыр кычкыруына кадәрге өлешен, төртелмичә-тотлыкмыйча, бер тында сөйләп чыкты. Шул төшкә җитмәкче, капылт туктады. Башын иеп, тезләренә таянып, кин һәм биек мангаен—шома маңгаен—шактый вакыт ышкып утырды. Бодай итеп уйлануы ихтыярын-көчен жыю кебек тоелды.
Ниһаять, башын күтәрәрәк төште, кулларын кәнәфи таянсаларына куеп, мина текәлеп, сөйләү алымын үзгәртмичә дәвам итте.
— Ипи пешерәбез, шөкер.—Әнинен йөзе яктыра башлады.—Күптән ипе-кәйдән авыз иткәнегез юк.
Әни шулай диде, иткәнебез, димәде, югыйсә үзенен дә күптән-күптән икмәк ашаганы юк инде.
Жилпучнын урта төшендә он өеме тора, әнинен ике кушучына сыеп бе-тәрлек. Тәбәнәк лардан он ала торган, әти ясаган соскыч бу оннан тулмый да тулмый. Ә бит көрпәсе чәй чокырынын төбен генә капларлык чыккан иде, эре иләк тырышкандыр.
Әти күкрәгенә терәп ипи кискән саен:
—Уңдырып та пешерәсең инде икмәкне,—дип әнине мактый иде —Дәүле-ге тәгәрмән ташына иш. тәм, ашап туйгысыз. Галәмәт! Гел шундый икмәк белән сыйланырга насыйп итсен безгә. Һәркемгә теләгем шундый. Без тук яшәп, бүтәннәр ачлыктан интекмәсен.
Бу оннан гына андыен да дәү түгәрәк ипи чыкмас шул.
Әни икмәкне бәләкәй бөтен итеп әвәләп пешерде.
Шушы төштә тагын бүтәнгә күчик. Сез мине, татарчагызны саклагансыз, дип мактадыгыз.
—Мактау, дип...
— Мактау! Адәм баласы икмәк тәмен һәм үз теле тәмен беркайчан да онытмаска тиеш. Боларнын икесен дә башлап әни пешереп бирә. Бу очракта шулай әйтү мәжбүри.
Ана телемне онытмавым серләрен, диик, шушында аңлаешлырак әйтим.
Әйе, мин илебезне буйлый-инелей йөрдем. Болары турында жыеп кына сонрак әйтермен. Телне онытмаунын сәбәбен ачыклыйк элгәре. Читтә гел русча аралашып яшәгән кешегә үз теленне саклавы авыр авырын. Әмма ки авыр да түгел.
Мине әти латин хәрефләрен укырга һәм шул әлифбада язарга өйрәткән иде бит. Теге утыз җиденче елда сәфәренә киткәнче, әйе. Сеңлем белән мине авылдан кугач (моның ничеклеген сөйләүне ахыргарак күчерик). Омск шәһәре читендәге детдомга илтеп тыктылар. Бер генә татар да. мөселман баласы да юк иде анда. Бик авыр булды укып китүе, рус хәрефләрен һәм дә русчаны белми идем ич. Утырам бер дәрестә уйланып, һич ни аңламыйм Укытучы апа кара тактага язган хәрефләрне-сүзләрне балалар дәфтәрләренә күчерәләр, рәттән өч-дүрт хәреф тезелгәннәре кыска сүзләр икән, “папа” һәм "мама” кебекләре. Ә минем дәфтәр бите чип-чиста.
Укытучы апа моны күрде дә ручканы карага манып кулыма тоттырды, дәфтәргә төртеп күрсәтте—яз. дип әйтүе икән. Тактадагы бизәкләрне тиз генә күчердем, алар мина нәни рәсемнәр шикелле тоелды. Ә рәсемнәр ясарга әтием өйрәтә башлаган иде бит. Укытучы апа, дәфтәрем бите бизәлүен күргәч, ике баш бармагын да бастырып мактады.
Укытучым турында сузыбрак сөйләвем—аңа гомерем буе рәхмәтле бу-лудан. Онытылмый һәм онытылмаячак Мария апа. Мин аңарга, апа, дия
идем. Башта ул бу сүзне аңламады.
—Тетя, да?—дип сорады, бу сүзләрне мин белә идем инде.
—Әйе. әй. түти!
Ул дәфтәремә “апа" дип латин хәрефләре белән язды, элгәре язуына күрсәтте, аннары ун кулын күкрәгенә куйды. Мин—апа. дип әйтүе идедер. Апа, дигәч, ул, кашларын күтәреп-төшереп, йомшак кына елмаер булды Озынга китте Мария апа турында сөйләү, әмма мин АПА турындагы истәлекләрне кыскартырга базмыйм. Хикмәт бит ана телен онытырга ярамавына барып чыга. Бу турыда тәфсилле искәртергә, телебезне онытмагансың, дип. үзегез мәжбүр иттегез. Инде тынларга үзегез мәжбүрсез.
Ала мәсьәләсе унай хәл ителеп, дип рәсмиләштерик, ай чамасы узгач, укытучым мина дәресләрдән сон ашагач ук—детдом бу. монда барысы да өлешле, ашауны калдырсаң, корсагын тиз шинә—классыбызда мине көтәчәген аңлата алды, әлбәттә, куллар хәрәкәте дә булышты
Укытучы дәфтәрләребезне җыйган иде. дәрестә генә барысына да күз йөгертеп өлгермидер, безнен чатый-ботый бизәкләрне иркенләп карарга теләгәндер. Анын кулындагы газета белән тышлаган дәфтәремне таныйм Апа дәфтәремне ачты һәм андагы латин хәрефләре белән язылган сүхтәр- не астан йомшак кына сыпыргач, мина текәлеп калды Дәфтәргә бит мин татарча сүзләрне шактый ук өстәгән идем. Башымны күтәреп.
— Татар ..—дидем.
Апа, ике яңагымнан тотып, башымны үзенә таба борды, "апа" ны аңлаган чактагыча, ике баш бармагын бастырып күрсәтте
Иртәгесен апа мина күн тышлы калын дәфтәр бирде Аны ачты да шунда баш. авыз, борын сүзләрен язарга күрсәтеп кушты Латин хәрефләре белән яздым, апа аларны беләдер дип уйладым. Аннары бер кулым дәфтәрдәге сүзләр астында шуып йөрде, икенчесе баш-күзләрне күрсәтә барды Апа шул сүзләр турысына латин әлифбасында русча язып куйды Шулай итеп, гомеремдә бердәнбер сүзлегемне төзи башладым
Тора-бара калын дәфтәргә татар сүзләрен исемә төшкән саен тездем, дүртенчегә күчкәч, янәшәләрснә мәгънәләрен өстәдем. Инде русча ярын ук пупалый идем, мәгънәдән сон русчасын яздым Белмәгәннәрен ападан сорадым Шулай итүем, әлбәттә, Мария апа булышлыгында, ана телемне оныттырмады. Ишәя барды калын дәфтәрләрем, сүзләрне сонрак алфавит буенча язып күчердем. Шул дәфтәрләрне хәзергәчә саклыйм Рәхмәтләрем хәзер дә яусын Мария апага
Тик сезгә күрсәтмәячәкмен сүхтск-дәфтәрләремне Алар үз кирәгемә генә язылды. Хәер, кем белгән, бәлки
Ә, ә-ә Мария апа белән бергатәп башлаган дәфтәр таушала төште, хәзер аны хатирәләр яңартканда гына актарам
Шулай Инде ана телеңне саклау хакында сүз башлагач, сезгә бер вакыйганы искәртеп кенә булса да узам Китапчагарак күчә сөйләвем, ӘЙ Бервакыт югалды бит минем шушы дәфтәрем' Дүртенчедә укый идек инде. Югалды! Югыйсә гел дә билгеле урынына, ту мбочкамның түбәнге бүлегендәге китап-дәфтәрләрем астына ук куя идем Мария апа.
—Сине директор чакыра.—диде һәм аның бүлмәсснәчә. инбашыма сөеп кагылгалап, мине озага барды
Директор, мин керүгә үк. өстәл уртасындагы дәфтәргә төртеп күрсәтте —Синекеме-’
—Ә-ә әйе —Бу вакытта мин русча яхшы ук сибә идем Ни сәбәп ледер, гәүдәмне төп-тоэ турайттым да:—Моя тстрадь!—дип тавышымны
•&
күтәрәрәк әйттем.
—Нәрсәләр язылган анда?
—Сүзләр.
—Нигә латин хәрефләре белән?
—Монда китерелгәнче мин шул алфавитны гына белә идем. Менә рус-часын бу алфавитта өстим.
—Беләм —дип сузды директор.—Советка каршы әллә нәрсәләр яза, дип, сине чагып китерделәр аны мина. Мә сина юка дәфтәр. Хәзер татарча сүзләреңне шунда яза бар, аннары монысына күчерерсең. Дәфтәрен әлегә миндә торсын. Бу югалтуын турында берәүгә дә әйтмәгән иденме?
—Юк! Мария апага да әйтмәдем.
—Ул белә. Мин әйттем аңа. Әйберләреңне сак тот. Монда бит дет- дом,—бер сүзен русча кыстырыйм,—детдом, сыночек... Кайберләрегез бер үзе йөз төрле холыклы. Ана телен безнен онытуыбыз да житеп ашкан. Ә синең баш әйбәт эшләгән. Алты кешелек кенә бүлмәгә күчәрсен. Үз яшьтәшләрен янына. Монысында уникеме әле сез?
—Унбиш.
—Мария апаң белә моны. Тәки яна исем тактын син Мария Николаев- нага, хәзер без дә, Апа, диябез аңа.
Шулай... Детдомда мина баштан ук ике әйбәт кеше очрады, анда әйбәтләр дә күп иде анысы, болары иң, ин әйбәтләре: рус Мария апа һәм белорус директорыбыз. Бәхетемә инде. Аларнын икесенә дә хәзергәчә рәхмәтләремне укыйм.
Инде ана теле турындагы фикерләрне йомгакка чорныйк.
Ил буйлап-аркылап күченгәләп йөргәндә, ана телемне онытмавымнын файдасы күп тиде. Әйтик, казакъ аксакалы үзенчә сөйли, мин—татарча. Аныша идек. Әзәрбәйҗаннар һәм Урта Азия кешеләре белән аралашканда да мина тылмач кирәкмәде. Төрле шәһәрләрдә дә татарлар белән тиз табыша идем. Алардагы татарча китапларны укырга тырыштым. Әмма кириллица нигезенә корылган алфавитыгызны мактамыйм. Латиндагы “Әч- Сё” хәрефләре юк. Алар булса, катылык һәм йомшаклык билгеләре кирәкми Катылык билгесе куелырга тиешле санаган төшегезгә хәреф йомшаклык билгесе сылыйсыз. Була алмый алай! Йомшаклык билгесенә эшне бик тә күбәйткәнсез. Хәтта “ТаЬщаТ’, “пйиуә!” сүзләре ахырына да чәписез мес-кенкәйне.
Гәрәйхан хәтсез ара сүзсез утырды, ялгызы гына итеп тойды бугай үзен Мин аңа комачауламадым, бәлки, хатирәләрен яңартуыдыр, андый чак ты-ныч узарга тиеш. Ул аска карап утыра бирде. Ниһаять:
—Шулай-й-й. —дип сузды,—Әйе.. Шулай Ә бит мин сезгә әнинең ипи пешерүе, авылдан китүебез, аксак атыбызның колыны, авылда нигә бер атна торып килүем сәбәбе, әлбәттә, әти-әни һәм сенлем язмышы турында сөйләргә, шулар хакында хикәя яздырмакчы нияттән кергән идем. Үзәк шуларда кебек иде. Әмма ки ипи белән ана теле янәшәлеген санга сукмаска маташканмын. Аңгыра баш мин! Анысы, сезгә сөйләнә торган Беренче хикәямдә үземнен кемлегемне тулырак белдерү дә заруридыр. Хәзер хикәя хәлләрен кыскарак тотарга мәҗбүрмен. Вәләкин мин укырга теләгән хикәяне барыбер язачаксыз!
Һәм мин, Гәрәйханның әмергә тиң яңгыраган үтенечен бурычым санап, ул сөйләгәннәрне—болары да озынгарак сузыла, кыскартылмастыр—хикәя калыбына-кысасына салырга тырышырмын. Юк, вакыйгаларны ул сөйләгән тәртиптә үзгәртмичә тезим, минем тарафтан кайбер шомартулар булырдыр. 96
анысы. Бу өлештә Гәрәйхан ана теле турында сөйләүгә керешкәнче үтс ис-кәрткән ямьсезлек-фажигаләр шактый ук икән.
Ипи пеште. Әни аны агач көрәге уртасына туры китереп алды, олы якка күтәреп чыкты, үзе тукыган кызыл ашъяулыкка куйды. Өстәлгә ямь җәелде. Ашъяулык почмагын икмәк өстенә кайтарып япты
—Йөрәгемнен шинмәс гөлләре сез,—диде әни сеңлем Сәгадәт белән мина, тик мин сүзләренең мәгънәсен акламадым, хәзергәчә аңламыйм. Югыйсә әни —Сез йөрәгемнең шинмәс гөлләре —дип бүленгаләп кабатлауны да кирәк тапкан иде.
Әтигә тиешле кибән башын, ул сәфәрдә йөргәч, өчкә бүлде әни. сөйдергеч телемнән дә өчебез авыз иттек. Мин сөйдергеч телсмнен тешләнгән кисәген кечкенә тастымалга төреп урамга чыктым, күрше малайларына да татытасы идем. Капка төбендә үк атыбыз тора иде. Колхоз абзарыннан кайткалады ул. тай чагында ук киткән үзе бездән, ә һаман онытмый Хәзергә аны җикмиләр, якында ун гына көнлек коңгырт колыны бар. төсе нәкъ әнисенеке инде, көп-көрән
Ипием кисәген атыбызга суздым. Атыбыз, икмәкне иснәгәч, кушучымны колынына таба этәрде. Малларда да ана җанлылык беренче шул Күр инде, ашый белә икән ич колыныбыз, сөйдергеч телем кисәген бетергәч, учымны ялады Кичен ике уенчак бәрәнен ияртеп кайтачак сарыгыбызга әрәмәлектән йолкыган печәнне бер учма алып чыгып атка ашаттым
Карангы төшәр чактарак күп балыклы елгабыз буеннан ике оя кахла- рыбыз менде. Капка төбендә, без кайттык, дип кангылдаштылар Аларны кечкенә капкадан Сәгадәт сенлем белән икәүләп ачып керттек Лапаска, рәхмәт яугырлары, дип мактап, әни япты.
Колын Колын
Аны. сугыш кубасы елдагы күрше авыллар сабан туйларында өч көн рәттән чабыштырып, яндырганнар Сугыш башланган көнне үлгән Беренче килеп, сабан туе мәйданына керүгә егылып җан биргән.
Менә шул. баштарак, сезненчә итеп, хат юлга чакырды, дигән идем Ун күршебез Мофаззал абзыйнын төпчеге чормадан язулы дәфтәр тапкан Анда Мофаззал абзый безнең көрән колыннын нәкъ сугыш кергән көнлә үлүен, шул ук көнне күмүне үзе оештыруын бүтән мәгълүматлары янәшәсенә теркәгән. Шул колыннын—Чабышкының каберен Мофаззал абзыйнын төпчеге белән карап-төэәткәләп тотабыз.
Ә-ә әйе Әти-әни, сенлем исәннәрдер кебек. Аларнын күрүләре билгесез бит. Эзләтүләремә, билгесез, дип кенә җавап бирделәр
Мәгълүматлары арасында, мин бел тәннәрендә, әйе. хаклыктан читкә таю тартымнары юк. хәер, белмәгәннәре дә доп-дөрсс булыр, үтә дә гадел һәм башкаларга игелек кылучан иде Мофаззал абзый Бу яктан минем әти белән бик тә охшашлар иде алар
Шулай Дәфтәрдә безнен гаилә фаҗигасе дә язылган Шул төшләрен күчереп алдым Сезгә укытырмын Бәлки
Күршебезгә карчыгым, умачлык булыр дип. бераз он биргән иле. дигән Мофаззал абзый Алар аннан икмәк пешергәннәр Гәрәйхан үзенә тигәнен урамга алып чыккан. Колхозга биргән калынлы Аксак атлары еш кайтып күренә иде Гәрәйхан ипие сыныгын калынга ашаткан Шуны Куштан Мөртәт күргән Силсәвиткә барып чаккан. Кичке уңайда тентеделәр күршеләр биләмәсен. Он эзләгәннәр, атка ипи ашатырлык он аларга каян килгән, дип
Гәрәйхан белән Сәгадәт икәү генә калдылар Әниләрен алып киттеләр Өтермәнгәдер
4. .к у . м »
Мофаззал абзый дәфтәре читенә, шушы турыга: “Шул китүдән кайтмады күрше киленебез. Әйбәт кеше иде. Мәрхүмәдер инде,” дип өстәгән. Әтиләрен, район түрәсенә каршы төшкәнгә, былтыр ук алып киткәннәр иде. Гаделсезлекне җене сөймәде, туры сүзле, эш рәтен шәп көйли иде Балалар аны озак сәфәрдә дип белделәр.
—Менә ничек булган икән әтинең “сәфәре”.—Гәрәйхан сөйләвеннән озак ук өзелеп торды,—Авылга шушы кайтуымда гына белдем моны. Әнине алып киткәндә, Куштан Мөртәтнең, ире белән очраштылар, рәхмәт әйтсен, дигәне мәгънәсенә шуннан сон гына төшендем.
Хәзер мин сезгә кайбер вакыйгаларны тезеп кенә узам. Югыйсә сөйләвем озынга ук тартылды. Ә соңрак әйтәсе әһәмиятле хәлләр кысрыкланмаска тиеш.
Сеңлем Сәгадәт белән икәү генә кундык. Коры сәкедә яттык. Сеңлем, теге абый (Куштан Мөртәт) баш асларыбыздан мендәрләрне тартып алды, нигә, дип кат-кат сорады. Курыктык. Йокы кермәде. Төн уртасы идедер, тәрәзәгә акрын гына чирттеләр. Ике тапкыр. Күрше Мофаззал абзый иде, ризыклар керткән, кием-салымнан урын җәйде, әнинен озын бишмәтен өстебезгә япты.
Ике көннән безне детдомга җибәрделәр. Сеңлем Сәгадәтне миннән Казанда ук аердылар. Ул балакайның өзгәләнүен күрсәгез сез! Еларга яшь җитми. Исәнме икән сеңлем Сәгадәт? Әллә Софья булып киттеме икән? Бик тә сабый иде шул, нәрсә хәтерләсен инде ул балакай. Исәндер кебек. Әти-әни дә исәннәрдер кебек. Монысына өметләнеп-ышанып булмый, инде минем үземә җитмеш җиденче яшь бит, яшьтәш.
Әйе, аннары детдом. Әйтәм ич, сездән дә сәвитскирак мин. Шулай тәрбия кылдылар. Хәтта партмәктәптә укыдым. Шуннан сон төзелеш трестында партком секретаре иттеләр. Белгечлегем төзүче минем, төзүче инженерлар институтын тәмамладым. Пенсиягә чыккач, инде унҗиде ел янәмәсе лаеклы ялда, Казанга кайтып урнаштым. Бер урында торып эшләмәдем монда. Шабашка чыккаладым. Төзүче ич, кирпечтән йорт өя һәм балта-чүкеч тота беләм.
Авылдагы каралтыларны Мофаззал абзый һәм малайлары караштырып тоткан. Әмма йорт, келәт, абзар-лапаслар бик тә ингәннәр иде. Кайткан елда ук өйне һәм каралтыларны элеккечә үк итеп яңадан торгыздым.
Торгыздыртгым. Әйе, элеккечә үк итеп. Әмма өр-яңадан. Горбачев кебек үзгәртеп кормакчы булу файдасыз. Үзгәртеп кору, имеш. Әкәмәт! Әнә, ни- чеккә үзгәрде замана.
Әйе... Шулай...
Уйлый төшсәң, бөтен дөньядагы юньсезлекләр безнең илдән башлана. Үзгәртеп коруга чаклы террорчылык бу хәтле чәчәк атмаган иде. Мәскәү ра-диосының соңгы хәбәрләрен тынлаштырыгыз сез. Сәгать саен тапшыралар. Гел үтереш тә һәлакәт. Бераз күперттем бугай, әмма күпчелек хәбәрләре шулардан гыйбарәт.
Ә чынлыкта бүгенгебез үткәннән начар. Киләчәгебез тагын да хөр- тиме? Кайчакта шундый уйларга да киленә, яшьтәш. Хәзерге сәясәт— лыгырдаучылар сәясәте—бетерүгә көйләнгән. Бармаклар арасыннан сыгып чыгарылган хезмәт хакы, бәяләрне чөюләр Кемнәрдер чаңгы шуарга төнлә чит илгә барып кайталар, гади халыкның дачасындагы чыбык-үсентеләрне санап йөриләр..
Анлыйм, тагын читкә керүемне аңлыйм. Хәзерге әңгәмәләрдә гел шулар куертылгач, безнең әңгәмә сытылмасын, ә бүселеп торсын өчен искәртүем.
Минем бер танышым Минзәлә ягыннан. ГЭС төзегәндә су астында кала болар авылы. Зираты белән. Ә танышым, шахтада чиләнеп кайтып, шәп йорт җиткергән генә була. Шушы агай нишләгән, дисезме? Өенә уг төртә Биленә таянып карап яндыра. Йортын алырга боерганнар икән
Вөҗдансызлар талый илне.
Ни өчен без матурлык корырга өйрәнә белмибез. ә° Нигә гаеплеләр җавап тотмыйлар? Ерткычлыклары өчен берәү дә хәтта гафу да үтенми Әйләндерегез менә шушыларны хикәяләргә! Фактлар тулып ашкан Бүтәннәр язсын, дисезме? Алай уйласагыз, монысы сезнен тарафтан егетлек түгел Ин киме шулай.
Йә. кайда минем әти-әнием? Кайда минем сабый сеңлем Сәгадәт11 Буйдак калдырып, кем өзде минем шәҗәрәмне1 Кем чыжлатып кисте?
Шулай.. Шундый-шундый хәлләр, яшьтәш.
Шәжәрәнне дәвам итү өчен, өйләнергә иде. дисезме'1 Ә сез балаларым, оныкларым минем кебек нужа чикмәячәкләр, синен язмышын кабатланмас, дип ышандыра алыр идегезме сон? Кемдер шундый гарантия бирер идеме'1 Сүзнен тәгаен сезнен хакта түгеллеген аңлыйсыз, әлбәттә. Мин үзем андый гарантия бирә алыр идемме?
Йорт-җирне тәртипкә салуымны сөйли идем Шул төшкә кайтыйк. Читкә тайпылуыма ачуланмагыз. Кемлегем, уйлау рәвешем таныш сезгә хәзер
Шулай. Буталчык, дуамал замана, башкаларнын авызына китергән ик-мәкләрен каеру заманы. Сәвитский чактагыдан кимендә өчләтә яман
Шулай.. Кабатлыйм: йорт-жиремне торгыздым Янадан. Әмма элеккечә итеп бурычка кермәдем. Мофаззал абзый исән иде. ул карап эшләтте, кирәк-ярагын табышты. Бер генә кинәш сорады. Теге Куштан Мөртәтнсн олы малае каралты-йорт салуда авылда ин оста икән.
—Энем Гәрәйхан.—диде Мофаззал абзый,—шул егетне баш оста итик.— диде —Килешер. Әтисенә гартым гадәтләре юк анын. бөтенләй үзгә ул. Авылны төзүдә анын белән кинәшәбез. Баш оста булырга үзе дә телидер Әтисенен гөнаһысын юаргадыр исәбе.
Карышмадым. Баш оста түләү алмады. Эшне бетергәч, табын түренә утырып ризыгымны тәмләп жыйды. догасын кылып, рәхмәт әйтте Мин ишеткән бердәнбер сүзе—шул рәхмәте.
Келәткә икс ларны үзем ясадым. Бүлемнәрле итеп. Ларлар буш түгел Шөкер. Өйгә йозак салмыйм. Авылдашлар шуна сөенә. Келәт ишегендә—теге елларнын богау йозагы, чистартып төзәттем аны Келәтне бикләмичә ярамый, ризыкларны сакта тоту тиеш. Ачкычы—күршеләрдә. Алар бакчабызны калдауландырмаганнар
Өйнен ике ягындагы түр сәкеләр дә элеккеләре шикелле Миче зур Тегермән ташыдай алты зур ипи иркен сыя Әнинең мичкә ипи сала торган һәм пешкәнен ала торган көрәген кырып чистарттым Әйбәт күәс тә юнәттем
—Их-х. мин. ангыра баш,—дип урыныннан җәһәт торды Гәрәйхан күрше һәм телефон өстәленә куйган төргәген алып килде —Мин кибеттән түгәрәк булкилар алган идем ич Кеше йортына беренче кергәндә, кулыгызда ризык булсын, дип өйрәтәләр иде бит әтн-әни —Гәрәйхан биек маңгаен ышкыды —Күрше, мин тиз әйләнеп керәм. йәме.—дип. пинжәгсн дә кимичә. ана күз генә ташлап, чыгып та китте.
Мин. бүген кулга каләм тотып булмаячагын төшенеп, кәгазьләремне җыйнаштыруга кереп тә җитте Гәрәйхан
-Менә бер бәген ипи сезгә! Авылдагы өебез мичендә пешер!ән идем
—Рәхмәт.
Без сүзсез озак ук, озак утырдык. Мин актаргаларга китап алмакчы идем дә уңайсызландым. Гәрәйхан сөйләгәннәрне күңелемнән сөзеп уздырдым. Гәрәйхан маңгаен каты ук ышкый, аннары бармакларын чигәләренә күчерә, тагын маңгай каты басып ышкыла, куллары йодрыклана да бармаклар жәелә. Кыбырсый күрше Гәрәйхан, ә карашы бер ноктага текәлеп каткан. Чит фатирда булуын һәм өйдә мин барлыгын абайламый да ул.
Бу юлы урыныннан кинәт сикереп үк торды һәм:
—Юк. Юк! Әйе. Әйе!—дип калын тавышын тамак төбеннән тартып чыгарды —Ярамый. Дөресме? Тиз кирәк. Тиз! Нидер бар. Күнелем сизә. Сизә!
Идәнне сытардай итеп басып, озын гәүдәсен туры тотып, өйдән горурә- нә кабаланып чыгып та китте. Монысында инде пинжәк калуына игътибар итмәде.
Озак юанмады. Ишекне бикләмәгәнмен, Гәрәйхан аны акрын гына ачып керде, аяк киемнәре тартмасына лап итеп утырды, төз гәүдәсе алга- рак сыгылган иде. Карашы дөньяда чама юк кешенекедәй, миңа текәлеп утыра бирә. Кинәт йөзе яктыра, алай гына түгел, ә балкый. Күзләреннән яшь ага да ага. Сөенеп елмая да үзе, шул елмаюын тирән җыерчыклар кысылышып алыштыра. Эндәшми, мин ни булуын сорарга базмыйм. Елмая ич, хәвеф-хәтәр юктыр, дим.
Күз яшьләре һаман ага да ага Гәрәйханның, шакмаклы бумази күлмәге сыгарлык.
Ул миңа кулындагы кәгазьне сузды. Телеграмма иде. Татарча язылган: “Кайт! Сәгадәт апа монда”.
—Киттек!—дидем мин, тавышны күтәреп үк әйттем бугай.
—Ә-ә. ә-ә-ә... ә...
—Киттек, дим! Хәзер үк! Сез әзердер ич хәзер үк китәргә? Әзерме, дим!
—Ми-ин...
—Киттек! Машина бар! Гараж янәшәдә!
Хәләлемә, авылга киттем, дип язу сызгаладым, кече кызыбызга шалты-раткан идем, туры килмәде.
Күптән түгел генә идәнне сытып басып йөргән әзмәвер Гәрәйханны, алпан-тилпән атлаучы ап-аек Гәрәйханны, гаражгача култыклап алып бар-дым. Күршем мине карусыз тынлады, өзә-төтә нәрсәләрдер әйткәләде.
Мишә буендагы Гәрәйхан авылына сәгать тулуга кайтып та життек
—Әнә, әнә, безнең йорт!—дип урыныннан кузгала ук башлады Гәрәйхан, ул күрсәткән капка-коймага икеме, өчме ихата бар иде әле.—Әнә, әнә, Сәгадәт сеңлем ич инде! Мин колыныбызга ипи ашаткан төштә үк басып тора. Сәгадәт сеңелкәем ич инде! Туктатыгыз машинаны!
Һәм Гәрәйхан машинаның ишеген каерып ук ачты, кулын маңгаена куеп безгә карап торучы озынча гәүдәле ханымга таба йөгерде.
Машинаны аларга җитмичә туктаттым, чыгып, коймага сөялеп утырдым. Аларның ничек күрешүләрен карый алмадым, күзләремнән яшь ага иде.
Гәрәйханның һәм Сәгадәтнең бүленгәләп-бүленеп, сүз үзәген оныткалап сөйләшүләре колакларыма шулай ук өзә-төтә керә иде. Инде бу хикәяне язганда, аларның сөйләшүен бер урынга тезүне хуп күрдем.
—Сәгадәт... Сәгадәт, сенлем...
—Абый. Гәрәйхан абыем минем..
—Ничек белдең авылыбызны?
—Әти-әни әйтте.
—Ничек—әти-әни?!
юо
Тынлык.
—Төш күрдем. Элгәре яныма әни үзе генә килде. Кайт авылыбызга, диде. Татарчаңны исенә төшер, диде Шуннан сон барысын да хәтерләрсен. диде Саташамдыр дип уйладым Иремнен өчесен уздырганнан сон бу. Без икебез дә мәктәптә укыттык, ул—физикадан, мин—математикадан. Тәмам урыслаштык, ул да. минем кебек, кем кешесе икәнен белмәде. Әйбәт иде ирем Гавриил. Тату яшәдек. Бик. бик. Балаларыбыз булмады. Татармы, әллә бүтәнме икәнен белмичә китте шул Гавриил. Мин әти-әнине эхзәтә алмадым, хәтта исемнәрен дә белми идем ич.
—Хәзер
—Хәзер беләм. Менә бу күршеләребез дөресләп әйттеләр. Шул инде, беренче төшемне саташуга санадым. Кайтыр идем, кая кайтасын белмим Шуннан сон әти белән әни төшемә бергәләп керделәр, яныма ук парлашып бастылар. Парлашып ук. кайт авылыбызга, диделәр, абыен Гәрәйхан көтә, диделәр. Йокымнан торып, алар өйрәткән адресны, синен исемне язып куйдым. Район үзәгенә барып белештем, таптылар безнен авылның кайлалыгын. Инде әти белән әнинен төштәге кинәшен тотмыйча ярамый иде Икенче төшемне күреп ай чамасы, юк. егерме көн узгач, кайтыр юлга җыендым Икенче төшне күргәч үк хәтеремә татарча сүзләр ашыга-ашыга тезелешеп килә башладылар. Авылыбыздагы бердәнбер татар гаиләсеннән ике китап алып, аларны кат-кат ермачладым, күп сүзләрне шулардан өйрәндем
—Могҗиза артыннан могҗиза
—Йорт-жиребез җиткелекле иде. урманлы яклар бит. Иртыш буе. Омс- кидан өскә таба.
—Омск, дисен
—Йортыбызны мәктәпкә бирдем —Сәгадәт уйга калды бугай, сүзсез торды.—Мин бит. абыем, бөтенләйгә кайттым.—диде ул аннары —Бөтенләйгә!
—Шулай булмыйча! Жибәрмим дә мин сине. Нигезебез торып баса ич.
—Йорт-җиребез өчен акча алмаска иде исәбем Директор апабыз. Серафима Николасвна, диде, паспортта шулай язылган минем, үзгәрттерәм. үз исемемә кайтам. Ә директор апабыз, әле кая-ксмгә кайтып керәсен билгесез, диде, мөмкинлегебезчә түлибез сина, диде, карышма, диде, әйбәт яшәдек, килешеп эшләдек, авызын чит итмәс сине, авызында рәхәт яшәргә язсын сина. диде. Син теләгәнчә булсын, бу акча йортыгыз өчен түләү түгел, ә сина ярдәмебез, диде. Сакларбыз йортыгызны, диде Дөнья бу. алдагысын кем белгән, монда килгаләрсен кайткаларсын. бәлки, диде. Ярый ла абыен анда булса, дип өстәде ахырдан Абыем, шәт. рәхәт яшәрбез. Аллаһы шулай боерсын иде. Ирем каберен карап торырбыз, яме. абыем. Гавриилны әйтәм
Алар өйдә дә бер хәлдән икенчегә тиз күчеп сөйләштеләр Өйдә тәртип иде. Сәгадәт җыештыргалап өлгергәнме, аллә Гәрәйхан шулай тотамы, белмәссең, хәер, икссенен дә өлеше бардыр. Күршеләр чәйгә дәшкән иде. Гәрәйхан:
—Элгәре үзебездә ризык җыйыйк,—диде. Елавыннан туктаган, халәте минем белән таныткандагыча иде.— Сенлсм,—дип бүтәнгә күчте ул,—мин авыздан киткәннән бирле еламаган идем, бүген туйганчы еладым, рәхәтләнеп. Күз яшьләрем күбәйгән икән
—Елаудан файда Мин еладым Еш Ирем вафатыннан сон күзләрем кызарып бетте Мәрхүмкәй, кайсы халык кешесе икәнен белмичә китте Сабыйлар идек шул. оч яшен дә тулмаган чактан нәрсә хәтерлисен сон
Ярый ла мина әни белән әти булышты, үз дөньябызга кайтырга, дим.
—Икесенә багышлап аш мәжлесе уздырырбыз. Күрше әби тәртипләрен төгәл белә. Әти-әни исән түгелләрдер шул. Алар бит аң җиткергән, туган җирне оныта алмаслар иде. Бәлки, икесен дә кулга алуга ук... Андый хәлләр дә еш кабатланган. Исән булсалар, сине һәм мине күптән, бик күптән эзләп табарлар иде әти белән әни..
Гәрәйханнар урамын әйләндем, аннары елга буена төштем. Мин кайтып кергәндә, алар кече якта чөкердәшәләр иде.
—Яшьтәш, кая югалдыгыз?—дип каршылады Гәрәйхан.
—Мишә буенда йөрдем.
—Дөрес иткәнсез. Мишәне күрергә кирәк, аны аңларга өйрәнергә кирәк. Гаҗәеп елга бит ул!
—Мишә безнең төбәктән башлана.
—Байлар Сабасы ягыннан икәнсез.—Һәм Гәрәйхан мине:—Килегез әле монда, бәһасез байлык күрсәтәм үзегезгә,—дип янына чакырды —Онны ике чиләктә Сәгадәт сеңлем белән бергәләп алып кердек. Сеңлем бүген иртәнге якта искәрткәнчә, вак иләкне бу юлы да ул, ә эресен мин күтәрдем. Сеңлем Сәгадәт вагы белән иләде, эресе кирәкмәде. Күрдегезме, җилпуч тум-тулы! Ипи салабыз!
Алар миңа төш узгач кына китәргә рөхсәт иттеләр. Машинаны урамга чыгаргач та җибәрмичә тордылар.
—Әле ничек сезгә керергә башым җитте. Сездән башка бу хәлләргә чы-дамас та идем,—дип мактап җибәрде мине Гәрәйхан.—Рәхмәт сезгә.
—Абый, тагын кайтыгыз, яме. Туганыбыз булырсыз, яме. Авылда туган-нарыбыз юк икән, ераграк туганнарыбыз да калмаган. Авылыбыз кешеләре әйбәтләрдер. Бу күршеләребез әйбәтләр ич.—Сәгадәтнең миңа әйткән беренче сүзләре иде болар. Абыйлы төп нигезен табуына ышана башлаган идедер. Шулай да күзләре чишмәләре ташыр чиккә җитәр-җитмәс. шул зәңгәрсу күзләре эзләнә, калын иреннәре сизелеп дерелти, калку ук бит урталалары мимылдый иде.—Абый, абый, апаны да алып кайтыгыз, яме, дим, яме. Ара ерак түгел икән. Ә минем йөрер арам... Ип... ипи... Гавриил...
Көтмәгәндә-уйламагандагы сүз күчешеннән минем битем-йөзем кал-тыранды, аннары кысып җыерылды да ишелеп җәелде. Гәрәйханнын да йөзеннән бәхетле елмаюы югалды, ул капка төбендәге эскәмиягә лап итеп утырды. Икебезне дә бер үк нәрсә шомга салды бугай.
Тынлык. Озакка сузылды. Сәгадәт Гәрәйхан абыйсы сүз башлавын көтә кебек, карашы анарга текәлгән. Ә абый кеше, башын учлары белән каплап, иелеп утыруын белде. Ниһаять, ул гадәтенчә җәһәт торып басты, гәүдәсен дер селкетте. Һәм, берни үзгәрмәгәндәй елмаеп, мина:
—Сез бүген китмисез,—диде.—Өегезгә шалтыратырсыз, чыбыксыз те-лефон моннан Казанны тота. Капка ачык, чигерегез машинагызны. Юк, алды белән керегез дә машинаны ишегалдында борып куярсыз. Иркен ич анда.
Кичен күршеләрдә чәйләдек. Гәрәйхан мине яныннан җибәрмәде, Сәгадәт гел безнең тирәдә йөрде.
—Күрше яшьтәш,—дип пышылдады миңа Гәрәйхан,—минем үземне генә калдырмагыз, ышанычлы терәк сез миңа бүген. Үземнең генә сыгылуым ихтимал.
Шундый хәлләр.
Сәгадәт тарафыннан нәрсәдер кәгә идек без. Әмма ул баягы борылыш- күчешне онытыл торыптыр (Гавриил ), үзен иркен тотты, йөзеннән көләчлек җуелмады, хәлләрнең анынча тезеләчәгенә ышана идедер. Хәтер
күзенә анын кыска арада да сизелерлек чулыгуы күренде. Сәгадәтнен авылына кайтуы янадан тууына тиндер ләбаса, унай тәэссоратның да, күнелне төптән кузгатуына өстәп, буй-сыныңны сыгылдырып тиз абыктыруы бик тә мөмкиндер
Шулай да абый белән сенелнен бәхет кочагында рәхәт изрәүләренә һич нәрсә комачаулый алмаячагы шиксез иде Мин алар бәхетеннән бәхетле идем.
Без олы яктагы сәке йөзлегендә сөйләшеп утырабыз. Мин—ян тәрәзә унаенда. янәшәмдә—Гәрәйхан, Сәгадәт бүлмә тактасына кырынлап терәлгән. Сүзебез моннан башлана да жир читенә барып житә.
—Күрше,—диде мина Гәрәйхан,—иртән мин сезгә әнинен безне ожмах кошларына һәм бүтәннәргә тинләвен әйткән идем. Шунда әнинен бер ча-гыштыруы онытылган икән. Агылыем белән тагылыем сез минем, әтиегез белән минем, дигән иде ул. Онытмагыз моны хикәягә кыстырырга дип искәртүем.
Сәгадәт әнисе сүзләренен мәгънәсенә төшенмәде, әмма моны кайтарып сорамады, без аңлатмадык. Ул тагын бөтенләй бүтәнгә күчте
—Абый, мин моннан шуып кына төшә идем, әйеме,—дип сәке йөхлеген сыпыргалады Сәгадәт, шома йөзлеккә башын боргалый-боргалый кара-ды.—Абый, өебез элек шушындый ук идеме?
—Нәкъ. Үзгәреш, шөкер, якалыгы. Йортнын беренче ниргәсен,—бу сүзне Сәгадәтнең аңламасын абайлап,—астагы дүрт яктагы дүрт бүрәнәсен үзем көйләп салдым. Күрше Мофаззал абзый бүрәнәләрне тәгәрәтергә булыш- капалы, йомычкаларны жыйды
—Өебез әйбәг. Рәхмәт үзенә. Әти белән әни күрмәгәннәр менә Безнен якта, тегендә, йортларны зур итеп салалар, үзебезнен дә шундый
Сәгадәтнен кече якта табак-савыт шүрлеген рәтләве күренеп торды. —Абый, монысы минем чәй чокырым инде әллә''
—Әйе. Мофаззал абзыйлар күп әйберне саклаганнар —Алыйм әле мин моны. Чәйне шуннан эчәрмен Абый1 —Әү, сснлем.
—Мин авылым урамнарын әйләнмәкче идем
—Күр инде, минем шуңа баш житми, әй! Әйләнәбез! Бүген сонладык. Иртәгә, яме Иркенләп Мин авылга кайткан көндә үк әйләнеп чыккан идем.
—Абый, син гармун уйный идеңме?
—Уйныйм. Ил йөреп кайткач та урамнарны гармун уйнап әйләндем. Биш яшьтән үк урамда гармун уйнап үстем. Әти алып биргән кечкенә гармун-ны.—Гәрәйхан кашлары арасын, чигәләрен ышкыды — Авылның элеккедән өчтән бере генә инде, ихаталар анда-санда гына, дигәндәй. Авылда хәзер гармун уйнаганны тыңлаучылар да бетеп бара икән Мине капка төбендә утыручы бер әби генә үз янына чакырды Исенә төшерде мине. Онытмаган Кайткансың икән, рәхмәтләр яугыры үзенә, диде. Кечкенә чагыңнан ук урамда монлы итеп гармун уйнап йөри идсн син. диде —Абый, гармун уйна!
—Гармун Хәзер Мофаззал абзыйлардан гармун алып чыгам —Абый, Гәрәйхан абыем, син баскычка утырып уйнарга ярага иленме’’ Шулаймы? Хәтеремә дөрес кайтаммы ’
Мишә буендагы бүген бәхетле йорт-жиргә гармун моны житмәгән икән
Ипи пеште. Сәгадәт күршеләрне чәйгә атды. Очып кына йөри ул бүген Та-бынны жәһәт җыештырды, өйдәге вак җиһазлар күченгатәгән икән, аларны
юз
—Синеңчә, үзенчә урыннарына кунакласыннар, абый, яме,—дип ур-наштырды.
Мин китәргә рөхсәт сорадым. Без сәке йөзлегендә кичәге тезелештә утыра идек. Сәгадәт абыйсы каршына басты.
—Абыем, күтәр башынны. Мина туры кара.
Гәрәйхан бераздан гына тураеп утырды. Ике куллап үрелеп, сенлесен яңакларыннан калтыранып сөйде.
—Мин, абый, авылыбызны йөреп чыкмыйм. Шушы ниятем дөрес. Ачу-ланма. Кичә иремнен исемен әйтүгә тукталуым сәбәбен икегез дә аңладыгыз. Бу хакта сүз кузгатмавыгызга рәхмәт. Гавриил . Япа-ялгызы калды ул анда. Ярамый миңа анардан ераклашырга. Анын исеме Габделхак булмадымы икән, дим. Шундыйрак исемне бозыбрак кабатлаттырды кебек ул теге, теге чакларда, өч яшен дә тулмаганда исемнәрнен бозылгалавы гажәпме сон... Аны туктый-туктый әйтте бугай, Габ-Габ-дел-хак дип. Үзенә Габделхак дип эндәшүләрне сагынгандыр, сабыйкаем. Неп-нечкә сабый тавышы хәзер генә колакларыма ишетелә башлады.
Гәрәйхан йөзен җыерды да йодрыкларын бер-берсенә каты ук китереп бәрде, зур учларын сенлесенен иңбашларына салды, Сәгадәт кулларын абыйсы җилкәсенә куйды. Алар бер-берсенә текәлешеп тордылар, сүзсез фикерләшүләре иде ахрысы бу халәт.
Күзләре яшьсез иде.
—Жыен,—диде Гәрәйхан, анын тавышы боеручан калын иде.
—Мин әзер.
Машинам кызулануны оныткан, ипләп кенә юырта. Бу сәфәрендә бик тә сак йөрү тиешлеген аңлый диярсең. Әллә машинадагы калачлар исен юл буйлап ашыкмыйча таратасы киләме иде, белмәссең. Бәлки, гел дә бүтән сәбәптер.
Биек ак күмәч исе Гәрәйханнар ихатасына бөркелгән иде. Теге чакта да Гәрәйхан белән Сәгадәтнең әнисе пешергән кечкенә бөтен икмәктән дә шундый туклыклы ис таралгандыр.
Әйдә, машинакай, кызулыйк. Арткы бүлемдә уйлары дәрьяларына чумып баручы Сәгадәт белән Гәрәйханны самолетка өлгертәсебезне онытмыйк. Машинакай, җилдерт, әйдә, җилдерт.
Сәгадәт билет хәстәрләде. Тиз әйләнде. Түгәрәк күзләре елмаюлы иде. Абыйсына ике билетны кулларына аерып тотып күрсәтте.
Сеңлесе читкәрәк киткән арада Гәрәйхан шома йодрыкларын җәенке колачында бер-берсенә акрыннан тизләтеп бәрде. Елтыр чаткылар чәчрәде дә йодрыклар эзе-күләгәсе күз алдына кунып-эленеп калдылар кебек.
Гәрәйханның тавышы йомшак-иркә иде:
—Шулай, яшьтәш, безнен кызлар барган җирләреннән кайтучан түгел.
2002—2006 еллар.