Логотип Казан Утлары
Публицистика

Безнең календарь


Зариф Бәширинең тууына 120 ел
Зариф Шәрәфетдин улы Бәшири 1888 елның 5 маенда элекке Казан губернасының
Цивил өязе (хәзерге Татарстанның Кайбыч районы) Чүти авылында мулла гаиләсендә туа.
Башта әтисендә, аннары Буа мәдрәсәсендә, соңрак Казаннын мәшһүр “Мөхәммәдия”
мәдрәсәсендә гыйлем ала. Яшьтән үк шигъри жанлы шәкерт биредәге әдәби даирәгә бик тә
табигый кереп китә. Анын шигырьләре бер-бер артлы көндәлек матбугатта чыга башлый.
Анын шәкертләр тормышына багышлап язган мәкалә вә хикәяләре дә ул заман татар яшьләре
хәл-әхвәлен тәгаен күзалларга ярдәм итә Шул ук елларда ул. чуаш телен тирәнтен
үзләштереп, чуаш халкының тарихы, көнкүреше белән кызыксына һәм бу табигый да Чөнки
анын туган авылы Чүти чуаш авыллары белән янәшәдә утыра. 1908 елда Оренбургта вакытта
ул "Шура" журналында “Чуашлар” дигән әтрафлы зур мәкаләсен бастыра Кәримов-
Хөсәеновларнын матбагасында корректор һәм берникадәр вакыт “Чүкеч" дигән юмор-сатира
журналы редакциясендә мөдир булып эшли. 1908-1910 елларда анын төрле нәшриятларда
“Язгы кояш”. “Тутый тавышы", "Иртәнге азан '. “Жуаткыч". "Яз тамчылары". "Хиссият
баскычлары” исемле шигырь китаплары дөнья күрә.
Әдипнен чуашлар белән кызыксынуы анын әдәби иҗатында да чагыла. “Чуаш кызы
Әнисә" повестен (1910) кин даирә укучылар яратып кабул итә. Бу әсәр матур, тәмле тел белән
язылган, аңардан үзенә бертөрле лирик җылылык бөркелеп тора. Анын балалар өчен язылган
“Шаян Фәхим". “Ефәк күлмәк" әсәрләре дә бу сүзләргә дәлил.
1910-1917 елларда Зариф Бәшири Пенза һәм Тамбов губерналарында, сонрак
Казакъстаннын Капал шәһәрендә балалар укыта. Февраль революциясеннән сон исә
Алма-Ата шәһәренә күчеп, анда уйгыр газеталарында, татар телендә чыккан “Садат” исемле
юмор-сатира журналында эшли. 1918-1918 елларда ул Казакъстаннын Жарканат шәһәрендә
мәгариф бүлеге мөдире була, соңыннан. 1930 елга кадәр. Ташкент шәһәренең мәгариф
оешмаларында, газета-журнал редакцияләрендә эшли. Урта Азия дәүләт университеты
каршындагы рабфакта үзбәк, уйгыр телләрен һәм әдәбиятын укыта. Нәтиҗәдә, ул “Чуваш
әдәбияты" (1928), “Үзбәк әдәбияты" (1929) һәм “Уйгыр әдәбияты" (1931) китапларын
дөньяга чыгара.
Репрессияләр афәте аны да аямый “Иске милли әдәбият вәкиле, мулла малае" дип
көннәрдән беркөнне әдипне кулга алалар. Лагерьларда ана “яңа тормышның” бөтен
“ләззәтен" татырга туры килә.
Иреккә чыккач, ул Уфага күченә һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр (язучы 1962
елнын 21 октябрендә вафат була) шунда яши Гомеренең соңгы елларында ул башыннан
кичергәннәре һәм күренекле замандашлары турында хатирәләр яза. Аның бу хатирәләре
"Замандашларым белән очрашулар" исемендә 1968 елда Татарстан китап нәшриятында
дөнья күрә.
Ни кызганыч. Зариф Бәшири. шактый гына озын гомер яшәсә дә. әдәбиятта, халык
хәтерендә үзенә лаек урынны алмыйча дөньядан кичкән. Озак еллар типкедә, мөһаҗирлектә
көн күргән бу фаҗигале язмыш иясенең иҗаты да. тормыш юлы да тиешенчә өйрәнелмәгән,
бәһаләнмәгән әле.
Укучыларыбызга янә шунысы да мәгълүм булсын: Зариф Бәшири Капал каласында
чагында күренекле галим вә әдибебез Миркасыйм Госмановнын әнисен мәктәптә укыткан.
Ул - талантлы шагыйребез Ркаил Зәйдулланың да әбисе ягыннан якын туганы булып чыга.
Рәшит Ваһаповның тууына 100 ел
Илдзн-изгә барып җитә
Безнең милли, чын көйләр
Алкышлый татар
моңнарын
Берлин һәм Хельсинкиләр
Рәшит Ваһап улы Ваһапов 1908 елны (7 май) Түбән Новгород өлкәсенен Октябрь
районы, Актүк авылында туа. Халык телендә бу авылны шигъри исем белән Янапар
дип тә йөртәләр Су буендагы жырлы-биюле кичке уеннар, мен бизәкле ямьле
Сабан туйлары. Ураза гаете, Корбан бәйрәме—боларнын һәммәсе дә балачакнын
жуелмас татлы хатирәләре
Авылнын алдынгы карашлы кешеләре Октябрь
революциясен кабул итми, яңа тәртипләргә буйсынасы
килмичә, Финляндиягә эмиграциягә китә Алар арасында
Ваһаплар нәселеннән дә берничә кеше була. Әлеге күчеп
китүләрнең кайтавазы (дөресрәге, кәсафәте) булачак
жырчынын әтисе Ваһап мулла җилкәсенә зур жәфатар
булып ябырыла. .
Актүк авылы үзенең гүзәл табигате, урман-суларының
муллыгы, сәләтле һөнәр ияләре, нык нигезле хуҗалыклары,
икътисады, заманча алдынгы мәгърифәте белән элек-
электән тирә-якта дан тоткан. Жөмләдән. Рәшитнең әтисе
Ваһап мулла демократик карашлы, алдынгы фикерле дин
әһеле булган. Мәдрәсәдә янача укыту ысуллары өчен
көрәшкән. Аның. “Минем мәхәлләдә надан кешеләр
булырга тиеш түгел"...—дигән сүзләре генә дә күп нәрсә
турында сөйли
Фин татарлары белән ”хезмәттәшлек”тә гаепләп, мәгълүм органнар Ваһап
мулланы сорау алуларга кат-кат чакырып торалар, төрмәгә лә утырталар Анын
бернинди гаепсез-нисез атылуы 1956 елда гына аклана. Әтисенсн фаҗигасе
Рәшитнең күңелендә тирән яра эзе калдыра Монлы җырчы булуына халык
җырларын тирән моң-сагыш белән башкаруына, үзенең шәхси тойгыларын, эчке
уйларын җырга сала белүенә болар да сәбәп булгандыр, күрәсең
Р Ваһапов 1922 елда Түбән Новгород татар педагогия техникумына укырга
керә. Жыр дәресләре анын яраткан предметы була. Техникумнан сон ул берара
укытучы булып эшли. Сонрак Мәскәүдә татар опера студиясендә белем ала 1941
елдан—Тагар дәүләт филармониясе җырчысы. Татарстанның халык артисты (1957)
СССРны аркылыга-буйга иңләгән, татар халкының яраткан җырчысына бу дәрәҗәле
исемне нигәдер әнә шулай сонлапС”) кына бирәләр
Анын каруы Ходай Тәгалә татарның бу газиз улына тышкы матурлыкны да. эчке
матурлыкны да мулдан биргән Анын сәхнә культурасы менә шушылар нигезендә
калыплашкан, билгеле
"Мораль һәм эстетик яктан Рәшит Ваһапов үрнәк алырлык бер гигант иде
Ул—үзеннән сон килгән җырчыларга юл күрсәтүче" (Илһам Шакирен )
“Анын тавыш көйләү үзенчәлеге сокландыра Ул бер аваздан икенче авазга җинел
генә күчү осталыгына камил дәрәҗәлә ия иде" (Зилә Сөнгагулдина )
Р Ваһапов Финляндиягә барырга, андагы татар якташлары алдында чыгыш
ясарга хыялланган Әмма совет чорында хөкем сөргән тәртипләр бу изге теләкне
чынга ашырырга мөмкинлек бирми