Логотип Казан Утлары
Публицистика

Берлекнең яңа әгъзалары


Равил Сабиров
Равил Сабыр (Равил Рәсим улы Сабиров)—1974
елны Минзәлә районы Тупач авылында туган 1976 елда
Сабировлар гаиләсе шушы ук районнын Наратлы Кичү
авылына күчеп утыра Биредә үсеп, мәктәпне тәмамлаганга
Равил Тупачны да. Наратлы Кичүне дә туган авылы дип
саный.
Максатчан рәвештә язу эшенә Равил 15 яшендә керешә
Анын авыл тормышы җирлегеннән чыгып, ул еллар өчен
хас булган проблемаларны ассызыклаган мәкаләләре
район газетасында. Чаллыда чыга торган «Тан йолдызы»
газетасында. «Татарстан яшьләре*ндә һәм «Социалистик
Татарстан» газеталарында еш басыла
1990 елда Равил Казан дәүләт университетының
журналистика, социология һәм психология факультетына укырга керә
1991 елда «Татарстан хәбәрләре» газетасында анын беренче хикәясе ("Хулиган ')
басылып чыга.
1992 елдан башлап ул Казан университетында белем алуы белән беррәгтән
•Татарстан яшьләре»ндә эшли башлый. Үзе хезмәт куйган газетада. «Идел». «Чаян»
журналларында бер-бер артлы хикәяләре басыла.
1995 елда, университетта укуын тәмамлагач. Р Сабыр Чатлыга китә, шәһәр
хакимиятенең матбугат үзәге белгече булып эшли башлый 1997-1998 елларда ул
«Аргамак» журналының баш мөхәррире
1998 елда аны янә Чаллы шәһәр хакимиятенә эшкә чакыратар һәм матбугат
үзәге җитәкчесе итеп билгелиләр.
2000 елларда Равил иҗат эше белән ныграк шөгыльләнергә карар кыла
Шул ук вакытта «Вечсрнис Челны». «Восточный экспресс». «Минем Чаллым»
газеталарында эшли Хәзерге вакытта—«Челнинская нсделя» газетасының баш
мөхәррир урынбасары.
2004 елда үткәрелгән «Яна татар пьесасы* бәйгесендә «Земфирәкәй. сылуым,
аппагым!» пьесасы белән катнашып. Равил Сабыр лауреат исеменә лаек булды Ә
2007 елнын октябрендә Чаллы татар дәүләт драма театры анын "Яшел һәм кызыл”
пьесасын сәхнәләштереп "Хәят” исемле спектакль премьерасын күрсәтте Пьеса
Фатих Әмирханнын "Хәят” әсәре һәм Гаяз Исхакыйнын «Тагар гакылы» хикәясенә
нигезләнеп язылса да. Равил Сабыр яна мөстәкыйль әсәр тудыра алган, дип
яздылар тәнкыйтьчеләр. «Хәят» спектакле күпсанлы тамашачыларның һәм театр
белгечләренең игътибарын җәлеп итә алды Ул бүген дә Чаллы гагар дәүләт драма
театры сәхнәсендә куела әле. Равил, шулай ук. 2007 елда үткәрелгән "Яна татар
пьесасы” конкурсында җиңүчеләрнең берсе булды
2008 елның 25 гыйнварында Туфан Миннуллин. Ркаил Зәйдулла. Вахит Имамов.
Ләбиб Лерон тәккдимнамаләре нигезендә Кабул итү комиссиясе һәм Идарә Равил
Сабырны Татарстан Язучылар берлегенә әгъза итеп алу турында карар чыгарды