Логотип Казан Утлары
Публицистика

АВЫЛЛАРЫБЫЗ ТАРИХЫ


Бөрбаш авылы
Бөрбаш авылы Балтач районында, район үзәге Балтач авылыннан 15 чакрымда,
Шәмәрдән тимер юл станциясеннән—16, Малмыж пристаненнән 38 чакрым ераклыкта
урнашкан.
Бөрбаш авылы шактый борынгы Анын Казан ханлыгы чорында ук булуы билгеле.
А. Артемьев мәгълүматларына караганда, авылдагы 123 хуҗалыкта 431 ир-ат һәм 436
хатын-кыз көн иткән.
1877 елда Бөрбаш авылында ислам дине тотучы 449 ир-ат һәм 479 хатын-кыз яшәгән.
Ривайәт буенча. Бөрбаш авылын Кече Чурадан килеп бер татар гаиләсе нигезләгән. Елга
башланган урында бер генә йорт булганга, елга һәм авыл атамасы да «бер» сүзе белән
бәйләнешле булып калган. 1898 елгы хезмәттә Бөрбаш авылында татарлар яшәгәнлеге
күрсәтелә. Ун елдан сон Н. К. Берстель Бөрбаш авылында 1188 кеше яшәгәнлеген хәбәр итә.
Шиһабетдин Мәржанинең «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» дигән
китабында мондый юллар бар: «Бөре башы авылыннан Ишмән бине Туктаргали бине Көчек
бине Тәбеж исемле кеше, хайваннары һәм йорт җирләре белән читкә чыгып, башлап утар
ясап урнашкан. Бераздан соң ул Бөре башында яшәүче Әшмәкә исемле кеше белән
дошманлашып, шул Әшмәкәнең жәбер һәм хурлауларына түзә алмыйча, үз утарыннан
бөтенләй күчеп, Мәчкәрәдә урнашкан
Өлкән бабалары Тәбеж, Бөре суы башында йорт һәм алачык салып, ти мерчелек белән
кәсеп итеп вафат булган Хәзергә чаклы ул угыннан күмер, тимер калдыклары, иске дагалар
чыга һәм Бөре башы кешеләре аны «Иорт-елга» дип атыйлар. Ләкин ул елга тирәсендә булган
агачлар бетеп, суы корыгач. Тәбеҗнен улы Көчек ул урыннан ярты миль кадәре
җиргә—елганың югары агымы тирәсенә килеп йорт салган һәм анын янына кайбер
авыллардан кешеләр күчеп килеп, шуннан Бөре башы авылы оешкан. Шуна күрә ул авыл
Россия хөкүмәте документларында әлеге Көчеккә нисбәтән исемләнә. Көчекнең углы
Туктаргали. Оренбург һәм Каргалы тирәләрендә сәүдә белән гомер итеп. 1080 (1669) елда
вафат була һәм шушы авылнын каберлегендә җирләнә. Каберлекнең уртасында, кабере
өстендә исемен һәм вафат булу тарихын язган таш бар. Өч улыннан Мәмәт исемлесе Бөре
башында калып, авыл халкынын күбрәге шул Мәмәт нәселеннән килә Кече улы Туктаргали
дә авылга урнаша. Анын балалары күп булган: Ишмәмәт, Ишмәкә, Ишмән. Ишморад. Алар
Бөр елгасы, Үтәмеш елгасы, Утар елгасы тирәләрендә зур-зур терлек утарлары тотканнар.
Еллар узу белән авыл зурайган Бөр елгасының башында урнашканга авылга Бөрбаш дип
исем биргәннәр».
Бөр сүзе ни айлата соң?
Бөр—этноним. Бөр-бөре кавем-кабиләләре күп кенә төрки халыклар, шул исәптән
татарлар формалашуда да катнашканнар.
Авыл халкы сөйләшкәндә бер-берсен «бүренекеләр, казныкылар, куянныкылар» дип
йөртә. Моны төрки-кыпчакларга мөнәсәбәтле ырудашлык атамаларын куллану дип аңларга
кирәк. Авылда һәр нәселнең үз тамгасы бар.
Бөрбаш авылы табигатьнең гүзәл бер почмагына урнашкан. Тирә-ягында калын
урманнар, җиләкле аланнар булганга, бабалар ягулыкка һәм печәнгә, жиләк-жимешкә
аптырамаганнар. Юкәсеннән чабата, чыпта үргәннәр
Иң зур урман—Казан урманы. Олылар әйтүенә караганда, бу урман Дәрвиш бистәсе
урманнарына барып тоташкан һәм урман аша Казанга туры юл булган.
Дәвамы. Башы журналның 2006 елгы 6 санында. 172
Казанны алганнан сон бу урман казна милке дип игълан ителә һәм шуна күрә Казна урманы
дип тә йөртелә, аннан корабльләр төзү өчен имән агачлары кискәннәр Бу урманда Зарифа
почмагы. Мостай болыны һәм Әхмәди ышнасы дигән жирләр бар Даулы урманынын исеме
гаугага килеп тоташа. Салавыч. Алан. Янгул. Салавыч Сәрдегәне борбашлылардан бу
урманны даулаганнар Нәтижәлә сугыш кятеп чыккан Сугыш бөрбашлылар файдасына
тәмамлана, ягъни урман бөрбашлыларныкы булып кала. Урманда Кыржыбай ягы. Сабанай
аланы. Апанай буе. Камәй җире. Саралан дигән жирләр бар.
Авылда чишмәләр бик күп. Шуларнын ин саф сулысы Бөре елгасы башында урнашкан Ул
изгеләр чишмәсе исемен йөртә Авылнын ир-егетләре сугышка киткән вакытта шул чишмәгә
килеп су эчкәннәр һәм үхләре белән бергә чишмә янындагы туфракны алып киткәннәр Гайни
әби чишмәсе. Мәрхаб чишмәсе. Миннемулла чишмәсе, Мәүли чишмәсе, Хәйретдин чишмәсе.
Гариф тау асты чишмәсе. Хәдичә чишмәсе—чишмәне караган кешеләр исеме белән
аталганнар Авылда Әптеки чишмәсе дигән чишмә бар Аны Югары оч хәзрәте Әхмәдулла
абзый казыган (кушаматы Әптеки була). Моннан башка авылда тагын Яргыч чишмә. Бөр
чишмәсе. Ак балчык үзәне чишмәләре бар
Авылдагы көмеш сулы 3 чишмәнен һәркайсына улаклар куелган, анда хатын- кызлар кер
чайкый, якынрак торган кешеләр чәйгә чишмә суын алып менә
Авылны урталай га бүлеп Бөре елгасы ага Ана бик күп вак елгалар килеп кушыла Тирән
елга. Утар елга, Тәллитүт. Мөәзин елгасы. Үләт елгасы. Норма елгасы, Чишмә башы елгасы.
Убыр елгасы. Читәшмәс. Чәмәкәй елгасы. Кирәмәт елгасы. Аракы пешкән елга һ. б Аракы
елгасында, халык сөйләве буенча, элек чирмешләр аракы куып ятканнар Кирәмәт елгасы бик
күп авылларда очрый Бу елгада куркыныч чоңгыллар бар.
Хәзерге урынга күчеп килгән кешеләр урманнарны төпләп һәм яндырып басу ясаганнар.
Ин беренче басу—Олы кыр. Анын бер кырые Эт мазары басуы дип атала Кыргый этләр кыш
көне шунда җыелалар Утар елга белән Тирән елга арасында Саралан басуы урнашкан. Аракы
пешкән елга буенда Киртәлек буе басуы бар Анын уртасыннан Киртәлек юлы үткән Урманнан
озын киртәлек агачларны шушы юлдан алып кайтканнар Убыр елгасы белән хәзерге ферма
арасында Ләкләк күл буе басуы ята. Элек анда күл булган, ләкин ул күмелгән Убыр елгасы
белән Чишмә башы елгалары арасындагы басуны Убыр басуы дип йөртәләр Бу басу кырыенда
урманнан чыккан су жир астына бөтерелеп кереп китә һәм авыл башында кятеп чыгып Бөре
елгасына коя. Халык уйлавына караганда, чишматәр һәм коелар 90 процент күләмендә шушы
су белән туеналар Читәнмәс елгасы кырыенда Читәнмәс басуы бар
Авыл көрәшчеләр белән дан тота. Ел саен Борбаш кешесе Гадел Гомәров призына
ярышлар уза. Бу кеше беренче комсомолны оештырып йөргән активист булган Авылдагы
урам исемнәренә игътибар итик. Олы ют уза торган урамны Үзәк урам дип атыйлар Элек
мулла яшәгән урам Мулла урамы дип телгә кергән Бер генә якта йортлары тезелеп киткән
урамны Жоп урам диләр Зират янында урнашкан урам Әҗәл урамы исемен йөртә Калку
җирдәге урам—Тау башы ягы. ипи пешерә торган пекарняга бара торган урам—Пекарня
урамы Яна төзелеп кятгән. күбесенчә яшьләр яши торган урамны Комгансызлар урамы дип
тамгалаганнар
Авылда элек заманда ук кунакханә булган Ана мосафирлар кереп ял итеп киткәннәр. Әгәр
дә юлчы-мосафир халыкка ошамаса яки кунакханәдә озаграк ятса, авыл халкы арасыннан
шуграклары төятә кятеп кунакханәнең ишеген алып китә торган булганнар Мосафир монын
сәбәбен анлап. ютын дәвам иткән
Элек авылда, билгеле инде, мәчет булган 1865 елда туган Гариф Мөхәммәдие авылда озак
кына мулла булып торган Шунын өстенә ул оста һөнәрче дә була Анын урам яктагы өй
чарлагы башына куелган зур түгәрәк сәгате, тогат вакьгтиы күрсәтеп. урамнан узучыларны
шаккатырып торган Бакчасында беседка төзегән, мунча белән ой арасына телефон сузган Бу
мугтанын ир туганы Садыйк Мохәммәлисв абыйсы янында мөәзин булып торган Ул тимерче
һонәрсн яхшы үзләштергән, жил тегермәне тоткан Боларнын өченче туганы Жатат
Мөхаммааиев икенче мәхагтәдә мулла вазифасын башкара
1910 елгы исәп алу буенча авылда 269 хуждлык була күбссснен тормышы шактый таза үз
коннәрсн үзләре күрсртск кор була Лныл халкы ярты кешеләрнең күбесе ялкау зшкә сатәтссз
икәнен белгән һәм аялыйлармы өнәмәгән, һәр тырыш кеше таза, мул тормышта яшәгән
Укый-яза бетүчеләрнең дә саны күн булган
Халык иген культураларыннан арыш. арпа. солы, бодай белән рәттән борчак, киндер,
җитен, шалкан, ә соңрак бәрәңге дә иккән Җир эшләре бетеп торган арада да тик тормаганнар
XX гасыр башына авылда төрле-төрле һөнәр ияләре күп саналган чабата ясаучылар, итек
басучылар, чыпта сугучылар, мич чыгаручылар, пыялачылар, балта осталары, аучылар,
терлекчеләр, умартачылар һ. б. Авылда 4 тимерче алачыгы эшләгән. Садыйк Мөхәммәдиев.
Мөхәммәт Әхмәтов. Мөхәррәм Мөхәммәтов. Сөләйман Садыйковлар Көчек бабай һөнәрен
дәвам иткәннәр
XX гасыр башында авыл дүрт өлештән торган: Үзәк, Әжәл як. Тау башы. Әхтәм ягы.
Авыл урамнары тау башында урнашкан, тау итәкләреннән челтерәп аккан чишмәләрдән
халык оста файдаланган Ул чишмәләрдә хәтта тирә-як авыллардан килеп бодай юганнар,
кояшта киптергәннәр һәм киндерләрне агартканнар.
Авыл уртасындагы мәчет 1823 елда салынган. 1883 елда такта белән төрелгән, түбәсе
яхшы калай белән ябылган. 1938 нче елда манарасын кискәннәр һәм мәчет 1982 елнын
февраленә кадәр мәдәният йорты булып торган Ул 1988 елда сүтелгән 1917 нче елда, күмәк
көч белән авылда яңа мәчет салалар. Ләкин бу бинага мәчет вазифасын үтәргә насыйп
булмый. Советлар хакимияте чорында ул башлангыч мәктәп, ә соңыннан интернат итеп
файдаланыла.
Авыл үсә. халкы арта. 1910 елгы исәпкә караганда, авылда 269 крәстиән хужалыгы була,
аларда 100 ат. 90 лап сыер. 150 баш сарык саналган. Жир эшкәртү өчен 19 тимер. 30 агач сука,
15 тимер сабан. 40 агач тырма исәпкә алынган.
Беренче Бөтендөнья сугышы авылга зур зыян китерә. Авылнын әзмәвердәй ир- атлары
сугышка чыгып китәләр Бөтен эш хатын-кыз җилкәсенә төшә Киткәннәрнең һәрберсе яу
кырында ятып кала, исән кайтканнары аз була 1917 елда революция килеп чыга, тормышлар
катлаулана.
1921 елда Идел буенда зур ачлык була. Яз чәчкән ашлык тишелми, көзге арыш көеп бетә.
Кешеләр су буйларында үскән сәрдә, кузгалак, кычыткан белән тукланалар. Бу вакытта күп
гаиләләр Себер якларына—Новосибирск тирәләренә чыгып китә Октябрь революциясеннән
сон авылда ярлылар комитеты төзелә. Авыл кешеләреннән Фәхретдин Баһаветдинов.
Нәбиулла Хәкимов, Миннемулла Абдуллин һәм Әсма Галиева шул комитетка керә.
Бераздан кулак дип авыл халкын Себергә сөрү башлана. Чынлыкта халык нахакка
рәнҗетелә. Байлыкларын үз хәләл көче белән тапканнар тар-мар ителә. Ялкауланып, эшләми
ятарга яраткан бәндәләр авылда бар нәрсәгә баш булып алалар. Мулла-мөәзиннәрнен дә бар
мал-мөлкәтен алып чыгып китәләр Бер оешып, бер таралып азапланганнан сон. 30 нчы
елларда колхоз шактый тернәкләнеп китә. Ана «Кызыл Татарстан» исеме бирәләр.
Колхозның беренче җитәкчесе итеп укый-яза белмәгән Шакир Закировны утырталар Белеме
булмаса да, анын оештыру сәләте көчле була.
1935 елда беренче трактор кайтарыла. Шул унайдан авылда демонстрация үткәрелә.
Колхозлар тернәкләнеп китә. Моңа кадәр барлык кыр эшләрен ат һәм кул белән
башкарган булсалар. МТСлар оешкач, җирне тракторлар белән эшкәртә башлыйлар. Авыл 6
бригадага бүленә. 3 урында ындыр табаклары төзелә Ашлык беренче нәүбәттә дәүләткә
тапшырыла, шуннан калса, чәчүлек орлык терлекләргә ашату өчен калдырыла һәм хезмәт
көненә колхозчыларга бүленә
1937 елда җәй бик әйбәт килеп, игеннәр нык уна. Кешеләргә мул итеп ашлык өләшәләр
Яхшы эшләп, хезмәт көне күп булган хуҗалыкларга ашлыкны атларны матур итеп бизәп,
дугаларына кыңгырау тагып, алдагы ат дугасына яисә йөккә кызыл флаг кадап өләшеп
йөргәннәр.
1940 елга кадәр Бөрбаш авылы Кукмара районына кергән, ә 1940 елда Бөрбаш һәм
Бөрбаш Сәрдегәне авыллары Балтач районына күчерелә.
Бер-беренә ярдәм итеп, булганына риза булып матур киләчәккә өметләнеп яшәгәндә
бөтен ил өстенә зур афәт килә. 1941 елда сугыш башлана
Сугыш башлану турындагы хәбәр авылга кичкә генә килеп җитә. Сугышка авылдан иң
беренче булып китүче ир-егетләрнең кайберләре: Гамбәр Фатыйхов. Зиннәт Зарипов. Ярулла
Нурмиев. Кәбир Исрафилов, Кави Нәгыймов һ б Сугышның беренче елында авылдан 142
кеше фронтка алына. Иң беренче үлем хәбәре Җаббаров Мөхәммәт турында килә. Ул яшәгән
урам анын хөрмәтенә хәзерге көндә Жаббаров исемен йөртә.
Ирләр сугышка киткәч, барлык авырлык хатын-кызлар һәм үсмерләргә кала.
Хәкимова Гөлчирә, Зәйтүнә, Мәдинә апалар тракторчы һөнәрен үхләштереп.
МТТп ,Рп,ГГһТ1И ба“аР УРман окоп казу, станциядән оршк ташу, *ир эшкәртү һ.б эшләр барысы да
хатын-кызлар тарафыннан эшләнә
Зарыгып көткән жинү көннәре дә житә. Бу жннү шатлыклы һәм кайгылы да була.
ЧӨН1гВЬ^Н СУГЫШКа КИТКӘН 219 кешенен 83 с ™ә ™Р* әйләнеп кайта Аларнын да күбесе сугыштан алган
яраларыннан яшьли вафат була
еушштан сон авыл тиз генә күтәрелеп китә алмый 1964 елдан атып 1966 елга шәр Бөрбаш
һәм Сәрдегән авыллары Салавыч. Яна Салавыч, Салавыч Сәрдегәне Биктәш авылларын
берләштергән «Кызыл Татарстан, колхозы составында була. 1966 елнын 1 нче февраленнән
атып «Кызыл Татарстан, колхозының Бөрбаш һәм Бөрбаш Сәрдегәне авылларында урнашкан
VI нчы комплекслы бригадасы нигезендә терлек симертү совхозы оештырыла. Анын исемен
«Балтач, дип куялар Совхоз җитәкчесе итеп Нормабаш авылыннан югары белемле Гыйрфанов
Илгиз билгеләнә Совхоз оешу нәтиҗәсендә авыл тормышында шактый үзгәрешләр була Бу
үзгәрешләр ин беренче чиратта төзелештә чагыла. 1962 елда сельпо идарәсе, сельпо кибете,
урта мәктәп бинасы салына.
Бүгенге көндә авылда 271 хуҗалык булып, һәрбер гаиләдә уртача 4 кеше исәпләнә Авылда
урта мәктәпне чама белән ел саен 25 кеше тәмамлый Югары һәм махсус уку йортларына
яшьләр күп керәләр һәм, гадәттә, кире авылга әйләнеп кайталар Халыкнын яртысыннан
күбрәге 12 чакрым ераклыктагы район үзәгенә эшкә йөри Халык мех фабрикасында,
типографиядә, кирпеч һәм асфальт заводларында һ 6 урыннарда эшли.
1983 елда ачылган икмәкханә (пекарня) 9 авылны ипи белән тәэмин итеп тора 1993 елда
тегү цехы сафка басты. Бу цех үзе чыгарган продукцияне цех каршындагы кибеттә һәм
базарларда сата
Авыл үсә, алга бара. Соңгы 10 елда 2 яна урам барлыкка килгән Авылнын үзенә хас
традицияләре бар. Шуларнын берсе—авыл ир-егетләре милли көрәш белән кызыксыналар
Бүгенге көндә тирә-юньдә дан тоткан көрәшчеләр Рифкат Хөсәенов. Рафис Шәрифуллин,
Фидаил Шакиров (Актанышта яши). Сәит Шакиров (Казанда яши), Васыйл Гарифуллин һ. б.
Авылда я надан-я на матур йортлар үсеп чыга. Авыл уртасында матур мәдәният сарае,
унберьеллык мәктәп, балалар бакчасы, медпункт, фельдшер-акушертык пункты һәм зур ике
кибет бар.
Мәдәният йорты каршысында сугышта һәлак булганнарга һәйкәл тора Ул һәйкәлдә
сугыштан кайта алмаган 110 авыл кешесенен исем-фамилияләре язылган, һәйкәл ел саен
янартылып тора, янында укучылар чәчәкләр үстерәләр
Мәктәптә авыл тарихына нисбәтле документлар, төрле экспонатлар тупланган музей
эшли.
Мәктәптән азрак түбәндәрәк авылга ямь биреп ике катлы мәчет тора Мәчстнен аскы
катында мәдрәсә эшли Мәчетнен имам-хатибы Фазлыев Жәмил Васыйл улы Ул балаларга,
хатын-кызларга, бөтен теләгән кешегә дин сабагы бирә Атна саен мә- челтә җомга намазлары
укыла. Гаетләр, дини бәйрәмнәр зурлап үткәрелә Төрле дини уку йортларында укучы авыл
яшьләре мәчеткә практика үтәргә кайталар, һәр җомга саен Җәмил хәзрәт авыл һәм район
радиосыннан халыкка вәгазь сөйли
Мәчеткә йөрүче картлар инициативасы белән ел саен 9 майда зиратны тәртипкә китерү
һәм чистарту өмәсе үткәрелә, һәрбер йорттан берәр кеше чыгып бу өмәдә катнаша Бу көнне
зират коймаларының сынганы алыштырыла, чардуганнар буяла.
Йортларда үзәкләштерелгән газ яна, кайбер хуҗалыкларда мунчага да су кергән күп
хуҗалыкларның йортына эссе һәм салкын су килә, урамнарда колонкалар эшли Юлларга
асфальт түшәлгән Халыкнын тормышы матур. Йортлар таза һәм нык
Хәзерге Башкортостан республикасының Балтач районында да Бөрбаш авылы бар. Ул
авыл халкы бу Бөрбаш авылыннан күчеп киткән.
Д.ншмы киләсе саннарда