Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ТАМАША СӘНГАТЕ


Татар халкы тамаша ярата. Анын бу сыйфаты тирәннән, ерак гасырлардан килә. Галимнәр күрсәткәнчә, безнең бабаларыбыз борынгы заманнарда ук карнаваллар, мәйдан тамашалары уздыра торган булганнар Археологлар тарафыннан табылган истәлекләр арасында мона ишарәләр бар. Әйтик, борынгы Болгар шәһәре урынында алып барылган археологик эзләнүләр вакытында биюче парлар рәсеме төшерелгән тукыма кисәкләре табылган Ә инде төрки халыкларның уен-тамаша традицияләренә күз салсак, аларда бу сәнгать аеруча алга киткәнен күрербез.
Әзәрбәйҗан һәм төрекләрдәге «Карагөз театры», үзбәкләрдәге -кызыкчылар» иҗаты турында зур хезмәтләр язылган, бу тема җентекләп өйрәнелгән Әмма татарлардагы мәйдан театрлары, халык тамашалары турында мәгълүматлар аз сакланып калган. Монын җитди сәбәбе дә бар Халык тамашалары, маскарад, мәйдан театры корулар шәһәр мәдәнияте белән бәйле Ә татарларда шәһәр мәдәнияте XVI гасырда Рус гаскәрләренең Казан һәм башка шәһәрләрне алуы, аларнын шәһәрдән куылуы сәбәпле, бик зәгыйфьләнгән, шул исәптән шәһәр мәдәниятенең бер формасы булган халык театры да үсүдән туктаган, онытылуга дучар ителгән. Бу тамашалар турында халык телендә аерым гыйбарәләр генә сакланып калган. «Кәмит*, «кәмит күрсәтү». «Ат кәмите-, «кәмитчеләр» кебек сүз һәм гыйбарәләр, күрәсен. халык тамашалары гөрләп торган шул заманнардан ук киләләрдер
Нәрсә соң ул халык тамашасы яки халык театры? Анын төп сыйфаты нәрсәдә? Бу сорауга фольклорчылар һәм сәнгать белгечләре тарафыннан җавап бирелгән Традицион яки импровизация рәвешендә корыла торган, һәм телдән башкарыла торган тамаша һәм күренешләрне халык драмасы диләр. Атаклы фольклорчы В. Гусев. мәсәлән, халыкның драматик иҗатын ике төркем чын театр формасы рәвешенә кергән һәм театр күренеше булып оешып җитмәгән төркемнәргә бүлә. «Чын театр формасы» дип санаганнар арасына ул фәкать фольклор текстларына нигезләнгән һәм традиционлык, телдән-телгә күчеп йөрү, күмәк иҗат җимеше булу, импровизацияләнү кебек үзлекләргә ия әсәрләрне кертә. Ә «театр күренеше булып оешып җитмәгән*нәр арасыннан барлык драматик рәвеше булган йолаларны, йола уеннарын һәм драматик уеннарны түгел, ә аларнын кеше гамәлләре художестволы образ аша гәүдәләнеш тапкан урыннарын һәм өзекләрен генә халык театры үрнәкләре дип саный
Н. Савушкина исә халык театры төркеменә театраль гәүдәләнеше булган, фольклорга хас үзлекләргә ия барлык тамашаларны, көнкүреш пьесаларын, күренешләрне, диалогларны, эпик һәм лирик әсәрләрдәге һәм йолалардагы театраль элементлар төсмерләнгән барлык эпизодларны кертү ягында тора. Бу фикерне башка бик күп театр белгечләре һәм фольклорчылар да хуплыйлар Без дә. Н Савушкина фикерен хуплап, халык театрының жанр офыкларын шулай киңәйтебрәк алу ягында.
Татар халкынын да. башка халыкларныкы кебек үк. бай драматик иҗат хәзинәсе бар Ул халкыбызның календарь һәм көнкүреш йолаларында, йола
фольклорында, халык уеннарында чагылыш таба Халык ижатынын әкиятләр, бәетләр, жырлар. такмаклар, такмазалар, әйтешләр, алдавычлар жанрына кергән күп кенә әсәрләрендә драмалаштыру, драматик ижат төре үрнәкләре белән очрашабыз Шулай ук чын мәгънәсендә халыкнын театр сәнгате үрнәге дип күрсәтерлек, билгеле бер сюжеты булган драматик тамашалар, күренешләр дә бар Кыскасы, татар халкынын драматик хәзинәсе, славян халыкларына хас героик темага багышланган зур күләмле халык драмалары булмаса да шактый бай булып төсмерләнә
Халыкнын күнел ачу тамашаларыннан берсе—Аю биетү» Бу төр тамаша татарлар яши торган төбәкләрдә XIX гасырда булган әле Аю биетүчеләрнең язмышы турында бәетләр дә чыгарылган һәм алар беркадәр матур әдәбиятта да чагылыш таба Әйтергә кирәк, тамашанын исеме «Аю биетү» дип аталса да. чынында исә ул төрле сәнгать төрләре катнашкан, театрлаштырылган кәмит булган Авылдан-авылга күчеп йөрүче труппада кимендә 5-6 кеше булып, алар арасында музыка коралларында уйнаучылар, тамашаны алып баручы сүз остасы- кәмитче дә йөргән Кыскасы, бу тамаша аю биетү белән генә чикләнмәгән, ул чын театр тамашасы төсмерен алган. Мәшһүр татар журналисты. Г Тукай замандашларының берсе Вафа Бәхтияров үзенен истәлекләрендә аючылар турында менә ничек язып калдырган «Аючылар авылга килер алдыннан авыл куштаннары, аксакаллары, авыл яшьләре атларга атланып жигүле атларга утырып аларны авылдан берничә чакрым чыгып каршылый торган булганнар Аючылар авылга кергәндә, барабаннарын кагып, думбра сугып, такмаклар әйтеп керә Бөтен авыл аякка басып, яна күлмәкләрен киеп, бәйрәмгә хәзерләнгән кебек каршылый торган булган
Шуннан сон авылның уртасында яки читендә мәйдан ясап, шул мәйданга авыл халкын жыйнар өчен, барабан суга, быргы кычкырта торган булганнар Халык жыелып житкәч. аючылар аюларын думбра сугып, төрле такмаклар әйтеп биетәләр, курайчылар курай уйный, жырчылары курайчыга кушылып төрле жырлар жырлый. такмакчылар думбра сугып, хатын-кызларны, бигрәк тә яшь киленнәрне шаяртып, алардан көлеп-чәнчеп такмаклар әйтә торган булганнар
Аю биетеп йөрүчеләр 5-6 кеше, алар арасында курайчы, думбрачы, жырчы. такмакчы, көлдертүчеләре булган Уен беткәч, араларыннан берсе тамашачылардан акча, йомырка, бүләк сөлге, яулык жыеп йөри » (М Әхмэт- жановнын шәхси архивыннан )
Бу истәлегеннән сон В Бәхтияров шул чакта кәмитче тарафыннан сөйләнә торган «Уңмаган килен» дигән юмористик бәетнен кайбер өзекләрен дә китереп уза.
Аю биетү тамашасы һәм анын традицияләре татарларда XIX гасыр ахырларында инде югалган булырга тиеш Чөнки безнең гасыр башларында һәм соңрак чорларда »Аю биетү» тамашасының булуы турында язма басма чыганакларда һәм истәлекчеләрендә телгә алынмый
«Аулак өй» уеннарында шулай ук драматик ижат төрләренә, театрлы тамашаларга да урын бирелә. Алар да борын заманнан килгән театр тамашалары кую традициясен дәвам итеп килә Әйтик, татарлар яши торган байтак якларда кич утырулар вакытында -Сәвәнәй» булып уйнау бик популяр булган Мәсәлән. Актаныш районы Иске Кормаш авылында туып-үскән, пенсиядәге укытучы Әхәт абый Сәфәргалин 1912-13 еллардагы кич утырулар һәм «Сәвәнәй» уйнауны түбәндәгечә искә төшерә: «Аулак өй»ләр вакытында бер сүзгә оста кеше «Сәвәнәй* булып киенә иле Тунын, бүреген әйләндереп кия. тиредән кисеп мыек ябыштыра яисә мыекны корым буяп ясый Шул рәвешчә йә хәерче, йә дәрвиш халәтенә керә Тел белән теш арасына бер чыра, чөй кыстырып, телен бозып сөйләшә Кулына таяк тотып аулак өйдәгеләрнен хәлен сорашкан булып төрле кызык сүзләр сөйләп, яшьлэрнен күнелен ачып йөри» Мона охшаш "Сәвәнәй» дигән бер тамашаны Минзәлэ районы Шыгай авылында фольклорчы Н Ибраһнмов та язып алган Аерма тик шунда гына «Сәвәнәй» бу якта камырлан ясалган битлек ясап кигән була һәм ул карап торышка куркыныч персонаж итеп киендерелэ
Курган өлкәсе Сафакүл районы Карасу авылында «Аулак өй»лэрдә күңел ачу өчен киендерелә торган көлкеле персонаж «Озын кеше» дип атала. Аны болай киендерәләр: «Озын кеше» буласы уенчы учын алга куеп һәм кулларын беректереп югары күтәрә. Ана одеял ябалар һәм күтәрелгән кулга яулык бәйлиләр. Ул шулай озын бер кеше кыяфәтенә керә. Кич утыручылар ягына чыгып, һәрберсе белән бил бөгеп исәнләшә, кеше көлдереп йөри».
Кич утыру, «Аулак өй»ләрдә «Никах уку» дигән юмористик тамаша уйнала торган булган. Эчтәлеге түбәндәгечә никах укучы «мулла» түргә менеп утыра. Кыз белән егет мулла каршына килеп: «Мулла абзый, безгә никах укы әле!» диләр. Мулла абзый: «Ерактан әйләнәсенме, якыннанмы?»-ди. Егет: «Ерактан, мулла абзый. ерактан».-дип жавап бирә. Мулла абзый «Алайса, ерактан башлаем-.-ди дә. китә укып:
Әгүзебилләһи мин сиңа әйтим.
Бисмилласын әйтеп тормыйм, башлыйм.
«Мулла» шул жирдә юмористик такмаза әйтә дә. түбәндәгечә тәмамлый:
...Минем никах шул гына.
Садакаңны суз гына.
«Нардуган» кичләрендә дә өй эчеңдә тамаша кору традициясе яшәп килгән. Нугайбәк керәшеннәрендә шундый өй театрларын оештыру турында М. Глухов түбәндәгечә яза:
Берәү -Әйдәгез, авыл буйлап әйләнеп керәбез».-дип тәкъдим итә Тәкъдим кабул ителү белән «гастрольләргә» әзерлек башлана. Беренче булып кем йортына керергә карар кылуга карап, кирәк-яракны әзерлиләр Яшьләр төрле сәер киемнәр кияләр, йорт хужасы танымасын өчен, төрле төстәге битлекләр ясыйлар, кем нәрсә эшләргә тиешлеген билгелиләр (гадәттә, өйгә кергәч нинди дә булса сюжетлы комедия уйнала). Барысы да әзерләнеп беткәч, билгеләнгән йортка юнәләләр..
Йорт хужасы ишекне ачарга да өлгерми, өйгә, шау-гөр килеп, төрле битлекләр кигән һәм кулларына камчылар, тукмаклар, ясалма кылычлар һәм башка әйберләр тоткан бер төркем яшьләр кереп тула Килеп керүгә, исәнлек-саулык та сорашып тормастан. алдан әзерләнгән уен башлана. Мондый уен-спектакльләрнен эчтәлеге уйнаучыларның зирәклеге һәм йорт хужасы тормышынын үзенчәлегенә бәйләнгән була. Уйнаучылар йә «адашкан юлчы» ролен башкаралар, йә бөкре кызларын кияүгә бирә алмыйча, яки азгын малайларын өйләндерә алмыйча азапланучы кодалар булып уйныйлар, йә булмаса ярминкәдән кайтучы кырыктартмачы булып кыйланалар-.
Лраматик уеннар татар халык сәнгатенең ин зур өлешен алып тора. Билгеле булганча, уен башка төрле тамаша төрләреннән функциональ яктан аерылып тора Ул әле карап узган театрлы тамашалардан үзенең тотрыклы сюжетка ия булуы белән аерыла. Уенда киенеп-бизәнеп образга керү юк. шартлылык көчле. -^ен күнел ачу чарасы һәм ул бер үк вакытта берничә мәртәбә кабатлап уйнала ала. Уеннарның максатлы идея-художество юнәлеше дә ачык булмый Болар— уеннарны халыкның көнкүреш драмаларыннан аерып торган үзлекләр.
Хәзер басма чыганакларда һәм Г Ибраһимов исемендәге Тел. әдәбият һәм тарих институтының фольклор фондында драматик нигезе булган йөздән артык уен бар Аларнын якынча өчтән икесе балалар репертуарында яши Ләкин аларны балаларның ижат жимеше генә итеп санау дөрес булмас иде Чөнки тарихи яшәеш дәвамында халык репертуарында әсәрләрнең бертуктаусыз зурлар репертуарыннан балалар мохитенә күчү процессы бара Ышаныч белән әйтә алабыз ки. хәзер безнен кул астында булган «бала уеннары- дигәнебез кайчандыр зурларның -байлыгы- булган Аларнын эчтәлегеннән, образларыннан да моны белүе читен түгел. Әйтик, уеннарыбыз арасында «Хан» персонажы кергән унлап уен бар Анын классик варианты Нәкый Исәнбәтнең «Балалар фольклоры- китабында басылган. Шулай ук «Тукран бабай». -Убыр әби». -Карак- персонажлары кергән уеннар да байтак. Безнеңчә, бу персонажлар кайчандыр халыкнын
көнкүрешендәге театрлы тамашаларынын. халык лрамаларынын образлары булса кирәк Мөгаен, алар, олылар репертуарында халык драмалары таркалып югалганнан сон, балалар репертуарына кереп калгандыр
Күренекле әдәбият белгече һәм тарихчы Г Газиз үзенен бер хезмәтендә татарлардагы халык драмалары турында түбәндәгечә язган иде "Драматик (ягъни диалоглы, кара-каршы әйтешә торган) әсәрләр булса да. алар халыкта күбрәге шамакай уеннары, “Алырмын кош-бирермен кош». -Күктә, күктә ниләр бар?» уеннарында әйтелә торган сүзләр шикелле генә нәрсәләрдер. Мондый уеннарнын тагы да тәрәккый итә төшкәннәренен Анатолида. госманлыларда һәм хәзерге кыргызлар арасында сакланып калуы борынгы заманда монын көчле бер әдәбият вә сәнгатьнең нәфисәи тармагы булганлыгын күрсәтәдер* Бу-1932 елда әйтелгән сүзләр Әлбәттә, ул елларда, әле уен һәм театрлы тамашаларны барлау эше ныклап башланмаган чорда, бу сүзләрнең әйтелүе табигый Әмма әлеге фикерне хәзер әйтеп булмый. Чөнки хәзер фольклор фондларында халыкның драма әсәрләре дип санарлык байтак әйбер тупланып өлгерде Шундый драмаларның берсен, “Сәвәнәй» дип аталганын күрсәтеп узыйк Аны 1971 елда Иркутск өлкәсе Чуна районы Кулиш авылында Хәтирә апа Мусинадан Л. Миннуллин язып алган Драматик күренеш кич утыру вакытында уйнала торган булган Эчтәлеге болай ин башта аркасына мендәр куеп, башына бүрек кигезеп Сәвәнәй әбине киендерәләр, аның кулына таяк тоттыралар Ул өй алдына чыга да ишекне шакый. Өйдәгеләр: «Керегез!»-диләр Сәвәнәй әби керә дә, һәрберсенә «Мина жеп эрләргә килегез!—дип әйтеп чыга Берсе лә бармый Әби икенче мәртәбә килә-берсе дә бармый Өченче мәртәбә килеп «Ашка чакырырга килдем».-дигэч. барысы да «бара» Сәвәнәй әби боларны ашатмыйча «Эшемә килмәдегез, ашыма килдегез»,-дип. куып чыгара.
Күренгәнчә, бу әсәрнен драматик күренешләргә хас сюжеты һәм композициясе, идея-эстетик эчтәлеге бар Анда халыкнын әхлакый карашлары да ачык чагылыш таба. Шулай ук «Шамакай», «Ике сукыр» дип аталган драматик күренешләрдә дә халыкнын театр сәнгатенә хас үзенчәлекләре ачык күренә Аларны чын-чыннан «халык драмалары» дип атарга мөмкин
Татар халкынын халык театры репертуарында мәдрәсә шартларында туган һәм шунда уйналган әсәрләре бар Без бу әсәрләрне башлыча Г Толымбайский һәм Г. /1отфи истәлекләре буенча беләбез.
Г. Лотфинын язуы буенча, мондый уеннар Кышкар мәдрәсәсендә бик данлы булган. Аларны «шашу» уеннары дип атаганнар Н Ханзафаровнын фикере буенча, «шашу» уены Урта Азиядәге халык музыкантлары башкара торган «шашмаком» дигән музыкаль циклга иярү рәвешендә барлыкка килгән Бу исемне безнең якларга Бохарада укыган шәкертләр «алып кайтканнар»
Г Лотфи язганча. Кышкар мәдрәсәсендә Таип исемле шәкерт аеруча осталык күрсәткән. Ул жәнлек, кошлар тавышына охшатып авазлар чыгару гына түгел, татар байларынын көлкеле образларын да күрсәткән. Бер татар баенын рус телен вата-жимерә телефоннан сөйләшүен, приказчикларын сүгүен, байнын асрау кызына күз төшерү күренешләрен бик оста итеп тасвирлый торган булган Мәдрәсә театрлары турында Г Толымбайский да тәфсилләп яза Ул үзенен «Мәдрәсә калдык-постыклары» дигән мәкаләсендә кайбер -спектакльләр»нен эчтәлекләрен дә тасвирлап уза. (•Татарстан» журналы. 1930. N &7.)
Андагы театр тамашаларынын төп образлары-муллалар. шәкертләр һәм крестьяннар Вакыйгасы исә мәдрәсә тормышында була торган хәлләргә корыла яки аларга пародия рәвешендә оештырыла Шулар арасында «Мулла» дип аталган театр тамашасы бигрәк тә үзенчәлекле Г Толымбайский бу тамашанын конкрет «драматургик» текстын бирмәсә дә. анын эчтәлеген анык тасвирлаган
Авыл кулаклары, куштаннары берәр шәкертне, яисә хәлфәне үзләре мәхәлләсенә муллалыкка сорарга киләләр Аны күрергә һәм беркадәр сынамакка ла булалар Баш даменла белән сөйләшкәч, ризалашкач, хэлфәнен. шэкертнен үзе янына керәләр Шул чагында мәдрәсәнең хәлфәләре мондый бер нәрсә коралар муллалыкка сорала торган шәкертне ничек булса ла тегеләргә зур итеп
й. .к
у • м
161
галим итеп күрсәтергә кирәк. Менә шушы теләкне ныклап эшкә ашыру өчен теге мулла була торган шәкерттән-хәлфәдән әллә кайда карт, зур булган хәлфәләр тоталар да чалма, чапаннар киеп, тегеләрдән сабак өйрәнергә керәләр. Билгеле, әле монда үзләре зур. яисә карт булу гына житми. өйрәнергә кергәндә китаплар да зур һәм калын булырга тиеш...
Мулла булачак шәкерт, билгеле, үзен бик эре тота. Үзеннән жавап өйрәнергә кергән карт хәлфәләргә: «Шуны да белмисез. хашәпләр!»-дип кенә жибәрә. Хәтта әтәчләнеп кайберләренә сугып та жибәрә. Чөнки мужикларны алдан ук куркытып куярга кирәк Шуннан инде теге кулаклар үзләренә мулла булачак кешенен галимлегенә хәйран калып кайтып китәләр икән.
Шулай ук Г Толымбайский тасвирлаган "Хәзрәт белән крестьян». «Мулла малае» дигән «спектакльләр» дә шундый комик эчтәлектәге әсәрләр.
Кыскасы, татар мәдрәсәсе элек-электән халык драмаларының туу һәм яшәеш урыны булган. Сонрак бу шартларда үзешчән спектакльләр куела башлаган, импровизацияле тамашалардан һөнәри театрга беренче адымнар шушы мохиттә ясалган.
Татар халкынын драматик ижатын күздән кичергәндә бер үзенчәлекле күренешкә игътибар итмичә булмый. Ул-жырга корылган, сюжеты диалог-жырлар аша ачыла торган музыкаль драма тамашалары. Бу әсәрләрне М. Мәһдиев «лирик драма* үрнәкләре дип атаган иде Күренекле фольклорчы И Надиров хезмәтләрендә дә бу төр әсәрләр анализланды һәм алар әйтеш жанрына якын торган әсәрләр итеп бәяләнде.
Безнен уебызча. М. Мәһдиевнен бу әсәрләргә карата әйтелгән билгеләмәсе отышлы һәм. чыннан да. аларны «халыкның лирик драмалары» дип атау урынлы булыр Андый әсәрләр халык репертуарында шактый һәм аларнын байтагысы әле хәзерге көннәргә кадәр (үзешчән сәнгатьтә) аерым лирик драма, «халык опереттасы» үрнәкләре булып сәхнәләрдә башкарылып килә.
Шуларнын классик үрнәкләреннән-«Җизнәкәй» әсәрен күрсәтергә була. Халык репертуарында бик күп вариантларда йөрүче бу кара-каршы әйтешү рәвешендәге юмористик жыр. мөгаен, бик озак вакытлар мәйдан тамашалары, жыен. ярминкәләрдә кәмитчеләр, брамат артистлар тарафыннан жырланып йөргән, шомарган булырга тиеш. Чөнки бу жырнын поэтик камиллеге шулкадәр югары дәрәжәгә житкән ки. мондый дәрәжәгә әсәр бары тик озак вакытлар халык репертуарында актив кулланылышта йөргәннән сон гына ирешергә мөмкин.
Түбәндәге строфаларда бу бигрәк тә күзгә чалынып тора (ритмикасына, рифмасына, яңгырашына игътибар итик):
—Тәрәзәдән нигә бактың, җизнәкәй?
—Яшь йөрәккә ут яктың, бапдызым-ячгызым.
—Тау башында дүрт казык, җизнәкәй.
—Бер үпкәннән юк язык, балдызым-ячгызым
Шулай ук «Хан кызы». «Башмагым». «Чибәр егет». «Кемгә бирим кызымны». «Әнкәй, башым бик авырта» кебек жырлар да халык репертуарында лирик драмалар төсендә тамаша сәнгате үрнәге буларак яшәп килгәннәр Бу традиция үзешчән сәнгатьтә 1950 елларга кадәр яшәп килде һәм хәзер дә аларны театраль миниатюра рәвешендә башкару очраклары бар
Әйтергә кирәк, халык арасында йөргән бу лирик драмаларнын сюжетына нигезләнеп чын музыкаль комедияләр иҗат итү очраклары да билгеле. Әйтик. 1920 елларда X. Ибраһимов «Башмагым» дигән халык лирик драмасы сюжетына нигезләнеп шул исемдә пьеса, ә Т Гыйззәт һәм Ж. Фәйзи музыкаль комедия ижат итәләр. Ул комедия халыкнын яраткан әсәренә әйләнә
Кыскасы, халык репертуарында туган драматик ижат әсәрләре, халык тамашалары, халык драмалары алга таба милли драматургия, һөнәри театрның үсеп китүенә дә этәргеч көч биргән.