Логотип Казан Утлары
Шигърият

СӨЮДӘ БЕЗ—ТИГЕЗ


МИН сагындым сине!
Җанымның һәр күзәнәге
Наз-сулышың тели
тоярга.
Мин бит көтәм сине!
Күк күзләрең күлләрендә
Күптән йөзәм мин
моңнарда.
Мин юксынам сине!
Җанның—
Татлы иреннәрең иркендә
Балдай эрисе килә.
Мин яратам сине!
Чиксез өмет дәрьясында
Йөзәмен әлегә.
Бәлки, мин бер кораб мәңгелектә—
Сөюдә?!
Күзләремә кара!
Күрәсеңме? Упкын...
Дөрләп ялкын яна...
Ник өстәргә утын?
Күңелемә күз сал!
Күрәсеңме? Диңгез...
Шунда кереп чумып
Чыгалсаң син... кер, йөз!
Хисләремә тимә:
Алар янартаулар...—
Сөю-утлар атып Сине
яндырсалар?!
Сннең күздә дәме—упкын?
Күңелеңдә—диңгез?
Хисең—янартаумы?
Мәхәббәтең, димәк.
Минекенә—игез.
Сөюдә без—тигез!