Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШИГЪРИЯТТӘ СӘЙДӘШ ЯШИ


Баекләргә таянабыз Тормыш белән бәхәс чыгып, үзебезне ямаганда, аклаганда.
яман сүздән сакланганда ..
Г Морат
Хәзерге поэзиядә татар халкының гыйбрәтле язмышлы тарихи шәхесләренә багышлап язылган әсәрләрнең күбәюе күзгә чалына. Әйтик, сонгы көннәрдә генә Р. Харисның сирәк талант иясе Рәшит Ваһаповка багышланган «Жырчы» поэмасы аерым китап булып дөнья күрде. Шагыйрьләребез шулай ук Б Урманче, С. Сәйдәшев, С. Садыйкова, И. Шакиров һ. б. бөекләрне әдәби образга әйләндерүдә бик теләп ижат итәләр. XX гасыр ахыры һәм Яна гасыр башындагы шигърияттә бигрәк тә Тукай образын сурәтләүгә аерым игътибар бирелә. Шунысы күңелгә ятышлы: шагыйрьләрдән Тукай образы өстен чыкса, анын янәшәсендә композитор С. Сәйдәшев тә урын ала. Хәзерге татар шагыйрьләре даһиларны исән чакта ук хөрмәтләп калырга омтылалар дип уйларга нигез дә бар Мәсәлән. Гәрәй Рәхимнен Илһам Шакировка багышлап язылган бер шигыре болай яңгырый:
Алар безнең, яңа бу заманның,
Иң алдынгы сәнгать батыры— ,
Шигърияттә— Тукай.
Музыкада—Сәйдәш.
Сәхнәләрдә—Илһам Шакиров
Син аларны.
Син аларны тыңла.
Ваклыклардан әгәр ялыксаң
Яшәүләре—бик тә гади, тыйнак.
Сәнгатьләре—бөек, халыкчан
Әсәрне кемгә дә булса махсус багышлап язу—дөнья әдәбиятында кин таратган күренеш Бу жанрга беренчеләрдән булып латин поэзиясендә Гораций мөрәжәгать итә. Низами. Сәгъди. Сервантес, Мольер кебек әдипләрнең дә бу жанрны үстерүдә өлеше бар. Багышламалар рус әдәбиятында XVIII гасырда рус классицизмы вакытында ук күзәтелә, ә татар әдәбиятында багышламалар, мәдхия һәм мәрсия формасында булып, XIX гасырда күпләп языла башлый Гали Чокрый исемле шагыйрьнең 500 мәрсия язганы билгеле.
Сонгы елларда гына Лена Шагыйрьжан. татар халкының күренекле шәхесләренә багышламаларын туплап, «Сагынмаклык» исемле жыентык чыгарды. Әлеге жыентыкта урын алган шигъри һәм чәчмә әсәрләр, истәлекләр, халыкның мәдәният- сәнгать өлкәсендә эшләп, халык тарафыннан танылуга ирешкән зыяты катлам вәкилләре турында. Әлеге шәхесләрне шагыйрә бөеклек, чисталык, яктылык символы итеп сурәтли, әмма идеалга омтылу, анын чынбарлык белән туры килмәвен дә яЛереп
тормый Л. Шагыйрьжан бөек шәхесләрнен анында. тормышында булган каршылыкларга милли-фәлсәфи күзлектән карап бәя бирергә омтыла.
Ркаил Зәйдулла да бер төркем шагыйрьләргә «багышлаулар»ын «Мәгарә.дә бастырды Мөхәммәт Мирзанын хәтта Хәсән Туфанга охшатып «Улыма* -Кызыма, дигән багышлауларына кадәр бар Анын иҗатында җырчы Әлфия Афзаловага багышланган поэма да күзәтелә. Салават та читтә калмаган Ә менә язучы- галимнәргә Рөстәм Мингалим игътибарлы. Анын багышлаулары формасы буенча башкалардан бераз аерыла, аларда юмор хисе «бәреп тора- Илдар Юэесв та 30 лап шигырен багышлаулар тупламасында бирә Анын багышлаулары мәдхия һәм мәрсиягә төгәл бүленгән, шигырь юлларына салынган хис-фикер ике төрле аңларга юл калдырмый И Юзеев багышлаулары башкорт һәм татар халкынын күренекле әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләренә юлланган булуы белән дә үзенчәлекле Кыскасы, татар әдәбияты «Багышламалар, үсешен кичерә, дип нәтиҗә ясау да хата булмас.
Ә менә Ренат Харис иҗатында мәшһүр шәхесләргә багышлап язылган әсәрләр •Исендәдер ... дип аталган аерым бер циклга берләшә. Әлеге цикл үз эченә егермеләп шәхескә багышламалардан гыйбарәт Шигырьләр арасында язучылардан М Кәрим. С. Хәким. Ә. Еники. Г. Бәширов. И Юзеев. Ш Анак кебекләр, композиторлардан А Ключарев. Р Яхин. С Садыйкова. Н Жиһанов. И Мәжнтов. М Яруллин. Р Ахияровапар күзәтелсә, рәссамнардан X Якупов. Ф Хәсьяновалар урын ала Шагыйрь җырчыларга да сүздән һәйкәл коя белә. И. Шакиров, В Ганиева. И Газиев кебек шәхесләр шигырьләрдә кабатланмас бизәкләр белән истә кала
Р Харис, гомумән, сәнгать әһелләренә, сәнгать өлкәсенә гомер буе игътибарлы булуы белән аерылып тора Бу гади кызыксыну гына түгел. Юкка гына шагыйрь «Иң беренче хыялым композитор булу иде*.—дип әйтмидер. Шагыйрьне сәнгать дөньясындагы зәвыксызлык күренеше борчый. Шуна да ул «Тонык йолдызлар* исемле поэмасын иҗат итте
Ә бүген сүзебез хәзерге татар шагыйрьләре иҗатындагы Сәйдәш образы турында булыр. Р. Харис иҗатында «Сәйдәш яры* исемле поэма белән бергә «Сәйдәш* шигыре дә күзәтелә. Әлеге шигырьдә шагыйрь Сәйдәш музыкасын халык күнеленен мәгърур моны дип атый, һәм ул моннын. кеше сынына әверелеп. Казан урамнары буйлап, уйчан гына, тын гына йөреп торуы турында яза
Поэмага килсәк, анда Сәйдәш үзе турыдан-туры катнашмый Әлеге зәнгәр күзле. Сйхри тавышлы образ уналты яшьлек чибәр кыз Бибисара күзаллавындагы истәлекләр аша бирелә. Поэманын исеме—шушы кызнын кушаматы Үзенә музыкадан дәресләр биреп, пианинода уйнарга өйрәткән укытучысы, яшь егет Салих Сәйаәшсвкә үлеп гашыйк булган кыз әнә шундый матур кушамат эләктерә: «Сәйдәш яры*
Туташның йөрәгендә бер күрүдә сөю уты кабызган егет ул чакта әле гади бер музыкант кына була. Шагыйрь Сәйдәшнен турыдан-туры портретын һәм характерын күрсәтми, шулай да Буа кызынын җылы истәлекләре һәм авторнын .ислән-әлс композиторның зәнгәр күзе белән монлы музыкасына әйләнеп кайтуы геройнын тышкы кыяфәте дә. характеры да үтә уңай булгандыр дип уйларга урын калдыра Әсәрдәге романтик хис нәкъ менә шул «зәнгәр* сүзенә барып тоташкан шикелле тоела башлый, хәтта бу сүз матурлык символы гына түгел, мон мәгънәсен анлагуга ук дәгъва иткәндәй була Әлеге символ бер җирдә «йөрәкнен зәңгәр күзе тәрөэләрдән истәлекләр эзен эзли* рәвешен алса: икенче җирдә «уйларның зәнгәр күзе һәр Сәйдәшкә бәйле өйгә мәрмәр такта эләр өчен урын эхти*. өченчесендә «кызнын күзләрендә зәңгәр упкынлы Салих* чагылып китә; ул да булмый. Салих күзләрендәге зәңгәрлек бүлмәне тутыра Автор әсәрдә үзе дә зәнгәр гөмбәзен кара болыт капламавына шатлана. Кыз. Сәйдәш белән саташып, төн уртасында пианинода уйный башлагач, «гөнге тәрәзлә зәңгәрлек яктырып тора башлый* Тагын да килеп. Сәйдәш күзләрендәге зәнгәр нурнын кыз күзләрен зәңгәрлеккә төрүе, кызнын Сәйдәштән аерылгач, башкача очратмаган «җылы зәңгәрлеге* кебек сүз-сурәтләр күзәтелә
Поэмада Сәйдәшнен кыз мәхәббәтен кире каккан вакыттагы халәте
була башлый, ләкин арала Сәйдәш күнеленә алданрак кереп урнашкан Казаннын Бибисарага охшаш тагын бер кызы бар. «Сәйдәш яры» әлеге җавапсыз мәхәббәт халәтендә егетнен «зәнгәр күзләреннән алсу сүзләр эзләп» карый, анын күзләренә яшь тула, шул яшьле күзләрдә «монлы зәнгәрлек чайкала» башлый...
Мондый да күркәм шәхескә, егет асылына гашыйк булмау мөмкин түгел. Шуна да кызның хыялый, матур, саф булып, сагыш катыш Сәйдәшкә соклануы гомер буе саклана. Р Харисның поэманы оештыручы вакыйга итеп, ике яшь кешенен романтик һәм драматик мәхәббәт тарихын алуы шул сәбәпле хуплана да. Җырлап торган күпме сүз-сурәт, мәгънә, хис-тойгы сыйган драматик «Сәйдәш яры» поэмасының үзәгендә әнә шул илаһи көчкә ия мәхәббәт тора. Поэмага борчылу, кайгыру, дулкынлану, киеренкелек хисләре хас.
Малай чактан гармунга үрелгән Р. Харис өчен дә С. Сәйдәшев гади кеше генә түгел. Поэмада автор образы да зур әһәмияткә ия. Ул бөек шәхеснең үз Туган жире белән бәйле истәлекләренә сак каравы белән аерылып тора. Шагыйрь «Тукай хаклы: үлгәч кенә татарда даһи дан эчә»,—дип язса да, үзенен талантлы кешеләргә игътибарлы булуы, хөрмәт белән каравын һәрдаим сиздереп тора. Р. Харис поэманын башына «Салих Сәйдәшев Буада» дип куя. Бу сөйләнәсе вакыйгаларның кай тирәдә баруын искәртү. Сәйдәш мәхәббәтенең географик киңлекләренә дә ишарә буларак кирәк. Автор шигъриятне каяндыр читтән, ерактан, башка тормыштан эзләми, теманы үзенең яшәгән җирлегеннән ала. Шуның өстенә Р. Харисның үзенен дә Буа егете булуын истән чыгармыйк. Шунлыктан, авторның төп вакыйганы, үзәк образларны сурәтли-сурәтли туган якны, балачакны, яшьлекне сагыну хисләренә, күңелендә йөрткән матур истәлек-хатирәләргә бирелеп китүе бер дә гаҗәп түгел.
Салих Сәйдәшевнен туганы Д. 3. Саинова-Әхмәрова истәлекләрендә композиторның Буа төбәге белән бәйле биографиясе болай искә алына: «1917 ел— революциянең кайнаган елы. Салих тормышында да үзгәрешләр башлана. Халык мәгарифенең өяз бүлеге чакыруы буенча театр артистлары белән ул Буага бара Анда беренче мәртәбә музыкаль коллективларны. түгәрәкләр һәм оркестрларны оештыру, туплауга юнәлдерелгән сәләте тормышка аша. Яшь булуына карамастан, кыска гына вакыт эчендә ул музыка студиясе, оркестр туплый, чуаш. татар хорларын оештыра һәм җитәкли, фортепьянода уйнау дәресләре бирә, концертларда, спектакльләрдә катнаша. Мондый актив эшчәңлеккә аннан соңгы елларда да ия була. Зыялы һәм үз яшьтәшләре арасында инде танылып өлгергән яшь. чибәр егет, мөгаен, байтак кызларның йокысын калдыргандыр. Бу еллар ижади хезмәт тормышына керү белән бергә яшьлек мавыгулары чоры булып та кала. Мәшһүр язучыбыз Әмирхан ага Еники үзенең «Гөләндәм туташ хатирәсе» дигән әсәрендә Салих Сәйдәшев тормышының бу чорын гаҗәеп матур сурәтли». (Салих Сәйдәшев Композиторның тормыш һәм юкат юлы —Казан: Татар, кнт. нәшр.. 2001.—Б. 46).
«Сәйдәш яры» поэмасының да беренче юлларыннан ук автор күнеленен җилкенүе, монга төренүе сизелә. Моның да хикмәте бар. Поэмадагы автор һәм сурәтләнгән герой образы, вакыйгаларны сөйләүче һәм Р Харис үзе дә—мон дәрьясында йөзгән кешеләр. Шунын өстенә бер шикләнүсез укучы автор белән шагыйрьне бер үк шәхес итеп кабул итә. гәрчә әдәбият теориясе аларны аерып караса да. Ә мон моңга тартыла инде ул! Сәйдәш кадәр Сәйдәшнең шагыйрь туган ягына килеп, үзеннән сон гомер буе сагынып сөйләрлек матур истәлекләр калдыруы кәгазь битләрендә урын алырга тиеш иде, әлбәттә.
Шулай итеп, автор укучыны Сәйдәшкә бәйле хатирәләр агымына алып кереп китә. Шагыйрь укучысын Сәйдәшкә бәйле һәрнәрсәнең халык бәгыренә тоташуын, һәр хатирәнең чиста, фәкать чиста булырга тиешлеген искәртә. Яшьлеге Сәйдәш исеменә тиеп киткән хатынның картлыгын да автор нәфис итеп сурәтли. Әсәрдә Р. Харис Сәйдәшне мәхәббәт мәсьәләсендә тотнаклы, әдәпле итеп сурәтләүгә ирешә Әсәрдә Сәйдәш чолгап алган даирә дә тасвирлана . Әлеге поэмада татарнын күп кенә шәхесләре атала: монда Бакый Урманче да, Нәҗип Жиһанов та күзгә чалына. Җәлил дә күренеп ала, Фәйзи Биккенинны да күрү насыйп була. Поэма барышында Р Харис Сәйдәшне гел
Б Урманче туган Күл Черкене. Р Хариснын Казмасы. Кильдураз «сүренеп торган Шәриф Хөсәеновнын «Өч мунча» авыллары поэмада урын ата Шагыйрьнең
Татарстан урамнарын үкчә белән шакый-шакый татар халкы тарихына ничә Сәйдәш, ничә Бакый, ничә Җиһан, ничә Җәлил атлый бүген сиздермичә?!—
дип язган юллары бүген дә яшьләр арасында талантлар барлыгына ишарә итә Бу талантлар Татарстан урамындагы Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында булмас микән дип уйларга да урын кала хәтта
«Сәйдәш яры» XX гасыр ахырында (1998) язылган поэма. Инде бу вакытта татар әдәбияты. Т Галиуллин әйткәнчә, «икенче җылыныш» кичереп өлгергән. 90 еллардагы вакыйгалардан сон милли үзаңы үзгәрә башлаган, милли тарихны, гатарнын талантлы шәхесләрен барлау чоры бу
Ә менә Равил Фәйзуллиннын «Сәйдәш» поэмасы 1978-80 елларда ук язылган Әдәбиятта зурдан ук алып әйтерлек үзгәрешләр дә юк. җәмгыятьтә дә «үзгәртеп кору* башланмаган, бу дөньядан киткән сәнгать әһелләрен «йолдыз»га әйләндерү дә юк. «торгынлык* дип аталган чор бу. Менә шул вакытта Р Фәйзуллиннын «Сәйдәш» поэмасы языла. Шагыйрь поэмасы язылганнан сон да Сәйдәштән «китми» Анын Мәскәүдә композиторның 100 еллыгын бәйрәм итү кичәсендәге чыгышы да «Татар дөньясында гасыр башына (XX гасыр) охшаш революцион үзгәрешләр бара Димәк, яна Сәйдәшләр кирәк!»—дип тәмамлана. Р Фәйзуллиннын «Бер рәсемгә карап» дип исемләнгән «Сәйдәш*не язу истатеге дә бар. Әлеге мәкаләсендә автор үз әсәрен уйлану-монолог дип атый, укучынын әсәр исеме астындагы «Силуэт» төшенчәсенә дә игътибарлы булуын сорый. Белгәнебезчә, әлеге төшенчәнең Татар теленеп аңлатмалы сүзлегендәге икенче мәгънәсе «әйбер-объектнын бик ерактан караганда яки караңгыда әз-мәз генә шәйләнә торган күренеше, рәвеше, сызымтасы» мәгънәсен бирә.
Шуны да билгеләп үтү дөрес булыр, әсәрдә Сәйдәш һич тә «шәүлә генә» булып чыкмаган. «Сәйдәш яры»нда романтик Сәйдәш белән очрашсак. «Сәйдәш» тә композитор образы фәлсәфи-реалистик буяуларда ачыла Поэмада мәшһүр композиторның әти-әнисс. җизнәсс. беренче хатыны Валентинага булган мәхәббәт тарихыннан гыйбарәт биографик моментлар белән дә танышабыз. Шулай ла поэмада информация бирү өстенлек ала дип раслау дөрес булмас иде Әсәрдә Сәйдәш кенә түгел.
Җигләр генә. ахры, бу җиһанда ничек тели— исә шу.лайга.
дигән кысаларга куып кертелгән, «максат биеклеген алырга омтылган» татар интеллигентының гомумиләштерелгән образы да «карап тора» Әлеге образ илдә башланган үзгәрешләргә сизгер, тик «япанын кыска «тамыры'» дип уйласа да. аларны кабул итә; тукталып уйланып ала. талант юлы турында гыйбрәтле язмышны башкаларга да ишеттерергә тели
«Сәйдәш» поэмасында вакыйга Казан һәм Мәскәү. Оренбург шәһәрләрендә бара Р Фәйзуллин тарихи фактларны нигез итеп ала Монда татар театры тарихы, тагар халкының талантларга бик үк сакчыл булмаган карашы, гомумән, һәр вакыйгага Вакыт категориясеннән чыгып фәлсәфи бәя бирү күзәтелә Поэма пролог һәм эпилогтан тыш. тагын унбиш бүлекне эченә ала. һәр бүлек тагар халкының драматик язмышын чагылдырган эпиграфлар белән башланып китә. Әсәрдә тарихилык көчле, татар милләтен бердәм итеп күрү хисе көчле Поэманың әле «үзгәртеп кору» башланганчы ук язылганын (1980) искә алсак. Сәйдәшнең, шагыйрь сүзләре белән әйткәндә, «конъюнктура сандугач»лары ишәеп, композиторның «ингеллектуалъный
закуска» корбаны булуына шик калмый. Гомумән, Р. Фәйзуллин композиторны татар халкынын сирәк очрый торган зыялысы итеп сурәтләүгә ирешкән. Әлеге поэмада татарның күп кенә билгеле шәхесләре турында мәгълүмат бирелгән Андыйлардан Ш. Әхмәров, Ф Әмирхан, М Вахитов, Г Кариев, 3. Яруллин. К Тинчурин, В. Мухина. М. Мозаффаров, Н. Жиһанов, Ф Яруллин, Ф. Туишев. К. Мотыйгый исемнәре телгә алына. Әсәргә Казанның күп кенә тарихи урыннары килеп кергән: Ташаяк ярминкәсе. Шамил йорты. Евангелийский (хәзерге Татарстан) урамы, «Кольцо» тирәсендәге «Балык базары», Бакалтай болынлыклары, Мәскәүдәге Казан вокзалы.
Поэма үзе дә зур күләмле, масштаблы әсәр. Юкка гына Т. Галиуллин аны шигъри романга якын тора дип билгеләп үтмәде. «Сәйдәш» поэмасы интеллектуаль поэзия әсәре. Поэмада чарланган фикерләр күп очрый. Шундыйлардан: «һәр мескенлек түгел тыйнаклык»,—дигәнен Яна гасырда даһи булмаганнарга да истә калдыру артык булмас. Шагыйрь Сәйдәшне фажигагә китергән сәбәпләрнен берсе хатын-кыз икәнен искәртә, ләкин бу үтә дә интим өлкәдә жәелеп сурәтләргә теләмәвен белдереп, обьектив сәбәпләрне шәйләргә дә урын калдыра. Автор Сәйдәшнен үзенә тартып тору сәләгенә соклана, «сирәк арасыннан сайлап алынган бер гәүһәр ул» дип билгели. Поэма үзәгендә «талантлы кешедән никадәр таләп итсәң, шулкадәр үк хөрмәт ит» принцибы ярылып ята Р Фәйзуллиннын әлеге шигъри юллары бәхәс формасында язылган, риторик сораулар, әйтеп бетермәүләр күплеге белән дә аерылып тора:
Эше гел гүзәлме? Чиксез мәллә Үзен зурлата алу кодрәте?
Ггл алай ук түгел... Хикмәт, ахры.
Талантының табигатендә.
Шәхес булып яшәү рәвешендә.
Сөйләшүендә, һәр гадәтендә,
Кешеләргә ягымлылыгында.
Дөньяга мөнәсәбәтендә...
Ике поэманы чагыштырып караганда, географик киңлек кенә түгел, ә сурәтләнгән образның яше дә әһәмияткә ия булганын тоясың. Р. Хариста Сәйдәшкә унсигез яшь тирәсе булса, Р. Фәйзуллинда анын, үсмер һәм танылган вакыты чагыла.
Сәйдәш—ике әсәрдә дә бер үк төрле, саф. тыйнак, зыялы, күркәм кешеләрнең берсе. Жаны музыкада яшәгән кеше ямьсез, сөйкемсез була да алмыйдыр ул «Андый кешегә дөнья әшәкесе, фани дөнья гайбәте йога алмый»,—дип исбатлый авторлар.
С. Сәйдәшев образын Марсель Галиевтә дә очратырга була. Сәйдәшне ул бер эссесында телгә ала. Әлеге авторның С. Сәйдәшев турында уйлану нәтижәсе буларак язылган «Соңгы аккорд» исемле шигыре дә бар. Шигырьдә хәзерге заман музыка сәнгатенә иронияле карашны да тоярга мөмкин.
Ялгыз бүлмә:
Соңгы дигәнне ишеткәнгә мәллә Стенада сөенеп көлә.
Тураймакчы булып бөкре шәүлә ?!
«Чын музыка язу өчен яфракларның яшел кан тибешен тынлый алу. янгыр шавын, болытлар күкрәвен ишетү, бураннарның жебен-жепкә аера белү сорала», дип яза М. Галиев.
«Яшел яфрак»тан алган моң детале Кадыйр Сибгатуллинның 1985 елда язган «Безнен моңнар» шигырендә дә күзәтелә.
Яшел бөре булып агыла моң.
яшел яфрак булып ярала.
сары яфрак булып җиргә ята.
кар бөртеге булып тарала.—дип язган иде ул.
Сәйдәш образы К. Сибгатуллиннын «Ленин мемориалы* шигыренә дә килеп керә Шигырьнен исеменнән аңлашылганча, монда сүз үз вакытында Сәйдәш һәйкәлен салу өчен халыктан акча жыю турында бара
Р. Фәйзуллин поэмасында да Сәйдәшкә һәйкәл салынмауга борчылу белдергән юллар бар. Бүген исә ул һәйкал Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты алдында басып тора.
һәйкәл мәсьәләсе Зөлфәтне дә борчыган икән. Шагыйрьнең Ф Шаляпинга һәйкәл кую унае белән язылган шигыре «Аръяктан хәбәр» дип атала Шагыйрь бөек рус җырчысын асыл тавыш иясе дип атый. Автор анын тавышын тыңлаганда. Тукай булып көрсенә дә. туфрактан Сәйдәш нуры сирпелгәнен сизеп ала. 1999 елла язылган шигырь татар җирендә Сәйдәш тә. Шаляпин да газиз икәнлеген искәртә
•Йөрәген былбыл чаккан» Зөлфәттә «Былбылның канат җилпеше* исемле 2004 елда язылган шигырьдә бар. Шагыйрь биредә талантларга күктән иңдерелгән илаһи коч турында уйлана.
А дәмн әрне сайлап, пигәдер.
Иҗат моңы, моң иҗаты өчен
Былбылның бер хисен биргәндер
Ә Сәйдәштәге мон дөньяны тетрәтсен һәм былбыллар гына ишетә торган тавышларны ишетсен өчен бирелгәндер, дип яза шагыйрь. Әлеге илаһи халәтне Зөлфәт «Сәйдәш балкышы* шигырендә дә дәвам иткән кебек була. Сәйдәшне сурәтләүдә эпитетларны бер дә кызганмый шагыйрь Ул аны «серле тан кошы*, дип тә, «табигатьнең үзеннән килгән сихри дулкын* дип тә. «язмышыбызның асылы* дип тә зурлый. Ахырдан:
Сәйдәш үзе—тоташ музыкадан
Коеп куйган һәйкәл шикелле'—дип соклана
С. Сәйләшев образы шигырь, жыр. поэма, хикәя генә түгел, баллада жанрында да чагылыш таба Биредә Зиннур Мансуровнын «Сәйдәш ялгышы* исемле әсәре күз алдында тотыла. Шомлы буран күренеше Табигатьтә пәри туе. чәлта фәрешталәр фанфарага бии. Авыл йорты. Анда олуг кунак бар. Кунак алдында «Хәйям сые* куелган Кунак борчыла, анын күнсле тыныч түгел. Буран эченнән ул К Тинчурин тавышын ишеткән кебек була Шомлы табигать күренешен шагыйрь илдәге сәясәт китереп чыгарган ыгы-зыгыга тинли. Монда 1929 елда милләтчелектә һәм Совет властена каршы агитация алып баруда гаепләнеп, гаилә башлыгы Шиһаб Әхмәровнын кулга алынуы; Сәйдәшев өчен көнкүреш проблемалары тулы билгесезлек башлану; 1930-31 елларда зур әсәрләрнсн язылмавы, музыка өлкәсендәге каршылыклар, Сәйләшнен иҗат эшчәнлегенө 10 ел тулу көнен уздыргач га. композиторны тормышның хисапсыз сикәлтәләреннән коткарып килгән «Кәрим ага»нын кулга алынып, атып үтерелүе кебек фаҗигалар күз алдында тотылгандыр дип уйларга нигез бар. Шулай итеп. 3. Мансуров кыска гына шигырендә Сәйдәшне фаҗигагә илткән сәбәпләрне күрсәтүгә ирешкән. Әлеге шигырь, әзерлекле укучыга юналтелеп, бик тыгыз, төгәл, үтемле фикере белән аерылып тора
Ап-ак кардан Сәйдәш бара төсле.
Тартып бара кара роялен. .—дип тәмамлана ул.
3. Мансуров шигырен укыгач, күңел я надан Р Фәйзуллин поэмасына әйләнеп кайта.
Муллар Уендашлар Шешәдәшләр Сердәш булып йөргән көндәшләр һәрчак булган, һәй бар. булачаклар Туып кына то/кын Сәйдәшләр'
дип кисәтә татар илендәге талантларны шагыйрь. Ә менә Нияз Акмалның «Талант» шигырендә, гәрчә анда Сәйдәшкә мөрәжәгать итү бөтенләй булмаса да, әйтелгән фикер нәкъ менә ана атап язылган кебек тоела.
Аш табагы уртак иде табында,
Күз йомганчы бушаттылар табакны Аңа гына бер йотым да калмады, һәм әйттеләр «Түзәр, ул бит талантлы!..»
Шулай да. минемчә, Сәйдәшнең фаҗигасен ачып бетерә алган әсәр юк алегә. Һәр шагыйрь анын теге яки бу ягына гына якын килә. Күбесе анын тормышын ал да гөл итеп, моңына сокланып кына яза. Бу нисбәттән И. Юзеев трагедиясе аерылып тора, билгеле. Ләкин ул да нигездә ике яклап кына тасвирлый: К. Тинчуринны югалту һәм сәяси заказ буенча талантны рухи яктан үтерү.
Татар театрында Сәйдәшев белән бергә эшләгән Б. Гыйззәтуллин болай яза: «Көннәрдән бер көнне театрга штатны кыскарту турында боерык килеп төште Баш режиссер Ш. Сарымсаков. режиссерлар Г. Йосыпов һәм X. Уразиков, директор Н Гайнуллин һәм мин партком секретаре Б. Гыйззәтуллин парткомда җыелдык Без болай уйладык: Сәйдәшевнен эш хакы барлыгы 89 сум. Мондый зур дәрәҗате кешегә бу акчаның әлләни әһәмияте юктыр, дидек тә, кыскартып куйдык. Үзе каршы килмәде. Күпмедер вакыттан сон без анын белән Радиокомитет янында очраштык. Ул учын ачты да ике айдан артык вакыт эчендә музыкасын тапшырган өчен алган гонорарын—42 сумны күрсәте. Сүзсез диалог шактый озакка сузылды. Мин шунда гына нинди хата ясавыбызны аңладым». Тиздән гонорарларда туктала, чөнки радиодан аның көйләрен бик сирәк тапшыра башлыйлар. (Д. Ж Саинова- Әхмәрова. Салих Сәйдәшев.- Казан: Татар, кит. нәшр.,2001.-Б. 164).
Бөек композитор тормышында моннан башка фаҗигаләр дә күп булган. Яраткан хатынының баладан үлеп китүе, икенче, өченче хатыныннан да уңмау, яраткан улы Эмильне югалту һ. б. лар.
Хәзер Сәйдәшкә мөрәжәгать итмәгән шагыйрь юктыр. Роберт Әхмәтҗанның да «Сәйдәшкә» исемле шигыре бар. Шагыйрь композиторны «алтынланган каен чукты симфоник көздә зәңгәр күзләре белән зәңгәр күккә карап, ак болытлардан аккан монга сокланып торган» мизгелдә күрә. Сәйдәш үзенә 100 яшь тулган көннәрендә кайтып килсә, беренче булып кемгә кул бирер икән дип уйлана автор. Сәйдәшнен тине юклыгын, ана көндәш булырлык талант булмавын да искәртә. 2001 елла язылган бу шигырьдә дә Сәйдәшкә һәйкәлнен әлегә халык йөрәгендә генә салынуына борчылу бар.
«Хезмәтеннән тәм табу. «Бишбүләк» китергән уңыш улы Эмиль туу шатлыгы белән кушылып китә. Соңыннан билгеле булганча, бу улын ул барыннан да артыграк ярата Анарда музыкага сәләт күреп, музыкаль белем бирү белән шөгыльләнә башлый. Ул зур канәгатьләнү белән гаиләсен яраткан Кызыл Байракка, дачага, табигатькә. Иделгә алып бара.
Һәр талант иясенең яраткан урыны була. Сәйдәшев өчен, мөгаен, мондый урын Кызыл Байрак булгандыр», дип яза Д. Саинова үзенең истәлекләрендә. Шагыйрә Бикә Рәхимова композитор биографиясендәге менә шул фактны «Мон иясе» исемле шигъри юлларга кертеп җибәрә. Автор ярсып аккан Идел өстендә Сәйдәш моңнарын сизгән кебек була, бу моңнарда шагыйрә әрнү, әрем ачыларын тоеп ала Б Рәхимованың «Сәйдәш портретына карап уйлану» исемле җыры да бар Шагыйрә үзенең соклану хисләрен «татарның асыл табышы» метафорасына сыйдыра. Өченче бер шигырендә Б. Рәхимова Сәйдәшкә үзе теләп бәхет кошы кунгандыр дип фаразлый. Аннан соң, «моңсар» эпитетын кулланып. Сәйдәш үзе татар халкы тарихында бәхет кошы сыман бер күренеш дигән нәтиҗәгә килә. Шуны да искәртү урынлы булыр, гадәттә, башка шагыйрьләр «монсар» эпитетын Сара Садыйковага карата куллана иде.
Шагыйрә Флера Тарханованын да Сәйдәшкә багышлап язган шигыре бар.
Шагыйрә композиторның даһи әсәрләренә соклана, «халык бәгыре»ннән төшкәнгәдер, бу җырлар башка дәверләрдә дә яшәрләр дигән өметтә кала. Ә Роберт Миннуллиннын «Шәрык биюе* шигырендә бию музыкасы бәгырьләргә кагылган чөй, йөрәктәге җөйгә тиңләштерелә. Көй тыңлаганда ерак татар тарихына кадәр барып жителә. Ә Самат Шакир шигыре Латвия соборында органда янгыраган «Шәрык бию»ен тыңлаганда туган хисләрне чагылдыра. Тыңлаучылар, төрле милләт кешеләре булып. Сәйдәш көен «татарның Бахы» дип кабул итәләр Шәрык моны агылганда, мен төрле асылташ кебек җемелдәп, ефәккә төренгән яшь кызлар биегән кебек була. Шигырь соклану катыш тантаналы пафоска корылган һәм кызыксынып укырлык әсәр булып чыккан
һәр шагыйрь Сәйдәшкә үзенчә якын килә, анын янадан-яна сыйфатларын табуга ирешә. «Сәйдәшев. хәтта ирләр компаниясендә дә. чыгырыннан чыкканны өнәмәгән; андыйларны. үзе үк бераз унайсыхланып, «Шаяртма!* дип. яраткан сүзе белән туктата торган булган. Сәйдәшев авызыннан чыккан бу сүз «Тукта!» дигәнне анлаткан һәм анын лексиконында ул, ин якыннарына гына әйтелә торган «Бәгырь» сүзе кебек үк кин мәгънәгә ия булган» (Д. Саинова).
Кешенен барлык хисләре, кичерешләре бергә тупланган йөрәк символын аңлата торган «бәгырь» сүзенен шагыйрьләрне ижатка аеруча дәртләндерүен танырга кирәк Әлеге сүз Р Хариста «Сәйдәш—үзәгемдә, бәгыремдә, кыл уртада», «бәгырьне изә» буларак кына кулланылса. 3. Мансуров Сәйдәш лексиконындагы тылсымлы сүзне К Тинчурин образына әйләндерә. Дөресен генә әйткәндә, бу сүз нәкъ менә ана күбрәк туры килә дә.
Гарасатта йөрәк гаҗизләнсә, ала иң югары нотаны Бәргәләнеп буран ятьмәсендә әллә бәгырь Кәрим ятамы?!
Әлеге «бәгырь» сүзенә Роберт Эхмәтжанов та игътибар итә Сәйдәшнен башкаларга мөрәҗәгать итеп әйткән сүзен үзенә карата куллана
Килче, бәгырь Йөрәк мәйданында Тиңең дә юк.
Юктыр көндәшең
Әлеге «бәгырь» сүзе Мәхмүт Хөсәеннең 1993 елда язган «Сәйдәшне озатканда» исемле шигырендә дә күзәтелә. Сәйдәшнен үлеме турында ишеткәч, ул язган маршны тыңлагач, хәтта «таш бәгырьләр» лә чыдамады дип яза шагыйрь Шигырьдә Сәйдәшне соңгы юлга озату күренеше тасвирлана Шагыйрь гади халыкның ла. республикада исемнәре билгеле шәхесләрнең дә «күзе дымлы, иреннәре дерелди - дип яза. Сара Садыйкона Сәйдәшнең хәер-догасын искә төшер»*. А Ключарев тирән кайгыга бата. Заһид Хәбибу.ыин тын гына «Сагынуын уйный, рояльдә Рөстәм Яхин сыктый. Мансур Мозаффаров сызлана Ә Казан урамнары халык ташкынын сыйдыра алмый, транспорт туктала Әхмәт Фәйзи сенелесенсн истәлекләреннән күренгәнчә. Казанда Тукайны гына шулай күмгәннәр Нури Арсланов. композиторны күмеп кайткач та. «өзелгән кыл. сынган саз» сүз-сурәтләре белән матәм шигыре яза Шуннан сон шигърияттә шактый вакытка тынлык урнаша
М Хөсәендә дә. Р Хариста га. 3 Мансурда да Сәйдәш образына «кергәндә» фикерне буран, кар символлары аша белдерү сизелә М Хөсәен С әйдәшевне соңгы юлга озаткан вакыпагы табигать халәтен җемелдәшеп җиргә яуган, җиллә уйнап очкан карлар, болыт арасыннан моңсу карап торган кояш аша сурәтләп бирсә (С Сәйдәшен белән хушлашу 21 декабрьдә була). Р Хариста да вакыйгалар кыш. буран, кышның язга таба авышкан бер мәлендә күзәтелә Күрәсең, шагыйрьләр тышкы дөнья салкынлыгын Сәйдәшнен җылы музыкасы белән җылытырга гс шләр Ә 3. Мансуров. аллан әйтелгәнчә, шәхес-табигать параллельлеге белән генә
чикләнеп калмыйча, хәл-әхвәлне сәяси планда яктырта.
Сәйдәш лексиконындагы тылсымлы сүз 1995-2001 елларда Илдар Юзеевны «Бәгырь» исемле трагедия язарга этәрә. Шагыйрь иҗатында Сәйдәш образы ана кадәр дә күзәтелә. 1997 елда язылган «Татар моңы» поэмасында шагыйрь аны парольгә «әйләндерә». Дөньякүләм танылу юлында:
Безнең пароль—Җәлил!
Безнең пароль—Сәйдәш!—дип белдерә ул.
Шагыйрьнең «Фәтхерахман» поэмасына да Сәйдәш килеп керә. Ачлык- ялангачлык кагылып үткән М. Яруллин, Ф Яруллиннарны шагыйрь «Зәңгәр шәл» качкыннарына тиңли. Шагыйрьнең «Көз яшьләре* шигыренә дә Сәйдәш килеп кергән. Башка телдә сөйләшкән, чит кавемнән кәләшләр алган яшьләргә И. Юзсев «җаннарында Тукае, Сәйдәше булмаган» буын итеп карый. Шагыйрьнең икенче бер шигырендә Тукай Салихның уйнавын тыңлап хозурлана, «без китсәк тә бу җиһанда Салих Сәйдәшләр кала», дип юана.
Ә «Бәгырь» шигъри трагедиясендә XX гасырнын 30 елларында булган вакыйгалар урын алган. Әсәрдә илдәге сәясәтнең татар халкынын ике зур талантына китергән фаҗигасе сурәтләнә. К. Тинчурин хатыны Заһидә ханым истәлекләреннән күренгәнчә, әдип Сәйдәшне нык хөрмәт иткән, анарга карата туганнарча мөнәсәбәттә булган. Кайчакларда ул: «Мин йөзем орлыкларын сибәм, ә Салих аларны ала да бриллиантлар ясый»,—дип әйтә торган булган. Дөрестән дә, алар арасында тыгыз иҗади хезмәттәшлек хөкем сөргән. «Тинчурин. драмаларын Сәйдәшев өчен язып, аның иҗатына төп азыкны бирә. Ә Сәйдәшев. үз чиратында, актер үз роленә кергән кебек, бу пьесаларга кереп китеп, андагы характерлар, персонажлар белән бергә яшәп, кабатланмас музыка тудыра һәм шунын белән спектакльнең икенче авторына әйләнә»,—дип яза Д. Саинова.
И. Юзеев трагедиясе Сәйдәшнең юксынуы белән башланып китә. Әсәрдә ике талантның кара урманда учак ягып. «Зәңгәр шәл» өчен музыка эзләүләре үзе үк символик мәгънәгә ия. чөнки «Җир өсте» шомланып калган. Ләкин бөекләргә карурманда да ялгыз калу язмаган булып чыга. Алар янына сынчы Сәйяр белән балерина Гөлнара килеп җитә. Тинчурин Сәйярне шымчы буларак кабул итә. Мона нигез дә бар: ул төшендә үзеннән Сәйдәшне көчләп алып китүләрен күргән. «Качкыннар җыры» менә шундый халәттә туа. Әсәрдә «Зәңгәр шәл»нен премьерасы куелу күренеше бирелә. Халык әсәрне, Сәйдәшевне, Тинчуринны бербөтен итеп күрә. Символик зәңгәр шәлне Заһидә иненә салалар. И Юзеев бу өч шәхеснен бөтен фаҗигасен шул бер җөмлә аша әйтеп бирүгә ирешкән. Салих Тинчуринны эзли. Ә ул качкын киемендә пәйда була. Сәяси тоткыннар, сүзләрен бераз гына үзгәртеп, «Зәнгәр шәл»дәге «Качкыннар жыры»н җырлыйлар. Әсәрдә репрессиягә дучар булган гаилә тормышы, читкә тибәрелгән Заһидә Тинчурина образлары бар. Трагедиядә Сәйдәш ачынып сорый:
Ни өчен суз осталарын
Тоталар зинданнарда?
Иҗат эше җинаятьме?
Ни гаеп бар тарда?
Үзләрен Яна дус дип тәкъдим иткән шымчылар җавап та бирә:
Шагыйрьләр иректә йоргәндә—
Тәхет өчен куркыныч.
Телен һәм кулын бәйләсәң,—
Хуҗаю /башчы тыныч
Салих үзенең иректә калу сәбәбен аңлый алмый интегә, бергә эшләделәр, бергә яшәделәр. Ул хәтта үзенең урынын Кәрим янында, төрмәдә итеп күрә башлый.
Ләкин Сәйдәшне алып китүче һаман күренми, юкса профессиональ эшчәнлегенә карата урынсыз тәнкыйть тә житәрлек. эшеннән дә кыскарталар Ә кулга алмыйлар ла алмыйлар. Сәбәп бик гади икән бит. Хакимият кешеләре дә жыр ярата икән Тнк ул жырнын сүхләре алар ишетергә теләгән сүзләр булсын. Поэмада кеше анында һәм тормышында булган каршылыкларның ин югары ноктага житүе күрсәтелә Шәхеснен чарасызлыгы әсәрне укучыда киеренке хис тудыра И Юзеев биредә аерым татар интеллигенты трагедиясен халык трагедиясе дәрәжәсенлә күтәрә алган. Поэмада үткен сатира, сарказм сизелә. «Халык дошманнарымның йөзен ачкан кешеләргә «Сәйдәш маршы »н уйнап бүләк тапшыру. Казанда «репрессия планы-н планнан тыш арттырып үтәү, яшьләрнен. Сәйдәш музыкасына биеп, алеге «жинү»не бәйрәм итүләре—болар барысы да сәнгатьчә югарылыктагы уйланып-борчылып көлү чагылышы булып тора.
Трагедиядә сәнгать кешеләреннән дошман эзләү мотивы кин чагылыш тапкан Бу дулкынга Сәйдәш һәм Тинчурин сыннарын эшләгән Сәйярдә эләгә. Анын «Жан дуслар» дип исемләнгән сыны сәяси хата буларак бәяләнә Тоткыннар белән төрмәләр тула, анда урын бетә. Төрмәләрне яна тоткыннар өчен бушату башлана: Тинчурин да. Сәйяр дә юк ителә. Сәйдәшкә дә якты кон бетә, кулъязмалар яндырыла
Квемне дә тентиләр
«Сүзләреңнән аерылган.
Даһига тиң син!»—диләр
Шулай да трагедия оптимистик рухта тәмамлана «Зәнгәр шәл» я надан сәхнәгә менә. Янадан Заһидә Тинчурина иненә Булат тарафыннан Зәнгәр шәл салына Кара урман яктыра.
Менә без күләмле өч зур шигъри әсәр күрдек һәр әсәр Сәйдәшне яна яктан ачуга юнәлдерелгән Өч әсәрдә дә бер идея хөкем сөрә: ул да булса, тугрылык идеясе. Татар әдәбиятында борынгы чорлардан. Кол Галидән бирле килгән тугрылык Ата-ана, сөйгән яр, дус, туган жир. яраткан хезмәт, халыкка тугрылык 0 бездән талантларга кадер Бу уңайдан Эльмира Шәрифуллинанын «Шәхес белән халык таныла» исемле шигыре искә төшә. Халык һәм талант төшенчәләрен бербөтеннен ике ягы итеп карый ул. Халык булса, талантлар ла табыла. Талантны кадерләгән халык үзе дә дәрәжале була.
Мәртәбәгә, дәрәҗәгә куеп.
Күрә белсәң, әгәр күңелен—
Яшәтәлсәң. ул да яшәтәчәк.
Данга күмеп, халык гомерен.
-дип яза шагыйрә.
Сүзебезне Татарстанмын халык артисты Ш. Монасыйпов фикерләре белән йомгаклыйк. Ул бөек остазы турында менә ниләр яза «Халыкмын мәхәббәтен һәм ихтирамын С Сәйдәшен кебек үк бер генә татар композиторы ла казана алмагандыр, мөгаен Анын якты-кояшлы, жанга якын, сихри музыкасы безнен йөрәкләргә шулкадәрле тирән һәм нык үтеп кергән ки. ул үзенең рухи кыйммәте белән боек Тукай шигъриятенә тиңләштерелә ала. С Сәйдәшев музыкасын тыңлаган чагында анын гажәсп матур аһәнсн. рухи дәртен, күңелләргә яшәү көче бирүен сизмичә кату мөмкин түгел. С. Сәйдәшсвнен даһилыгы менә шунда чагыла да инде»