ҮРБӘТ ХАНӘКӘ ГЫЙШКЫ
рбәт үзенен мәхбүслек язмышы белән килешкән иде инде. Югыйсә.
мәшһүр Казан-йортнын иркә хужабикәсе иде ләбаса! Алтын-көмеш.
-Ж- ука-чука, асылташ, сый-нигьмәт, кадер-хөрмәт эчендә генә йөзәргә тиешле зат иде. Чынында да, андый балдай татлы Багы Ирәм. җирдәге оҗмах тормышын сигез ел буе татырга насыйп итте ана Ходай. Шушы хәл-халәтенә тәмам күнгән иде. Хәтта сарай бикәләренең ихтирамлы мөнәсәбәтен, һәрвакыт көләч ачык йөзләрен, хадимә-туташларнын тузан бөртеге кадәре генә теләген дә үтәргә җан атып торуларын санлап та бетерми башлаган иде.
Хәер, төшкән мәлне хәләле, Илһам ханга да баш бирергә ашыкмады ул. Ник дисәң, ана курчаклы уйнаган җиреннән никах күлмәге кигезделәр Унбер яше дә тулып җитмәгән үсмер кыз бала ир хатыны булу серләрен ничек белеп бетерсен соң?
Каенанасы Фатыйма-Солтаннан гына шүрли иде. Чөнки ни сәбәпледер, ханбикә киленен үз итмәде. Бигрәк тә әүвәлге чорда якты чырай күрсәтмәде, эткәләде дә төрткәләде. Күзенен агы белән каш астыннан гына карап ала да. китереп чага, гүя агу чәчкәсе. Ничек сүзләрен табып бетерә? Нинди генә кушаматлар такмады: надан да ул, аңгыра да, мәнсез дә
И кимсенгәннәре Аны бит горур булырга, берәүгә дә бил бөкмәскә өйрәттеләр. Хурлыктан үлем артык, дия иде анасы. Фатыйма-Солтан үзен “аслыһи нәслеһи”ләр рәтенә кертә, җае килсә дә. килмәсә дә нәсел-нәсәбе белән мактанырга ярата. Имеш, би кызы. Нугай иленең иң мөхтәрәм аксөяге. Ике сүзнең берендә:
—Ханнарның ханы бөек Ибраһим җәнабе гали мине сорарга үзе килде,— дип шапырына иде.
Тора-бара Үрбәт каенанасының сүзләренә колак салудан туктады. Шулай булмыйча, ул да “аслыһи нәслеһи” зат ич. Атасы Муса тирә-якта ин дәрәҗәле бәкләрдән йөри. Көтүлек-биләмәләре генә Иделдән Журҗан (Каспий) диңгезенә кадәр өч көнлек юлга тин
1 Журнал варианты. ______________________________
Марат ӘМИРХАНОВ (1933) и/ю.шик. публицист; «Чалмаңның ик йолдызы». «Таш һәйкәл», *Сөи моңы». «Тәкъдир* һ.б. китаплар авторы. Казанда яши.
Их, кайтып күрәсе иде. сулыйсы иде иркен дала һавасын' Туйганчы ат межгп чабасы иде Юк шул. хәзер Нугай далалары хәтердә, төштә генә яши Төш дигәннән, соңгы арада һаман бер ук сурәттәге төш кереп йөдәтә. Күхләре йомылуга, каяндыр шайтан лисән. шайтан түгел, пәри дисән. пәригә охшамаган әллә нинди куркыныч жанвар килеп чыга да куып атып китә Үзе торле рәвешләргә керә: бер карыйсын, тилгәнгә әверелеп, баш очында эт тавышлары чыгарып чиный Икенче караганда, ул инде ач бүре кыяфәтендә. Тешләре ыржайган, күзләрен кан баскан, һич качып котылырмын димә Бетерде, харап итте генә дигәндә, күктән төшкәндәй таяклы юлчы пәида була. Ап-ак сакаллы, сәләмә киемле мөсафир
Таягын селтәп җибәрүгә, теге албасты күздән югала. Аннан сон. ак бабай, гадәттәгечә:
—Су буйсыныр буага, ил буйсыныр жолага. мин сина әйбәт хәбәр алып килдем, акбикә.—дип Үрбәткә мөрәҗәгать итә.
Ә анын ачуы кабара. Чөнки ул үзенен мәхбүс икәнлеген исенә төшерә Тоткын әйбәт хәбәргә өмет итә ала димени?
—Ни лыгырдыйсын син. дәрвиш, төш кенә бит бу,—дип челәя Үрбәт —Кырык төшнең берсе—пәйгамбәр төше, акбикә. көг. әйбәт хәбәр бердәнбер конне килеп ирешәчәк әле сина. Бу—Тәнребез әманәте
Нәкъ шушы урында уянып китә Үрбәт Бернәрсә үзгәрмәгән, һәммәсе злеккечә. Жырудагы кебек:
Госман бер хафиз кызы илем.
Ханәкә— Солтан атлы илем Жсфәк тә тотмас наз илем.
Тезген тотып барамын
Нугай йортында аларнын төш юраучылары бар иде Иргә белән барысыннан да нинди төш күрүләре турында төпченеп-төпченеп сораштыра иде Шулардай әллә нинди мәгънәләр таба иде Бервакыт төшендә ак атка атланган яшь яугир белән кул биреп күрешкән иде Үрбәт
—Тиздән яучы кот.—дип пышылдады юраучы колагына —Алама син. әллә нәмәләр сөйлисен.—диде Үрбәт әлеге сүзләрне охшатмыйча. Бала гына иде шул әле.
Тик төш юраучының гөманы акланды. Озак та үтми, Казан-йорттан яучылар килеп төшмәсенме! Хәер, бу инде көтелгән яңалык иде Ник дисән. анасы колак и ген ашап бетергән иде инде бу хакта. Хан булмагае 0 ана агакае белән анакаеннан башка беркем дә кирәкми
Үксеп бетә иде Һәм елата-елата биреп 1ә җибәрделәр Хәзер исә Иван патша Нух каргасы да очып житә алмастай Каф тау артына олактырды Хәтта чәчен дә үзе тарап үрергә мәҗбүр Чөнки кыз-туталарын гартын алдылар, бер кара хезмәтче белән торып калды. Ә ул хужалык мәшәкатьләреннән артмый Оле ярый каенанасы белән жднагаларын башка урынга. Ак күлгә сөрделәр, күз көеге булып йөрмәделәр Фатыйма-Солтан фани дөнья белән хушлашкан икән инде, урыны оҗмахга булсын. Төпчеге Миңлетаһир да анасыннан сон озак тормаган
Үрбәт каенанасына ачу сакламый, ул аны ярлыкады инде Баксан. мәрхүмәне карт бичә була торып "кечкенә хатын** дин йөрткән икән казандылар гүбән ыруга мөнәсәбәтле ишарә Менә ни өчен үрсәләнә-үрсәләнә үзен эатлылар мөнбәренә иңдерергә тырышкан бичара
Илһамнын ханлыгы әнә шулай бик фаҗигале төстә төгәлләнде. Үзе гаепле Нигәдер эчүгә сабышты, хәмер белән дуслашты Иван Казанга я\ белән килгән көннәрдә дә акылына килмәде Гаскәре дә хәзерлексез иде. бик гиз хәлдән
тайдылар. Алгазый морза гына урысларга чын каршылык күрсәтеп, аларга күп зарар китермәктә иде. Тик көчләрнен тигезсезлеге, бердәм җитәкчелек булмау, оешмаганлык морзаның каһарманлыгын юкка чыгарды. Урыслар Казанны илле ике көн камап тордылар.
Ә Илһам хан. дошманга каршы һөҗүм оештырырга тиешле кеше, мәҗлес корып, кыҗыкыян-дупыян килеп эчеп яткан. Аны исерек хәлендә үз даирәсе кешеләре үк. Мәскәүгә йөз тотучы баш карачы кара йөрәк Кәлимәт бәк кушуы белән, урысларга тотып биргәннәр.
Шулай итеп. 1487 елның 9 июле Иван патшага җиңү шатлыгы алып килде.
Илһам тоткынлыкта бөтенләй бетереште, тернәкләнеп китә алмады. Тәмам күздән төште, исәпкә бар. санга юкка әйләнде. Хатыннарын да бар дип тә белмәде, ике дөнья бер кәнди иде ана.
Вакыт уза. Рәхәттә дә. михнәттә дә уза. Урыснын бу каһәрле кар даласында менә инде ундүрт мәртәбә кыш булды. Жәйнен дә ундүртенчесе башланды. Әйтүе генә ансат, ундүрт кыш вә ундүрт җәй! Бу бит әсирлектә үткән гомер. Анын һәр көне елга бәрабәр. Моны башына төшкән кеше генә белә. Әмма түзми чаран юк. түзәсең.
Шулай да. ничек кенә авыр булмасын, ничек кенә жанын кыелмасын, бу әле дин алыштыру түгел. Әсирлек язмышын кабул итсә дә. динен алыштыруга теше-тырнагы белән каршы ул. Ничек үз асылынны үзгәртмәк кирәк? Бу сон сина тормыш биргән, сине бар иткән атан-анаңны алыштыру булыр иде ләбаса Ә атай-анай алыштыргысыз. Алар—бердәнбер. Ходай шулай фарыз кылган.
Буаз биядәй кап корсаклы, кәжә сакаллы димче боярларны күп күрде Үрбәт. Башларын селки-селки бил бөгеп сәламләгән булалар үзләре, хөрмәтлиләр, имеш. Аннан каргалар шикелле стена тирәли куелган кин кәнәфиләргә тезелешеп утыралар. Тылмач тәбәнәк өстәл янына чүгәли. Хәл- әхвәл сорашкандай итәләр. Монысы, әлбәттә, сүз кузгату өчен бер сәбәп кенә. Сүз иярә сүз чыга бит ул. дип уйлыйлар, күрәсен.
Сүзләре озын боярларның, аркан буе. Тик һаман шул бер балык башын чәйниләр: православиегә күч, рәхәт тормышка чыгарсын, үзенне олуг кенәз даирәсендәге бер тол боярга кияүгә бирербез.
Әлеге сүзләрне тылмач селәгәен йота-йота әйтә, майлы күзләрен әле хуҗаларына, әле ана таба борып ала. Тавышына да вәсвәсәле төсмер куна.
Үрбәт әлеге тылмачны ялагай эткә охшата. Була бит гел койрыгын болгый торгач, өрүен оныткан этләр. Бу җанын Иблискә сатыл, кыйбласын җуйган адәм актыгы. Билен бөгә-бөгә гәүдәсе элеп тягына әйләнгән инде Биек ишектән дә иелеп кергән була, кәрлә.
Син әсир зат. ханбикә, җинелүче як буларак, безнең таләпләрне үтәргә бурычлысын. дип вәкарь белән генә тезеп китә.—орышнын кагыйдәсе шундый. Ә таләбебез ачык: православиегә күчәргә, муенына тавык тәпие тагарга. Кәгазьләргә имзаңны сал да, бетте-китте, вәссәлам. Калганын архиерей атакай бәйнә-бәйнә төшендерер.
Үрбәт кәгазьләргә күз дә төшерми, турыга катып утыра бирә, гүя урындыгына ябыштырып куйганнар.
Арада Мефодий Калистратович дигән бояр аеруча хәтеренә сеңеп калды. Теле-телгә йокмый. Шырыйныкы шөрепле, дигәндәй кайчакта ни сөйләгәнен дә онытып җибәрә. Аннан сирәк тешле иләк авызын җәеп көлгән була, янәсе, үз кеше, янәсе, аңа ышанырга мөмкин. Үрбәтне кияүгә димләү фикере дә беренче анын авызыннан чыкты бит.
—Синең шикелле абруйлы ханбикәне тол итеп тотуыбызны, ай-һай. ходай хуплармы икән? Үзең акыл иясе, нәсел-нәсәбең асыл затлардан,—дип сайрый башлады көннәрдән бер көнне.—кара инде ул килеш-килбәтеңә, буй-сынына, зифа камыш кебек бит. исәр. Бер битең ай, икенчесе—кояш. Бөтен Нугай
даласынын гүзәллеген үзенә кыйгайсын. Бәхет өчен туган аккош ич син. Илһам хан сина анлый бәхетне бирә атмады Ул бирмәгәнне без бирәчәкбез Күч православиегә!
Әйе, Үрбәт боярларнын төрлесен күрде Олуг кенәз димче боярларны нигааер алыштырып кына тора иде Мефодий Калистратович кайсы ягы белән ошамагандыр, бераздан ул да күренми башлады. Югыйсә оста, астыртын, хәйләкәр димче иде, хатын-кызнын акылын белеп кора иде гәпләрен Аны тынларга да кызык иде.
Иван патша Үрбәгне үз диненә аударырга бик тә. бик тә тырыша иде Ул Илһам ханнын бичәсе ләбаса, ханбикә! Ханга тияргә ярамагач, ни өчен ханбикәсен шулай иза чиктерергә? Ундүрт ел буена сөлектәй ябышты олуг кенәз, һич тынгы бирмәде. Бәлкем, шунын аркасында кешелек абруен саклап калгандыр да әле Үрбәг. Ник дисән, ана һәрвакыт уяу булырга, жебеп төшмәскә кирәк иде.
Хак. дошманнары каныккан бер мәлдә, ни гажәп. Үрбәтнен өмете уяна иде. Хәлбуки, мона, әлеге сәер төшне исәпкә алмаганда, тары бөртеге кадәр дә нигез юк иде үзе.
Үрбәтнен уйлары өзелде. Йомышчы кереп, гадәттәгечә, оран салды. Күпме гомер угды, ә ул һаман үзен Казандагы хан сарасндагыча тота. Янәсе, тоткынлык кануннарын санга сукмый. Хужабикәсеннән үрнәк аладыр, мөгаен
— Мөхтәрәм ханбикә галиҗәнаплары, олуг кенәздән илчеләр килде, кабул итәргә әзер бул!
Бу юлы ишектән чапан итәкләрен җилфердәтеп, ниндидер төрки тат килеп керде. Үрбәг җилкенеп куйды. Әллә чыннан да дөньялар үзгәреп китәрме ’ Сабыр соңында носрат1 бар, михнәт соңында рәхәт бар, кайгы сонында шатлык бар, диләр би т
Үрбәг үзенә бер үжәти җәһәтлек белән чапанлы бәндәне күз уныннан үткәрде. Йөзе какланган казныкы шикелле каралып каткан икән Күрәсен. мул кояшлы төбәктә туып-үскәндер Сакал-мыегы да нәкъ йөзе кебек—соргылт гөстә. Бердән-бер игътибарга чалынган нәрсәсе—борын! Мәгәр, борын дисән дә борын Кызыл борыч кузагыннан һич тә ким җире юк
—Ханбикә галиҗәнапларына олуг кенәз Иван Васильевичтан күптин-күп сәламнәр алып килдем,—дип, боярлар шикелле исәнлек-саулык га сораштырып тормастан, чаптарның ялыннан алды бу "Аңлашылды. Иван мине кимсетергә ният игкән икән, гүбән дәрәҗәдәге адәмен җибәргән , дип кимсенегг уйлап куйды Үрбәг Димәк ки. үзгәреш унаи якка түгел.
Димче сүзен дәвам итте:
-Син. ханбикә, бөек нәселгә мөнәсәбәтле. Хәләл җефетен Илһам хан мәшһүр Чынлазхан ыруыннан иде Шушы олпат жиһангирным оныгы. Аттым Урда дәүләтен бар иткән Багу хан да зирәклеге, тәвәккәллеге, миһербанлыгы белән дан тоткан. Әйе. дошманнарына карага аяусыз һәм кырыс булган \ г Омма гадел һәм миһербанлы. Миһербанлылык ханга христиан дине аша йоккан Сәбәбе дә анык үзе шул динне иорәгенә якын алган
Сүгләрснен мөһимлегенә ишарә игеп булса кирәк, агай имән бармагын тырпайтып, чигәсе янында селеккатәп торды. Үрбәт чак кына китеп җибәрмәде, чоггки бармагы ыргак кебек кәкре иде
Олуг кенәзнен ана беренче тапкыр шундый җаваплы бурыч иокләве иде Боярлар кулыннан килмәгәнне кыпчак бие башкарып чыгарга тиеш булды Әлеге бурычны җиренә җиткереп үтәгән очракта гына зур бүләкләргә, ташламаларга өметләнергә мөмкин Шуна күрә тәвәккаглек өчен дип гел астына Бохири шериф матдәсен дә кыстырып куйган иде Жинслрәк сөйләшүе.
калыптан ычкыньш-ычкынып алуы шунын аркасында иде.
—Бату хан Киевградны зур көч, күп югалтулар бәрабәренә яулап алды. Киевлеләр хәтта кан коюсыз гына бирелергә тәкъдим иткән илчеләрне кылычтан үткәрделәр. Монголларда илчеләрне үтерү зур жинаять санала. Шуна да карамастан, бөек хан,—дип рухланып чәчәнләнде ул,—бер генә храмга да зыян салмады. Алай гынамы, әсирлеккә төшкән Дмитрий воеводаның тормышын саклап калды, батырлыгы алдында башын иеп сокланды. Ыруында менә шундый асыл затның булуы православиегә туп-туры юл лабаса, мөхтәрәм ханбикә!
Үрбәтнең иреннәре бүлтәйде: алдаша, мәлгунь. Хәер, димче анын алдында, Иван тәсҗил1 кылган вәкаләтләренә дә карамастан, абруен җуйган иде инде. Хыянәтчеләрне анын җаны сөйми.
—И, ханбикә, йөзеңне ачмасан ачмассын, авызыннан бер генә кәлимә сүз очыр,—дип өзгәләнде димче.
Үрбәтнен үз телендә сөйләшүче бу адәм дә буш кул белән кайтып китте.
Шуннан сон Үрбәтне тынычлыкта калдырдылар, ике-өч ай буе бимазалаучы булмады. Иван акылына килде, ахры, дип сөенде ул.
Олуг кенәздән чапкын илче килгәндә Мөхәммәдәмин сөяркәсе Серафима катында кәеф-сафа корып утыра иде. Маржанын чибәрләренә мөкиббән иде ул. Ике хатыны өстеннән җарияләр дә тота. Тәтиләр катына бик яшъли йөри башлады. Кырым ханынын оныгы Бир-Дәүләт тә Мәскәү кенәзенә сыенган икән. Тузынып, тугарылып фарсит итә бу. Мөхәммәдәминне дә үз канаты астына алды. Чөнки өлкәнрәк иде. Уҗымга керергә шаһзадә өйрәтте. Ә алтыдагы алтмышка ул, әле булса куа шул гадәтен. Казан-йорт тәхетенә утыргач та нәфесен тыя алмады. Себердән Мамык хан яу чапкач кына койрыгын кысты. Мәскәүгә үк качып китте. Әмма тәхеткә өметен өзмәде. Тавыш-гауга тынуга, Казанга кайту иде исәбе.
Көтмәгәндә олуг кенәз анын ниятләренең тамырына балта чапты. Мөхәммәдәмингә каршы булган казанлылар ягына ауды, мөртәт. Казан-йорт исеменнән Бараш-Сәед атлы бәк Иванга килеп йөз сөргән, имеш. Әүвәл Мамык ханга Казан тәхетенә юл арчулары өчен түбәнчелек белән гафу үтенгән, гөнаһларын ярлыкавын сораган. Шунда ук теләген белдергән. “Олуг падишаһ! Син безгә хан җибәрсәң иде, алай да Мөхәммәдәминне җибәрмәсән иде. Ул безгә зур көчләүләр, хатыннарыбызга зур оятсызлыклар кылды. Шунын өчен без ана хыянәт иткән һәм дә Мамык ханга багынган идек”, дип, елый-елый Иванның аяк астына ауган, олтаннарын үпкән.
Иван, казанлыларның гөнаһларын ярлыкап, Мөхәммәдәминне янадан хан итеп җибәрмәү хосусында булган үтенечләрен кабул иткән.
Шул рәвешчә Мөхәммәдәмин тәхеттән колак какты. Казан йортына бертуган энесе Габделләтыйфны билгеләделәр. Тик Иван яна ханнан да уңмаганга охшый. Тегесе аның сүзләренә колак салып бетерми, тезгенне үз ягына каерырга тырыша, имеш. Ханлыктагы урысларны кимсетә, юлларына аркылы төшә икән дигән сүзләр дә йөри.
Андый хәбәрләр Каширага соңрак килеп ирешә, чөнки олуг кенәз аны үзеннән читләштерде. Мөхәммәдәминнең шуна күрә Иванга үпкәсе зур. Ә ул аңа һәрвакыт турылыклы хезмәт итте, ни кушса, шуны үтәде. Элегрәк патша белән: "Бөтен Рәсәйнең олуг кенәзен, туганым Иван Васильевичны мин— Мөхәммәдәмин—башымны иеп сәламлим”,—дип, бил бөгеп исәнләшә иде. Олуг кенәз үзе дә: “Мөхәммәдәмин патшаны, туганымны, башымны иеп
1 Тәсҗил —рәсмилек
сәламлим”,—дип жавап кайтара иде. Бараш-Сәед ике арага чөй кагып китте, явьп.
Мөхәммәдәмин бу хакта еш уйлана. Уйлана-уйлана да. барысына да кул селтәп, әшнәсе Бир-Дәүләт хан әитмешли. кутежга тотына.
Кутеж. кагыйдә буларак, атна буена сузыла. Әле дә шул халәттә иде хан. Борчып йөргәне өчен тоткаулны эт итеп тиргәп ташлады Сүз әйтергә дә ирек куймады. Кызу канлы ул шулай.
—Бар. эшендә бул. мәнсез. минем тарафка чебен дә очып кермәсен.—дип кычкырды.
Тоткаул китми, иреннәрен мелт-мелт китереп, тик басып тора.
—Жә. ни көтәсен. ангыра бәрән?—дип йодрыкларын йомарлады Мөхәммәдәмин.—типкәләп чыгарганны көтәсеңме''
—Мөхтәрәм хан галижәнаплары
—Мин үземнен мөхтәрәм хан галижәнаплары икәнемне синнән башка да беләм,—дип кисте Мөхәммәдәмин куркынган сакчыны —Анда, олуг кенәз
Олуг кенәз дигән сүзне ишеткәч. Мөхәммәдәмин айнып киткәндәй булды —Ни лыгырдыйсын, кара авыз.—дип, тоткаулнын янына ук килеп басты —Олуг кенәздән чапкын килгән, сине күрергә тели —Нигә аны башта ук әйтмәлен. кара авыз ’'—дип элеккедән дә арттырыбрак төкрекләрен чәчте Мөхәммәдәмин —Бар. чапкынга әйт. хан көтә диген Мин үз диварымда булырмын!
Серафима болай да мул күкрәк алмаларын тагын да киерә төшеп. Мөхәммәдәмингә елышты. Хан аны ачу белән этеп җибәрде
—Соныннан Олуг кенәздән чапкын килгән анда.—дип пышылдады Мөхәммәдәмин киенгән арала катырак кылануына гафу үтенгәндәй
—Нехороший ты мальчик. Аминка. за что я тебя люблю. ей богу не знаю. —Потом. потом
—И. боек хан. сина Бөтен Рәсәйнен олуг кенәэе Иван Васильевич хәзрәтләре күп сәлам юллый һәм чәршәмбе көнне, нәкъ өйлә вакытында түгәрәк залда көтә,—дип белдерде чапкын, бар кагыйдәләргә дә туры китереп
—Баш өсте,—диде Мөхәммәдәмин дулкынланыбрак —Туганым Иван Васильевичка миннән дә күп сәлам, ана карага ихтирамым чиксез, исән-сау булсын.
Әлеге сүзләрне ишеткәч. Мохәммәдәминнен йөзе яктырып китте Әллә Габделлатыйфны гәхетгән төшерәләр дигән хәбәр дөрескә чыгамы? Ул чагында ханлык ана күчәчәк ич инде
Иван төгәл кеше иде. Вәгъдәле Мөхәммадәминне дә нәкъ әйткән көнендә, нәкъ билгеләнгән вакытында түгәрәк залга чакырып керттеләр Аудиенция кәгүче боярлар, дәүләт эшлеклеләре шактый иде үзе. Олут кенәзнен якыннары да күренә. Әнә. азау ярган мәшһүр илче кенәз Дмитрий Шеин Казанда Мөхәммәдәмин ханлык иткән чорда рус дәүләтенен кллагае иле
Бик үзсүзле, үжәт кеше Анын тырышлыгы белән ул чакта урыс сәүдәгәрләре бөтен Казан базарларына, бөтен ярминкәләргә кереп ту лды Мөхәммәдәмин олуг кенәз сүзеннән чыкмады, барысын да ул теләгәнчә башкарды Шеин исә: “Иван патша моны кушты. Иван патша тегене кушты”, дип Мохәммәдәминнен өстендә торды. Тынышмаган чаклары да булгалады
Калагай үзс кебек үк мөхтәрәм илче кенәз Михаил Андреевич Кляпик белән сөйләшеп тора иде. Күз очы беләзз генә Казан иортынын злсккс ханым күреп алды, әмма килеп кул бирмәде Сояк сарас. кыланышын гына күр. дип
' Тоткаулны клраиы.лчы
сызланып куйды Мөхәммәдәмин. Ашыккан ашка төшкән, ди, шатлыгы иртәрәк булмагае тагын, болар җилнең кай тарафтан искәнен белә дә белә инде.
Хәер, ул үзе дә беркемгә дә аерым ихтирам билгесе күрсәтмәде. Вакыты да тар иде, теләмәде дә. Чөнки күнеле урынында түгел, тизрәк Иваннын ни өчен чакырганын беләсе килә. Ул аны һич тә мәжлес корырга, яисә ауга чыгарга дәштермәгән. Андый чакырунын урыны башка Хикмәт шунда, бу Мөхәммәдәмин көткән сүзме, әллә Иван бер-бер хәрби ыргым ясарга ният итәме? Элек-электән ул аны хәрби кампанияләрдә катнаштыра иде.
Ничек кенә булмасын, аны мөһим сөйләшү көтә. Очрашуның түгәрәк залда булуы да күп нәрсә турында сөйли. Чөнки түгәрәк зал олуг кенәзнен аеруча житди сөйләшүләр, җитди карарлар кабул итә торган дивары.
Ходаем, мәрхәмәтеннән ташлама, тел ачкычлары бир, дип теләде Мөхәммәдәмин күнеленнән.
Иван күрер күзгә шактый бетерешкән иде. Йөзе саргаеп киткән, әйтерсен лә. зарарлы үлән суы эчергәннәр. Шулай да үзен элеккечә үк ипле, итагатьле һәм тәкәббер тота. Бу җәһәттән бер үзгәреш тә сизелми. Табигате белән ул дәшмеш1 кеше. Әмма әйткәнен уйлап әйтә, сүзләренең мәгънәсенә тора-тора төшенәсең. Мөхәммәдәмин мондый мөгамәләгә күнекте инде. Иван канаты астында яшәвенә унҗиде ел тулып килә икән ләбаса. Атасы Ибраһим хан дөнья куйганнан соң, анасы Нурсолтан аны Мәскәүгә озаттырды, түбәнчелек белән олуг кенәздән улын үз карамагына алуын, үзе муафыйк калган тәрбияне бирүен үтенде. Мөхәммәдәмингә ул чакта унбиш кенә яшь иде әле. Чөнки Нурсолтанны Кырым ханы Миңлегәрәйгә никахладылар. Сабый булуы сәбәпле, төпчеге Габделләтыйфны үзе белән алды.
—Атакай, олуг кенәз Иван Васильевич, сине исән-сау вә күтәренке рухта күрүемә бик шатмын,—дип сәламләде патшаны Мөхәммәдәмин,—нинди бурыч йөкләсәгез дә үтәргә, шул юлда корбан булырга әзермен.
Олуг кенәзнен какча йөзе аз гына яктыргандай итте. Ләкин күз карашы җитди иде, кашлары бер-берсенә кушылган килеш калды. Мөхәммәдәмин анын шома битенә игътибар итте. Көрәк сакалы, иреннәрен каплап торган асылма мыегы, әйтерсен лә, ябыштырып кына куелган. Башындагы чит-чите зиннәтле кеш мехы белән камалып алынган күн кәпәче2 дә сакал-мыегының дәвамы кебек күренә.
—Корбан булырга ашыкма, туганым,—диде Иван тамак төбеннән генә чыккан тонык тавыш белән.—Алтмышның аръягына аяк баскан кешенен акыллы киңәш бирәчәгенә дә ышанып бетмә. Картларны зирәк диләр, дөрес түгел, алар сак кыланалар, шуңа күрә зирәк булып күренәләр.
Иван каш астыннан гына элмәкле без карашы белән Мөхәммәдәминне чәнчеп алды. Күренеп тора, әлеге сүзләрне ул сынау өчен генә әйтте.
—Атакай, сина чын күңелемнән бирелгәнемне күп тапкырлар исбатладым ич инде, үзең беләсең.
Иван аны элмәгеннән ычкындырды. Шулай да төрттерәсе итте.
—Халыкта “Бүре баласын бүреккә салсаң да урманга карый",—дигән тирән мәгънәле әйтем бар,—диде ул хәйләле елмаю тәэссоратында,—ишарәмне анлыйсыңдыр, шәт?
—Бу җөмләдән сина бернинди дә куркыныч янамый, олуг кенәз,—диде Мөхәммәдәмин.
Иван фикерен үстереп дәвам итте:
—Атаем олуг кенәз Василий Васильевичның яраткан тәкъбире исемә килеп төште әле, диде үз алдына уйлангандай,—ул әйтә иде: “Государь фәкать үтергеч
' Дәшмеш-аз сүзле
1 Кәпәче—бүрек
тукмаклар гына ясарга тиеш. Әгәренки анын тукмаклары үтергечлектән туктый икән, түбәнгә тәгәрәү шушы инде”.—дия иде.
—Сина кагылмый бу. атакай, олуг кенәз. Иван Васильевич'
—Бу мөхтәрәм ыруг адәмнәренең барысына да карый, туганым, шул исәптән синен үзенә дә Безне Ходай кешеләрдән өстен итеп яраткан Без—патшалар' —Синен тукмакларыңның жәрәхәте бетә торган гынамы сон. атакай? Елмаю бу юлы Иваннын күзләренә лә кунды. Күнеленә хуш килердәй сүз әйтте вассалы. Әйе. кырык елдан артык хаким булып тору чорында күт1 үтергеч тукмаклар ясады ул. Үзара ызгышып, бер-берсенә аяк чатып яшәгән төбәк кенәзләрен бер йодрыкка туплау үзе генә ни тора' Башта Мәскәүгә Ярославльне кушты, аннан сон Новгород. Тверь. Вятка. Пермь кенәхтәренен кикрикләрен кыеп төшерде Русь дәүләт буларак, шөкер, тәгаенләнде Татар-монголларга үтергеч тукмак ясауны да Ходай ана насыйп итте Мәскәү хәзер берәүгә дә салым түләми
Әйе. анын кенәзлеге чорында Рәсәй күләгәдән чыкты Мона кадәр өч гасыр дәвамында аны Ауропа өстәленә якын китермәделәр Ни сәясәттә, ни халыклар тормышындагы үзгәрешләрдә катнаша алмады. Хәтбуки. бернәрсә дә капылт кына, үзеннән-үзе генә пәйда булмый Уныш акрынлап тәгаенләнә Әйтик. Мәскәү йортына Иван Калитадан алып Василий Темныйга кадәрге кенәзләр тырышлыгы белән нигез салынды Хакимияллте бер йодрыкка туплауга алар да өлеш кертте. Тик әлеге кенәзләргә тотрыклылык җитенкерәми иде Дмитрий Донской. мисал өчен. Куликово кырында Мамай морзаны яхшы гына каезлады Шул ук вакытта. Туктамыш хан алдында билен бөкте Кенәз Донскойнын улы Василий Дигва короле Витовтка Смоленск һәм анын тирәсендәге төбәкләрне үз ирке белән бирле
Бу хаталарны ул. олуг кенәз Иван Васильевич төзәтте Ана римлеләрдә кулланыла торган император сүзе охшый иде. Ә чит мәмләкәт илчеләреннән исә патша дип мөрәҗәгать итүләрен таләп итте Патша—парь! Фарсы тамырлы әлеге дәрәҗәле атама белән ул үзен Ассирия һәм Ванилон монархлары Фалассар. Набонассар кебек бөек хакимнәр рәтенә куя иде
Иоанн Монысы поп кушкан исем. Руханилар арасында шушы исем белән йөртәләр Соборларда ла үзе рәислек итә. Бу да ана зур абруй өсти иде Монархнын кулын үбү йоласын шулай ук Иван кертте
Русьне бөртекләп җыйды. Шуна күрә ул ана бик кадерле дә. Мөхәммәдәминнсн бер матур сүзе. әнә. күнслендәге нинди катламнарны актарып чыгарды
-Буш сүз бозау имезә, диләрме әле татарлар, төп сүзгә күчәргә вакыт житге кебек.—диде Иван
—Бер дә буш сүз түгел, агакай, атан Василийның, мисал өчен. Мәскәү кснәзлегендә генә сүзе үткән Син олуг кенәз титулына ия булдык Күрше мәмләкәтләр дә таный бу титулыңны. Патша титулы да ерак йөрми —Туганын Габделлатыйфны әйтәм. чыгынчы ат
Әһә. бүректәге бүре баласы турында искә алуынын мәгънәсе менә кайда икән? Мохәммәдәмин сагаеп калды.
—Килешүне бозды.—дип шәрехләде фикерен алуг кснәх—Кырым һәрвакыт сандал белән чүкеч арасында чуалды Ни чүкеч, ни сандал була аямады
- Мин энемне белмим дә диярлек, агакай, ул Миңлегәрәй хан тәрбиясендә үсте.
Мин дә шуны такылдыйм ич. синен белән төзелгән килешүне бозды, дим Әлс1е килешү теге вакытта Мөхәммаяәмингә бик кыйммәткә төшкән иде Имзасын сялмаса, ул хан була алмый иле Ә хан буласы килә Аннан сон. тулысы белән ышана идс Иванга Хәзер дә ышана Сенлесе Гәүһәршад шул килешү өчен аны атабызга хыянәт иттен, дин битәрләде Кайбер бәкләр дә
хупламады әлеге адымны. Тик бу аларнын үрә каравыннан гына килә. Казан һәрвакыт үзеннән көчлеләргә сыенып яшәгән. Анын ин зур таянычы Алтын Урда булган, билгеле. Әмма хәзер Алтын Урда юк. Алга Мәскәү кенәзлеге чыкты. Шуна күрә Казан жиренен язмышы турыдан-туры Мәскәүгә бәйле Гәүһәршад та, ана иярүчеләр дә шушы хакыйкатьне аңларга теләмиләр.
—Дәүләт эшендә кода-кодагыйлык та, ярату-яратмау да була алмый, туганын Габделләтыйф ханны Ак күлгә сөрдек,—диде Иван күнелле хәбәр җиткергәндәй үзенә бер йомшаклык белән.—Югыйсә, анагыз Нурсолтан минем якын дустым, ике дистә елдан артык хәбәрләшеп, язышып торабыз. Сине дә анан үтенече белән үз канатым астына алган идем. Балаларым, дип жан атып тора. Монын өчен мин аны мактыйм. Зирәк хатын. Ләкин Рәсәй мәнфәгатьләре шәхси багланышлардан өстен.
Иван янә сакалын сыпырып куйды. Шунда ук елъязмачыга да сүз катырта өлгерә, барысын да теркәп барасынмы, житешәсенме, янәсе.
Олуг кенәз һәр адымын киләчәк буыннарга багышлый иде. Анын бу тырышлыгы да җимешләрен мулдан бирде. Урыс дәүләте тарихында анын урыны түрдән.
Иван асравы Мөхәммәдәмингә ташка ышангандай ышана иде. Хәтта ки. бу асау айгырдай мәһабәт буй-сынлы, кара-тут йөзле егет солтанын ярата да иде Шул ук вакытта, ул аны һаман күз унында тота, тәрбия кыла. Әнә, әле хәзер дә. Ак күл сүзен ишеткәч, Мөхәммәдәминнен калтыранып китүен сиземләп, эчтән генә бармак янады, шүрләвен бик яхшы, туганым, алдынны-артынны карап йөрерг ә әйбәт булыр, дип уйлап куйды. Туганнарын Илһам хан белән Габделләтыйф хан язмышын кабатлыйсын килмәсә. сүземнән чыкмассың.
Габделлатыйфка ул башта ук өмет багламады, күз буяу өчен генә, казандылар алдында яхшы атлы булып күренү өчен генә тәхеткә утыртып торган иде.
Мөхәммәдәмин башка камырдан җәелгән. Ул камырны Иван үзе изде. Шунын нәтижәсе буларак, Мөхәммәдәминнен тәүге ханлыгы чорында Мәскәү өчен искиткеч кулай Килешүгә кул куелды да инде. Анда өч кенә матдә: Мәскәүгә каршы яу чапмаска; Казан тәхетенә Мәскәү фатихасыннан тыш хан утыртмаска; ханлыкта яшәүче урысларның хокукларын чикләмәскә, тулы ирек бирергә.
Шушы гади генә өч матдә Казан ханлыгын вассал хаденә төшерде дә куйды. Дөрес, әлегә ханлык мөстәкыйльлеген җуймады. Әлегә..
—Улым, Мөхәммәдәмин, бер атнадан Казанга чыгып китәсең, җыен, ханлык сина күчә, бик озакка күчә. Ходай рәхмәтеннән ташламас, иншаллаһ. Ә олуг кенәз сина элеккечә һәрвакыт хәерхаһ булыр. Амин.
Мөхәммәдәмин олуг кенәзнең аягына егылды, озын камзулының итәкләрен үпте, үзе бертуктаусыз: “Сүзеннән чыкмам, атакай'’,—дип мыгырданды.
Ул чиксез шат иде Бөек Казан ханлыгының башында тору бик зур дәрәжә. Ул анын ләззәтен татып караган иде инде. Илнең төтене дә тәмле, ди.
—Жә, җитәр, тор, улым, тагын бер теләгемне җиткерәсем бар әле минем,— дип, Иван Мөхәммәдәминнен аркасыннан какты.
Мөхәммәдәмин торып басты. Ләкин дулкынлануын басар хәлдә түгел иде әле. Ниһаять, халәтенә тин кирәкле сүзләре дә табылды.
—'Жирнен чиге бар, атакай, ә күкнен чиге юк. Минем сина булган ихтирамым да күк шикелле чиксез,—диде ул чын рухлану белән.
—Беләм, улым, беләм .
Иванның да керфекләренә чык кунды.
—Инде чираттагы теләгемне тыңла,—диде Иван
—Баш өсте, атакай.
03Ь|Н |1та|°гаргә һәвәслегеңне Рәсәйдә белмәгән адәм юктыр,- диде ул көлемсерәп,—шунын аркасында беренче ханлыгын хурлыклы рәвештә
өзелде дә. казандылар синнән баш тартты Хатыннарын жебегән. күрәсен Уйладым-уйладым ла үзем кәләш табарга булдым Һәм ифрат та көчле, искиткеч тотрыклы, вәгъдәсендә үләргә әзер торган хәләл жефет таптым Сезгә, мөселманнарга, ислам күп хатынлыкны рөхсәт итә бит. шулаймы9
—Дүрткә кадәр.—диде Мөхәммәдәмин басынкы гына.
—Ә синеке ничәү9
—Икәү
—Тиздән өч булыр.
— Кем сон ул, атакай9
Иван күзләрен кыса төшеп. Мөхәммәдәмингә карап торды Бу анын елмаюы иде. Ләкин ана елмаю килешми иде. йөзе чытылып, ямьсез кыяфәткә керде
—Илһам ханнын яшь хатыны.
—Атакай, башымны ашама, атакай
—Бу инде хәл ителгән.—диде Иван коры гына,—ахмак дустан акыллы дошман артык, ди. Ул синен ин ышанычлы терәген булачак. Ундүрт ел буе мин аны православиегә күчерергә тырыштым. Ин оста чәчән боярларымны, ин унган тылмачларымны җибәрдем Шул гомер эчендә авызыннан "йә" дип тә. "юк" дип тә бер кәлимә сүз ала алмадылар. Мин ул хатыннын ныклыгы алдында башымны иям. Сина нәкъ шундый каты куллы, турылыклы вә вәгъдәле җәмәгать кирәк иде Мин бик шат
—Агакай, зинһар, башка берәүне димлә, бер ул гына каты куллы түгелдер лә.
—Сүз көрәштермибез, улым. Син ана балай да өйләнергә тиеш Ул аганнын тол хатыны
Иван кулларын чәбәкләгәндәй итте Баш сакчы ишекләрне киереп ачып куйды да оран салды:
— Бөтен Рәсәйненолуг кенәзе Иван Васильевич сезгә бусагадан кереп, баш орырга рөхсәт итә!
Керүчеләр чират торып, берәм-берәм олуг кенәзнен камзул итәген үбеп чыктылар.
Иван аларга Барча Казан жиренен чираттагы ханын тәкъдим итте Боярлар бил бөгеп, әлеге карарның хаклыгын таныдылар Шуннан сон Түгәрәк зал хужасы икенде күләгәседәй озын буйлы Михаил Кляпикны бармагы белән ишарәләп үзе янына чакырды
—Кснәэ Михаил Андреевич Клялик минем ин мөхтәрәм илчеләремнең берсе,—диде Мохәммәдәмингә мөрәҗәгать итеп.—ул сине тәхетенә утыртыр Аны үзеннен ун кулым дип исәплә. Сүзеннән чыкма. Ул яклаучың ла. таянычын да. хужан да.
Әле ярый. Шеин түгел, дип сөенде Мөхәммәдәмин олуг кенәзнен кулын үпкән арала
Хан бичесе алтмышта ла качөш. дип әйтә торган илс түшәкчесе Баһижэ тага. Бик мәрхәмәтле, ифрат та йомшак күнелле нае мәрхүмә Ул ана ике диета ел фидакарьләрчә хезмәт итте Фидакарьләрчә, чөнки Үрбәт кечкенәдән атам иркәсе булып үсте Атае да. анае да төпчекләрен бик үсендерделәр Кы 1 •юк” дигән сүзне бөтенләй белмәде Ярәшер вакыт житкәч кенә тезгенне кыскартып караганнар иде дә. сон булып чыкты Хшкы үз дигәнчә тәгаенләнгән иде чибәркайнен Чын дала кошы, кая тели, шунда куна Яучылар кинән көнне дә ут булды да. су булды бу Княүнекеләрнен исә кәләшне күрәселәре
Муса тирә-якка чапкыннар чыгарып жибәрдс Кирәк икән, Каф гаунын гашын-гашка актарыгыз, даламын астын оскә әйләңдерегет. диңгезне күккә
асып куегыз, әмма да ләкин кызымны каршыма китереп бастырыгыз”,—диде.
Бу чакта Үрбәт шактый жир киткән иде инде. Ул яучылар дигән сүз колагына килеп ирешүгә, өс-башын да алыштырмыйча утарга элдертте. Анын берничә чапкыны бар. Шулар арасында ин затлысы, ин житезе Күбәләк атлысы. Моннан ике-өч ел элек атае бүләк иткән иде. Тай гына иде әле. Сөт шикелле ап-ак иде, нәкъ Чынгызханнын Сәтәр кушаматлы толпары. Сәтәр дә ап-ак булган, имеш. Күпме орышларда катнашкан, үзенә дә яра алмаган, хужасын да саклаган. Тылсым иясе дип йөрткәннәр аны.
Әлеге елгыр тайны күргәч, кызчыкның кабарынкы иреннәре арасыннан бер генә сүз чыкты:
—Күбәләк!
Дөрестән дә, күбәләк кебек иде ул. Менә-менә канатларын җилпеп алыр да очып китәр сыман.
—Исем дә таптын, кызым,—дип, атасы Үрбәтнен чәчләреннән сыйпап алды.
Күбәләк хәзер элеккедән күркәмрәк тә, матуррак та. Мәһабәт! Бер сүз белән генә аны шулай сыйфатлап булыр иде. Ул күкрәк дисенме, ул аяклар дисенме—һәммәсе чын ясау. Буй-сыны тоташ аяктан гына тора кебек. Томырылып чапканда исә еландай сузылып, җиргә ятып бетә ул.
—Күбәләк, коткар мине,—диде Үрбәт,—бу мәрхәмәтсез йортта мина урын калмады.
Үрбәт әнә шулай елгырына эчен бушата. Барысын да сөйли. Тегесе аңлагандай, башын хуҗабикәсенең иненә салып тынлап тора. Хәзер дә бик тиз аңлаштылар. Кыз сыртына менеп тә житмәде, Күбәләкнен тояклары астыннан аҗагандай очкыннар сибелде. Гадәттә, ул тезген тоттырмый, юлны да югалтмый.
Өйлә вакыты иде. Даланын утлы шар шикелле ин кызган чагы. Бу вакытта кешеләр генә түгел, маллар да күләгәле урынга елышалар. Кояш зәһәрләнепме- зәһәрләнә. Һава булып һава эри. Әнә, офыкта дөрләп янган һава су өстендәге томан сыман дулкынланып тора. Ат җиле дә өтгереп-өтгереп ала. Үрбәтнен үз кайгысы да нәкъ шушы мәрхәмәтсез көн шикелле иде. Юан бүксәле яучылардан ничек тә ераккарак китеп олагасы килә анын. Ата-анасынын ут йотуы да. бөтен утарның аякка басуы да аны кызыксындырмый. Боларны белми, һәм беләсе дә килми. Алда ни көтә, бу уен ни-нәрсә белән бетәр—бу хакта да борчылмый. Күбәләк. Дала. Үзе. Дөньясы менә шушы өч затка сыеп беткән. Әлеге дөньяда яучыларга гына түгел, якыннарына да урын юк. Чөнки атар аны бик нык кыерсыттылар.
Кызу капты, күрәсең, берзаман Үрбәтнен башы авыртырга тотынды. Күбәләкнен дә колаклары шиңде, сүлпәнләнде. Аларнын икесенә дә ял кирәк иде. Ялдан да битәр, су кирәк, су! Кайдадыр күл булырга тиеш. Үрбәтнен анда су коенганы да бар. Диңгез белән тоташкан зур күл ул. Суы да бик чиста. Тик анда ничек барып җитәргә?
Шөкер, Күбәләк бу юлы да сынатмады. Кояш тәгәрмәче офык артына кереп бетәр-бетмәстә яшь бикәне Ак күл янына китереп төшерде. Дөресрәге, килә-килешкә туп-туры суга керде дә, голт-голт эчә дә башлады. Кабыккан чибәркәи. Шулай булмыйча, көне буе аяк өстендә ләбаса.
— Күбәләк, кызган килеш алай күп чүмермә, аягына су төшер,— диде Үрбәт тезгенен тарткалый-тарткалый. Бахбае гына тыңламады.
Кызның шиге дөрескә килде. Күп тә үтми, Күбәләкнең аяклары тубырланды. Далада көн күрүче буларак, Үрбәт бу хәлләрдән хәбәрдәр иде. Мондый чакта атны акрынлап йөртергә, аякларын язарга кирәк.
Йөренә торгач, күктә йолдызлар кабынды, җиһанга төн пәрдәсе эленде. Ул исә дала уртасында чатанлаган аты белән ялгызы калды. Далада кунып та калганы бар Үрбәтнен. Тик аның янында һәрвакыт, айт иткәндә тайт, дип
торучы хезмәтче кешеләр була иде. Бүген барысын да үзбашына башкарырга тиеш Ин кирәк чакта. Күбәләк тә сафтан чыкты бит. хәзер ана хәтта үз койрыгы да авыр йөккә әйләнеп бара.
Ана ничек тә атын аякка бастырырга кирәк иде. Шүна күрә Күбәләккә тынгы бирми. Тирги-тирги. чыбыклыи-чыбыклый йөртә
Бервакыт ат. колакларын шәмдәй катырып, пошкырып жибәрде. Үрбәтнен эче жу итеп китте. Ниндидер шомлы пошкыру иде бу
—Әллә төшләнәсең инде, бирән маржа,—дип. үзенен күңелен күтәрү өчен генә сукранып та алды Ат чынлап торып тынычсьшана иде ялт та йоят карана, боргалана, еш-еш пошкыра. Шунда Үрбәт учактагы куз шикелле ялтырап торган ут шарчыкларын шәйләп алды.
Бүреләр! Ауга чыккан бүреләр! Су эчәргә килгән хайваннарны сагалыйлар, күрәсен.
Хәл куркыныч. Хәзер үк. шушы мизгелдә үк. бер-бер эмален табарга кирәк Ач бүре усал була. Ияргә тагылган күн капчыкта үткен пычак та. кыска саплы чукмарбаш та бар. билгеле. Ләкин бу кораллар белән лә бүреләргә каршы тора алмаячаксың. Өер ич алар Шундый көтелмәгән адым ясарга кирәк ки. ул адым бүреләрнсн өнен алырдай булсын
Ятып калганчы, атып кал. ди. Үрбәт атына сикереп менде дә бар тавышына кычкырып җибәрде:
—Күбәләк, оч! Күбәләк! Күбә-ә-ә-ләк!!'
Могҗиза әкияттә генә була диләр Баксан. могҗиза тормышта да бар икән ич. Әле генә аякларын көч-хәл белән атлаучы Күбәләк, берни булмагандай, алга ыргылмасынмы.
Бүреләр, дөрестән дә. берара анышмыйча аптырап тордылар Күбәләк икс- оч ат сузымы жир киткәч кенә исләренә килеп, куа башладылар Берсе, ата бүре иде булса кирәк, чапкыннын бугазына сикерү ниятеннән каршыга төшеп, юлны бүлмәкчс дә итеп караган иде. кая ул. әйтерсен лә. Күбәләккә канатлар үсеп чыкты, оча гына.
—Күбәләк, бирешмә. Күбәләк!
Күп тә үтми, үзләрен эзләп килүче Муса бәкнен кешеләренә тап булдылар Түшәкче Бәһижә тәтә белән Күбәләк Үрбәтне гомерләре буе кадерләп йөрттеләр. Күбәләкне ул Казанга да алып килде Иван әсир иткәч, ишетүенчә, елгырны урыслар үз утарларына алганнар. Көфер кулларына эләкте бит балакасч». дип бик кайгырган иде. Түшәкчесе соңгы сулышына кадәр турылыклы хезмәт илле, тоткынлыкта да читләшмәде. Әжален генә урыс җирендә тапты, жднашым Ә нинди зирәк хатын булган ул дала кызы Төшенә кергән ак сакаллы мосафир кебек ул да хужабикәсенен киләчәген яхшыга юрый иде Анын тормышында чынлыкта да ак атка атланган ак киемле яугир пәйда булды
И. Бәһижә тугаем, мен-мен рәхмәт сина. урынын җәннәттә булсын. “Син башкаларга охшамаган, бикә, сине ходай җиһанга изге гамәлләр кылу өчен җибәргән",—дия иде ул.
—Каян беләсен?—дип. ышанасы килмичә башын чайкаганы хәтерендә,— мәхбүс нинди изге гамәлләр кыла алыр икән?
—Кырыкламан вакытында тәненнән катгә-катгә нур чәчелде, -диде Бәһижә түшәкче.—кырык кашык суны башына кырык кашык бе.лән үзем коеп тордым Кашыклары көмеш иде
—Нишләп соң анамнын бу хакта бер сүз дә әйткәне булмады?-днп гаҗәпләнде Үрбәт
—Ул нурны мин генә күрдем бит, бикәм
—Ничек инде
—Монысы ходайдан ханбикә
Ак ик-шат төс. Дөрес юраган түшәкче. Мәңге бетмәс кебек тоелган тон.
ниһаять, үтеп китте, анын талына да әкияттәге кебек каурый кош килеп
кунды.
Мөхәммәдәмин Илһамга бөтенләй охшамаган. Илһам саргылт йөзле чирләшкә кеше иде. Хатыннарына да игътибар булмады, түшәкләре һәрвакыт салкын иде мескенкәйләрнең. Үзе, чарасызлыктандыр, мөгаен, сафа сөрүгә һәвәсләнеп китте.
Мөхәммәдәмин җиңеннән елан чыгара торганнардан. Буй-сынына да карал кына торырлык. Киң җилкәле, кырыс йөзле. Яшьтән үк шушындый егетләр охшый иде ана, баһадир гәүдәлеләр.
Илһам үлгәндә ул унҗидесен генә тутырган иде әле. Инде аннан сон ундүрт ел вакыт үтеп китте. Егерме тугыз яшьтә кара халык бичәләре бер олау бала тудырып, оныкларын сөеп, түр башына менеп кунаклый, тегене тегеләй итегез, монысын монда аударыгыз, дип оланнарына әмер генә биреп утыра.
Ә Үрбәт бернинди олыгаю да сизми, үзен яшь чагындагыдай хис итә. Әле бит аның юньле-башлы ир назы да күргәне юк.
Кызык бу җиһан. Кайчан гына, гомерем ахырына якынлашты, иманыма тугры калып, догада килеш өзелсәм иде, дип теләк тели иде. Хәзер гыйшык утында яна, башы-аягы белән мәхәббәт дәрьясына чумды. Шулай да була икән.
Мөхәммәдәмин исә үтә дә каршылыклы тойгылар кичерә иде. Чөнки Илһам агасын ул үзенең дошманы дип санады. Атасы Ибраһим хан вафатыннан сон көнчыгышка йөз тотучыларның мәнфәгатьләрен алга сөрүче фирка, нугайларнын турыдан-туры хәрби булышлыгы белән, тәхеткә Илһамны утыртты. Шул рәвешле, кануни ханны, Мөхәммәдәминне читкә типтеләр. Дөрес. Мөхәммәдәмингә атасы вафатында тугыз яшь кенә тулган иде. Ләкин тәхет мәсләгендә кемнен ничә яшьтә булуы мөһим түгел. Имчәк бала да, алтмыш яшьлек бабай да тигез хокуклы.
Мөхәммәдәмин Мәскәүгә китеп, Иваннын үкчәсен үбәргә мәҗбүр булды. Дөрес, ул олуг кенәз фатихасы һәм ярдәме белән яу чабып, агасын тәхеттән читләштереп торган иде торуын. Бугазына янә шул нугайлар басты. Ә Иван Сарай белән мәшгуль иде, ныклап булыша алмады. Илһам тагын хакимлекне үз кулына алды.
Хәзер дошманыңның хәләлен бичә ит инде. Терәк, имеш. Үзе әйтмешли, бүре баласын бүреккә салсаң да, урманга карый инде ул. Дошман хатыны барыбер дошман булудан туктамас.
Иваннын талканы коры. Каршы килә алмыйсын, чөнки тәхет тоткасы анын кулында. Әле кәләшен күргәне дә юк. Ниндиерәк нәмәстәдер. Бик үзгәргәндерме? Хәер, тоткын хатыннын рәте була ди мени? Серафимага җитәме сон? Татлы, чукынмыш. Мәмрәп пешкән җиләк кебек бит.
Тәхет тә татлы шул. Аның өчен теләсә-нинди корбаннарга да барырга ярый. Тәхет булса, калганы була да була инде. Даны да. байлыгы да. хөрмәте дә.
Тәхет ул җирдәге оҗмах.
Кабат никахта зөфаф киченә, күптәннән килгән гадәт буенча, кәләшне кияү буласы кешенең өлкән хатыны әзерли Бу эшкә ул җитәкчелек итә Үрбәтне дә Мохәммәдәминнен карт җәмәгате Җөһдә ханбикә үз канаты астына алды. Сарайда аны баш хатын дип йөртәләр. Чөнки зур гаиләгә ул—күз- колак.
Үрбәт яшь хатын саналырга тиеш булса да. Җөһдәдән ике яшькә өлкәнрәк
иде.
Никахтан сон Үрбәтне мунчага алып киттеләр. Анда аны анадан тума чишендереп, Җөһдә ханбикә каршына китереп бастырдылар. Үрбәт яшь тал
шикелле зифа буйлы, ыспай, чибәр иде. Һәр нәрсәсе урынында, артык жнре дә, ким җире дә юк. Мондый буй-сынга, бу күкрәкләргә наз өрсән. мизгелдә кабынып китәчәкләр
Ишектән көндәш керсә, тишектән җәнҗал керә. ди. Жөһдә дә ирексездән үзенен арыш боламыгыдай жәелгән эленке-салынкы гәүдәсен күздән кичереп, сыкрап куйды. Теле дә үзенә буйсынмады.
—Чәчен тар толым итеп үрегез, бу өтсрмә түгел, иштәбәйлекне ташларга вакыг,—дип зәһәрен куды
Кәнизәкләр бер-бсрсенә карашып куйдылар: чәче дә бик килешле яшь бичәнең, үзе дә..
—Авызыннан ис килмиме, ханнын жене сөйми исте хатыннарны.—дип. Жөһдә янә һөжүмгә күчте. Болай тугарылырга ярамаганны ул. билгеле, үзе дә бик яхшы белә, тик акылыннан битәр, көнчелек баш иде ана бу мизгелдә Тәки күрше бүлмәгә кереп китте дә, туйганчы елап күнелен бушатты. Шуннан сон гына тынычлангандай итгс. вазифасына кереште
Ниләр генә кыландырмадылар Үрбәтне. Түзде, тынын да чыгармады. Ин соңыннан остенә бер ләгән җылы сөт койдылар да. авыз-борынын берничә тапкыр ниндидер татлы төнәтмә белән чайкаттылар Яналан тугандай булып калды Үрбәт, тәне каз каурыедай жинеләеп китте Ана хәзер ашарга да. эчәргә дә ярамый Зөфаф кичендә кияү егете сыйласа гына ризыктан авыз итәргә була. Анда да күгәрчен томшыгына гына эләгерлек микъдарда, тәненен татлылыгын аш-су исе басып китәргә тиеш түгел.
—Хан куштанлыкны ярата, шуны исеңдә тот,—дип соңгы кинәшен җиткерде Жөһдә.
Мөхәммәдәмингә. мөселман өммәтендәге кеше буларак, сөннәт кагыидатәрен төгәл үтәү фарыз. Шулай да бик хикмәтле хат килеп чыга бит әле монда. Илһам ханга каршы Казан-йортка яу чабып, беренче тапкыр тәхеткә утырганда да Иван патша фатихасы белән Нугайбәк токымы кызы Жөһләгә өйләнгән иде. Ул чагында да олуг кенәз аны буйдак хәлендә тәхеткә якын җибәрмәде Хәзер дә, икенче тапкыр хан дәрәжәсенә ирешкәндә дә. ул Мөхәммәтәминне тагын яшь хатын куены аша уздырды Абынмасын-сөртенмәсен өченгә үзе кирәк санаган ышанычлы чараларын күрүе ахры.
Үрбәгкә куштанланырга туры килмәде Ихтимал, күзләрен уйнаткалап алган булыр иде, ләкин, хан кияү егете сыйфатында анын янына кергәч, ризык өстәленә таба борылып та карамады
—Ханбикәне хәзерләгез,—дип әмер бирде түшәкче тәтатәргә. Тегеләр балга кунган шөпшәләр кебек Үрбәтне әйләндерел алдылар
—Сез азат, бикәчләр, үзебезне генә калдырыгыз'—дип. үз чиратында яшь кәләш тә әмерен җиткерде
Бикәләр аптырашты Гомергә булмаган чәл ләбаса бу. ханбикә үте чишенә ди мени? Беләзек-балдаклары гына күпме'.’ Алка, чулпы Ә ул катлы-катлы затлы киемнәр?
—Ишеткәнсездер бит?—дип түземсезләнде Үрбәт.—чукрак түгелсездер, шәт
Ниһаять, кияү белән кәләш үзләре генә калды Мөхәммәтәмин, исән-сау гына йөрисенме, бик саг ынып көпем мин бу көнне,—диде Үрбәт керфекләрен идәнгә чәнчеп кенә,—әйдә, мөселманнарча, үзебезчә күрешик, без никахлы ич инде хәзер
Үрбәт үзенә бер нәзакәтлелек белән йөзен ачыбрак куйды .ы. иренә ике кулын сузды Куллары йомшак вә кайнар иде Ниндидер сихри коч 1>ар иде бу кулларда. Мөхәммәтәмин әллә нишләп китте, тәне уянды, чагынынын йозенө күтәрелеп бакты. Бу анын Үрбәтне ачык килеш беренче тапкыр күрүе иде. Кара, нинди гүзәл икән анын яшь кәләше! Шомырттан кара кү зләре, тулы алсу иреннәре, кабарыбрак торган алма биге, сызылып киткән нәзек
кашлары, йомры ияге күнелне вәсвәсәләңдереп, үзенә тартып тора. Чибәрлеге өстенә, гаҗәеп нурлы иде анын йөзе. Жанга ягымлы. Килеш-килбәте, буй- сыны да урта бармак шикелле, төз, ыспай.
Мөхәммәдәмин хәтта берара тәҗрибәсез яшь мәгьшуктай югалып калды Ул мона кадәр дә ике тапкыр өйләнгән, өстәвенә, җарияләр тоткан, күпне күргән ир-егет. Утыз өч ел яшәп, анын күнелен бер күз сирпеп карау белән әсир иткән тәтә затнын монарчы булганы юк иде.
—Мөхәммәдәмин, бераз гына түз, җанашым, утларны сүндерәм дә, сине үзем чишендерәм,— дип гөлдердәде хатын.—Син каршы түгелсендер бит?
—Юк,—диде Мөхәммәдәмин тынлаучан баладай,—каршы түгел.. Аннан сон малайларча җитезлек белән кабалана-кабалана утларны барып сүндерде.
Үрбәт үзе дә Мөхәммәдәмин хәлендә иде. Чын-чынлап гашыйк булу өчен мәһабәтлек, чибәрлек кенә дә җитми бит әле ул. Ямьсез кешеләр дә мәхәббәтле була, аларны да яраталар. Монын өчен кешедә, мөгаен, синен генә йөрәгеңне алгысыта, синен күңелеңне генә кузгата торган ниндидер бары тик сиңа гына аталган җирсү зарурдыр. Ә ул бар иде. Үрбәт ин элек шуны абайлап алды Аны дулкынланырга мәҗбүр иткән бу тылсым-җирсү Мөхәммәдәминнен кырыс ияген урталай бүлеп сузылган җөй иде. Яра—батырлык билгесе. Дала кызларынын хыялы иде яра иясе егет. Күр инде, ходай аны үзенә насыйп яры белән кавыштырды лабаса! Һич уйламаган җирдән ишелеп төшкән бәхет ич бу. Озын гомерле генә була күрсен. Ходаем.
Ханнар никахы, гадәттә, исәп-хисапка, сәясәт мәнфәгатьләренә корыла Мәхәббәт меннән берәүгә генә тәтидер тәтесә дә. Мөхәммәдәмингә дә әнә шундый сирәк бәхет елмайды. Әйтерен бармы, ак шайтан булып чыкты Үрбәт атлы ханбикә, үзенә каратты тәки, мәхәббәте белән чорнап алды.
Ике йөрәк бер дулкында тибә башлады. Барысы да онытылды: Илһам да. Иван да, гүзәл Серафима да, хәтта Казан тәхете дә
—Мин синен теләсә-ниңди әмереңне үтәргә әзер, әйт кенә,—дип пышылдады Мөхәммәдәмин.
—Син—хан, җанашым, әмер бирүче дә син,—дип, Үрбәт иренен күкрәгенә сыенды.
—Нигә без элегрәк кавышмадык икән, күпме вакыт синсез үткән,—диде Мөхәммәдәмин —Монын өчен олуг кенәзгә мәңгегә бурычлымын.
—Безне Тәңре кавыштырды,—диде Үрбәт ире белән китешмичә,—бел. насыйплар никахы ин элек күктә укыла, алар шуннан сон гына бер-берсен табышалар.
Мәчет эче шыгрым тулы. Монда Казан йортының иң күренекле шәхесләре җыелган. Әмирләр, бәкләр, бахшылар, морзалар, тарханнар, угланнар Күбесе— дәрәҗәле түрә. Кайсы карачы, кайсы аталык, кайсы имидәш Әмма дәрәҗәләрнең дә дәрәҗәлеләре—дин әһелләре. Күпчелекне дә алар тәшкил итә. Әнә. никадәр чалма! Куй көтүеннән ким түгел.
Мәчетне бик матурлаганнар. Баш-башлары түгәрәкләнеп уелган озынча тәрәзәләрдә язгы кояш нурлары балкый. Бу нурлар балкышында стеналар, түшәмнәр белән бергә, кешеләр дә алтыннан коелган кебек күренә.
Идәнгә мамыктай йомшак калын-калын келәмнәр җәелгән. Кая карама, күзләр гүзәллек, зәвык, зиннәтлелек, муллык вә купшылык белән очраша.
Барысы да дулкынландыргыч мизгелләр кичерә. Шулай булмыйча, хан күтәрмәк тамашасына җыелдылар лабаса!
Менә ханлыкның Диния нәзарәте җитәкчесе, мөфти Бураш сәед мөнбәр алдына килеп басты. Чәчәктән бал җыючы кортларның канат каккан тавышын да ишетерлек тынлык урнашты. Сәеднен тын алуы да сизелеп торды. Күрәсен,
ул да дулкынлана иде. Эчке калтырануын басу өчен, тамагын да кыргалап алды. Аннан сон бизәкле кул таягына таянарак төшкән хатдә дога укып, хөтбәсен башлады:
—Аллаһы тәгаләнен рәхмәте белән, пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссатам васыятьләренә тугры калып, мәшһүр Казан йорты халыкларынын ихтыяҗы вә теләген гамәлгә ашыру максатларында мәмләкәтебезгә баш кеше билгеләү саваплы да, игелекле дә бер күркәм гамәлдер. Баш кешене хөрмәт итү— Аллаһыны олылау дигән сүз ул Чөнки баш кеше, ягъни дә хан—Күкләр ихтыяҗын башкаручы зат Бүгенге затыбыз исә шанлы Чыңгызлар ыруыннан килүче Олуг Мөхәммәд бине Мәхмүдәк бине Ибраһим бине Мөхәммәдәмин булыр. Ходай ана озын гомер бирсен, гадел вә шәрәфле гамәлләр насыйп итсен. Анык хакимлеге чорында Барча Казан жире тыныч һәм мул тормыш кичерсен. Амин!
—Амин! Амин! Амин!—дип кабатлады гавәм сәеднен соңгы сүзен.
Мөхәммәдәмин ничек кенә кыю булып күренергә тырышмасын, бу сүзләр барыбер тәэсир итмичә калмады. Тез буыннары йомшарып китте Сәед каршысына да авырлык белән генә килеп басты Аннан ике-өч кенә адымда баш карачы, корылтай рәисе, тагын берничә мөхтәрәм бәк урын азды Шунда ук алдан билгеләп куелган угланнар келәмгә турыпочмак рәвешендәге тәгыймәтне китереп җәйделәр. Ул алтынлы җепләр белән чигелгән, асылташлар белән бизәлгән иде.
Мөхәммәдәминнсн күзләре шул купшы киезгә килеп төртелде Дәгъва тудырган тәгыймәт шушы икән инде алайса, дип уйлап куйды Әлеге мәсьәлә буенча кичә иртәнге якта ул илче Кляпик белән хөкүмәт башлыгы Калимәтне кабул иткән иде.
—Хан. синен кебек заманыбызнын укымышлы вә зыялы затына иске йолаларга ябышып ягу ярамас, олуг кенәз Василий да. Ауропа да аңламас Син монгол ханы түгел, татар ханы.—дип, ин элек илче үз фикерен белдерде
—Әгәр тамаша вакытында ялгыштан киез ярылып китсә, адәм мәсхәрәсенә калуыбыз бар бит,—дип өстәде баш карачы.
Ә Үрбәт алардан да алданрак җитешкән иде Бичәсенә, анын белән килештермичә, баш карачыны кабул итүе өчен, бик ачуы чыккан иде дә. сәбәбен белгәч, сүнде тагын. Сүнмәде, юк. киресенчә, хатыны көтелмәгән яктан ачылып ки гге
—Хөрмәтле Мөхәммәдәмин хан,—диде ул рәсми мөнәсәбәттә. — Казан ханлыгына синен бабан Олуг Мөхәммәд нигез салган, боек дәүләтләр сафына бастырган. Син шул юлны дәвам иттерүче Элекке дан. хзекке шөһрәтне кайтаруны да ходай сина я зган дип беләм Казан йорты әвәлгечә бөтен тирә- якны куркытып, дер селкетеп торсын иде
—Болары синен эш түгел инде,—диде Мөхәммәдәмин бик үк каты бәрелмичәрәк кенә,—үз вазифаларымны ничек тә үзем үтәргә тырышырмын
—Беләм. җанашым, беләм.—дип. хатын иренә килеп сарылды —Сакалын шундый йомшак, күркәм синен. Мөхәммәдәмин. көннәр-төннәр буе сыйпаштырып утырсам да ялыкмас идем
Хан хатынын кочагына гаргып кертте
—Син минем аллам,—дип пышылдады бәхетле бичә —Ә әлеге сүзләрне оныт. жәме. җанашым, мин шулай җилбәзәк бер нәмәстә инде, хатыннарнын чәче генә озын бит аларнын. акыллары кыска
Ай-Һай. кыска акыллы кеше гарич төпкелләрен айкап чыгара алыр иде микән? Дөрес, әлегәчә алар гыйшык телендә сөйләштеләр, наз телендә Араларына бүтән сүздә, бүтән гамәл дә керми, керә дә алмый нде Ширбәт ас башканы кабул да итми, якын да җибәрми
Ә бүген бу язылмаган канун бозылды. Һәм аны Үрбәт үзе бозды, белә
вв
торып, күрә торып бозды. Чөнки Мөхәммәдәминне менә хәзер, шушы мизгелдә үз ягына аударырга, теләктәшен итәргә кирәк. Югыйсә сонга калуын ихтимал. Үрбәгнен ниятләре зурдан. Ул ундүрт елга сузылган кимсетелү-жәберләүләрне болай гына калдырырга теләми. Үчен исә фәкать Мөхәммәдәмин булышлыгы белән генә кайтара ала.
Мөхәммәдәмин хатынының сүзен өскә чыгарды. Сорасалар, мөгаен, ни өчен икәнен анлатып та бирә алмас иде. Кляпикка "әйе” дип әйтергә ачылган авыздан “юк” дигән сүз очты. Үзе дә сизми калды, гүя аның белән ниндидер тылсымлы көч идарә итә иде.
—Тәгыймәт кулайрак булыр,—диде.
Тегеләрнең дә бирешәсе килми. Имеш, без синен абруең, Казан йортының дан-дәрәжәсе хакында ут йотабыз.
—Мин шулай хәл иттем,—дип кисте хан.
Менә хәзер ул зур бәхәсләр тудырган әлеге тәгыймәткә карап тора. Олуг Мөхәммәдкә чыдаган киез мина да түзәр, дип уйлап куйды.
Бураш сәед мәчет эчен яңгыратып, тамашаның ин мөһим сүзен әйтте:
—Барча Казан җиренә дәгъва итүче Мөхәммәдәмин галиҗәнапларын, хан күтәрмәк йоласы буенча, тәгыймәткә бастырам, ходай бәрәкәтле ханлык насыйп итсен.
Сәед, Мөхәммәдәминне кулыннан җитәкләп, киез уртасына кертеп бастырды. Шунда ук ханны күтәреп тә алдылар. Шатлыклы авазлар яңгырады.
Мәчет буйлап йөргәндә тәгыймәт алтын-көмеш тәңкәләр, асыл ташлар белән тулды. Халык гөж килә.
—Төкле аягың белән, Мөхәммәдәмин хан!
—Афәрин!
—Сөбханалла!
—Дан сиңа, Мөхәммәдәмин хан!
Хан исеменә бик күп мактау вә данлау сүзләре әйтелде. Баш карачы исә барысыннан да уздырды.
—Мөхәммәдәмин хан, син—Атабыз, без синен колларын. Ни боерсаң, шуны үтәрбез. Мәңге яшә!—дип кычкырды.
—Амин! Амин! Амин!
Ханны тәхеткә утыртуга, баш угланның әмере яңгырады:
—Хан байракларын кертегез!
Угланнар байракларны өскә күтәреп, горур вә җинүле кыяфәттә мәчетне әйләнеп чыктылар да, тәхетнең як-ягьгна тезелешеп бастылар.
Тантана дилбегәсен сәед янә үз кулына алды.
—Жәмәгать!—дип мөрәҗәгать итте ул җыенга,—Иншаллаһ. Казан йорты ханлы булды. Хәзер мин ана бисмилла әйтеп, хан бүреген кигезәм.
—Әлхамдулилләһ!
Мөхәммәдәмин тагын да мәһабәтрәк төскә керде.
Бүрек бик күркәм, бик затлы вә зиннәтле иде. Киң кырпуы күз явын алырдай телем-телем ап-ак кеш тиресеннән тегелгән, оч өлешен дә аксыл төстәге вак йомшак күннән җыйганнар. Кырпуның нәкъ урта бер җиреннән кылыч рәвешендәге шома кош кавырсыны чыгып тора. Ул бүреккә ниндидер тылсым, илаһилык өсти иде.
—Бисмилләһи тәвәккәлтү галәллаһ. Вәлә хауле, вәлә куввәтә иллә билләһ,— дип дога кылганнан соң, сәед кулына яшел бәрхет бөрмәкәйне алып, нотыгын дәвам итте,—Көч һәм куәт бары тик Аллаһта гынадыр. Вә шунын белән бергә, Аллаһ үзенең җирдәге илчеләренә дә зур вазифалар йөкли. Алар аны үҗәтлек белән үтәргә бурычлылар. Шул җөмләдән, Барча Казан җире бөек ханынын да сүз вә гамәлләренә кануни хокук бирүче үз шәхси билгесе бар. Бу—нашан, мөһер суккыч. Мин ул нашанны да шаһитлар каршында
Мохәммәдәмин ханга тапшырам.
Мәчет тагын бер талкыр гөж килеп алды. Аллаһ йорты, гадәттә, салмак кына агучы ярым йокылы тормышка көйләнгән Көндәлек дөньяви мәшәкатьләр аны урап уза. Хан мәчете исә башкалардан аермалы буларак, хан кугәрмәк тамашасы вакытында әнә шулай язгы ташкын шикелле ярларыннан чыгып, бер кузгалып ала. Бу һич тә хилаф гамат түгел. Киресенчә, диннен. дин әһелләренең абруен гына күгәрә. Дәүләттә диния нәзарәте башлыгы мөфти хәзрәтләре ханнан кала икенче зат санала икән, бу табигый хат. Шуна күрә тамаша Бураш сәед идарәлегендә бара да.
Сәедкә чигүле мендәрчек тоттырдылар. Ул. бөрмәкәйдән атып, нашанны шунын өстенә куйды да ханга тапшырды Шушы мизгелдән Мөхәммәдәмин тулы хокуклы хан дәрәжәсенә иреште
Нашан үзе кызыл төстә иде Ярлыкларга, аерата мөһим эш кәгазьләренә бүгеннән башлап, Мөхәммәдәмин ханнын мөһере сугылачак Туры почмак рәвешендәге нашаннын читенә түбәндәге сүзләр язылган: Мөхәммәдәмин хан—кодрәтле солтан, гамәлләрендә һәм дини мәнфәгатьләрдә данлыклы, бөек яулап алучы, каһарман—Аллаһы Тәгалә анын мәмләкәтен гомер-бакый сакласын вә дә патшалыгын күкләргә чөйсен!»
“Лә иләһә илләдаһ, әшһәдү әннә мүхәммәдәр-расүлүллаһ"— бу нашаннын эчке каймасына теркәлгән дога.
Ханнын нотыгы кыска һәм үтемле булды.
—Аллаһым! Синнән исәнлек-саулык, файдалы гыйлем, гүзәл һәм хәләл ризык, кабул булачак гамат һәм эш телимен,—диде ул тирән ихласлык белән. Синен ризалыгын һәм теләген аркасында Барча Казан жирснен тәхетенә утырдым. Кулыма Коръән тотып, мәмләкәтебезнең данын, кодрәтен, ләрәжәсен саклау вә арттыру мәнфәгатьләрендә барысын да эшләргә ант эчәм Казан йорты кешеләренең дә, ошбу вазифага хәер-фатихасын биргән Бөтен Русиянен олуг кенәзе Иван Васильевичның да ышанычын аклармын Амин!
Тантана бер ай буе дәвам итте. Мәҗлес арты мәҗлес Чалынган малнын. эчелгән эчемлекнең, ашаган ризыкнын чутына да чыгартык түгел иде Хәер, аларны санар чак идеме сон? Түрәләр, дин әһелләре. Беркайсы утырган урынына бәрабәр бүләк алды. Толлар, ятимнәр, фәкыйрьләргә сәдакадан өлеш чыкты Хәтта зинданнарның да ишекләрен ачтылар. Шул көннән башлап, муллалар һәр хөгбә вакытында Мохәммәдәмин хан исеменә мактау сүзләре яңгыратырга бурычлы иде.
Кыз-хатыннар үзләренчә бәйрәм итте. Дәрәҗәле ир-атларнын бичәләре хан сараенда күнел ачты. Бу хаҗәттән, хәтта җәнҗал дә чыга язды Гадәттә, хан сараенда аш-су мәҗлесләре белән карт бикә идарә итә Мохәммәләминнен исә Үрбәткә өстенлек бирәсе килә иде Жөһдә ханбикәгә, билгеле, бу ошамады, көнләшенә карчыга урынына очып кунды
—Морза кызы башын белән әмирләр нәселенә аяк чалмакчы буласынмы диде зәһәрен чәчә-чәчә.—мәҗлес җыю карт ханбикә вазифасы, тыкшынасы булма!
Үрбәткә ханбикәнең кара халыкка хас тупаслыгы охшамаса да дустанә кыяфәттә әйбәт киңәшен бирде
— Безнен барыбызның да хуҗабыз Мөхәммәдәмин хан. Ул нәрсә теләсә, шул булыр,—диде,—мин анын сүзен бик хөрмәт итәм Әгәр элеккечә булсын дисән, сөйләш, ышандыр
Карт хатын Үрбәтнен иллелеген дә охшатып җиткермәде, ишекне бик каты ябып чыгып китте
Үрбәт хан белән үзе сөйләште, хәлне аңлатты, хатасын төзәтүен үтенде
Жәнжал уты үэеннән-үэе сүнде
Кала кешеләре тантанада бик теләп катнаштылар, тамаша чын мәгънәсендә бөтенхалык бәйрәменә әверелде. Ханны олылап ни генә кыланмадылар. Хәсән исемле бер шәкерт, әнә, мәчет манарасына аркан асып, ай гөмбәзенә кадәр үрмәләп менәргә рөхсәт сорады.
—Азан әйтеп, Мөхәммәдәмин ханнын исемен күкләргә ирештерәсем килә,— диде.
Ничек инде шушындый тәвәккәл егетнен изге ниятенә каршы киләсең, ди, хупладылар. Мондый тамашанын әле булганы юк иде. ханнын үзен чакыруны да кирәк таптылар. Ул килгәч, билгеле, барча түрәләр дә кузгалды.
Егет җилле иде. Арканын да әзерләп куйган, манарага элү җаен да тапкан. Хан күтәрмәк тамашасынын таҗы саналырдай тәвәккәл адым иде бу.
—Татар балаганы татарча булыр инде, аюлары да юк,—дип пышылдады дьяк Телешев. Кляпик ата каздай ысылдап анын җиненнән тартты. Телеңне тый, янәсе, басурманнар арасында икәнлегеңне исеннән чыгарма. Хәер, энатәрен кабартмаса, Телешев була ди мени ул. Татарларны күрә дә алмый, татарлардан башка яши дә алмый. Шундый сәер ярату белән ярата иде дьяк дошманнарын.
Мәчет яны мәйданы Идел типкәндәге су дәрьясы шикелле тулганнан тула бара, анда инде борын төртермен димә. Һәммәсе манарага төбәлгән.
—Ай-Һай, куш йөрәкле икән бу шәкерт,—дип сузды сакалына чал кергән бер агай.
—Әйтмә дә, кода,—дип сүзгә кушылды күршесе,—мондыйны әле күрмәгән, валлаһи.
Әмер бирелгәндәй халык бер тында ухылдап куйды. Чөнки нәкъ шушы вакьпта мәчет түбәсендә батыр егет үзе күренде
—Каран, караң, Хәсән шәкерт!—дип бер-берсенен кабыргасына төртешеп алдылар. Тик үч иткәндәй, тамашанын иң кызык чагында гына чәүкәләр чырылдашырга тотынды.
—Көшегез, көш,—дип түземсезләнде халык.
Чәүкәләр үзләренә куркыныч янамавын анлап алдылар, ахры, тынычланып янә манара арасына кереп тулдылар.
Шәкерт арканына чытырмандай ябышып береккән хәлдә, өскә карап бакты, үтәсе юлын күзеннән кичерде булса кирәк.
—Арканы түзәрлекме?—дип белеште Мөхәммәдәмин.
—Түзәрлек, сүс аркан, үзем тикшердем,—диде баш карачы.
—Нигәдер күңелем урынында түгел..
Барысы да Аллаһы Тәгалә иркендә,—дип, ханны тынычландырырга ашыкты Бураш сәед. Бу анын. тамашанын ничек тәмамлануына карамастан, үзен аклавына ишарә итүе иде. Чөнки фатихасын биргәндә дә шәкертне бик нык кисәтте: “Бу синен үз теләген белән гомереңне хан күтәрмәк йоласына багышлавын,—диде —Фажлгага юлыксаң да, исән калсан да исемен хөтбә вакытларында телгә алыныр. Шулай да башыңны сакларга тырыш”.
Шәкерт талпынгандай итте дә, гәүдәсен өскә ыргытты, терсәк буе җир китте. Житез, каһәр, маймылдан ким түгел. Малай чакта бик күп карга ояларын туздырганга охшый.
Хәсән азан мөнбәренә, мәэздәнәгә бик тиз менеп җитте. Ул тирәдә озак юанмастыр да, мөгаен: тәрәзә кашагаларына тотынырга җай бар. Менә ул аягын тәрәзә тупсасы астыннан чыгыбрак торган такта башына терәп, яна ыргымга хәзерләнде. Йөрәге еш-еш тибә. Моның сәбәбе дә бар: атасы Сәмигулла мәзин, әгәр морадыңа ирешсәң, Таһир хәзрәт кызына яучы җибәрермен, диде. Мәдрәсәне тәмам итте инде, сәвәтле кеше ул хәзер, кәгазен генә аласы калды. Башлы-күзле булырга вакыт. Бәлки, Таһир хәзрәт үз мәхәлләсенә дә алып куяр. Хан да бүләксез калдырмас
Боларны үзе генә белә. Башкалар өчен ул эчкерсез каһарман
Егет уйларын уйлап бетерергә өлгермәде, такта башы сынып аска очты. Үзе арканга эленеп калды
Халык аһ итеп, күзләрен йомды Берәүнен дә күрәләтә аты фажиганын шаһиты буласы килми иде, әлбәттә.
Юк. бу фаҗига түгел иде әле. Егет тә каушавын басып, үрматәвен дәвам итте.
—Угланнар йөзлегенә теркәгез бу шәкертне,—дип. хан анын киләчәк язмышын да хәл итеп куйды. Таһир хәзрәт мәхәлләсе генә түгел инде бу сина.
Жай-жай гына көенә китереп. Хәсән ыргымы саен айга якынлаша бара Анын мәсләгенә ирешәчәге берәүдә дә шик тудырмый иде инде хәзер Тиздән мыймылдап торган йомшак гәүдәле, кабартмадай симез битле Бәдернисаны куеныма кертәчәкмен, дип куанды Хәсән үзе дә Таһир хәзрәтнен кияве булу зур дәрәжә ләбаса! Ханнын әмерен белсә, ни әйтер иде икән, анысын берәү дә белмәде.
Ярык кайда, жил шунда, ди. искәрмәстән генә жилбикә канатларын жилпеп җибәрде Казансу ягында гына посып торган, күрәсен Җилпенүе бер хат иде. бүрек кадәре генә болытны да куып китерде, хәерсез Янә күтләргә күләгә ятты. Шәкерт тә хәвефләнде, явым-төшем эшне бозып куймасын тагын, дип борчылды.
Шөкер, жилбикә дә мәрхәмәтенә килде. Күп тә үтми. Хәсәннен бармак очлары ялтыравыклы ай өслегенә тиеп узды
И. сөенгәне! Мин сүземдә тордым! Кешеләр, күрегез, күккә ашкан изге мәчет аен кулым белән сыйпыйм'
Ә аста чып-чын мәхшәр: кешеләр шатлыкларына чыдый алмыйча сикерешәләр, кычкырышалар, кул болгыйлар
—Аллаһу әкбәр!..
Шул вакыт мәчет өстендә асылынып калган болыт чиләген кыйшайтып җибәрде. Эчендә карлы янгыр йөрткән икән. Түкте
—Аллаһу әкбәр!..
Артык дулкынлануданмы, булдырдым бит. дип тынычлануданмы, бәлки, башы әйләнеп киткәндер, аны инде хәзер берәү дә белә алмый. Хәсән шәкерт атылган таш шикелле аска тәгәрәде.
Аһ. харап булды шәкерт.—дип кычкырып жибәрде Мохәммәләмин
—Татарларның ашына таракан төште, -диде Тслешев көлемсерәп
—Да-а-а,—дип сузды Клипик Кызгану идеме бу. сөенүме, хәтта Телешев та аңламады.
Сәед фажиганы үзенчә шәрехләде
—Аллаһы Тәгалә теләгән нәрсәләрнең һәркайсы булыр Барыбыз да Анын кулында,—диде.
Хан гына тынычлана алмады. Шәкерт аны олылау, аны данлау ниятеннән әлеге адымга барды лабаса. Юк. фажиганы сәед фәлсәфәсе күләгәсендә генә калдыра алмый ул. Бу мәрхүмгә карага бик зур гаделсезлек күрсәтү булыр иде.
Күп тә үтми. Ак күл мәдрәсәсенә Хәсән шәкерт исеме бирелде
Дмммы килжв санда