МИЛЛӘТ ТЕМАСЫНА ЭТЮДЛАР
Кайда сез, диссидентлар?
80нче еллар ахыры—90нчы еллар башында бездә диссидентлык модага кергән иде Диссидентлар, ягъни башкача фикер йөртүчеләр һәркемнең игътибар үзәгендә булды, давыллы, шау-шулы митинглар алардан башка узмый иде Хәтерлисездер, беренче номерлы диссидент дип ул вакытта Борис Ельцин саналды Үз вакытында политбюро алып барган сәясәткә җиңелчә генә каршы чыгу сәрхушне Русия тәхетенә матур гына итеп күтәрде дә куйды Хрущев һәм Брежнев идарә иткән чорларда чит илләргә качкан диссидентлар да бу вакытта, тантана итеп, Ватанга кайтып төштеләр Әлбәттә диссидентларны бу дәрәҗәдә иркәләүләр яңа заманда карьера ясарга теләүчеләрнең күзен кыздырмый калмады Чөнки тегеләр депутатлыкка уздылар кайчандыр үзләре каршы көрәшкән льготаларда һәм төрле өстенлекләрдә коена башладылар Бу гына да җитмәде, аларның кайберләре ришвәтчеләрнең алгы сафларына басты Дөрес. Русия демократиясенең җиңүе өчен намуслы рәвештә көч түгүне дәвам итүчеләр дә булмады түгел Әмма аларның тавышларын 1993нче елның көзендә Мәскәүдә яңгыраган танк залплары һәм алардан соң булып узган давыллы вакыйгалар тезмәсе акрынлап күмде, диссидентлык модадан чыкты сайлауларда җиңүне хакимият белән әшнәлек һәм капитал тәэмин итә башлады
Менә шул диссидентлык -пачутта» булган чакларда безнең кайбер татар зыялылары да, үткәндәге кыюлыкларын искә төшерергә тырышып, пьедесталга күтәрелергә азапландылар Әмма туксанынчы еллар башында пьедесталга күтәрелү өчен 60-70нче елларда эшафотка менүдән дә курыкмастай батырлык күрсәтү сорала иде шул Бу кадәресе совет чоры татар зыялысына җитми иде әлбәттә. Шуңа да күпләр узып киткән совет чорын кире кайтарырдай булып уфтандылар, ләкин соңга калып яндырылган партбилетлар өметләнгән нәтиҗәне бирми иде инде
Чын татар диссидентын мин үзем бары тик бер тапкыр 1982 елның октябрендә күрдем Брежнев үлеп бетмәгән, хакимияткә Андропов килүгә санаулы гына көннәр калган иде Мин сөйлисе вакыйга иҗатчы яшьләрнең республика семинарында, -Яшьләр үзәге- дип аталган мәгълүм бинада булды Семинар алдан планлаштырылган сценарий буенча әйбәт кенә башланып китте Яшь язучыларны, композиторларны, рәссамнарны идеологик яктан эшкәртү максатыннан, берничә лекция тыңлаттылар Бер яһүд профессорының Тукайның Милли моңнар-ын сәнгатьле итеп русча укуы истә калган Шул ук профессор. Көнбатышның черегән идеологиясенең безнең яшьләргә начар йогынты ясау мисалы итеп, Казандагы бер яшьләр төркеменең инглиз флагы күтәреп, инглиз җырлары җырлап йөрүен сөйләде Тагын биш-алты елдан соң бу идеологиягә бөтен ил белән кочак җәячәгебезне ул вакытта беребез дә күз алдына китерә алмый иде әле
Автор бу сүзнең мәгънәсен җиңеләйтебрәк бирә. Диссидентлар дип кеше хокукларын сакламау, үзгә фикер өчен эзәрлекләү, башка дәүләткә гаскәр кертү һ б иы гаепләп СССРда тоталитар режимга каршы чыгучылар аталды Ред
Икенче көнне секцияләргә таралыштык язучылар аерым композиторлар һәм рәссамнар аерым җыелыштылар Язучылар секциясен партия өлкә комитетының культура бүлеге мөдире Мөдәррис Мусин җитәкләде Бу әлегә юньле- башлы бер әсәр дә язарга өлгермәгән булачак каләм ияләренә зур игътибар күрсәтү иде Секциядә эш үзара фикер алышу тәртибендә оештырылды Берничә яшь активист (күрәсең алдан әзерләп куелганнардыр) беркемнең дә кытыгына тими торган шома нотыклар сөйләде Шулай майлаган кебек кенә барганда, азиат кыяфәтле бер егет торып басты Бу егетнең сүз алуы түрәләрнең сценариена кертелмәгән иде, ахрысы каршы өстәлдәгеләр бер-берсенә карашып куйдылар
—Мин,—диде егет,—күптән түгел генә Ташкенттан күчеп кайттым Хикәяләр яза идем Әзер хикәямне тотып Казанда редакциягә бардым Укып чыктылар «Шәп хикәя язгансың Ләкин моны бу хәлдә бастырып булмый су куш син моңа су куш»,—диделәр Икенче редакциядә дә шул ук хәл кабатланды һәркайда хикәямне мактадылар һәм ахырдан бастырырлык булсын өчен су кушарга тәкъдим иттеләр Шуннан соң мин хикәяне ташлап әкиятләр яза башладым Зал уңайсызланып көлешеп куйды Ләкин егет туктарга уйламый иде әле —Мин Казанга килгәч, тагын бер нәрсәгә аптырадым —дип дәвам итте ул — Сездә татар теле бер дә кулланылмый икән
Һәм ул татар мәктәпләренең булмавы, татарча кинофильмнар төшерелмәве татар теленең кулланылыш даирәсенең тарлыгы хакындагы милләтпәрвөрлөр үзгәртеп кору башлангач кына күтәрергә җөрьәт иткән четерекле мәсьәләләрне берәм-берәм санап чыкты Егетнең нотыгы залга көчле тәэсир итте Семинарда утыручы олпат татар язучыларының башлары аска иелгән иде алар бер сүз дә эндәшмәделәр
Егеткә җавапны Мусин үзе бирде Талантлы кеше иде ул, демагогияне хакыйкать итеп тәкъдим итү остасы иде Аның чыгышыннан мин шуны аңладым татарларга татарча кинофильмнар гына түгел, татарча спектакльләр дә кирәк ми икән Академия театрына да күбесенчә наушниклар киеп руслар йөриләр икән һәм башкалар, һәм башкалар Алгы рәттә утыручы танылган татар язучылары тагын дәшмәде Мин аларның барысын да хөрмәт итәм Алар арасында соңыннан милли проблемаларны Бөтенсоюз күләмендә күтәреп шаулатучылар да булды, һәм мин аларны теге вакыттагы дәшмәүләре өчен дә кискен гаепләмим Дәһшәтле система иңнәреңнән басып торганда сүз әйтү авыр шул ул Аның каравы, яшьләр әтәчләнде егетне теге яктан да, бу яктан да чукыды Болар барысы да рус теллеләр иде Синең телеңнең каһәрле язмышын алар каян аңласын ди Егетнең сүзен шулай итеп юкка чыгардылар Ул берүзе иде шул, аны беркем дә якламады Ләкин тәнәфескә чыккач кемнәрдер егетнең кулын кысып, җилкәсеннән кагып киттеләр Нишлисең, бу кадөресе дә кыюлык иде әлбәттә
Юк иде ул заманда татар зыялылары арасында диссидентлар җәмәгать' ЭОнчы еллар башында үзләрен совет чоры диссидентлары дип тәкъдим итү челөр—сугыштан соң күбәюче батырлар кебек кенә иде Чын диссидентлар 70-80нче елларның төрмәләре, сөргеннәре аша узды
Шул ук 1982 елның язында мин Горький автозаводында булдым Горький шәһәрендә яшәүче бер ханым поездның плацкарт вагонында үз шәһәрен мак тап барды Берзаман ул кинәт кенә тынып калды да як-ягына каранды һәм та вышын акрынайтып «Беләсезме. Сахаров бит бездә утыра- —диде Совет чорының атаклы диссиденты Сахаров исемен мин шунда беренче тапкыр ишеттем Татар язучылары, Аллага шөкер, ул вакытта барысы да иректә иде
Дөньяның барышына карыйм да, тоталитаризмның яңадан баш калкытуын күрәм Сүз иреге акрынлап кысылып килә матбугатта дөреслеккә караганда ялган күбрәк Эфир да «су кушылган- хәбәрләр белән тулы Мәктәпләрдә укытучыларның бугазына басып партиягә димлиләр Бу кадөресе тоталитар КПСС чорында да күзәтелмәгән иде Кыскасы, яңадан диссидентлар заманы җитте, җәмәгать Кайда сез. сәламәтлекләрен һәм гомерләрен хакыйкать ха кына корбан итәргә әзер торучы татар зыялылары9 Халыкка бүген сезнең хак сүзегез кирәк!
Л Д Сахаров 1980 86 елларда Горький шоһорсндо сорт
Татар кызы
« Тупас Кырыс'»—диярсең син мине.
Ә син аңлый алыр идеңме Аю сыман таза шушы ирне .4ягыннан еккан сөюне?!
Зөлфәт
Бу вакыйга унҗиде-унсигез еллар тирәсе элек булды Торгынлык еллары белән шау-шулы үзгәртеп кору чорының очрашкан мәле иде, ахрысы Казанга бара торган кичке электричкага утырып юлга чыктым Кыш иде Урамда төн дисәң дә ярый Төнге шәһәр яны поездларында кеше аз була Аларда шуңадырмы шомлы тынлык хөкем сөрә Ул тынлыкны кайвакытларда берәр исерек хулиганның тәртип бозуы яисә яшүсмерләрнең үзара тәпәләшүләре өзәргә мөмкин Минем үземнең, мәсәлән, үсмер малайлар төркеменең үзара мөнәсәбәтләрен ачыклаган вакытка тап булганым бар Шунысы яхшы: алар гадәттә чит кешегә игътибар итмиләр, үзара гына «аңлашалар» Мондый «аңла- шу»да инде, әлбәттә, йодрык аргументы төп рольне уйный.
Бүген мин вагонда ялгызым диярлек Дөрес, аргы баштарак шыпырт кына утырган тагын бер-ике пассажир бар Менә аларның берсе, урыныннан кузгалып, миңа таба атлый башлады Аю гәүдәле, көрәк куллы, күзендә нур әсәре юк Туп-туры минем янга килеп көрәк кулын сузып күреште дә авыр уфылдап кар- шыга утырды «Син мине тыңларсыңмы?»—дип башлады ул сүзен Тез буыннарының калтырануын сиздермәскә тырышып тыңларга әзер икәнлегемне белдерәм Мондый очракта тыңламау үз-үзеңә хәтәр хөкем чыгаруга тиң булуы бар. Юлдашым шактый яшь күренсә дә, ике бала атасы икән инде «Балалар яныннан китеп барам,—диде ул, йодрыкларын әрнүле кысып Күзләрендә тирән сагыш чагыла, шул сагыштан бугай, сызланулы рәвештә йөз сызыклары җыерыла, әрнүле газап, газаплы әрнү бөтен тәненнән бөркелгәндәй булып китә — Хатыным техникумда укый минем, читтән торып Беләсеңме, менә шул гулять итә Ачыктан-ачык, бөтен кеше алдында Баштарак сизмәдем Хәзер бөтенесе дә бетте Аңлыйсыңмы, татар кызы бит ул... татар кызы'» Аю гәүдә соңгы сүзләренә бөтен җан сызлавын салып әйтә, төйнәлгән йодрыклары тез өстендә уйнап-уйнап ала, «Их, төкерер идем мин аңа. Балалар жәл Менә бүген дә өйгә кайттым, ишек бикле, балалар эчтә ач утыралар. Тәрәзәдән карап йөрдем-йөрдем дә, китеп барыш менә»
Шактый күп еллар узгач та шушы ирнең газаптан кыйшайган йөзе күз алдымнан китми, «Татар кызы бит ул., татар кызы! .»—дигән сүзләре һаман колакта яңгырый Безнең менталитет татар кызы саф, тыйнак, мәхәббәттә турылыклы дип формалашкан иде. Ул елларда да бу рәвешле фикерләү, тормыш моның киресен инде бер генә тапкыр исбатламаса да, милләт кызларының күптәннән килә торган асыл сыйфатлары үзенә күрә бер символик образга тупланып, күп күңелләрдә яши иде әле. Һәм безне дә яшәтә иде, ахрысы
Бүген без татар кызларының «досуг» оешмаларында төнге сменада эшләвенә күнегеп беттек шикелле Дөрес, ак яулыклы, озын итәкле татар кызлары да хәзер аз очрамый. Уңнан да, сулдан да боларга да тәнкыйть ява «Татар кызы болай киенергә тиеш түгел, татар кызы түгел, түгел .»—дип үзләренең гарип фикерләрен газета битләренә менгерә кайбер абруйлы авторлар Чынлап та, нинди булырга тиеш соң ул?! Татар кызын шәригать кануннарыннан арындырып ирекле итү идеясен беренче тапкыр бөек әдип Фатих Әмирхан күтәреп чыкты шикелле Әдәбиятта башлап татар кызына декольте күлмәкне дә шул киертте төсле Шуннан соң татар кызы ирләр урынына урман кисте, юллар төзеде, бүсере чыкканчы җир сөрде. Боларга кем гаепле иде? Сорау ачык килеш кала.
Цивилизацияле халык
Себергә мин бер генә тапкыр сәяхәт иттем Юлга чыкканчы ук кисәтеп куйдылар Екатеринбургка кадәр юлың тыныч булыр, теге ягына чыккач, сак бул, анда тынычлык күрмәссең, диделәр Сүзләре рас килде Урал башкаласына
кадәр плацкарт вагонда тынычсызланырлык берни дә юк иде шикелле Үзебезнең татарча сөйләшүләр дә ишетелгәли. исерек йөзләр дә күренми диярлек, проводница хатыннар да, пассажирларга хезмәт үк күрсәтмәсәләр дә, кайнаган су һәрвакытта диярлек бар үзең ясап чәй эчәргә була Рәсәйдә шуннан артыгына өмет иткән дә юк инде аның
"Свердловск—Приобье» поездына күчеп утыргач, хәл үзгәрде Көндезен ча-гыштырмача тыныч иде әле Иң әүвәл күзгә ташланган яңалык биредәге халык бер-берсен әйбәт үк белә булып чыкты Болар, күрәсең вахтага йөреп эшләүчеләрдер Кичкә таба вагонда хәлләр акрынлап «куера» барды Аек йөзләр сирәгәйде шау-шулы сөйләшүләр җәнҗаллы талашларга күчеп киткәләде Карта уены, исерек оргияләр Кайсы проводник та кайсы пассажир икәнлеген аерып булмаслык иде Һәм берәү дә йокларга җыенмый иде ахрысы Йөрәктәге шомны басарга тырышып, бераз черем итеп алдым Газаплы төн үтте, иртә җитте Обь елгасына якынлашкан саен пассажирлар саны кимү сәбәпле, вагон бушый һәм тынычлана төште Әмма җирәнгеч кыланышлар тукталып ук бетмәгән иде әле Боларны мин, күрәсең, өнәмәвемне чыраема чыгарып күзәткәнмендер Сәрхуш булса да, акылын җуеп ук бетермәгән бер рус егете яныма килеп утырды Мин кичтән үк үземнең Татарстаннан икәнлегемне әйткән идем инде «Син,—дип миңа эндәште егет —борчылма Сез татарлар бит—Европа, цивилизацияле халык Безнең табигатьне син аңлый алмассың Без—кыргыйлар инде" Егетнең күз карашы сагышлы иде Рус кешесе авызыннан милләтемә карата мондый бөек бәяне беренче тапкыр ишетүем иде
Татар тәкъдире
Казандагы танышлардан берәүнең улын армиягә алдылар Беренче чечен сугышының башланган еллары иде бу Рус империясе аз гына йомшарып торганнан соң, ике башлы каракошның яңадан милләтләр төненә тырнакларын батырып, җелекләрен суырырга талпына башлаган чаклары Армиядә татар егетләрен бик хәтәр кыйныйлар икән, җитмәсә, чечен сугышына җибәрелү дәһшәте дә җанны бимазалый Егет тәртипле, инсафлы гаиләдән тик әтисе вафат инде Яклау сорап хатларны өнисенә яза Ә әни кеше бик үткен хатын Хәер мондый хәлдә әти кеше булса да, әллә ни майтара алмас иде Солдат әтиләре комитеты юк бит Аналар комитеты исә ул елларда бик актив Егетнең өнисе дө күп уйлап тормый. Чиләбе якларында. «учебка»да булган улы янына китә Туп-туры часть командирына кереп, улын хәрби хезмәтне үтү өчен Казанга җибәрүләрен таләп итә Тегесе, әлбәттә инде, ризалашмый, уку-өйрәнүне «бишле-гө генә тәмамласа, улыңны үзе теләгән җиргә җибәрәчәкбез дип алдап-йолдап котылмакчы була Егет тә төшеп калганнардан түгел, шәһәр малае бит, биредәге шартларда татар малаена «бишле-гө уку мөмкин түгеллеген командирның йөзенә бөреп әйтә Татарларга гына түгел, Татарстаннан килгән рус егетләренә дә көн юк икән частьта Шулай итеп, Татарстанның суверенитет өчен тыйнак кына көрәше армиядәге ватандаш егетләрнең башына гөрзи булып төшә икән Чистайдан алынган рус егете дә өнә татар хатынына ялына минем турыда кайтып әнигә генә өйтегезче, тик ул мине моннан килеп йола алмас инде бик юаш бит дип өзгәләнә икән Әни кеше улына киемнәр дә алып килгән була Улын увольнени- егө алып чыгып китә Чыгуга киемнәрне алыштырып, берничә чакрымдагы станциягә җәяүләп элдертәләр болар Арттан машина тавышы ишетелүгә кар көртенә чума идек, дип сөйләделәр соңыннан Мең газап белән Казанга кайтып егылалар Кайтуга хәрби комиссариатка барып хәлне аңлаталар Казанда акыллы хәрбиләр эшләгән, күрәсең «Күршеләрегезне кисәтегез, частьтан эзләп килсәләр. Чилө- бегө киткән иде, кайтмады әле, дип әйтсеннәр үзегез берәүгә дө ишек ачмагыз.»—дип өйрәтеп җибәрәләр Нәкъ шулай эшлиләр дө Чиләбе хәрбиләре килеп, ишек төбендә озак кына кыңгырау чылтыратып торалар да, күршеләрнең ишекләрен ачтырып, алар белән сөйләшәләр һәм кайтып та китәләр Егөт шуннан Казанда хезмәт итә башлады Хәрби хезмәтне ошатып, өч елга контракт та төзеде әле Өенә кайтып йоклап, гарнизонга хәрби хезмәткә генә бара иде Тик мондый бәхет озакка сузылмады, аны тоттылар да Чечняга командировкага җибәрделәр, тәкъдирдән котыла алмады Контракт төзелгәч, баш тартып булмый шул Аллага шөкер, исән калды тагын
Марилар
Участок хастаханәсендә терапевт булып мари кешесе эшли. Бик тә таләпчән, авыруны дәвалауга фидакарьләрчә бирелгән табип Русчасы әйбәт, йөз-ча- лымда да милли үзенчәлек сизелми, кыскасы, әйтмәсәләр. рус кешесе дәвалый дип йөрер идем. Беркөнне палатага мари агаен салдылар. Монысының, татар авылында туып-үскәнлектән, татарчасы да яхшы ук. үз телен дә онытмаган, кирәк булса, русча да сукалый Иртәнге обход вакытында мари табип мари пациент янына килеп утырды һәм болар үз телләрендә сөйләшеп киттеләр.Иә, Хода! Йөзләреннән нур агыла, гәпләре җылы, ягымлы, карашлары мөлаем самими! Табиптагы бу кадәр кечелекне, пациентны олылауны моңарчы күргәнем юк иде Бөтен палата, тын калып, телләрен аңламаса да, боларны күзәтте Кешенең игелеклелеген саклыйм дисәң, теленнән аерма икән Ана телен онытучылар—бәхетсез, аны кирәккә санамаучылар—ахмаклар, оныттырырга тырышучылар»—ерткычлар, дигән фикергә килдем мин бу ике марига карап.
Такта һәм без
Без инде суверен булдык дип аякны нык басып йөргән чаклар әле Дөрес татар эстрадасында дәүләтчелегебезне «сувенир дәүләт- дип сүз уйнатучылар да булгалады Әмма шәһәрләрдә урам исемнәре язылган такталарның хаталы булса да русчасы астына татарчасын куя идек инде Хәтта Комлев урамына да -Мөштәри- дип татар исемен кушуга кадәр барып җиттек Менә шул урамның 14нче йорты каршында язучы Марат Закирны көтеп торам Бинаның диварына «Татар язучылар йорты- дигән такта куйганнар Ә менә русчасын әллә кирәк дип санамаганнар, әллә онытканнар (хәзер анысы да бар инде)
Урамнан яшь кенә бер хатын үтеп бара Йорт янында туктап, русча: «Монда ни язылган?—дип сорады Мин язуны татарча укып бирдем. Хатын үз теленә тәрҗемә итүне таләп итә. «Дом татарских писателей»—дидем мин -Ник русчасы юк аның?»—ди теге, ярыйсы ук кыза башлап Мин никтер җавапка сүз тапмыйм. Ул арада хатын Президент Шәймиевнең астыртынлыгы һәм мәкер- лелеге. татарларның хәйләкәрлеге. Казанда русларга шартларның яшәп булмаслык икәнлеге турында ярсулы һәм нәфрәтле нотык та тотып алды. Баштарак мин дә бу хатынга нәфрәтләндем Хәзерге акылым белән соңга калып булса да уйлыйм: сокланырга кирәк булган икән аңа Әгәр татар үз телен шулкадәр дә изүгә шулай нәфрәтләнә белгән булса, телебез мескен хәлгә калыр иде микән?
Тамырларны эзләү
1947 елдыр бу Әтинең сугыштан кайткан вакытлары Бу турыда мин, әлбәттә, ишетеп кенә беләм Күп гаиләләр сугыштан улларын, әтиләрен каршы ала алмый Ә минем әби бер улын озатып ике егет каршылаган Кайтканда әтигә үзенең милләтен ачыклый алмыйча интеккән бер егет иярә Документлары буенча рус икән теге, ләкин рус булуы белән һич кенә дә килешәсе килми ди Балалар йортында үскән ул. Тамырлары кайдан икәнлеген хәтерләми, ләкин татар нәселеннән булырга тиешмен дип әйтә ди Менә шулай әтигә ияреп татар авылына кайтып төшкән дә (бәлагә тарыганнарны ияртеп кайту гадәте үлгәнче бетмәде әтинең) татарча өйрәнеп бездә яшәп тә яткан әле бераз Әмма сугыштан соңгы авыр еллар бит Татарның үзенең ничек итеп булса да башын алып авылдан качарга дип йөргән вакытлары Әлеге егет тә каядыр китеп югалган Татар оптом руслаша башлагач, ниятеннән кайтмадымы икән ул?
Тагын бер мисал Мәскәүдән авылга бер егет кайтып йөри Чибәр генә үзе. башына түбәтәй киеп мәчеткә дә килгәли Әтисе чыгышы белән шушы авылныкы Инде мәрхүм Егетнең күз карашы уйчан, моңлы, йөзендә безнең өммәт кешесенә генә хас булган нур да бар Татарчасы ташка үлчим генә, күп нәрсәне аңлап та бетерми бугай Ләкин тамырларга тартылу көчлегә охшаган. Иә ахшамнан. йә йәсигьтан соң, Аллаһка башларны сәҗдәдә игәч, үз яшьләре тирәсендәге Нияз белән ислам нигезләрен өйрәнеп калалар Русча сөйләргә туры
КИЛӘ инде моңа, нишләтәсең. Хәер иманга кайткан егетнең телен табуга да өмет бар Иншаллаһ, татарлыгын да онытмас, телен дә өйрәнер Татарча сөйләшеп тә. татарлыгын оныткан милләттәшләр дә җитәрлек бит әле
Эстоннар
Эстоннар бер миллион тирәсе генә икән. Безнең татардан әллә җиде, әллә егерме тапкырга азрак булып чыга Болар үзләренең төгәл саннарын беләләр инде Шуларның бер кыйпылчыклары аерым авыл булып Россиядә Краснодар крае тирәсендә яшәп ята ди. Затлы яхшы коттеджлар һәркайда чисталык телләре эстонча, киемнәре милли Ә безнең татар Киемнәре театрда теле
Адашканга юл бармы?
Нәфрәт кисәгедәй
Тешен кыскан кисәү.
Сонгмидар каша.
Каша әнә ничәү
Мөдаррис Әгьломов
Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуның унбиш еллыгын без әле күптән түгел генә билгеләп үттек. Вакыт яраларны акрын гына дәвалап килә, күп нәрсә онытылып бара «Данлыклы совет сугышчылары-ның бу илдә күрсәткән ба-тырлыклары турында коммунистик пропаганда уйлап чыгарган мифлар да шулай итеп акрынлап тарих тузаны астында күмелә башлады Сиксәненче елларның урталарында татар театры сәхнәсенә «Зөлфия- исемле спектакль менгән иде Социаль заказ буенча иҗат ителгән бу тамашаны телевидение аша да күрсәттеләр Хәтерлим әле, без, торакның бер бүлмәсендә яшәүче өч студент, телеэкраннан шуны тамаша кылып утыра идек, бүлмәгә курсташ кызларның берсе янына килеп йөри торган «өфганчы- егет килеп керде Экранга текәлеп күпмедер карап торды да -Егетләр, юкка вакыт әрәм итмәгез тоташ ялган бу.»— дип чыгып та китте
«Өфганчы- егетләр Әфган хәлләрен искә алырга яратмыйлар Тик шулай да «шуравилар» кайвакыт, күңелләрен бушатырга теләгән чакларына туры килгәндә, пропаганда буяуларыннан азат булган ялангач хакыйкатьне дә әйтеп ташлаштыргалыйлар Мондый чакта гадәттә хакыйкатьнең шәрәлеге -каз төне- чыгарырлык, аркадан кырмыскалар йөгертерлек була Бервакыт шулай ике «өфганчы» егет исерек совет солдатларының ничек итеп танк пушкасыннан ату ярышы оештырып уйнаганнары хакында сөйләделәр Бернинди максатсыз бары тик азгын күңел таләбенә буйсынып кына, алар як-якка. хәтта төзәп тә тормыйча, снаряд арты снаряд җибәргәннәр Аларның бу -шаярулары- төнге тынлыкта йокыга талган өфган авылына кыйбатка төшкән йортлар җимерелгән, хатыннар һәм балалар һәлак булган.
Без Җир шарының төрле почмакларында урнашкан төрле милләт вәкилләре яшәгән Хатынь. Сонгми. Орадур кебек авылларның фаҗигаләре турында укып үстек. Совет шагыйрьләре бу ерткычлыкларга нәфрәтләнеп йөзләгән ярсулы шигырьләр иҗат иттеләр Евгений Евтушенконың Хотят ли русские войны?" шигыре кайчандыр ничек популяр иде1 Икейөзле Көнбатыш цивилизациясе тарафыннан соңгы елларда гына варварларча җимерелгән Гый- рак һәм Әфгандагы торак пунктлар фаҗигасе хәзер ни рус ни француз шагыйрьләрен илһамландырмый. канга баткан чечен авыллары һәм шәһәрләре хакында да музалар дәшми
Ләкин сүзем бу хакта түгел иде бит Темага этәргеч биргән вакый1а моннан берничә ел элек рамазан аенда авыл мәчетендә булды Ул елны гыйлемле яшь егетләргә ияреп, мин дә җәмәгать белән укылучы тәравих намазына йөри башлаган идем Ясигъ намазы вакыты инде кергән иде Без мәчеттә икәү генә Тагын килүчеләр булмасмы дип азаннан соң бераз көтеп утырырга булдык Намазга басарга дип торганда гына, ишектән таныш булмаган бер егет килеп керде Кул биреп күрешкәннән соң. ул мине мәчет коридорына чакырып чыгарды Егетнең әйтәсе сүзе бар икән һәм ул аны. күрәсең, очраган бер ке
нә
шегә сөйләп йөрергә теләми иде Инде чалара башлаган чәчем ышаныч уятты, ахрысы, серен миңа ачарга булды ул. Чынлап та, авыр иде бу сер. Әгәр дә гыйбрәт алырлык әһәмияте булмаса, мин аны язып та тормас идем Егетнең исемен һәм туган-яшәгән урынын әйтми калдырганга, персонажыма моның начар шаукымы тимәстер, шәт
—Мин,—диде егет, сүзен башлап—тыела алмыйча эчәм. Яратып йөргән кызым да күптән кияүдә инде, өйләнгәнем дә юк.
Мин яңа танышымны юатырга, тормыштагы бөтен авыр хәлләрдән чыгу юлы барлыгына ышандырырга тырышам
—Әле иң әһәмиятлесен әйтмәдем,—диде егет моңа каршы һәм миңа бераз сынап карап торганнан соң сүзен дәвам итте—Минем кеше үтергәнем дә
бар Суеп Берне генә дә түгел.
Мин әллә ышанып ук бетмим, әллә сүзнең мәгънәсе баш миендәге тиешле урынга барып җитми, йөзем үзгәрешсез кала Бу тынычлыгымны танышым үз файдасына кабул итә.
—Әфганстанда хезмәт иттем мин. Шунда әсирлеккә төшкән мөселманнарны суярга туры килде.
Бармаклары белән минем бугаз төененнән тотып күрсәтә дә дәвам итә:
—Менә моннан пычак тыгып җибәрә идек тә актарып чыгара идек. Каннары чәчрәп китә иде. «Аллаһу әкбәр,—дип үлделәр барысы да Инде хәзер миңа нишләргә?—ди ул, моңлы күзләрен миңа төбәп.
—Тәүбә итәргә дә намазга басарга,—дим мин, башка җавап тапмагач — Аллаһ—кичерүче Иншаллаһ. кичерер
Ул вакытта әле җавабымның дөреслегенә үзем дә ышанып бетми идем Ләкин әңгәмәдәшемнең газаптан җыерылган йөзе бераз язылып китүенә караганда, аңа бу сүзләр уңай тәэсир итте кебек. Бары тик берникадәр вакыттан соң гына мин Вәхши атлы гарәпнең тарихы белән таныштым һәм теге вакыттагы җавабымның дөрес булуына инандым
Мөселманнарның каферләр белән Өхед тавы янындагы сугышында мәҗүсиләр ягыннан торып сугышучы Вәхши дигән кол пәйгамбәрнең (с г в.) абыйсы Хәмзә ибне Абдул Моталлипны арттан сөңге ыргытып үтерә Вәхшинең сөңгесе пәйгам-бәребезнең яраткан абыйсын үтәли тишеп, эченнән чыга Вакытлыча җиңүгә ирешкән мәҗүсиләр соңыннан мөселманнарның үле гәүдәләрен мәсхәрәлиләр Вәхшинең хуҗасы Хәндә исемле хатын Хәмзәнең эчен яра һәм бавырын чәйни башлый (Мәгълүмат Ибәд-ар Рахмән җәмгыяте тарафыннан эшләнгән «Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормышы» дигән китаптан алынды) Вакытлар үтү белән Вәхшидә күңел газаплары башлана һәм ул. исламга килергә ниятләп, Ал- лаһның илчесенә хат яза Исламият тарихында Вәхшинең икеләнүләр белән тулы хатларына җавап рәвешендә Аллаһтан иңгән Коръән аятьләре билгеле Аларда сүз адәм баласына тәүбә итеп исламга килү юлларының беркайчан да ябык булмавы хакында бара. Кем идең син, мәҗүсиме, коммунист-атеистмы, эчкечелек һәм зина баткаклыгына төшеп баттыңмы имансызлыгың белән башка төр җинаятьләр кылдыңмы, адашканга туры юл һәрвакыт бар, ул - Раббыбыз тарафыннан безгә җибәрелгән Коръән юлы Бары тик ихлас бул да тәүбәгә килергә онытма, гөнаһларыңнан ваз кич, аларны кабатлама
Боларны язуымның максаты шулдыр еш кына безнең замандашларыбыз- дан кайберәүләр, тәкәбберләнеп, фәлән мәчетнең имамы элек коммунист иде, мин шуның артыннан намазга басыйммы дип, үзләренә исламга юлны бикләп куялар Коммунистик томаналык елларында без барыбыз да адашуда идек Адашканга туры юлны эзләү хәерледер Ә инде бәндәләр кальбендә ни барын белүче Аллаһтыр Без инде күпме генә бәндә җанына үтеп кереп, аны тикшерергә, бәһәләргә яисә хөкем чыгарырга тырышсак та, бу безгә бирелмәгән Бәс, шулай булгач, имамнарның хәлен дә Аллаһка тапшырыйк һәм үз кальбе- бездәге тәкәбберлектән котылу юлларын эзлик Тәкәбберлек—Иблисне хурлыкка төшергән һәм тәүбәдән читләштергән сыйфат
«Йонлач кул»мы, ришвәтме?..
Без. элеккеге совет гражданнары, бер-берсенә капма-каршы һәм дошман булган ике системада яшәү -<бәхете»нө ирештек Көнләшерлек һәм кызыгыр-
Нб
лык -бәхет» түгел бу. Системаларның икесе дә адәм баласының табынуга булган ихтыяҗын эксплуатацияли Нәрсәгәдер -кол» булу һәм табыну - кешелекнең табигый омтылышы коммунизм аны узенчә. капитализм исә үзенчә файдалана Төптәнрәк уйлап карасаң, бу ике системада яшәү бер үк киемнең бер очракта сул ягын, икенчесендә уң ягын әйләндереп кию белән бер Шуңа да системаларның берсе дә кешегә табигый тынычлык һәм рухи усеш бүләк итә алмыйлар, һәр ике очракта да тормыш адәм баласының деградациясе шәхеснең таркалуы белән төгәлләнә Бары тик гомуми агымнан читтә калуга һәм табыну объектын дөрес сайлауга ирешкәннәр генә стрессларсыз яшәп фани дөнья белән тыныч саубуллаша ала Таныйк мондыйлар үтә сирәк очрый
Коммунистик режим кумирлар тудырып, шуларга гыйбадәт кылуны алга сөрә иде Югары урындагы җитәкчедән пот ясап тормыштагы четерекле мәсьәләләрне шул хәл итә дип ышанып яшәү юлбашчыга ярарга тырышу ничек булса да аның яхшы мөгамәләсенә ирешергә омтылуга китерә Тыштан гына булса да «өстен зат»ка мәхәббәтеңне белдерү, аңа һәрдаим тәлинкә тоту, дошманнардан донос һәм анонимкалар язып үч алу. көнчелек һәм астыртынлык— коммунизмда шәхес деградациясенең төп билгеләре Адәм баласының мондый түбәнлекләргә төшүе миллионнарның ГУЛАГ лагерьларына ябылуы сәламәт килеш психиатрик хастаханә корбаннарына өйләнүе белән төгәлләнде Шуңа да большевистик режимда «хакыйкать эзләү- кыйбатка төшә иде Мондыйларга ике генә юл бар йә сәяси тоткыннар өчен махсус лагерьларда эек буласың (мондый лагерьлар Горбачев -перестройка»сының беренче елларында да бар иде әле), йә тилеләр йортының пациентына әвереләсең Шуңа күрә донос төсендәге имзасыз хатлар коммунизмда иң үтемле көрәш чарасы булып санала, югарыдагы җитәкченең сиңа мөнәсәбәте тормыштагы урыныңны җәмгыятьтәге рейтингыңны билгели иде
Коммунистик торгынлык елларында шуңа да кешенең абруен билгеләү өчен -блат» дигән сүз кулланыла башлады «Аның блаты бар- —дип әйтү кешегә кызыгып һәм хөрмәт белән карарга мәҗбүр итә, чөнки «блаты булганнар- белән танышлык үзе дә яртылаш блат дигән сүз. -минем блатым бар» дигән гыйбарә мактану, тормышта -урын»ың бар икәнлеген белдерү өчен кулланыла Блат бар нәрсәне лә хәл итә дип исәпләнелә вузга керү, карьера ясау машина алу затлы тауарларга ирешү, коммунизмның соңгы елларында исә трусик йә оекбаш алу кебек «мәсьәләләр» дә танышлык хисабына тормышка ашырылалар шуңа да акча икенче планда йөри Йөз «Жигули-лык акчаң булса да, блатың булмаса, машинага тиенүең икеле
Блатның иң югары дәрәҗәсе булып «йонлач кул» санала Бу инде иң югары урындагы җитәкчеләрнең протекциясеннән файдалану дигән сүз «Йонлач кул» төрмәдәге пахан кебегрәк инде ул. җылы урын һәм башка коммунистик -мафи озилар»дан кагылгысызлыгыңны гарантияли Блаты булганнар белән еш очрашырга туры килсә дә. «йонлач кул» белән бәйле бер генә истәлек сакланып калган.
Сиксәненче еллар башында пединститутка, безнең факультетка укырга кергән ике йөздән артык студент арасында озын толымлы тыйнак кыяфәтле бөр кыз бар иде Шәһәр мохитенә килеп эләккән башка авыл кызларыннан аермалы буларак, ул толымын кистереп, кыяфәтен аздырып алай кисәк кенә үзгәреп китмәде Болай -аһ» итәрлек үк чибәр булмаса да күрәсең тышкы кыяфәтендә ниндидер бер үзгә сөйкемлелек булгандыр курсташларыннан берсе, тыйнак һәм чибәр генә егет аңа игътибар итә башлады -Миңа шундый озын толымлы кызлар ошый». - диде ул бервакыт ачылып китеп һәм берничә тапкыр аның «озын толым- белән сөйләшеп торганы да күренде Ләкин мөнәсәбәтләр шул сөйләшеп торудан узмады кебек, егетебез кызга ничек тиз якынайган булса, шулай ук тиз ерагайды да Ихтимал кызның эчке дөньясында егетне ераклашырга мәҗбүр итәрлек ниндидер ямьсезлек тө булгандыр ул кадөресе безгә караңгы
Студентлыкның беренче айлары акрын гына үтә торды, «озын толым- баш-калардан бик аерылып тормыйча гына лекцияләргә йөрде, чәчрәп чыгу коллективта үзеңә аерым урын дәгъвалау кебек сыйфатлар аңа ят иде ахрысы хәтта бөтен кеше ишетерлек итеп сүз сөйләгәне дә булмады Болай бик йомыкый да түгел иде кебек ул үзе. бәлки, аның безгә тыйнаклык булып тоелган сыйфаты
үзен башкалардан өстен саный торган яшерен тәкәбберлек кенә булгандыр. Күпмедер укыгач, тыйнак кыз үзгәрде, лекцияләргә сирәгрәк йөри башлады, бераздан аның ялгыш юлга басуы турында имеш-мимеш, гайбәтләр дә ише- телгәли башлады Андый кызлар булгалый. лекцияләргә йөреп, зачет-имти- ханнарын тапшырсалар, алар укуларын уңышлы гына дәвам итәләр Нык үскән социализм җәмгыятендә кызларның һәм егетләрнең тотнаксызлыгы инде алай кискен гаепләнми, вак-төяк гайбәтләр сөйләнелә дә онытыла иде Безнең «озын толым- исә факультетның комсомол комитетында тикшерүгә куелды, чөнки ул икенчеме, өченчеме курсларда дәресләргә йөрүдән бөтенләй диярлек туктады Башка кимчелекләргә күз йомылса да, дәресләргә бөтенләй үк йөрмәүне гафу итеп булмый иде: кулга диплом алу өчен имтиханнар тапшыру кирәк бит Шулай комсомол комитетының активисткалары очып кунып юлдан язган «тыйнак кыз-ны тәрбиялиләр, яныйлар, куркытырга тырышалар.«Озын толым» исә аларны гадәтенчә тыныч кына тыңлап тора «Тәрбия сәгате- күпме баргандыр, ахырдан кызыбыз бер җөмлә белән бөтен комитетны телсез итте «Сез барыбер мине берни эшләтә алмыйсыз, чөнки минем «йонлач кул»ым бар»—диде ул Комсомол лидерлары, «йонлач кул-га каршы нинди карар чыгарырга да белмиләр, аптырауларын факультетның партком секретарена җиткерәләр ишеткәч, ул да авыр гына көрсенә: «Аһ, шул «йонлач кул»ы турында сөйләп йөрмәсә иде ул»,—ди дә тына Мәсьәлә шуның белән ябыла «Йонлач кул»га аркалану толымлы кызны кая кадәр алып барып җиткергәндер, анысын хәтерләмим. соңгы курсларда ул факультетта күренми иде шикелле.
Социалистик вуз тәмамлаган безнең буын хезмәт юлын капиталистик җәмгы-ятьтә дәвам итте Кыйммәтләр алышынды, табыну объекты үзгәрде, һәркемгә мәгълүм: хәзер инде ул—акча. мал. байлык Танышлык белән генә нәрсәдер хәл итү нык кыенлашты, күп очракларда бөтенләй мөмкин дә булмый башлады, ‘блат’ сүзе дә кулланылыштан акрынлап төшеп калды Туксанынчы елларның икенче яртысында мин. бик үтенеп сорагач, танышлардан берсенең кызын югары уку йортына урнаштырырга омтылып карадым Вуз профессорлары белән мәсьәләне хәл итәргә тырышу катлаулы булып чыкты, кызның сәләтлелеге һәм аның конкурстан төшеп калуы гаделсезлек булачагы турындагы дәлилләремне колак яныннан гына үткәреп “Метафоралар белән сөйләшмә, күпме түлисез?».— дип мәсьәләне кабыргасы белән куйдылар Ришвәт галиҗәнапләре инде хакимлекне үз кулына тәмам алып бетергән, намусны акчага алмаштыру гадәти күренешкә әйләнгән иде Бу хурлыклы, нәтиҗәсе коточкыч булган педагогик ришвәт"кә татар әхлагы да киртә була алмады, мондый сатулашулар безнең милли телдә дә бик матур бара икән!
Әлеге вакыйгадан соң миңа тагын бер-ике тапкыр югары уку йортына керүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итеп карадылар -Ришвәт алмыйм һәм бирмим, арадашчы да булмыйм»,—дигән катгый җаваптан соң мондый үтенечләр тукталды Бүген инде вуз конкурслары ачыктан-ачык «акча янчыклары конкурсы» дип атала, укырга кергәндә ришвәт бирү кирәклеге берәүне дә гаҗәпләндерми, «акча барысын да хәл итә» дип исәпләнелә
Вузга урнашу күмәк психозга әйләнде, белеме бармы-юкмы, сәләтлеме түгел-ме, бала уку йортына урнашсын—әти-әнинең төп хыялы шуңа әйләнде Югарыдагы җитәкчеләрнең ел саен коррупциягә һәм ришвәткә каршы сугыш игълан итеп торулары хәлне аз гына да уңай якка үзгәртмәде һәм үзгәртәчәгенә ышаныч та аз. Танылган юмористларның берсе прокурор турындагы миниатюрасын сөйләп кеше көлдереп йөри бит әле Аның кыскача эчтәлеге болай прокурор җинаять эшен япты, чөнки тикшерә торгач, җинаятьнең очы прокурорның үзенә барып чыкты Ришвәт белән көрәш тә шуңа охшаганрак: ришвәтчеләр ришвәтчегә каршы көрәшә һәм нәтиҗәдә, билгеле, инде ришвәтче җиңеп чыга. Мәгариф системасындагы ришвәтчелекне туктатырга тырышып, бердәм дәүләт имтиханы да кертеп карадылар, нәтиҗәсе—өметсез Имтихан ришвәтчелекнең һәм күз буяуның спираль буенча үсешен генә китереп чыгарыр төсле Моны Мәгариф министрлыгының рәсми сайтындагы аналитик язмалар да раслый Шул ук сайтта нинди «хезмәт- өчен күпме түләргә кирәклеге хакында мәгълүматларны да табарга була, мәгариф системасындагы рэкетның масштабы белән дә таныша аласың.
Ә болай үзе ришвәтчелекне киметү өчен артык зур акыл да кирәкми төсле 118
Әйтик, ришвәтчелекнең иң үзәккә үткән ике төренең тамырына балта чабу өчен дәүләт күләмендә бер карар кабул итү дә җитәр иде Илнең армиясен про-фессиональ нигезгә күчерү турындагы карар мәгариф системасындагы ришвәтне туксан тугыз процентка ә хәрби комиссариатлардагы ришвәтне 100 процентка юкка чыгарыр иде Чөнки күзе-башы тонган яшьләр вузга ашкынуның нигезендә рус армиясендәге вәхшилекләр ята Шул вәхшәттән улын коткару өчен актык сынык ризыгын бирергә әзер бүген әти-өниләр Мондый ажиотаж үзеннөн-үзе психоз тудыра һәм аңа кызлар да кушыла Бу психозны соңгы унбиш елда гөмбә кебек үрчегән уку йортлары һәм аларның туктаусыз артып торучы яңа факультетлары да канәгатьләндереп бетерә алмый Ә менә вузлар саны берничә тапкыр ким, чыгарылыш класс укучылары артыграк булган 1983- 87 елларда хәл бөтенләй башка иде Күп факультетларда конкурслар юк кына түгел, тиешле сандагы студентлар төркемен җыю да кыенлашкан иде хәтта Моның сәбәбе дә бар иде, билгеле. 1983 елның язында студентлар өчен -от- срочка» дигән нәрсә бетерелде һәм вуз эскәмиясеннән армиягә ала башладылар Ләкин бу ысулны бүген кулланырга ярамый Чөнки ул хәрби комиссариатлардагы ришвәтләр санын һәм күләмен кискен арттырачак Бүген армиядән котылу өчен алтмыш мең тирәсе түлиләр имеш (Бу акчага хәрби комиссариат компьютерындагы мәгълүматны үзгәртү сәламәтлек буенча армиягә яраксыз дип табу кебек «хезмәтләр»не сатып алып була диләр) Элекке саклану министры Иванов та әнә, Россия армиясе—эшче-крестьяннар армиясе ул дип рәсми рәвештә игълан иткән иде Бу һич кенә дә эшче-крестьян балаларында патриотлык көчле дигәнне аңлатмый, аларның кесәсе сай дигән мәгънәне генә бирә
Армиядә хезмәт итү тәртибен үзгәртер өчен саклану министрлыгындагы - ларга һәм депутатларга күпме төртергә кирәк икән? Ә болай армиядәге «бабайлык» турында чаң сугып матбугат хәрби комиссариат коррупционерлары- ның кесәсен калынайтуга гына хезмәт итә Профессиональ армиягә күчүгә нәкъ менә комиссариат хезмәткәрләре теше-тырнагы белән каршы Язын-көзен алтын алма өлгертә торган агачны кисәргә җүлөрмени алар1
Эчке эшләр министрлыгы, үз хезмәткәрләрен ришвәттән аралау өчен, алар- ны төкьдим ителгән ришвәт күләмендә акчалата бүләкли икән Инде берничә милиционер шундый бүләкне алганнар да кайсы квартирлы булган, кайсы акчалы Тик моннан соң иң куркыныч җинаять эшләрен дө -җинаять составы юк» дип ябудан туктауга бик өметләнмик әле Намуслы милиционерлар ришвәт тәкъдим итүчеләрне якаларыннан сөйрәп китерделәр дә ди Ләкин -албастылар» моңа барыр дигән ышаныч аз Башларына тай типмәгән бит аларның Берәү дө ришвәт алмый башласа, тәкъдим итүчеләр дә бетәчәк, һәм, димәк ришвәт тәкъдим итүчене -сатып» бүләк алу да тукталачак Шуңа да юл хәрәкәте инспекторлары һәм башка хокук тәртибен саклаучылар дәррәү рәвештә ришвәттән баш тартырлар дип ышанырга ярамый Бары тик ришвәтне сораучылар да, тәкъдим итүчеләр дә саклык чараларын көчәйтәчәкләр һәм ришвәт тегермәне тагын да кызурак әйләнә башлаячак Чөнки ришвәт малга табынуны байрак итеп күтәргән капиталистик системаның табигый, профессиональ чире ул