КОШ ЮЛЫННАН КИТЕП БАРАМ
Янып яшәргә!
Көннәремне ура барган саен Мин Акылга күбрәк тезләнәм:
Гомерем басуында еллар ята—
Уй-фнкерләр җыйган тезмәдәй...
Миңа шуны суктырырга кирәк,
Түкми-чәчми җыеп алырга.
Яз шытачак тук орлыктай итеп Халкым күңеленә салырга.
Салырга да, тагын көннәр урып,
Тик шатлыклар гына чәчәргә:
Аек акыл хисне җиңгәндә дә.
Көйрәп түгел, янып яшәргә!
Мирсәй Әмир урамы
Көртләр өйгән—
Җилләр билен бирми тынлык мизгеленә; Җибәрмичә кышны бозлы тезгененнән Бурый гыйнвар бураны.
Утлар сүнгән:
Ап-ак төшләр түшәгендә йоклый Җнргән1; Сеңгән аның җылы кочагына Мирсәй Әмир урамы.
Иҗат учагына
Илһам кузы өстәп торган һәрбер нигез Саклый монда дуслык утын сүрелүсез,
Кар яткызмый сукмакка.
1 Башкортстаннын Малавез районындагы авыл
Марие НӘЗИРОВ (1949) Башкортстанда (Чвкмагыш) яшәиие татар шагыйре Башкорт һәм татар телдәрендә дөнья курган ун китап авторы.
Җылы учларыннан
Чөйгән авыл Уфа. Казаннарга улын— Данын чал тарихлы Агыйдел'нең Таратырга еракка.
Әй. күңелнең
Татар, башкорт, урыс, чуаш туганнарны Бергә кичерткәне лавыл-бураннарны. Атлатканы иңгә-иң!
Әй. күмелеп
Кардәшлекне» балдай татлы ләззәтенә. Рәхәтенә рухи якынлыкнын Яшәүләре тиигә-тин!
Ялкын юклык
һич янамый бу авылнын учагына; Сыенганга бакый дуслык кочагына Такыр әдип урамы.
Якты аклык,
Пакьлек, сафлык өстәп тынлык мизгеленә. Җибәрмичә кышны тезгененнән Бурый гыйнвар бураны...
Нинди кодрәт
Нннди көчләр тарта күккә безне:
Зәңгәр тынлык, кояш нурымы.
Ай сәламе, йолдыз жырымы?
Ник алмыйбыз күктән күзебезне:
Уй саламы болыт агышы.
Чакырамы киңлек танышы?
Җнр асылын күктән эзлибезме:
Тәнгә туфрак, җанга һавамы.
Җан дәвамы җиргә дәвамы?
Эзлибезме күктән ишебезне:
Галәмдәш зат. камнл акылны.
Рухы белән безгә якынны?
Эзлибезме күктә үзебезне:
Халәтме бу. гадәт кенәме?
Җагг кергәндә канга керәме?!
Нинди кодрәт әйди күккә безне?..
Кыяр-кыймас кына
Аиырып егылдым. Күз йомдым. Үлем килде янга кабарып.
Кара көн. кара ут. кара кул... Тирә-юньдә бары каралык. Порәгемә тора кадалып.
М Әмир повестена нимр>«
Авырып терелдем. Күз ачтым. Арыл, изрәп бактым яктыга.
Ап-ак көн. ап-ак ут, ап-ак кул... Бөтен дөнья, гүя, ак кына.
Пакь дөньяга бастым сабый сыман Кыяр-кыймас кына, сак кына. ...Яшәү кадерен белдем чак кына!
Туу белән үлем арасы
Ак биләүдә адәм баласы,
Авыз ачып аваз саласы.
Нур уйнатып кояш карасы. Керфек сирпеп ана багасы.
Бишек белән ишек арасы,
Тәпи басып атлап барасы.
Ак биләүдә адәм баласы...
Ак күлмәктән адәм баласы,
Наз туфрагы, сөю һавасы. Тормыш агы, кормыш карасы,
Тән ләззәте, күңел ярасы.
Яшьлек белән картлык арасы, Югалтулар аша барасы.
Ак күлмәктән адәм баласы...
Ак биләүдә Адәм баласы, һәр адәмгә Ходай бәһасы.
Җир-су, кояш һәм җил дәвасы, Сират күперенә барасы.
Туу белән үлем арасы.
Биләү агы, туфрак карасы.
һәр бәндәгә Ходай бәһасы:
Оҗмах түре, тәмуг җәзасы...
Гел кызарып, көлеп таң уята, Кояш бата көн дә алланып.
Гомер узып бара, “хаклык җиңә!” Дигән гыйбарәгә алданып.
Фасылларны фасыл алмаштыра, Җәй җуела көзгә ялганып.
Гомер узып бара: «Күңел япь-яшь. Китмә, сөю!»- диеп, ялварып.
Коз үткәндә кызгылт ачы миләш Кыш башында кала балланып. Гомер узып бара, әчедән соң Татлы килер диеп алданып.
Җилекләргә кадәр үтә зәһәр суык,
Ә кояшның нуры якты, чагылдыра күзне. Үлүчеләр булыр тагын юлда туңып...
Ниләр өчен кемнәр каһәрләгән шулай безне?
Нәселенме корытырга шулай каһәрләнгән:
Тынар тагын кемдер, хәле беткәч көртләр ярып.
Көч агымы тукталамы безгә Галәмнәрдән.
Дәрт-дәрманнын әллә чыганагы күктә ябык?
Җилекләргә кадәр үтә бүген зәһәр тынлы суык.
Шундый суыкта да булыр суга баткан, утта янган. Китүчеләр булыр тансык тормыш ләззәтеннән туеп. Зәһәрлектән гарык кемдер китәр тагын бу дөньядан...
Э мин, шөкер, исән әле, көләм әле, кнләм юлым ерып. Тормыш салкыныннан, утлы давылыннан яшермичә йөзне. Кемгә чират тагын? Кайсыбыз соң бүген капылт авар арып? ...Ә кояшмын нуры ымсындыргыч якты, чагылдыра күзне...
Гөнаһларын чамасыздыр, адәми зат!
Шул хәтле дә шашмас иде бу Табигать...
Сабыйлар күз яшеннәндер дөнья тулган. Калаларны, салаларны баса туфан.
Ут аттыра таудан ап-ак карлы тынлык, Ялкын баганасын каплый караңгылык.
Аналар әрнешеннәндер мондый мәхшәр. Илләр йөрәгенә нрләр кадый хәнжәр. Туганнары белән туган якалаша.
Ата улны, ул атаны ларга аса.
Ничек тыныч кала алсын бу Табшагь.
Аңа язык ваемсызлык, чнт-ят сыйфат. Күпме каза яшен яшьнәп, күк күкрәүдән. Күнме газап-югалтулар жнр тетрәүдән.
Каргышлармы лава булып жнргә тулган? Кабатлангач Помпей хәле, тына вулкан...
Бу табигать тыныч кына ничек булсын: Диңгез кибә, чүл күченә, үрчи упкын. Хәтта кояш, һич аямый, ут очыра.
Ай тотыла, магнит давылы котыра...
Ничек сине атарга дин галәми зат. Җиһаша да бомба аскач, адәми зат?
Казалардан яклар дисәң бу Табигать. Гөнаһлардан арын, пакьләп адәми зат.
Күз яшьләрен киптер, сафлан, адәми зат. Ноҗдан газабыннан саклан, адәми зат!