Логотип Казан Утлары
Хикәя

КИТМӘ!!!


Подъездда ут юк иде.
Дөм караңгыда кармадана-кармалана, Шакирә баскыч култыксасын эзләп тапты, суга батучы үзенә сузылган кулларга ничек ябышса, ул да аңа шулай килеп ябышты. Әллә кемнәрнең тирле учлары сыйпап үткән бу култыкса аны тугрылыклы дусты сыман җитәкләп, өскә, үзе яшәгән җиденче катка алып менәчәк иде.
Жәйге көн ни озын булса да, вакыты җиткәч, шәһәр өстенә кара чапанын җәеп, төн сузылып ята. Караңгылык өркетә, шикләндерә. Бина эчендә бигрәк тә. Һәр борылышта хәвеф сагалап тора кебек. Ишекләр әллә ничә йозакка бикләнгән. Андый-мондый хәл була калса да. алар ачытмаячак. Берни күрмәдек, берни ишетмәдек Шулай тынычрак. Заман кешеләрне битараф булырга өйрәтте. Шаһит белән корбан бер сызыкта басып тора. Бүген—шаһит, иртәгә—корбан...
Шакирә тавыш-тынсыз гына атларга тырыша. Әмма, ничек сак басса да. дулап-ярсып типкән йөрәк тавышы үз колагында гына түгел, бөтен подъездга яңгырый кебек. Ул балачактан ук караңгылыктан курка иде Күнеленнән генә әбисе өйрәткән догаларны пышылдады: «Лә хәүлә вә лә күәте... Йә Ходаем, юньсез бәндәләрдән сакла! Үз өемә исән-имин кайтып керергә насыйп ит!»
Менә инде бишенче кат. Тагы икене менәр дә, үз бусагасыннан атлап керер, ике ишеген дүрт йозакка бикләп, иркен сулап куяр. Үз өем—үз өнем, үз көем.
Алтынчы катны үтеп, җиденчегә күтәрелгәндә, хатын чак кычкырып җибәрмәде. Ике кат арасындагы мәйданчыкның тәрәзә төбендә, тезләрен кочып, ниндидер кеше утыра иде. Әллә ир-ат, әллә хатын-кыз—урамнан төшкән саран ут яктысында карга оясыдай тузган баш кына шәйләнә.
«Наркоман!»—болай да куркудан куырылган йөрәген чеметеп, башыннан ин әүвәл никтер шул уй йөгереп узды. Үз акылында булса, киерелеп ачылган тәрәзә төбендә шулай иркенләп, җәелеп утырыр идемени бу бәндә?! Чак кына сулга авышты исә, түбәнгә атылачак бит.
Шакирә күләгә-кеше яныннан шым басып, тыныч кына үтеп китмәкче иде, тегесе үзе сүз катты:
—Мин сине көтәм...
Кое төбеннән бәрелә-сугыла гөбердәп күтәрелгән кайтаваз сыман калтыравык, тынгысыз тавышны ишетеп, хатын шып туктады, дәшүчегә
арты белән баскан килеш:
—Нигә?—дип сорады.
—Мина шаһит кирәк. Югыйсә, аңламаячаклар.
—Мин сине күрмәдем,—диде хатын һәм юлын дәвам итте.
—Ә мин синен күрүенне телим!
Шакирә ярты сыны белән генә тәрәзә ягына борылып, кайгыртучан. йомшак тавыш белән шәүләгә дәште:
—Егыласын бит...
Шүрләвен сиздермәскә, саксыз сүз әйтеп, тәрәзә уемындагы ир-атны ярсытмаска кирәк иде.
—Ә бәлки минем егыласым киләдер.—диде күләгә-кеше һәм кискен хәрәкәт белән кулларын кош канатыдай як-якка жәеп жибәрдс.
Тәрәз артындагы бушлыкны уйлап хатыннын тәне чымырдап, тез буыннары калтырап китте. Егетнең йөзендә исә илаһи тынычлык иде —Ун якта—караңгы, пычрак подъезд. Бу—тормыш,—диде ул.—Ә сул якта— ирек, биеклек, чиксезлек. Бу—үлем Кайсы як сөйкемлерәк0 Үлем түгелмени0 Шакирә эченнән генә тиргәнеп алды: «Кысыр хәсрәт! Төн уртасында кеше куркытып, саташып йөрмәсән сон!» Уйлары сүзләргә әверелеп, карангылыкка сибелде:
— Канга батып, асфальтта чәчрәп яткан мәет сөйкемледер шул. .
Хагын юлын дәвам итмәкче булып, бер генә адым ясарга өлгерде —Китмә!!!—дип кычкырды егет.
Китмә Китмә!!! Кайчандыр ул да әрнеп-өзгәләнеп шулай кычкырган иде... Тик китүчене барыбер туктата алмады
Шакирә, артка борылып караудан үзен көчкә тыеп, алгы баскычка күтәрелде.
—Китмә!!!—дип кабатлады егет.—Сонгы мизгелдә ялгыз буласым килми Очышымны кемнеңдер күрүен, мине озатып калуын телим.
Шакирәнен бу исәр затнын куркыныч уенында катнашырга бернинди теләге юк иде. әлбәттә. Тегенең ачу-ярсуын кузгатмас өчен, йомшак кына аклангандай итенде
— Минем эштән кайту, үлеп ашыйсым килә Көне буе авызга ризык капмадым..
Хатыннын теләге дә, сүзләре дә жан асрау, яшәү белән бәйләнгән, артык гали, табигый иде. Тормышка артын куеп, упкынга ашкынган жан аларны ишетергә теләмәде
— Курыкма. БУ. . озак булмаячак. Мин очам да китәм —Синең канатларың юк. Таштай түбән атылачаксың Егетнең хәтере калды:
— Мин таш түгел
—Кош та түгел. Синен канатларын юк,—дип кабатлады хатын.
Ул бары оч баскыч күтәрелгән иде. артында кабат үзәк өзгеч тавыш яңгырады -Китмә!!!
Хатын иренеп кенә артына борылды, берничә баскыч түбән гөшеп. салкын диварга сөялде:
— Ни кирәк сина?—Тавышы арган, битараф иде
— Ник качасын син? Нигә мине калырга үгетләмисен’
Мин язмышны үзгәртә алмыйм, балакай. Әгәр сина бүген тәрәзәдән сикереп үләры язган икән, син барыбер сикерәчәксең Тәкъдирне узып булмый Амнары сине көйләп утырырга вакьпым да юк. Синен уз тормышың, минем үземнеке. Арыдым мин
Шакирә сүзләренең чынлыгына ышандырырга теләгәндәй авыр сулап
куйды.
—Мине беркем аңламый. Аңларга да теләми...
Ике яр уртасына басып, икеләнеп торган мизгелдә каршында пәйда булган бу җан иясен егет үз яныннан җибәрергә теләми иде бугай. Әллә коткару көтте ул аннан, әллә упкынга очышын җиңеләйтү өчен күнелен бушатасы килде.
—Ә син кемне аңлыйсын сон?!
Сорау егеткә ошамады, ул аны җавапсыз калдырды. Ана бу хатынның үзен кызгануы, «китмә!» дип ялваруы, үгетләве кирәк иде. Ул чагында дөньяга булган бар ачу-үпкәсен анын өстенә түгеп калдырачак иде.
—Мина шундый авыр... Мин гел ялгыз булдым...
—Барыбыз да ялгыз,—диде хатын.—һәркемнең үз сукмагы.
—Мине саттылар. Хыянәт иттеләр.
—Беренче тапкырмы? Беренче хыянәт бик авыр була шул...
—Калганнары җиңелме?
—Беренче хыянәт авыр,—диде хатын.—Аннары өйрәнәсең.
—Хыянәткә өйрәнеп буламыни?
—Хыянәткә өйрәнеп булмый. Ышанмаска өйрәнәсең
—Ышанмыйча ничек яшәргә соң?
—Шуна күрә тормыш катлаулы да инде, балакай. Таяныр кеше табу авыр.
—Ник җирдә явызлык күбрәк'.’—дип сорады егет. Шакирә белән сөйләшү ана ошап китте бугай.
Бу сорауга һәр кешенен үз җавабы бар.
—Яхшылыкның кадерен белү өчен,—диде Шакирә.
Чөнки ул күптән аңлады инде: саулык кадерен авырулар, бәхет кадерен бәхетсезләр, бар кадерен юк белә...
—Мин яхшы булдым. Ләкин Ул мине барыбер ташлады. Егет «Ул» сүзен аерып, басып ясап әйтте. Бу сүзгә мәхәббәт тә, нәфрәт тә берьюлы сыйган иде. Әче камырдагы йөзем кебек.
—Димәк, яратмаган. Яратса, ташламас иде,—диде Шакирә.
—Яратты! Тик аңа хәерчеләр кирәкми. Акча, байлык кирәк, машина... Ул мәхәббәтне байлыкка алмаштырды.
—Мәхәббәтне байлык алыштыра алмый. Ул да моны анлар. Ләкин ул сина кирәкми. Хыянәтчеләр өчен яшь түкмиләр, тәрәзәдән дә сикермиләр. Ал арны үз сукмагыңнан куарга кирәк, бары шул гына. Тормыш сукмагында чүп-чар ятмаска тиеш. Югыйсә абынуың бар.
Егет аны әллә ишетте, әллә юк.
—Ул киткәч, мин кулымдагы бөтен акчаларны яндырдым,—дип үзенен шыншуын дәвам итте.—Алар бәхетсезлек алып килә. Акча үзе явызлык чыганагы. Шул пычрак кәгазьләр хуҗа булган дөньяда яшисем килми. Акча мәхәббәтне үтерә...
—Ялгышасын, балакай. Мәхәббәтне акча түгел, хыянәт үтерә.
—Син хаклыдыр бәлки Ләкин хыянәт булса да, мәхәббәт үлмәде бит! Ул хәзер дә миндә яши. Үземнеке генә түгел. Аныкы да. . Артык күп ул. артык зур. Бәлки шуна күрә миңа авырдыр. Ике кешелек мәхәббәтне берүзем ничек күтәрим...
—Алай булгач, син үзеңне түгел, мәхәббәтне үтерергә телисен. Аныкын. үзеннекен, Аллаһныкын...
—Аллаһның монда ни катнашы бар? Бармы сон ул? Минем аны күргәнем
—Без күрмәгән нәрсә юк дигән сүз түгел...
Егет, башын тезләренә салып, байтак дәшми торды. Икесе дә караңгылыкта, тынлыкта ялгыз калдылар. Тугыз катлы йортта да шундый гынлык булыр икән! Алардан башка биредә бер исән кеше калмаган диярсен. Ни менүче, ни төшүче күренми. Бу саташкан бәндәне төне буе берүзе саклап утырмас бит инде Шакирә Китәргә кирәк. Терәк табудан сөенеп ойый башлаган сынын дивардан көчкә аерып, ул әкрен генә баскычка таба чигенде. Ләкин егет анын ниятен сулышыннан сизеп алды бугай, ялт итеп бу якка борылды.
—Китмә!!' Мине кемдер тыңларга тиеш. Бәлки бу сонгы теләгемдер
— Мин арыдым,—диде хатын —Гафу ит. минем сине юатырлык көчем юк.
Ләкин егеттә анын кайгысы түгел иде. елак, мескен тавыш белән үз зарын түкте:
—Син юатма, тынла гына. Ул—минем Кояшым иде' Шашып-саташып яраттым мин Аны. Хәтта әниемнән дә артык яраттым Барысын да оныттым Ул гына калды. Ул гына! Мин Ансыз бер көн дә. бер мизгел дә яши алмыйм! Теләмим дә..
—Ә ул яши ала! Андыйлар озак һәм рәхәт яши Буш җаннарны жил күтәреп йөртә.
«Ни сөйлим мин?—дип уйлады Шакирә —Күрмәгән-белмәгән кешене гаепләргә ни хакым бар? Ул кыз бәлки фәрештәгә тин бер гөнаһсыз заттыр Бәлки эш байлыкта да түгелдер Бәлки бернинди хыянәт юк. ул үзенен чын мәхәббәтен тапкандыр. Ялгышлар кабатланса да. язмышлар кабатланмый... Ташланган яр—үртәлгән жан. ни сөйләмәс? Ирләрнең хатын- кыз күңелен аңлыйсы бармы''!*
Уйларын егетнең үпкәле-янаулы усал тавышы бүлде
—Мин китсәм. Ул үкенәчәк!
«И беркатлы жан! Ул кызый синең дөньяда барлыгынны да оныткандыр инде. Ташлап китүчеләр артка борылып карамый *
—Ялгышасын! Үкенмәячәк! Каберенә дә килмәячәк!
Өзеп-кистереп әйтелгән рәхимсез сүзләр, таудан ишелгән авыр ташлар сыман, егет ягына тәгәрәде. Хакыйкатьнең кайчан татлы, жинел булганы бар?!
Бу сүзләр бушлыкка сикерү өчен тәрәзә төбенә менеп кунаклаган кешене үртәргә-ярсытырга тиеш иде кебек. Ләкин күңел күңелгә ошамый Егет, аклангандай, гаепле, күндәм тавыш белән
— Мин Анын елавын телим —дип кенә куйды Әнгәмәдәшснен кочсезлеген тоеп. Шакирә тагы да кыюланды
—Жүләр! Еласа-еламаса. . Синасон. Мәеткә барыбер түгелмени'*'
Барыбер түгел Иртәгә монда журналистлар, тикшерүчеләр киләчәк Аларга сенсация кирәк Син сөйлә, барысы да белсен минем үлемемдә Ул гаепле
—Сине төртеп төшергән кеше юк Үз гаебеңне башкаларга аударма,— диде Шакирә тыныч кына — Әниен сине тәрәзәдән сикерер өчен үстермәгәндер. Саташып йөрмә, өеңә кайт!
Егет аны ишетмәде дә бугай
—Син минем соңгы теләкне үтәргә тиеш!
Тугыз катлы таш йортның шыксыз тәрәзә төбен яшәү белән үлем чиге итеп сайлаган бу исәр бәндә Шакирәне күзгә күренмәс җепләр белән гүя үзенә бәйләп куйган иде. Дөрләп янган уг та кешене үзенә шулай тарта, имеш Әгәр егет янында озаграк тоткарланса, теге якка икәүләп сикерүләре дә бар
Хатын, ике арадагы чияләнеп-чуалып беткән жепләрне берьюлы өзәргә теләгәндәй, кисәк борылды:
—Өметләнмә! Мин сине күрмәдем, ишетмәдем. Сүзен булса, язып калдыр. Хуш!
Китешли егеткә шул сүзләрне ташлады да, үзен кабат туктатуларыннан курыккандай, кызу-кызу баскычтан менә башлады.
Аны:
—Минем кәгазем дә, ручкам да юк...—дигән мескен сүзләр куып җитте.
—Булгач сикерерсең!—дип кычкырды хатын җиденче каттан.
-А-а-а!!!
Шакирә сискәнеп артына борылды, култыксага таянып, аска үрелеп карады. Егет башын кочып урынында утыра иде. .
Ишекне ачуга борынына әчкелтем исләр килеп ягылды, түр яктан таныш тавыш ишетелде:
—Ыгыгы... Ыгы...
—Хәзер, улым, хәзер...
Шакирә ишек төбендәге трюмо тумбасына килеп утырды да, көзгедә чагылган хатынның салкын аркасына сөялеп, күзен йомды. Утырунын никадәр рәхәт икәнен анын кебек аңлаучы бармы икән дөньяда? Ун сәгать буе аяк өсте тору коточкыч авыр. Арып хәлдән тайсан да, эчен тулы ут булса да, елмай-көл, кесәсен бушатып, акчасын шунда калдырыл китсен өчен, ишектән кергән һәр кеше алдында шат кыяфәт белән биеп тор. Ул эшләгән кибеттә таләпләр шундый. Түзсән түз, түзмәсән, бигайбә, «Китмә, кал!»—дип ялынучы юк. Адәм баласы кадерсез заман. Син киткәнне, урын бушаганны көтеп ишек төбендә унлап эшсез таптана.
«Ник яшим мин?»—дип еш уйлый иде Шакирә. Яшәвен, балам өчен, дип акларга тырыша иде. Ләкин сәламәт кеше дә артык булган бу илгә, үзе дә авыру җәмгыятькә аның чирле баласы тансыкмы сон?!
—Ник яшим мин?—дип сорады берчак Шакирә нурлы йөзле, җылы карашлы бер яшь мулладан. Бәлки ул мулла да булмагандыр әле. Башына түбәтәй киеп, бик эшлекле кыяфәт белән мәчеттә йөргәч. Шакирә никтер нәкъ менә аңа ышанып сүз катты.
Аптырап-йөдәп йөргән көннәренең берсендә, җанын кыйнаган сорауларга җавап, күңеленә юаныч эзләп кергән иде ул бирегә. Үзен тыңлаучы табылуга сөенеп, гомерендә тәүге тапкыр күргән шул егеткә моң-зарын түкте.
—Аллаһы Тәгалә безне сынар өчен яраткан,—дип җавап бирде мулла.
Хатын киная белән мыскыллы елмайды:
—Балда-майда йөзүчеләрне дә сыныймы?
—Кемне байлык, кемне юклык, кемне хаста белән сыный, һәркемгә үзенеке.
—Нигә мина барысы берьюлы? Ялгызлык та. хәерчелек тә, чир дә'.’ Ничек күтәрим, ничек түзим?—дип әрнеп сорады Шакирә.
— Һәркемгә күтәрә алырлык бирермен, дигән. Авырлыгына күрә сабырлыгы, чиренә күрә дәвасы, гөнаһына күрә җәзасы бар. Сез көчле. Сез күтәрә аласыз.
Анын сүзләре хатынны гаҗәпләнергә мәҗбүр итте:
—Минме көчле?! Ю-у-ук... Мин бик арыдым... Яшәргә теләгем дә, көчем дә калмады. Күземә тилмереп карап яткан чирле улым булмаса... бүген үк... бауга... менәр идем.
Әллә үзен ныграк кызгануларын теләп, әллә хәленең ни дәрәҗәдә авыр, чарасыз икәнен аңлатасы килепме. Шакирә үзе дә сизми арттырып җибәрде
Бауга менәргә анын уенда да юк иде
Бу чуар, болгавыр дөньяда әле бик аз яшәгән инсафлы егет, анын сүзләрен йөрәгенә якын алып, юатырга, үгетләргә кереште
—Т-т-әүбә. диегез, апа. Анда ни көткәнен беләсезме сон? Үзегезгә кул салып, тынычлык табармын дип уйлыйсызмы9 Мордарлык ин зур гөнаһ бит ул.
Шакирә исә үжәтләнеп баш чайкады:
—Мин үз тормышыма үзем хужа!
—Юк,—диде яшь мулла —Сезне дөньяга ана тудырган. Ходай жан биргән Аллаһы Тәгалә әмереннән башка гомер өзгәннәрнен жан ы иблис кулына күчә. Сез шуны телисезме? Түзәргә кирәк, апа. Газабына күрә савабы булыр.
«Матур сөйләп, акыл өйрәтүе жинел ул. Үзен минем урында булсан. нишләр иден икән?—дип үртәлде хатын —Хәер, син минем урында булмассың Син дә шуларнын берсе бит ..»
Шуларнын берсе Шакирәгә хыянәт итте инде һәм шуннан сон ул ир затларын күралмас булды. Хыянәт гүя үзенен үтмәс пычагы белән тәнен, жанын телә-телә. һәр күзәнәктә нәни кояш булып балкыган мәхәббәт тамчыларын суырып алды Буш урынга кара кан булып нәфрәт кереп урнашты. Күңелендә кара сумала булып кайнаган шул нәфрәт юлында очраган һәр ир-ат өстенә шаулап түгелергә әзер иде Мәчеттәге тыныч, якты йөзле яшь мулла да, анын акыллы сүхләре дә нәфрәт юлын бүлә алмады. Шакирә егетнен яшьлек нуры балкыган матур күхтәренә туп-туры карап, тегенен каушап-югалып калуыннан үзенә күрә бер тәм табып, эчендәге агуын түкте:
— Без түзәрбез анысы... Ә сез ник түзмисез сон91 Авырлык килде исә. койрыкны сыртка салып, тизрәк качу ягын карыйсы т Барыгыз да бер' Жинел, рәхәт яшисегез килә. Ялгыз ананы да. карт хатынны да. чирле баланы да ташлап китәсез. Бөтен бозыклыкның башында ирләр тора Ирләр, чынлыкта, хайваннардан берни белән дә аерылмый Жан юк бит сездә Тик мин шуны аңламыйм, әгәр Ходай гадел икән, ник сон тигезлек юк? Әллә Аллаһ үзе дә ирләр яклымы?!
Анын сүзләре егетне таты куркуга салды, сөйкемле йөзенә күгслжем тимгелләр бәреп чыкты, ул хәтта тотлыга ук башлады
—А-п-па, алай ярамый. С-с-ез бик куркыныч сүзләр сөйлисез Аллаһ каршында барчабыз да тигез. Ана тел тидермәгез Улыгыз бар лабаса. Ул да ир-ат женесеннән. Сезнен нәфрәт аны үтерәчәк Нәфрәт нәфрәт үрчетә Мәхәббәт кенә терелтә, яшәргә көч бирә Сабыр булыгыз, апа
Егет бу сүзләрен ялварып, еларга җитешеп әйтте. Күрәсен. ул азс мулла да булмагандыр, шунда укып йөрүче шәкерт кенә булгандыр Чөнки икенче юлы мәчеткә килгәндә Шакирәне башка кеше—чал сакаллы, бик житдн. тәкәббер кыяфәтле бер карт каршы алды Үтеп барышлый, аяк өсте генә
—Намазга бас. мәчеткә хәер бир Аллаһы Тәгаләдән сабырлык сора.— дип кинәшләрен бирде дә, җил-җил атлап, кызыл ләлә чәчәкләре төшерелгән яшел ишек артына кереп югалды
Ирләрнен яше дә. карты да ана сабыр итәргә, түзәргә куштылар. Хатын- кыз бу җиргә түзәр өчен дә. ирләр тормышын бизәр өчен генә киләдер, күрәсен
Түзми кая барсын, түзә Шакирә Сабырлык касапәре мөлдерәп тулган г ына түгел, ташып аккан инде Менә утыра бит ярты мәет булып. Урыныннан кузгалырга коч табалмый Шунда утырган килеш йоклап кына китәсе иде Башка берни кирәкми Бары ял гына, бары туйганчы рәхәтләнеп бер
вз
йоклыйсы гына! Дөньяда ин татлы нәрсә йокы икән...
Күзләр йомыла, тәнен рәхәт дулкын биләп ала. Зәп-зәнгәр күктән алтын нурлар тама. Күз алдында иксез-чиксез яшел болын жәйрәп ята. . Кулына бер бәйләм кыр чәчәкләре тоткан ак күлмәкле көләч егет Шакирәгә таба атлый. Якыная, якыная... Менә инде артка таралган кара чәчләре, куе керфекләре астында йолдыз булып җемелдәгән зәнгәр күзләре, яңакларын чокырайтып елмайган тулы иреннәре дә ап-ачык булып күренә. Шакирә шатлыгыннан кулларын җәеп анын кочагына атыла:
—Ризван!!!
—Ыгыгы, ыгы...
Хатын сискәнеп күзләрен ачты. Улы аны көтә, чакыра... Улының ашыйсы килә... Асты юештер, чүпрәкләрен алыштырасы бар..
Ләкин кыймылдыйсы да килми. Арыган-йончыган тән үзенә ял. тынычлык сорый. Түзмәс, беркөн өзелер дә инде...
Йокылы-уяулы килеш күргән төше үткәннәр куенында калган кояшсыз мизгелләрне яңартты...
—Илтеп ат моны гарипләр йортына!
—Ни сөйлисен, Ризван?! Ул бит безнен бала.
—Бу минем бала түгел! Безнен нәселдә мондый букайлар юк! Сина ал каш баласын тагып җибәргәннәр. Бар, кире үзләренә илтеп бир! Мина бу утын түмәре кирәкми. Йә мин, йә ул!
—Ул да җан иясе...
—Ә мин? Мин җан иясе түгелме, мин хайванмы? Гомеребезне шул букайны көйләп үткәрикме? Анын мәнге кеше буласы юк! Тынла сүземне. Шакирә! Мин сине кызганып әйтәм. Сайла—йә мин, йә ул!!!
Шакирә сайлады. Икесен дә. Хатынга ир, анага бала артык түгел, икесе дә тансык, икесе дә кадерле, газиз иде. Ләкин карар иргә ошамады...
—Китмә, Ризван... Ялгызым нишләрмен?! Ничек яшәрбез синсез?!
Ир дәшми, очынып-тузынып әйберләрен җыя.
—Ташлама безне, Ризван... Зинһар, китмә... Мин синсез яши алмыйм.. Мин сине яратам!!! Син безгә кирәк!
—Аңлаштык инде! Җитте!
—Нишлим мин синнән башка?!
Горурлык турында уйлар чак түгел, гарип баласының, үзенең язмышы, киләчәкләре шул ир кулында. Уртак оянын нигезе дә, түбәсе дә ул чакта Ризван иде. Ул китсә, иписез калалар.
—Ташлама безне, Ризван... Зинһар, китмә...
Бөтен сыныннан, торыш-килбәтеннән күндәмлек, табыну кычкырып торган. Ходайның үзе каршына баскандай, кулларын күкрәк турысына кушырып, яшьле күзләре, мәхәббәт тулы карашы белән инәлеп-өметләнеп иренә төбәлгән хатыннын аяк астына бер бәйләм ачкыч килеп төшә. Ишек шапылдап ябыла...
«Син—минем сулар һавам, эчәр суым, аем-кояшым»,— дип. кайчандыр Шакирәнен эзләренә басып йөргән Ризван бу йортта башка күренмәде.
Ирләр шундый ышанычсыз икән.. Ирләр шундый куркак һәм көчсез
икән...
Ләкин хыянәтчеләр бушлыкка китми. Аларны кемдер чакыра, көтә, җылы куенын ача. Шәһәр зур түгел, күреп тә, ишетеп тә белә Шакирә: Ризван шат күңелле яшь хатыны белән тупырдап торган ике бала үстерә.
Ә алар шулай... һаман шулай әле...
Үткәннәрне уйлап, үзеңне кызганып утырудан файда юк, тор, Шакирә, сине улын көтә. Колакка үтә сизгер ул, әнисе кайтканын белә. Ләкин
Шакирә ашыкмый. Йокынын җылы, йомшак куенына кереп, оеп-изрәп киткән тәнне урыныннан кузгату үлем белән бер Хатын, кан тамырлары бүртеп, кызарып шешенгән аякларын, чәнчешеп торган табаннарын ышкый Бичаракайлар Кемнәргәдер ярар өчен арып хәлдән тайган нечкә аяклар Кошларнын да аяклары нечкә... Тик атарнын канатлары бар. Ходай кошларга канат биргән, ә кешеләр жярдә үрмәләргә мәжбүр Ник безгә дә канатлар бирмәден. Раббым.*! Канатлары булса. Шакирә бу тиклем армас иде бит
Ул аксый-туксый затга үтте, улы яткан карават янына килде. Зур башлы, акай күзле малай, зәнгәр уртларын күрсәтеп, бәхетле елмайды: «Ыгыгы » Шакирә улынын каз мамыгыдай йомшак чәчләреннән иркәләп, янагыннан үбеп алды. Нинди булса да. үзенеке, йөрәгеннән өзелеп төшкән кадерле жан.
—Хәзер, улым, хәзер..
Хатын баласынын урын-җирен алмаштырды, боз кебек салкын аякларын, хәлсез кулларын дымлы сөлге белән сөртте, иртән пешереп калдырган ризыкларны жылыгып ашатты, аша. кишер кырып бирде Малай үзенчә нидер гөрелдәп бераз ятты да. иртәгә кабат ынгырашып уяныр, ун ел буе күзәткән тар, кысан бүлмәне кабат күрер өчен шешенке кабаклы, зур күзләрен Йомды Кичә бүгенгә, бүген иртәгәгә охшаш, бернинди үзгәреш юк һәм булмаячак.
Бер чынаяк сотле чәй эчкәч. Шакирәдә урынга ауды Тик аруы баштан ашса да, йоклап китә алмыйча, байтак борсаланып ятты Тәрәзә төбендә бөрешеп утырган теге хәерсез бәндә кабат күз алдына килеп басты, керделе- чыктылы сүзләре колакта кат-кат яңгырады. Тәки сикердеме икән ул? Өендә бәлки бичара әнисе тилмереп котәдер Кысыр кайгысы аркасында чын хәсрәт үрчетеп йөрмәсә сон! Үз кадерен үзе белмичә. Анын кебек исәрләр ирекле көннән үзләренә үлем эзләп чапканда, өметсез авырулар, әрнү-газапларга түзә-түзә. якты дөньяда бер генә көн. бер сәгать булса да артыграк яшәр өчен жан тырмаша
Сөйгәненең хыянәте аркасында акылын жуйган егетне юата да. яман ниятеннән кайтара да алмады Шакирә Әллә теләмәдеме'* Әллә үзенен дә күнеле каткан, жаны үлгәнме'* Китәм. дип яшәү белән үлем арасындагы кылдай нечкә сызыкка чыгып баскан кешене юлыннан борып, кабат тормыш кырына кайтару очен кайдан көчләр апасы ла. нинди сүхпәр табасы?' Көчсез кочсезне. мескен мескенне юата аламы'* Хәер, көчлеләрдә мескеннәр кайгысымы?! Ләкин Кем кемне саклап, яклап бетерсен сон бу дөньяда'* Чынлыкта һәр кеше ялгыз бит Ялгыз икән, димәк, көчле булу кирәк Димәк, бар ышаныч үзендә. Кешелек—ялгызлар жәмгыятс
Үзен аклау очен күнеп төбеннән тартып чыгарылган бу уйлар да Шакирәне әлләни юата алмады, үзен-үзе гаепләү хисе җанына дегет булып ягылган иде Әгәр икеләнгән, адашкан жан юлына Ходай нәкъ менә Шакирәне чыгарган икән, димәк, шулай кирәк булган, димәк, ул анын көченә ышанган. Упкын каршында басып торган егетне авыр мизгелендә ялгызын ташлап китеп дөрес эшләмәде Шакирә «Китмә'"*—дип ялваргач га китте бит Шакирәдән дә шул сүзне көтте бугай ул Бәлки ана бу якта калырга, үзенен кәйсезлеген акларга бер сәбәп кирәк булгандыр Сикерәсе кеше бер сәгать буе фәлсәфә корып утырмый лабаса. тота ла сикерә Ә Шакирә аны аңламады, тынычландырасы, үгетлисе урында, ярасына тоз салып, үртәп- үчекләп китеп барды
Төнге тынлыкны бозып, ачкычлар шылтырады, ике ншекнен дүрт йозагы кабат ачылды
Подъездда ут бар иде
Шакирә берничә баскыч түбән төшеп, аска күз салды. Тәрәзә киерелеп ачылган, шул бушлыктан кое төбедәй салкын күзләрен тондырып караңгылык карап тора. Ә теге егет анда юк, ул каядыр киткән...
Каядыр...
Шакирә тәрәзә янына килеп, урамга үрелеп карады. Аста кин итәкләрен жәеп утырган бөдрә чәчле сирень куакларын күрде. Урамда тыныч иде. Әллә берни дә булмаган, әллә булып та узган...
Егет киткән, тау хәтле мәхәббәтеннән, йөрәк әрнүеннән котылган. Әллә тотылган... Кем белә, аннан кайтып сөйләүче юк. Үзенә кул салган гөнаһлы жаннарны бәлки мәнгелек газап көтәдер. Ә син түз, Шакирә. Йолкынып беткән жанынны Аллаһы Тәгалә кулына ару килеш тапшыру өчен сакла. Әйтте бит мәчеттәге егет: «Гомереңне Аллаһ әмереннән башка өзсән. җанын иблис кулына күчәр...»—диде.
Сирень исләре сеңгән салкынча дымлы һаваны сулап, ачык тәрәзә каршында шактый басып торды Шакирә. Жәйге төн серле һәм уйчан иде. Кояш офык артына югалып, жиргә караңгылык ингәч, кеше күңеленә әллә нинди сәер уйлар килә башлый. Шакирә дә галәмнең төпсез күзләренә багып, фәлсәфәгә бирелеп алды: «Менә шулай... Бөтен нәрсә үзгәрә.. Караңгылык белән яктылык, тормыш белән үлем гел янәшә. Ә чиксезлеккә азат жан гына очадыр. Жан ирекле булсын өчен әүвәл җирдәге бурычларны үтәп, күрәсене күреп бетерергә кирәк...»
Кинәт ана куркыныч булып китте. Гүя урамнын кайсыдыр бер ноктасыннан кемдер аны күзәтеп, сынап-тикшереп тора иде. Төн куенына яшеренгән ул билгесез затка яктылык учында басып торган Шакирә аквариумдагы балык кебек ап-ачык күренәдер. Хатын бу карашның көчен жаны-тәне белән тоеп, калтыранып куйды, караңгылык борын сузган тәрәзәдән тизрәк ерагаерга теләп, ашыга-кабалана. үз катына менеп китте
Шулчак сул якта лифт тирбәлгән тавыш ишетелде. Җиденче катта туктап, ишекләрен ачты һәм Шакирә каршында кулына бер кочак сирень чәчәге тоткан тузган чәчле егет пәйда булды. «Бер бәхетле жанга тансык кунак килә...»—дип, үзе дә белмәгән кемнәндер көнләшеп куйды хатын. Ана инде күптән чәчәк бүләк иткәннәре юк иде.
Әмма...
—Бу сезгә...—диде егет.
Кое төбеннән кайтаваздай бәрелә-сугыла гөбердәп чыккан бу тавыш хатынга таныш иде.
Егет, гаепле елмаеп, кулындагы сиреньнәрне Шакирәгә сузды. Аннары кире чигенеп, әле һаман кочагын ачып үзен көтеп торган «серле сандык* эченә кереп югалды. Ишекләр шаулап ябылды. Тимер читлек, егетне үз куенына яшереп, аска төшеп китте...
Ап-ак, нәфис чәчкәләрне, сабыен кочкандай, күкрәгенә назлап кыскан хатын җинел сулап куйды: «Сикермәгән...»