Логотип Казан Утлары
Публицистика

Хат


Тормышка ышанычың сүрелмәсен
(Фәниягә. № 1, “Аптыраган әле монда".)
Фәния, “кызым" дип дәшәм. язам инде, хатыңны кайчан язгансыңдыр,
язгы депрессия генә түгелме?
Синен кебек уйланучы, “җилкәннәр"не укучы кызлар сирәк бит хәзер.
Ашыгып, дөнья пычрагына гына бата күрмә, аннан җилкәннәр белән генә
чыгып булмый. Бәлки, карабы. җилкәннәре булмаса да. мәхәббәтеңне
очратырсың? Мәхәббәт юк диләр, мин һәрвакыт бар дидем, ул бик зур. көчле
хикмәт. Мине авыру диделәр, диләр, әлбәттә.
Йолдызнамәләргә ышанмаска кушсалар да. азрак булса да укыштырып,
уйланып кара әле Синең тормышын алда, ышанычың сүнмәсен.
Мин 50дә. ышанычым бик әкрен яна. сүнәргә азаплана. Безне 18 яшь
тулмыйча эшкә алмыйлар иде. Теләсәң, теләмәсән. училище, аннан матур, чая
дип “урын"га тәкъдим иттеләр. Горур идем Коммунистлык мәҗбүри иде әле
"урыннарда" Коммунист чиста һәм намуслы булырга тиеш дип чатнатып
әйтеп, эш урыннарымнан киттем. Ә "әйбәт” кызлар путевкалар белән чит
илләрдә йөрделәр. Квартирасыз да калдым.
Нервыларым иртә какшады. Яраткан кешем Чечняда вафат булды. 23 ел исән
дип көттем, тормышка чыгып, балалар үстерсәм дә “парлы ялгыз” булып
яшәдем.
Сиңа тормышта җиңел булмас, кызым. Шулай ла уңышлар, мәхәббәт телим
сиңа! Бездә медицина училищесы бар. Бәлки, килерсең, укырсың. Бай
яшәмибез, тик күңелем киң. торак өчен түләмәссең.
Татар телен хөрмәт итәм. татарча гына сөйләшәбез, милли хәрәкәт
оешмасы якын гына.
Балалар аерым тора.
Миндә дә шул хәл, бик яхшы танышым милли хәрәкәткә йөри. Тик анда
хатын- кызлар юк. Намаз укуга ныграк тартылалар. Туганнарым, акчасыз син
кеше түгел, диләр. Сине бәреп үтерәләр бит. диләр.
Бурычка кулым белән бирәм. аягым белән йөрим ала алмыйча
"дусларымнан"
Башка кызлар ничек яши икән, дигәнсең. Бай егетләр күзли алар Үз кызым
да шулай итте. Тик мин мәхәббәткә әле дә ышанам.
Бер генә мисал. Мәккәгә кемнәр бара? Үзе эшләмәгән “бизнес" акчасына
баралар. Дингә кагыласым, нахак сүз әйтәсем килми, тик бик күп “дини”
кешеләрне беләм. Имеш, “ураза тотучыларны" да. Менә боларны уйлап,
күзәтеп кара әле.
Хатны язып бетергәч кенә уйлап куйдым, син минем елда тугансың. Аен да
минеке микән әллә?
Ашыкма, уйлан, мин ашыктым, шулай да күңелем чиста, оятсыз кешеләр
күбрәк. Ин пычрак кызлар дөньяның артына тибеп, дөньясына төкереп, кеше
җилкәсендә яшиләр. Тик ул пычрак рәхәткә ашкынма, уйланырга вакытын
бар әле Романнар түгел, шигырьләр укы. алар дөресрәк.
Кабат сиңа уңышлар телим. Якты өметләрең сүнмәсен.
Әлфирә апан- Түбән Кама шәһәре.