КАНАТЛЫ ТАТАР
Марго Фонтейн үз остазын башта анлап җиткермәде
Рудольф Нуриев белән аны әүвәл нигә нәкъ менә «Жизель» балетында биетеп карау кирәк булды икән? Бу балетны Маргонын бии башлавына инде биш былтыр гына түгел—хәтта ки чирек гасыр! Ул чакта әле анын бүгенге сәхнә пары Рудольф өстәл астында мүкәләп йөрү генә түгел, бу якты дөньяга тумаган да булган!
Әйе, «Жизель»дә Марго егерме биш ел биеде. Ләкин, турысын әйтергә кирәк, бу әсәрдәге төп рольне башкарып, ни тамашачылар йөрәгендә тиешле уныш казана, ни үз җанында рухи канәгатьләнү таба алмады. Эш нәрсәдә, сәбәп нидә иде соң? Менә монысын исә шушы көнгәчә Марго үзе дә анлап җиткерә алмады.
Ә британ балетын кырык еллап әйдәгән Нинетт де Валуа һәммәсен дә алдан күреп, алдан сизеп йөргән иде, әлбәттә. Тик үз карамагында Фонтейн янәшәсенә бастырып биетерлек Рудольф Нуриевтай башкаручы булмагач, дөнья балетының уртак кимчелегенә әйләнгән әлеге чирне дәваларга керешә алмады.
Һәм менә балет сәнгатенең ин затлы җәүһәрләреннән саналган әсәрне янача куелышта сәхнәгә менгерер вакыт, ниһаять, җитте кебек, шөкер.
Нинетт де Валуа «Жизель» балетына моңарчы Рудольф Нуриев керткән яналыклар белән тулысынча килеште. Ә бу яналыкларнын ин җитдие, ин мөһиме—принц Альберт белән аның тарафыннан алданган гади авыл кызы Жизель арасындагы мөнәсәбәтләрне ничек тасвирлап күрсәтү мәсьәләсенә кайтып кала иде. СССР театрларында тигезсез бу мәхәббәт бары тик сыйнфый караштан, ягъни байлык яки ярлылык ягыннан гына сурәтләнеп килде. Ә менә Рудольф Нуриев, балет сәнгате тарихында беренче мәртәбә буларак, әсәрдәге төп геройларның берсе Альбертны әрсез һәм оятсыз принц түгел, ә яшьлек җилбәзәклегенә бирелеп кенә кызны алдаган, үз ялгышы өчен бик үкенүче яшүсмер зат итеп күрсәтә алган. Аерма бар һәм бик зур! Әлеге аерма әсәрнен тамашачыга тәэсир һәм тәрбияви көчен бермә-бер арттырып җибәрә.
Нинетт де Валуа, тәҗрибәле балетмейстер буларак, «Жизель» балетының
Ахыры. Башы 2, 3 саннарда.
Рудольф Нуриев тәкъдим иткән яна вариантын кочак жәеп кабул итте. Ә инде дирижер Джон Ланчбери белән хореограф Фредерик Аштонны әйткән дә юк—алар тыштан гына артык усал, артык житди тоелган, ләкин үтә нечкә хисле татар егетенен Лондон сәхнәсендә биеп күрсәткәннәреннән күкнен җиденче катында иде.
«Жизель* балетына Рудольф Нуриев керткән искиткеч унышлы яналыклар өчен ин күп сөенгән кеше, әлбәттә. Марго Фонтеин булды Репетицияләр вакытында яна пары тарафыннан әйтелгән кайбер тәнкыйть фикерләрен, күпме еллар бии-бии бөртекләп тупланган абруен бер читкә куеп торып, ул тыныч кына кабул итә белде.
Үз шәкертенен мондый сабырлыгын күреп. Нинетт де Валуа ана эчтән генә рәхмәт укыды. Ә Рудольф. Маргонын капма-каршысы буларак, артык тиз кызып китүчән һәм кайнар холыклы иде Мондый холыклы биючене тезгендә тотарга нәкъ менә Марго сабырлыгы кирәк тә! Алар икесе—нәкъ чиләгенә күрә капкачы! Сәхнәдәге парлашып бииячәк гомерләре дә. Ходай кушып, озын-озак дәвам итәргә охшаган.
Өмет тулы репетицияләр, тир тулы күнегүләр артта калып, менә күптән көтелгән көн дә килеп җитте Ковент-Гарден театрына «Жизель» балетынын яна куелышын карарга килгән тамашачылар арасында Бөек Брнтаниянен әнкә-королевасы Елизавета да бар иле.
Сәхнәдә ин еш барган спектакльнен төп герое принц Альбертны бер үк төрле буяуларда күрергә Лондон тамашачысы инде күптән күнегеп беткән иде: ул—таза-чибәр. ул—кыю-батыр. ул—дәртле-егәрле... Ләкин монарчы бу рольне башкаручыларның берсе генә дә Альбертнын аллаулы сөюдән туган рухи газаплануларын, үкенүле кичерешләрен күрсәтеп бирә алмалы Дөресрәге, теләмәде
Ә Рудольф Нуриев очына-очына биегән Альберт нечкә хисле йөрәге һәм үкенүле тойгыларга бирелергә сәләтле вөҗданы булган бөтенләй яна. бөтенләй бүтән төрле принц иде. Әйтерсен. бу образны күпме еллар кысым, буып торган, ана кин һәм иркен сәнгать мәйданында иркенләп, бар көченә алдырырга ирек бирмәгән рухи тышавыннан азат иттеләр'
Марго Фонтейннын биюен дә танырлык түгел иде Альберт-Рудольфнын зур итеп ачылган төпсез яшькелт күзләреннән бертуктаусыз агылучы кайнар хис ялкыны шундук Жизельнен төгәл-нәфис, наз тулы хәрәкәтләренә күчә бара иде. Әнә ул күзгә күренмәс дәрәҗәдәге вак-вак алымнарыннан чигү чиккәндәй, үзен мәрхәмәтсез алдаган егете тирәсеннән бер кат биеп узды Юк, биеп узмады—әйтерсен. әнә шул вак адымнары кебек тезеп-теэеп, сәхнәгә ул ачы һәм әрнүле күз яшьләрен тамызды!
Ә Жизель кабере читендә Альбертнын бөтерчек кебек әйләнеп өскә томырылуы һәм һавада эленеп торганда, аккош канат кагынгандай, аяк балтырлары белән бер-берсенә җинелчә генә кагып-кагып алулары! Тамашачы бәгыренең ин нечкә төшләренә килеп тия торган әлеге хәрәкәтләр- Марго Фонтейннын күз яшьләре кебек гамган вак адымнары белән Рудольф Нуриев башкаруындагы антраша-силәр әйтерсен лә бер йөрәктән ургылучы бер ук хисләр ташкыныннан яралган һәм бу гүзәл хәрәкәмәрне тиз генә онытырлык түгел иде!
Балет сәхнәсе белән инде бөтенләй хушлашырга жыенып йөри башлаган Марго Фонтеин бу кичне үзен яңадан тугандай хис итте Юк икән, бодай булгач, анын ижаг. димәк, гомер козе дә шактый кичегеп киләчәк икән бит әле!
Лондон сәхнәсендә яна туган бию парын хуплап, бу кичтә аларны сәхнә алдына барлыгы егерме дүрт мәртәбә чакырып чыгардылар Һәр чыгуларында. «Жизель» балетына керткән үтә мөһим яңалыклары өчен рәхмәт билгесе
булып, үзләренә кочак-кочак чәчәк бәйләмнәре яуды.
Ә азакта бөтен тамашачылар йөрәгенә тагын бер рәхәт тетрәнү өстәгән мондый хәл булып алды. Королева әби Елизаветанын үзеннән дип, менә Жизель ролен бу кичне моңарчы күрелмәгән дәрәжәдә гаять оста, галәмәт рухланып биегән Марго Фонтейнга берсе-берсе чынаяк тәлинкәсе кадәрле кып-кызыл роза чәчәкләре бәйләмен китереп бирделәр. Уттай янган шул чәчәкләрнең берничәсен ул ефәк тасмалы бәйләмнән суырып алды да, нәзакәтле кул хәрәкәтләре белән янәшәсендәге Рудольфка сузды:
—Ал, Руди—болары сиңа! Язмышыма соңлабрак булса да килеп керүен өчен чиксез рәхмәтлемен үзенә!
—Мин дә...—дип пышылдады Рудольф һәм, бер аягы белән тезләнеп, Фонтейннын кайнар-йомшак кулларын шашып-шашып үбә башлады.
—Син бүген бәхетлеме, Руди?
Рудольфның әле генә яшьлек дәрте бөркелгән күзләре бу юлы Маргога бик моңсу карады:
—Сиңа бит яхшы мәгълүм, Марго—минем әле моңарчы беркайчан да үземне бәхетле итеп тойганым булмады.
—Ә менә бүген? Хәзерге мизгелдә?
Марго бүләк иткән чәчәкләрне Рудольф сүзсез генә күкрәгенә кысты. Ләкин Фонтейн барысын да аңлады. Чөнки чәчәкләр сөйли белә: кызыл розалар—ошату һәм ярату билгесе!
Ике биюченен, алдан сөйләшеп куйгандай, үзара хөрмәт белдерешүе шулхәтле табигый килеп чыкты ки, яна туган сәхнә парынын озак, әле бик озак дәвам итәчәк данлы киләчәген чын күнелдән хуплап, көчле кул чабулар ишетелде. Меңләгән тамашачыларның бердәм теләген үтәп, алар мондый хәрәкәтләрне алдагы көннәрдә дә еш кабатларга мәжбүр булдылар. Тик горур холыклы Марго Фонтейн аларга аз гына үзгәреш кертте: Рудольф Нуриев анын яшәгән еллары һәм бөртекләп тупланган осталыгы алдында баш ия икән дип уйламасыннар өчен, үзе дә чәчәкләрне яшь биючегә тезләнеп бүләк итә башлады.
32
Бөек Британия королевасы Елизаветага «Жизель» балетынын янача куелышы шулхәтле ошаган иде ки, ул аны өч көн рәттән карады. Аннан күреп—принцесса Маргарет һәм бүтән ледилар да!
Өч көн рәттән, очсыз-кырыйсыз чиратлар аша үтеп, Лондон тамашачылары Король балеты театрына агылды. Өч көн рәттән алар телендә Марго да Рудольф, Рудольф та Марго гына булды.
Тышкы дәүләти эшләрендә ашыгыч мәшәкатьләр чыгу сәбәпле. Панаманың Бөек Британиядәге тулы вәкаләтле илчесе Роберто Ариас атаклы «Жизель» балетының үз хатыны катнашындагы янача куелышы премьерасына бара алмыйча калган иде. Ләкин үзенен күптәнге гадәтенә барыбер тугры калды: тотты да әлеге спектакльдә катнашучыларны диңгез сәяхәтенә чакырды.
Ял көне иде. Шуңа күрә ирле-хатынлы Ариас-Фонтейннар оештырган мондый круизларга күптән күнегеп беткән Король балеты артистлары кыстатып тормадылар: оҗмахка төртеп кертмиләр дип, «Кристина» исемле бик матур яхта килеп туктаган дебаркадерга бер-бер артлы агылдылар Чегәндәй каратут йөзенә юмарт елмаю кундырып, аларны култыксалы басма каршында Роберто Ариас үзе каршы алды.
Менә дебаркадердан сузылган басмада чираттагы пар—болгар кызы Сания Арова белән татар егете Рудольф Нуриев күренде. Совет киртәләре аша ярсу аттай дулап кача алган бу мөселман биючесенә Роберто Ариаснын
ихтирамы башта бик зурдан иле. Ләкин олы сәхнәдән инде бөтенләй төшәргә ниятләп йөргән кырык ике яшьлек хатыны Марго Фонтейн. кем әйтмешли, әле борын асты да кибеп җитмәгән шушы япь-яшь җилкенчәк белән «Жизель» балетында биеп, көтелмәгән һәм монарчы күрелмәгән уныш казангач, хәлләр кинәт кирегә үзгәреп китте Әйе. куянныкыдай жөйле һәм калын-сусыл иренле авызын ачкач әлегә арык үпкәсе генә шәйләнсә дә. егет ярыйсы ук горур күренә иде! Ә Ариаслар исә. дөнья кендеген үзләре тотып яшәгәч, горур кешеләрне янәшаләренә якын да җибәрмәделәр Әйе. монысы шулаен шулай Аннары, йә кем бөтен дөньясына билгеле кайсы балсринанын хәләл ире инде үз хатынынын яшьлек дәрте ташып торган икенче бер ир кисәге белән кочаклаша-кочаклаша биюенә көнләшмичә кала алыр икән7 «Жизель* балетынын янача куелышын үзе карый алмаса да. Рудольф Нуриевка Марго Фонтеиннын нинди кызыл, нинди уттай янып торган розалар бүләк итүен ана бит килеп әйттеләр, җиткерделәр инде. Ә кызыл розаларнын чын сөю билгесе икәнлеге күптәннән һәм күпләргә билгеле' Юк. тыштан гына беркатлы күренгән бу татар егете белән талканны коры тотарга кирәк: йомшак җәеп, катыга утырта—ягъни мәсәлән, инде пеләшләнеп килгән баш түбәнә ике җәпле мөгез куя күрмәсен!
Хәер, мөгез дигәннән.
Бик тә нечкә, бик тә нәзакәтле бу мәсьәләдә Роберто Ариас үзе дә бигүк төшеп калганнардан түгел иде Анын инде сәхнә өчен зерә дә чибәр, ләкин гаять түзем һәм сабыр холыклы итеп яратылган Маргосынын ате бер сызык та кунарга өлгермәгән матур мангасна дистәләп кенә түгел, ә йөзләп мөгез утыртканы булды бугай. Бу турыда бөтен Лондон, ботен Панама белә. Тик, нишләсен, түзә шактый олыгаеп—инде дүртенче дистәсен тугарып килгәндә генә беренче мәртәбә кияүгә чыга алган Марго апагыз! Лөрсс. яшь чагында анын кулын сораучылар күп булган диләр Әмма кечкенәдән балег сәхнәсенә үлепләр гашыйк кызны үзенә карата алырлык ир-егет табылмаган. Иренен нәсел үгезе кебек үзенә һәрдаим, җае чыккан саен хыянәт кылып яшәвен Марго яхшы белә. Ләкин атар икесе дә үз язмышлары—берсенен сш кына уҗымга чыгып керүе, башкасынын ләрәжалс һәм бай илче хатыны булып гомер кичерүенә күптән күнегеп беткәннәр иде инде
Тукта, чү!
Әгәр кырыс я змыш әлс бер аягы сәхнәдә, икенчесе исә бишектә килеш үк бар дөнья игътибарын җәлеп итә алган бу егетне атарнын чын мәхәббәтсез, ләкин инде шактый ипле арасына сугылачак чөй сыйфатында җибәргән булса? Ягъни мәсәлән, кырык яшенә җитеп тә ате чын сөю. чын ярату хисләрен кичереп карамаган Маргоны атай-болай үзенә гашыйк итеп куйса яисә ана үзе гыйшык тота башласа? Булмас димә—дөнья бу' Аеруча сәнгать дигән, балет сәхнәсе дигән ирекле мәхәббәт диңгезендә парлап йөзүчеләр арасында?!
Үз хатынын көнләштергән ир үзе дә көнчелек утында интегүчән була икән!
Култыксалы басма аша узган чираттагы кунаклар үзс каршына килеп туктагач, хуҗа кеше борчулы һәм көнчел уйларыннан, ниһаять, айнып китте:
О-о. хуш киләсез! Әйдәгез, әйдә—яхтам гүренә үтегез!--диде ул. ярыйсы ук салкын йөзенә ясалма елмаю билгеләре ку ндырырга тырышын
Роберто Ариас янәшәсенә килеп баскан ап-ак джинси чалбарлы Марго фонтейн ирен яна кунаклар белән таныштыруны кирәк тапты
—Руди...
—О-о, мистер Нуриев!.. Без инде күптән таныш—күрешеп тормасак та буладыр кебек...
Рудольф күрешер өчен сузган кулын, утка пешкәндәй, ялт кына кире тартып алды:
—Күрешмик соң алайса.
Горурлыгына көч килүдән, Рудольфнын йөзе чөгендер төсле кызарып чыкты. Ачуын чыкмаслык та түгел: бер дигән хатыны өстеннән йөрүе бөтен ил теленә керүе җитмәгән, өстәвенә, бүтәннәрне түбәнсетеп, мыскыл итеп маташа! Юк. әжәткә каршы йомыш дигәндәй, ачуын кайтарачак әле Рудольф бу гарьләнүләрнең, бик тиз кайтарачак!
Һәм Роберто Ариаснын кәпрәюле тәкәбберлеген чеметтереп үтәрлек андый беренче җай тиздән табылды да.
—Ә бу туташны кем дип белик?—диде хуҗа кеше, май урлап ашаган мәченекедәй ялт-йолт карашын Дунай яклары кызына юнәлтеп.
—Сания... Сания Арова.
Моңарчы үзенә таныш булмаган сәер исемне ишеткәч, гаҗәпләнүдән, Роберто Ариаснын чабата кашлары тар маңгае өстендә бергә килеп кушылды:
—Сания??? Ә нигә, әйтик, Соня түгел?
Кан-кардәшен яклап, бу юлы инде Рудольф сүзгә кушылды:
—Мистер Ариас! Сания бик матур исем, минемчә. Үзе татарча, нәкъ үзебезчә! Шулай бит, Сания?! Безнен халыкта мондый исемле хәтта бер шаян җыр да бар.
—Жырлап күрсәт!
—Юк, мистер Ариас, минем ул җырны көйләп түгел, ә биеп күрсәтәсем бик килә.
—Күрик соң, алайса.
—Юк. Хәзер үк түгел—бераз соңрак!
—Килешәм...
Чеметтереп төрттерү, авырттырып бәхәс уяту дигәндә, Роберто Ариас үзе дә кимен куймый иде:
—Сания татарның бик матур исеме булгач, нигә сон әти-әниләрен сиңа да шундыйракны кушмаганнар?—диде ул, кинаяле иттереп.
—Ниндирәкне?
—Һәрхәлдә, Адольф та Рудольф түгел инде... Чын татарчаны?
—Ә-ә... Гитлернын адашы булуым күздә тотыламы?
—Менә-менә...
—Эш бит менә нәрсәдә, мистер Ариас... Сугыш алды елларында. Советлар Союзы белән дуслык килешүләре төзеп бетергән Гитлер Германиясенә хөрмәт йөзеннән, яна туган сабыйларга немец исемнәре кушу кин таралган: Ганс. Фердинанд, Карл, Рудольф.. Күпләрнең тешенә тия торган минем исемем дә әнә шул шаукым нәтиҗәседер.
—Аңлашыла...
Кыска вакытлы круизга чыгучылар җыелып бетеп, ул арада кадерле кунакларны «Кристина» яхтасы ресторанына чакыра башладылар. Ак эскәтертле өстәлләр затлы ризык-нигъмәтләр, тәмле сый-эчемлекләрдән сыгылып тора иде. Рудольф Нуриев та кан-кардәше Сания Арова янәшәсендәге үз урынына килеп утырды. Ләкин тиз генә тынычлана алмады. Чөнки кайберәүләр кебек, ул бер яңагына суксалар, икенчесен куеп торучылардан түгел иде. Аны авыр балачагыннан бирле озата килгән кырыс язмышы шулай тәрбияләде.
Азгын «нәсел айгыры» Роберто Ариастан аның гүзәл, түзем хатыны Маргоның һәм үзенең дә ачуын кайтарыр җай тиздән чыкты. Беләгенә ак сөлге салган официант, кулын изәп, мәҗлеснең иң кызган төшендә
Рудольфны бер читкә чакырып алды:
~!^ис^еР Нуриев, сезне капитан каютасындагы телефонга чакыралар
Симез йөзле официант ак сөлгесе белән кин мангаендагы тир тамчыларын сөртеп куйды:
— Гафу итегез,менә анысын әйтмәделәр инде.
Рудольф жил-җил адымнар белән тиздән әйләнеп тә килде:
— Мине түгел, телефонга сезне чакыралар икән бит. мистер Армас'—диде ул, хужа кешенен йонлач колагына иелеп.
—Мине?!—диде Роберто Ариас. утырган җиреннән сикереп торып —Ә нигә?
Кемгәдәр. нигәдер ачуы килгән чакларында Рудольфның кинаяле иреннәреннән тапкыр сүзләр ниндидер тирән, аскы мәгънәгә ия булып, зирәк мәкаль-әйтемнәргә охшап тама башлый иде Бу юлы да шулай килеп чыкты
—Нигәме? Чөнки мин әлегә мистер Фонтейн түгел'
Мистер Фонтейн дигәч, җитмәсә, бөтен кунаклар да ишетерлек итеп юри кычкырып әйтелгәч, миссис Маргонын булачак ире кебек килеп чыкты бит инде бу! Анлады Роберто Ариас кем бакчасына таш ыргытылганны Аклады һәм. әлегә ни дип жавап кайтарырга белмичә, нечкә иреннәрен чәйни-чәйни. телефонлы каютага юн&лергә мәжбүр булды
33
«Рудольф Фонтейн» мәсьәләсендә миссис Маргоны унайсыз хәлгә куеп, таякны артык бөгеп җибәрүен анлады Нуриев Ләкин үзе ыргыткан җимне Роберто Ариаснын тавыш-тынсыз гына йотып җибәрәчәген сизенә иде ул Чонки. кемнәндер көнләшүгә килгәндә, хатынына бик еш хыянәт иткәнлектән, үз койрыгы бозга каткан'
Ул. ахыр чиктә, нәкъ әнә шулай булып чыкты да. Ләкин ике арадагы рухи бәйге бетмәгән иде әле
Елга булып агылган затлы сый-шәрабларнын шайтани тәэсир көче тән буыннарын кыздырып җибәргәч, гадәттәгечә, бию ярышлары башланып китте Балет сәхнәсендә инде күптән танылып һәм азу ярып өлгергән артистлар үз халыкларының милли биюләрен башкару буенча коч сынаштылар. Дингез куенында чайкалган «Кристина» яхтасының хужабикәсе Марго Фонтейн башта ярсу дәртле бразилия. аннары британ биюен башкарды. Дунай болгарлары кызы Сания Арова исә ярым төрки, ярым христиан моңнары катышкан салмак ритмнарга тирбәлде
Чират үзенә җиткәч. Рудольф озак баш ватмады- тотты да балачактан үзенә яхшы таныш булган «Әпипә» көенә биеп кил е Кулларын чәбәкли- чәбәкли, үзе җырлады, үзе биеде
Бас. кызым Әпипә.
Син басмасан. мин басам Синсн баскан эхзәрснә Мин лә кигереп басам
Бер үк куплетта уртак тамырлы «бас», «басмасан». «басам», «баскан», «басам» сүзләренең биш мәртәбә кабатланып килүе белән грузиннарның «ас-са!» дип аяк бармаклары очында очып-очып йөрүен хәтерләткән бу биюнен сүзләре дә. көе дә бик дәртле иде Атаклы Король балеты артистларының моңарчы үзләренә бөтенләй таныш булмаган татар биюен тын да алмыйча күзәтүләрен күргәч. Рудольф гагын да рухланып-илһамланып тыпырдавын дәвам итте
Бие, бие, Хәйбулла,
Биегән кеше бай була.
Биегән кеше бай булганда—
Карт алаша тай була!
Гыйбрәтле үткән тарихында күпме авыр фаҗигаләргә юлыгып та күнел көрлеген югалтмыйча, жор телле шаян холкын саклап кала алган татар кешесе турындагы бу җырлы бию барлык артистларга да бик ошады. Менә сиңа дала атына атланган кыргый татар! Менә сина кайчандыр Париж хәтле Парижларны тетрәткән явыз татар! Үз халкынын шук-шаян холкын шулай бер-ике биюдә күрсәтеп бирә алгач, ничек итеп инде андый милләт һәм аның искиткеч талантлы биюче улы алдында башынны имисен?! Панама президентының кечкенәдән балет артистлары белән аралашып үскән улы булгач, Роберто Ариас бию сәнгатенең серләрен ярыйсы нечкәләтеп аңлый иде. Көйләре генә түгел, исемнәре дә гаҗәеп серле, гүзәл булган татар биюләрен ул да бик ошатты. Тик менә татарча ипи-тозлык та белмәгәч, үкенеч ки, сүзләрен генә анлап җиткерә алмады.
Әле бая гына арба күчәре башларының берничә мәртәбә эләгешеп алулары турында уйламаска тырышып, менә Роберто Ариас яңа биеп туктаган яшь көндәше каршына килеп басты:
—Ул гаҗәеп гүзәл биюләрнең сүзләрендә ни турында әйтелә, мистер Нуриев?
Татарның ин дәртле, иң шаян биюләрен ничек ошатуын күргәч, Рудольф шактый тәкәббер бу түрә кешегә карата үпкә-сапкаларын шунда ук онытты:
—Тәрҗемә итимме?—диде ул, инглизчәләп.
—Әлбәттә, мистер Нуриев!
—Яхшы Бу сонгы тыпырдауда биегән кешенең бик бай булачагы турында әйтелә.
Роберто Ариас әлеге фикер белән килешергә теләмәде:
—Юк! Биеп кенә баеп булса икән лә ул!
—Сабыр, мистер Ариас—әлеге көйдә дә биюченең карт алаша тайга әйләнгәч кенә байый алачагы хакында әйтелгән. Һәм бик ышандырырлык, образлы итеп әйтелгән!
Һәр дуңгыз әүвәл үз бозыклыгы турында уйлар дигәндәй, уҗымга чыгып керү хәлләре белән бәйләнгән «карт алаша» тәрҗемәсе колагына чалынгач. Роберто Ариасның болай да усал-кырыс йөзендәге төртеп тишкәндәй кечкенә күзләреннән зәһәр очкыннар чәчрәп куйды. Ләкин ул үзен тиз кулга алды:
—Дөрес, мистер Нуриев: бу дөньяда биеп түгел, ә бары тик бизнес аша гына баеп була!
—Бәлки...
—Хәер, үтә шәп биегән очракта акчаны безнең дә жәлләп торган юк инде, анысы. Хәзер сез моны үз күзләрегез белән күрә алырсыз.
Илче Ариас, бармак очы белән изәп, үзе янына музыкантлар төркеме башлыгын чакырды:
—Ә хәзер Америка халыкларыннан берәрсенең утлы-давыллы бию көен уйнарсыз.
—Бик теләп, мистер Ариас! Тик кайсысын икән?
—Әйтик, мексикан биюен
—Димәк, «Кукарача»ны?
—Менә-менә...
—Ә кем бии, мистер Ариас?
—Нуриев, билгеле! Бу биюне мин нәкъ менә ул башкарырга тиеш дип саныйм.
«Тиеш саныйм.»
Кем көймәсенә утырсан, шунын җырын жырларсын дисатәр лә. тәкәббер илченен әмер төсендә әйтелгән масаюлы сүпәренә атай бер лә буйсынасы килеп тормый иде әле Рудольфнын Ләкин сәфәрдә катнашучыларның һәммәсе дә шушыны ук үтенеп сорагач, ризалашмын чарасы катмады Мөгаен. Рудольфка таныш түгел бию коен тәкъдим итеп. Ариас горур Нурисвнын унайсыз хәлдә катуын көткәндер. Ләкин бик бәләкәй чакларыннан ук сәхнәдә кайнатканлыктан, дөнья хатыкларынын биюләре мәсьәләсендә дә Рудольфнын белмәгәне юк иде Ленинград хореография училищесында уку елларында да ул Кубадан килгән сабакташ дусты Мения Мартинестан байтак кына американ биюләрен өйрәнде
Йөрәкләр тибешен кызулатып, менә ярсу агышлы «Кукарача» көе янгырый башлады. Табигатьтән бирелгән үзенә генә хас кыяфәт- кмланышлары. тигез аяк хәрәкәтләре, аеруча магнитлы күз карашлары белән Рудольф Король балеты биючеләрен үз ихтыярына бик тиз бөтереп алды. Туктаусыз кул чаба-чаба, аны кат-кат биеттеләр
Мистер Ариас бию мәсьәләсендә Рудольф Нүриевны һичкайчан кы зарта алмаячагын, ниһаять,анлалы. Ләкин анын сонгы һәм бик көчле тагын бер чарасы калган иде әле. Ул—акча! Ә акча каршында монарчы әле беркемнең дә баш ими кала алганы юк Үжәт татар, ярсу татар, горур тагар дигән даны булса да, Рудольф та баш ияр. ул да табынмый ката атмас кодрәтле көчкә' Куен кесәсеннән төргәк-торгәк яшел акчатар чыгарды да. Нуриевнын биюдән тукталмавын, «Жизель» балетындагы прини Альберт кебек, әйтерсен лә, үлгәнче биюен таләп итеп. Роберт Ариас аларны берәм-берәм идәнгә ыргыткалый башлады. Ул көзге агач яфракларыдай коелган әлеге кәгазь долларларны Рудольф иелеп ала барыр һәм. биюенә шулай зыян китереп. Король балетындагы хезмәттәшләре алдында хурлыкка калыр дип уйлаган иде булса кирәк.
Тик мистер Ариас уйлаганның нәкъ киресе килеп чыкты Анын кулыннан ычкынган акчалар идәнгә бер-бер артлы очып төшә торды, алар очып төшкән саен, тамаша алкышлагандай, яхта хуҗасы кулын-кулга сугып куйды —Бие. бие, Хәйбулла—биегән кеше бай була!
Ә кинәг килеп туган мондый кыен минутларда һич югалып калмый торган тапкыр һәм горур Рудольф нишләде дисезме? Тотты ла аяк астында бөтерелеп кыштыр-кыштыр килгән яшел акчаларны таптый-таптыи. биюен дәвам иттерде. Инде музыкантлар да арып-тынып калды. Ә ул биеде дә һаман биеде!
Юк, биемәде—мистер Ариас тәкъдим иткән тамашаның азагында Рудольф Нуриев инде яшел меңлекләрне очлы түфлиләрс белән тибеп-тибеп очыра ук башлады Жил алып менеп китеп, палуба өстендәге зәнгәр к\кы тирбәлешкән әлеге акчалар теплоходлар артыннан йөрәкләргә тиючән сагышлы тавышлар белән ачыргаланып кычкырл-кычкыра очарга яраткан монсу акчарлакларны хәтерләтә иде.
34
Балет сәнгатендә монарчы күрелмәгән ярсу дәртле биюләре белән Рудольф Нуриев башта Париж, аннары Лондон тамашачылары күңелен бик тиз яулап алды. Анын көнбатыш сәхнәсендә нәфис-нәзакәтле Марго Фонтейн белән парлашып бии башлавын кайбер сәнгать белгечләре елныт- елба кибетенә көтмәгәндә килеп кергән сезгәк үгез белән тиңләделәр Савыт-саба кибетендәге «сөзгәк үгез*нен. ниһаять. Америка тамашачылары алдында чыгыш ясый башлар көннәре дә килеп җитте Ачар биеп туктауга, әйтерсен. көчле күк күкрәде'
Моңарчы тын да алмыйча утырган галәмәт зур тамаша залы ярсу алкышлардан кинәт тетрәнеп китте. Озын-озак алкышларның таләпчән чакыру авазларына буйсынып, композитор Адольф Аданнын «Жизель» балетындагы төп рольләрдә биегән инглиз кызы Марго Фонтейн белән татар егете Рудольф Нуриев Нью-Йорктагы атаклы «Метрополитен-Опера» сәхнәсе уртасына җәмгысы... кырык ике мәртәбә (!) чыгып басарга һәм, рәхмәт белдереп, башларын ияргә мәжбүр булдылар. Шулкадәр көчле һәм тоташ алкышлардан тамашачыларның кулларына хәтта сөялләр чыгып бетте диярлек.
Ә сәхнәгә, меңләгән кешеләрнең соклану билгесе булып, аллы-гөлле чәчәкләр яуды, чәчәкләр яуды...
Бу тамашаны караучылар арасында, Нью-Йоркның бик күпләгән мөхтәрәм шәхесләре белән беррәттән, АКШ президенты хатыны Жаклин Кеннеди да бар иде. Тамырларында кайнар ирланд каны аккан әлеге леди кечкенәдән бию сәнгатенә гашыйк булып үскән, алай гына да түгел, Нью- Йорктагы балет студиясенә йөреп, үзе дә кайбер осталык серләрен үзләштереп өлгергән иде. Шуңадырмы, бөтен Америка тамашачыларын аякка бастырган ниндидер татар егетенен монарчы күрелмәгән ярсу хис белән искиткеч дәртле һәм ашкынулы биюе ана шулхәтле тәэсир итте ки, спектакль тәмамлануга, олы башын кече итеп, илнен ал розалар бәйләме тоткан беренче ледие сәхнә артына кереп китте. Балет сәнгатен сөючеләр күңеленә шулкадәр тылсымлы тәэсир итү көченә ия булган яшь биючене якыннан күрәсе һәм. чын күңеленнән котлап, гаҗәеп сыгылмалы һәм көчле кулларыннан бер кысасы килгән иде анын.
Балет күгендә яна калыккан яшь һәм якты йолдыз турында ул ин беренче мәртәбә үз сенлесе Ли Радзивиллдан ишеткән иде. АКШ президенты хатынынын бертуганын сихри биюе белән күз ачып йомганчы үзенә гашыйк иттерә алган бу татар егетен менә шуна күрә леди Кеннединың да бик күрәсе килгән иде. Ә сенлесе Линен беренче ире Стас Радзивилл белән уртак тормышлары барып чыкмаган, шуңа күрәме, бөтен балет күген яктырткан үзе яшь. үзе әле өйләнергә дә өлгермәгән яна йолдызга анын өметләре шактый зурдан иде бугай.
Тик бу кичне илнен беренче ледиена әле кайчан гына КГБ киртәләре аша азатлык, хөрлек тарафларына легендар сикереш ясап, бөтен дөньясын шаккатырган татар егете белән якыннан танышып китәргә язмаган булып чыкты. Юлына һаман да шул сәхнә эшкуары Сол Юрок аркылы төште!
Россиядән 1906 елда ук күчеп килеп, бүтән илләр һәм аеруча рус сәнгатенең Америкадагы рәсми булмаган илчесе сыйфатында хезмәт итә башлаган, дирижер таякчыгы хәтле генә тәбәнәк гәүдәсе белән терекөмештәй тегеләй дә болай тәгәрәп йөргән бу яһүд агаенын Америка кыйтгасында кермәгән ишеге, чыкмаган тишеге юк иде. Жирле халык, аеруча театр, опера һәм балет сәнгатен сөючеләр, барыннан да бигрәк аны чынаяк тәлинкәсе кадәрле кара кысалы күзлеге һәм көмеш тоткалы кул таягы аша ерактан ук танып алалар. Танып та алалар һәм, хөрмәт хисләрен белдереп, янәшәсеннән башларын ия-ия үтәләр.
Имәслек тә түгел шул!
Рус сәнгатенең мәшһүр биюче Анна Павлова, атаклы җырчы Федор Шаляпин кебек һәм башка бик күп йолдызлары, нәкъ менә Сол Юрокнын җылы куллары аша «үгеп», беренче мәртәбә Америка тамашачыларына барып ирешкән. СССРнын Урал тарафларыннан калкып, башта Париж. Лондон, инде менә хәзер Нью-Йорк сәхнәләрендә ух уйнаткан Рудольф Нуриев исемле канатлы өермә турында кайгыртуга да ул зур өлеш кертте.
Ә бу яна йолдызның чыгышларын, бүтән биючеләрдән аермалы буларак.
тамашачы тыныч кына карый алмый Анын һәр хәрәкәтеннән ирлек дәрте, сөю-мәхәббәт ялкыны бөркелгән утлы - ашкынулы биюе, нишләптер, хатын- кыз тамашачыларга аеруча көчле тәэсир итә Күзгә күренми торган үткәргеч чыбыклар аша гүя ул алар бәгыренә үз йөрәгеннән кайнап чыккан гыйшык уты жибәрә! Әлеге ток. бертуктаусыз нахтый-нахтыи. акрынлап чибәр гуташларны шашу-шашындыру халәтенә китереп җиткерә Менә ни өчен андый ханымнар, кулларына чәчәк бәйләмнәре тотып, тамаша бетүгә үзләрен әсир и гкән биюченен бизәнү-ясану бүлмәсенә таба ашкыналар
Баштарак шактый уздырды андый гашыйкларны Сол Юрок яшь йолдыз бүлмәсенә. Ләкин һәммә нәрсәнен чамасы бар Спектакльдән сон Нуриевнын иркенләп сулыш ала-ала бераз бушанырга да мөмкинлеге булмау сәбәпле, үзенә әйтеп тормыйча гына, тиздән Сол Юрок анын бүлмәсен тышкы яктан бөтенләй бикләп куя башлады Ун-унбиш минутка гына! Ин күбе— ярты сәгатькә!
Чарасызга күрә, бүген дә шулай эшләгән иде
Күпме генә әрсез-кыю димәсеннәр, ал розалар бәйләме тотып бикле ишек төбенә килеп баскан АКШ хәтле АКШ президенты хатынын күргәч. Сол Юрокнын ла коты ботына төште Артык каушап китү сәбәпле, ул буй- буй сызыклы соргылт костюмынын һәрчак түш кесәсендә йөри торган тиешле ачкычын таба алмый интекте Шулай да бер кесәсеннән икенчесенә күчкән арада, үзен кулга алып, илнен беренче ледиен жентекле күздән кичерергә өлгерде биек үкчәле ак түфли кигән тоз аяклар. Нуриевныкылай артык озын да. тәбәнәк тә булмаган урта буйлы гәүдә, нәфис иңбашларына дулкын-дулкын ишелеп төшкән калыи-кара чәч. карлыгач канатыдай сызылып киткән нечкә кашлары астыннан төбәлгән эчкерсез-жылы караш Өстәвенә, үзе сөйкемле, үзе яшь!
Әйе. хатын-кыз чибәрлеге ягыннан караганда. АКШнын беренче ледиена һич тә тел-теш тидерерлек түгел иде Ләкин Жаклин Кеннединың Саз Юрокка ин ошаган сыйфаты—анын үлепләр балет яратуы1
Хәер, леди Кеннедидән күреп һәм аннан калышмаска теләпме. СССР лидеры Никита Хрушсннын күптән тулып ташыган гәүдәле хатыны Нина Петровна да балет сәнгатен шашыплар ярата булып чыкты Ләкин монын һәвәскәрләр дәрәжәсендәге беркатлы ярату . Куба утравында әзе күптән түгел генә булып алган хәрби-сәяси каршылыкны азлан 1ына коточкыч атом зилзиләсенә әйләндерми калган куркыныч «ярыш>ны бию сәнгате өлкәсенә дә тартып кергү нәтижәсе икәнлеге әллә кайдан күренеп тора иде.
Хатыннары яраткач, аларнын кодрәтле икенче яртылары да сонгы елларда аеруча җанланып, аеруча модага кереп киткән базет сәнгатен ошатырга тиеш булып чыга бит инде! Чөнки муен кай зарафка борылса, баш та шул якка әиләнүчән ич! Дөнья лидерларының менә шушы сыйфатыннан бераз файдаланып калып булмасмы? Балет сәнгатенең киләчәге, аеруча анын Рудольф Нуриев кебек дөрләп кабынган яна иолдыхтары хакына' Әлбәттә, үз кесәнне калынайту хакында да онытып бетермичә
Сәхнә продюсеры Сат Юрокнын гамәти юнәлештәге әрсез уйларын Жаклин Кеннединын гафу үтенгәндәй тыйнак-ягымлы тавышы бүлдерде Димәк, мистер Нуриевны бүген күрергә язмаган икән, алайса —Хәзер, хөрмәтле леди, хәзер -диде Саз Юрок. кесәләрен әзе һаман капшавын дәвам итеп Шунда ул мистер Нуриев, шунда Бөтен тамаша залын һуштан я здырган чыгышыннан сон. исенә-акылына килеп утыра —Утырсын, алай булгач Без әзе очрашырбыз—комачауламыйк үзенә' диде леди Кеннеди, ал розалар бәйләмен Сол Юрокка сузып -Ә бу чәчәкләрне, чиксез рәхмәтем һәм тирән хөрмәтем билгесе итеп, мистер
Нуриевка тапшырырсыз. Хушыгыз!
—Хушыгыз, хөрмәтле леди!—диде Сол Юрок, гаепле кешенекедәй калтыраулы тавыш белән.
Калтырарсың да шул!
АКШ президентының хатыны, ниһаять, китте. Тик кулны инде пешерә үк башлаган ал розаларын тиешле иясенә тапшыруны нәкъ менә ана йөкләп, каушап-югалып калу кебек галәмәтләрне һичкайчан белмәс атаклы сәхнә эшлеклесен бик авыр хәлдә калдырып китте! Хәзер ана бу чәчәкләр бәйләме белән нишләргә? Әгәр тиешле кешесенә кертеп бирсән, ник үз аяклары белән атлап килгән президент хәтле президент хатыны юлына аркылы төштен дип, ярсу канлы Нуриев анын җелегенә үтәчәк! Әгәр бирми генә калдырсан, мәрхәмәткә шулай ук өмет баглап булмый: кынгыр эш кырык елдан сон да беленә бит! «Әллә инде алдаша ук башладыңмы, «Нью-Йорк Юрогы?» дип (ачуы килгән чакларында Нуриев ана гел әнә шулай сүз уйнатып дәшәргә ярата!), хәтта иманыңны тетеп ташларга да бик мөмкин. Ул сина кин күнелле опера җырчысы Федор Шаляпин яки нечкә-нәзберек күнелле бию остасы Вацлав Нижинский гына түгел! Кыскасы, кайнар татар, ярсу канлы Чынгыз хан оныгы!
Президент хатыны киткәч, кирәкле ачкыч тиз табылды табылуын. Аны йозактагы тишек оясына кертеп бер борды да, ни булса—шул булыр дип, Сол Юрок бүлмә эченә атылды. Анын кулындагы чәчәкләрне күргәч, уйларыннан бүленеп һәм соклануын белдереп, Рудольф Нуриев әйтеп куйды:
—О-о!.. Ал розалар—ярату билгесе! Йә, кемне гашыйк иттек әле, мистер Юрок?
—Мин түгел, син гашыйк иткәнсен, мистер Нуриев, син!!
—Мин?.. Ә кемне?
—Президент хатынын!
Көтелмәгән бу сүзләрне ишеткәч, Рудольф утырган җиреннән үрле- кырлы сикереп торды:
—Кемне, кемне?!
—Илнен беренче ледие Жаклин Кеннедины! Менә бу чәчәкләрне, чиксез рәхмәте һәм тирән хөрмәтенең билгесе итеп, сина ул тапшырырга кушты.
—Ә нигә үзе тапшырмады?
—Аны күреп каушаудан, һәрчак түш кесәмдә йөргән ачкычымны таба алмый интектем. Чөнки, гөнаһыма күрә, синен бүлмә ишеген тышкы яктан бикләп куйган идем.
—Ә ул ишекне ниемә дип бикләдең?
—Синен тынычлыкны саклап инде, мистер Нуриев! Кермәсеннәр, йөрмәсеннәр чәчәк тоткан ханымнар—спектакльдән сон бераз ял итеп, бушанып алсын дидем.
—Рәхмәт инде кайгыртуына...—дигән булды Рудольф һәм бераздан кырыс тавыш белән өстәде —Йә, әйт: президент хәтле президент хатынын кире борып җибәргәч, кем булып чыгасың инде син, мистер Юрок?
Сол Юрок ни дип җавап бирергә дә белмәде. Ә Нуриев исә, җай чыгудан файдаланып, үтергеч юморын эшкә җикте:
—Нью-Йорк Юрогы түгел, ә Нью-Йорк сарыгы син болай булгач, мистер Юрок!
Сол Юрок поляк Вацлав Нижинский, данияле Эрик Брун кебек моңарчы балкыган балет йолдызларының һәммәсеннән дә яктырак яна башлаган татар биючесе Рудольф Нуриевның усал телле мондый шаяртуларына күптән күнегеп беткән иде инде. Шуна күрә чираттагы сүз уйнатуга ул артык үпкәләмәде...
Шаяртсын, теләгәнчә теш агартсын теленә шайтан төкергән Нуриев—
аннан гына укасы коелмаячак бит Сол Юрокнын! Ин мөһиме. Лондон балетынын Америка кыйтгасындагы Рудольф Нуриев катнашкан гастрольләре генә зур уныш белән узсын!
35
Жаклин Кеннслинын сәхнә артына ярты юлда бүленгән «визит»ы тиздән онытылды. Ә менә ул «Без әле очрашырбыз» дип теге көнне әйткән сүзен истә тоткан булып чыкты
Берничә кон үтүгә үк, Нью-Йорк аэропортына ил президенты Джон Кеннединын АКШ башкаласы Вашингтоннан үзе жибәрттергән шәхси очкычы төшеп утырды. Әлеге очкыч экипажына Лондон балетынын якты йолдызлары Марго Фонтейн һәм Рудольф Нуриев белән аларнын хореографы Фрслерик Аштонны зур хөрмәт белән АКШ президентының Ак йорттагы кабул итү бүлмәсенә алып кайту бурычы куелган иде
Килеп җиттеләр мәртәбәле кунаклар Ак йортка, барып керделәр АКШ президентының «оваль кабинет* дип аталган атаклы бүлмәсенә, утырдылар, син күр дә мин күр дигәндәй, тирән эчле йомшак-затлы кәнәфиләргә'
Дөрес, бу минутларда Джон Кеннеди бүлмәдә үзе юк иле Шунда ук Жаклин Кеннеди, ирен чакырып керергә дип. каядыр чыгып китте Алар балет сәхнәсе кебек кин-иркен өстәлле зур бүлмәдә өчесе генә калдылар
АКШ президентының затлы күн белән тышланган тәхет кәнәфие буш иде.
Шулчак шаккатыргыч бер хәл булып азды
СССРдагы тышаулы язмышыннан ботен тезген-дилбегәләрен өзеп кача алган татар биючесе Рудольф Нуриевнын һич уйламаганда көтелмәгән адымнар ясау сәләте моңарчы да күпләргә һәм күптәннән мәгълүм иде Бу юлы да шулай булды Джон Кеннеди үз бүлмәсендә юклыктан файдаланып, нигә әле анын серлс-ымсындыргыч һәм үтә дә биек кәнәфиенә утырып карамаска?! Бар җиһанны дер калтыратып торган АКШ президенты кәнәфие би г ул! Рудольф Нуриев кебек бер татарга мондый мөмкинлек тагын кайчан тәтеячәк'' Ычкындырма сирәк очрый торган алтын мизгелне, егетем'
Һәм. дөрестән дә. таган бер мизгелдән ул АКШ президенты кәнәфиендә утыра иле инде. Килеп утырган шәпкә, бу гажәеп хәлгә үэе дә ышанып бетәсе килмичә, башта әлеге кәнәфидә тегеләй дә бал ай әйлән газ әп карады Шәп әйләнә тәхет кәнәфие! Аннары, телефон трубкаларын азып тормыйча гына, тегенди дә мондый затлы тугралар ясалган ул хәтәр аппаратларны куллары белән капшап-кяпшап куйды Их. менә шушы кәнәфидән торып кына СССРда калган газиз анан яки апаларына чылтырата алсан икән ул' Юк. монысы инде—ботенләй буй җитмәслек хыял!
Ул анына килеп өлгергән арада менә ишектә Жаклин Кеннеди һәм анын ире үзе күренде Аларны күрүгә, май урлап ашаганда тотылган мәчедәй. Рудольф тирән зчле кәнәфигә сеңде. Ләкин тиктормас малайлар шуклыгы белән ясалган хатаны төзәтергә сон иде инде
АКШ президенты кәнәфиендә—татар баласы'
Мондый гайре табигый хәлне күргәч, кадерле кунагының балаларча шуклыга очен ире алдында уңайсызланып булса кирәк. Жаклин Кеннединын һәрвакыт ачык чырайлы Йөзе кинәт шомланып караңгыланып китте Ләкин ул үзен тиз кулга алды
Ә менә президент Кеннединын ник бер чәч бөртеге селкенеп карасын' Киресенчә, үз кәнәфиендә ботен татарнын. ботен СССРнын. бөтен Ауроплнын гына түгел, ә Жззр шары дип аталган барча жиһаннын булачак боек биючесе утыруны күргәч, ул мыек астыннан гына елмаеп куйды Һәм. күрешер өчен ике кулын мөселманнарча алга сузып, мәртәбәле
кунагына таба атлады:
—Йә, ничек президент кәнәфие? Биекме, йомшакмы?..
—Гафу итегез, президент әфәнде!
—Юк, юк... Чит кәнәфигә утырып каравыгызга һич кенә дә унайсызлана күрмәгез, мистер Нуриев! Ике ил, капма-каршы сәясәтле ике җәмгыять, ике дөнья арасына сузылган биек киртәле чикләр аша легендар төстә сикереп үтә алуыгыз өчен, һичшиксез, тагын да дәрәҗәлерәк кәнәфиләрдә утырырга лаек сез! Ә инде балет сәнгатендә соңгы елларны сез ирешкәннәр турында әйтеп тә торасы юк. Аларын тулаем киләчәк кенә бәяли алыр. Ә безнен бүгенге бәягә, бүгенге рәхмәтебезгә килгәндә...
Шулчак бүлмә түрендәге ишекне тавышсыз гына ачып, ике чибәр туташ килеп чыкты. Аларнын берсе нечкә билле бәллүр кәсәләр тезелгән поднос, икенчесе исә... көмеш рельсле уенчык поезд тоткан иде. Анын бер-бер артлы тезелешкән вагоннары гына түгел, хәтта яшел, сары, кызыл күзле семафорларына хәтле бар! Әлеге гаҗәеп таныш һәм кечкенәдән җанга якын уенчыкны күргәч, чабышка ыргылган Сабантуй аты кебек, Рудольф Нуриевның борын тишекләре киерелеп килде. Юк, эш көмеш рельсле, көмеш көпчәкле бүләкнең үтә затлы, үтә кыйммәтле булуында гына түгел— президент хәтле АКШ президентының татар биючесе тормышын ярыйсы ук яхшы һәм алдан белеп торуында иде.
Затлы бүләкне булачак иясенен бер күрүдә ошатуы Джон Кеннеди күңеленә дә сары май булып ятты:
—Мистер Нуриев!—диде ул, шампан шәрабе салынган бәллүр чәркәне кулына алып.—Франциядәге беренче гастролегез вакытында сатып алынган уенчык поездыгызның ул чакта сездән башка гына ни өчен Лондонга китеп бару сәбәпләре безгә яхшы билгеле Язмыш сезгә киләчәктә хәвефсез сәфәрләр, бәләкәй вакытыгыздан ук бик тә таныш булган шушы җитез поезд кебек, гел алга, гел изге максатларга ыргылып яшәүләрне насыйп итсен!
Тамаша залына рәхмәт белдәргән балет биючесе кебек бер тезенә чүгеп һәм тыңлаусыз чәчле башын биленә хәтле иеп, Рудольф Нуриев та тиешле җавабын матур гына әйтеп бирә белде:
—Хөрмәтле президент! Хөрмәтле леди һәм джентельменнар! Рәхмәт мина хәерле сәфәрләр теләгән затлы бүләгегез өчен! Ләкин ин зур рәхмәтем бу бүләкнен чын көмештән ясалган рельсле һәм тәгәрмәчле, үтә затлы һәм кыйммәтле булганы өчен генә түгел. Ә бию дигән биек сәнгать күгендә канатларны тулы көченә җилпеп оча алу хакына туган иленнән аерылуга дучар ителгән бер татар баласын рухи сыендырып, рухи яклый алганыгыз өчен!
Тиздән шөһрәтле биючеләр хөрмәтенә жыелган кабул итү мәҗлесенең күңел ачу өлеше башланып китте. Кешеләр белән гаять тиз һәм җиңел аралашучан Рудольф, көтелмәгәндә килеп туган мөмкинлектән файдаланып (Ычкындырма тарихи мизгелне, Нуриев!), бу мәҗлес барышында илнен беренче ледиен биергә чакырырга һәм анын белән якыннанрак танышырга да өлгерде. Аларнын шушы танышлыктан башланып киткән чын дуслыгы аннары утыз ел буе—«бию падишаһы» вафат булганчы дәвам итте. Әле алай гынамы, Жаклин Кеннединың ярсу канлы татар биючесенә үлепләр гашыйк булган бертуган сеңлесе Ли Радзивилл аша атаклы токым вәкилләре белән хәтта туганлашып, ягъни мәсәлән, АКШ президенты баҗасына да әйләнеп бетте кебек!
Ак йортта көндезге икеләрдә башланган кабул итү мәҗлесе кичке алтыларга хәтле дәвам итте. Аннары АКШ президентының шул ук шәхси очкычы кадерле кунакларны гастрольләр барган Нью-Йорк каласына кире кайтарып та куйды.
Лондондагы мәгълүм «Обсервер* гәҗитендә яшь биюченен тиздән нәшер ителәчәк автобиографик китабыннан өзекләр басыла башлады Аларнын «Минем хөр иреккә сикерүем» дип аталган беренче өлеше шунда ук укучылар күнелен яулап та өлгерде Бу санны гәжят-журнал киоскларыннан бик тиз—чират тора-тора алып бетерделәр Алдагы көннәрне исә азеге киосклар ачылганчы ук—иртә таннан алар каршында озын-озак чиратлар барлыкка килә торган булды.
Халыкны аеруча гажәпләнлергәне шул иде галәмәт абруйлы «Обсервер* басмасынын монарчы беркайчан Рудольф Нуриев кебек нибары егерме дүрт яшен тутырган, кем әйтмешли, әле борын асты да кибеп өлгермәгән яшь кешеләр турында болай зур һәм саллы итеп язып чыкканы юк иде Ә бу юлы-ы! Берничә тоташ битне биләп торган текстны инде әйтәсе дә юк1 Шуларга өстәп, тагын өстәл кадәрле дүрт фото бирелгән!
Бу истәлекләр француз журналистларының кайчандыр Нуриев белән үткәргән әңгәмәләренә таянып язылган иде Аларны Рудольф Лондонга килгәч Марго Фонтейн. Нинетт де Валуалар аша качкын татар биючесе белән танышкан һәм киләчәктә анын якын кинәшчесе вә биографы булып китәчәк Найджсл Гослинг бергә җыйган, аннары иждли эшкәртеп һәм тагын да камилләштереп, үзе эшли торган «Обссрвер*га тәкъдим иткән иде.
«Обсервср* басмасында Рудольф Нуриевнын саннан санга бирелә барган истәлекләре Париждагы Лс Бурже аэропортында легендар сикерүе әзе кайчан гына бар дөньяны шаулаткан татар егетенә бөтен Лондон, хәтта бөтен ил игътибарын тагын жәлеп итте. Тиздән азеге истәлекләр «Опера Мунди* нәшриятында аерым жыеитык булып басылып чыкты Китап кибетләре шүрлекләренә менүгә, аны ай күрде дә кояш аллы! Шулай итеп, япь-яшь биюче ниләр кичереп өлгерсен сон әзе дип тормадылар, чиратлашып, кулдан- кулга Йөртеп укый-укый. Рудольф Нуриевнын «Минем автобиографиям» дип аталган жыентыгын ул көннәрдә укучыларның ин кайнар мәхәббәтен яулаган китабына әверелдерделәр
Хыянәтче биюченен көнбатышта ничек шулай бик тиз абруй казануын күреп эчләре пошкан совет җитәкчелеге дә. бу хәлләрне күрмәмеш- белмәмешкә салынудан туктап, ниһаять, тешен күрсәтә башларга ният изге Ин әүвәл Лондондагы совет илчелеге Нуриевны Король балеты сәхнәсенә аяк бастырмау таләбен куйды Британлылар бу таләпкә һаман колак салмагач, үч итеп, гамәли чараларга кереште
Лондондагы «Ковент-Гарден* сәхнәсендә Мәскәүнен Зур театрыннан атаклы Майя Илисен кая белән Николай Фадеичев концертлары күрсәтелергә тиеш иде Тоттылар да. күренекле биючеләрне бу гастрольгә барудан тыеп, бритлн тамашачыларын совет артистлары чыгышын караудан мәхрүм иттеләр Ри за түгелсез икән—дәгъваларыгызны әнә хыянәтче биючегә үз сәхнәсендә яшел юл ачкан Король театры җитәкчеләренә белдерегез!
Шушы ук театрда Петр Ильич Чайковскийнын «Аккош күле* балетын куярга алынган хореограф Роберт Хелпманга бу әсәрне сәхнәләштерүдә бай тәҗрибә тупланган Ленинград. Мәскәү шәһәрләренә барырга һәм дзеге тәҗрибәне өйрәнеп кайтырга кирәк булды Ләкин Лондондагы совет илчелегендә анын теләгенә аркылы төштеләр
Ни очен? дип бәргәләнде Хелпман. берни төшенмичә Минем бит билетлар да кесәдә иде инде
Аны исә кырт кистеләр:
-Башта билет түгел, виза алырга кирәк!
—Берни аңламыйм...
—Аңламагач, сорагыз сон, мистер Хелпман!—дип кинәш бирделәр ана.
—Кемнән?
—Король театрының прима-биючесенә әйләнеп барган хыянәтче Нуриевтан!
—Ә-ә... Аңлашылды, болай булгач! Канга—кан, үчкә—үч, димәк?
—Шулайрак, мистер Хелпман!
—Ә бу нәрсә бирер соң, хөрмәтле иптәшләр? Куба һәм Берлин кризислары гына житми мәллә? Инде сәхнәдәгеләре дә кирәк микәнни?
—Сезгә виза бирелмәү—әле баласы гына. Анасын исә, бераз алдарак күрерсез, мистер Хелпман!—дип теш ялтыраттылар совет илчелегендә.
«Анасы» дигәннәре Мәскәүдәге Зур театрнын Лондон каласына алдан килешенгән гастроль белән бармый калуы булып чыкты. Шушы ук сәбәп аркасында Ленинградтагы Киров театрының күренекле балетмейстеры Асаф Мессерер да Король балеты биючеләренә осталык дәресләрен бирү өчен килә алмады.
Тимер читлеккә охшап калган совет империясе үзенен әлеге читлекне тарсынып хөр иреккә сикергән бер баласына каршы кылынган гамәлләрен гел арттыра, гел аяусызландыра барды. Болары—туган илдән читтә, күптән инде череп бетәргә тиеш булган капитализм илләрендә.
Ә СССРнын үзенә килгәндә, качкын Нуриевның тыңлаусыз чәчле башы өстенә үткен кылыч элеп, аны гел куркытып, өркетеп торунын тагын да дәһшәтле чарасын эзләп таптылар. Юк, көнбатыш илләр демократиясе алдында үз дәрәжәләрен төшермәү өчен, бу юлы да Рудольф Нуриевның авыру әнисен һәй бүтән туганнарын физик жәберләү юлына басмадылар. Ә рухи эзәрлекләүләр һаман дәвам итте.
1962 елнын 1 апреле, гадәттәгечә, көлке һәм алдау көне буларак билгеләп үтелде. Ләкин Ленинград балеты җитәкчеләренә бу көнне көләргә түгел, ә үкереп-үкереп елый башларга язган булып чыкты. Дәүләт сәясәтен яктыртучы рәсми басмалардан саналган кодрәтле һәм зур абруйлы «Известия» гәҗитендә СССР халык артистлары Константин Сергеев һәм анын хатыны Наталья Дудинскаяның Киров театрындагы эшчәнлеген кискен тәнкыйтьләгән ачык хат басылган иде. Аларны үзләренә алмашка килгән яңа буын биючеләренең осталыкларын тиешле дәрәҗәгә күтәрергә теләмәүдә гаепләгәннәр. Дөрес, хатта Нуриев исеме телгә алынмаган алынуын Ләкин яшь балериннар Никита Долгушин белән Костя Брудновның Ленинградтан ни өчен Новосибирск театрына күчеп китү сәбәпләре анлыйсы килгән кешегә бик ачык итеп язылган иде: әлбәттә, аларга юл, үрнәк күрсәтүче Рудольф булган!
Театр җитәкчелеген гаепләү хатына Ленинград балетының Алла Осипенко, Ирина Колпакова, Нинель Кургапкина, Алла Шелест, Ольга Моисеева. Нинель Петрова кебек киң танылган биючеләре кул куйган. Өстән кушып яздырган мондый күмәк хатлардан бик тиз көек исе килә башлый Чөнки гыйбрәтле мисаллары күз алдында: Бухарин, Каменев, Зиновьев һәм башка бик күп, бик күпләгән «халык дошманнары»н да әүвәл «Правда» ише үзәк басмаларда бөтен ил, бөтен халык тарафыннан әйбәт кенә пешекләп алганнар, аннары Лубянка төрмәсенең карангы подвалларына алып төшеп атканнар!
Киров театры кешеләренең дә эчләренә тирән шом кереп тулды: «Известия» гәҗитендәге күмәк тәнкыйть мәкаләсе дә тиздән кубачак дәһшәтле давылның алхәбәре түгелме? Аянычлы дәвамы һәм азагы исә кайчан булыр?
хокем эше карала башлады. КГБ тарафыннан күптән әзерләнеп, кем ни- нәрсә сөйләячәгенә хәтле алдан билгеләнеп куелган бу суд утырышы формаль төстә генә узар һәм бик тиз тәмамланып та куяр дип уйлаганнар иде дә. хәлләр һич көтмәгәндә катлауланып китте. Рудольфнын хезмәттәшләре, борын буенча акча жыеп, бик кыю һәм акыллы бер адвокат хатынны яллаганнар иде. Эшне КГБ хәтле КГБга каршы сүз әйтергә базган әнә шул адвокат бозды.
«Известия» гәжитендә басылган күмәк хатны суд утырышында ул башта кычкырып укып чыкты. Аннары. Нуриевны яклый-яклый. ялкынланып сөйли башлады:
— Киров театрында еллар буе дәвам иткән кимчелекләр инде һәркемгә ачык. Кара эт гаебе—ак эткә дигәндәй, ни өчен әле ул кимчелекләр авырлыгы бер Нуриев җилкәсенә генә төшәргә тиеш"’ Театрда тәрбия эше тиешенчә алып барылмаган Директорнын бу эш өчен жавааты урынбасары. КГБ капитаны Владимир Стриҗевский үз вазифасын үтәүгә бармак аша караган. Шунын өчен, хезмәт кенәгәсенә язып, ана кискен кисәтү бирелгән дә. Бу—күпне сөйләүче бик мөһим дәлил! Театрда яшьләргә юньләп юл бирелмәү, берсе өстеннән икенчесен донослар язарга мәжбүрләп, аларны гел куркытып, өркетеп торулар Нуриевны нәкъ менә чит илдә калуга этәргәндер дә. Чөнки Парижда чакта бүлмәдәше Юрий Соловьев, миннән төнлә массаж ясауны таләп итте дип КГБга әләкләгәч, әгәр туган иленә кайтса, ул үзенә кимендә жиде еллык төрмә янавын яхшы аңлаган Шулай итеп, күренә ки, анын инде бүтән чигенер юлы калмаган булган
Ә бит, хезмәттәшләренең әйтүенчә, чит ил гастрольләренә киткән чакта Нуриев бу җинаятьчел адымын ясарга һич тә уйламаган булган. Хөрмәтле судья! Сез монын нәкъ менә шулай икәнлеген шаһитлардан сораштырып үзегез белә аласыз. Мин моны үтенеп сорыйм һәм хәтта ки таләп итәм'
Суд утырышында катнашучы шаһитларның һәммәсе, адвокат әйткәннәрне раслап, саллы дәлилләр китерделәр КГБ кубызына биеын Соловьев кына бүтәнчә уйлый булып чыкты Ул. авырып китүен сәбәп итеп, суд утырышына килеп тә тормаган. Нуриев турындагы үз фикерләрен хатка гына язып җибәргән иде
Адвокат хатыннын нигезле дәлилләре үз тәэсирен ясамый калмады. Дәүләт гаепләүчесе Нуриевны жәзанын ин катысына—үлем хөкеменә тартуны таләп итеп караган иде Болай булганда Рудольфнын эшләре бик хөртиләнәчәк- егерменче елларда читтән торып үлем карары чыгарылган Лев Троцкийны Сталин чекистлары хәтта ерак Мексикада эзләп табып башына җиткәннәре кебек, Нуриевны да озын куллы КГБ жанкыирлары бу якты дөньядан бик җиңел юк итәргә яки хәтта Мәскәүгә урлап китәргә дә мөмкиннәр иде. Әнә шуларны да җентекләп уйлагач, җизли дәлилләргә каршы барырга теләмәгән халык судьясы һәм утырышчылары Рудольфны читтән горыи җиде елга ирегеннән мәхрүм итү турында рәсми карар чыгардылар Нуриевны каралтуда үз шымчыларының да өлеше зур булгач, эшне зурга җибәрмәс өчен. КГБ җитәкчелегенә дә әлеге карар белән тешен кысып булса да килешергә туры килде 1
Ә бит. киләчәк вакыйгалар күрсәткәнчә, совет чекистларына ул чакта килешергә кирәк булмаган, ах. пичекләр кирәк булмаган ошбу хөкем карары белән! Чөнки бу килешү нәтиҗәсендә КГЬнын кулы отыры кыскара, ә Нуриевның эшләре, киресенчә, үргә тәгәри генә төште. Гаҗәеп хәт күбрәк аяк чалган саен, анын дан-дәрәжәсе гел арга гына бара иде'
1 .)«•!<• хон-м карары г. С.1 бүс үл кочгггд.» кала бирлг Рудольф Нурига \ и-п I м > ггач ягъни 1997 елла гына ул. ниһаять.’ Россия Югары СУДЫ ка|ыры нигеэпсы юкка чыгарылды ИҺий н 14*11. доньяку.мм мошһурЛГК каштан татар биючессием Наган алдындагы кгрег.г нссмг тамам
Җитмеш жиде колаклы КГБ барысын да яхшы белеп тора АКШ президенты Джон Кеннеди һәм анын балет сәнгатен үлепләр яраткан гүзәл хатыны Жаклин Кеннеди белән дуслашып алгач, аеруча президент балдызы Ли Радзивилл белән якынаеп, хәтта президент хәтле президент баҗасына әверелгәч, Рудольф Нуриевка совет чекистларының хәзер бөтенләй тешләре үтми башлады.
АКШ президенты Джон Кеннедины озакламый үз илендә мәргән мылтыгыннан атып үтерделәр Аннары—шушы ук постка дәгъва кылган энесе Роберт Кеннедины... АКШнын яна президенты итеп Линдон Джонсон сайланды. Аны тәкъдир итү кичәсендә Рудольф Нуриевнын урыны шулай ук түрдә булды. Әле алай гынамы, мәртәбәле бу кичә сәхнәсендә «Корсар* балетыннан зур гына өзекне искиткеч оста биеп, ул яна президент һәм анын хатынының да тирән хөрмәтен яулады.
Юк, чит ил шартларында канатларын тулы көчкә жәеп, капитализмча яшәү өстенлекләрен көннән-көн күбрәк раслый барган Нуриевка каршы көрәшнең тагын да нечкәрәк, тагын да мәкерлерәк ысулларын кулланып карарга кирәк иде.
Тукта!
Ленинградтагы халык судьясының артык гаделлеге, Нуриев дуслары яллаган адвокатның исә артык чаялыгы сәбәпле, бу биючене читтән торып үлем җәзасына тарту теләге барып чыкмады. Бәс, шулай икән, моңа өстәп, КГБнын озын кулы да кыскара төшкән икән, димәк ана каршы ЦРУ1 яки ФБР-нын үзен өстереп карарга кирәк! Әйтик, бик ышанычлы кешеләреннән бу усал оешмалар колагына: «Нуриев—КГБ шымчысы!» дигән коточкыч хәбәрне ирештерсәң? Әгәр барып чыкса, монын бит биюче өчен гаять күңелсез нәтиҗәләргә китерүе мөмкин!
37
Әйе, читтән торып булса да Нуриевны жиде елга гына ирегеннән мәхрүм итү хөкеме белән килешеп, КГБ үз эшен шактый катлауландырды. Халыкара кануннарны бозмыйча гына хәзер чит илләрдә аны физик яктан юк итү бөтенләй мөмкин түгел диярлек. Чөнки ул—егерменче елларда үлем карары чыгарылып, ерак Мексикада башына кәйлә белән сугып үтерелгән Лев Тропкий ише генә түгел!
Хәер, Нуриевка көн саен диярлек булып торган мәҗлесләр һәм тантаналы кабул итүләрнең берсендә озак тәэсир итә торган зәһәр агу каптырырга да мөмкиндер кебек. Аннары бит, самолетка утырып, ул гел бер кыйтгадан икенчесенә очып тора. Әйтик, Лондоннан Австралия каласы Сиднейга. Аралар артык озын-ерак булу сәбәпле, очкыч багын тиешле ягулык белән тулыландыру өчен, ул самолетлар уртарак бер урында, мәсәлән. Каһирә аэропортында техник тукталыш ясарга мәжбүрләр. Ә пассажирларын исә, янгын чыгу куркынычы булганга, тышка чыгарып торалар. Менә шул чакта юлчыларның кирәклесен җинел генә эләктереп яки урлап китәргә дә була.
1963 елнын 1 декабре көнне Рудольф та шундый бер хәлгә юлыкты. Ул утырган очкыч, гадәттәгечә, Каһирә аэропортында техник тукталыш ясады. Һәр адымын кечкенәдән уйлап ясарга күнеккән хәсиятле Нуриев, бәхетенә күрә, ин арткы рәткә утырган иде. Бәдрәф янәшәсендә булса да, ничектер, монда хәвефсезрәк, ышанычлырактыр төсле!
Һәм ул үз исәбендә ялгышмаган иде.
Гуантас компаниясенең ышанычлы очкычы җиргә йомшак кына төшеп утыруга, салон радиосы телгә килде:
ЦРУ Американын Үзәк Разведка Идарәсе ; ФБР - Федераль Тикшеренүләр Бюросы
—Хормәтле пассажирлар! Техник сәбәпләр аркасында, самолеттан чыгып торуыгызны үтенәбез.
Ерак сәфәрләрдә даими йөреп, көтелмәгән мондый хагтәргә инде күптән күнегеп беткән Рудольфнын күнелен. никтер, бу юлы тирән шом басты Алгы рәтләрдәге юлчылар, урыннарыннан торып, текә трап буенча инде жиргә коела да башладылар. Ә Рудольф, аякларына авыр гер аскандай, йомшак кәнәфиенә гел тирәнрәк сенә барды Кинәт анын аттыр-йолтыр каранган күзләре түгәрәк иллюминатор тәрәзәсенә төште Тәрәзәгә шап та шоп бәреп һәм күнелдәге шомны тагын да арттырып, көчле янгыр ява иде Ярый әле. карыйсы иткән'
Ә анда?! Траптан төшкән һәр кешене энә күзеннән үткәреп, өсләренә кара башлыклы пар плащлар бөркәнгән алыптай гәүдәле ике ир заты басып тора иде Совет чекистларыдыр, әлбәттә! Рудольф, кадаклап куйгандай, йомшак эчле утыргычына һаман тирәнрәк сенүен дәвам итте Анын йөзе, житәрлек кан килмәүдән, кинәт ак кәгазь төсенә керде
Кемнәргәдер күренәсе килмәгән сәер юлчыга очкыч ишеге төбендә басып торган стюардесса кызда игътибар итте һәм. йогерә-атлый. шунда ук анын янына килеп тә житте:
—Абау! Кем икән бу. нишләп шулай яшеренә икән дисәм Сез икәнсез бит. мистер Нуриев!
—Ә сез мине каян беләсез?
—Ничек инде британнарнын ин яраткан биючесенә әйләнгән кешене белмәскә ди?!
— Рәхмәт тануыгызга!—диде Рудольф һәм кулы белән иллюминаторга төртеп күрсәтте —Ә-әнә. күрәсезме кара плашлы ике карачкыны?
Стюардесса ул күрсәткән тарафка башын сузып карады —Күрәм. билгеле.
—Аларга мин кирәк Зинһар, ярдәм итегез! Берәр жиргә яшерегез мине' —Анлашылды. мистер Нуриев! Әйдәгез, алайса'
-Кая?
— Бәдрәфкә' Гафу итегез—бүтән ышанычлы урыныбыз юк Ә сез анда керүгә, ишек биген эчке яктан ике мәртәбә борып куярсыз, ярыймы
—Ә аны ачтырып тикшерергә уйласалар *
—Йозагы ватылды—эшләми дип әйтермен
Шулай иттеләр дә Ләкин кара киемле чекистлар гиз генә тынычланмады Аларнын берсе салон ишеге гәбендә калып, икенчесе урыштык рәтләре арасына иелеп карый-карый. энәсеннән жебенә хәтле тикшереп чыкты Менә чират бәдрәф ишегенә жигге Ләкин ул эчтән бикле иде Усал йөзле чекист стюардесса кызга күзләренең агы белән карады —Ачыгыз!
— Юк, бу—мөмкин түгел.
—Ә ник?
—Чөнки бәдрәф ватык - эшләми
—0 без нигә әле мона ышанырга тиешбез? Ачкычын бирегез!
— Юк. югалды ул
— Карагыз аны!—дип янады иминлек сакчысы һәм. кунадай жилкәләрс белән китереп ора-ора, бәдрәф ишеген ватып ачмак була башлады
Капкындагы куян хәлендә калган Рудольф Нуриев бу минутларда ниләр кичерде икән? Ләкин, ни сөенеч, таза бикле нык ишек гиз генә бирешергә теләмәде Өстәвенә, эчке яктан Рудатьф аны бөтен көченә терәп-этеп торды Ул арада кара ниятле совет чекистын стюардесса кыз үзе эссе табага бастыра башлады:
—Сез нишләп әле пассажирлар йөртүче самолет милксн ватасыз'* Хәзер
полиция чакыртам!
Нуриевны эзләүчеләргә дипломатик хата, тавыш-гауга чыгарырга һич ярамый иде. Шунлыктан, бәдрәф ишеге белән көрәшүләрен туктатып, алар шундук шым булдылар.
Бу сәфәрнең шомы Рудольф йөрәгендә бик озак сакланды. Ә бит аны, бик теләгән очракта, ялгызын гына яки юлчылар тулы самолеты-ние белән бергә СССРга яки бүтән бер социалистик илгә урлап китәргә дә бик мөмкиннәр иде. Шуна күрә ул хәзер башка кыйтгаларга илткән ерак рейсларга төп труппа артистлары белән түгел, ә алардан шактый иртәрәк кузгала башлады. Болай кыйбатракка төшә, билгеле. Ләкин Нуриевта акча— бер букча! Ин мөһиме, совет чекистларының озын куллары үрелеп җитмәслек булсын!
Шулай итеп, Рудольф Нуриевның көннән-көн таныла баруы һәм, монын бер тәэсире буларак, британ стюардессасының ярдәм кулын сузуы аркасында. КГБ агентлары Каһирә аэропортында тагын кәкре каенга терәлеп калдылар.
38
Илен алыштырган татар биючесенең көнбатыш сәхнәсендәге эшчәнлегенә аяк чалу өчен, КГБ башта «Нуриев—АКШнын Үзәк Разведка Идарәсе агенты, аны бу хурлыклы эшкә Париждагы яшьлек мәхәббәте һәм шушы яшерен оешма хезмәткәре Клара Сент тарткан» диюле ялган хәбәр таратып караган иде. Ләкин Рудольф тиздән Лондонга күчеп китеп, чит илдә калуынын беренче көннәрендә үзенә бик күп изгелекләр кылган әлеге кыз белән элемтә-бәйләнешләре өзелү сәбәпле. КГБ ялганы сабын куыгыдай шартлады. Ләкин Нуриевны мөмкин булган барлык ысуллар белән пычрату, көнбатыш җәмәгатьчелеге алдында анын дәрәҗәсен төшерү омтылышы туктатылмады.
1964 елнын язында, британ балеты белән берлектә, Рудольф Нуриевның АК Штагы гастрольләрдә йөргән чагы иде. Әнә шул көннәрдә Калифорния штатындагы «Хаятг-Хаус» исемле кунакханә коридоры идәненнән, имештер, ялгыш төшереп җибәрелгән яшерен конверт табып алдылар. Анын эчендәге кәгазьдә болай дип язылган иде: «Нуриев МБ5 агенты белән бәйләнешкә керде һәм әлеге агент 3689001427 номерлы шымчы белән очрашып сөйләшкәнче, аны көтеп торырга риза булды. Бу конверт сезнен белән хезмәттәшлек урнаштыру өчен җитәрлек җирлек булыр дип өметләнәм... Ләкин сез түлисе гонорарлар күләме, дөресен генә әйткәндә, мине һич тә канәгатьләндерми».
АКШнын Федераль Тикшеренүләр Бюросы дигән куркыныч исемле оешмасында искиткеч хәйләкәр каләм белән язылган бу хәбәргә теге яктан да, бу яктан да якын килеп карадылар. Ләкин әлеге провокацион хәбәр иясенен максатын барыбер төгәл генә ачыклый алмадылар. Чөнки үзе әйткән бәйләнешне урнаштыру өчен, табылдык хәбәрдә ни исем-фамилиясе. ни адресы күрсәтелмәгән—эзлә менә хәзер кырдан җилне!
Шулай да ФБРда яшерен хәбәрдәге һәр мәгълүматның тамырынача төшеп карарга булдылар. Нуриев «Хаягт-Хаус» кунакханәсендә яшәп караганмы? Юк, яшәмәгән! Ә МЬ$ дигән серле сүз ни-нәрсә аңлата'» Төпченә торгач, анын МопГегеу Бапеиа^е 5сһоо1. ягъни американ армиясе сугышчыларына төрле телләрне өйрәтү мәктәбе икәнлеге ачыкланды. ’
Оһо. АКШ армиясе! Бу инде рус шпионнары өчен әкәмәт кызыктыргыч «мишень, була ала! Шунда ук АКШ хәрбиләренә телләр өйрәтү мәктәбенә барып, анда шогылытәнүче яшь солдатларны энә күзеннән үткәреп чыктылар: алаи-болаи берсе гастрольдә иоргән биюче Нуриев белән шикле мөнәсәбәткә кереп өлгермәгәнме? Юк, андыйлар табылмады
Кунакханә коридорыннан табылган сәер конверттагы исемсез хәбәр турында жентекләп һәм күмәкләшеп уйлаша торгач, ниһаять, уртак фикергә килделәр: күпме кешенен башын катырган бу язуда бөтен хикмәт «Нуриев* сүзендә һәм әлеге яла-хәбәрне. качкын биючегә карата АКШнын тиешле оешмаларында шик уяту өчен, кемнәрдер махсус очыртып җибәргән булса кирәк.
Ә кемнәрдернен кем икәнлеге күптән һәм күпләргә мәгълүм инде— әлбәттә. КГБ!
ФБР хәтле ФБРнын очлы күзенә бер юлыктынмы. аннан тиз генә ычкынырмын димә инде. Әлегә Лос-Анджелес каласында биегән Рудольф Нуриевны да. күңелләрендә энә очы хәтле шик тә калмасын өчен, иртәгесен үк ФБРга чакыртып китерделәр Ана сорауларның мәкле-кәплесен һәм маңгайга терәп бирделәр:
—Сез КГБ шпионымы, мистер Нуриев9
Көтелмәгән бу сораудан Рудольф телсез калды:
—Минме?. Мин Ничек итеп инде үз теләге белән СССРга кайтмый калган кеше шул ук илнен шпионы була алсын икән? Бу мина һич тә анлашылмый...
—Ә. кем белә, бәлки сез чит илдә нәкъ менә КГБ кушуы буенча калгансыздыр?
Коточкыч бу гаепләүне ишеткәч, өнсез калып. Рудольф бары тик
—Кеше ышанмастай сүзне чын булса да сөйләмиләр'—дип кенә әйтә алды.
Ләкин Рудольф әйткәннәрне АКШнын иминлек сакчылары бөтенләй колакларына да элмәделәр:
—Мистер Нуриев, әйтегез—сез чит илдә КГБнын нинди заданиесен үтисез?
Бер үк ноктага төбәп бирелгән урынсыз сораулар Рудольфны тәмам чыгырдан чыгарып, ул бөтенләй дәшмәскә булды
— Ник телегезне йоттыгыз, мистер Нуриев9 Югыйсә, без сезне СССРга кире кайтарып та җибәрә алабыз!
Рудольф, утлы күмергә баскандай, утырган җиреннән чәчрәп торды
— Юк. юк! Мине теләсә нишләтә аласыз Тик. зинһар. КГБ кулына гына кире тапшыра күрмәгез! Бу минем өчен жиде елга сузылачак Себер төрмәсе генә түгел, рухи үлемем дә булачак!
—Ә нигә куркырга9 Төрмәдә дә бии-бии яшәргә була
—Ул инде биеп түгел, коеп яшәү булачак, минемчә Кабаттан кызыл тышау киеп алай яшәгәнче, мин үз-үземә кул салачакмын!
АКШ иминлеге сакчысының туп-туры төбәлгән күзләрендә, ниһаять, җылылык чаткысы күренде:
—Үләргә ашыкмыйк әле. мистер Нуриев Сезнең бүген Ссбердә түгел, мондагы тамашачыларны сөендереп биюегез кирәк' Ә хәзергә хушыгыз— безгә бу бүлмәдә бүтән очрашырга язмасын! -диде сорау алучы һәм яшерен күзәтү астындагы Рудольф өстеннән инде йөз дә алтмыш битлек аләк- рапортлар тупланып өлгергән, тәмам бүселергә җиткән калын папканы, әлегә кирәге беткәнлектән, кысып ябып куйды
— Мин дә шулай уйлыймын, сэр!—диде Рудольф һәм. сорау алучынын хушлашыр очен сузган кулын кысып, бүлмәдән чы!ып китте
Шушы китүдән Нуриевны сорау алырга чакыртулар бүтән булмады диярлек Ләкин КГБ җае чыккан саен ана үзенен үткен тырнакларын батырырга тырышуыннан туктамады әле Барыннан да элек Рудольфны кадерле өти-әнисе һәм бүтән туганнары белән күрешергә ирек бирмичә
интектерделәр. Жиде еллык төрмәгә ябылу куркынычы гел баш өстендә үткен кылыч кебек эленеп торганлыктан, ул тиз генә Уфага кайтып килү турында хыяллана да алмый иде. Ә чит илдәге Рудольф янына бару өчен, туганнарына виза, ягъни рөхсәт язуы бирми аптыраттылар. Юкса, кеше хокукларын яклауны күздә тотып, Хельсинкида кабул ителгән карарда язмыш аерган якын туганнарның мөмкин хәтле еш күрешеп яки бөтенләй кавышып яшәүләренә булышу кирәклеге дә басым ясап әйтелгән һәм әлеге карарга күпчелек илләр белән беррәттән Советлар Союзы да кул куйган иде. Шушы карар нигезендә Нуриевны газиз туганнары белән күрештерүне таләп итүгә АКШ, Англия, Франция кебек илләрдәге күренекле мәдәният вәкилләре генә түгел, хәтта әлеге илләрнен Джимми Картер шикелле дөньякүләм абруйлы беренче җитәкчеләре дә тартылган иде. Ләкин халыкара карарлар үтәлешен түгел, ә бөек мәмләкәтчел, ялган патриотлык идеяләрен алга сөргән Хрушев, аннары Брежнев белән Андропов һәм СССР империясенең бүтән лидерлары бу таләпләргә күз йомып кына карадылар
Ләкин, тамчы тама-тама ташны да тишәр ди. Күп илләрнен беренче җитәкчеләре дәрәҗәсендәге озын-озак сөйләшүләрдән сон инде Рудольф күнелендә аз-маз өмет чаткылары да уяна башлаган иде. Тик шул көннәрдә генә, чүп өстенә—чүмәлә дигәндәй, тагын Ленинград биючесе Наталья Макарова тәртәгә тибеп куйды. Кайчандыр бар дөньясын шаулаткан Нуриев гамәлен кабатлап, ул тотты да шулай ук чит илдә калды.
Бу биючене, артык әрсезлеге өчен, Рудольф элек тә бигүк өнәп бетерми иде. Шуңа күрәме, әлеге хәбәр тудырган ачуын бераз басу өчен, татарча белән инглизчә һәм французчаны бергә катыштырып, гадәтенчә, ул авыз эченнән генә усал шаяртулы ботка пешереп куйды:
—И Наталья, Наталья!.. Наташа Макарова түгел, дөрестән дә. Маташтыра Макабрава1 икәнсең син!..
Шулай итеп, көтмәгәндә Наталья Макарованың тәртәгә тибеп куюы сәбәпле, Рудольф Нуриевның газиз әти-әнисе белән якын араларда очрашу, хәтта чит илдә бергә яши башлау турындагы татлы хыялы сүнде, эреп юкка чыкты. Инде бу турыда, җанны газаплап, бүтән уйламаска да була.
Ләкин тормыш бит ул!
Чегәннәрдәй гел күчеп йөргән артистлык язмышы беркөнне Рудольфны Американын Манхэтген каласында австрияле Арнольд Шварценеггер-’ дигән культурист егет белән очраштырды. Дөресрәге, аларны рәссам Джейми Уайет таныштырды. «Тимер егет» фильмында гаҗәеп уңышлы уйнап, Америка халкы, бигрәк тә яшьләр арасында бик тиз популярлык казана башлаган бу атлет рәсемен ясауга Джейми юкка гына тотынмаган иде. Махсус күнегүләр ясап, Арнольд Шварценеггер үз мускулларын шулкадәр үстерә-ныгыта алган ки, кеше тәненнән бигрәк, ит богылына охшап калган әлеге тере «котлет»тан ниндидер кыргый көч бөркелеп тора. Шуның белән ул бүтәннәр игътибарын җәлеп итә дә. Өстәвенә, табигать бу егетне гүәрдиндәй озын гәүдәле, төскә- биткә дә кырыс-матур итеп яраткан иде.
Арнольд Шварценеггер портретын ясап бетергән көннәрдә рәссам Джейми Уайетны тагын бер көчле шәхес образы үзенә бөтереп алды. Әлеге кеше биюче Рудольф Нуриев иде. Шварценеггерның «штангачы-гер күтәрүче» гәүдәсеннән аермалы буларак, Рудольфның бераз кыскарак, ләкин кин җилкәле буй-сыны йөзүчеләрнекен хәтерләтә иде. Арнольд гәүдәсенең капма-каршысы булса да, шулай ук үзенчә таза, үзенчә матур!
Рудольфның ризалыгын алуга, күренекле рәссам аның портретын иҗат
' Маташтыра Маташа „секта т.ртгер,. шюшэчэ: ааһйау-
тәмәке көле савыты, французча: тасаЬге —ямьсез, коточкыч.
2 Бүгенге көндә АКШнын Калифорния штаты губернаторы
итәргә дә кереште. Ләкин бераздан тукталып калды. Ярсу канлы Нуриевнын узаман холкы да үз киләчәге үрләрен ипләп кенә, ышанычлы адымнар белән бер-бер артлы яулый барган Швариенеггерныкына охшамаган иде Заманмын ике төрле холыклы бу популяр егетләрен әгәр бергә очраштырып карасаң9 Монын капма-каршылы холыкларны тулырак чагылдыра алуга ярдәме тимәсме сон?
Нуриев диюгә, никтер, рәссам Джеими Уайетнын күз алдына гел ботерчектәй әиләнә-әйләнә күккә ашучы утлы өермә килеп баса торган булды Дөресрәге, сәхнә теле белән әйткәндә, гүя пируэтлар ясый-ясый биегән баганалы өермә!
Канатлы һәм биюче өермә! Әйе, Рудольф Нуриевнын үзенә генә хас ярсу-башбирмәс холкына гажәеп туры килеп торган символик образ иле бу' Анын рәсемен ясарга алынган кеше нәкъ әнә шундый давыллы һәм канатлы өермәне сурәтләргә тиештер дә'
Ә үзләренә тупланган коч-кодрәтне сыйдыра азмыйча, беләк мускуллары каз күкәедәй бүселеп чыккан озын-таза сәүдәле Арнольд Швариенегтер— әй герсен, күкләргә ашкан корыч манара! Анын рәсеме инде, нигездә, ясалып беткән булса да. кем белә, аздагы очрашудан «тимер егет* холкын тагын да яктыртып җибәрә алырлык өстәмә бизәкләр дә табып булыр әле?
Алар беркөнне төшке аш вакытында Манхэттеннын «Илейнс» дигән ин затлы ресторанына кереп утырдылар. Джеими Уайет оештырган бу очрашу артык киеренке шартларда башланып китте. Чөнки кино сәнгате үрләренә әле яна күтәрелә башлаган Арнольднын. үз популярлыгын гагын да арттыру өчен, балет сәнгате кыясына инде менеп житә язып, көнбатыштагы ин билгеле шәхесләрнең берсенә, хәтта АКШ президенты баҗасына әйләнгән Нуриев белән күптән танышасы килеп Иөри һәм. шуна күрәме, ул бик дулкынланган иде.
Аш алдыннан бәллүр рюмкаларны бер мәртәбә бушатып куйгач, рәссам үз кунакларын якыннанрак таныштыруга күчге
—Мистер Нуриев, таныш булыгыз—киләчәктә кайсыдыр штатмын булачак губернаторы Арнольд Шварценеггер!—диде ул, шаярту катыш
-О-о! Бирсен Ходай!—диде Рудольф, бу шаярту ны бик гизанлап алып Тик бер нәрсә аңлашылып җитми, Арнольд энекәш
—Ә нәрсә аңлашылмый?—диде Швариенегтер, Рудольфка сораулы караш гашлап.
—Сез үзегез австралияле икәнсез, фамилиягез исә нишләптер «негр» сүзенә бетә., —диде Рудольф, гадәттәгечә, кеше фамилиясен үзгәртеп дәшү кебек усал шаяртуын эшкә җигеп.
Карачкыл йөзендәге ан-ак тешләрен җемелдәтеп, үпкә-сокза белдермичә генә Швариенегтер көлеп куйды
—Ә-ә... Кара... Дөрестән дә шулай икән бит. ә!
Кем белә, алар, бәлки, шулай әйбәз кенә танышып га җиткән булырлар иде Тик эшне Арнольд Швариенеггернын артык дулынлану сәбәпле бик вакытсыз һәм урынсыз бирелгән соравы бозып куйды
Мистер Нуриев, мина да бер сорау бирергә мөмкинме?
— Рәхим итегез!
Ишетүемчә, икебездә туган илкәйләрдән читтә гомер кичерәбез икән Мин үзем Австриямә сш кайтып йөрим Ә сез мичек9 Россиядә аерылып калган газн з әниегез һәм бүтән туганнарыгыз белән сш очрашып торасы змы ’
«Сү»булмаганда сүз булсын-ага казыгыз күкәй саламы ’• дип сорагандай килеп чыкты бу бигрәк Күптән әрнегән йөрәк ярасына кагылучыга Рудольф Нуриевнын җавабы артык кыска, үтле-мыскылды һәм үтергеч кинаяле булды:
—Көн саен!
—О-о, хәтта көн сае-ен?!—дип сокланудан тел шартлатып куйды таза мускуллар патшасы, әле һаман һични аңламыйча —Димәк, шәхси самолеттадыр инде?
Бу мәгънәсез сорауга да тапкыр жавапны Рудольф тиз тапты:
—Юк, шәхси ракетамда!
Арнольд Шварценеггернын танышу билгесе итеп сузган тимердәй нык кулын Рудольф шундый каты итеп, бөтен жан ачуы белән кысты ки, авыртудан тегесенен хәтта бит урталары тартышып куйды.
Шулай итеп, берсенен күнел халәтен икенчесе тиешенчә белеп бетермәгәч, бу очрашуда күренекле шәхесләр юньләп танышып китә алмады. Ләкин Нуриевның «Көн саен!» дигән үтергеч кинаяле сүзләре ни белдерүне анлагач, Арнольдка урынсыз соравы өчен бик унайсыз, хәтта оят булып китте Туганнары белән күрешү мәсьәләсендә Нуриевка бераз ярдәм итеп булмасмы дип, ул Америкадагы үзе эшләгән кино сәнгате вәкилләренең күмәк имзаларын жыюны да оештырып карады. Янәсе, СССР империясе җитәкчелегенә шул петиция-үтенечне җиткерсәк, кырыс йөрәкләре йомшап куймасмы?
Юк, күп мәртәбәләр һәм күп оешмалардан, хәтта АКШ президентларының үзләреннән җибәрелгән мондый рәсми таләпләргә карап кына ни Никита Хрущев, ни Леонид Брежнев, ни Юрий Андроповның ник бер чәч бөртеге селкенеп карасын! Кызыл империя дилбегәсе бары Михаил Горбачев кулына килеп кергәч кенә, тынчып беткән ил күгендә беренче саф җилләр исә башлады.
39
Джейми Уайетның әтисе белән бабасы шулай ук Америкада киң танылган рәссамнар иде. Тиздән Мәскәүдә бу өч рәссамның гаилә күргәзмәсе оештырылды. Башкала тамашачылары игътибарына тәкъдим ителәчәк әсәрләр арасында Рудольф Нуриевның кече Уайет иҗат иткән гаҗәеп унышлы портреты да бар булып чыкты.
Мондый зур һәм мөһим күргәзмә ачылыр алдыннан, гадәттәгечә, башта аны үткен күзле дәүләт иминлеге сакчылары җиз иләк аша үткәрде: СССРнын төп көндәше булган илдән китерелгәч, андый-мондый безгә зыян салырлыклары юкмы? Менә бит, бик тырышып эхтәгәч, тырнак астында кер табыла! Ул «кер»—туган иленә әйләнеп кайтмыйча, чит илдә калган биюче Нуриев портреты!
Шунда ук рәсем авторы Джейми Уайетны чакыртып китерделәр һәм, киң-текә маңгаена терәп, ана нибары ике сүздән торган бик усал сорау бирделәр:
—Бу кем?
Кече Уайет сәер сорау бирүчеләргә гаҗәпсенүле карашын юнәлтте:
—Ник... Рудольф Нуриев ич!.. Әллә дөньяның бүгенге көндәге иң атаклы биючесен бөтенләй танымый да башладыгыз инде?!
Жавап артык кыска һәм мыскыллы булды:
Сездә бәлки атаклыдыр.. Ләкин бездә туган илен алыштырган куркыныч җинаятьче ул!
Буласы булган буявы сенгән дигәндәй... Ул көннәрдән сон инде күпме вакытлар узган түгелме сон?
—Белеп торыгыз—илгә хыянәтне бернинди вакыт-фәләннәр дә кичерә алмый!
-Ничек кенә кичерәчәк әле! Менә күреп торырсыз: Нуриевка кызыл богау түгел, ә рухи һәм хәтта алтын һәйкәл салыр көннәрегез алда әле!
Чөнки ул—туган иленә түгел, ә анда хөкем сөргән черек җәмгыятькә каршы ин беренчеләрдән булып баш күтәргән һәм жинеп чыккан узаман' Хәтта әйтергә мөмкиндер ки. бүгенге илбашыгыз Михаил Горбачевнын илне яңарту, үзгәртеп кору идеяләре астына шифалы дым булып яткан ин беренче каһарман Кабатлап әйтәм: СССР дигән явыпык империясе җимерелеп төшкәч, киләчәктә ана Горбачев белән беррәтгән һәйкәл куячаклар ате'
—Хыянәтчегә һәйкәл?.. Тотсын капчыгын!'! Ә менә сезгә, мистер Уайет. бу әсәрегезне күргәзмәдән һичшиксез алырга туры киләчәк' Һәм кичекмәстән!!
—Уйламыйм да!
— Ничек кенә уйларсыз КГБ дигән дәһшәтле көчне монарчы берәүнен дә жинә алганы юк әле!
Ләкин тулы ирек, тулы хөрлек дигән изге төшенчәләрне кечкенәдән бөтен тән күзәнәкләренә сеңдереп үскән Джейми Уайет алай бик тиз жебеп төшүчеләрдән түгел иде
—Менә нәрсә!—дип мәсьәләне кабыргасы белән куярга мәжбүр булды ул —Икенен берсен сайлагыз: йә Нуриев портреты һәм мин. йә сезнен яктан һәм безнен тарафтан инде күпме көч куелган Уайетлар гаиләсе күргәзмәсенең бөтенләй ачылмый калуы!
Эшләр болаига киткәч, совет чекистлары да икеләнә калдылар чөнки сүз иреге мәсьәләсендә кайчандыр кысып борылган шөрепләр, ил кәнәфиенә Михаил Горбачев утыргач, дөрестән дә. сонгы вакытларда шактый бушый төште. Белмәссен. ике арадагы мәдәни багланышларның тагын бозылып куюына үз өлешенне кертеп, киләчәк язмышына зыян китерүен дә бик ихтимал!
Озын-озак бәхәсләрдән сон. ниһаять, ике якны азмы-күпме канәгатьләндерә алырлык уртак килешүгә ирештеләр Рудольф Нуриев портретына әлегә тимәскә, ләкин өстен киндер пәрдә белән кантарга' Вакытлыча, бу мәсьәлә өстә тәмам ачыкланып җиткәнче Чөнки тизлән, рәсми ачылганчы ук. Американын танылган рәссамнәре күргәзмәсен КПСС Политбюросы әгъзаләрс килеп карарга тиеш'
Илнен мәдәни тормышына тирән йогынтылы беренче леди буларак. Раиса Горбачева зур һәм кин сулышлы мондый халыкара күргәзмәләрнең берсен дә калдырмыйча карап барырга тырыша иле Ял>ызы гына да түгел—күп очракта ире Михаил Сергеевич белән! Кырык якта кырык эше көтеп торган нинди генә ашыгыч чаклары булмасын, сөекле хатыны теләгенә илбашы булып хәтта илбашы да һич каршы килә алмый иде Чөнки Мәскәү университетында бергә уку елларында ук башланган саф һәм тигез мәхәббәт, сүнмичә-сүрелмичә. әле һаман аларны гомер юлыннан озата килә иде'
Америка рәссамнары күргәзмәсенә дә Горбачевлар парлашып килделәр Атаклы Уайетлар токымынын ин яшь һәм талантлы дәвамчысы буларак, аларны Джейми үзе озатып йөрде Менә остенә никтер ак жәймә капланган теге картина турысына да килеп җиттеләр
— Бу кем рәсеме?—дип сорап куйды Горбсачсв. аны күргәч — Нигә өсте каплаулы?
Джейми Уайет тиешле жавапны бирә алмый калды. Совет чекистлары алдан өйрәтеп куйган күргәзматәр залы хезмәткәре анардан күпкә өлгеррәк булып чыкты
—Ясалып бетмәгән портрет ул. Михаил Сергеевич'
Горбачев, берни акламыйча, Джейми Уайетка карады Алайса, нигә оста ханәдә түгел, нигә монда эленеп тора?
Югары дәрәҗәдәге мондый көпә-көндез атлашуга тү зеп калырга теләмичә, кече Уайет сүз барышын тагын үз кулына алырга мәжбүр булды
—Гафу итегез, сэр Горбачев... эш монда бөтенләй башкада.
—Ә нәрсәдә?
—Картинада сурәтләнгән бөек биюче Нуриевның, имештер, кайчандыр иленә хыянәт иткән булуында.
—Имештер?.. Хыянәт?!
Чибәр-шома маңгае өстенә зирәк табигать тарафыннан коңгырт буяулы нәни пумала «тидереп» алынган Горбачевның йөзе кинәт кызарып чыгуны күреп, Джейми Уайет тизрәк аны тынычландырырга ашыкты:
—Юк, юк, сэр Горбачев! Чит илдә калырга мәҗбүр ителү әле хыянәт дигән сүз түгел! Юкса, андый кеше портретын мин ясар идемме?
Ирле-хатынлы Горбачевлар, бер-берләренә карашып, озак кына серләшеп- киңәшләшеп алдылар. Студентлык елларында, әлбәттә, Мәскәү сәхнәсендә аларның Рудольф Нуриев дигән яшь, ләкин искиткеч талантлы биюче чыгышын берничә мәртәбә күргәннәре бар иде. Ә бит, уйлап карасаң, ул— тимер чаршау эленгән совет чикләре аша хөр иреккә ин беренче сикереп чыга алган кеше! Ягъни мәсәлән, аякларына бәйләп җибәрелгән юан тышау белән башына киертелгән авызлыклы йөгәнне бии-бии өзә алган гаярь егет!
Киләчәктә үзеннән дә элгәреге рухи көрәштәше саналып йөртелә башлаячак биюче портретын Горбачевның кинәт бик күрәсе килеп китте. Аның үтенечен үтәп, рәсем өстендәге ак пәрдәне акрын гына шудырып төшерделәр.
Әйе, Нуриев портреты галәмәт оста ясалган иде. Анын башимәс узаман холкы чабыш атыныкыдай киерелгән борын яфраклары, токмач төсле бүрткән кан тамырлары, бөркетнеке кебек ерак төбәлгән кыю күз карашыннан бик ачык күренеп тора. Ул күз карашында бераз гына горур моңсулык та бар шикелле.
Әлеге моңсулыкка сизгер күңелле Раиса Горбачева да игътибар итеп өлгергән икән. Башкортстан белән бәйләнешле якташлыгы аркасындамы. Рудольфның бүгенге хәлләре турында ул, гомумән, күбрәкне белә булып чыкты:
—Беләсеңме, Михаил Сергеевич: Нуриевның Уфада калган әнисе белән күрешмәвенә инде чирек гасырдан артык икән.
Джейми Уайет та беренче лединың сүзләрен хуплады:
—Әйе, әйе. Төгәлрәк әйткәндә, егерме алты ел!
Да-а —дип куйды Горбачев, авыр сулап.—Ә ник кайтмый икән? —Чөнки, төрмәгә ябу белән янап, КГБ аяк чала.
—Неужели?.. Хәтта яныйлар???
—Янау гынамы? Нуриевны җиде еллык төрмәгә ябу турында суд карары күптән чыгарылып, анын илгә кайтуын гына көтеп торалар.
—Ярый... Ә әнисе нигә үзе килми икән алайса0 Раиса Максимовна, иренә карый-карый. шулчак авыр көрсенеп куйды. —Сиксән ике яшьлек әнисе каты авыру инде. Уфадагы кызы белән чит илгә бара да алырлар иде, бәлки. Ләкин аларга да виза бирмиләр.
Михаил Горбачев, күп мәгънәле итеп, илнең беренче ледиена карады:
—^лек бирмәгәннәр! Хәзер исә дөньялар үзгәрде. Бәлки, безгә дә үзгәрергә вакыттыр ә, Раиса Максимовна9
—Мин дә шулай уйлыймын, Михаил Сергеевич!—диде беренче леди һәм, үзен ярты сүздән анлаган иренә рәхмәт хисләрен белдереп, аңа җылы караш
У^Н УРталаРы җитсә дә, кичке спектакльдән соң булып алучан күңелле мәшәкатьләр белән йөреп, Рудольф урын өстенә аварга өлгермәгән иде
әле. Инде керфек очларына кунган татлы йокыны качырып, менә йокы түшәге читенә куелган бик борынгы һәм затлы кечкенә өстәлдә телефон чылтырый башлады Тавышы үтә шомлы ишетелә—тугызынчы дистәсен ваклаучы әнисенә алай-болай тагын нидер була күрмәсен'
Уфадан кече апасы Резидә чылтырата икән
—Энем, синме бу?
—Исәнме . Резидә апа! Ни хәлләрегез бар?
—Бездә хәлләр бик начар, энем!
— Ни булды, апа?
—Әнине паралич сукты: ни күрә, ни сөйләшә, ни йори алмый.
Рудольф, кинәт күз аллары карангыланып китеп, кулындагы телефон трубкасын идәнгә төшереп җибәрде Аннары, идәнгә иелеп, бераздан аны кабат кулына алды:
—Алло...
—Ни булды, энем?
—Юк, болай гына. Кайчан булды ул күнелсез хәл. апа?
—Берничә сәгать элек кенә. Ник элегрәк шалтыратмадыммы ’ Белөсен бит инде: сина үч итеп, безгә һаман телефон кертергә теләмиләр Шәһәр үзәгендәге халыкара телефонга коч-хәл белән барып җитсәм—су буе чират!
—Аңлашыла.. Миңа кайчан кайтып җитәргә9
—Врачлар әнкәйне озак яши алмас диләр Аны исән чагында күреп калырга теләсәң, эшне кызу тотарга кирәктер, энем
—Димәк, никадәр тизрәк—шулхәтле яхшырак9
—Әйе, шулай...
—Көтегез!
—Ярый Хәерле юллар—тиз арада күрешергә язсын, энем'
Йокы дигәннәре ореп очыргандай юкка чыкты Һәм ни гажәп: татлы йокы белән бергә Рулольфнын бәгырь түрендә чирек гасыр буе туплана- җысла килгән шомлы курку хисләре дә күз ачып йомганчы эреп бетте Егерме алты ел күрмәгән-күрешмәгән газиз әнисе үлеп ятканда. Себер төрмәләренә ябылудан ничекләр шүрләп тормак кирәк?! Тотсыннар, әгәр хәлләреннән килсә—дөнья сәхнәләрен генә түгел, миллионлаган тамашачылар йөрәген дә тетрәткән кочле-житез аякларына тагын юан һәм сүсәргән тышау, тыңлаусыз чәчле башкаена исә тимер авызлыклы черек Йөгән кидерсеннәр1 Әнисен, фани дөньяда сонгы сулышларын алучы газиз әнкәсен тере килеш һәм ахыргы мәртәбә күреп калу хакына ул барысына да түзәргә, һәммә авырлыкларга да түзәргә әзер!
Себер төрмәләренә ябылудан курку хисләре белән бергә Рудольф бу минутларда оялу, тартыну кебек төшенчәләрдән лә тулаем азат иде Тон урталары —йокының иң тәмле чагы булуга карамастан, тотты да ул Франциянең Тышкы элемтәләр министрлыгында эшләүче танышына чылтыратты:
— Алло! Месье Местр! Алло.
Кара төн уртасында тәмле йокысынлн уятылган Рош-Олинье Местр. ниһаять, телефон трубкасын алды
— Нишләп төнлә уятасыз?—диде ул. ачулы тавыш белән —Кем бу?
Тагын бер мизгелдән исә анын янак астына төшеп җиткән бакенбардлы
йөзенә канәгатьле елмаю кунды
—О-о! Гафу итегез, месье Нуриев! Исәнмесез! Тыңлыйм Тон уртасында уяткач, димәк, көтелмәгән бер бер хат килеп чыктымы?
Чыкты, месье Местр
— Ни булды?
— Менә әле генә Уфадан хәбәр иттеләр Минем чирек гасыр күрмәгән
ат
газиз әнием, инсульт сугып, телсез һәм хәрәкәтсез калган. Аны тере килеш һәм сон мәртәбә күреп калу өчен, мина кичекмәстән Уфага кайтып килергә кирәк!
—Ә КГБ тырнагына килеп кабудан курыкмыйсызмы?
—Мондый чакта нинди курку ди ул?! Себер төрмәсенә япсалар-ябарлар... Тик бу минем рухи гына түгел, физик үлемем дә булачак!
—Ничек? Үз-үзегезгә кул салыпмы?
—Әлбәттә!
—И Руди, Руди! Үләргә ашыкмыйк әле... Ә туган иленә ашыгыч төстә кайтып килү мәсьәләсендә шуны әйтә алам: безнең министрлык Франциядәге совет илчелеге белән килештереп, Париж Операсының тиздән Мәскәү гастрольләренә баруын болай да хәл итеп бетерә язган иде инде. Бик әйбәт була бит әле бу: Америка гастрольләрендә әле яна гына триумфаль уныш яулап кайткан Нуриев труппасын, минемчә, Мәскәүдә дә кочак жәеп каршы алырлар. Хәзер бит, үзегез дә беләсез, илләр арасына тимер чаршаулар кору түгел, ә алардан котылу заманы.
—Кочак жәепме. каш җыерыпмы—белгән юк әле!—дип куйды Рудольф, үз-үзенә сөйләнгәндәй.—Тик эш бит әлегә бөтенләй бүтән нәрсәдә, месье Местр.
—Ә нидә?
—Уфага минем мөмкин хәтле тизрәк кайтып җитүемдә! Виза мина бер атнадан яки бер айдан түгел, кичекмәстән, менә шушы сәгатьләрдә үк кирәк!
—Аңлашылды, месье Нуриев: мин хәзер үк мәдәният министры Франсуа Леотар белән бәйләнешкә керәчәкмен. Ә ул кичекмәстән премьер-министрга, премьер исә президентка мөрәҗәгать итәр дип өметләник...
—Шулай була күрсен... Төнлә борчуым өчен гафу итегез, месье Местр!
—Борчылмагыз... Авыру әнкәгез хакына барысы да кичерелә, месье Нуриев!
Төрмәгә япсалар-ябарлар дип күпме генә батыраймасын. Рудольфнын ул сасы читлеккә үзе теләп барып керәсе килми иде, билгеле. Бер кызган җайдан, беткән баш—беткән дип, ул тотты да АКШнын атып үтерелгән президенты Джон Кеннеди хатыны Жаклин Онассиска да чылтыратырга уйлады. Ни өчен Онассисмы? Чөнки Джон гомеренә кул сузучылар тиздән анын шулай ук АКШ президенты булып сайланырга теләгән бертуганы Роберт Кеннединың газиз башкаена да җиттеләр. Әле алай гына да түгел: көннәрдән бер көнне Джон белән Жаклиннын тездән яна төшкән балаларын үтерү белән дә яный башладылар.
Атып үтерелгән президент хатынына исә. терәк эзләп, кемгә, кая барырга? Ул бөтенләй яклаучысыз калды. Американын гына түгел, бөтен дөньясынын ин бай, ин куәтле миллиардерларыннан берсе Аристотель Онассис күптән инде анын кулын сорап йөри башлаган иде. Жаклиннан ул күпкә олырак- олырагын. Тик балаларының хет ышанычлы яклаучысы булыр дип, тәки грек миллиардеры тәкъдименә ризалашырга туры килде.
Ире үтерелгәч тә Жаклин гаҗәеп сөйкемлелеген, искиткеч кешелеклеген һәм галәмәт ярдәмчеллеген аз гына да югалтмаган иде. Киресенчә, Америка халкы, аеруча яшьләр аны көннән-көн күбрәк ярата гына барды. Шуңа күрә анын бөтен җирдә, хәтта чит илләрдә дә сүзе үтә иде
Ә Жаклин белән Рудольфнын рухи дуслыклары, үхтәре яшәгән заманнын чын һәм яшь лидерлары була алганлыктан, гаять көчле, гаять эчкерсез иде. Дөрес, Жаклин Онассиска әйләнгәч, бу дуслык бераз тоныклана төште төшүен Чөнки карт миллиардер Рудольф Нуриев дигән яшь биюченен сонгы елларда тамаша биек сәнгать, дан үрләренә күтәрелүеннән генә түгел.
анын әле чагыштырмача яшь булуыннан да көнләшә иде кебек.
Ләкин үлем түшәгенә егылган ана хәсрәте каршында нәрсә сон УЛ МОНДЫЙ урынсыз көнләшү9!
Жаклин Онассис бу юлы да кара кайгылар кочагындагы турылыклы яшьлек дустынын тел төбен бик тиз анлап алды Әлбәттә, беркемнән, хәтта КГБ тырнагыннан дә куркып тормыйча, мондый чакта авыру әнкән янына очарга кирәк! Әгәр алай-болай эләктереп алсалармы9 Әлбәттә, ул—Жаклин Кеннеди-Онассис та Рудольфны, һичшиксез, яклашачак! Хәтта СССР лидеры Михаил Горбачевның сөекле хатыны, шулай ук гаять кешелекле һәм ярдәмчел Раиса Максимовнанын үзе белән телефон аша сөйләшә-сөйләшә булса да!"
Жаклин. дөрестән дә, сүзендә тора белгән хатын булып чыкты Рудольф аннан әгәр үзе КГБ кулына эләксә генә ярдәм итүен сорарга уйлаган иде Ә ул, изге жан. тоткан да шул ук сәгатьтә СССРнын беренче ледие Раиса Горбачевага чылтыраткан! Инсульт сугып, үлем түшәгенә егылган газиз әнкәсенең хәлен белергә кайтачак Рудольфны тиешле виза гына түгел, ышанычлы иминлек белән дә тәэмин итүләрен үтенгән Боларнын барысын да иртәгесен иртүк Франииянен Тышкы элемтәләр министрлыгыннан чылтыратып хәбәр иттеләр. Инде тиешле виза да әзер икән—барып аласы гына калган! Тик шунысы әлеге виза кәгазе нибары ике тәүлеклек кенә ди. Димәк. Мәскәүдә озак кына тукталыш ясап. Париждан башта Уфага барын җитәсе! Үлем түшәгендәге карт әнкәсе янында нибары берничә сәгать булгач, аннары тагын Парижга кайтып китәсе' Түтелкәгә— түгелкә'
Рудольф, әлбәттә, бик кыска бу сәфәрнен үзен тагын бер кат газаплау өчен шулай оештырылуын яхшы аклады Ләкин берни кылып булмый, чонки биргәннсн битенә бакмыйлар! Әле чирек гасырдан сон бирелгән бу кырык сигез сәгатьлек рохсәт өчен дә Жаклин Онассиска һәм анын гозеренә колак сала алган Раиса белән Михаил Горбачевларга кат-кат рәхмәт укырга кирәк! Үлем түшәгенә ауган авыру карчыкны дөньякүләм танылган биюче улы белән сон мәртәбә очраштыра алганнары өчен!
41
Рудольфның туган жирснә алар биш кешелек тулы бер делегация булып кузгалдылар Нуриев үзе, анын тән сакчысы белән тәржсмәче кы » Жанин Регни. Мәскәүдәге кайбер эшләрен жайга салу һәм ин мөһиме, шундый кайгылы көннәрендә КГБ кулына килеп эләгәчәгенә күңелендә аз гына да шик тумасын өчен. Франииянен мәдәният министры Франсуа Леотарбелән Тышкы элемтәләр министрлыгының жананлы хезмәткәре Рош-Оливье Местр да Мәскәүгә бер үк рейс белән очарга тиеш булдылар
Уфага китәр алдыннан, көнбатышның көндәлек басмалары вәкилләре белән очрашып. Рудольф Нуриев тиздән Уфага—паралич суккан карт әнисе янына кайтып киләчәге турында хәбәр иткән иде Чирек гасыр буе күрешми торганнан сон. ниһаять, туган иленә кайтырга рохсәт бирелү' Көтелмәгән һәм үтә гыйбрәтле бу хәбәрне көндәлек басмалар шунда ук бөтен жиһанга тараттылар. Хәйләкәр һәм гажәеп сакчыл Рудольф бу гаматен махсус төстә— КГБ аны илгә кайткач үткен тырнакларына шыпырт кына каптырып ала алмасын өчен эшләде
Тик совет басмалары гына «хыянәтче* Нурисвнын туган иленә ашыгыч сәфәре хакында ләм-мим дәшмәделәр Ләкин, мона карамастан. Мәскәүнен Ширәмөт аэропортына бер көтү чит ил хәбәрчеләре җыелган иде Алар, фотоаппаратлар һәм уч төбе хәтле генә диктофон төймәләренә чслт тә чслт бас кал ап. Рудольфка авыр-авыр сораулар яудырдылар
Күпчелеген, изгән дә баскан дигәндәй, шул бер үк мәсьәлә кызыксындырды:
—Месье Нуриев, зинһар, әйтегез әле: Михаил Горбачевнын бүгенге сәясәтенә мөнәсәбәтегез нинди?
Рудольф, ата төлке, мондый гына сорауларны күп ишеткән кеше. Монарчы анын, әкәмәт еш үзгәреп торган сәясәткә тирән кереп китеп, туган иленә һичкайчан яла якканы булмады. Бүген дә ул, шушы гадәтенә тугры калып, жавапны эмигрант шагыйрь, Нобелъ бүләге иясе Йосиф Бродский сүзләре белән бирде:
—Кемнән дә бигрәк, мин ил дилбегәсенең нәкъ менә Горбачев кулында булуын телим!
Болай бүре дә тук—сарык та исән! Әгәр дә мәгәр СССРда сәяси хәлләр кинәт үзгәреп китсә, Рудольфка кырын карый башлаучыларга анын жавабы шулай ук күптән әзер булачак: мин әйтмәдем—Әйшә Патима, ягъни мәсәлән Йосиф Бродский әйтте!
—Мистер Нуриев! Сез—дөньякүләм танылган күренекле биюче! Татар халкының бер бөек улы буларак, ул милләт исемен йөрткән мәмләкәткә нинди игелек кылганыгыз бар?
Маңгайга бәреп бирелгән бик тә мәкле-кәпле сорау иде бу! Ләкин, четерекле әлеге мәсьәлә хакында үзенең дә монарчы күп уйлаганы булганлыктан, Рудольф унайсыз сорауга тапкыр һәм хак жавапны тиз тапты:
—Дөрес, автономия дигән мескен исемле, ләкин аягында нык басып торган Татарстан мәмләкәтенә минем монарчы бер яна мәктәп яки балалар бакчасы да салдыртып бирә алганым булмады. Шулай ук Казан яки Уфадагы балет мәктәпләренә дә күпмедер данәдә тупыйк очлы бию чүәкләре бүләк итә алмадым. Һәм монын кирәген дә тапмыйм. Чөнки ышанам: балет биючесе буларак минем дөньяга таныла алуым һәм, димәк, татар милләтен дә бар җиһанга танытуым—үз халкыма кылынган ин зур игелегем!
Бу жавап төнге аэропортка җыелган чит ил журналистларына шулхәтле ошады ки, алар хәтта берара күмәк төстә кул чабып тордылар. «Мескен исемле автономия» дип дөресен әйткәнгә нигә КГБ шымчыларыннан шыр җибәреп торырга? Хәзер инде аларнын үзләренә койрык кысар чаклар җиткән! «Хыянәтче» Нуриевның, ниһаять, туган иленә кайта алуы монын бик гыйбрәтле бер дәлиле ләбаса!
Чираттагы Мәскәү—Уфа рейсы башланырга байтак вакыт бар иде әле. Бер сәгатен дә әрәм итәргә күнекмәгән Рудольф, шуннан файдаланып, күпме еллар күрелмәген Кызыл мәйданнан урап килергә уйлады.
һәрвакытгагыча, илнең үзәк мәйданын чит ил туристлары баскан иде. Алар, ерактан ук танып алып, атаклы биючене баш киемнәрен сала-сала сәламләделәр:
—Мерси, месье Нуриев!
—һелоу, мистер Нуриев!
—До видзинэ, пан Нуриев...
Илнен орыш, сугыш, инкыйлап белән бәйле кызыл кан түгел, ә «матур, күркәм» мәгънәсен белдергән искиткеч борынгы һәм гүзәл исемле үзәк мәйданда СССР дигән иләмсез зур империянең төрле төбәкләреннән җыелган кешеләр дә күп кайнаша иде, югыйсә. Тик аларнын берсе дә Рудольфны инде танымый, һичберсе аны баш киемен салып сәламләми. Арзанлы аракы, очсыз колбаса эзләп, алар Кызыл мәйдандагы бер кибеттән икенчесенә чаба. Аларда балет түгел—аларда билет һәм корсак кайгысы!
Нигә һаман туймый ул корсаклар?
Үз тамагын үзе туйдыра алмаган нинди шөкәтсез ил, нинди котаймас империя бу?!
Хәлләрнең дөресен күбрәк яза торган бер көнбатыш басмадан Рудольф күптән түгел шуны укып белде: җитештерелгән милли байлыкнын күпчелек
чит илләрдә биштән бере, ягъни егерме проценты халыкка кире кайтарып бирелсә, бу күрсәткеч СССРда нибары ике процентны гына тәшкил итә икән.
Егерме һәм ике процент!
Димәк, совет кешеләре дөнья халыкларыннан ун мәртәбә хәерчерәк яшәргә дучар ителгән дигән сүз! Нигә шулай? Хурлыклы бу хәерчелекнең ин топ сәбәпләреннән берсе—тарихта булган һәм котылгысыз юкка чыга барган барлык империяләр кебек үк. СССРнын да үз күршеләреннән яулап алынган җирләрдә корылган булуында, кин танылган халыкара күләмнәрдән анын хәтта дистәләрчә тапкыр зур булуы сәбәпле, тиешенчә идарә ителү сәләтсезлегсндә. сугышларсыз яши алмагач, анын һәрчак ашкынып коралланырга тиешлегендә Әнә шуна күрә илнен ин күп байлыгы янадан- яна. берсеннән-берсе дәһшәтлерәк кораллар ясауга китеп бетә Ә ул кораллар бик тиз искерә тора. Булачак дошманнарыннан калышмас өчен, димәк, аларнын якаларын ясарга кирәк була Кыскасы, төпсез кое'
Шулай итеп, күренә ки. кырыс һәм бәхетсез язмышлары тарафыннан СССРда яшәргә, дөресрәге, көн күреп газапланырга мәҗбүр ителгән барлык милләтләр, шул исәптән урысларның ла кичәге, бүгенге һәм. ихтимал, әле байтак елларга сузылачак иртәгеге хәерчелегенең төп сәбәбе—әлеге ил* империянен кирәгеннән артык, коточкыч зур халендә ката бирүендә Совет империясе тәмам таркалмый торып, бу хәл үзгәрмәячәк! Жир астындагы төп байлыклары саналган кара алтыннарын зуп-зур империянен һич төкәнмәс хәрби ихтыяҗлары өчен суыртып бетерә язган татар һәм башкорт халыклары да әле тиз генә хәерчелекләреннән арына алмаячак, димәк ки Шулай итеп, «нинди иркен минем туган илем кырлары күп. урман, суы күп-, әйе. әйе. артык күп булуы аркасында. Мәскәү үзе дә юньләп яши атмый, бүтән азчылык милләтләргә дә иркенләп сулыш алырга ирек бирми булып чыга? Нинди кызганыч һәм аяусыз, кешелексез һәм мәкерле хакыйкать! Нишләп гап-гади бу хакыйкатьне илнен кичәге һәм бүгенге җитәкчеләре акларга теләми? Нишләп алар шундый зур. шундый данлы держава атай-болай чит-читләреннән кителә башламасын дип кан калтырап торуларын дәвам итәләр? Ә бит бер милләт тә. тулы мөстәкыйльлек алдым дип. айга менеп кигә алмыИ Бәлки, чын дөреслек әүвәл гаралуда, ә аннары тигез хокуклы булып кабат тупланудадыр?
Рудольфның ил, үз халкы турындагы фәлсәфи уйлануларын каршы яктан килеп туктаган таныш түгел бер агайның көтелмә!ән соравы бүлдерде:
—Гафу итегез, энекәш минем сезне кайдадыр күргәнем бар кебек
—Бәлки
Бәйләнчек адәмнәр, гадәттә, әнә шундый шомарып-каешланып беткән сорауларны бирергә яраталар дин. Рудольф таныш түгел кешечә каш астыннан гына сөзеп карап куйды Юк. алай дисән. башына яшел түбәтәй киеп, кин сөякле иягендә тар гына кәҗә сакалы үстереп җибәргән өлкән яшьләрдәге бу агай алай бер дә бәйләнчек кешегә охшамаган иле
—Сез бит татар кешесе—шулаймы-*—диде ул. бер башлаган сүзен дәвам итәргә теләп
Шулай да булсын ди.
—Алай дисән. муеныгызда—чит ил артистлары гына кия торган чәчәкле- чуклы Миссони шарфы, өстегездә—чыршы сурәтле менә дигән пәлтә. башыгызда—шундый ук затлы берет
—Шуннан?
— Шуннан дип Сез бит Башкортстан татары—шулаймы?
- Алар Татарстанныкыннан ниләрс белән аерыла ’
—Тәбәнәк гәүдәле, камытрак аяклы димме Кыскасы. Ходай Тәгалә
тарафыннан нәкъ менә иксез-чиксез дала атларында чабып йөрү өчен яратылганнар. Әйтик, менә сезнен ише кебегрәк...
Рудольф, бит урталарын уймакландырып, йомшак кына көлеп куйды:
—Ә-ә.... Менә нине күздә тоткансыз икә-ән!
—Үпкәли күрмәгез тагын... Мин үзем дә бит Башкортстан татары. Тәкъдир кушуы буенча тик әлегә герман якларында яшәп ятмыш. Туган яклар бик сагындырган... Менә шуна, үз якташымны Мәскәүнен Кызыл мәйданында очрату шатлыгына түзә алмыйча, сезгә дәштем дә. Ачуланмагыз, энекәш!
—Юк, юк! Ниткән сүз ди ул...
Мәскәүнен үзәк мәйданында үзе кебегрәк язмышлы якташы белән булып алган көтелмәгән сөйләшү Рудольфнын кәефен бераз күгәрә төште төшүен. Ләкин биредә ул барыбер тулы канәгатьләнү хисләре табып җиткерә алмады. Ил күзендәге арпа шеше кебек, әнә, Кызыл мәйданның нәкъ урта төшендә кукраеп утырган Ленин мавзолее. Илне рәхимсез революцияләр давылларына ыргытып, күп милләтле Ватанына тамаша күп хәсрәтләр китергән юлбашчы бабайны ясалма балавыз түгел, чын туфрак исе килеп торган изге җир куенына әле һаман иңдерә алмыйча интектерәләр.
Ленин мавзолее артында ук—рәт-рәт тезелешеп киткән ата коммунистлар каберлеге. Кая карама—каберлек тә каберлек! Мәскәүнен кыл уртасындагы әлеге «кызыл зират»ны күргәч, хәтта күңелләр укшый башлый.
Башкаланың инде күптән сагындырды дип уйланылган Кызыл мәйданы белән танышуны ярты юлда туктатып, Рудольф тән сакчысы һәм тәрҗемәче кыз белән тиздән аэропортка кайтып китте. Курыкканга куш күренер дигәндәй, ул сакчының әлегә кирәге дә чыкмады кебек. Кая ул! Күпме еллар ир-ат президентлар килешә, уртак тел таба алмаганны ике илнен беренче ледие телефон аша хәл итте дә куйды!
Әйе, үзгәрә заманалар, ничекләр генә үзгәрә, шөкер!
42
Алар очкан 339нчы рейслы самолет Уфа аэропортына төшеп утырганда төнге өчләр тирәсе иде. Очкыч ишеге төбенә үк килеп терәлгән трапка аяк басуга, анын маңгаен көчле салкын җил көйдереп алды. Ләкин, артык дулкынлануданмы. Рудольфка бик эссе, бик кайнар иде бу минутларда! Әлеге кайнарлыкка түзә алмыйча, ул хәтта җылы эчле көзге пальтосының изү төймәләрен ычкындырып, чәчәкле-чуклы шарф очларын чишеп җибәрде Нишләптер тирләп киткән береткасын салып, кулына тотты:
—Исәнме, күпме еллар читтә өзелепләр яши-яши. үлепләр сагынылган туган як! Саумы, әти-бабаларның кендек каны тамган газиз туфрагым минем!
Бая гына салкын-усал тоелган төнге җилләр, инде бөтенләй җылына төшеп, гадәттәгечә, анын ун чигәсенә сибелгән йомшак чәч көлтәләрен килеп иркәләде:
Башкортстан дигән туып-үскән җирен белән бергә, татар атлы үз халкынны бар дөньяга биеп таныткан данлы улыбыз безнең! Кайттыңмы? Кара көчләр белән тигезсез көрәштә сынып-сыгылып сынатмавын өчен чиксез рәхмәтебезне кабул кыл һәм әти-бабапарын җиренә рәхим ит!
Тамак төбенә утырган ачы төерне йотып җибәрде дә, тонык кына җемелдәшкән төнге аэропорт утларына карый-карый. Рудольф текә трап баскычы күтәрмәләреннән аска таба атлады. «Интурист» залынын затлы- мәрмәр вестибюлендә аны инде үсеп җиткән ике улы белән кече апасы Резидә һәм уртанчы апасы Лилиянең кызы Әлфия кояштай балкып каршы алдылар Үзеннән биш яшькә өлкәнрәк бертуган апасын Рудольф башта таный алмый торды. Үзара күрешми яшәлгән шушы чирек гасыр эчендә ул
шактый базык-юантык гәүдәле житди ханымга әйләнгән. Таләпчән йөз чалымнары белән кече апасы, сөбханалла, гел әнисен хәтерләтә иле
Төнге салкында басып тора-тора. инде шинә. сула да башлаган канәфер чәчәкләрен, бераз унайсыхтана төшеп. Резидә Рудольфка сузды:
—Исән-сау гына кайтып життенме. кадерле энебез безнен!—диде ул, керфек очларына эленгән күз яшьләрен жемелдәтеп һәм. сулкылдыи- сулкылдый. күпме гомерләр күрешмәгән газиз туганынын изү төймәләре чишелгән җылы түшенә чәшке бүрекле башын төртте.—И энем, эне-е-ем Синен кайтуынмы күргәч, әнкәбез ничекләр сөенер инде'
—Ә ул күрә аламы? Хәлләре ничек?
Резидә апасы йөрәк өзгеч тавыш белән әйтеп куйды
— Юк шул, энем, ю-юк! Күрә дә. сөйләшә дә, йөри дә алмый шу-ул
—Китик, алайса, тизрәк әнкәй янына!
Нуриевны озата кайткан бүтән кунаклар Уфа каласында ин дәрәжәле саналган «Россия* кунакханәсенә урнаша калдылар. Ә Рудольф белән анын якын туганнары, тиз-тиз атлап, янәшәдә генә урнашкан үз фатирларына китеп бардылар.
Инде тугызынчы дистәсен ваклый башлаган Фәридә карчык, түшәктә үзе шикелле ятып авыручы телсез-чукрак кызы Лилия. оныклары Әлфия һәм Руслан белән, әле һаман ике бүлмәле кысан фатирда көн күрмеш иде Ире Хәмит исән чагында алар монда барысы алты жан яшәгән' Гаилә башлыгы 1968 елны үпкә рагыннан үлеп киткәч, бер башка кимегәннәр
Әйтергә генә ансат ике бүлмәдә—алты кеше! Шуларнын икесе—урын өстендәге каты авыру! Коточкыч хурлыклы һәм кызганыч бу хәл асылда Хәмит солдатнын артык горур, артык тыйнаклыгы һәм. имештер, «хыянәтче* тәрбияләп үстергән гаиләгә рәсми оешмаларнын каш жыерып каравы белән аңлатыла иле.
Рудольф, күнслсез хисләреннән арынып, шырпы тартмасы хәтле генә йокы бүлмәсендәге агач түшәктә яткан әнисе янына ташланды һәм чал чәчле таныш толымнары йомшак мендәргә сибелгән газиз кешесенең тирән сырлы мангаеннан үпте:
— Исәнме, әни! Менә мин, ниһаять, кайттым Син мине ишетәсеңме, таныйсыңмы, әнием-бәгырем?!
Фәридә карчык ябык-юка ияк очын сизелер-сизелмәс кенә кагып куйгандай булды Анын зәнгәр томан төсле тоныкланып калган күз гәпләреннән хәлсез ике тамчы тәгәрәп чыкты да. көрән-конгырт таплар белән чуарланган битләреннән аска төшеп җитә алмыйча, арып туктап калды
Үлем чигендәге әнисенен хәрәкәтсез калган, ләкин әле жылы кулларыннан тотып. Рудольф шактый озак утырды. Ул әледән-әле анын тонык ку зләренә күтәрелеп каралы Кайчандыр жылы наз бөркелгән ул шәфкатьле күзләр бүген ничектер туктап калгандыр кебек тоелды Бары тик юка иреннәр, чиста кәгазь бите төсле агарган хәтсез иреннәре генә, уймак кебек бөрешеп, ерак, бик ерак җирләрдән анын хәлен белешер өчен кайткан газиз улына нидер әйтмәкче, нидер сөйләмәкче булдылар шикелле Телсезләр телен анлау өчен, үзеңә дә телсез булырга кирәктер шул! Ә менә монысы әлегә Рудольфның хәленнән килми иде
Карт әнисе белән сөйләшү-анлашулар берничек тә барып чыкмагач. Рудольф уртанчы апасы Лилия түшәге кырына күчеп утырды Анын бишектән яна төшкән бу апасын әле колхозлашу елларында ук. коммунист әтиләренә үч итеп, бергә уйнаган кулак балалары кышкы урамда «онытып* калдырганнар иде. Шул туңуыннан ул гомерлек чирле телсез һәм чукрак булып кылды. Чүп өстснә чүмәлә дигәндәй, үзе кебек үк гарип бер егеткә кинү1ә чыгып кызлары тугач, юл һәтакәтенә эләкте Әлфия исемле бу
кызга бер яшь тулгач, Рудольф аңа Германиядән көмеш тәгәрмәчле бала арбасы алып кайткан иде. И сөенгән иде шул чакта Лилия апасы, и сөенгән иде! Хәзер менә шул кыз каты авыру хәлендәге әбисе һәм әнисен карап торырлык өй хужабикәсе булып алган.
Рудольф, үсмер чакларындагы кебек итеп, Лилия апасының йомшак иңбашларыннан сөеп куйды. Һәм ерак Франция җирләреннән үзләрен сагынып, ниһаять, кунакка кайткан бердәнбер энесен күрү сөенеченә түзә алмыйча, ул үкси-үкси елап җибәрде.
Рудольф Лилия апасы белән мәш килгән арада, әбисе Фәридә янына оныгы Әлфия килеп утырды. Алар икесе телсезләр телендә—ирен хәрәкәтләре аша гына аңлашырга күптән күнегеп беткәннәр иде инде.
Өске һәм аскы иреннәрен уртага җыеп бөрмәләндерде дә, Әлфия Фәридә әбисенә карады:
—Син безгә кем кайтканын беләсеңме, әбекәй?
—Беләм, кызым, беләм!—диде Фәридә карчык, ияк очын чак кына аска кагып.
-Кем?
—Улым Рудик!!!
—Дөрес, әбекәй, дөрес!—дип, оныгы Әлфия Фәридә карчыкнын тәмам кипшенгән һәм тирән җыерчыклы маңгаеннан үбеп алды.
Әнисе хәсрәтеннән, Рудольф күрешү истәлеге итеп алып кайткан күчтәнәчләрен өләшергә дә оныткан иде. Менә ул дыңгычлап тутырылган күп кесәле юл сумкасын алып керде дә, өске биген шыртлатып ачып, ин әүвәл газиз әнкәсенә тәгаенләп алынган озын чуклы бик матур һәм калын- җылы шәлне чыгарды. Һәм аны ипләп кенә әнкәсенен ак мендәр өстендәге хәлсез иннәренә япты:
—Менә, әни... Жылы иннәрендә тузсын!
Мангай күзләре инде берни күрмәсә дә, күнел күзләре белән Фәридә карчык бик тиз абайлап алды: әйе, бу шәл сугыш чоры ачлыгында Уфадан Әсән авылына бәрәнге апкайтырга барышлый ач бүреләрне куркыту өчен ут төртеп яндырылган теге калын шәлгә охшаган иде. Бүләк шәлгә улынын җылы сүзләре һәм шуларга Әсән хатирәләре дә өстәлгәч. Фәридә карчыкнын кайгы-хәсрәт яшьләре күптән инде агып бетә язган күзләреннән тагын акты-китте ачы тамчылар!
Тик болары инде изге тамчылар, куаныч-шатлык тамчылары иде.
Әнисенең бертуган энесе кайту хөрмәтенә Әлфия үзләре яши торган күрше бүлмәдә аш-су өстәле дә әзерләткән иде. Ләкин Рудольфның бу мәҗлестә утырырга һич күңеле тартмады. Ашамаган ризыгы түгел! Туганнарның да күрәсен күрде. Ә менә рөхсәт ителгән кыска гына вакыт эчендә егерме еллап элек үпкә рагыннан үлгән әтисе Хәмитнен каберен күрми китсә, монын үкенеч-гөнаһын кая куеп бетермәк кирәк?! Инде башта Мәскәүгә, аннары Парижга очып китәргә дә санаулы сәгатьләр генә калып бара бит!
Татар хатыннарына зират эченә керергә ярамаса да, әтиләре каберенен кайдалыгын күрсәтү өчен, кече апасы Резидә дә энесенә иярергә тиеш булды. Өйдән ашыгыч чыгып киткәнлектән, киез итек-фәлән дә алып тормаган иделәр. Ә җылырак табигатьле Париж егетенен аякларында салкын эчле көзге туфлилар! Җитмәсә, бәхетсезгә җил каршы дигәндәй, әтиләре кабере зират эчендәге юлдан ярыйсы үк эчтә булып чыкты.
Ләкин Рудольф бер атлый башлаган юлыннан тиз генә кире борыла торганнардан түгел! Бию күнегүләре ясау залында, һәрнәрсәдән кадерле аякларына салкын тидертмәс өчен, ул еш кына озын кунычлы җылы оеклар киеп куя торган иде. Чөнки, мәгълүм ки, бүреләр кебек үк, биючеләрнең
тамагын да аяклары туйдыра! Ә монда, чалбар балакларын өскәрәк кайтарып куйды да, тездән кар яра-яра, апасы күрсәткән әтисе каберенә таба атлап китте.
О зират кары, билгеле инде, көрәлмәгән һәм. димәк ки. тирән булучан! Тиздән салкын кар анын тар очлы, юка табанлы туфлилары эченә кереп тулды. Бераздан көчле балтырларын, аннары бот төпләрен көйдереп атлы. Ләкин Рудольф алтын-зөбәржәтләр бәһасенә торырлык аякларын саклау, аларга суык тидерергә ярамау турында һич уйлап та карамыйча, гел кар ерып алга атлавын белде. Биеләсе, кем әйтмешли, инде биелгән! Нәрсә ул чирек гасыр буе бер мәртәбә килә алмаган газиз кешен кабере белән чагыштырганда биюче аяклары?!
Инде тәмам артка ук калган апасы ана кычкырып та карады
—Энем, кире борыл! Аяксыз каласын ич!.
Юк, Рудольф кире борылмады! Көрәлмәгән-тирән зират карынын үз балтырларын яндырып-көйдереп алуларын ул бәләкәй, бик бәләкәй чаклардан ук кичерергә туры килгән язмыш сынауларынын кырыс дәвачы дип кабул итте. Түзәргә икән—түзәргә!
Күп азаплана торгач, менә Рудольф тиешле кабер турысына да килеп җитте. Дөрестән дә биредә әтисе ятканлыгына ышану өчен, кабер ташындагы язуларны каплаган юка кар катламын сыпырып төшерде. «Хәмит Нурәхмәт улы Нуриев (1903-1968)» дигән сүзләрне укыгач, бераз тынычланып, куеныннан кат-кат төрелгән кызыл роза чәчәкләрен чыгарды һәч алармы кабер өстен сырган кар өстенә чәчеп җибәрде
Ап-ак, сап-салкын кар өстендә кып-кызыл һәм кап-кайнар чәчәкләр'
Күпмедер дәрәҗәдә үз язмышын хәтерләткән бу гажәеп тирән мәгънәле күренешкә Рудольф озак кына онытылып карап торды Ә дерелдәвек иреннәре акрын гына пышылдады
—Исәнме, әти! һәм хуш-бәхил бул! Сина күп кенә хәсрәт-борчулар китергән гөнаһлы улынны кичер, зинһар, гафу ит'
Зиратган кайтуга, аяк аша өскә үрмәләгән суыкны куып чыгару өчен, Рудольфка көчләп диярлек бер стакан чамасы аракы эчерттеләр Аннан- моннан гына капкалагач, ана тагын урамга чыгып китәргә туры килде Чөнки аны ТАССтан ияртеп җибәрелгән фотохәбәрче кәгеп гора иле IIIунын белән икәүләшеп Рудольфнын Уфадагы яшьлек эзләреннән тиз генә Йөреп кайттылар Кайчандыр Нуриев биегән опера һәм балет театрын, атаклы очучы Нестеров музеен каралылар Ләкин, ял көне булганлыктан, алармы эчкә теләр-теләмәс кенә үткәрделәр Чөнки, совет басмаларында язарга ярамагач, күнеленә бик якын бу калада Рудольфны күптән онытып бетергәннәр иде инде.
Ә Нуриевның, менә мин кайттым бит әле дип. канларгадыр, кемнәргәдер чылтыратып йөрисе килмәде Хәер, анын моңа вакыты да калмаган иле инде. Тиздән ул, туганнары белән сон мәртәбә саубуллашып. Башкорттан якларында туып-үскән бер татар биючесен кочак жәеп кабул иткән, ана дөньякүләм танылырга булышкан, димәк, кабере дә шунда булачак Парижына кайтып китте
43
Мәскәү дирижеры Владимир Вайс белән атар кайчандыр бергә укыганнар иле Менә шул танышы Рудольфнын тырыша-тырмаша дирижерлык серләренә өйрәнә башлавын ишетеп алган да. Вена урамында очратып, ана сагыз кебек ябышты
—Котлыйм. Руди!.
—Нәрсә белән?—дигән булды Рудольф
—Дөньяның атаклы биючесе генә түгел, танылган дирижеры да була башлавың белән!
Күптән күрешмәгән танышының мондый гына мактауларыннан Рудольф, әлбәттә, эреп төшмәде:
—Арттырмыйк инде, Володя!..
—Биючеләр ничектер. Ә менә дирижерларның, гадәттә, бик озак яшәүләрен яхшы беләм. Бу ни өчен шулаймы? Чөнки аларнын тән буыннары һәр мизгелдә сәгать теле кебек гел хәрәкәтләнеп тора! Димәк, син дә озак яшәячәксең—безнең түтәлгә дә кереп, бик дөрес эшлисен, Рудик дус!
—Ничек булыр—белгән юк инде, Володя.
—Бер дә аптырама!—диде Вайс һәм, йөнтәс бүрекле башында ниндидер яна фикер туып, кинәт әсәрләнеп китте.—Беләсеңме, Рудик: бездә сина яраклы бик тә шәп бер тәкъдим бар!
Рудольф, мона бик исе китмичә генә, әйтеп куйды:
—Тыңлап карыйк.
—Синең мәрхүмә әниен Казан якларыннан иде бит әле? Шулаймы?
—Казаннын нәкъ үзеннән үк түгел. Ләкин шул бер төбәктән инде. Төгәлрәк әйткәндә, Әлки районындагы Төгәлбай авылыннан —диде Рудольф, нишләптер, кинәт моңсуланып киткән тавыш белән.
—Синең дөньядагы иң кадерле кешенне тудырган ул изге туфракта булганың, рәхмәт әйтеп, ана баш органын бармы сон?
Рудольф, гаепле бала кебек, башын түбән иде:
—Бәләкәй чакларымда бәлки кайтылгандыр да. Хәзер инде хәтерләмим.
—Ә Казаннын үзенә?
—Кемгә кайтыйм сон?.. Әти-әнисе үлеп, тома ятим калгач, булачак әниемне Казанга кайсыдыр агасы алып киткән. Кабан күле буендагы кое янында булачак әтием белән очраклы танышып, ул тиздән ана кияүгә чыккан Һәм алар, Казанда берникадәр яшәгәч, әтиемнен Башкортстандагы туган якларына кайтып киткәннәр.
Шулчак дирижер Вайс аны бүлдерергә мәжбүр булды:
—Тукта... Бер кое диден бит әле?
—Әйе, чыгырлы...
—Ә синең, Рудик дус, ул чыгырлы коены күрәсен килмиме?
—Килүен килә дә...
—Шулай булгач?.. Рәхим ит, Рудик дус!
Чынга ашмастай бу тәкъдимне ишеткәч, сызылган шырпы төсле. Рудольфның йөрәге дә кинәт кабынып китте:
—Чынлап әйтәсеңме, Вайс дустым? Әллә уйнапмы?
— Мондый изге тойгылыр белән шаярмыйлар... Кыскасы, шул: булачак һәм өметле дирижер сыйфатында, тиздән сина башта Казанда, аннары Ялта һәм Питер каласында чыгыш ясау мөмкинлеге туачак.
—Кайчан???—диде Рудольф, тәмам сабырлыгын югалтып.
—Март аенда ук инде! Димәк, тагын берәр атнадан—юлга! Йә, ничек— барыргамы теләген?
—Ничек кенә әле, дустым... Син әйткән ул сәфәрләр, аеруча Казанга бара алачагым—минем бу якты дөньяда әлегә ирешмәгән иң якты һәм татлы хыялым!
Вайс, Рудольфның хәленә кереп, ашыкмый гына әйтеп куйды:
—Тик март салкыннары башлану куркынычы гына менә... Мондый һаванын әле яңа гына операция ясатылган бөерләреңә бик зыянлы булуы бар.
Катгый карарга килгән кешедәй, Рудольф кинәт кулын селкеп куйды: Тиешле виза гына булсын!.. Ә мин Казанга язгы яңгыр түгел—таш
яуса да кайтачакмын! Газиз әнием истәлеген һәм анын кендек каны тамган туфракны хөрмәтләп кайтачакмын!
—Ә авыр операциядән сон. өзлегеп куйсан0
—Өзлегү Сөрлегү —дип. Ваистан бигрәк, үз-үзенә әйтеп куйды Рудольф —Мин инде ашыйсын—ашадым, биисен—биедем дигәндәи Әниемнен туган жиренә кайтып баш ию кирәклеге белән чагыштырганда, болары—хәзер минем өчен ул хәтле әһәмияткә ия түгелләр!
— Борчылма, дустым—виза булачак! Хәзер элеккеге чекистлар заманы түгел. Юл чемоданынны инде тутыра башласан да була. Сонгы кинәшем күп итеп партитураларыңны алырга онытма! Аеруча Сергей Прокофьевнын «Ромео белән Джульегта*сын! Казанда сине жирле оркестрлар белән шушы балет музыкасына озын-озак репетицияләр ясау көтә
44
Кайдан ишеткәннәр, кайдан белеп өлгергәннәр диген!
Рудольф Нуриевны чәчәкләр тоткан, шәһәрдәге төрле сәнгать оешмаларыннан вәкил итеп жибәрелгән тулы бер делегация каршылады Моны күргәч, ана бик. бик рәхәт булып китте Ни генә әйтмә, әниеннен беренче мәртәбә кайтылган туган жирендә сине чәчәкләр тотып каршы алсалар, бик күнелле була икән ул!
Дөньякүләм танылган биюче якташларын каршылаучылар Нуриевның үзләренә берничә сүз әйтүен көтәләр иде Әле кайчан гына туган ж.иренә кайтырга зар-интегеп яшәгән Рудольфның дулкынланулы тавышы исә бу юлы шактый калтыранып чыкты:
— Исәнмесез, газиз кардәшләрем, әниемнен ерактагы якын якташлары! Менә мин дә кайттым, ниһаять -диде ул һәм, чыршы ылысларына охшаш аксыл-авыш сызыклы пальтосының кесәсеннән кулъяулыгын алып, күз төпләренә бөялгән ачы тамчыларны сөртеп куйды
—Хуш киләсез! Сон булса да—ун булсын!—диделәр ана
«Волга* автомобилснен арт капкачын ачып, шунда Рудольфның юл әйберләрен салдылар да. атаклы биючене шәһәр үзәгендәге кунакханәгә илтеп куярга теләделәр. Ләкин Нуриев аларнын бу теләгенә ашыгыч төзәтмә керттерде:
— Мөмкин булса, машина янда чакта минем бик ашыгыч бер готеремне үтәп карыйк әле. дусларым!
— Нинди гозер ул—әйт кенә!
— Кабан күле буендагы чыгырлы бер коены эзләп табасы иде Әнием шунда булачак әтием белән танышкан
—Тәк. тәк...—дип. кавалеристлар буденновкасына охшатып тегелгән отын күзерикле калын кепкасын салып, шофер егет баш гүбәсен кашып куйды - Чыгырлы коелар хәтер анда сирәк калды ла калуын Тик менә Кабан күле дигәнебез һаман шул озын килеш тора бит. шөкер! Ул кое кай гирәләрәк булды икән? Берәр билге-фәләне хәтер төбендә сакланмаганмы?
Рудольф, бераз уйланып торгач, кинәт әйтеп салмасынмы
—Полигон! Ату кыры Әнә шул ату кырында кинәт шартлаган граната тавышыннан куркып, әнием су чиләгән чыгырлы коега төшереп җибәргән
Шулчак кемдер шат тавыш белән әйтеп куйды:
— И-и Болай булгач, ул чытырлы коены табабыз да табабыз! Урга Кабан артындагы танкодром каршында дигән сүт бит бу'
Гагын ун-унбиш минуттан егерменче еллар коесын эзләгән «Волга- автомобиле, дөрестән лә. Кабан күле артындагы танкодром каршына килеп туктады Тик анда, ни гаҗәп, коелы, агач ойле урамнарны йотып, түбәләре күккә ашкан биек-биек ташпулатлар калкып чыккан иде инде Янәшәдә
генә, тирән котлован казып, тагын бер йорт нигезен күтәрә башлаганнар. Шул котлован читендәге кара җир өеме янына барып, Рудольф киләчәктә әнисе төсе итеп карарга бер уч туфрак алды Аннары, чиста кулъяулыгына төреп, аны куен кесәсенә салды.
Рудольф ашкынып күрергә теләгән икенче нәрсә, әлбәттә, борынгы Казан Кремле һәм. композитор Фәрит Яруллиннын «Шүрәле» балеты иде. Анын да Мәскәү һәм Ленинград сәхнәләрендә гөрләп барган бозык варианты түгел, ә Казанда уйналган төп, әүвәлге нөсхәсе!
Ни сөенеч, график буенча да бүген кич Казан тамашачыларына нәкъ менә шул балет күрсәтелчәк икән! Шунлыктан Рудольфны хәзер кунакханәгә кайтарып куярга, ә иртәгесен яки оркестр репетицияләреннән бушрак бүтән көннәрне шәһәрнең истәлекле урыннары белән танышуны дәвам итәргә булдылар.
Дөнья сәхнәләрен дер селкетеп үзе дә биегән еллардагы гадәтенә тугры калып. Рудольф кичке спектакльгә байтак иртәрәк китте. Муса Жәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасының эченә үткәнче, башта ул анын тышкы ягыннан бер кат әйләнеп чыкты. Урам яктагы куышка кертеп куелган, дөньядагы үзе ин яраткан шагыйрьләрнең берсе Александр Пушкин һәйкәле каршында уйланып басып торды. Аннары чират ни өчендер мәһабәт бинанын кеше сирәк йөри торган арткы ягында куелган Габдулла Тукай һәйкәленә җитте.
Ике милләтнең ике зур шагыйре!
Ләкин берсе никтер икенчесе артында басып тора?! Мондый гаделсезлек шунда ук Рудольф Нуриевнын горур җанына килеп тиде. Дөрес, бәләкәйдән урыслар арасында тәгәрәп үсүе, аннары Уфадагы рус мәктәбендә укуы сәбәпле, ул үз халкынын бөек шагыйре саналган Тукай иҗатын бик әйбәт беләм дип әйтә алмый. Мәгәр «Шүрәле» балеты либреггосынын татар халык әкиятләре һәм әлеге шагыйрьнең шул ук исемдәге атаклы поэмасына нигезләнеп язылуы аңа яхшы мәгълүм иде.
Рудольф моңарчы Бах һәм Бетховен, Чайковский һәм Скрябин кебек олуг композиторлар иҗатын бик тырышып вә яратып өйрәнде, һәм, шөкер, аларны яхшы белә! Ә менә мәгълүм сәбәпләр аркасында бер кыйтгадан һичөзлексез икенчесенә йөреп торган араларда үз милләтенең Салих Сәйдәшев, Фәрит Яруллин, Рөстәм Яхин кебек олуг композиторлары моннарын җанына сеңдерә, белеп бетерә алмавы өчен кинәт кенә ана бик уңайсыз һәм үкенечле булып китте. Әле соң түгелдер: Казанга бу кайтуыннан файдаланып, ул әлеге кимчелеген, һичшиксез, киметә төшәчәк!
Фәрит Яруллин дигәннән...
Анын дөньялар гизгән «Шүрәле» балетын да, ни үкенеч, Рудольф Нуриевка биергә туры килмәде. Чөнки ун еллап сонга калыбрак туган булып чыкты. Аннары төп сәбәбе монда гына да түгел. Илленче елларда Ленинградның Киров театры сәхнәсенә «Шүрәле» дигән искитмәле матур исемен әкәмәт сәер «Али батыр»га (Татарларда Али атлы кешеләр, гомумән, юк һәм була да алмый!) алыштырып, милли моңнардан, милли бизәкләрдән үрелгән асылы әрсез куллардан йолкытылып, хәтта ки, имгәтелеп менгән бу спектакль турында, буласы булган—буявы сенгән дигәндәй, кырык еллап узгач инде искә алып торасы да килми. Хәер. «Шүрәле» балетының беренче, композитор Яруллиннын үз бәгыреннән өзелеп төшкән ин дөрес, ин тулы варианты Казан сәхнәсендә әле дә булса бара икән. Әнә шуны бер мәртәбә генә түгел, буш вакыты биредә чагыштырмача күп булудан файдаланып, һичшиксез кат-кат карарга һәм бөек Тукай тудырган шук-шаян Шүрәленен ни өчен ерткыч-явыз Шүрәлегә әверелү сәбәпләре хакында бик ныгытып уйланасы булыр. Чөнки уйланмый ярамый—«Али батыр»ны сәхнәгә куеп
вә биеп, СССРнын ул чакта Сталин премиясе лип йөртелгән зур һәм мактаулы бүләген алуга ирешкән балетмейстер Леонил Якобсон. Юрий Григорович һәм бүтән биючеләрне Рудольф Нуриев үте лә бик яхшы белә иде. Илнен югары бүләгенә ул чакта лаек булучылар арасында композитор Фәрит Яруллиннын юклыгы гына, ни үкенеч, ате дә Рудольфның күнелен әрнетеп һәм тырнап тора.
Геатр бинасы эченнән кинәт тонык кына ишетелә башлаган кынгырау тавышы Рудольфны озын-озак уйларыннан арындырып АЛ бәрде Ул. пальто җинен Аыерып. алтын сәгатенә каралы Кичке жиде тулып та килә икән Димәк, театр кешеләрне тамаша залына керә башларга чакыра
Казан тамашачыларын якыннанрак күрү очен. Рудольфнын Тукай һәйкәле читендәге артист халкы кереп-чыгып йөри торган арткы ишектән үтәсе килмәде. Халык ташкынына ияреп, менә ул театр бинасынын алгы яктагы имән ишекләренә таба кузгалып китте. Бер кибеттән икенчесенә чабудан бушый алмаган Мәскәү халкыннан, дөресрәге, турист-юлчыларыннан аермалы буларак, аны бу чиратта танучылар да шактый иде. күрәсен Чөнки Рудольф басып торган турыга борылып карыи-карыи. бер-берләренә нидер пышылдашып алалар. Әллә әнисе туган жиргә Нуриевнын кайтуын чыбыксыз телефон аша ишетеп алганнармы'’
Театр бинасы эченә үтүгә, кочак җитмәс чәчәк бәйләмнәре белән каршы алып. Рудольфны затлы келәмнәр жәелгән мәрмәр баскычларлы н өскә азып менеп киттеләр. Директорнын зур булмаган бүлмәсендәге өстәлдә эчемлск- кабымлык ише ризыклар да алдан әзерләп куелган иде Хәл-әхвалләрне белсшә-белешә шулардан бераз авыз иткәч. Рудольф Нуриевны патшалар яки зур түрәләр генә утыра торган ложага озатып куйдылар
Менә тамаша залы түшәмендә көмеш чүмәләдәй эленеп торган люстрада иренеп, теләр-теләмәс кенә якты утлар сүнә-сүрелә башлады Шулчак Рудольфның йөрәгенә сары май булып яткан бер хәл булып алды Тамашачылар берьюлы урыннарыннан тордылар да. ул утырган якка башларын бора-бора. дәррәү кул чабарга керштеләр
Ә үзләре шат-сөенечле тавышлар белән бертуктаусыз кычкыралар —Афәрин, якташ!
—Рәхмәт сина. милләттәш'
—Нуриев! Нуриев!! Нуриев!!!
Ярсу алкышлар көченә түзә алмыйча, түшәмдәге бәллүр чүмәләдә менә тагын гөлт итеп якты утлар кабынды Кул чабулар һаман тынмагач. Казан тамашачыларын хөрмәтләп, Рудольф Нуриев патшалар кәнәфиеннән торып басты һәм. биленә хәгле башын ия-ия. аларга чиксез рәхмәтен белдерде Залда тагын утлар сүнеп, ниһаять, «Шүрәле» балезы башланып китте Барлык кыйтгалар һәм бөтен җиһан сәхнәләрендә моңарчы ирешкән галәмәт зур. гатар исемен үз биюләре белән дөнья биеклегенә алып менгән ка занышлары өчен газиз әнисе якташларыннан рәхмәт сүзләре ишетә-ишстә. композитор Фәрит Яруллиннын бер тыңлауда йөрәкләргә үтеп керүче, милли бизәкләр белән гаять мул һәм оста чигелгән аһәңнәрен тыңлау, халык әкиятләре нигезендә боек Тукай тудырган образларның чын асылы бозылмаган чагылышын карап утыру Рудольфка рәхәт, бик тә рәхәт иде
2004—2007 еллар.
Катн—Уфа—Саша- Пстсрбу р/