Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЕРАК КӨНЧЫГЫШТАГЫ ТАТАР- БАШКОРТЛАРГА НИ БУЛДЫ?


Кереш
Руслар. Идел-Урал өлкәсендә яшәүче татар-башкортлар һәм Русиядәге башка азчылыклар Кытаймын төньяк өлкәсе Маньчжуриягә XIX гасырнын ахыры. XX гасырның башларында килеп урнаштылар. Бу халыкларның Маньчжуриягә, аннан исә Кытайнын башка өлкатәренә, Кореяга һәм Япониягә таралуы өчен беренче чиратта икътисади һәм икенче чиратта сәяси сәбәпләр да бар иде Беренче сәбәп 1898 елда Көнчыгыш Кытай Тимер юлын (ККТ) салуга керешү, икенчесе исә 1917 елла Русиядә инкыйлабның киң колач алуы иде Инкыйлаб йозмеңләгән эшченен, авыл халкының, хәрбиләрнең, хәлле кешеләрнең, интеллигенциянең һ б корбаннарының башта Маньчжуриягә, сонрак исә башка Ерак Көнчыгыш өлкәләренә китеп сыенуына сәбәп бушы Маньчжурия һәм Ерак Көнчыгышның башка өлкәләрендә бәлки дә 50 елдан азрак яшәүләренә карамастан, руслар һәм башка азчылык халыклар үз диннәрен, телләрен һәм мәдәниятләрен саклап калу ягыннан шактый уңышлы эшчәнлек башкардылар Чөнки туган җирләренә кире кайтулары турында хыялланмадылар да
Маньчжуриядә руслар янә күплекне, татар-башкортлар исә азчылыкны тәшкил иттеләр Ягъни чит илдә дә шулай ук руслар белән бергә эшләделәр, аларнын мәктәпләрендә белем алдылар Бары тик уртак булмаган гыйбадәтханәләре—чиркәү һәм мәчетләр аерым иде (алары да бөтен җирдә дә юк иде) Татар-башкортлар либераль руслар янында фашист яисә коммунист карашлы русларның йогынтысыннан да котыла алмадылар Хәтта үз хакимиятләре астында тотучы Япония. Маньчутиго (Маньчуко) яисә Кытай хакимлекләре. Русиядән килгән качкыннар булганлыктан, аларны рус дип кабул иттеләр Кыскасы, өлкәдәге рус басымчылыгы, рус йогынтысы, рус мәдәниятенең изүче үзенчәлеге, балаларны ассимиляцияләү, яшь нәселләрне үз мәдәниятләреннән ераклаштыру, үз милләтеннән читләштерү күренеше Ерак Көнчыгышта да дәвам итә килде Бу проблемаларга тагын үз мәсьәләләрен Япония. Маньчутиго яисә Кытай хакимнәренә анлпту авырлыгы да кушылды. Икенче торлс әйткәндә, яшәү очен көрәш бары тик икътисади өлкәдә генә түгел, куркынычсызлык өлкәсендә дә. мәдәни, хәтта дини өлкәләрдә дә шактый фидакарьлек таләп итте
ККТнык төзелүе Русия ватандашларына яңа офыклар һәм мөмкинлекләр ачты Бу алар өчен эш—киләчәк иде 1890 еллардан сон рус милләте вәкилләренең саны зур тизлек белән артты Мисал очен, 1893 елда Шанхайда бер генә Русия ватандашы булса. 1904 елда инде бу сан берничә меңгә. 1929 елла исә 13 менгә якынлапмы 1930 елларда Шанхайдагы рус колониясе 20 меннән артты
1Х99да Харбинда 14 мен рус ватандашы бар иде һәм бу санга 5 мен тимер юл сакчысы керми иле. 1905 ел азагында бу сан 40 менгә, 1907дә 48870кә иреште 1916 елда 68500 рус ватандашыннан 34200е рус. 5 мене яһүд. 2500с поляк иле Калганнарынын күпчелеге ихтимал торск-татар иде 1917 елда Харбин чал кынын саны 100 менгә. руслар саны исә 40 менгә җиткән иде. Харбин шәһәренә килсәк исә. 1920 еллар белән Маньчжурия Япония тарафыннан яулап алынган 1931 ел
арасында Русия ватандашларының саны 150дән 200 меңгә житте. Ләкин «Харбин Таймс» хәбәр итүенчә, бу сан 70 менгә тин. Монын 30 мене Харбинда яшәүчеләр Соңгы биш елда (1929-1934) 7.223 туу, 6.117 үлү һәм 2.500 өйләнү акты билгеләнгән Ләкин икътисади һәм сәяси тотрыксызлык өйләнүче парлар санын 1930 елдагы 620 дән 1933 елда 367 парга кадәр киметте.
Руслар японнарның Квантун армиясенең 1932 елда Харбинга керүен шатлык белән каршы алдылар. Японнар аларны Совет басымыннан саклар да. яхшырак яшәү шартлары тудырыр дип өметләнгәннәрдер. Токионың стратегиясе Маньчжуриянең җирле халкын идеологик тәэсирдән азат итү иде Японнарның ярдәме белән барлыкка китерелгән Маньчутиго хакимияте дә мөстәкыйль дәүләт оештыру теләге белән янды.
Япония белән Советлар Союзы арасында сугыш чыгу ихтималы исә японнарның качкын руслар арасыннан яшерен шпион-агентлар әзерләү һәм аларны Советлар Союзына җибәреп мәгълүмат туплау эшчәнлегенә керешүенә сәбәп булды. Ләкин японнар бу агентларга да ышанмый иделәр. Мәсәлән, Тиентсин шәһәрендәге Рус антикоммунистлар комитеты лидерларының кайберләре чыннан да рус күчеп килүчеләре арасына иңдерелгән агентлар иде.
Совет армиясе 1945 елның 9 августына Маньчжурия белән Кореяны яулап алды. Яулап алынган өлкәләрдә яшәүче барлык иске рус ватандашлары автоматик рәвештә «дошман эшчәнлек алып баручылар» дип игълан ителде. Алдан ук әзерләнеп куйган исемлекләрдә НКВД (сонрак КГБ исеме белән атала башлады) һәм СМЕРШ Рус Ак армиясендә яисә Япония армиясендә хезмәт иткән 10 мен кешене төрле гаепләре өчен хөкем итеп. Себертә җибәреп хезмәт лагерьларына яптылар. Совет пропагандасына ышанган 3 меңләп руска 1947 елда совет паспорты бирелде, һәм алар Тиентсин портына ин якын булган Находкага җибәрелделәр. Ләкин вәгъдә ителгәннәрнең берсе генә дә үтәлмәде. Киресенчә, алар ябык хезмәт лагерьларына озатылдылар, бер өлеше исә атып үтерелде. Исән калганнары 1956 елда. Хрущевнын Сталинны гаепләве һәм аның чорындагы эшчәнлекнен туктатылуы нәтиҗәсендә бу җәзадан котылдылар. Ләкин 1948 елнын апрелендә Маньчжурия белән Кореяда Совет басымы юк ителгәннән соң бу Совет террорыннан ничек булса да котыла алган яисә Совет басымы астындагы өлкәләрдә яшәмәүче рус мөһажирләре Сеул, Шанхай һәм Гонконгка сыенып дөньяның төрле илләренә качу юлын таптылар
1949 елның октябрендә Кытайда хакимиятне үз кулына алган коммунистлар исә өлкәләрдәге Мөһаҗирләрнең йә Кытай ватандашлыгына күчүләрен, йә булмаса илдән чыгып китүләрен таләп иттеләр. Әлбәттә, илдән чыгып китүчеләргә үзләрен кабул итәрлек башка бер ил табып, виза алулары җитди бер киртә иде Халыкара мөһажирләр оешмасы мондыйларны вакытлы рәвештә Филиппиннын 7 чылбырлы утраудан барлыкка килгән Тубабао (Тубуаи) утрауларыннан Гуйанга һәм Самараска урнаштырды Качкыннарның күбесе бу утрауларда бик авыр климат шартларында виза көтә-көтә берничә елга калдылар. Ахыр чиктә бу качкыннар АКШ. Канада. Австралия һәм Төркия кебек дәүләтләр тарафыннан кабул ителделәр. Кытай ватандашлыгына күчүче яшьләрнең хәле исә Советлар Берлегендә яшәүчеләрдән әллә ни аерылмады. Гәрчә хезмәт лагерьларына ябылмасалар да коммунистлар режимыннан гадел һәм яхшы мөнәсәбәт тә күрмәделәр.
Төрек-татарлар1 күпләп яшәгән шәһәрләр
Русиядән Маньчжуриягә һәм анын аша ерак Көнчыгышның Корея, Кытай һәм Япония кебек илләренә эмиграция дулкыны XIX гасырның сонгы ике елында Көнчыгыш Кытай Тимер юлынын төзелүе белән бергә башланды. Башта тимер юлны төзүдә катнашу яисә бу төзелеш тудырган сәүдә мөмкинчелекләреннән файдалану максаты белән килүчеләр Патша Русиясендә 1917 елгы инкыйлаб кабыну нәтиҗәсендә шул җирләрдә иммигрант буларак калырга мәҗбүр булдылар. Руслар
"Төрек татарлар* термины Идел-Урал буендагы татар, башкорт кебек төрле төрки халыкларны бер атама белән белдерү өчен XX гасырның башында кулланыла башлады! Большевиклар 3“ г‘Ч1 куллануы тымды Башка мәгълүмат табу өчен карагыз \асһг Оеу|е1 «XX умуйНа Та1аг1агба МйҺ КипМс Меке1е51» Бюллетень, IX - .V- 227 (апрель, 1996). 191-202 б
белән бергә Русиянен башка азчылыклары, шул жөмләлән татарлар да шул ук язмышка дучар булдылар Баштарак килүчеләр тимер юлда эшләү яисә сәүдәгәрлек итү максаты белән килсәләр дә, берникадәр вакыттан сон яннарына гаил&тәрен китереп кечкенә колонияләр барлыкка китерә башладылар Большевиклар инкыйлабыннан бай булу яисә башка сәбәпләр аркасында качучыларга Кызыл Армиягә каршы сугышкан һәм җиңелгән Ак Армия вәкилләре дә килеп кушылды Нәтиҗәдә иммигрант колонияләре тагын ла зурайды 1919 елла ККТ Маньчжурия станцияләре белән Харбин арасында поезд сәфәрләре туктатылгач, бу маршрут тирәсендә урнашкан башка халыклар кебек төрек-татарлар да эш мөмкинлеге булган Харбин. Чангчун кебек шәһәрләргә күчеп урнаштылар Безгә мәгълүм булганча. Маньчжуриянең төньягыннан коньягына кадәр сузылган Маньчжурия (шәһәр). Хайлар. Цииихар. Харбин. Ченчюн (Чангчун-Синзин). Гирин (Кирин). Мукден (Шенйанг). Аншан. Даирән (Дальний/Далиан). Чинтинфу. Пограничная. бүгенге Кореяның Фусан (Пусан). Сингишу (Синуижу) белән Кеижо (Сеул). Кытайнын порт-шәһәрләре Тиентсин һәм ин зур шәһәре Шанхай: Япониянен Токио. Йокохама. Нагойа. Осака. Кобе, Киото. Кумамато. Мийазаки. Тайкуйу. Сасджима. Одавара. Куруми. Мийакунуджи. Шимба кебек зур һәм кечкенә шәһәр һәм шәһәрчекләрендә, хәтта юл буендагы станцияләрендә лә кин бер территориядә Русиядән күчеп килгән татарлар яши иде Шул кадәр кин аланга таралуларының бердәнбер сәбәбе—яшәү өчен мөмкинлекләр тудыру иде Беренче килүчеләр Русиянен Европа өлешендә урнашкан Пенза һәм Тамбов губерналарындагы вак сәүдәгәрләр иде Болар Маньчжуриядә ККТ юлы буенда төрле кибетчекләр ачып сәүдәгәрлеккә керештеләр. Берничә ел эчендә эшләрен көйгә салган кайберләре гаиләләрен дә үз яннарына күчерде. Шул рәвешле дини һәм милли ихтыяҗлар гөрле җәмгыятьләр оешуына, мәктәп һәм мәчетләр ачылуына сәбәп булды 1917 октябрь инкыйлабыннан сон сәүдәгә сәләтләре барлыгы электән үк билгеле булган төрек-татар башта Хайлар белән Харбин кебек шәһәрләрдә урнашып сәүдә итә башласалар да. соңрак Корея белән Японияга да таралганнар Гомумән, йон. тире, комач һәм кием-салым белән сәүдә итәләр иде 1900нче еллардан 1938нче елларгача алар төзегән яки арендага алган мәктәп белән мәдрәсәләр саны 18гә иреште Шөбһәсез ки. татарларның саны бөтен җирдә дә бер үк түгел иде. шуна күрә җәмгыятьләрнең эшчәнлекләрендә дә төрлелек бар иде. Маньчжуриядә тагарлар ин күп санда Харбин шәһәрендә урнашкан иделәр Ерак Көнчыгыштагы татарларның саны турында төгәл генә бер мәгълүмат булмаса да. 10-15 мен тирәсендә дип фаразлана. Ләкин бу күчүләр аеруча икътисади авырлыклар һәм сугыш куркынычы арту белән кими башлады. Шул сәбәпле бу сан 1945 елларда 5 мсн1ә кадәр төште дигән карашлар бар
Идсл-Уралдан төрле вакытларда һәм бигрәк тә инкыйлаб кабынгач. Себердәгс Колчак армиясенә кушылып Манчжуриядә. биредән Кытай. Корея һәм Японияга сыенганнар арасында байтак солдат, офицер, ваклы- эреле сәүдәгәр, дин эшлеклесе. зыялы бар иде
Гаяз Исхакыйның мәйданга чыгуы һәм Идел-Урад төрек-татарлары хәрәкәте
XX йөз башында хәзерге тагар әдәбиятының үсешенә бик зур йогынтысы булган Мөхәммәд Гаяз Исхакый (Иделле) (1878 1954) үз илен ташлап китәргә мәҗбүр булганчыга кадәр. 1897—1918 еллар арасында хикәя, роман һәм пьеса жанрларында 29 әсәр иҗат итә Сәяси карашларын халыкка тагын да ачыграк ашлату максатыннан чыгып журналистика эшчәнлегснә лә керешә Гаяз Исхакыйнын журналистика эшчәнлеге бары тик мәкаләләр язу белән генә түгел, үз газеталарын чыгару һәм алар белән җитәкчелек итү рәвешендә дә алып барылды «Тан». «Тан йолдызы*. «Ил». «Сүз». «Безнсн ил* кебек газеталар чыгарды Үзе 1917 елмын ахырында Уфада ирекле сайлауларда демократик рәвештә оештырылган «Эчке Русия һәм Себер 1
1 Р Зогоктп. < Киччмп Та1аг Ьппцгй СшптипШе» ш 1й»1 Ары»? СЕ58 2004 Конферсншмсендо ясалган чыгыш. 116
' Гаяа Исхакый. «Ерак Шәрык юлы масмлмвре» Яңа милли юл. .4» 12 (Берлим 1934). 3 6
мөселман төрек-татарларының Милләт Мәжлесе» әгъзасы буларак сайланган һәм бу Мәжлес тарафыннан кабул ителгән -Идел-Урал дәүләте»н оештыру проектына һәрвакыт катнашып килгән. Бу проект Идел елгасы белән Урал таулары арасындагы территориядә яшәүче төрки халыклар—татар, башкорт һәм чуашлар белән бу өлкәдәге төрле фин-угыр кабиләләренең уртак бер дәүләтен барлыкка китерүне күз алдында тота иде. Менә шул хыялыннан Гаяз Исхакый гомеренең соңгы сулышына кадәр баш тартмады. Жанын коткару өчен үз илен ташлап китәргә мәжбүр булды. Ләкин анда көрәшче рухы үлмәгән иде һәм шул сәбәпле ул мөһаҗирлектә дә буш тормады. 1928—1939 елларда Берлинда нәшер ителгән «Яна милли юл» журналын чыгарып ул көрәшүен дәвам итте. Ерак Көнчыгышта анын бу карашын яклаганнарның бер өлеше Советларның цилиндры астында изелделәр. Башка сүзләр белән әйткәндә, сәясәт корбаны булдылар. Гаяз Исхакыйнын Идел- Урал дәүләте фикере Мирсәет Солтангалиевнен «Туран дәүләте» кебек хыял булып калды.
Исхакый Ерак Көнчыгыштагы ватандашларын милләтче карашлары тирәсендә туплау максаты белән Маньчжурия һәм Япониядә татарлар күпләп яшәгән шәһәрләргә дә барып йөрде. Бик танылган язучы, журналист һәм сәясәтче Гаяз Исхакыйны күреп калу бөтен кеше өчен дә чиктән тыш вакыйга һәм сөенү-жанлану чыганагы була иде. Аңа багышлап кичәләр үткәрелгән, Зөләйха, Жан Баевич кебек әсәрләре сәхнәләштереп күрсәтелгән.
Бу Гаяз Исхакыйнын Ерак Көнчыгышка әүвәлге килүләре генә түгел иде... «Эчке Русия һәм Себер мөселман төрек-татарлары Милләт Мәжлесе»нен солых комиссиясе әгъзасы буларак акча җыю максаты белән Себернен Иркутск шәһәренә килгән Гаяз Исхакый 1919 елнын урталарында Харбинга кадәр барып җитә4 5
Гаяз Исхакый 1933 елнын октябрендә икенче килүендә-' Токиода тагын бер татар мәшһүре казый Габдерәшит Ибраһим (1857—1944) яши иде. Күпкырлы шәхес, ул да 1908 елла беренче тапкыр Япониягә килгән иде, ләкин ул вакытларда Япониядә татарлар белән күрешүе турында һичбер нинди мәгълүмат юк. Анын икенче килүе исә Исхакыйдан берничә атнага иртәрәк, 1933 елнын октябрендә иде. Японнарны ислам диненә күчерү кебек утопик хыяллар белән килгән иде Габдерәшит казый бу якларга. Үзе исә зур кызыксыну тудырган, япон матбугатында да исеме чагылыш тапкан иде Үз көче ярдәмендә берникадәр эшчәнлек алып бара алса да. 76 яшьлек кешенен озак вакыт һәм зур эшчәнлек алып барачагын көтү дә дөрес булмас иде. Аны Төркиядән бу ерак жирләргә китерүче ин төп сәбәп исә Төркия җөмһүриятендә ислами фикерләрен таратуы өчен җирлек таба алмавында иде. Бу ислами фикерләр татарлар арасында инде таралган булу сәбәпле. Рәшит казыйдан аларны өйрәнүдә бик файда юк иде. Шул сәбәпле Рәшит казый японнарны өйрәтү эшенә керешкән иде. Гаяз Исхакый исә татар җәмгыятендә яна бер милли дулкынлану хисе тудырды. Гаяз Исхакый ни дәрәҗәдә милләтче булса, Габдерәшит Ибраһим һәм аны монда чакыручы Токио җәмгыятенең мөдәррисе һәм имамы Корбангали дә шул дәрәжәдә исламчы иделәр. Ягъни бу капма-каршы полюсларның каршылыкка килүләре котылгысыз иде. Корбангалинең Гаяз Исхакыйны үзен тәхетеннән бәреп төшерә алырлык һәм иң аз дигәндә дә икенче планга күчерәчәк бер шәхес итеп кабул итүе чынлыкта нигезсез гүгел иде. Моннан тыш Корбангалинең чыгышы белән башкорт булуы һәм Русиядә чакта җәдитчеләр белән булган ызгышлары, бәлкем, Идел- Урат идеясенә каршы чыгуы өчен җитәрлек сәбәпләр иде. Көтелгән хәл озакламый чынга ашты.
Башта Токио жәмгыяте тарафыннан бик дустанә каршы алынган Гаяз Исхакый «Ерак Көнчыгыш Идел-Урал төрек-татарлары хәрәкәте»нең планнары белән таныштыра башлавы булды, фронтлар аерылды, ямьсез күренешләр дә булып алды
Корбангали һәммә кеше тарафыннан яратылган һәм ышанылган шәхес түгел иде. Бигрәк тә деспотча хәрәкәтләре һәм үткәне белән байтак кешедә ризасызлык
4 Ыа<һг Оеү|си 1
5 "Тигко-Та1аг
ЕаМ:егп Лгеа)., Гһе Оыка МаиисЫ. (10 08 1934)
тудыра иле Шул сәбәпле дә, але Гаяз Исхакый Токиога килмәс борын. 1931едда унлап гаилә Корбангали һәм анын оешмасы белән мөнәсәбәтләрне өзгәннәр иде Гаяз Исхакый җанландырган яна карашлар исә Корбангалидән кубучылар санын күбәйтәчәк иде
Ерак Көнчыгыш Идел-Урал татар мөселманнарының корылтае (Мукден, 4-14 февраль, 1935)
Озак вакытка сузылган тырышулардан сон Маньчжурия (Маньчутиго) империясенен зур шәһәрләреннән ККТ юлы буенда Харбин-Чангчун шәһәре һәм Дальний порты арасында урнашкан Мукденда бер корылтай уздыру мөмкинлеге тудырылды. Мукден. анда яшәүче татарлар санына караганда бик унышлы ук булмаса да. Кытай. Маньчжурия. Корея һәм Япония шәһәрләренә чагыштырмача якын булу сәбәпле, корылтай урыны итеп сайланылгандыр, күрәсен Тагын бер сәбәп итеп монда русларнын аз санда булуы һәм япон хакимиятенен корылтай очен бу җирләрне уңайлы дип санавын билгеләп үтәргә дә мөмкиндер Ничек булса булсын. 1935 елнын 4 февралендә Ерак Көнчыгышның дүрт ягыннан да делегатлар Мукденга килеп җиттеләр Корылтайда делегат булып 40 шәхес катнашты*
Мукденда «Ориенталь Отель*дә сәгать икедә ачылган Корылтайда Мукдендагы Япония генераль консуллыгы аркылы Япония императорына һәм Маньчжурия Финанслар Банкы аркылы Маньчжурия императорына рәхмәт сүхләре белән телеграммалар җибәрелде Моннан тыш Төркия. Иран. Әфганстан, Гарәбстан. Мисыр хөкүмәтләренә һәм Маньчжуриянең Хсинган губерниясе башлыгына корылтайның максат-бурычлары язылган телеграммалар сугылды
Менә шул рәвешле 1935 елнын 4 февратендә кичке сәгать тутыма Гаяз Исхакый катнашында Габделхак Ногманның Коръәннән кайбер аятьләрне укуы, моны дин һәм милләт юлында шәһи г киткәннәргә багышлавы белән корылтай ачылды Сонрак корылтайны алып баручы идарәчелек ливаны һәм сәркатиплек әгъзалары сайланды Унбер көн дәвам иткән (4-14 февраль) Корылтайда шактый гына мәсьәлә каралган һәм шактый гына карар да кабул ителгән иде Бу җыелыш Ерак Көнчыгыштагы төрск-татарларга аерым бер җанлылык һәм рух бирә Корылтайдан сон Мукден җәмгыяте делегатлар очен кичә үткәрә Бу кичәдә дә чыгышлар ясала Чит ил кунаклары өчен япон, инглиз телләренә тәрҗемәләр ясала Ерак Көнчыгышның төрле өлкәләреннән килгән кырыкка якын делегат катнашкан Идел-Урал төрек-татарларынын корылтаена зур игътибар бирелүе матбугатта чыккан хәбәрләрдән, җибәрелгән тәбрикләү телеграммаларыннан һәм катнашкан чит ил вәкилләреннән аңлашыла* Корылтайга япон хакимиятенен төрле вәкилләре дә катнаштылар, Япониядәге Иран. Әфганстан. Мисыр кебек мөселман иллэренен рәсми вәкиллекләреннәм дә котлау телеграммалары килгән, җирле Кытай һәм Маньчу мөселман зыялылары да элемтәгә кергәннәр, һәм аеруча. Идел-Урал сәяси хәрәкәте үзе әгъза булган Прометейның әгъзалары—украин һәм грузин милләтләре вәкилләре корылтайда шәхсән катнашып, хәтта котлап чыгышлар да ясадылар
«Милли байрак» газетасы (1935—1945)
Үзәкнең һәрторле зшчәнлеген халыкка ирештерү. Ерак Көнчыгыштагы татарларга үз тарихлары белән бәйле мәгълүматлар, хәбәрләр бирү һәм аларны бер-берсеннән хәбәрдар итү максатыннан чыгып 1935 елнын I ноябрендә Мукденда •Милли байрак* газетасы нәшер и телә башлады Му кденда гарәп шрифтлы нәшрият булмаганлыктан. газета кулдан языла һәм таш басма технологиясе ярдәмендә күчерелеп таратыла иде Кулдан язылып басылып килсә дә. никадәр генә булмасын.
* беренче Ерак Шврык корылтае. Яна милли юл. N6 86 (3). (1935). 4 6 ‘ЗеааЦоп Рог ТаГагч НеМ (ЫаИопа! СопГегепсе Ореп* А1 Микскп Ап<1 Ь То СопНпие Рог Опе 1\еек)'. Тһе КоЬе Ма1шгһ| Оайу №*■•. (5 02 1935)
' "Тигсо-ТаЬлг*. Р1ап Раг ЕазГегп Раг!еу (80 1>1е#а(е* Ргош Уапои* §ос1еНе$ ю Мее1 а( МиЫеп РеЬ 4". Тһе (Ьака Маш1еһ|. (17 01 1935). Мусульманам мрсдложено иабрагь новое правлгннг Заря. (16 03 1935)
башта чыгымнарны Әхмәд Вәли (Мәнгәр) һәм Хәйрулла Ибраһим бертуганнар үз өсләренә алдылар. Нәшрият бары тик газеталар басу белән генә түгел, мәктәп өчен дәреслекләр чыгаруы белән дә әһәмиятле иде. Ике ел ярым үткәннән сон Хөсәен байның да зур матди ярдәме белән матбага булдыру өчен кирәкле акча җыелды Ләкин бу юлы гарәп шрифтын табу мәсьәләсе килеп чыкты Соңыннан болар да Төркиядән китерелде. Шул рәвешле. «Милли байрак*ның 1918 ел 8 апрельдә чыккан 117нче саны газетаның үз матбагасында басылган беренте саны булды4
Газетаның язу эшләре мөдире итеп бер үк вакытта Мәркәзнен сәркатибе вазифасын үтәүче Ибраһим Дәүләткилде билгеләнде Гаяз Исхакый Европага кайтканчы, ягъни 3-4 ай дәвамында, баш мәкаләләр язып, Рокыя Мөхәммәдиш исә башка мәкалә һәм хәбәрләрне әзерләп бу тиражы кечкенә, ләкин тәэсире шактый көчле атналык газетаны чыгару өчен көрәштеләр. Газета нөсхәләренең бары тик Ерак Көнчыгыш өлкәләренә генә түгел. Финляндия, Алмания, Мисыр һәм Гарәбстаннын кайбер шәһәрләренә кадәр барып җитүе бу вакытлы матбугат органына шактый зур игътибар булуын күрсәтеп тора.
Газета белән бәйле тагын да реаль мәгълүматларны бу газетада шәхсән эшләп килгән Рокыя Мөхәммәдиш (Дәүләткилде) хатирәләреннән табарга мөмкин* 10:
«1935, 1нче ноябрь минем өчен тагы бер борылыш ачты. «Милли байрак» гәзитәсе чыга башлады. 4 сәхифәлек, атналык, гарәп хәрефләре белән басыла. Башта кулдан язылып, фото ысулы белән басыла. Ибраһим әфәнденең кул язмасы матур булганга, ана гәзитәне язарга кушалар. Мин язмаларны барлыйм, үзем дә язам, корректорлык вазифасын да үтим. Безгә гәзитә эше дә йөкләнгәнгә, Гаяз абзый безнен мәгашны арттырырга кирәкле тапты. Без 1б5әр иена ала башладык.
Исемдә калмаган, ничә саны кулдан язылып чыгарылгандыр. Төркиядән кечкенә агач тартмада хәрефләр килде. Хәрефләр, нокта, өтерләр һәм башкалар берәр генә булганга, кирәк кадәре үрчетәсе бар. Башта мөһерләр ясаучы бер кытай хәрефләрне агачтан кисеп ясады, шуннан соң кургаштан хәрефләр коелды. Махсус котылар (тартма, кап—ред. иск. ) ясатылды.
Мансур Арсланбәк исемле буйдак бер милләттәшебез хәреф җыючы эшен үз өстенә алды. Гәзитә басылып чыккач, өчәүләп аны тарату эшен башкарабыз.
Гаяз абзый безне гәзитә чыгару эшенә өйрәтеп, 1936 ел март аенда Европага кайтып китте.
Мансур әфәндегә ярдәмче итеп кытай үсмерләрен алдык. Алар тиз арада хәреф җыярга өйрәнделәр.
Гәзитәдән башка мәктәпләребез өчен дәреслекләр дә чыгара башладык: «Әлифба», «Беренче уку китабы», «Хисап».
Бу эшләрнең барысы халкыбызның үз акчасына барлыкка киләләр иде. Япон рәсми даирәләре безнен милли хәрәкәткә рөхсәт бирүен бирделәр, ләкин матди ярдәм итмәделәр.
Гәзитәне япон цензурасыннан уздыру эше дә Ибраһим әфәнде тарафыннан башкарыла иде. Ул берәр япон студентын яллый, гәзитәнен материалларын япончага телдән тәрҗемә итеп бара, студент яза Ахырда студент язганнарын укый. Ибраһим хаталарын төзәтә. Кайбер вакытларда Ибраһим әфәнде мәркәз эшләре белән Мукденнан китеп торган вакытларда, гәзитә эчтәлеген мин русчага күчерәм дә. цензорга барам.
Кайбер язманы цензор уздырмый, ашыгыч бер рәвештә яна бер нәрсә язарга туры килә.
Күп вакытта читтән язмалар килми. Үзебезгә гәзитә битләрен тутырырга туры килә. Гаяз абзыйдан килгәндә безгә бәйрәм була. Ләкин 1939да анардан язмалар килү тукталды. Баш мәкаләдә үз имзам—«Рөкыя Мөхамәдиш», «Үтәмеш». «Илсөяр» имзалы язмалар барысы да минем җилкәдә
Ничек яза алганмын—хәзер, үтерәм дип куркытсалар да, әйтә алмыйм, һәрничек булса да милли гая нигезендә язмалар иде. Гаяз-абзый мина язган хатларында минем мәкаләләрне яхшы, дип яза иде.
4 Маһпш( Таһи1; “МЛҺ Ваугак МаГЬаазГ Кагап, яау| 18. (1976). 20-21 6.
10,КТе (Миһаттесйз) Оеү|еШ1<И. (зех. Веп1 Е>ЫеО Науа1 Үо1итип ЫепЛеп. (Мьтһ 1983)
Хәрбинлән Хөсәйн Габдүш күп кенә хикәяләрен «Милли байрах.ка юллый иле. Сәяси мәсьәләләргә кагылмый иде
Хөсәйн Габдүш бик сәләтле журналист һәм әдип иде. Анын язмалары рус эмигрант басмаларында да чыга иде
«Милли байрак»ка даими эшкә килергә бик тырышып димләп карасак та - килмәде Вакыт-вакыт ул эчкелеккә бирелеп тәмам эштән чыга торган булганлыктан Мукденга күчәргә разый булмады. Ул артист һәм бай тавышлы жырчы да иде. Үз истигышына кин алан булмау аркасында бу зат мөһажирәгтә әрәм булды Анын атасы-анасы булмаган, бер бай тәрбиясендә булып мөһажирлек бәхетсехтегенә эләккән.
Мансур Арсланбәк безнен белән берничә ел эшләгәннән сон, Хайларга барып өйләнде Ахырда Төркиягә китеп, Анкарада бер кыз, ике улын үстереп, шунда вафат булды. Үлгәнче мина хатлар язып торды. Мәрхүм яхшы күңелле кеше иде Аллаһнын рәхмәтендә булсын!
Тукайнын егерме бишенче сәнгать елына һәм Гаяз Исхакыйнын кырык еллык әдиплек хезмәтенә багышланган журналлар чыгардык. Матбугатта сирәк булса да. сонга калулар була иде. Гадәттә 4 битле булып чыккан «Милли байрак» мөһим сәбәпләр белән 8, 12, хәгта 16 бит булып чыкканы да булды. Девизы исә укучыларына түбәндәгечә эндәшү кебек иде:
«Милли байрак» кыйбласы үз илен ирекле итү, үз илен дошман кулыннан коткару, бәйсез булу, төрек-татар милли байрагын ирекле Идел-Уралда хөр җилкендерү... Чит илләрнең бөеклеге, халыкларынын төрлелеге эчендә аптырап калган ватандашларыбызны милли юлга бастыру өчен тарихтан башлап кем булуларын өйрәтергә тиешбез. Син бүген мескен, аптыраган бер хәлдә калган моһажир булсаң да, син тарихы бөек бер халыкнын баласы. Синек үз илен, үз туган туфрагың бар" .»
Алты ел эчендә 284 сан чыкты һәм девизыбыз һич үзгәрмәде 1935 елда Мукденда үткәрелгән Беренче корылтайда кабул ителгән карарлардан читкә тайпылмадык Табигый ки, газета бары тик милли хәбәрләрне генә яктыртып калмады, дөньядагы үсеш-үзгәрешләр турындагы хәбәрләрне дә укучысына җиткереп торды «Милли байрак» Идел-Урал төрек-татарларының үткәннәрен яктыртучы һәм шул ук вакытта киләчәгенә дә кагылышлы мәкаләләр дә бастырды Торек-татарларнын мәсьәләләреннән тыш Төркистаидагы. Кавказдагы. Себер. Кырым һәм Балканнардагы төрекләрнең хәле, табигый ки, Торкия Жомһүриятсндәге үсеш- үзгәрешләр газеганын төп темалары иде «Милли байрак" Ислам дөньясындагы халыкларга игътибар бирергә тырыша иде. Азия халыклары белән кардәш булганлыкларыннан, алар белән дә төрле килешүләр үткәрелде Кыскасы, төрекчелек һәм исламчылыкка таянып, Идел-Уралнын бәйсехлеге өчен көрәштән гыйбарәт иде. Газета халыктан җыелган акча хакына чыгып килде»
Гаяз Исхакый Ерак Көнчыгышта ике елдан күбрәк торганнан соң, 1936 елнын март аенда Европага кайтуында анда бәлки инде элеккеге күтәренкелек калмаган иде. Ул зур эш башкарган—шактый гына татарны мәдәни, дини һәм сәяси гөмбәз аегына җыйган һәм. ин әһәмиятлесе, даими бер басманың («Милли байрак»нын) дәвамлы чыгып килүен булдырган иде 1935-38 еллар арасында «Милли байрак» газетасында анын 41 мәкаләсе басылган иде1-', һәм дә 1939 елнын август аенда Берлинда Гаяз Исхакый үзе чыгарган «Яна милли юл» журналынын Алманиянен Польшаны яулап алуы, ягъни сугыш башлану сәбәбе белән ябылуы аркасында. Советлар Союзы чикләреннән еракта яшәүче татар-башкортларнын бәлки дә бердәнбер даими басмасы булып «Милли байрак» атналык газетасы калган иде. Хәбәрләшү чараларының бүгенге кебек тизлекле һәм алга киткәннәре (телефон. Интернет) булмавы күз алдында тотылган вакытта, бу даими басмалар диаспоралагы татар-башкортларның илләре, үз җәмгыятьләре турында туган телләрендә хәбәрләрне ирештерә алырлык бердәнбер чара иде 1928 елда чыга башлап 1939 елда нәшер ителүдән туктатылырга мәҗбүр булган. «Яна милли юл»нын гиражы турында мәгълүматлар юк. бәлки бер мен йә дә азрак күләмдә иде «Милли байрак»
" Милли байрак дүртенче елына керде Яна милли юл -V 128 (12). (1938). 334 6
исә унышлы елларда, ягъни 1935тән алып Ерак Көнчыгышта сугыш башланган 1941 елга кадәр 500 тираж белән чыгып килде, 1941 елдан сон 400гә кадәр төште, сугыш шартларында почта хезмәте аксый башлаган елларда исә (1943-1945) тираж 30 данәга кадәр кимегән иде.
1940 елнын 1 ноябрендә «Милли байрак» бишьеллыгын каршы алды. Бу вакыйгага багышланган сан 4 бит белән түгел, төгәл 16 бит булып чыкты. Ләкин газетаны чыгарып килүче Рокыя Мөхәммәдиш һәм Ибраһим Дәүләткилдене бер кешедән башка беркем котламады. Чынлыкта исә газета Рокыя Мөхәммәдишнең җилкәсендә иде. Газетадагы Төркия белән бәйле хәбәрләр Истанбулда чыгып килгән «Жөмһүрият» газетасыннан файдаланып әзерләнә иде. Ләкин 1940 елның августыннан соң бу газета Мукденга килми башлаганнан соң, Төркия турында хәбәрләр кимеде. Рокыя Мөхәммәдиш газетасы аксамасын өчен 1935-1940 еллар арасында бары тик бер тапкыр гына ялга китә алды'1 Газетанын язмышы шулкадәр дә Рокыя Мөхәммәдишкә бәйле иде ки, бик сирәк булса да, мәсәлән, 1940 елнын ноябрь аенда ул ике атна грипп белән авыру сәбәпле газетанын бер саны чыкмаган, соңга калган иде14.
Һәм Ибраһим, һәм Рокыя (Мөхәммәдиш) Дәүләткилделәрнең15 * 17 эшчәнлекләре аркасында 1945 елның август аенда кулга алынган «Милли байрак»нын 440 саны бернигә дә карамастан чыгарылган иде. Язылучыларның күпчелеген Финляндия. Эстония, Польша, Алмания һәм Төркиядә яшәүче татарлар тәшкил итә иде, Согуд Гарәбстаны һәм һиндстанга берәр нөсхасы җибәрелә иде1".
Икенче корылтай (1941)
Беренче корылтайдан сон Маньчжурия, Япония һәм Кытайдагы жәмгыятьләрнен зур бер өлеше Милли Мәркәзнең күзәтүе астында эшчәнлекләрен дәвам иттеләр Ләкин аз өлеше Милли Мәркәзнең күзәтүеннән еракта калган иде Ерак Көнчыгышта яшәүче төрек-татарларның саны кими башлагач, фараз ителгәнчә 15 мен түгел, 5-6 мең тирәсендә калган булса кирәк. Корылтайның үткәрелү вакыты 10 көнгә кичектерелергә мәҗбүр булды, һәм, ниһаять, 1941 елның 28 августында Икенче корылтай кабат Мукденда үткәрелә алды. Европада дөрләп янган, соңрак Ерак Көнчыгышта 1941 елның 7 декабрендә Япониянең кушылуы белән тагын да дәһшәтләнгән Икенче Бөтендөнья сугышы зур икътисади һәм сәяси авырлыклар тудырды 1938, 1939, 1940 елларда корылтайның үткәрелүен тыйган японнар бу юлы үзләре үк Корылтайның үткәрелүен телиләр, шул сәбәпле Маньчутиго хакимиятеннән виза ату мәсьәләләрен хәл итүдә шактый зур ярдәм күрсәтатәр.' 1935 елнын феврать аендага Беренче корылтайда 41 делегат катнашкан булса, бу юлы 26 делегат катнаша атды1 Үткәрелгән сайлауларда Үзәк рәисе итеп Әхмәтшаһ Гыйззәтулла, диния комитеты рәисе итеп Габделкәрим Рәхим, сәркатип итеп кабат Ибраһим Дәүләткилде сайланды. Белем бирү һәм тәрбия комитеты рәисе итеп исә Рокыя Мөхәммәдиш һәм финанс эшләре комитеты рәисе итеп Салман Аити сайланды18.
Йомгак
1898 елда Маньчжуриядә Көнчыгыш Кытай Тимер юлы төзелә башлау белән Ерак Көнчыгышка руслар Русия империясенең башка төрле этник төркемнәре белән бергә татар-башкортларнын да 1920 елларга кадәр бу җирләргә күчүләрен
'Ч32 1*һак.гйп;МШ1 УоГ уе М.П, ВауагкЧак. Уапһгшп Копи1ал, Миһапшнх! Ауаг кһак| НауаН Уе РааҺеО (100 Оо^иш ҮШ Оо1ау1му1а), (Апкага 1979). 118-120 6 Рокыя Мөхәммәдиш Гаяз Игхакыйга 1940 елның ноябрендә җибәргән хаттан
'* Рокыя Мөхәммәдиш Гаяз Исхакыйга 1941 елның 6 феврендә җибәргән хаттан
15 Икесе 1943 елнын 17 октябрендә өйләнештеләр.
17 Икенче корылтайга катнашканнар // Милли Байрак М> 277. август. 1941)
1в Протокол Допроса N 168. 5.9 1945
күрәбез Ләкин Маньчжурия (сонрак Кытай хакимиятеннән аерылып Япония канаты астынла барлыкка килгән Маньчугиго). Корея (бу жирләр лә 1910 елла Японияга кушылды). Кытай һәм Япония дүртпочмагында һәм ин азында 25-30 төрле шәһәр, шәһәрчек, авыл яисә станцияләрдә яшәүче төрек-татарлар. бер җирдә саннары күбәю белән, дини һәм милли үпекләрен саклап калу өчен мәчетләр, мәктәпләр һәм оешмалар булдыру эшчәнлегенә керештеләр.
ЗОнчы еллармын башында дөнья икътисади кризиска керде БҮ да бөтен илләрнен бердәм рәвештә сугышка әзерләнүенә китерде Ерак Көнчыгыштагы һәм һинд Кытаендагы илләрнен күбесе японнарнын кызыксыну азанына кергән. Япония Корея белән Маньчжурияне һәм Кытаинын төньягын кулына төшергән иде Икенче яктан Кытайда да коммунистлар һәм милләтчеләр арасында көрәш бара иде Боларга остәп тә Европада Икенче Бөтендөнья сугышынын кабынып китүе, шунда ук Япониянең АКШ белән, сонрак АКШнын союздашы СССР белән кораллы көрәшкә керешүе сәбәпле райондагы тынычсызлык, икътисади авырлыклар һәм иминлек проблемалары тагын да артты.
Татарлар арасында Ерак Көнчыгышны беренче булып ташлап китүчеләрнең берсе Мәркәзнең эшчәнлегенә шактый зур катнашы булган эшмәкәр Әхмәд Вәли Ибраһим (Мәнгәр) (1891-1978) булды Ул эшләре начарлана башлауга. 1938 елнын 2 февралендә гаиләсе белән бергә китте19. Башкалар ла азардан үрнәк аздылар Ләкин илдән малларын алып китәбез дигәндә жирле хакимият корган киртәләргә тап булдылар. 1939-40 елларда яшәү бик кыйммәтләнле. инфляция үсте, хәтта азык- төлеккә кытлык барлыкка килде. Шикәр кебек ризыкларны табу авыр иде Шул сәбәпле балалар да, олылар да тиешле ризыкларын азмый иделәр'0 Сугыш шартларында чит илләрдә белем алучы балаларга да акча җибәрү мөмкин түгел иде Мөмкинчелек чыгу белән чит илләргә китүчеләр турындагы хәбәрләр һәр җирдән дә ишетелеп торды. Мисал өчен, араларында Мәркәзнең линия комитеты әгъзасы Габдрәхман Мостафа да булган Кобе җәмгыятеннән 25 кеше 1941 елнын 19 февралендә илне ташлап киттеләр-’1
Инде аңлашылганча. Икенче корылтайдан сон Ерак Көнчыгышта яшәү шартлары бик үк яхшы түгел иде. киресенчә, сугыш икътисади кыенлыклар тудырды Эшсезлек, ризык кытлыгы, боларга иминлек мәсьәләләре дә өст&зә иде Япония тарафыннан яуланган Кытай шәһәрләренә һәм шулай ук Япония шәһәрләренә лә АКШ тарафыннан бомбалар яудырыла иде. Советлар Союзы союздашлар рәтендә булганлыгыннан. Маньчутиго һәм Японияга куркыныч төньяктан да яный иле Нәтиҗәдә көтелгәннәр чынга ашты. 1945 елнын 10 августында Совет армиясе Маньчутигога (Маньчжурия) керде. 1945 елнын 14 августында исә Япония императоры Хирохито (1901-1989) Япониянең җиңелүен игълан итте Шул рәвешле. Ерак Көнчыгышның шактый җирләрендә Япониянең хакимлеге көчен югалтты Япониядә һәм ул яулаган Кореяда—АКШ. Маньчжуриядә Совет хакимияте урнашты
Бу хәл шактый антисовет оешмаларның һәм Идел-Урал төрек-татар мөселманнарының мәркәзе, ана бәйле булган җәмгыятьләрнең бетүен анлата иде Бары тик Мәркәз кенә түгел. Мәркәзгә бәйле булган оешмалар да гәэснрлелеген югалттылар. Маньчжуриягә совет армиясенең керүе белән яла ягу. әләкчелек механизмы эшли башлады, һәм шул вакытта бер төркем шәхесләрнең күп вакыттан бирле совет шпионары булуы ла ачыкланды. Совет армиясе Мукленгл керү белән, беренче эшләре итеп Мәркәз әгъзаларын берәм-берәм кулга алдылар Шул рәвешле. Мәркәз рәисе Әхмәдшаһ Гыйззетулла (Гыйззәтуллин). сәркатип Ибраһим Дәүләткилде, нәшрият комитеты рәисе Рокыя (Мохәммәдиш) Дәүләткилде, казначее Салмам Аити беренчеләр булып кулга алындылар Чангчун (Синзин) оешмасыннан исә рәис Гыйльман белән сәркатип Әмрулла Аги. Харбиннан рәис Хәбибулла Салаев белән Хөсәен Ибраһнмов, Хайлардан Әсат Агесв һәм без исемнәрен белә алмаган кайбер шәхесләр дә ябыла Токио имамы Корбангали исә сора-щ ә җибәрелгән Дальний шәһәрендә кулга алынды
"Сафия Омра Әтием. Ахмәтвәли Менгер Хәтирәлар. (Казан Гасырлар авазы нәшрияты 1997). 37 о.
* Рокыя Мохәммәдиш Гая:* * Исхдкыйга 19-10 елның 8 ноябрендә җибәргән хаттан 11 Рокыя Мохәммәдиш Гаяз ПгхлкыАга 1941 елның 6 февралендә җибәргән хаттан
1945 елнын 20 сентябрендә кулга алынган Рокыя Дәүләткилде төрле сорау алулардан соң22 10 елга иркеннән мәхрүм ителде.23 Кулга алынганда авырлы булган, берникадәр вакыт үтү белән баласы кулыннан тартып алынган24, төрле хезмәт лагерьларында чиләнгәннән сон, Себердә үзе кебек ук жәзага хөкем ителгән иренен сөрген җирендә анын белән бергә өстәмә биш еллык җәза күргән Рокыя Дәүләткилде 1961 елда гына азат ителсә дә, совет органнары алдында таплы булып калды. Ләкин 1992 елнын 22 апрелендә хаксыз рәвештә хөкем ителүе, сәяси изүгә дучар булуы турында игълан ителде.25 Ләкин бу аклану бик сон булды, чөнки ул инде 1989 елнын 10 декабрендә Казанда үлгән иде. Ибраһим Дәүләткилде, хезмәт лагерьларында саулыгын шактый югалтса да, ун елдан азат ителде. Биш ел дәвамында Себердә бер дәүләт фермасында көтүче булып эшләде. Матди яктан авыр хәлдә булса да, хатыны янында иде. Сөргеннән сон туган шәһәре Петропавловскка кайттылар- Анын рәсми органнар тарафыннан аклануы да 1992 елнын 30 июнендә чынга ашты26. Ләкин ул инде 1967 елнын 21 апрелендә үк Петропавловскта үлгән иде. Мәркәзнең рәисе, Ибраһим Дәүләткилде белән бергә хөкем ителгән Әхмәдшаһ Гыйззетулланың язмышы безгә мәгълүм түгел. Исән калган булса, безгә ишетелер иде. Язмышның ачы көлүе: Ибраһим һәм Әхмәдшаһка каршы шаһит булып, рәсми мәгълүматлардан күренгәнчә, мәшһүр имам Корбангали чыгыш ясаган27. Югарыдагылар кебек кулга алынып хөкем ителгәннәрдән Әмрулла Агинең котылуы һәм 1965 елда Төркиядәге гаиләсе белән кавышуы мәгълүм28.
Маньчжуриягә Совет армиясенең керүе һәм җәмгыять хакына эшләүчеләрнең берәм-берәм кулга алынуы төрек-татар халкына шок тәэсире ясады. Идел-Урал девизы көн тәртибеннән алынды.
Югарыда күрсәтелгән сәяси үзгәрешләр аркасында Ерак Көнчыгыштагы татарларның күбесе бу җирләрне ташлап киттеләр Шул рәвешле Ерак Көнчыгыштагы татар диаспорасынын тарихы да азагына якынлашты. Үзләреннән сон ташлап калдырылган мәчет һәм мәктәп биналарының күбесе юк булдылар «Милли байрак” һәм башка басмаларның нөсхәсен табу да инде мөмкин түгел. Ерак Көнчыгыштагы төрек-татарларнын тарихын тәфсилләп язу исә мөмкин әле, һәм бу кирәкле, файдалы эштер
Ерак Көнчыгыш егермедән артык шәһәр, поселок, авыл яки станция үзәкләрендә урнашкан гөрек-татарлар биредә ярты гасырдан азрак кына яшәсәләр дә, үз гыйбадәтләре өчен мәчет, уку-укыту эшләре өчен мәктәп һәм социаль тормышны тәртипкә салу, ярдәмләшү өчен оешмалар төзү сәләтен күрсәттеләр. Соныннан 10-15 мен тирәсе генә булган бу кешеләр, йә арендага5, йә сатып алган биналарда дини вазифаларын үтәделәр, балаларына туган телдә башлангыч белем бирделәр, бәйрәм җыелышлары, милли кичәләр оештырдылар. Шулай итеп, 45 ел эчендә меңләгән укучы туган телен, тарихын, әдәбиятын һәм динен өйрәнде. Мин таба алган 21 оешма, 18 мәчет һәм 15 башлангыч мәктәбе булган Харбин, Хайлар, Кобе һәм Токио кебек шәһәрләрдә хәтта зур җәмигь мәчетләре дә салына. Шулай итеп төрки-татарлар үз диннәрен, мәдәниятләрен һәм милли үзлекләрен сакларга тырыштылар.
22 Протокол Допроса
в Протокол судебного за
| Определение №2-607 Коллегии Верховного Кассационная Девлет Кильди Рукня
• 2003 елнын 8 октябрендә Русия телевидениесе 'Культура" каналын;
турында алты серияле бер документаль фильм күрсәтте Монда
Рокыя һәм кызы Фәридә
•ң башыннан үткәннәре.
аеруча хезмәт лагерьлары чоры һәм аннан соңгы вакыйгалар тасвирлана Режиссер Марина Разбежкинанын эшләү еллары ахырында төшерелгән бу фильмы «Истерия моей семьи* дип
атала. Өстәмә мәгълүмат алу өчен‘карагыз һйр үулуйчукиһига.ги р‘го<1исһ5 сһп?ргс1=1043
25 Заключенне по уголовному делу Девлет-Кильди Рукия 28 апреля 1992 года. г Чита
26 Заключение по материалам уголовного дела апх. № Н 18725 30 и Весновская Г Ф
| 1992 г 13 9-1357 92
27 Шунда ук.
-* Әмруллаһ Аги Мәрхәмәтле һәм миллатпәрвәр кешебез Ахматвәлн Мангәр Хәтирәләр (Казан 1асырлар авазы нәшрияты. 1997). 80 6 1 л ччазан
Бу хәл ватаннарыннан китулән сон ярты гасыр яисә бер гасыр вакыт ләвам итә. сонрак исә азчылыкны тәшкил иткән бу җәмгыятьләр ассимиляцияләнә яисә яшәгән җирләрендә интеграциягә дучар була.