Берлекнең яңа әгъзалары
Марс Хафизов
Хафизов Марс Хәмәтюныс улы 1949 елнын 17 нче сентябрендә Татарстан
Республикасы Тукай районынын Биклән авылында туа. Мәктәпне көмеш
медаль
белән тәмамлагач, шул мәктәптә һәм Чаллы шәһәрендә бер ел чамасы эшләп
ала.
1968 елда Казан медицина институтына укырга керә,
аны
1974 елда тәмамлый, шул ук елны Түбән Кама
шәһәренең
Үзәк хастаханәсенә хатын-кыз авыруларын дәвалаучы
табиб булып эшкә урнаша Сонрак Шин заводы
поликлиникасында, 1 нче бала табу йортында хезмәт
итә
1990—2005 елларда 2 нче шәһәр хастаханәсенең баш
табибе, 2005 елдан Түбән Кама шәһәре наркология
диспансерының баш табибы Хезмәтләре өчен югары
квалификацияле хатын-кызлар авыруы дәвалаучы
табиб
һәм югары квалификацияле медицина оештыручы
табиб
исемнәренә лаек булды 1993 елны М Хафизовка
“Татарстан Республикасының атказанган табибы"
исеме
бирелде 1990—1995 елларда Татарстан Республикасы
Югары Советы депутаты булды
Марс Хафизов мәктәптә укыган елларда ук яза
башлый
кайбер шигырьләре район газетасы битләрендә басыла Ул шулай ук Чаллыда,
шул
елларда уңышлы эшләп килгән ижат яшьләренең “Лира" клубы эшендә дә
актив
катнаша “Ин беренче шигырем “Табибларга мәхәббәт" исемле булды” дип ямы
ул сонрак Шигърият өлкәсендә җитди һәм даими эшләве 90 нчы е ллар башына
зуры килә 1997 елда М Хафизовнын “Яраларны юа мәхәббәт" дигән беренче
китабы
дөнья күрде. Сонгы елларда җирле басмаханәләрдә анын “Мин ярата беләм .
“Гомерне яңадан башласам ", “Бер елмаюын җитә". "Гомерлеккә сайлаган"
исемле шигырь китаплары чыкты
М Хафизов—лирик шагыйрь. Төп темасы да, асылда, мәхәббәт, тугрылык,
балалар
язмышы Шигырьләре традицион калыпта, халыкчан тел белән язылганнар
Шуна
күрә дә. аның күп кенә шигырьләренә төрле композиторлар көйләр язган (Луиза
Батыр-Болгари. Илһам Байтирәк. Зөфәр Хәйретдинон. Альфред Якшимбетов
һ. б ). Алар популяр җырчылар Салават Фәтхетлинов. Илдар Галимов. Алсу
Әбелханова һ. б тарафыннан башкарылып тыңлаучыларга яхшы ук билгеле
2008 елның январенда М Хафизов Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы
итеп
кабул ителде
Гөлзадә Бәйрәмова
Гөлзадә Әүхәди кызы Бәйрәмова 1963 елның 26 февралендә Татарстан
республикасының Саба районы Сабай авылында дөньяга килә. Туган
авылында
башлангыч белем алгач, укуын Олы Шынар урта
мәктәбендә дәвам итә һәм 1980 елда уңышлы
тәмамлый. 1980—1985 елларда Казан дәүләт
университетының журналистика бүлегендә укый.
Шигырьләре, кыска-кыска язмалары белән мәктәптә
укыганда ук район һәм республика матбугатында
күренә
башлый.
Хезмәт юлын 1987—1989 елларда Милли
китапханәдән
башлый, 1989 елдан бүгенгәчә «Казан утлары»
журналы
редакциясендә эшли. Шигырьләре, әдәбият-сәнгатькә
караган мәкаләләре «Казан утлары», «Идел»,
«Сөембикә»
журналларында, көндәлек матбугатта даими басылып
килә.
Төрле елларда шагыйрьләр Н Акмал, Ф Сафин,
С. Сөләиманова. Ф Тарханова, Ф Мөслимова. язучы
Г Галиева, драма артисты И. Әхмәтжанов, жырчы
Н Нигьмәтуллин һәм башкалар иҗаты турындагы әдәби язмалары,
рецензияләре
республика матбугатында чыктылар
2006 елда Г Бәйрәмованын «Идел-Пресс» нәшриятында «Әле кайчан
гына...» дип исемләнгән шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. Танылган әдәбият
әһелләре уңай бәя бирделәр.
Анын иҗатына тирән фикерләү, образлы сурәтләү хас. “Шагыйрәнең
шигырьләрендә тормыш тәҗрибәсенә тупланган гамьле дә, моңлы да булган
хакыйкать ята Мәхәббәт лирикасында хис-кичерешләр гаммасы шактый бай.
Анда төс-кичерешләрнен бер-берсенә салмак кына кушылып китүен дә. аҗаган
уйнаклавы шикелле ярсу балкышлар чагылышын да табигый бердәйлектә
күзәтергә мөмкин. Сөю-ярату шигырьләрендәге бизәк-сурәтләр җете булулары
белән аерылып торалар”—дип яза китапка кереш сүзендә күренекле шагыйрь
Зиннур Мансуров.
Бәйрәмова проза өлкәсендә дә каләмен сынап карый. Матбугатта хикәяләре
соңгы вакытта еш күренә
Әдәбият-сәнгать кешеләре турындагы язмаларын һәм хикәялә рен
туплаган икенче китабы әзерләнә.
2008 елның январь аенда, кабул итү коллегиясе карары нигезендә.
Татарстан Язучыларынын идарә утырышында Бәйрәмова Гөлзадә Әүхәди
кызы Татарстан Язучылар берлегенә (тәкъдимнамә бирүчеләр-Зиннур
Мансуров, Рәдиф Гаташ. Рашат Низамиев) кабул ителде.