АВЫЛЛАРЫБЫЗ ТАРИХЫ
Аю Көйдергән авылы
Татарстандагы авыл атамаларына гажәеп төрлелек хас һәм алар арасында көтелмәгән мәгънәгә ия булганнары да бар. Шушындый авыл атамаларынын берсе—Аю Көйдергән.
Аю Көйдергән авылы Апае районында, үзәге Апастан 36 чакрым ераклыкта урнашкан.
Аю Көйдергән авылы XVIII йөз чыганагында искә алына һәм анда 75 йомышлы, 9 керәшен татары яшәгәнлеге күрсәтелә Христианлаштыру сәясәте вакытында авылның берничә кешесен көчләп чукындырганнар А. Артем ьев китабында да бу авыл телгә алына. Авылдагы 77 хуҗалыкта 276 ир-ат һәм 248 хатын-кыз көн иткән, мәчег эшләгән 1898 елгы җыентыкта авылда татарлар һәм руслар яшәгәнлеге күрсәтелә. К. П Берстель хезмәтендә бу авылда 1020 рус кешесе яши дип әйтелә.
Авыл оешу турында түбәндәге ривайәтне сөйлиләр
Бик күптән, моннан йөзләрчә еллар элек хәзерге Татарстан җирләренең Зөя елгасы буена, Кайбыч урманнары итәгенә төрле кабилә, төрле ыруг кешеләре күчеп килгән. Күченүчеләр арасында Багыш. Бигеш, Тәүгилде, Тутай, Шәмәк, Балтай, Дәвеш. Караборнаш. Бураш, Кормаш, Үтәмеш, Сатмыш, Барыш, Даныш, Каратай, Ишем. Бортас. Әжем исемле бабалар булган. Алар үзләренең нәселдәшләре, яраннары белән бергә шушы төбәкләрнең тынычрак, җайлырак почмакларына нигез корганнар һәм шунда вак-вак авыллар булып урнашып к&зганнар Заманнар үтү белән, бу авыллар һәм җир-суларнын барысын да диярлек шул бабалар исеме белән атап йөртә башлаганнар.
Мәгълүм ки, Апае районынын коньягыннан Чирмешән исемле бер елга ага Борынгы ривайәтләрдән аңлашылганча, шул елганын югары агымындагы бер борылмасына Багыш исемле бер баба килеп, беренче нигез ташы салган
Аның нәселдәшләреннән Бигеш һәм Мәмәт бабалар исә Багыш баба торагының (хәзерге Багыш авылынын) көньяк-көнбатышында исемсез бер кушылдык су буенда—кара урман эчендә топләнгәннәр. йөзәр еллык карт имәннәрне аударып, ышна ачып, игенчелек белән кон итә башлаганнар Билгеле, әлегәчә кеше аягы басмаган куе урман эчендә кыргый җәнлекләр, аю, бүреләр дә күп булган Аюларнын берсе Мәмәт бабанын умарталыгына үчеккән Ул, һәр килүендә берәр умарта оясын урталай аерып, балын ашап китә икән.
Мәмәг бабайның тол карчыгы Голнар әби, бу бәладән котылу өчен, хәйлә уйлап тапкан: буш умарта оясына бал сылаган да шуны тирә-күршеләр булышлыгы белән коры салам өеме эченә урнаштырып куйган
Умарталыкка ияләнгән атеге аю төнлә белән, баз исен сизеп, салам өеме астына кергән Шуны гына көтеп торган кешеләр, аюнын кергән урынын томалап, өемгә ут төрткәннәр Бал ялап рәхәткә тиенгән аю ялкын эчендә
Дәвамы. Кашы журнашың 2006 елгы 6 санында.
көеп, пешеп харап була язган һәм, көч-хәл белән генә качып киткән. Шуннан сон инде ул да килмәгән.
Бу хәбәр, әлбәттә, тиз арада тирә-күрше авылларга таралып өлгергән. Алар Гөлнар әбинең зирәк акылына хәйран калганнар, бу авыл кешеләренең ничек итеп аюны көйдергәнлеген кызыклы бер әкият итеп сөйләп йөргәннәр. Шушы вакыйгадан соң Мәмәт бабалар нигез корган бу торак урынны «аю көйдергән авыл» дип (сонрак «Аю Көйдергән» дип), ә авыл урнашкан инеш буен Аю Көйдергән елгасы дип атап йөртә башлаганнар.
Ләкин авыл утырган инеш буе тагын бер яктан бик тынгысыз булып чыккан. Идел яры белән Алатыр арасын тоташтыра торган олы юл авыл яныннан ук уза икән. Юлаучылар Бигеш бабалар торагына тынгы бирмәгәннәр. Өй саен кереп, хуҗаларның пешкән икмәкләрен ашап, азык-төлекләрен алып китә торган булганнар.
Авыл кешеләренә, бабаларның иске нигезен ташлап, бүтән бер тынычрак урынга күчеп китүдән башка әмәл калмаган. Язгы көннәрнен берендә Бигеш, Мәмәт бабаларның оныклары яңа нигез салу өчен җайлырак урын эзләп, исемсез бер инеш буена килеп чыкканнар.
Инеш, Аю Көйдергән елгасы белән бер үк юнәлештә агып, Чирмешән елгасына коя икән. Бөтен тирә-юне кара урман. Инешнең аргы як ярындагы калкулыкта түбәләре күккә сузылган карт имәннәр үсеп утыра, куе урман эченә мон таратып, тау битеннән чишмә сулары челтерәп ага икән.
Ләкин инешнең аргы ягына—чишмәле тау сыртына кичеп чыгарлык түгел. Язгы ташу әле басылмаган, инеш суы да үз эзенә төшмәгән. Ул әле болганчык, шуңа күрә аның кайсы җире кичеп үтәрлек сай икәнен белеп булмый, бераз сабыр итәргә, инеш суынын чистарып-тонып җиткәнен көтәргә кирәк Ил картлары моны күзәтеп торуны Сәйкә бабага тапшырганнар.
Менә көтелгән көн дә килеп җиткән. Сәйкә баба: «Су кайтты, инеш тонды!»—дип хәбәр иткән. Сәйкә бабаның бу җылы сүзе, телдә еш кабатлана торгач, «Томбы»га әйләнеп, исемсез инешнең мәңгелек атамасына әверелгән (Аю Көйдергән халкы бу инешне хәзерге көндә дә Томбы дип атап йөртә).
Бабалар, тонык сулы сай инешне кичеп, тау битенә менгәннәр. Ә анын итәгендә берсеннән-берсе тигез ераклыкта (әйтерсең, араларын адымлап билгеләгәннәр) өч чишмә бар икән.
Бабалар яна нигез өчен урынны шунда сайлаганнар һәм чишмәләрне, җирле сөйләшкә хас булганча, беренче кизләү, икенче, өченче кизләү дип атаганнар.
Беренче кизләү сукмагының ун ягына—Сәйкә баба, сул ягына анын улы Минкә нигез салган. Ә икенче, өченче кизләү сукмаклары буена башка бабалар нигез корган.
Бабалар эшне булдыра алган кадәр кызу тотканнар. Күченү мәшәкате дә зур булмаган. Чөнки иске нигездәге каралты-кураларны, яртылаш череп иңгән өйләрне сүтеп азапланасы, яңа нигезгә күчереп җәфаланасы юк Анда да урман күккә үрелеп үсеп утыра бит. Кис тә аудар гына!
Салынасы өйләрнең тәрәзә уемнарын каплар өчен карындыклар да кул астында гына. Сәйкә бабай карчыгы Бәсәбикә әби, анын замандашлары Тулганай һәм Таңсылу әбиләр аларны алдан ук әзерләп куйганнар.
Яна нигезгә күчүчеләр иске йортта бик күп иске-москыларын калдырып киткәннәр, ләкин авылның элекке атамасыннан аерыласылары килмәгән: борынгы бабаларның җылы истәлеге итеп, зирәк акыллы Гөлнар әбиләренә хөрмәт йөзеннән, яңа нигезне дә Аю Көйдергән дип атаганнар (Апае районының Чуашстан белән чиктәш көнбатыш почмагындагы кечкенә генә бу авылны хәзерге көндә дә шул мәзәккә тартым һәм әкияткә охшаш маҗаралы исем белән атап йөртәләр).
Бабаларнын иске нигезендә бары тик җимерек ка ралты - куралар. ишелгән бүрәнәләр генә утырып калган. Алар кайчандыр Бигеш бабалар. Айбикә әбиләр нигез корган. Мәмәт бабалар белән Гөлнар әбиләр гомер сөргән борынгы заманнарнын өнсез тарихын искәртеп, узган-барганнарнын күнеленә шом һәм сагыш салып торганнар.
Бу вакыйгалардан сон исәпсез еллар, сансыз көннәр узган. Ләкин борынгы бабаларнын оныклары аларнын төп йортын онытмаган, нигез ташлары гына таралып яткан иске авыл урынын Иске йорт дип атаган. Авыл халкы хәзерге көндә дә бу төбәкне «Иске йорт* дип йөри
Аю Көйдергән авылынын табигате бай. авыл үзе дә төшеп калганнардан түгел. Урамына килеп кергәч үк матур манзара ачыла. Йортлар буялган, төзек, каралты-куралар да тел тидергесез.
Без авыл аксакалы Гыйлфан абый Зыятдиновны эзләп таптык һәм авыл турында сөйләвен үтендек. Гыйлфан абый сүзен авылнын элекке урам исемнәреннән башлады авылда Югары. Икенче. Олы. Урта. Аскы. Каенсар урамнары бар икән. Соңгы җитмеш ел эчендә алар яна рәсми исемнәр белән алыштырылсалар ла. халык элекке исемнәргә хыянәт итмәгән, яна атамаларны әйләнешкә кертмәгән, әби-бабалар телендә йоргән атамаларны кулланган Авылда ышна басулары күп. Таһир бабай. Вәчкә. Габдерәхим бабай. Минкә бабай ышналары—бу шәхесләр ачкан басулар. Бабалар зур көч куеп, калын кара урманнан чәчүлек җирләр яулап алганнар. Югарыда язылган исемнәргә Төбәк. Үрәкәш. Күл басуы атамаларын да өстәргә мөмкин
Авыл яны табигатенә Үрәкәш. Кәҗәләр һәм башка таулар ямь биреп тора. Елга-ермак. кизләү-чишмәләр, күлләр авыл тирә-юнен сырып алган. Шунысы кызганыч, күлләрнен күбесе беткән, елга-инешләрнең дә суы кими Саескан. Чәрәш. Элми бабай күлләре хәзер кипкән, сагынып сөйләргә исемнәре генә калган. Аларнын кешедән ярдәм ала алмыйча бетүләре көн кебек ачык. Югыйсә, бу җирләр суга бай бит Монын шулай икәнлеген Төпсез күл яисә Дингез күзе атамасы алган су чыганагы күрсәтеп тора. Гадәттә, мондый атамалы урыннар җир асты суларына бай була.
Бу авылда чишмә-кизләүләргә игътибар зур Аларны Гыйлфан абый Зыятдинов карый һәм чистарта. Йорты артында ул бик матур алма бакчасы үстергән. Алма бакчасыннан түбән якта төрле-төрле агачлар утыртылган икенче бакча үсә. Бу агачлар ишелеп килә башлаган бик зур чокырны (Чүп елгасы башына) туктату өчен утыртылган Алар чокырга зураерга ирек бирмиләр, ишелүен туктатканнар. Гыйлфан абый агачларны койма белән әйләндереп алган. Урамга да агачлар утырткан, аларны да киртә белән тоткан Атау кизләве дип аталган ике кизләүнең тирә-юнен кеше яллап тоттырган һәм әйләнәсенә үзе агачлар утырткан Анын мондый күркәм гадәте зирәк булып үсеп килә торган оныкларына күчәр, күчми калмас.
Авылда хәзер башлангыч мәктәп, балалар бакчасы, кибет эшли Йортларга үзәкләштерелгән газ кертелгән, юлга асфальт түшәлгән
Авыл зиратының да тәрбия күргәнлеге күзгә ташланып тора Чардуганнар һәм ташлар төзек.
Балтай авыллары
Атамалары составына «батгай*. берәмлеге кергән авыллар Апае районында урнашкан Урта Балтай авылы район үзәге Апастан 19. Каратун станциясеннән 7, Тәтештән—55. Югары Балтай авылы Апастан—22. Тәтеш пристаненнән —58; Түбән Балтай Апастан-17. Каратуннан 5. Тәтеш пристаненнән—55 чакрым ераклыкта утырган.
Балтай авыллары шактый борынгы чорларда барлыкка килгән Балтай
авылының өчесе дә Казан ханлыгы чоры документларында искә алына. Археолог-галимнәр Урта Балтай авылы янында борынгы болгар чорларына мөнәсәбәтле тимер һәм бронзадан ясалган сугыш кораллары һәм авыл хуҗалыгы дирбияләре тапканнар.
Д. А. Корсаков белешмәсендә Урта Балтай авылынды 73 йомышлы. 2 керәшен татары. Югары Балтайда 67 ясак түли торган. 13 йомышлы татар. 12 дворовый кешеләр яшәгәнлеге билгеләнә. А Артемьев хезмәтендә күрсәтелгәнчә, Чирмешән суы янына утырган Түбән Балтай авылынын 68 хуҗалыгында 217 ир-ат һәм 194 хатын-кыз яшәгән, авылда бер мәчет эшләгән. Урта Балтайдагы 136 хуҗалыкта исә 454 ир-ат. 419 хатын-кыз исәпләнгән, бер мәчетләре булган. Югары Балтайда барлыгы 75 хуҗалык булып. 247 ир- ат һәм 261 хатын-кыз гомер иткән, авылда бер мәчет булган. 1898 елда басылып чыккан хезмәттә Югары Балтай. Урта Балтай һәм Түбән Балтай авылларында татарлар яши дип күрсәтелә. К. П. Берстель китабында Югары Балтайда—789. Урта Балтайда—1186. Түбән Балтайда 659 татар кешесе яшә-гәнлеге искәртелә.
Наҗия Борһанова мәгълүматларына күрә. Югары. Урта һәм Түбән Балтай авыллары халкы июнь уртасында күршедәге Зур Бакырчы. Кече Бакырчы. Кара Борнаш. Чирү. Каратун. Колчык. Көлкәш. Чирмешән. Чәтбаш. Коллар. Шәмәк. Күкшем. Тутай. Аксу. Дәүләки. Багыш халкы белән Кушкапка җыены бәйрәм иткән. Бу бәйрәм Урта Балтай белән Түбән Балтай арасындагы болында үткәрелгән. Бәйрәмгә туганнар, белеш-танышлар күп җыелган. Ярышлар, күнел ачулар булган, кәмитләр ясаганнар. Болынга керә торган урынга ике катлы итеп капка да ясап куйганнар. Бу җыен бәйрәме турыңда өлкән яшьтәге авыл аксакаллары бик сагынып, кызыктырырлык итеп һәм яратып сөйлиләр.
Балтай атамасы килеп чыгуга карата халык хәтерендә шушындый легенда сакланган. Имеш. Балтай исемле картның өч улы булган. Карт елга буйлап өч чыра агызган да. әйткән: «Чыралар туктап калган җирләргә өч улым урнашып, авыл корыр».—дигән. Беренче чыра тукталган җиргә олы улы авыл корган. Ул авыл Югары Балтай булып киткән. Уртанчы улы икенче чыра туктаган җиргә урнашкан. Ул авыл Урта Балтай дип аталган. Кече улы өченче чыра туктаган җиргә төпләнгән. Ул урында Түбән Балтай авылы барлыкка килгән.
Балтайлыларны электән үк «кәгазь башмаклылар» дигән кушамат белән атаганнар. Бу кушамат кимсетә торган түгел, киресенчә, балтайлыларнын мәдәниятле булуын раслый. Алар бәйрәмнәрдә кеше арасына чыкканда чабата кимәгәннәр. Урта Балтайда сарык карынын эшкәртеп аяк киемнәре ясаганнар. Алар бик җайлы, ләкин суда кәгазь кебек җеби торган булган. Бәйрәмнәрдә халык шушы аяк киемен кигән, шул сәбәпле Түбән Балтай халкына «кәгазь башмаклылар» кушаматы ябышып кала.
Урта Балтай авылында XIX йөз ахырында—XX йөз башында бер катлы итеп яртысы таштан салынган мәдрәсә бинасы бар.
1896 елда салынган мәчеттә имам-хатыиблар булып Минһаҗетдин Мөхәммәтвәлиев (Указ 1875 елның 19 июлендә бирелә) һәм Әхмәтҗан Мөхәммәтвәлиев (Указ 1896 елның 18 сентябреңдә бирелә) эшләгән Алар мәхәллә мәдрәсәсендә укыталар да. 80 укучысы булган бу мәдрәсәдә укыту кадими ысул белән азып барыла.
XX йөз башларында бу мәдрәсәдә Габдрахман Таһир улы Таһиров (1907- 1984) укый Ул Ленинград дәүләт университетының иран филологиясе кафедрасы укытучысы, гарәп, фарсы төрки һ. б. көнчыгыш телләре буенча галим, филология фәннәре докторы булган.
Балтай авылларының өчесе дә әле һаман шактый мул сулы Чирмешән
елгасы буена утырганнар
Урта Балтай авылы тирә-юнендә географик берәмлекләр шактый. Исемнәре дә матур һәм аһәңле.
Корширмә чокыры Чирмешәнгә кушыла. Авылдан бер-ике чакрым ераклыкта Кара урман урнашкан. Анын яныннан Зирекле суы ага.
Чирмешән суы ярында күлләр дә байтак. Шәмәк. Көлкәш, Югары Балтай. Аю Көйдергән, Балтай һ. б. күлләре Урта Балтай авылынын географик мохитен тәшкил итәләр. Балтай күле хәзерге вакытта беткән инде. Урта Балтай авылы янындагы калкулыкта көтү йөртәләр Куаклык бетә
Авыл тирә-юнендә кизләүләр дә байтак. Газиз, Ирәзән, Фәсхетдин, Түбән Балтай, Мулла кыегы, Сәйфулла кизләүләре әлегә исән Ләкин аларга игътибар җитәрлек түгел. Урта Балтай авылы элек Сәйфулла кизләве янында урнашкан булган. Борынгы төп һәм иске зират Сәйфулла кизләве янында. Ирәзән кизләве урыны да шундый ук. Сәйфулла исемле кешене үтереп шул чишмә янына китереп куйган өчен чишмә шундый исем алган дип сөйлиләр.
Авыл янында сазлыклар да күп булган, ләкин алар хәзер кибеп беткәннәр. Чөнки урманнар киселә, агачлар утыртылмый.
Урта Балтайда Урта, Кытай, Саз, Кантур урамнары бар.
Авылларнын өчесендә дә манаралы мәчетләр салынган. Урта Балтай авылында XIX йөз—XX йөз башларында төзелгән мәдрәсә бинасы 1669 номеры белән «Татарстан Республикасы: тарих һәм мәдәният һәйкәлләре» дип аталган китапка кертелгән.
Авылнын бер ягына урнашкан зиратны Зәен зираты дип йөртәләр. Бу зиратка ин беренче булып Зәен исемле кеше күмелгән, исеме шуннан килә икән. Зиратны авыл халкы карап, чистартып һәм тәрбияләп тора.
Авылда мәдәният йорты, урта мәктәп, элемтә үзәге, медпункт, кибет, китапханә эшли.
Халык үзәкләштерелгән газ яга, юллар асфальтланган
Олы буынга игътибар зур Караучысы һәм ярдәмчесе булмаганнарны күршеләре карап тора, ташламыйлар.
Түбән Балтай авылынын да утырган урыны матур
Авылда чишмәләр шактый Берсе зират янында чыкканга күрә Зират чишмәсе дип атала. Икенчесе авылдан ярты чакрым чамасы читтә урнашкан Басуда булганга күрә аңа исемне Кыр кизләве дип куйганнар. Чишмаләрне авыл халкы карап һәм чистартып тора.
Түбән Балтай авылында мәктәп юк һәм балалар Урта Балтай авылына барып укыйлар. Авылда элек мәктәп булган, анын ишегалды урынында агачлар әле дә үсә. Мәктәбе булмаса да. бу ятим агачларны халык Мәктәп бакчасы дип йөртә.
Авыл зираты каралган, тирә-ягы тотылган
Балтай авылларының өчесе дә матур гына көн итә.
Дмамы киласв саннарда