Логотип Казан Утлары
Публицистика

Язучы. Тәрҗемәче. Журналист.


Саимә Ибраһимова—танылган журналист, тәржемәче, язучы Ярты гасырдан
арткан иҗат гомерендә анын тарафыннан тәржемә ителгән дистәләрчә китаплар
дөнья күрде Казан педагогия институтының филология
факультетын тәмамлаган яшь белгеч үз иҗатын әдәби
әсәрләрне татар теленнән русчага тәржемә итүдән
башлый. Анын тәржемәсендә А. Әхмәт. Г Бакир. Д Ап-
пакоиа. А. Алиш. Л Ихсанова кебек балалар
яэучыларынын кайбер әсәрләре аерым китапларда һәм
җыентыкларда дөнья күрде Әмма С. Ибраһимованын
әдәби тәржемә өлкәсендәге иҗади уңышлары күбрәк рус
яэучыларынын һәм. рус теле аша. Көнбатыш Европа
яэучыларынын проза әсәрләрен татарчага тәржемә итү
белән бәйле. Аерым алганда. И Ефремовнын «Ан-
дромеда томанлыгы*. Я. Казакның «Марьяна Радвакова*.
Р. Стивенсоннын «Кара ук», С. Григорьевның «Алек-
сандр Суваров», А. Чеховның күп кенә хикәяләре татар
укучысына С. Ибраһимова тәрҗемәләре аша иреште.
Анын кайбер тәрҗемәләре «Казан утлары» журналында
да басылды.
Ибраһимова. тәрҗемәче булудан тыш. тәҗрибәле журналист һәм мөхәррир Үз
вакытына ул Татарстан китап нәшриятында. «Азат хатын* журнатынла эшләде
Әмма анын ин озак эшләгән һәм зур хезмәт куйган урыны—«Яшь ленинчы» (хәзерге
«Сабантуй») газетасы булды Ул анда башта әдәби хезмәткәр, аннары әдәбият-
сәнгать бүлеге мөдире, соңрак редакциянең җаваплы секретаре вазифаларын
башкарды. Ул елларда бу газета бик күп яшь язучылар өчен гөп иҗат мәйданы
булды Беренче шигырь-хикәяләрен «Яшь ленинчылда бастырган яшьләр сонрак
татар әдәбиятының төп көчләренә әверелде Аларнын бу уңышларында Саимә
Ибраһим кызының да өлеше зур булды.
1974 елла журналистика өлкәсендәге хезмәтләре өчен Саимә Ибраһимовага
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелә. 1977 елла ул СССР
Язучылар союзына әгъза итеп кабул ителә.
Саимә Ибраһимова сонгы елларда «Сөембикә* журналында эшләп, татар
дөньясының күренекле шәхесләре белән әңгәмәләр үткәреп, укучылар өчен
кызыклы язмалар бастырды Шушы редакция канаты астында мәшһүр ханбикәгә
багышланган «Сөембикә ханбикә» исемле С Ибраһимова төзегән җыентык дөнья
күрде Бу җыентыкка Сөембикә хакындагы тарихи, фәнни хезмәтләр, бәяннар.
әдәби әсәрләр, әсәрләрдән өзекләр тупланган Тиздән Татарстан китап нәшриятында
анын яна китабы чыгачак.
Бу айда Саимә Ибраһимовага 80 яшь тулды. Без ана исәнлек-саулык, ижат
шатлыклары телибез.
*
Язучының яшен сорамыйлар
Гадәттә, укучылар белән булган очрашуларда язучыларга еш кына бер
сорауны
бирәләр: Ничек язучы булып киттегез? Язучы буласы килү теләге кайчан туды?
Шикләнмим, бу сорауны Гөлчәчәк Галиева да еш ишетәдер. Әле беренче китаплары
«Тулгак» (2001), «Өзелгән өмет» (2003) басылып чыккач та очрашулардан кайтып
керми ул. Яңа язучының үзен дә, әсәрләрен дә әдәбият сөючеләр яратып кабул
итте. Матур йөгерек тел, тормышның үзеннән алынган
вакыйгалар анын әсәрләрендә. Ни дип җавап бирә икән
Гөлчәчәк Галиева ул сорауларга? Бәлки, Арча
районының Сеҗе авылында туып-үсеп, әле хәреф тә
танымаган бер чакта әтисе—күренекле мәгърифәтче,
әдәбият укытучысы Кәрим Яхин кечкенә кызчыгына
әкиятләр укыганда дипме? Яисә Арча педучилишесында
бик күп әлифбалар авторы Рәмзия Вәлитова дәресләрен
тыңлаганда, бәлки, инде туган авылына укытучы булып
кайткач, булачак ире Әхмәт белән авыл сәхнәләрендә
М. Фәйзинең «Галиябану»ын уйнаганда: «Их,
шушындый әсәрләр язсаң иде, дип хыялланган идем»,—
дипме? Бәлки, кияүгә чыгып (1951) әдәбиятыбыз
мәркәзе
булган Казан шәһәренә күчеп, тагын да зуррак дөньяга
килеп кергәч, инде шәһәр мәктәбе шартларында
балаларга белем бирә башлагач, укучылар белән теге яки бу әсәрне анализлаганда
автор белән килешмичә, эчтән генә: «Мин бу әсәрне башкачарак язган булыр
идем»,—дип уйланып йөргәндә тугандыр ул уй. Бәлки, нәсел буенча килгән
зыялылык, укымышлылык, сәләт үзенең вакыты җиткәнен сабыр гына көткәндер
Ә Галиҗәнап Вакыт ана мәрхәмәтле була.
...Аһ, бу күңелендә ижат уты янган хатын-кызнын язмышы! «Тәүлегенә нигә
егерме лүрт кенә сәгать икән»,—дип ул да аз көрсенмәгәндер. Әле ул вакытта
хәзерге
кебек бәлешен, өчпочмагын, хәтта ашына кадәр пешереп сата торган сәүдә үзәкләре
дә, үтүкләп үк чыгара торган чит ил кер юу машиналары да юк бит Хәер, булса да,
бәлки, Гөлчәчәкнең аларга исе китмәс иде. Күнел җылысын кушып пешергәнен
ашатыр, үз куллары белән юганын киертер иде ул кадерлеләренә. Унҗиде ел бергә
яшәгән кайнанасынын көнгә унжиде тапкырдан ким әйтмәгән «И кызым,
бигрәкләр дә уңгансың, Әхмәтемнең бәхетесен,—дигән бәһасе әллә-нинди әдәби
премияләрдән дә өстенрәк була аңа.
Республикада гына түгел, Рәсәй күләмендә дә танылган Компрессорлар
заводы
директоры Әхмәтен эшкә, ир балаларын укырга озаткач, бәлки, ижат итәргә вакыты
калыр иле дә, юк шул. әле анын җилкәсендә тагын бер олы вазифа: Ул 18нче рус-
татар эшче яшьләр мәктәбе директоры. Мондый мәктәпләрдә гали мәктәпләргә
караганда авырлыклар, проблемалар икеләтә күбрәк. Укучылары да бит, кайсы
инде үзе әти-әни, кайсыбере укуга әлләни исе китмәүчеләр, һәрберсенең көен-
жаен табасы, мәктәбенең түбәсен ябтырасы. дигәндәй. Өстәвенә әле күпме
җәмәгать
эше! Татар теленә, тарихына, әдәбиятына каршы ачыктан-ачык көрәш барганда
әлеге фәннәрне укытуның никадәр авыр булганын да ул чор укытучылары үзләре
генә беләләрдер. Туган телебезнең бүгенге көнгә кадәр сакланып' кала алуында,
татар әдәбиятының талантларга бай булуында аларнын да өлеше зур. Әгәр дә 18нче
кичке мәктәптә Гөлчәчәк Галиева кебек фидакарь зат урынында тагар халкына,
әдәбиятына битараф башка берәү булса, белмим, фаҗигагә юлыккан Фәнис
Яруллиннын хастаханәгә килеп дәрес бирүләр оештырылыр идеме икән'»
Ниһаять, әдәби-публицистик һәм тәнкыйть язмалары белән тагар әдәбиятында
Гөлчәчәк Галиева исеме күренә башлый. Ничәмә-ничә еллар әдәбият белән янып-
көеп яшәп, киләчәк өчен, телебез, милләтебез өчен чын күнелдән борчылып язылган
язмалар бу. «Көнем өчен түгел, халкым өчен»,—дип ижат итүче шәхесләр турында
язарга ярата ул. Халкыбызның күренекле уллары Ф Яруллин. Н Фәттах. Т Мөбәрәков,
Т Якупов турында ул язмалар Әлеге мәкаләләр «Мәгариф» нәшрияты чыгарган
«Күнелемә якын затлар* исемле (2007) өр-яна җыентыкта да урын алган Әйе, әдәби
эшчәнлеген тәнкыйть язмалары белән башлаган язучынын үз-үзенә дә таләбе икеләтә
булырга тиеш. «Тулгак*. «Өзелгән өмет» повестьларында. «Барсам*, «Энәле гөл»
хикәяләрендә, эсселарында Г Галиеванын бу таләпне һич киметмичә, тагын да
арттыра гына төшүен күрәсен Темаларны сайлый, заманча сурәтләр белән баета белә
ул. «Тулгак» исемле беренче китабынын «Ел китабы» конкурсында (2001) икенче
урынны алуы да тиккә генә түгелдер һәр әсәрнен үзәгендә—хатын-кыз язмышы,
бәхете, фаҗигасе Нечкә күнелле. сизгер йөрәкле, тирән кичерешләр белән яши белә
торган кешеләр анын героинялары Инде хәзер укучылар «Газзәбану» повестеның
китап булып чыгуын көтәләр Кайбер газета- журналларда озекләре басылганнан сон
әсәрнен дәвамын, ничек төгагләнүен беләсе килеп чит төбәкләрдә яшәүчеләрдән дә
хатлар ала ул. 1921 елгы ачлык китергән вакыйгалар аша кешеләрнен бер-берсенә
булган кешелекле мөнәсәбәте, халкыбызның гореф-гадәтләргә бай тормышы
сурәтләнә ул әсәрдә
Гаиләдә дә ир белән хатын булып кына түгел, чын мәгънәсендә жандаш,
фикердәш булып гомер итәләр алар Бөтен вакытын казна эшенә багышлаган Әхмәт
Галиевнен дә мәдәният хәлләрен кайгыртырга җай таба алуында Гөлчәчәк
Галиеванын роле зур була. Мамадышта Шәйхи Маннурга һәйкәл куйдыруда ла алар
башлап йөри Төрле газега-журналларнын, язучыларның юбилейлары алардан башка
үтми Юк. әдәби кичәләргә, концерт-тамашаларга ял итеп кайтыр өчен генә килмиләр,
Әхмәт Галиев күп кенә кичәләрнен кайгыртучысы, хал кадәри матди яктан тәэмин
итүчесе дә була Юмарт, кешеләрне сөендерәсе килү кебек кин күнеллелеккә ия була
алу сыйфатлары да күпләргә бирелми шул Шагыйрь әйтмешли, без күп күрдек филдәй
кешеләрне. Галиеаләр беркайчан ла «Без фалән кешегә ләгән яхшылыкны эшләгән
идек».—дип сөйләп тә йөрмиләр «Изгелек җирдә ятмый!»—менә аларнын тормыш
девизлары
Кайчандыр ире янәшәсендә завод директоры Әхмәт Галиев хатыны буларак
таныштырылса, бүген исә. киресенчә, очрашуларда Әхмәт абыйны язучы Гөлчәчәк
Галиеванын ире буларак кабул итәләр Әхмәт абый исә шат. Гөлчәчәгенең әсәрләрен
укучылар яратканга, зурлауларына, хатынының язучы бәхетенә ирешә алуына чын
күңеллән сөенә Ил-конлә—гамәлен, кулында—каләмен, янында—халален нур чәчеп
торганда картлык та шатлыкка әйләнә ала шул
Язучының яшен сорамыйлар Ниндидер арифметик саннар белән билгеләнергә
тиеш түгел ул. Язучынын яше—анын узган һәм киләчәк гомере—язган һәм язылачак
әсәрләрендә Без исә сездән тагын да яна-матур әсәрләр көтеп калабыз. Гөлчәчәк апа!