ЯШЕНЛЕ ТӨНДӘ...
Караңгы төн.
Якты күзләр.
Дөньяга моң сибелгән. Ташкын булып Аккан хистән Күңел бүген исергән.
«Кайгырсаң-кайгырмасаң да Ахырыбыз бер инде.
Өч тиенлек бу дөньяга Төкереп бирдем инде».—
Кыен чакта яшь аралаш Елмаеп шулай димен.
Нәнн яфрак агач-анасыннан Аерылмаска һаман тырыша. Кар каплаган горур бу яфракка Күңелемнән мин дә булышам.
Караңгы төн.
Җан—күбәләк.
Күңел дөньяны коча. Йөрәгең—ут, Ялкыныңа
Күбәләк-җаным оча...
Тик кайсы вакыт бөтенләй Башка шул сүзем минем:
«Бар күңелем, җаным белән Бөеклегеңне тоям,
Яшәгәнем өчен синдә Мең-мең рәхмәт, и, Дөньям!»
Карлы җилләр күңелемә бәрә. Мин дә еламаска тырышам. Соңгы хисләремне җылытырга Беренче кар миңа булыша...
Яңгырдан түгел, Күзләрем
Яшьләремнән яшьләнде. Яшенле төндә Яшенме,
Яшьлегемме яшьнәде?!.
Ләйсән ЯКУПОВА—шагыйрә; *Яшенле төндә» исемле китап авторы. Уфада яши.
Китәм инде.
Хуш, Хыялым.
Калдырам сине... һәм башкача үз дөньяңа Чакырма мине.
Күптән инде минем өчен Зәңгәр түгелсең.
Зәңгәр дөньяңа башканы Алып керерсең.
Миннән дә беркатлырагы Табылыр әле.
Ул да сиңа минем кебек Табыныр әле...
Ак, саф Бәхет!
Әгәр килә калсаң,
Мин көткәнчә,
Теләгәнчә кил.
Кабул итәм сине Олы килеш,
Вакланмаган килеш кенә, Бел!
Мин һаман да көләм әле, Мин һаман да елмаям. Минем башым һаман горур, Күзләрем һаман шаян.
Бүген килеп тезләндеңме, Калдырма диюеңме?
Сорт яшьләрен, соң уяндын. Мин җирлим Сөюемне.
Мин һаман да көләм әле... Син аптырыйсын, беләм. .Аңламыйсың, мин бит бары Еламас өчен көләм...
Мәхәббәтем үлде инде. Белмәдең лә кадерен. Гөлләргә күм шул кечкенә Безнең сөю каберен...
Кош һәм кешеләр
«Кош буласым килә, диде егет, Булыр идем көчле, горур бөркет!* «Туган булсам иде былбыл булып!» Диде кызый, егетенә сыенып.
Җәйге кичне шулай утырдылар. Сөйләштеләр... Тамак ялгадылар... ...Иртән шунда бер кош килеп кунды. Көнбагышлар калган... Әй, куанды!
«Балаларым өчен булды азык! Көннәр буе очам, эзләп ризык... Туган булсам иде кеше булып...* Шулай уйлан китте кошчык очып...