Логотип Казан Утлары
Хикәя

ТЭТЧЕР МАҖАРАЛАРЫ


Үкерә-үкерә, улый-улый Серго маэмайны тәрәзәдән томырды.
Тәрәзә әша очкан мизгелдә Тэтчер купе уртасында, проводница кочагында үзе әле генә
намусын саклап калган кызның яшьле күзләрен күреп алды; ачык ишек янына җыелган
кешеләрне дә шәйләргә өлгерде ул.
Табылдык
...Мәрьям ханым,гаепле кешедәй,янә кабатлады:
—Өлгермәдем... Мин купе ишеген ачканда әзмәвердәй адәмнең көчекне тәрәзәдән
томырган чагы иде инде.
—"Өлгермәдем" диюегез... ул—кыз балага кагыламы?
—Юк-кж! Нык кына курыккан булса да кыз бала, Аллага
шөкер, сау-сәламәт калды. Поездыбыз Казанга кергәнче
минем ятагымда йоклады. Ә менә аны коткаручы көчек...
Йөрәгем кысылып куйды, һава жңтми башлады. Шулай
да:
— "Көчек"?!. Аңа... ни-нәрсә булды аңа?—дия алдым.
—Жәл бит... Шундаен акыллы җан...—Мәрьям
ханымның күзләре яшьләнде.—Алагаем томырды бит теге
адәм... Ул төш урманның бик куе урыны. Берәр агачына
бәрелгән булса... Ходай гына сакласын инде үзен!..
Мин жңңел сулап куйдым. Әүвәл курку салган өзек-
өзек сүзләре өчен дә, маэмаем язмышына битараф
булмавы, алай гына да түгел, хафаларга төшеп кайгыруы
өчен дә ханымга күңелемнән генә рәхмәт укыдым. Инде
үзен дә тынычландырырга ашыктым:
—Борчылмагыз,—дидем.—Беләсезме, аңа туганда ук
фәрештәләр канат жрйгән.
Һәм мин Мәрьям ханымга Тэтчерымның дөнья белән «танышкан» беренче
көнен тасвирлап бирдем.
Безнең өстә, дүртенче катта, Галимҗан агайлар гаиләсе яши. Пенсия яшендә
булуына карамастан, агай үзе көр күңелле, җитмәсә әле эшләп тә йөри—балта
остасы. Февраль азагының бик тә салкын, әче буранлы бер кичендә менә шул
күршебез кордашының хәл-әхвәлен белеп кайтырга ниятли. "Төнгә каршы кая барасың,
карт җүләр?! Үзәккә үтә торган мондый ачы җилдә, кырык градус суыкта җүнле
кеше этен дә өеннән чыгармый. Җөрмә!"—дип ялына карчыгы. "Эчем поша—
күптәннән күрешкән юк,—ди Галимҗан агай таягына үрелеп.-^Э син борчылма.
Ерак ара түгел бит; турыдан, ишек алларын аркылыга кискән сукмаклардан гына
элдерермен .
Дәвамы. Башы журналның 1 санында.
һәм ул урамга ашыга.
. . .Бара-бара агаебыз шөлләп тә куя: буранлы ачы суыктан куркып барысы да аяларына
качкан,тирә-юньдә бер генә җан иясе дә юк. Сукмакларны да кар күмеп бетергән. Баганалардагы
лампочкаларга иш-куш дигәндәй, ярый әле йортларның тәрәзәләреннән иңгән яктылык бар.
"Менә бу каршыдагы йортны үтсәм,—дип уйлый ул таягы белән кар астындагы сукмакны
төя-төя,—аның артындагысында гына инде үзе—кордашның фатиры".
Ошбу уен уйлап бетерүе була, каршыдагы йорт подъездыннан чыгып килүче чиләкле
берәүне шәйләп ала ул... Бәй, үзенә таба килә түгелме соң бу—шушы сукмакка борылды бит,
күрче. Шулай икән шул, көрткә бата-чума булса да. әнә ничек ашыга—яшь нәмәрсәдер инде,
бахыр.
Ялгыз түгеллегеңне тою гына да җылыта икән күңелне.—Галимҗан агай да жәьәтрәк атлый
башлый. Тик каршыга килүче генә... көрткә батыпмы, әллә таяклы кешедән шикләнепме,
тукталып кала нам... чиләген дә кар өстенә каплый
Бу кемсәнең шул урынга ашыга-ашыга чиләге белән кар өюе сәеррәк тоелса да (буран
каплап китәр иде әле!), күршебез аны-моны уйламый гына юлын дәвам итә
Әлеге бәндә өйгән кар тавы яныннан үткәндә аңа ”ү-э" дигән бер өн ишетелә. Буран елый,
ахры, дигән уй белән атлый бирә күршебез. Өн тагы кабатлангач, туктап кар өстенә күз ташлый
ҺӘМ... бәс белән капланган бәләкәй генә бер бияләй—бала бияләе күреп ала.
Мине калдырып китмә дигәндәй, "бияләй" кыймылдап куя. “Тәүбә-тәүбә", ди Галимҗан агай,
саташам, ахры. Шулай да бисмилласын әйтеп, бу "табыш"ны кулына ала. "Бияләй" агайның уч
төбенә елышып, янәдән "ү-э" дигән аваз чыгара. Шунда гына күршебез бу "бияләй"нең яңа гына
туган эт баласы икәнлегенә төшенә. Һәм шундук ошбу бәләкәчне туны эченә, куенына ала.
Таягы белән көртне актарса,— анда ике үле эт баласы! Аналарыннан аерып, яңа туган бу җан
ияләрен сулы чиләккә тондыручы хәсис кереп югалган подъездга таба борылып, таягын селки-
селки: «Адәм актыгы син, кансыз син!» дип кычкыра агай. Тавышка сискәнепме куенындагы җан
иясе кыймылдап куя.
...Бусаганы атлау белән карчыгына ул:
—Тиз генә сөт җылыт, әнкәсе; җәһәтрәк кыймылда,—ди, үзе исә куенында дер- дер
калтыраучы көчекне чыпталы урындыкка куеп, чишенә башлый
—Әстәгъфирулла, шул гына җитмәгән ие... Ил-күз алдында мәсхәрәгә каласым, картаймыш
көнемдә кеше көлдерәсем юк әле. Бар. кемнән алдың—шу^ илт!—дип үз белдеген тукый
карчыгы.
—Алла бәндәсе! Әйтеп бетергәнне көт алайса! Сулы чиләктә буранга чыгарып ыргыттылар
яңа туган бу җан иясен. Ишетәсеңме, сулы чиләктә! Ярый әле мин очрадым; теге ике туганы
кебек бозга әйләнәчәк иде бит бусы да Инде уйлап бак кемгә, кая илтим мин бу сабыйны!?
—Чистый Хозыр-Ильяс булдың инде. Алай бик жәлке икән, иртәгә үк әнә авылга энеләреңә
илт; байлыклары күп—капкаларын саклар...
—Ээ-э, байлар капкасын саклау өчен исән калгандыр дип уйлыйсыңмы әллә син бу баланы.
Әнә, туганнары сулы чиләктә үк тончыгып җан тәслим кылган ә бу бәләкәч йөзеп өскә калыккан.
Көрт астыннан да чыга алган. Өсләренә кар өючегә исән икәнлеген белдергән булса, чиләге
белән башын изә иде бит теге кансыз бәндә. Кыймылдамаска, эндәшмәскә кирәклекне тойган
сабый Бу балада, беләсең килсә, җиде бабасының акылы тупланган. Хозыр хәзрәт дип дөрес
әйтәсең син, әнкәсе. Ходай Тәгалә мине бу зәмһәрир суыкка шушы сабыйның гомерен саклап
калу өчен чыгаргандыр да... Җә, нәрсә катып калдың, бар, сөтеңне кара!
...Таң ату белән карчыгы чыптага төргән көчекне ятагыннан торып кына килүче картына
тоттыра. “Бар,—ди .—кеше-кара күргәләгәнче коридор баскычына, икенче каттагы батарея
астына җ*>1лыга куй бу бәләкәчне. Берәр миһербанлы бәндә алып китмәсме әле үзен..."
Галимҗан агай аны кичен—кешеләрнең эштән кайтыр вакыты җиткәндә генә алып төшә.
Әмма "урнаштырырга" ашыкмый әле.
Каш-керфекләрен бәс каплаган студент улыбыз Искәндәрнең подъездга якынлашуын күргәч
кенә агайның күңеленә җылы йөгерә; куенындагы сабыйны батарея астына куеп, ул инде өскә,
күзәтү өчен уңайлы баскычка күтәрелә һәм ҺӘМ аскы катны күзәтеп: һай, караңгырак урын икән
шул, ярый па күрә алса дип хафага төшә.
Агайның уйларын аңлагандай, көчек үзе яныннан узып баручы улыбызга "ү -э" дип аваз
сала. "Ходайның рәхмәте,—дип уйлый күршебез,—кемнең кемлеген тәки тоя; миңа да
шушындый тавыш белән "эндәшкән" иде бит бу сабый". Шушы мәлдә ул, Искәндәрнең
көчекне күреп тукталуын шәйләп, җиңел сулап куя. ..
Искәндәр исә керә-керешкә үк бүлмәләргә күз ташлый.
—Әти өйдәме?—ди аннары пышылдап кына.
—Юк, кайтып җитмәде әле; иртәрәк түгелме соң?—дим, аның дулкынланганын абайлап.
—Хәзер, әни, бер әйбер күрсәтәм. Тик син "ачуланмыйм" дип сүз бир башта.
Улымның күзләре шундый да ялварып карыйлар ки, мин, билгеле инде, ризалыгымны
белдереп башымны кагам.
Ул теге "әйберне” куеныннан алып, учларыма сала. Мин имәнеп китәм: ярабби, җанлы
әйбер түгелме соң бу?!. Улым аңлатып бирергә ашыга:
—Дөньяның бер намуссызы безнең йортның баскычына китереп ташлаган бит аны, әни.
Күр, күзләре дә ачылмаган яңа туган сабый ул. Икенче каттагы тәрәзәнең бер пыяласы да
ватык әле, җитмәсә. Ә урамда, беләсеңме, нинди суык: 35 градус... Әти кайткач, яклашырсың
инде, яме? Мин үзем... үзем караячакмын аны. Бу көчекнең бер зыяны да тимәячәк безгә,
менә күрерсең...
Шул мәлдә, сискәндереп, колак төбендә генә әтиебезнең кырыс тавышы яңгырады:
—Җансыз курчак дип беләсезме әллә аны? Нинди җаваплылык алырга җыенуыгызны
аңламыйсызмы?.. Әниең эштә, мин эштә, ә синең диплом язасың, госэкзаменнарга
әзерләнәсең бар: кем карар дип уйлыйсың бу җан иясен?! Һәр көн ир тә-кичен аның белән
сәгать-сәгать ярымга прогулкага чыгарга, үзе белән даими рәвештә шөгыльләнергә кирәк.
Сөйләшергә, аңлатырга, уйнатырга, йә, кайсыбызның вакыты бар?.. Авызыгызны да ачмагыз
калдыру турында! Иртәгә үк мин аны заводка алып китәм; ә бүген аңа ванна бүлмәсендә урын
әзерләгез...
Бу кичне ул үзе нишләптер ванна бүлмәсенә бик еш керде. Без исә сизмәмешкә
салыштык.
Йокларга ятыр алдыннан гына үзем дә кереп карыйсы иттем. Күрәм: бәләкәчебез башын
ванна астынарак алган булды: яшеренде, янәсе. Сөтен эчмәгән. Ә аның янәшәсендә тагын
бер сулы тәлинкә хасил булган. Моны мин хәерлегә юрадым.
...Иртә белән иртүк безне йокыдан ишек кыңгыравы уятты.
Килендәшем икән. Базарга дип килгән булган да. суыкка чыдый алмыйча, безгә кергән.
Тиз генә чәемне куеп, аның янына залга чыксам... исем китте: көчегебез! Әйе. әйе,
бәп-бәләкәй генә көчегебез... ванна бүлмәсеннән чыгып, чәнти бармакның яртысы хәтле генә
тәпиләре белән кәнәфигә үрмәләргә маташа.
—Күрегез әле бу "Тэтчер”ны! Моңа хәзердән үк кресло кирәк!—дип, мин бүлмәләребезгә
сөрән салдым.
—Абау, боларның этләренә хәтле министр исемен йөртә',—диде килендәшем бик төксе
генә.
Иремә, мутланырга, кайберәүләрне үртәргә дә яратучы иремә җитә калды бу:
—Әйе, Тэтчер аның исеме! Тэтчер!.. Шәп исем бит, ә?!
Аның мондый җавабы сөендереп җибәрде: әйбәт фал иде бу!
...Маэмаебызныңкиләчәк язмышы ул иртәдә менә шулай ансат кына хәл ителде.
...Мине бүлдермичә генә тыңлап утырган Мәрьям ханымга текәлдем: йә,
тынычландыгызмы инде, янәсе.
—Әгәр. . әгәр көчек табылмаса, мин гомерем буе үземне гаепле санаячакмын, —диде ул,
күз яшьләре аша елмаерга тырышып. Аннары өстәп куйды:—Туганнан соң ук үзен саклаган
фәрештәләр хәзерге сәфәрендә дә юлдаш булсын, аны ташламасын иде инде, Ходаем!
Дәвамы киләсе сашицкк/.
'