Логотип Казан Утлары
Публицистика

«Татар энциклопедиясе» битләреннән


ДАВЫДОВ Әнвәр Мортаза улы (23
3.1919, Самара губ Камышлы ав - 23 6
1968, Казан), шагыйрь 1936 елдан Но-
восибирск шәһәрендә "Советская Си-
бирь” газетасында әдәби хезмәткәр
булып эшли 1938 дә “Ферганская
правда" (Үзбәкстан ССР) газетасында.
1939-40 Мордва АССРнын Ләмбрә р-ны
урта мәктәбендә рус теле һәм тарих
фәннәрен укыта Бөек Ватан сугышында
катнаша Армиядән
демобилизацияләнгәннән сон (1946)
Камышлыга кайта, "Югары уңыш өчен"
исемле район газетасында редактор
булып эшли. 1952 дә Казанга килә. 1953-
55 елларда ТАССР Язучылар берлегендә
җаваплы сәркатип. “Беренче бөртек"
дигән поэмалар, шигырьләр җыентыгы
1950 басылып чыга Ул “Ташу” (1956),
"Тормыш лирикасы” (1959), “Кеше
бәхете” (1964), “Себер тракты" (1967),
"Дәверләр диалогы” (1969; русча
тәрҗемәдә “По законам марша”, М.,
1974) дип исемләнгән шигырьләр һәм
поэмалар җыентыклары авторы Д.ның
күп шигырьләре революцион романтика,
гражданлык пафосы белән сугарылган;
ул Бөек Ватан сугышы елларында совет
кешеләренең батырлыгы, дуслыгы,
туганлыгы турында яза Поэмалары
фәлсәфи мәгънәнең тирәнлеге,
образлылык белән аерылып тора
"Чорлар чатында” (1961) поэмасы һәм
“Йокысыз төннән соң” (1972)
роман-симфониясендә автор үз чорының
әһәмиятен, заман рухын чагылдырырга
омтыла. Лирикасына күтәренке рух хас
Метафораларның күплеге, төгәл рит-
мика, тәэсирлелек — Д ның иҗади
манерасын характерлаучы билгеләр. Д
балалар өчен дә иҗат итте Аның Муса
Җәлилнең сугышчан юлы һәм
батырлыгы турындагы “Муса абый”
(1964, русчага тәрҗемәдә 1966) повесте
балаларга аеруча таныш Д.ның күп кенә
шигырь һәм поэмалары рус теленә
тәрҗемә ителеп нәшер ителгән.
Әсәр : Кояшлы көн хакына. К.. 1979,
Түгәрәк бәхет. К., 1984.
Әд : Юзиев Н. Нурлы поэзия
Шигърият дөньясы. К., 1981
• ДАСТАНЫ БАБАРХ.АА.МНо»с, т1а5ф йиөнз.
(бүтән мәгълүматларга караганда 18 йөз)
татар әдәбияты ядкаре Авторы - төрки-
татар шагыйре Сәйяди «Д.Б.»ның сюже-
ты нигезендә Шәрекъ дөньясында киң
таралган Таһир-Зөһрә мәхәббәте ята
Дастан вакыйгалары Бабахан шаһ идарә
иткән легендар Татар шәһәрендә бара
Аның Зөһрә исемле кызы вәзир Баһир-
ның улы Таһирны ярата Ярсыган шаһ
Таһирны сандыкка салып зур дәрьяга
агызырга әмер бирә. Бик зур кошлар
сандыкны ярга алып чыгалар. Исән ка-
лып. Таһир Багдадка килә һәм шәһәр
идарәчесе кызы Маһымга өйләнә, ләкин
аның б-н дустанә мөнәсәбәттә булып,
Зөһрәгә җиде ел дәвамында тугрылыклы
булып кала. Соныннан ул үзенең сөекле-
сенә әйләнеп кайта Бабахан, моны
белгәннән соң, Таһирны җәзалап үтертә.
Шуннан соң Зөһрә, аны яраткан Кара
Бападир һәм Таһирны яраткан Маһым
дөнья куялар Аларның каберләрендә га-
җәеп матур чәчәкләр үсеп чыга. Былбыл-
лар, Багдадка һәм Татарга очып килеп,
гашыйкларның фаҗигале язмышлары
турында җырлыйлар. Тора-бара бу
вакыйга бөтен дөньяга мәгълүм була
Әсәр эпик җанрга карый, үз
ишләренә хас кайбер гарәп-фарсы
алынмаларын искә алмаганда, теле
бүгенге татар укучысына нигездә
аңлаешлы. «Д.Б * татарлар арасында
сөйләм һәм язма рәвешендә таралган
Татарстан территориясендә дастанның
18-19 йөзләрдә татар каллиграфлары
тарафыннан күчерелгән дастанның 5
нөсхәсе табыла Иң тулы нөсхә 1818 елда
Куян авылында (урыны билгесез) Йосыф
мулла кызы Бибигамбәр тарафыннан
күчерелгән Ул РФА Шәрекъне өйрәнү
ин-тының С -Петербург бүлеге архивын-
да саклана. Дастан шул нөсхә нигезендә
1998 да дөнья күрә.
Хезм. Сәйяди Таһир-Зөһрә (Бабахан
дастаны). К., 1998.
Әд Ахметзянов М.И. Татарские вер-
сии сюжета «Тахир - Зухра» Сред-
невековая татарская литература (VIIIXVIII
вв ) К , 1999; Ахметова-Урманче
Ф.В. «Дастан-и Бабахан» Сайяди шунда
ук 114-118 6.; Хисмәтуллин X Гаделлек
һәм мәхәббәт поэзиясе (♦Дастан
Бабахан» әсәренә 550 ел тулу уңае белән)
/ Казан утлары 1965. >*7.
М. И. Эхмәтҗанов.
ДАУТОВ Рәис Нәүширван улы (15.3
1928, Мамадыш кантоны Шәмәк а —
28.08.2007. Казан), тәрҗемәче, библио-
граф, текстолог, ТАССРның атказ.
мәдәни-
Дәвамы Журналыбызның 2005 ел. 4 саныннан басылып килә
ят хезмәткәре (1978) Казан укытучылар
ин тын (1948) һәм Казан пед. ин-тын
(1963) тәмамлый. 1953-93 елларда Татар-
стаи китап нәшриятында мөхәрир булыр
.ипли. 1992-2003 тә ТР ФАнен Татар эн
циклопедиясе ин-тында татар тексты
мөхәррирләре төркеме җитәкчесе Татар
теленә М.Твенның «Янки король Артур
сараенда* («Янки при дворе короля Ар-
тура». 1958). Ф.Куперның «Соңгы моги-
кан* («Последний из могикан». 1962). М
Галәүнең «Мөһаҗирләр» («Мухаджи-
ры*. 1968). Ф М.Достоевскийның
«Җинаять һәм җәза* («Преступленне и
наказа- ние», 1974) романнарын.
А.И.Купринның хикәя һәм повестьларын
(«Повестьлар». 1988), Р Солнцевның
«Көймә ватылса утын* («Лодка пойдёт на
дрова». 1978) повестен. О. Генри
новеллаларын. Э.Хемингуэй хикәяләрен
тәрҗемә итә «Совет Татарстаны
язучылары* (1986. Н.Б.Нурул- лина б-н
берлектә) биобиблиографик бе-
лешмәсенең төзүче авторы И Г Рәмиев
ның кулъязмаларын тулыландырып
«Әдәби сүзлек* китабын бастыра 3 Би
гиев, И Рәмиев. Р.Төхватуллин. Әнәс Ка-
мал. М.Галәү. репрессияләргә дучар бул-
ган татар язучылары турындагы
мәкаләләр авторы. Дәрдемәнд («Исә
җилләр*, 1980), Г.Тукай («Шигырьләр
һәм поэмалар» «Стихотворения н потмы»
Л . 1988) әсәрләрен текстологик як тан
әзерләүдә катнаша { Бигиен («Зур
гөнаһлар». 1991). С Максуди («Мә-
гыйшәт*. 1994. «Англиягәсәяхәт». 1995).
Ф Кәрими («Истанбул мөктүбләре*. 1999)
әсәрләрен басмага әзерли (кереш сүзләр,
искәрмәләр, аңлатмалар яза) Халыклар
дуслыгы ордены б-н бүләкләнә ТРнын
Дәүләт бүләге лауреаты (2005)
Эд. Гамбәр II Учак җылысы Казан
утлары 1978. №3; Юныс М. Чишмәләрнең
сафлыгы шунда ук. 1988 -М»3;
Фәйзуллаң Р. Тирәбездә яхшы кешеләр
Сайланма әсәрләр К 1998 Т.4
ДЭРЗАМАНОВ Җәүдәт Харис улы
(13.10.1945, Лениногорск р-ны Сугышлы
авылында туа), язучы, җәмәгать этлекле-
ге. ТРның атказ. мәдәният хезмәткәре
(1994), ТРның атказ. сәнгать эшлеклесе
(2002) Казан ун-тын тәмамлый (1972)
1971 елдан (өзеклек белән) “Татарстан'
ДТРК ндә башта тапшырулар редакторы,
1999данәдәбият-сәнгатьһәм музыкаль
тапшырулар директоры булып эшли
1988-94 елларда 'Ялкын ж-лы мөхәррире
Д.ның беренче шигырьләре 1960 еллар
башында район газеталарында басыла
башлый Күбрәк балалар һәм яшьләр өчен
яза. "Солдат булдым” (1977). Төнге
маҗара (1980) Гөлназ мәктәпкә бара
(1983). Безнең әлифба” (1985), Илләр ГИЗӘ
Илгизәр- (1989). Айбулат” (1991). “Күзле
кычыткан” (2000) исемле шигъри
җыентыклар авторы Җир авазы (1987;
русчага тәрж "Зовземли , 2002). "Бизмән
йолдызлыгы (1994) повестьларының
сюжет сызыгына фантастик элементлар
да кертелгән: язучы монда әхлаклы,
кешелек ле. бер-беренә карата түземле
булырга кирәк дигән карашны алга сөрә
Д. 2002 2004 елларда Татар
интеллектуаль милек агентлыгы идарәсе
рәисе.
Эд Баттал Ф Егетлекнең бер баскычы
Мәдәни җомга. 1985 3 ноябрь, Га-
лимуллин Ф Илле яшьлек сабый Ватаным
Татарстан 1995 28 ноябрь
ДӘҮЛӘТША ИШАН (Дәүләтша
бине Гаделша. Фазылша) (1767. фаразлар
буенча Уфа губ . Эстәрлетачак өязе, хәзер
Башкортстан Республикасы. Эстәрлебаш
р-ны Эстәрлебаш а 3 12 1832. Оренбург
өязе Түбән Чсбенкеа.). язучы, дин эш-
леклесе Каргалы бистәсе пәм Бохара
мәдрәсәләрендә белем ала Укып кайт-
каннан сон Кышкар. Югары Бирелә
(хәзергә Арча р-ны) мәдрәсәләрендә
мөдәррис булып тора 20 елга якын та-
нылган татар дин эшлеклесе Габдеина-
сыйр Курсави б-н бергә Казан өязе Юга-
ры Курса мәдрәсәсендә укыта. 1821 елда
Оренбург губернасына күчеп килеп, укы
ту эшченлеген дәвам Иттерә. Гүбән Чебен
ке авылы мәчетендә имам була. Бохара да
укыган елларында Ниязколый әт-
Төркмәни шәкерте булып, аннан морид
ләрне укытуга рөхсәт алган дигән фара.)
бар. Кулъязма рәвешендә сакланган дини
дидактик эчтәлекле «Рнсаләте нәҗатниә»
хезмәте авторы, Курсавнне яклап язган
хезмәте булуы мәгълүм Д И нын вафа
тына багышлап анын шәкерте Һ.Салихов
ике мәрсия яза.
Эд Искандаров Р 111 Всрхние и
Нижнне Чебеньки Самара. 1999:Фәхрет
дин Р. Асар. Оренбург. 1904 I том. бҗөзья
Марҗани Ш Мөстэфадел-әхбар фи әхва
ли Казан вә Болгар. К.. 1989
Д/ В Гайнетдимоө