МИЛЛИЯТ СҮЗЛЕГЕ
ШУРА/ Киңәш, совет. Шураи Гали Югары Совет. Шуран дәүләт дәүләт
шурасы, советы Шуралар Русиясе Совет(лар) Русиясе 1920 нче елда инде гражданнар сугышындагы галәбә тәмамән Шуралар Русиясе ягына авышты Ф.Әмирхан
ШҮРдЛЕ БАРМАГЫ Борынгы казылма башаяк.!ы моллюскларның (бел смнитларның) бармаксыман кабырчыгы Русларда “чертов палец" Халык медицинасында шүрәле тырнагын (бармагын) кырып ярага сибү ысулы кулланылган
ЫРЫМНАР тар Әфсеннәр, арбаулар. им-томнар Рус һәм славян телләреңдәй "заговор", “заклинание" мәгънәсендәге сүз
Татар халкының ырымнар системасы шактый бай Алар, әлбәттә. Исламга кадәрге чордан ук киләләр һәм кайбер ырымнарда Ислам кануннарының кочлс йогынтысы сизелә, алар догалар белән тыгыз бәйләнгән булалар Төрле авырулардан котылу очен билгеләнгән ырымнар, бүгенг е күзлектән караганда, аутотренинг алымын хәтерләтәләр, ягыш күн очракта аларның мәгълүм дәрәҗәдә файдасы тигән булуы ихтимал
Халыкта ырым догасы мәгънәсендә “тел” сүзе дә кулланыла мәсәлән, кан акканда укыла торган доганы кан теле дин атыйлар. Елан чакканда елан теле дигән ырым укыганнар.
Тормыш-көнкүрешнең төрле якларына караган берничә ырым үрнәге биреп кнтәбс <
Мәхәббәт ырымы, сөйдергечләр “Җитмеш җиде кат җир өстендә арыслан киек торыр Ул арыслан башында ут яна торыр Ул арысланның баласы бар Ул арыслан баласын күрмосә. чыдый алмый ничек киләдер, бу фәлән (кыз) мине к үрмәс-) *■>. жаны. бавыры, йөрәге белән тартып торса, торып түзмәсен, утырып түзмәсен, мина килсе н' Бу сары майны утка, эссе табага салгач ничек кайныйдыр. 6\ фәлән (кыз) мина түшен түшкә куймаса. телен телемә куймаса. фәрәҗен зәкәремә куймаса. көнлек сәгатъләреид • төнлек сәгатьләрендә һәрбер сәгатендә бу фәләннең жаны ут кебек, Йөрәге янып көен түзелмәсен!"
Филология фәннәре докторы Марсель Бакиров 1760 елда бер шәкерт дәфтәренә теркәлгән мондый бер язманы китерә "Гыйшык кылаем дисә, ушбу доганы укып җимешкә өргәй. Доганы тел астына куеп, кыз белән сүзләшкән, дәхи бара торган юлына күмгай”.
Җен догасы Кортның башын җуям.
Баш астына куям Киләсең булса кил гөмбә.
Китәсең булса кит гөмбә.
Кара диңгез артына Бар да төплән син гөмбә!
Дәвачы. Су элек 2001 елның 1нче саныннан басылып кагә
Кцз тиюдән ырым
Алтын тау Алтын тауда алтын читән. Алтын читәндә алтын багана. Алтын баганада алтын карчыга. Кайчан да кайчан шул карчыгага күз тисә, бу балага да тисен! Керәшеннәрдә күз тиюдән мондый ырым булган:
"Берәү, икәү, өчәү-очып китсен. Берәү, икәү, өчәү, дүртәү, бишәү—бизеп китсен Берәү, икәү, өчәү, дүртәү, бишәү, алтау, җидәү—җилгә кузгалсын Берәү, икәү, өчәү, дүртәү, бишәү, алтау, җидәү, сигез, тугыз -тузып китсен."
Кан агуны туктату ырымы (кан теле)
Алтын инә, алтын җеп Алтын җөен җөйлимен.
Көмеш инә, көмеш җеп Көмеш җөен җөйлимен Бакыр инә, бакыр җеп Бакыр җөен җөйлимен.
Кызыл инә, кызыл җеп Кан җөен җөйлимен
М.Глухов бу борынгы ырымнын керәшеннәр арасында йөри торган вариантын китерә:
Кызыл инә, кызыл җегт, кызлар җөйе җөйлийем.
Бакыр инә. бакыр җен, бакыр җөйе җөйлийем.
Тимер инә, тимер җеп, тимер җөйе җөйлийем'
Кцзгә чыккан арпаны бетерц ырымы (керәшеннәрдә):
" Бер, бер дә жук, бер, бер дә җук. Ай кайтсын, көн кайтсын Бу кешедәге арпа көнгә кайтсын. Миннән мндәт булсын, синнән сикәт булсын. Кибәк урынына кнптерәм. Тузан урынына туздырам. Сары май күк эретәм!”
Бизгәк авыруын куркыта торган ырым тцбәндәгечә яңгыраган:
Тимер көрәк белән кырырмын.
Тырма белән тырмалармын,
Тимер себерке белән себерермен,
Кырдым, тырмадым, себердем
Чуанны ырымлап бетерц гыйбарәсе исә тулаем “саннар магиясе"нә иярцдән тора:
Бер дисен—бер бетсен, ай бетсен,
Ике .дисен — изгелеккә булсын,
Өч дисен—очып китсен,
Дүрт дисен - өне-төне бетсен,
Биш дисен —бизеп китсен,
Алты дисен —артта калсын,
Җиде дисен —җилгә очсын.
Сигез дисен —симермәсен,
Тугыз дисен—туфракка китсен
Сихерне кайтару дога-ырымнары турында "СИХЕР” мәкаләсен карагыз.
ЫСУЛ ДӘФТӘРИ г — Бухгалтерия. //Үзенең ысул дзфтзре белне берлән бухгалтер дип. бер галантерейный магазинга кантарга керә алды. Гаяз Исхакый.
ЫСУЛЫ ҖӘДИД г. Укытуда "Яна ыгул". 1883 елда Исмагыйль Гасггралы Ьакчасараида үзе ачкан мәдрәсәдә куллана башлаган "аваз ысулы" Б\ ысул татар дөньясына да үтеп керә һәм яңа мәдрәсәләрдә (Мәрҗанн мәдрәсәсе. "Мөхәммәдия" мәдрзсәсе һ 6 ) кадими "иҗек ысулы"на алмашка ки.» "Жэдидчслск харакәте" дигән атаманын килен чыгышы да шушы сүзгә бәйле.
ЭНҖЕ Җылы диңгезләрдә аерым төр моллюскларның кабырчыгы эчендә хасил була торган түгәрәк асылташ Борынгы төркичәсе -йинчц, кытай телендәге чцн чу сүзеннән. Себер татарлары телендә йенцц-энҗе; муенса (Д Г Тумашева) Гарәпчә 158
энже бертегс-дөр данә. Лөэлөэ / луэ-лцэ (г.) энҗе Тшвелмәгән энже хәридл (г). Татарлар энжсне кәләпүш, калфак кебек баш киемнәрен нәкышьләп чигү өчен лә еш кулланганнар.
ЭСПЕРАНТО ТЕЛЕ Дөньяда шактый кин таралган ясалма (сонгын) халыкара тел. Исеме латинча “өметләнцче" мәгънәсендәге сүздән алынган Аны 1887 елда Варшава табибы Л.Заменһоф уйлап чыгара. Хәрефләре латин алфавитыннан, сүзлеге исә Европа телләренең күпчелеге өчен уртак лексикага, ә грамматикасы агглютинация (тамырга кушымчалар ялгау юлы белән яңа сүзләр ясау) принцибына нигезләнә
Казанда беренче эсперанточылар җәмгыяте И Г Мохов (Лиднн) тарафыннан 1907 елда төзелә. Соңыннан ул Казанда чыгып килгән уникаль "Өегездә эсперанто" (“Эсперанто на дому”) үз-өйрәткеч гәзитне редакцияли XX гасыр башларында Ф Әмирханның "Эсперанто теле кагыйдәләре'' исемле татарча китабы дөнья күргән Бу китабына язган кереш сүзендә Ф Әмирхан: "Бер ай җитди шөгыльләнгән затлар эсперанто телен белүчеләрдән саналырга мөмкиндер,' дип укучыларны кызыксындырырга тырыша һәм бу сонгый телнең “бик җиңел рәсми хатлы" булуын мактый. Күренекле дин галиме һәм җәмәгать эшлеклесе Әхмәтһади Максудинын эсперанто телен өйрәнгәнлеге мәгълүм Бу телне Лев Толстой да бик тиз үзләштергән
Революциядән соң Совет Республикалары эсперантистлар союзының Казан бүлекчәсе иң зур бүлекчәләр исәбендә йөргән, мәктәпләрдә, завод-фабрнкаларда. редакцияләрдә һәм хәрби частьларда бу телне өйрәнү түгәрәкләре эшләгән. Татар язучысы Шамил Усманов эсперантистлар союзының Мәскәү бүлекчәсендә рәис һәм язучы-эсперантистларныц халыкара ассоциациясендә әгъза булып торган
20 нче елларда бер сәләтле яшь татар язучысы үзенә Эсперантскнн фамилиясен алган (Мәгъжан Эсперантский. 1905-1925). Ул чит ил эшчеләре һәм коммунистлары белән эсперанто телендә хат алышкан, ү:се язган мәкаләләрне Германиядәге эсперанто ассоциациясе җәмгыяте чыгара торган журнал һәм гәзиткә җибәреп торган Эсперанто теле турындагы мәкаләләрен "Кызыл яшьләр" газетасында, "Кызыл шәрык яшьлә|х ' Октябрь яшьләре" журналында бастырып килгән. 1913 елда шәрык халкының әдәбият яөмунәләреинән гыйбарәт булган "Шәркы альманах" китабы эсперанто телендә басылып чыга. Бу альманахка Гаяз Исхакыйның "Калуш” дигән әсәре дә кергән, аны Йосыф Казаков тәрҗемә итеп биргән.
1927 елда Поперечно Болыиая һәм Поперечная 3 и Большои исеме йөрткән урамга шунда урнашкан бакчачылык-яшелчәчелек техникумы каршындагы эсперанточылар үтенече белән Эсперанто урамы исеме бирелә
30 нчы елларда эсперанто теле тыела, күп кенә активист-эсперанточылар репрессиягә эләгәләр. Казанда Эсперанто урамы коммунистлар партиясе җитәкчеләреннән берсе А.А.Жданов исеме белән атап йөртелә башлый (1988 елга кадәр)
Хәзерге вакытта эсперанто теленнән 10 миллионга якын кеше файдалана.
Таралыш ала алмаган ясалма телләрдән тагын сонгый воляпук телен атап күрсәтергә мөмкин
ЮЛАВЫЧ тар Тизгер хәбәрче, курьер Апостол, хәварийун мәгънәсендәге йяяавыч сүзенә (Сәгыйть Хөлфиннең кулъязма сүзлегенә теркәлгән. Каннарында да очрый. "Рисаләи Газизә"дә ялавач) тәңгәл.
ЮМАЧЫЛАР (Җ УМ АЧЫЛ АР) Инҗилнең татарчага тәрҗемәсендә икс йөзлсләр" (“лицемеры") мәгънәсендә алынган сүз Ай-Һай сезгә, кенәгәчеләр, фарисейлар, җумачылар' Сез кешеләргә күк патшалыгын ябып торасыз: үзегез дә кермисез, керәсе килгәннәрне дә кертмисез. (Матфен. 23:13).
ЮСЫК бор Йөреш-торыш кагыйдәләре, тәртип, устав; гореф-гадәт I; ** ык хан сараенда йөреш-торыш кагыйдәләре. Кара юсык гади халык арасында йөреш- торыш кагыйдәләре. Юсык юрык рәсми кагыйдәләр
ЯГЪМАЧЫЛЫК Борынгы терки сүз Якын-тирәне талау өчен н\ бе лән бару ягъни юлбасарлык белән шөгыльләнү кәсебе- Төрекмәннәрнең кайберләре- > тәнсез
сусыз сахрада калып, кәрваннарны, әйләнә-тирәдәге авылларны басып-талап- ягьмачылык кәсебе белән шөгыльләнерләр. Заһир Бигиев.
ЯДКЯР, ЯДКАРЬ ф - Истәлек; һәйкәл; сувенир, реликвия
Мөселманнар өчен мөбарәк ядкярләр бар. Билгеле булганча, Солтан Сәлим ибн Баязит заманында гарәп җирләре ике сугыштан сон төрекләр кулына төшә. Шул вакыт Мисыр хәлифәсендә Пәйгамбәребезнең таягы, мисвөге, башмагы, чәч һәм сакал бөртекләре (болары муе мөбарәк дип атала) әманәт булып саклана иде Җиңүче төрекләр, ганимәт малларын төяп, шулай ук Пәйгамбәребезнең бу мирасын да Истанбулга алып кайттылар Бу истәлекләрне көмеш сандыкларга салып. Солтан мәчетенең хәзинәләр бүлегенә куялар. Аларны тик Мәүлид бәйрәмендә генә халыкка күрсәтәләр. Бу истәлекләрне “Мәэван Мөбарәк" дип йөртәләр. Солтан Габделхәмид II Русия мөселманнарына әманәттән өлеш чыгарырга боерык бирә Рәсулулланың төкләрен балавызга утыртып катырган, гаять зур ихтирам һәм пөхтәлек белән эшләнгән, эче ефәктән, тышы фил сөягеннән гыйбарәт кыйммәтле сандыкка салынган бу бүләкне хаҗ сәфәре вакытында Истанбулга килгән мөфти Мөхәммәдьяр Солтанга тапшырганнар. Бу тарихи истәлек бүләк утта янмый торган сандыкка салына һәм бүгенге көнгәчә саклана. Мәүлид кичәсендә мөселманнарга күрсәтелә, салаватлар укыла.
Истанбулда Туб сараенда саклана торган иң кадерле әйберләрдән Рәсулулланың төрле йорт җиһазлары һ.б. ядкярләр; 1) эсселектән саклый торган кием-салымнары 2) кылычлары; 3) сакал төкләре; 4) хат, мөһри шәриф; 5) фәләкъ; 6) гыйльми шәриф; 7) Кәгъбәтулланык Госманлы хәлифәсенә күчкән вакыттагы ачкычы; 8) башмак шәриф. 9) Кәгъбә улагы; 10) Госман Коръәне; 11) имам Гали Коръәне; 12) Габделкарый җиләне; 13) беренче хәлифәләрнең киемнәре.
Бу истәлекләрне Шәгъбан аеның 15 нче көнендә зиярәт кылалар (“Иман" гәзите буенча).
Табигать ядкяре. Тарихи ядкярләр.
ЯЗЫК - Гөнаһ, гаеп эш, мәгьсыять, убал, ис(е)м (суфичылыкта); ялгышлык, хата; җинаять Бу сүз күпчелек төрки телләрдә күзәтелә. Хәзерге вакытта актив кулланылмаса да, аның кирәге чыгарга бик мөмкин (мәе., русча “проступок” мәгънәсендә).
Ялык (йазык) намәсе” ‘‘Гөнаһ китабы" (мөселманнарның дөньялыкта кылган эшләре язылып бара торган китап).
Я КҮН г. - “Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге" буенча: “Төп мәгънәсе “булыр" ДИГӘН сүз булып, кулланылуы. 1 )Җыенысы, барысы, суммасы. 2)Йомгак. нәтиҗә мәгънәсендә. ' Театр мәусименең якуне - Театр сезонының йомгагы "Кянә зәч якуну" “Бар иде, хәзер юкка чыккан" Көн фәякун “Бул!” дию белән үк була" мәгънәсендә ("Иәснн" сүрәсенең 82 нче аятеннән). Шәкерт халкы арасында “Көн фәякүн аяте" дип та йөртелгән бу аятьтә “көн” сүзенең гарәпчә ничек язылышын аңлатучы мондый калып булган. "Кәптерке нонга сәкен нон” Моның дөрес әйтелеше: кяф кә өтер, “нун"га—сәкен, ягъни “к" хәрефе өстенә өтер, “и” хәрефе өстенә сәкен билгеләре куела Өтер тартык өстенә куелса, бу тартык "о" яки “ө" сузыгы белән укылырга тиеш Сәкен исә тартыктан соң сузык аваз булмавын күрсәтә (аңлатма 1атар халык иҗаты ның “Табышмаклар" томыннан алынды).
Танылган язучы, галим Адлер Тимергалинның “Миллият сүзлеге” шуның белән тәмам. Журналыбызда 2004 елның 1 саныннан башлап басыла килгән сүзлек төп хезмәтнең сайлап алынган өлеше генә. Күптән түгел “Мәгариф” нәшрияты Миллият сүзлеге”нен тулырак вариантын китап итеп чыгарды (журналның шушы санындагы “Яна китаплар" сәхифәсендә бу хакта мәгълүмат бирелгән). “Казан утларьГна килгән хезмәтләр арасында Адлер Тимергалинның яңа кызыклы язмалары бар һәм алдагы саннарында сез аларны күрә алачаксыз.