Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӘДӘНИЯТЫБЫЗ ХӘЛЛӘРЕ


Татарстан Мәдәният
министрлыгынын Г. Тукай исемендәге
Татар дәүләт филармониясе концерт
залында булып узган чираттагы
киңәйтелгән коллегиясе 2007 елны
йомгаклауга, 2008 елда башкарылырга
тиешле эшләрне барлауга багышланды
Анда Премьер-министр Р Миннеханов,
Россия мәдәният һәм гаммәви
коммуникацияләр министры
урынбасары А. Бусыгин. Татарстан
Президенты аппараты. Дәүләт Советы.
Министрлар Кабинетыннан вәкилләр
катнашты. Утырышта төп доклад белән
Премьер- министр
урынбасары—мәдәният министры 3.
Вәлиева чыгыш ясады.
—2007 ел Татарстан мәдәнияте
елъязмасына тарих һәм мәдәният
һәйкәлләрен саклаучыларның VI
Бөтенроссия корылтае, Татарстан
халыклары съезды. Бөтендөнья татар
конгрессы, «Алтын мөнбәр» халыкара
мөселман киносы фестивале, Согыд
Гарәб- станы Корольлеге мәдәнияте
көннәре. Алабуга каласынын 1000
еллыгы кебек зур вакыйгалар белән
кереп калыр,—диде ул.— Хезмәт хакы
күләменен түбән булуы мәдәният
өлкәсендә һаман да әле иң борчыган
мәсьәләләрнең берсе булып кала бирә.
Былтыр бу өлкәдә уртача хезмәт хакы
5039 сум күләмендә иде. Бу сумма
Татарстан халык хуҗалыгындагы уртача
хезмәт хакынын 45,2 процентын тәшкил
итә. 2008 елда мәдәният өлкәсендәге
уртача хезмәт хакын 14 мен сумга күтәрү
бурычы куелды. Мо- нынөчен.
булганына өстәп, 1 миллиард 700
миллион сум акча юнәтергә кирәк.
Бюджеттан мәдәнияткә өстәмә рәвештә
акча бүлеп бирми торып, бу максатка
ирешеп булмастыр. Хезмәт хакын
артгырунын бер чарасы— мәдәният
учреждениеләрен автоном статуска
күчерү Бүгенге көндә республикабызда
андый статуслы 9 оешма эшләп килә
Озакламый аларга театрларыбыз да
килеп кушылыр, дип уйлыйм. Мәгълүм
булганча, автоном статуска күчерелү
белән, оешма хезмәткәрләренә хезмәт
хакын түләү һәм коммуналь хезмәт өчен
тотылган чыгымнарын каплау барыбер
хөкүмәтебезнең бурычы булып кала.
Тарихи, мәдәни һәйкәлләрне саклау
мәсьәләсенә килгәндә. 2008 елга
Болгарны һәм Зөя утравын
республикабызның зур туризм
үзәкләренә әверелдерү бурычы куелды.
Музейлар эшендә ин борчыганы—Мил-
ли музейнын фонд саклагычы булмавы
һәм халыкара стандартларга туры килгән
экспо
зиция мәйданнарының бик аз булуы
Мәгълүмати технологияләр өлкәсенә
килгәндә, муниципаль мәдәният
оешмаларын мәгьлүматлаштыру эше һич
тә канәгатьләнерлек түгел.
Китапханәләрнең искерә баруы да
нык борчый. Халыкара стандартлар
буенча китапханә фонды елына 5
процентка янартылыр- га гиеш булса,
бездә ул сан 2,6 процент кына әле. Кино
тармагын үстерү, авыл клубларын
сипләү, яңаларын төзү, халык иҗатын
саклау. үстерү кебек мәсьәләләр дә
җитди игътибар сорый.
Нәтижә ясап, 3. Вәлиева соңгы
елларда мәдәният өлкәсенең үзе дә акча
эшләргә өйрәнеп килүе турында әйтте
Хисап докладыннан сон фикер
алышулар булды Чыгыш ясаучылардан
язучы Р Батулла. Казан хореография
училишесы директоры Т Шахнина. Кама
Аланы муниципаль берәмлеге башлыгы
И Привалов, «Әкият» курчак театры
директоры Р Жабба- рова, Качалов
исемендәге театрның директоры һәм
художество җитәкчесе А. Славут- ский.
Буа теагрынын баш режиссеры Р Сад-
риев һ. б мәдәният өлкәсендә хәл
ителергә тиеш мөһим мәсьәләләр
күтәрделәр. Аерым алганда, Р. Батулла
татар киностудиясе булмавы турында
борчылып сөйләде
Коллега я утырышына
Премьер-министр Р Миннеханов йомгак
ясады.
—Бүгенге көндә татарны мәдәни
агарту буенча зур эш башкарган Г Камал
исемендәге театрда репертуар мәсьәләсе
кискенләште,—диде ул
—Драматургиядәге кризисны татар
милли классикасына күбрәк мөрәҗәгать
итеп, яңа Туфаннарны үстереп,
пьесаларны җиде кат иләктән үткәрер
өчен театрларда сәнгать советларын
кабат торгызып хәл итеп булачак.
Шул ук вакытта кайбер
театрларыбызда сәнгать җитәкчеләренең
үз казаннарында гына кайнап яшәүләре
дә безне борчый Бу җәһәттән җитди
мәсьәлатәрне бергәләп хәл итү өчен
ижади консилиумнар, коллегияләр
оештырылганда әйбәт булачак.
Сүздә юк. М. Жәлил исемендәге
Татар дәүләт опера һәм балет академия
театры Татарстан мәдәниятен халыкара
мәйданда таныту буенча җитди эш
башкара Әмма бүгенге көндә анын исеме
җисеменә туры килми Заманында татар
операсы, татар балетынын тууы татар
мәдәниятен яңа бер баскычка күтәргән
иде. Ә бүген алар юкка чыгу чигенә
татар спектакльләре куелмагач, татар
башкаручылары да үсә алмый.
Кайбер иҗат оешмаларында билет
бәялә- рснен нык үсүе дә күнелдә борчу
уята Билет бәяләре 1.5-2 мен сумга
җиткән театрлар бар. Бу җәһәттән
театрлар халыкнын аз керемле катлавын
сәнгатьтән читләштермәсен иде
Премьер-министр, шулай ук, тиздән
Милли китапханә һәм курчак театры
биналары төзелә башлаячак, дип белдерде
Р Миннеханов. автоном статуска ия
килеш тә. дәүләт заказын үтәүчеләр була-
рак. Татарстан мәдәниятчеләре дә якын
киләчәктә бюдҗет хезмәткәрләренең
хезмәт хакларына өстәмә итеп Россия
Президентта В Путин тарафыннан
тәгаенләнгән 14 процент акчаны
алачакларын вәгъдә итте
Утырыш ахырында бер төркем
мәдәният эшлеклсләренә республика һәм
ведомство бүләкләре тапшырылды.
ҖЫРГА БАГЫШЛАНГАН ГОМЕР
Татарстан Президенты Минтимер
Шәимиев Казан Кремлендә Әлфия
Авзало- ваны кабул итте. Президент
легендар җырчыны (ул— РСФСРнын
атказанган. Татарстанның халык артисты,
Республиканың Тукай исемендәге Дәүләт
премиясе лауреаты) 75 яшьлек юбилее
белән котлады һәм ана Татарстанның ин
югары бүләге—«Татарстан Республикасы
алдындагы казанышлары өчен* ордены
тапшырды
«Барлык татар халкы исеменнән
Әлфия Авзаловага татар музыка сәнгатем
пропагандалашны өчен рәхмәт беллерәм
Әлфия Ав- залова һәм Илһам
Шакиров—безнең ин зур байлыгыбыз,
тагар монынын нәрсә икәнен нәкъ менә
алар күрсәтте».—диде Татарстан
Президенты
«Мин бөтен гомеремне жырга
багышла дым һәм бу минем ин мөһим
эшем Ходай мина галант биргән һәм мин
инде күп еллар буе җырлыйм Татарстан
Президентына күрсәткән игътибары һәм
биргән ордены өчен бик зур рәхмәт
белдерәм»,— диде җырчы
Очрашуда шулай ук
Премьер-министр урынбасары
—мәдәният министры Зилә Вәлиена.
Президент аппараты җитәкчесе Юрий
Камалтынов, Г Тукай исемендәге Тагар
дәүләт филармониясе директоры Кадим
Нуруллин катнашты
МӘШҺҮР ЗАМАНДАШЫБЫЗ
ЮБИЛЕЕ
2 февраль көнне Ка зан Кремлендә
Президент Минтимер Шәимиев Татарстан
һәм Россиянең халык артисты, СССР һәм
Та зарстаннын Дәүләт премияләре
лауреаты Рннат Таҗетднновка «Татарстан
Республикасы алдындагы хезмәтләре
өчен* орденын тапшырды
Республика җитәкчесе актерның
театрда тына түгел, кинода, радиола
эшләвем, ТР
Театр әһелләре берлегенә җитәкчелек
итеп, иҗтимагый эштә актив катнашу ын
да билгеләп үтте «Асылда анын актерлык
таланты ярдәмендә без күренекле күп
кенә шәхес - ләрнен. әйтик. Муса
Жалилнен ниндирәк булганлыгын,
ничегрәк яшәгәнлеген күз алдына
китерәбез». —диде М Шәимиев
Шул ук көнне кичен Г Кама.!
исемендәге Татар дәүләт академия
театрында Рннат Тажетдиновнын 70
яшьлек юбилеена багышланган
тантаналы кичә булды. Кичә- нсн беренче
өлешендә тамашачы хозурына «Мәхәббәт
турында сөйләшик* дип исемләнгән
театрлаштырылган тамаша тәкъдим
ителде Аннары юбилярны хезмәттәшләре,
республикамын ижат берлекләре,
театрлар җитәкчеләре, якташлары
котлады Котлаулар танылган сәнгать
осталары—җырчылар Илһам Шакиров.
Георгий Ибушев. Илсаф. Айдар
Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татар
дәүләт фольклор ансамбле. Татар дәүләт
җыр һәм бию ансамбле, музыкант Рафикъ
Тажетдинов. шагыйрь Ркаил Зәйдулла һ
б.нын чыгышлары белән үрелеп барды
Кичәдә Премьер-министр
урынбасары— мәдәният министры Зилә
Вәлиена катнашты һәм чыгыш ясады.
ЗУРАБ ЦЕРЕТЕЛИ КҮРГӘЗМӘСЕ
Татарстан Президенты Минтимер
Шәймиев Россия Сәнгать академиясе
президенты. СССРнын халык рәссамы
Зураб Церегслинын Милли Сәнгать
галереясындагы күргәзмәсе белән
танышты Россия Сәнгать академиясе
оешуга 250 ел тулу уңаеннан
оештырылган күргәзмә—3 Цсре- телинын
үзенчәлекле ижат хисабы булып тора.
Эшләр белән танышу барышында
Минтимер Шәймиев анын скультуралары
на аеруча игътибар итте Күргәзмәдә
аерым бер бүлек булып торган сыннар
арасында Петр I гә. Федор Шаляпинга.
Нико Пиросманига багышланганнары һәм
башка темаларны яктыртканнары .ы бар
Күргәзмәне караганнан сон Илбашы
тәбрикләүләр һәм тәкъдимнәр китабына
гүбәндәге юлларны теркәде * Россия
Сәнгать академиясе оешу - га 250 ел тулу
уңаеннан оештырылган күргәзмәгез өчен
Сезгә бик зур рәхмәт. Сез чын
мәгънәсендә талантыгыз бе лән лоньн ны
шаккатыру көченә ия шәхес Киләчәктә дә
иждди укышлар юллаш булсын ү
зетезгә1» Үз чирагында. Зураб Черетеш М
Шәими евкә Россия Сәнгать
академиясенең мактау лы әгъзасы итеп
сайлануы турындагы диплом һәм күкрәк
билгесен—«Абруй» медален тап шырпы
СУРИКОВ ИНСТИТУТЫ ФИ 1ИА1Ы
АЧЫЛАЧАК
Аз ымдагы еднын I октябрендә
Казанда В Суриков исемендәге Мәскәү
дәүләт ака демия сәнгать институтынын
филиалы ачы
лачак. Бу хакта Зураб Церетели
күргәзмәсен ачу тантанасында Татарстан
Республикасы П ремьер-министры —
мәдәният мин истры Зилә Вәлиева хәбәр
итте.
Институт филиалында 4 төркем
булдырылачак. Анда «Рәсем сәнгате»
белгечлеге буенча—12, «Графика» һәм
«Сәнгать белеме» бел- гечлекләрендә 10.
«Сынлы сәнгать» белгечлегендә 8
студент укыячак. Гомумән, филиалнын
беренче укучыларының саны 40 булачак.
Кабул итү имтиханнарын 6 июльдә
үткәрү план- лаштырыла. Филиалны ачу
тантанасы исә яна уку елы башланган
көнне— 1 октябрьдә үтәчәк. Уку елын I
октябрьдә башлау—Россиянен бөтен
сәнгать институгларынын традициясе.
Казанда Суриков институтының
филиалын ачу турындагы килешү 2006
елда ук төзелгән иде. Институт ректоры
карары нигезендә филиалнын директоры
вазифаларын башкаручы итеп Казан
сәнгать училищесы директоры Мәхмүт
Ваһапов билгеләнгән. Филиал үзе дә
Казан сәнгать училищесы нигезендә
төзеләчәк. Бүгенге көнгә училище
бинасын төзекләндерү проекты әзер, ре-
монт эшләре бара. Шулай ук бу көннәрдә
укыту өчен лицензия алу хәстәре күрелә.
ТАТУ ЯШИК
Татарстан Республикасы Дәүләт
Советы Рәисе урынбасары Римма
Ратникова «Ислам Бәхәсләр. Тынычлык
урнаштыру» халыкара конференциядә
катнашучылар белән очрашты Алар
дөньянын 11 иленнән жыелган. Очрашу
башында Римма Ратникова Татар-
станның икътисади һәм мәдәни куәте,
өстенлекле илкүләм проектларны
гамәлгә ашыру буенча уңышлары
хакында сөйләде. Халыкара тынычлык
һәм татулык федерациясе президенты
Виктор Камышанов барлык кунаклар
исеменнән Татарстан хөкүмәтенә әлеге
очрашуны оештырган өчен рәхмәт бел-
дерде. Татарстан бөтен дөньяда үзенен
толе- рантлыгы һәм республика
биләмәсендәге мәдәният һәм диннәргә
хөрмәт белән каравы белән билгеле, дип
ассызыклады
КАЗАНЛЫ ЛАР МӘСКӘҮДӘ,
УФАЛЫ ЛАР КАЗАНДА
13-20 январьда Мәскәүнен Кече
театры сәхнәсендә Г Камал исемендәге
Татар дәүләт академия театры үз
репертуарындагы иң яхшы сәхнә
әсәрләрен тәкъдим итте Гастрольне ачу
тантанасында кәмаллыларны Кече
театрнын сәнгать җитәкчесе. СССРнын
халык артисты Ю. Соломин сәламләде.
Бу юлы мәскәүлеләргә «Зәнгәр шәл»
(К. Тинчурин), «Кара чикмән» (Г
Хугаев). «Жанкисәккәем», «Алты кызга
бер кияү» (Г Миннуллин), «Мәхәббәт
турында сөйләшик» (И Зәиниев)
спектакльләре, тагар театрының 100
еллыгына багышлап сәхнәләштерелгән
«Гөлжамал» (Н Исәнбәт)
драмасы, А Чеховның «Өч сенел»е
күрсәтелде Гастрольләрне Ф. Бүләков
пьесасы буенча куелган «Со!
Баламишкин» һәм «Дивана» (Т.
Миннуллин) спектакльләре дә бизәде.
Шул ук көннәрдә Г Камал театры би-
насында М. Гафури исемендәге Башкорт
дәүләт академия театры гастрольләре
булып узды Репертуар тематик яктан бай
иде Казан тамашачысына алты драма һәм
ике музыкаль спектакль тәкъдим ителде
Алар арасында Б. Бикбайнын «Кодача», Т
Миннул- линнын «Мулла». У. Галиевнен
«Гомер алда әле», «С Бүләковнын «Эх,
күгәрченкәйләрем!», К. Кезинын «Кәккүк
оясы» әсәрләре буенча куелган әсәрләр
бар иде. Яртылабы— яна премьералар
Башкорт театрының күренекле ветеран
артистлары һәм яшь иҗатчылар
катнашында үткән «Яшьлекләргә кайтыйк
әле!» дигән театраль тамаша казандылар
күңеленә бигрәк тә хуш килде
БЕЗНЕКЕЛӘР-МИСЫРДА
Январь аенда Мисырнын Мәрсәләм
ку- рорт-шәһәрчегендә сәнгать фестивале
булып узды. Анда Казаннан Геннадий
Макаров җитәкчелегендәге «Ак калфак*
балалар ансамбле. язучы Рабит Батугла.
режиссер Салават Юзеев барды
Фестивальдә Р Батчгла сценариесе буенча
эшләнгән «Алмыш падишаһның карары»
дигән һәм С Юзеевнын «Татар
театрына—100 яшь» дигән фильмнары
күрсәтелде. Соңгысы махсус бүләккә дә
лаек булды. Катнашучыларның һәркайсы
медаль белән кайтты.
25 январь көнне Татарстан Язучылар
берлеге идарәсе утырышы булды .Аны
рәис Илфак Ибраһимов алып барды Ике
идарә арасында башкарылган эшләр
турында Язучылар берлеге рәисе
урынбасары Вакыйф Нуриев, берлекнең
Чалты һәм Әлмәт бүлекләре җитәкчеләре
Вахит Имамов. Данил Салихов хисап
тотты
Утырышта катнашучылар идарә һәм
ос- таханаләрнен 2008 елнын беренче
яртысына эш планнарын карап
тикшерделәр, язучыларның XVI съездына
әзерлек мәсьәләләренә тукталдылар.
Идарә 2008 елда Г. Тукай исемеңдәге
Дәүләт премиясенә яшерен тавыш бирү
юлы белән шагыйрь Ркаил Зәйдулла
(«Мәгарә» китабы өчен) һәм прозаик
Камил Кәримов («Ком сәгате» һәм «Сакау
күке» романы өчен) кандидату - раларын
тәкъдим илле Татарстан Мәдәният ми-
нистрлыгы һәм Я тучылар берлегенең Г
Исха- кый исемендәге бүләгенә—язучы.
«Салават күпере» һәм «Сәхнә»
журналларының баш мөхәррире Зиннур
Хөснияр («Терсәк сугышы»
роман-дилогиясе һәм иҗтимагый
эшчәнлеге өчен). Фатих Хөсни
исемендәге бүләккә язу -
чы Әхәт Гаффар («Энә күзе» китабы өчен)
тәкъдим ителде.
Идарә утырышында Казаннан
шагыйрә Гөлзадә Бәйрәмова, Чаллыда
яшәп иҗат итүче прозаик, драматург
Равил Сабыр. Түбән Камадан шагыйрь
Марс Хафизов һәм Әлмәтгән прозаик
Габделәхәт Хәбибуллин Язучылар
берлегенә кабул ителде
ФАТИХ ХӨСНИНЕҢ ТУГАН ЯГЫНДА
Теләче районында Татарстанның
халык язучысы. Г. Тукай исемендәге
Дәүләт премиясе Фатих Хөснинең тууына
100 ел тулуны зурлап билгеләп үттеләр.
Әдипнен якташлары бу олы вакыйгага
алдан ук ныклап әзерләнде. Ф. Хөснинең
туган авылы Олы Мәтәскәдәге музеена,
авылнын мәдәният йортына капиталь
ремонт ясалды. Теләче районында Фатих
Хөсни айлыгы игълан ителде.
Мәктәпләрдә әдипнен иҗатына ба-
гышланган конкурс-викториналар
үткәрелде, язучынын әсәрләре
сәхнәләштерелде
Ф Хөсни юбилеена багышланган
чараларда катнашу өчен Казаннан бер
төркем язучылар һәм әдипнен кызы
Фәридә Бикулова кайтты Район чигендә
аларны Теләче муниципаль районы
башлыгы Илдар Низамов һәм башка
җитәкчеләр каршы алды Аннары
кунаклар әдипнен туган авылы Олы
Мәтәскәгә юл тотты Биредә алар музейда,
мәктәптә булды, авыл мәдәният йортында
үткәрелгән искә алу кичәсендә күренекле
әдип турында нстәлек-хатирәләре белән
уртаклашты, район үзешчәннәре
тарафыннан «Йөзек кашы» повесте
нигезендә сәхнәләштерелгән
җырлы-биюлс тамашаны карады.
Аннары юбилей чаралары Теләчедә
дәвам итте Районнын мәдәният йортында
Фатих Хөснинен «Минем тәрәзәләрем»
дигән автобиографик повесте нигезендә
эшләнгән әдәби-музыкальтамаша
күрсәтелде. Соңыннан сүз язучыларга
бирелде Кичәнен бу өлешен район
башлыгы, Фагих Хөснинен авылдашы,
үзе дә әдәби иҗат эше белән
шөгыльләнүче Илдар Низамов ачып
җибәрде. Каләм әһелләре белән очрашуда
Татарстан Язучылар берлеге рәисе
урынбасары Вакыйф Нуриев, язучылар
Мәгъсүм Хужин, Марат Әмирхан.
Вакыйф Нуруллин, Рашат Низами. Әхәт
Гаффар. Солтан Шәмси, Фоат
Гатимуллин. Нәбирә Гыйматдинова.
Камил Кәрпмов. Ркаил Зәйдулла. Зиннур
Хөснияр. Ләбиб Лсрон катнашты.
Аларнын бөтенесе диярлек Ф Хөсни
премиясе лауреатлары Быелгы бүләккә
прозаик Әхәт Гаф- <|хгр лаек булды
МӘХМҮТ ХОСЭНОВНЫ ИСКӘ АЛУ
Январь ленда Татарсганнын Г. Тукай
исемендәге Дәүләт бүзәге иясе, прозаик
Мәхмүт Хәсәновнын тууына 80 ел тулу
унас белән АзнакаИ районында
(гомеренең 20
елдан артык чорын әдип шушында
үткәрә) татар әдәбияты көннәре үткәрелде
Анда Язучылар берлеге рәисе Илфак
Ибраһнмов җитәкчелегендәге
делегациясе катнашты Тантанага килгән
кунаклар арасында Мөсәгыйт
Хәбибуллин. Марсель Галиев. Айдар
Хәлим. Нур Әхмәдиев. Мөдәррис Вәлиев.
Рөстәм Зәкуан. шулай ух Мәхмүт
Хәсәновнын хатыны Мәрьям ханым һәм
балалары бар иде Кунаклар төркеменә
Азнакайда яшәүче шагыйрьләр Илдус
Гыила- җев һәм Фәйрүзә Исмәгыйлова да
кушылды. Алар ике группага бүленеп
Әсәи. Кәкре Елга авылларында укучылар
белән очрашты, Азнакайнын үтендә
әдипне искә алу кичәсендә катнашты.
Кунакларны Азнакай муниципаль районы
хакимияте башлыгы Мансур Хәйретдинов
озатып йөрде
Мәхмүт Хәсәновнын юбилее Теләче
районында да зурлап билгеләп үтелде
Әдипнен туган авылы Югары Кибәхужада
әдәбн- музыкаль кичә, район үзәгендәге
Ту ган як тарихы музеенда «түгәрәк
өстәл» янында сөйләшү уздырылды Яшел
Үзән һәм Теләче районында үткәрелгән
чараларда Язучылар берлеге рәисе
урынбасары Вакыйф Нуриев. язучылар
Фоат Галимуллин, Марат Әмирханов,
Госман Садә. Әлфәг Закггржа- нов,
Нурислам Хәсәнов, Дания Гайнетди- нова
һ. б катнашты
ШАГЫЙРӘНЕҢ ИҖАТ БӘЙРӘМЕ
Г. Камал исемендәге Татар дәүләт
академия театры бинасында шагыйрә
Эльмира Шәрифуллинанын 60 яшьлек
гомер бәйрәменә багышланган ижат
кичәсе үткәрелде Кичәгә Башкортсганнан
каләмдәшләре Халисә Мөләррнсовл.
Динә Булгакова. якташлары—Мөслим.
Актаныш һәм Яшел Үзән районнары
вәкилләре, шулай ук анын шигърият
дөньясын үз иткән күпсанлы
әдәбият-сәнгать сөючеләр килгән иде.
ТР Мәдәният министры урынбасары
Айрат Жаббаров. шагыйрәгә киләчәктә лә
сүзнен көчен тоеп, илһамлы ижат белән
ишәвен теләп. Президентыбызның Рәхмәт
хагын. Язучылар берлеге идарәсе рәисе
урынбасары Вакыйф Нуриев
коллегаларының гг гге теләкләре язылган
Котлау адресы тапшырды
Кичә котлау-тәбрикдәүләр. истазск ха
тирәләр, театр артистлары һәм
республикабызның танылган җырчылары
чыгышлары белән үрелеп барды Сәхнәдә
кич буе шагыйрәнең шигырьләре, поэма-
лары. җырлары янгыралы
ГИМНАЗИЯДӘ—КАЗАН УТЛАРЫ»
БАЛКЫШЫ
Январь аенда журналыбызның
редкаъле- гия әгъзасы, филология
фәннәре докторы актив авторыбыз
Хагыйп Микнегү гов һәм
журналнын поэзия бүлеге хезмәткәре
шагыйрь Рәдиф Гаташ Казанның
Дәрвишләр бистәсендәге 11 нче татар
гимназиясендә булдылар. Махсус
әзерләнгән милли бу кичәдә кунаклар
бүгенге әдәбият, шигърият, шулай ук
«Казан утлары» узган озын, мәртәбәле
85 еллык юл турында тәфсилләп
сөйләделәр, күпсанлы сорауларга жавап
бирделәр. Журнал тарихын чагылдырган
«Сүнмәс утлар балкышы» китабын
бүләк итү укытучылар һәм укучылар
тарафыннан кыйммәтле бер мәдәни
ядкяр буларак кабул ителде.
ТАТАРСТАН ФӘННӘР
АКАДЕМИЯСЕНДӘ
Фәннәр академиясендә «түгәрәк
өстәл» җыелышы үтте Анда
республикада тәрбияләнгән, хәзер чит
илләрдә һәм Россия төбәкләрендә
яшәүче галимнәр һәм вәкилләр
катнашты. Соңгы 15 ел эчендә Татарстан
тышкы сәясәтне атып барунын бик
уңайлы ысулын—ТРнын вәкиллекләре
институтын булдырды. Бүгенге көндә
Фәннәр академиясе әлеге тармакка
һәрвакыт ярдәм күрсәтеп тора.
Бөтендөнья татар конгрессы һәм
Татарстан халыклары съезды алдыннан
төзелгән Милли сәясәт концепциясенең
икътисад өлешенә дә нәкъ бу юнәлеш
буенча эшчәнлек нәтиҗәләре салынган.
8 февраль—Россия фәне көне иде
Татарстан галимнәре бу бәйрәмне
үзләренчә, эшлекле төстә билгеләп үтте.
ТР Фәннәр Академиясендә үткән
тантаналы җыелышта ТР
Премьер-министрының беренче
урынбасары Равил Моратов та
катнашты. Ул республиканың
инновацион үсеше турында лекция
укыды.
Фәннәр академиясе президенты
Әхмәт Мазһаров фән әһелләрен бәйрәм
белән котлады, академик
институтларның алдынгы
хезмәткәрләренә гыйльми исемнәр, кон-
курс-бәйгеләрдә җиңүчеләргә диплом,
стипендия һәм премияләр тапшырды.
ОРКЕСТР ЕВРОПАНЫ ИҢЛӘДЕ
Казакъстан, Татарстан һәм
Россиянен халык артисты,
республикабызның Г. Тукай исемендәге
Дәүләт премиясе лауреаты профессор Ф.
Мансуров җитәкчелегендәге Татарстан
дәүләт симфоник оркестры Барселона
(Испания), Бергамо, Верона. Турин
(Италия), Гданьски, Краков, Варшава
(Польша). Прага (Чехия), Берлин
(Германия) шәһәрләренең абруйлы
концерт заллары, театрларында
чыгышлар ясады. Оркестр репертуары И.
Штраус, X. Родриго, Ф. Мо- рено
Торроба. С Бакарисс, Дж, Россини һ б.
композиторлар әсәрләреннән тора иле.
Ни кызганыч, алар арасында татар
композиторларының әсәрләре юк иде.
ЛАУРЕАТЛАР КОНЦЕРТЫ
Композиторлар берлегендә
«Классика+» циклына караган чаралар
дәвам итә. Соңгысы Мартина
Монасыйлова белән Антон Сем- киннын
«Февраль рапсодиясе» концерты иле Ул
көнне тамашачылар игътибарына Россия
һәм чит ил композиторларының ин
күренекле әсәрләре тәкъдим ителде
Пианистлар башкаруындагы
Рахманинов, Гершвин. Брамс
рапсодияләре аеруча жылы каршы
атынды
Концертта чыгыш ясаган Мартина
Мо- насыйпова Казан дәүләт
консерваториясендә укый. Ә Антон
Семкин Казан музыка училищесындагы
фортепиано классында укыта һәм
концертмейстерлар ктассын житәкш
Алар икесе дә Халыкара
концертмейстерлар конкурсында
лауреат исеменә лаек булган яшь
музыкантлар.
Мәдәният өлкәсендәге казанышлары
һәм күп еллар буе нәтиҗәле хезмәте өчен
Татарстан Республикасы Милли
китапханәсе кулъязмалар һәм сирәк
очрый торган китаплар бүлегенең әйдәп
баручы фәнни хезмәткәре. Татарстан
Язучылар берлеге әгъзасы Әнвәр Нәҗип
улы Хәйруллинга Россия Федерациясе
Президенты Указы нигезендә «Россия
Федерациясенең атказанган мәдәният
хезмәткәре» дигән мактаулы исем