Логотип Казан Утлары
Шигърият

ӘҢГЕЛЕК ЯМЬ ЭЗЛӘП


Тормыш кырыслыгын тоеп, Кайчак елый ирләр дә,
Ил күтәрмәс авыр йөкләр Баскан чакта иңнәргә.
Күрсәтмиләр күз яшьләрен, Агарса да чәчләре.
Күздән түгел, йөрәгеннән Тама канлы яшьләре.
Гомер елгасын кичкәндә Сынса ныклы ишкәге, Чнксезлеккә аннан алда Күчсә җанга иштәше,
Сүзсез генә әрнеп, сызлап Кайчак елый ирләр дә... Сыгылмыйлар: дөнья йөген Илтәсе бар үрләргә.
Рухи дөньям Шнгьри Күккә баккан, Мәңгелек ямь эзли дөньядан. Әйтерсең лә җиргә миңа кадәр Бер шагыйрь дә әле тумаган.
Әйтерсең лә дөнья күзен ачкан Минем белән генә бергәләп.
Минем белән бергә ал кояш та Әйләнә бит җирне тирәләп.
Йолдызлар да, гүя, бүген генә Җемелдәшә, җиргә күз кысып.
Якын төсле ара, бәхетне дә Альт булыр кебек кул сузып.
Шагыйрь күңеле—кайтавазы язның һәм чәчәкле җәйнең дәвамы.
Рухи дөньям—Шнгьри Күккә баккан. Якынайтып ике араны.
Күкләр миңа кулын сузып тора... Чиксезлекнең серле карашы. Шигырь юлларына түгелә-түгелә Сафлык илен эзләп барасы... Мәңгелек Ямь эзләп табасы...
Әлфия СИТДЫЙКОВА—шагыйрә, радио журналист, берничә китап авторы
Чаллыда яши.
«Тәнкәен ак. түшкәйләрен киң яраткан...* - Шигырь ялган икән Дәрдмәнд кайсы елда?! Гыйшкы көчле. Ут-ялкынга төренә-төренә Энҗе сүзләр ятып калган шул дүрт юлга.
«Ак тәнемә, түшкәемэ* башын салдың. Иреннәрен назлап үпте күкрәгемне.
Тансык назга төрә-төрә тирбәттең дә.
Тоташ утка салдың горур йөрәгемне.
Шул мизгелдән ялкын теле белән бергә Әллә инде күккә аша жаным-тәнем?! «Тәнкәең ак, түшкәйләрен кин яраткан...* Бары Дәрдмәнд аңлар мени минем хәлем?!
Бәйрәмнәр күп Сабантуйга м$итә сирәге
Р Фотуллнн
Татар даны сабантуйлар белән...
Каз омәсе, авыл җыены...
Кеше җаны өчен көрәш бара.
Дәвам итә тормыш дуены.
Ир-егетлек таныла мәйданнарда.
Бил алышып җиңгән мизгелдә.
Җиде буын бабаларын белеп Яшәү дәвам иткән нигездә.
Көрәшчеләр белән данлы илем.
Бил бирми ул тагар көрәштә. Гасырларны кичен. Идегәйләр Идел-Йортны барлап эндәшә.
Җир пакьлеге. Ил аклыгы өчен Дәвам итә көрәш бүген дә.
Хакыйкать һәм Хөрлек. Гаделлек. Моң Мәйдан тота Татар илендә.
Сандугач
Тал-тирәккә кунып сайрый Бер көш һәркон тан тугач. Әйтерсең лә һәр күңелдә Сайрый сары сандугач.
һәр йөрәкнең үз ярасы, һәр кошның бар үз моны, һәр кешенең язмышында Тәкъдир язган үз юлы.
Кошка тирәк, җанга йөрәк Кирәк гомер үтәргә. Сусаганда чишмә булсын Ятын суын эчәргә.
Кем ярасын кем дәвалар. Җаша готаш моң тулгач? ...Җиргә килгән һәрбер кеше Ул яралы сандугач.